ГАСЫРЛАРГА ЕЛЛАР ҮРЕЛГӘН...

И милләтем
Җил сафлыгын кемнәр илдә кире каксын,
Яшәүләрдән уйсу-уйсу җил искәндә?!
И милләтем, күз алдымда син торасың,
Уйларымның сафлыгына ирешкәндә.
Исеп туймас җилләр булсам, милләтемә
Бәхет юллап, мин дөньялар гизәр идем,
Ана телем гөлләр белән бизәр идем,
Һәр сүземне сәйлән итеп тезәр идем.
Әйтер идем: шушы пакьлек, шушы сүз, дип,
Бәлзәм булып, илнең йөрәгенә ятсын.
Бу сафлыкка кем мылтыктан төбәп атсын,
Ак йөзенә кара яксын, яла яксын?
Яшәүләрдән уйсу-уйсу җил искәндә,
Мин тынгысыз уйларыма дәвам алдым.
Әйтер сүзем әйталмадым, шуңамы соң
Адым саен кабаландым, яраландым?..


***
Туган телем!..
Шундый моңлы бит син –
Җир шарын бит җырлап әйләнәсең.
Бөдрә таллар бөреләнгән чакта
Талга ефәк булып бәйләнәсең.

Туган җирем!
Шундый шәфкатьле син –
Бөтен гөнаһымны кичергәнсең.
Миллиард еллар аккан таң суына
Татлы ширбәт кушып эчергәнсең.
Туган көнем!
Шундый якты бит син –
Сихри алкышларга күмелгәнсең.
Саф күңелле халкым йөрәгенә
Үрмә гөлләр булып үрелгәнсең.
Сөйгән ярым!
Күккә чөйгән ярым!
Син дә мине кичерерсең әле...
Ак күлмәкле айлы кичләреңне
Исләреңә төшерерсең әле...


Күкеле паровозлар*
* Күкеле паровозлар – тимер юл эшчеләрен эшкә йөрткән иске, кечкенә паровозлар.
** Шалун – эшелон.
Сезнең дә арка-күкрәктә
Төзәлмәс ярагыз бар –
Яшьлектә авыр йөк тарткан
Күкеле паровозлар!
Сезне дә безнең яшьлекнең
Дәрманы чорнап алган:
Ургыттың утлы гудоклар
Ялкынлы торбалардан.
«Уф-уф!» дип авыр сулауның
Бездә дә дәвамы бар, –
Кешегә сансызлар безне
Күкегә санадылар.
Әнә шул «күке»леккә дә
Төшермәс өчен таплар,
Булды бит, булды, кәккүктәй,
Үксеп кычкырган чаклар.
...Юк, үзем өчен оялып,
Башымны имәм түбән.
Эшелоннарга йөк төяп,
Күкләргә тиде түбәм.
Йөк тарткан саен озайды
Шалуннар** озынлыгы.
Озайды сансыз телендә
Күпсенү бозгынлыгы.
– Булмый ул, булмый! – димәгез, –
Тел белән этлек корып...
Күп вакыт күке – ялгызы,
Этлекнең эте – кырык!
Кырыгы бердәм тотынса,
Һау-һаулап чабышуга,
Ишетелми башлый колакка
Гудоклар тавышы да.
Ялкыны сүнгән торбадан
Бары тик корым сара.
Ник сызлый корым астында
Ачылмый калган яра?!
Кәккүккә хезмәт халкыннан
Булса да хөрмәт олы,
Сыйдырмый башлый, йончыгач,
Локомативлар юлы.
Шул үзем төзегән юлдан
Йөртсәләр мине җайга.
Китерер идем тормышка
Тагын никадәр файда!
Үземне талатмас өчен
Ач язмыш этләренә,
Ярамны тотып капланам
Төялгән йөкләремә.
Хәтер гудогым янәдән
Очкынын чәчкән мәлдә:
– Кәк-күк! – дип җавап бирермен,
«Күке!» дип дәшкәннәргә.
Хезмәт күкесен җанымда
Өйрәтеп кышлатырга,
Тереләм әле...
Торам мин
Йөгемне бушатырга!..


Тарих сөйли
1
Шигъри болын! –
Тормыш толым-толым:
Гасырларга еллар үрелгән.
Таң атканда, һәркөн кояш чыккан,
Гөлләр шыткан хәтер көленнән.
Хәтер калса, әмма бик еш кына
Телгә килгән ут та, кылыч та.
Кылычлылар утны һич бервакыт
Алып тормый чордан бурычка.
Тарих сөйли хагын: мәкер колы
Кабат илдә кылыч җилгәрә –
Ап-ак кашкарыйлар арасында
Кара канәферләр тибрәлә.
Кара канәфер ул – кайгы гөле! –
Яуда ауганнардан истәлек.
Шигърияткә мондый истәлекләр
Минут саен тора өстәлеп.
2
Шигъри болын! –
Алда соңгы юлым:
Каргап карамагыз күземә...
Чәчәкләрнең агын сезгә бирәм,
Караларын алам үземә.
Утларын да баш очыма чөям,
Илгә капкан туксан тәмугның.
Юк, аксөяк түгел, шигърияткә
Эшче халыктан мин калыктым.
Ут биетер өчен түшәдек без
Тәмугка да имән идәннәр.
Ут хәтерен күрә белмәгәннәр
Шүрәледәй кара көйгәннәр.
Көек исе, шөкатьсезлек төсе
Били җанның үрен, гүрен дә.
Милли талир тәңкә чыңлар чакта
Бүре улый күкрәк түремдә.
Ирегенә киек чыгар иде
Чыгар юлын нәфрәт буаган.
Ничә еллар инде шушы хәлдә
Йокылардан тетрәп уянам.
3
Шигъри болын.
– Китәм, хушыгыз! – дип,
Сузам сезгә ике кулымны.
Үр өстенә яңа үрләр үсә,
Карурманнар кисә юлымны.
Карурманга кереп, аваз салам:
– Качып ята монда кайсыгы-ы-з?
Шигъри ялкын сулап җылынсыннар –
Учак ягыйк, утын ташыгыз!
Карурманда ауган агач азмы,
Яраксызлык гаме янаган?!
Болыны да, карурманнары да
Ядкяр безгә ата-бабадан!


Егет күлгә кармак төшерә
Балык тота халык боз өстендә...
Март кояшы балкый боз ашап.
Балкысаң да, үксеп еласаң да,
Узачак ул гомер, узачак.
Ястык кебек калын бозны тишеп,
Егет күлгә кармак төшерә.
Март аенда туган ир-егетнең
Алтын балык керә төшенә.
Күл өстендә бозлар тиз эреми:
Дулкын бозны төпкә кагачак.
Күлләреңне күккә күчерсәң дә,
Яначак ул йөрәк, яначак.
Балык тотып, егет илһам ала,
Мин дә шул ук күлдән су алам.
...Газиз халкым!
Бигрәк назлы инде
Март аенда туган бу балаң!
Балык тота халык...
Бу халыкны
Еллар әле уйга салачак.
Алтыннарга тиңләп яратсаң да,
Калачак бу дөнья, калачак...

Еланнар оясында
(Баллада)
Сөмбелә – иҗат йолдызы,
Сөмбелә – хәтер, ваем.
Ул минем үгет үзәнем,
Ул минем туган аем.
Алтын йолдызлы алтын көз
Аемнан даулый корбан.
Алтынга ялкын уя да
Яфрагын коя урман.
Карурман томалый илнең
Аен да, кояшын да.
– Ирек! – дип каңгыра халкым
Еланнар арасында.
Бу оя – тарихи оя! –
Коллыкка яра юлын?
Илемне чаккан еланнар
Иңемдә толым-толым.
Мыж килә тирә-ягымда
Аклары-каралары.
Ничәсе инде, ничәсе
Куенымда балалады...
Килсәләр, хәлем белсәләр,
Дусларым, танышларым –
Бер генә тыңлатыр идем
Ысылдау тавышларын.
Һәм көйләр идем догамда
Ирекнең гомерлеген, –
Чагылып елаучыларның
Хәтерсез түгеллеген...


Йөрәгемдә – туксан тәмуг учагы
Ачыласы күк капусын балкытып,
Барлык сынау сиратларын калкытып,
Якынлашып килә Кадер кичәсе.
Каударланып дөнья малын җыйганда,
Алладан да үзен өстен куйганда,
Меңнәр дөрләп янган тәмуг утына
Берәүнең дә килми сикереп төшәсе.
Иблис белән байлык бүлешкәне дә,
Кәүсәр чишмәсеннән нур эчкәне дә,
Сөю-сәгадәткә ирешкәне дә
Җиде җәннәт тирәсендә капшана.
Муенына элеп дарлы күләгә,
Җәһәннәмгә әмма килеп эләгә.
Тормыш җиле кай яклардан какса да.
Мәхәббәткә чәчеп сөю чәчәген,
Туксан еллык гомер мин дә яшәдем.
Йөрәгемдә – туксан тәмуг учагы,
Мәхәббәтнең һәлакәткә дучары.
Ил иңендә иңридер моң чары,
Күз яшемдә мөлдеридер Җир шары...

Реклама