УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ
Шәхесләр чираты
Мин үзем күп еллар сатучы булып эшләдем. Китапны, әдәбиятны бик яратсам
да, хезмәт сукмагым ул юлдан китмәде шул...
Г.Камалның оныгы, Әнәс Камалның кызы, Рәис Даутовның (язучы) хатыны Диләрә
Әнәсовна миңа: «Миңлегөл, бу сиңа хас эш түгел бит, каян килеп кердең сату эшенә?»
– ди торган иде. Рәхмәт аңа, миңа шундый бәя биргәне өчен.
Әйе, 32 ел гомерем сату эшендә, күбесенчә Кызыл Байрак урамындагы яшелчә
кибетендә үтте. Кешеләрне бик ярата идем, күңелем киң, бәлки, шуңадыр сату эшен
дә үземчә яраттым. Әмма сату гадел эш түгел инде, бигрәк тә без эшләгән заманда
әйберләре дә юк иде бит, гел таныш-белеш аша аласы иде. Кешедә юк, ә миндә бар.
Бу гаделлекме? Нишлисең, язмышым шулай булгандыр, дип юатам үземне.
Әмма шунысы куанычлы: кибеттә эшләү дәверендә күпме күренекле кешеләр белән
очрашырга, үзләре белән сөйләшергә туры килде. Алар белән күрешеп кенә калган
мизгелләр дә минем өчен бик кадерле...
Миңлегөл ӘХМӘТХАНОВА.
Казан шәһәре
Салих Баттал. Салих абыйның ни өчендер нәкъ менә кышкы киемнән кереп
йөргән чаклары истә калган. Өстендә тун, сырган калын чалбар кигән, башында
лётчиклар бүреге. Мин аны балыкчыга охшата идем. Зур, таза гәүдәле кеше. Хатыны
белән икәүләп керерләр иде. Әйберләрне Салих абый үзе ала, ул күп сөйләшми торган
кырысрак табигатьле булып тоела. Ә хатыны кара кашлы, кара күзле, бик чибәр хатын,
аны биюче, диделәр. Ире әйбер алганда, кырыйда елмаеп кына басып торыр иде.
Салих абый сугыш вакытында очучы булган. Самолёты янган килеш җиргә төшеп
утырган, шуннан исән калган. Ә картаймыш көнендә өендә янып үлгән дип ишеттем,
дөрес булса...
***
Рөстәм Яхин. Уртача буйлы, тазарак кына гәүдәле кеше иде. Әкрен генә кереп, бик
итагатьле итеп исәнләшә. Өс-башы да чиста, пөхтә, матур. Әз сөйләшә. Ул бигрәк тә
кипкән җимешләр алырга ярата иде. Шунысы истә калган: бер кергәндә, йөзәр грамм
төрле җимешләр үлчәтте дә, мин аңа: «Сездән 98 тиен», – дидем. Ул: «Шул да бер
тәңкә булдымы?» – дип аптырап сорады. Ә мин эчемнән генә: «Рөстәм абый акчаның
кадерен белеп тотучы, ахры», – дип уйлап куйган идем...
***
Рафаэль Ильясов. Ул безнең кибеткә еш керде. Әйберләрне гел үзе ала иде. Бәлки,
акчаны белеп, чамалап тотучы булгандыр. Ул вакытта чират зур, тыныч кына, сабыр
гына басып торыр иде.
Минем әтинең иң яраткан артисты ул, «Моннан да шәп җырлаучы юк», – дия
иде. Әти соңга таба начар ишетә башлады, әмма колагын радиоалгычка куеп, шушы
артистны тыңлар иде. Шуңа күрә Рафаэль Ильясов кибеткә кергәч, мин аңа гел
игътибар итә идем. Хәзер дә урамда очрашсак, бик озаклап сөйләшеп торабыз...
***
Шәриф Хөсәенов. «Әни килде» спектакле өчен генә дә хөрмәтем зур иде аңа.
Мин аны да кышкы пальтодан күз алдыма китерәм. Башында ондатра бүрек. Бүрек
астыннан бөдрә чәче чыгып торыр иде. Төз, озын гәүдәле, зәңгәр күзле, чибәр кеше
иде. Ишектән керер дә, зур-зур атлап, һәрбер бүлекне (биш бүлек) карап йөрер, аннан
ничек керсә, шулай чыгып та китәр иде.
Мин аның әйбер алганын хәтерләмим.
***
Айрат Арсланов. Аның хатыны Мәрьям апа бездәге сатучылар белән (берсе
сугышта да булган) сөйләшеп торырга бик ярата иде.
Бервакыт мондый хәл булды: кичтән карбызның бәясен төшерделәр (1,50 тиеннән
1 сумга). Икенче көнне мин, бу хакта онытып, карбызны Айрат абыйга кичәге бәясе
белән сатканмын. Соңыннан гына искә төште. Өйләдән соң, күрше кибеттә Айрат
абыйны очраттым. Әй сөендем инде, артык алган акчаны үзенә кайтардым. Нинди
акыллы, сабыр кеше булган ул! Мин шулай-шулай, дип аклангач, «әйе шул», дип кенә
куйды. Белә торып миңа авыр сүз әйтмәде, берәү булса, кара тавыш чыгарыр иде...
***
Габдулла Шамуков. Ул безнең кибет тирәсендә торган булса кирәк. Аның яратып
алган әйбере – гранат белән караҗимеш иде. «Ашыйк әле, кеше эчеп тә бетерә», –
ди торган иде. Бер күргәндә, Фуат абый Халитовның үлеме турында бик борчылып
сөйләде, алар бик дус булганнар икән.
«Кем уйлаган шулай булыр дип... Санаторийга барырга медосмотр үтеп йөргәндә,
канының анализы әйбәт булмаган», – дип сөйләгәнен хәтерлим. Фуат абый озак
авырмыйча гына үлеп тә китә, рак авыруыннан дип беләм. Бу 1981 елның башы була.
Көннәрдән бер көнне кибеткә яшьрәк кенә марҗа керде. Аны Габдулла абый миңа
җибәргән икән. Бу хатын аның килене булып чыкты. «Әти авырый, аңа гранат белән
караҗимеш кирәк иде», – диде ул. Караҗимеш бар иде, ә гранат булмады. Озак та
үтмәде, Габдулла абыйның вафатын ишеттем, ул да шул авыру белән үлгән икән. Бу
1981 елның ахыры иде.
***
Зәки Нури. Беркөнне озын буйлы бер абый кереп, әйберләр ала башлады. Сөйләшүе
матур – бу йә укытучы, йә язучыдыр инде дип уйлыйм. Аларның сөйләшүләре бөтенләй
аерылып тора бит. Түзмәдем, тәки сорадым: «Абый, сезне кайдадыр күргәнем бар, сез
кем?» – дим. Ул җавап бирми, үзе миннән сорый: «Син кайсы районныкы?» – ди. Мин
әйтәм: «Балтач районыннан». «Ә-ә, алайса бер мәҗлестә утырганбыздыр инде», – ди.
«Юк, абый, андый мәҗлестә булганым юк», – дидем. Алган әйберенә акча түләде дә
кесәсеннән визит карточкасын чыгарып бирде һәм бер сүз әйтмичә чыгып та китте.
Мин аны үзебезнең кибеттә бүтән күрмәдем.
***
Мөхәммәд Садри. Җәйнең эссе көне иде. Мөхәммәд абый тирләрен сөртә-сөртә,
стенага терәлеп, бик озак сөйләшеп торды. Кулында таягы да бар иде. Кибет кечкенә
булганлыктан, утырырга урын юк. Соңыннан бик үкендем, ник урындык чыгарып
бирмәдем икән дип. Ул күп сөйләде, әмма, ни кызганыч, берсе дә исемдә калмаган.
***
Заһит Хәбибуллин. «Хатыным авырый, карарга кеше таба алмыйм, кеше акчага
кызыкмый хәзер. Эшләгәч, үзем җитешә алмыйм, күлмәкне дә үзем тегеп кидертәм,
кибетнеке ярамый. Кызым еракта, Уфада тора», – дип, эчен бушатып чыгып китте
бер кергәнендә... Ишеткәнемчә, Заһит абый үзе үлеп киткән, ә авыру хатыны калган.
***
Шәйхи Маннур. Бик чиста, пөхтә киенеп йөри. Кибеткә керсә гел бал белән
кызыксына иде: иснәп карый, ялап карый...
Мин балаларыбызга «Яшь ленинчы» газетасы ала идем, анда бер төркем укучылар
арасында шушы абыйны күрдем, әмма исеме язылмаган, бәлки, үзем игътибар белән
карамаганмындыр. Бер кергәч сорадым: «Абый, сезне укучылар арасында күрдем,
сез кем?» – дип. Ул: «Шәйхи абыең булам», – диде. Миннән сорый: «Ә синең исемең
ничек?» «Миңлегөл», – дим. Мин югында кибеткә кереп: «Кая минем гөлем?» – дип
сорый торган булган. Бер кергәндә: «Шәйхи абый, бик әйбәт бал бар, алмыйсызмы?» –
дидем. «Ярар, алырмын, балым бар иде әле барын, булып торсын», – дип, 250 граммлы
банка белән (!) тәки бал алды.
***
Ширияздан Сарымсаков. Хатынын ишек төбендәрәк, тәрәзә буенда калдырган
да үзе чиратта тора. Аның хатыны Галия апа (артистка) авырый башлаган икән, басып
торуы да, елмаюы да икенче төрлерәк иде. Көннәрнең берендә Ширияздан абыйны 4
нче трамвайда очраттым, ул мине таныды, исәнләштек.
«Ширияздан абый, нихәлләрегез бар?» – дим. Ул: «И-и сеңлем, минем хәлләр әйбәт
түгел әле, Галия апаңны җирләдем бит», – диде.
Күпме вакыт үткәндер, Ширияздан абыйны тагын трамвайда очраттым. Хәлен
сорадым. Ул: «Сеңлем, минем хәлләрем әйбәт, өйләндем бит әле, илле ел элеккеге
танышымны алдым», – диде.
1996 елны Шәхсәнәм апа Әсфәндиярова вафат булды, гәүдәсен Камал театры
залына куйганнар, кеше күп иде һәм шунда янә Ширияздан абыйны очраттым. Тыштан
керә торган ишек турысында барьер булгандырмы (урындык түгел) – шуңа утырган,
алдында таягы, ике кулына таянып, башын игән. Теге вакыйгалардан соң ун-унике ел
вакыт узган. Мин исәнләштем, әллә танымады, әллә сөйләшәсе килмәде...
Аннан соң, ул анда утырып торырга тиешле кеше түгел иде бит, аның урыны түрдә
булырга тиеш иде. Чөнки ул шушы театрның элекке, данлыклы режиссёры иде бит...
***
Мөхәммәт Мәһдиев. Ул безнең кибеткә кергәч, гел сатучы Наилә апа белән генә
сөйләшеп торыр иде. Ишектән кергәндә үк: «Наилә, мин бүген бер төш күрдем әле»,
– дип башлар иде.
Мәһдиевнең Рәшит абыйсы да, Роза апасы да керә иде. Рәшит абый сугышта булган,
фронт хәлләрен сөйләр иде... Роза апа Бауманда «Бүләкләр» кибетендә эшләде.
Мөхәммәт абый белән үземә сөйләшергә туры килмәсә дә, аны якыннан күргәнемә
дә бик риза мин үзе...
***
Зәкия Рәсүлова. Язучы Атилла Расихның хатыны. Атилла абый үзе дә Габдулла
Тукай яратып йөргән Зәйтүнәнең улы бит. Бездә эшләүче Наилә апа Тукай нәселеннән
булганга күрә, Зәкия апа аның янына килә иде. Гомумән, ул Тукай эзеннән йөреп, китап
чыгарды. Ул китап миндә дә бар, Наилә апа бүләк итеп бирде.
***
Мөсәгыйт Хәбибуллин. Ике чакыру билеты биреп китте. Аның илле еллык юбилее
иде, ахрысы. Бара алмадык. Cоңыннан бик үкендем инде, хөрмәт йөзеннән генә булса
да, барырга кирәк булган. Ул чын күңелдән, кешегә санап чакырган иде бит...
***
Шаһидә Максудова-Ахунова. Лаеклы ялга чыккач та, әдәбият-сәнгать өлкәсендәге
кешеләр белән күрешкәләп тордым.
Бервакыт Яшел Үзән районының 774 км тукталышында поезд көтеп торам,
бакчадан кайтышым. Минем янда арба тарткан бер ханым да басып тора. Поездга
бергә утырдык. Әз-мәз сөйләшкәләп кайттык. Бу ханым сөйли: «Ирем вафат булды.
Аллага шөкер, бөтен йоласын да үтәдем, бу арада 51 нче көне иде, аны да укыттым»,
– ди. «Бакчада җыелыш иде, мин шунда киттем, ул ятып калды. Кайтсам – үлгән
иде», – диде ул.
Бу сөйләшү Казанга кайтып җиткәндәрәк булды. Юлыбыз 35 минутлык иде. Мин
Туфан Миңнуллинның әнисенең сүзләрен әйтергә җыенган идем (ул болай дип язган:
«Әти үлгән, сузылып ята, ә әни, әтиегез бәхетле әле, дип сөйләнеп йөри. Мин аны
олыгайгач кына аңладым, ир кешенең хатыныннан алда үлүе хәерлерәк икәнен»), әмма
әйтергә өлгерә алмадым... Әлеге ханым: «Минем ирем Гариф Ахунов», – дигәндә,
Казанга кайтып җиткән идек инде. Ул уйлагандыр инде, бу хатын язучыларны белми
торгандыр дип... Без поезддан төштек тә аерылыштык. Ичмаса, төшкәч әз генә
сөйләшеп тормадык. Мин бит Шаһидә ханым белән кайтканмын! Их, әгәр дә белгән
булсам, минем сүзләрем бик күп иде бит. Чөнки мин, Г.Ахуновның «Йолдызлар калка»
китабын укыган кеше. Анда авторның тормыш юлы, авыр чакларда ачлы-туклы
укулары турында, Шаһидә белән ничек танышып, бергә булулары һ.б. турында күп
язылган иде.
Мин бакчага поезд белән йөргәнлектән, юлда гел китап укый идем.
«Йолдызлар калка» китабы 1980 елны басылган. Болытлы, яңгырлы көн, бакчага
барышым, шушы китапны укып барам. Анда язучы, ягъни Г.Ахуновның иптәшләре
белән поездда Әлмәткә командировкага барулары тасвирланган. Монда Ширияздан
Сарымсаков белән Шәйхи Маннур да бар. Төн, салкын, икесе пәлтәләрен ябынып
ята, ә Шәйхи абый өстеннән салмый, чөнки аның пәлтәсе яңа, яхшы. Мин дә беләм
Шәйхи абыйның пөхтә, матур итеп киенеп йөргәнен! Шәйхи абый белән Ширияздан
абыйларны белгәнгә күрә, китапның эченә кереп киткәнмен... Күтәрелеп карасам –
ят тукталыш, ике яклап урман! Болай да көн болытлы, яңгыр, караңгы... Димәк, мин
үземнең тукталышны үтеп киткәнмен! Нишләргә дә белмәдем, бу 772 км тукталышы
иде инде.
Васильевода төшеп, вокзалга кереп, укуымны дәвам иттем, чөнки поезд килергә
ярты сәгать бар иде әле...
***
Вафирә Гыйззәтуллина. Безнең оныклар М.Гафури урамындагы 1нче татар
гимназиясенең 3 классында укыйлар иде. Аларны каршы алырга килдек, дәрес
беткәнне көтеп утырабыз. Сентябрь ае. Явымлы, авыр, ямьсез көн.
Вафирә белән сөйләшеп киттек. Ул: «Авырып торам әле, әллә салкын тигән, бер
дә кәефем юк», – диде. Мин әйтәм: «Күз дә тия торгандыр инде, сәхнәгә чыккач,
күпме кеше текәлә бит сезгә», – дим. Ул әйтә: «Сәхнәгә чыкканда, үземне-үзем
өшкереп чыгам инде, аннары Нурулла мәчетеннән Фәрит хәзрәт Кадыйров та айга бер
мәртәбә Коръән укып өшкерә», – диде. Аларның шәһәр үзәгендә торганнарын белгәч:
«Малаегыз (Камил иде бугай) мәктәптән үзе дә кайта алырлык икән», – дидем. Ул:
«Что син, мин аны үзен генә йөртәмме соң?» – диде. Шуннан соң ничә көн үткәндер,
күңелсез хәбәр ишеттем... Вафирә үзенең кызы белән туган авылына кайткан булган.
Менделеев районы Камай авылыннан Казанга килгәндә, юл һәлакәтенә очраган...
Соңгы тапкыр күрешеп сөйләшүебездә үлем исереклеге кергән булгандыр, шуңа
кәефсез, моңсу булгандыр инде ул, дип тә уйлап куйдым. Урыны җәннәттә булсын!