Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЕШЕ БУЛЫП КАЛЫЙК СОҢ ЧИКТӘ!

Хуш, Иске ел!
Бер тукталыйк,
Табигатьне тыңлыйк –
Әйтер сүзе шактый җыелган.
Киләчәктә яшәр кешелеккә
Җиребезне саклыйк быелдан!
Динебезне, телебезне саклыйк,
Колач җәеп, очыйк биектә!
Калтыранып яфрак коелганда
Кеше булып калыйк соң чиктә!
Дөньяныкы – дөньялыкта, әйе,
Калачакбыз бер мәл ансыз да...
Якты киләчәкнең каршысында
Әверелмик җансыз-сансызга!
Күңел тулы өмет булган чакта
Йөрәкләрдә яшәү уты бар!
Яңа елда бәхет аргамагын
Көмеш ялларыннан тотып ал!
Әй кешелек!
Еллар кабатлана,
Ә гомерләр акмый кирегә.
Яңа елда якты уйлар белән
Канатланып язсын йөрергә!
Хуш, Иске ел!
Йөз меңенче тапкыр
Фатихаңны калдыр тапшырып!
Ахырзаман якынайган мәлдә
Без китәрбез, бәлки, яхшырып!
Без китәрбез әле... яхшырып!


* * *
«Мы пойдем другим путем...»
В.И.Ленин

Юк икән – юк, бетте-китте,
Башка сүз катып тормам.
Ятып калганчы атсам да,
Атсам да ятып тормам! –
Яңадан алга барырмын
Агымга, җилгә каршы.
Барыр юл тәмамланса да,
Көтә яңа юл башы. –
Яңа уйлар, яңа җырлар
Яктылык, сафлык тулы.
Юк икән – юк, барып чыга
Алмады шул бу юлы –
Тырышу – җәза түгел лә,
Нишлисең, шулай язган.
Шөкер, без түгел дөньяда
Байлыктан, юлдан язган!
Юк, без түгел бу җиһанда
Көнләшкән, кара янган!
Һәр кешенең үз бәхете
Аерым араланган!
Юк икән – юк, бетте-китте,
Күп сүз болгатып тормам.
Ике кулымны селтим дә
Мин китәм башка юлдан!
Мин китәм башка юлдан!!!


* * *
Буран дулый. Ә күңелдә –
Мәхәббәт өермәсе.
Яннарыңа очып кына
Их, бер кайтып киләсе!..
Кар булып, димим, буранны
Җитез акбүз ат итеп,
Иярлисе дә яныңа
Кайтасы иде җилеп.
Уралып каласы иде
Кайнар сулышларыңа...
Син генә йөрәк түремдә,
Исемең – тел очларымда.
Орчыгы зыр-зыр... Табигать
Ак кардан җепме эрли?
Буран дулый. Ә күңелдә
Хисләрем тынгы бирми.
Уемда уйчан карашың,
Тылсымлы сурәт кенәң... –
Ак бураннар уртасында
Сагынудан ярсып тибә
Моң тулы йөрәк кенәм.


Бишкәктә
Шыбыр-шыбыр, шыбыр-шыбыр… –
Бишкәктә яңгыр ява.
Иртә ява, кич тә ява...
Дымлы, салкынча һава.
Яңгыр бер дә киртә түгел,
Мин ашыгам кибеткә –
Китаплар мәгарәсенә...
Тамчылар бәрә биткә.
(Тәүге очрашуыбыздан
Бер ел үткән дә киткән).
Такси туктатам. Шофёры
Белми кая барасын.
Җәлилне белә.
– Айтматовның
Татар булган анасы!..
Ә Шәймиев татар халкын
Ничек алга җибәрде!..
Барыбыз да тигез идек
Зур ил таркалган мәлне...
Кайсы урам, беләсеңме?
– Белмим, әмма хәтерлим:
Шәһәр үзәгенә таба –
Күргәч, үзем әйтермен.
Китап кибете янында
Язучылар берлеге...
Шофёр белми. Кыргызларның
Чиклеме мөмкинлеге?
Аларның үз дәүләтләре,
Азат, мөстәкыйль халык. –
Шофёрның күңеле тыныч,
Мин барам дулкынланып.
Күпме була кызынырга
Үзеңнең кояшыңда?..
Белергә телим: ниләр бар
Кыргызлар дөньясында!..
Яңа китаплар чыкканмы?
Кемнәр бар арасында?..
Шофёр белми күз карашым
Кайда тукталасын да.
Татар китапка табына,
Китапсыз яши алмый.
Үз дигәнен итми калмый –
Уйлап тормый, оялмый.
Шуңа, бәлки, яшидер дә
Телен, тарихын саклап.
Урау-урау юллар үтә,
Китапның хакын хаклап.
...Таныш урам. Мин шофёрны
Кинәт кенә туктатам.
Ни буладыр күңелемә,
Бу кадәр ашыкмаса?!
Төшеп калдым. Таныш йортлар.
Мин үз өемдәмени?!
Хикмәт исемдәмени дә,
Хикмәт киемдәмени?!
Әнә ул – китап кибете –
Таптым, ниһаять, таптым!..
Җаным әллә каян тоя
Җылылыгын, яктылыгын
Таныш төрки учакның!


Ностальгия
Авылымның капкаларын
Ачасым килгән иде.
Таш каладан шунда гына
Качасым килгән иде.
Туган авыл капкалары
Ябылган шул, ябылган.
Мин генәдер авылымны
Өзелепләр сагынган.
Сагынган, гамьгә уралган,
Саргайган таш калада,
Авылга мәхәббәт хисе
Йөрәгемдә яна да,
Ялкыны җанны дөрләтә,
Өзәдер үзәгемне.
Ни хакына таш эчендә
Түзелгән, түзәменме?..
Түзелгән шул, яшьлек уе
Тирәндә түгел, өстә.
Авылым җаны – йөрәктә,
Сурәте – бары төштә.
Еллар узган саен нигез
Тарта авыл баласын.
Биек йортлар арасында
Югалыплар каласың...
Адашыплар каласың да
Гаҗизләнә башкаең.
Их, авылым урамнары,
Өй артындагы каен!..
Ул миләшләр, ул шомыртлар,
Чияләр!.. Чирәм исе!..
Тынлык, хозурлык һәм муллык,
Борынгылык!.. Гамь исе!..
Тамыр тарта, бәгырь тарта,
Әби-бабай тупсасы!
Ефәккә төреп йөртерлек
Ул бәрәңге бакчасы!..
Ул мунча, ул төтен исе,
Түгәрәк икмәк исе!
Күпләр ташын-ташка сүткән
Акшарланган өй миче!..
Сайгаклар һәм кашагалар,
Тәрәзә йөзлекләре... –
Авылның тузан каплаган
Сүзләре, сүзлекләре...
Һәммәсе дә җан түрендә
Качып кына ята да
Ташкын булып башка бәрә,
Ябыша күк якага.
...Авылымның капкаларын
Ябык булса да ачам!
Монда – сыеныр урыным,
Ярсу җанга куначам!*
* Кунача (диал.) – ак бүлмә, кунак бүлмәсе.