Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТАПШЫРЫЛА ДӘВЕР ҮТЕНЕЧЕ

Ах, бу хәтер!
Ах, бу хәтер!..
Иләнәсе иләнгән дә
Калган гыйззәт ятмалары...
Үткәннәрдән күчтәнәчләр килә
Тартмаларда –
Баллы, татлы!
Һаман килә өем-өем
Бер-бер артлы...
Һәр тартмада тәгамнәрнең
Иң тәмлесе;
Сурәтләрнең иң купшысы,
Нәкышлесе;
Көнкүрешнең, яшәешнең
Шат, гамьлесе –
Алып кына өлгер,
Таң атуга далаларга
Таратканчы җилләр...
Нигә шундый татлы икән,
Кәрәздәге балдай
Хәтер күчтәнәче?
Чылбыр булып тапшырыла
Дәвер үтенече
Өтерләрдә...
Өзелмәскә буын бәйләнеше,
Үткәннәрме йөри әйләнешеп
Хәтерләрдә?
Бу хәл миндә генә мәллә??
Замандашлар:
«Әллә нинди син», – дип
Әйтерләр дә!..


***
Күз алдыңа китер
Минсезлекне.
Әле синең бер дә
Кичергәнең юк ла...
Ә син көлмә!
Иртә дә мин, кич тә янда,
Әле артта бераз, әле алда...
Булмый торсам тик бер ара,
Син беләсең: кайтып барам
Синең янга
Тутырырга тормышыңны
Моңга... зарга...
Мәгънә эзләп азапланма
Минем сүздән.
Кояш нурын көлә-көлә
Түккән кебек,
Сөйлим генә –
Таш сытарлык тынлык
Китсен бездән.
Ишек ачык – керсен кичке
Җиләс һава.
Син дә сөйлә... болай гына...
Сине тыңлау
Үзе савап, үзе дәва.
Минсезлекме?
Астан упкын булып килер,
Өстән басар тимер гере.
Кайсы якка талпынсаң да,
Мин булмамын.
Ә син тере...
Бушап калган бүлмә эче
Бәллүр савыттай чыңлар,
Ай сузылып, форточкадан
Соңгы сүрәне тыңлар.
Очып йөрер бер күбәләк,
Ышандырып чынга:
Булмас исем... төсем...
Минем җисем...
Күз нурларым сеңгән
Яран калыр саклап
Тәрәз төбен.
Минле чакта борчуларның
Онытырсың инде күбен...
Көйләргә дә кирәк булмас
Күңел сәгатемнең
Ватык телен.
Каш җыерма,
Әллә ниләр язганыма.
Күз алдыңа китер бары
Минсез чакны... азга гына...


Гүзәл җыр
Бер гүзәл җыр туып ята таң нурында
Зәңгәр күзле язның назлы сүзләреннән.
Һәр юлында, аяз күктән көлгән кояш
Нурын үбеп, иркәләнә чыклы үлән.
Тамчыларның энҗе кебек җемелдәвен
Исе китеп карап тора аксыл болыт:
«Сихриятне яшем белән бозмам микән,
Күңелләрем кинәт, – диеп, – саксыз тулып».
Гүзәл җырга нур өстенә нурлар сирпеп,
Ап-ак чәчәк ата чия, алмагачлар.
«Ишет, – диеп, – Туган җирем, сөюемне!»
Көйгә салды җырны моңлы сандугачлар.

Сурәт
Кулларымда икәү төшкән
Аклы-каралы сурәт.
Ничек таптым?! Кызым йөри:
«Күрсәт, – дип, – әни, күрсәт».
Елмаеп тора үткәннән
Аклы-каралы бәхет.
Бер-берсенә елышканнар,
Күз карашлары – бәрхет.
Бу карашка сыйган Галәм,
Бар матурлык, гүзәллек!
Сөю җыры ургыладыр,
Үзәкләрне өзәрлек...
Егет башын кыңгыр салган,
Кызы – назлы гөлчәчәк.
...Пар күгәрчен гөрләшкәндәй,
Йөргәнбез шатлык чәчеп.
Икебез дә йөрәктәге
Хис ташкынын тыймадык.
Бер сурәткә сыйганбыз да,
Бер язмышка сыймадык...
Син, чор, дисең...
Кышкы чия... Кемерево... 25.03.2018. 16.00.
Сәүдә үзәгендә 64 кешенең гомере өзелде.
Шуларның кырык бере – балалар, диделәр...
Шушы сабыйларның якты рухына багышлыйм.

Син, чор, дисең, вакыт, дисең...
Ә секундлар?
Секундлары гасырга тиң,
Ут-ялкынга кергән булсаң –
Ялкын телен бер мизгелдә
Чәч бөртегең, һәр керфегең,
Үпкәдәге күзәнәгең,
Тырнак очың белән тойсаң...
Тынны буа төтен өтеп...
Ут эченнән шул вакытта
Оран килә, тетрәндереп:
«Әти, әни, мин яратам!..
Ярата-а-ам сезне... хушыгы-ы-ыз...»
Йә, шуннан соң җаныгызга
Боз булырга кушыгыз?!
Гомерләре өзелгәндә –
Төтеннән аң киселгәндә,
Ачу һәм дә үпкә түгел,
Иң-иң мөһимен бу җирдә –
Яратуны белдерделәр!
Өлгерделәр...
Ә гомерләр... секунд иде...
Шул секундлар Кешелекне
Асылына кайтаралыр.
Кемнәр анда – акча колы:
Байлык, диеп, лаф оралар –
Тукталыгыз! (Адәм икән).
Яшәү – каһәр, сугыш түгел,
Ә мәңгелек СӨЮ икән!
Соңгы секунд – гомер соңы:
«Мин бик тә яратам сезне!..» –
Ишет, Галәм, бала моңын!
Кемнәргәдер гомер буе
Вакыт җитми аңларга.
Ә аларга секунд җитте –
Яшәү серен безгә ачып,
Ягылдылар таңнарга.
Һәм калдылар секунд түгел –
Мәңгелеккә аңнарда...


Әле минем синле чагым
Әле минем синле чагым –
Көлә-көлә,
Йөзләремдә кояш бии.
Үзем кояш
Нуры булдым – нәрсә диим?!
Әле минем синле чагым:
Очам, гүя,
Аякларым тими җиргә.
Исем китми
Итәгемнән тарткан җилгә.
Әле минем синле чагым.
Кочак-кочак
Бәхет түши эзләремә
Алтын кулы
Мәхәббәтле көзләремнең.
Әле минем синле чагым!
Сукмак буйлап
Китүеңне, кайту диеп,
Белгән чагым.
Нәүмиз итмә, күзләр тиеп...
Әле минем синле чагым...