Логотип Казан Утлары
Публицистика

2020 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

МӨСЕЛМАН АЙ КАЛЕНДАРЕ БУЕНЧА 1441-1442 ҺИҖРИ ЕЛЛАР
25 февраль – Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кич – Рәгаиб кичәсе
дип атала. Мөхәммәд пәйгамбәрнең әти-әнисе Габдуллаһ һәм Әминәнең бергә
кушылуын искә алу кичәсе дә.
20-21 март – Мигъраҗ кичәсе. Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккә шәһәреннән
Иерусалимга һәм аннан җиде кат күккә – Аллаһы Тәгаләнең тәхете янына
кылган могҗизалы сәяхәте. Мигъраҗ уразасы 100 төн ураза тотуга тиңләнә.
8 апрель – Бәраәт кичәсе, ягъни «ләйләтул-Бәраәт». Бәхет һәм һәртөрле
уңышлар, изгелекләр иңә торган изге көн. Нәкъ шушы төнне Аллаһы Тәгалә,
һәркемнең изге гамәле һәм догаларында ялварып сораган үтенечләрен исәпкә
алып, кешеләрнең язмышы турында карар кабул итә.
24 апрель – изге Рамазан ае һәм Ураза башланган көн.
21 май – Идел Болгарстанында Ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән
көн (310 нчы һиҗри, 922 нче милади ел).
24,25,26 май – Гайдел-фитыр. Ураза бәйрәме.
30 июль – Гарәфә көне. Хаҗ кылучылар тарафыннан Мәккә янындагы
Гарәфә тавына бару һәм тау итәгендә намаз уку көне.
31 июль – Гайдел-Әдъхә, Корбан гаете. Мөселманнарның иң зур бәйрәме.
Ураза тәмамлангач, нәкъ 70 көннән соң башлана торган Корбан чалу бәйрәме,
ул 3 көн дәвам итә. Бу көн Татарстан Җөмһүриятендәге барлык календарьларда
кызыл төс белән билгеләнгән.
1,2 август – Тәшрикъ көннәре. Әлеге көннәрдә мөселманнар, фарыз
намазларын укыганнан соң, Аллаһы Тәгаләне мактап, махсус сүзләр әйтәләр.
20 август – 1442 ел, яңа мөселман елы һәм Мөхәррәм ае башланган көн.
Бу айда күп итеп хәер (зәкят) бирелә, изге гамәлләр кылына.
28,29 август – Гашура бәйрәме. Сөнниләр – Аллаһы Тәгаләнең ун
пәйгамбәренә күндерелгән изгелекләре хөрмәтенә, ә шигыйлар, Мөхәммәд
пәйгамбәрнең оныгы Гали хәлифәнең улы Хөсәенне (626-680) җәзалап үтерү
көнен мөбарәк, изге вә хөрмәтле санап, ураза тота.
14 октябрь – Сәфәр ае башланган көн.
28 октябрь – Мәүлид бәйрәме. Иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Мөхәммәд
пәйгамбәрнең туган көне. Әлеге изге бәйрәм нәкъ бер ай дәвам итә. Бу
вакытта мәчетләрдә вәгазьләр укыла, хәер, садака (зәкят) өләшенә. Күп
кенә мөселман илләрендә факеллар һәм фонарьлар кабызып, тантаналы
мәрәсимнәр уздырыла.


Төзүче-мөхәррир –
Хаҗи Абдулла ДУБИН