ТАБАСЫ ИДЕ ЧИШЕЛЕШЕН...

Төрлелек
Күңел икән буш булалмый,
Һәр күңелгә сер сыя.
Җирнең гади кешесе дә
Үзенә бер зур дөнья.
Мин башка шул, яши алмыйм
Тормышның гел җаена,
Минем өчен һәрбер кеше
Укылмаган поэма.
Бар күңеле чисталары,
Бар күңеле керлесе.
Бер булалмый бөтен кеше,
Бар арада төрлесе.
Юлга кара, юллар нинди:
Түбән төшә, үр менә.
Дүрт аяклы атлар да бит
Вакыт-вакыт сөрлегә.
Ычкынып та куябыз шул
(Булмый гел түзеп кенә):
Яхшымы бу, начармы бу –
Әйталмыйм өзеп кенә.
Ялыктыра гел бер төс тә,
Һич туйдырмый төрлелек.
Миңа никтер ошый төшә,
Булса кеше серлерәк.

Кышкы шигырь
Кыш турында икән шигырь,
Нидән башларга сүзне?
Озаттык кызганмый гына
Йөдәткән елак көзне.
Язып тормыйм кар турында,
Кабатлау булыр тагы.
Куяннарның: «Кыш килде!» – дип,
Ап-ак тун кигән чагы.
Ә җиһанның шундый мәле:
Тирә-як калган бушап.
Тик балан тирбәлә җилдә
Кан тамчысына охшап.
Кышка кердек. Курыккан юк
Бер дә эшсез калудан.
Авылларда көн башлана
Кулга көрәк алудан.
Ап-ак дөньяга сокланып
Туа ал таңнар гына.
...Ник агарып бетә алмый
Безнең бу җаннар гына?!.


Яңа көн
Таң нурлары үпте җирне,
Тургай атылды күккә.
Көн туасын сизеп микән,
Балыклар ятты төпкә.
Күл камышы кыштырдады –
Таң җиле узды бугай.
Сизелер-сизелмәс кенә
Җанланып алды тугай.
Су буенда җыр башлады
Нинди коштыр – билгесез.
Сандугачны да аермый,
Диясездер инде сез.
Бигүк ошап бетмәсә дә,
Таң белән йөрү шаулап.
Кинәт әтәч аваз салды,
Бер эт куйды һау-һаулап.
Чәчәкләрен кояш үпте,
Тузаннарын чык юды.
Һәр күңелгә өмет өстәп,
Җиргә яңа көн туды.


Җәйге яңгыр
Яңгырлар ява коеп,
Бар җиһан тора оеп.
Тыңлый күпләр шушы җырны,
Эшен бер читкә куеп.
Яңгырлар ява коеп,
Хисләрне булмый тыеп.
Шагыйрь кулга каләм ала
Шигырь туасын тоеп.
Яңгырлар ява коеп,
Табигать тора оеп.
Җылы яңгыр – ул бит дәва,
Булмый һич аннан туеп.


Шигъри мизгел
Авыл өстендә болыт
Тора бер япма булып.
Тамчылый башлады кинәт,
Китте күңеле тулып.
Юып алды тузанны,
Чылатты тар ызанны.
Шатландырды сусыл үлән
Аркандагы бозауны.
Ә казларга барыбер күк –
Казлар күлдә су керә.
Тирләп печән чаба идем,
Шәп булды әле зерә.
Үләннәре баш калкытты,
Сафланып китте һава.
Һәр тамчысы дару сыман –
Менә кайда ул дәва!
Агарып калды читләре,
Ахры, йөгеннән бушый.
Бу болыт безнең авылга
Атап килгәнгә охшый.


Һич беталмыйм төшенеп
Әллә нинди заман ла бу:
Көн тудымы – үтереш.
Ачлык чоры дияр идең –
Начар түгел көнкүреш.
Дөньясының рәте китте,
Көн тудымы – гел талаш.
Гадиләргә бер хөрмәт юк,
Каян килгән бу караш?
Соңгы сәгатьләрен көтеп,
Урында ятсалар да,
«Җитте!» дип әйтә алмаслар,
Алтынга батсалар да.
Шулай булмый нәрсә булсын,
Байларныкы – замана.
Байлык бүген җанга хуҗа,
Байлык бүген – тамада.
Намус, вөҗдан һәм мәрхәмәт –
Калды барысы сүзлектә.
Эзләсәң дә табалмассың,
Озак йөреп өзлекмә.
Табасы иде чишелешен,
Беталмыйм һич төшенеп.
Борчый әмма гел бер сорау:
«Кая бара кешелек?»

Гаеп бездә
Нинди сүз ул: «Бу тел, – диләр, –
Безнең илдә тыелган».
Ул бит ана сөте белән
Минем җанга уелган.
Бу – акылга сыймаслык хәл,
Бу – ваз кичү анадан.
Булыр идем аңа тугры,
Тусам да мин яңадан.
Тукай, дибез, татар, дибез,
Еш кабатлыйбыз зерә.
Башкаларның Тукае юк,
Алар ничек көн күрә?
Яраталар китерергә
Тукайның сүзен сүзгә.
Игътибар итсәк икән без
Ешрак үзебезгә.
Заманы да башка инде,
Тукайлар туа сирәк.
Кайсыбызда тибә бүген
Тукайда булган йөрәк?


Шаһзадә
Туктап, сиңа сокланалар
Яныңнан узган бере.
Нидә соң моның хикмәте,
Нидә соң моның сере?
Синдә генәдер, мөгаен,
Кашның кара кыйгачы.
Син кайсының бердәнбере,
Син кемнең сандугачы?
Синдә генәдер йөзнең дә
Ал таңнардай нурлысы.
Килә сине иркәлисе,
Килә сине зурлыйсы.
Эзләсәң дә, табылмастыр
Сиңа охшаш игезәк.
Син бу җиргә күктән иңгән
Үзенә бер ак бизәк.
Миңа сузган ак кулларың
Карлыгач канатыдай.
Синең кебек башка юктыр
Баш җуеп яратырдай.

Реклама