Логотип Казан Утлары
Публицистика

"Соңгы тамчы каным фида..."

ДӘРДЕМӘНДНЕҢ ТУУЫНА – 160 ЕЛ

Һәр милләтнең үсеш дәрәҗәсен билгеләүче үрнәк шәхесләре була. Алар шул милләтнең яшәешенә һәм алга китешенә билгеле бер дәвердә рухи көч-куәт өстәүчеләр, аны әйдәп баручылар. Россиянең танылган сәнәгатькәрләре Шакир белән Закир Рәмиев тә татар зыялыларының шушы иң югары катламына керә. Рәмиевләр – элекке Оренбург губернасының күп кенә авылларында мәчетләр төзеткән, мәктәп-мәдрәсәләр ачкан һәм тоткан шәхесләр. Оренбургтагы атаклы «Хөсәения» мәдрәсәсенең тышкы идарәчеләре – иганәче һәм юнәлеш бирүчеләре дә.

Шәҗәрәләре Казан ханлыгы чорына барып тоташкан морза Рәмиевләр элекке Оренбург губернасына караган Җиргән авылында туганнар. Бу авыл хәзер Башкортстанга керә. Авыл Уфа белән Оренбург шәһәрләре аралыгында, Агыйдел елгасы буенда урнашкан. Әниләре Хәнифә Дашкова да борынгы морзалар нәселеннән. Күпчелек морзалар гаиләсенә хас рәвешле, Хәнифә бик укымышлы, тәрбияле кыз була. Дәрдемәнднең замандашлары: «Хәнифә бикә балаларына яхшы белем бирә. Шәрык вә көнбатыш әдәбияты үрнәкләре белән дә әүвәл үзе таныштыра», дип язалар.

Әтиләре сәүдәгәр Садыйк Рәмиев бик тынгысыз җан була. Урал суы буендагы Оренбург, Орск шәһәрләрендә узучы ярминкәләрдә катнаша. Җиргәннән өч йөз чакрым ераклыктагы Юлык базарына да барып чыккалый. Аларга Урта Азиядән затлы тукыма, чәй ише әйберләр килә торган була. Һәм 1862 елда ул Орск өязенә кергән, Сакмар елгасы буенда урнашкан Юлык авылында төпләнергә ниятли.  Бу өязгә кергән авыллар тирәсендәге тау-ташлы җирләр алтынга бай. Садыйк Рәми дә озакламыйча бер алтын приискасын (шахтасын) сатып ала. Шул көннән башлап, Рәмиевләр нәселе алтын чыгаручы сәнәгатькәрләр исемлегенә кертелә. Үз гомерендә ул егермеләп алтын чыганагын ача. 1892 елда вафат була. Бай мирасын  ул ике улына – Шакир (1857-1912) белән Закирга (1859-1921) калдыра.

Закир Рәмиевнең кулына каләм алып, иҗат итә башлавы Төркиядә яшәү елларына (1880-1881) туры килә. Шул ук елларда ул «Дәрдемәнд тәхәллүсен ала», дип фаразлый галимнәр. Әйе, Орск шәһәрендәге мәдрәсәне тәмамлаганнан соң, ул  Истанбулга килә. «Төрек телен үзләштерә, төрек әдипләре белән таныша, ирекле рәвештә Истанбул университетындагы дәресләргә йөри», дип искә алалар соңрак аның даирәсенә кергән шәхесләр. Орскига, Шакир агасына ул Төркиядә нәшер ителгән газета-журналларны, китапларны даими рәвештә җибәреп тора. Агасы исә аңа басмаханәләр эшчәнлеге белән танышу, кулланыштагы басма хәрефләрнең хакы белән кызыксыну кебек киңәшләрен дә яза.

Дәрдемәнднең Төркиядә вакытта тәрҗемә иткән һәм язган кечерәк күләмле проза әсәрләре һәм шигырьләре үз илендә чирек гасырдан соң гына басылып чыга. 1905 елгы халык күтәрелешеннән соң татар телендә дә газета һәм журналлар нәшер ителә башлый. Бертуган Рәмиевләр дә 1906 ел башыннан «Вакыт» газетасын һәм 1908 елдан «Шура» журналын чыгаруга рөхсәт алалар. Дәрдемәнднең Төркиядә вакытта иҗат ителгән тәүге хезмәтләренең бер өлеше әүвәл шул журнал битләрендә дөнья күрә. Ә 1908 ел ахырында үз басмаханәләрен ачкач, 1910 елда Дәрдемәнднең бердәнбер китабы – «Балалар өчен вак хикәяләр»е басылып чыга. Оренбург янәшәсендәге Каргалы авылында яшәгән күренекле шагыйрь һәм дин әһеле Һибәтулла Салиховка багышланган хат рәвешендә язылган шигырен – «Каргалының Сибгатулла хаҗига мәктүб»не дә Дәрдемәнд Истанбулда иҗат итә башлый. Автор шигырьнең «госманлы ләһҗәсендә» (төрекчәгә тартым шивәдә) язылуын да теркәп куя. Кулъязмада исә әсәрнең тәмамлану вакыты дип 1884 ел күрсәтелгән. Ул күләмле әсәр «Шура» журналының иң беренче санында һәм шагыйрьнең Совет хакимияте елларында нәшер ителгән «Дәрдемәнд әсәрләре» (1929) китабында урын алган.

Истанбулда яшәгәндә, Дәрдемәнд чәчмә әсәрләр дә тәрҗемә иткән, дидек. Аларның бер өлеше соңрак балаларга атап чыгарылган китабына кергән, әмма «Шура» журналының 1909 елгы өч санында урын алган «Абакамның көтепханәсе» хезмәте әлегә кабат басылмаган.

Әдәбият фәнендә «Дәрдемәнднең тәүге шигырьләре 1902 – 1903 елларда Кырымда чыгучы «Тәрҗеман» газетасында күренә башлыйлар», дип әйтелә. Ризаэддин Фәхреддиннең 1903 елда нәшер ителгән «Әсма, яки Гамәл вә җәза» әсәрендә, авторы күрсәтелмичә, Дәрдемәнднең «Үткән көннәр» шигыре басылып чыга. 1906 елдан соң шагыйрьнең иҗат үрнәкләре яңа гына чыга башлаган «Казан мөхбире», «Вакыт» газеталарында да әледән-әле күренгәли. «Дәрдемәнд» тәхәллүсе белән кемнең иҗат иткәнлеге ачык билгеле булмаган көннәрдән үк аның шигырьләре укучы күңелен җәлеп итә, телгә керә. Мисал итеп, шул чорның яшь әдәбият галиме Габдрахман Сәгъдинең «Шура»да (1911) басылган «Шагыйрьләр һәм шигырьләр» хезмәтен искә төшерик. Шагыйрьнең үзенчәлекле иҗатына уңай бәя биргәннән соң ул: «Дәрдемәнднең кем булуы безгә мәгълүм түгел», дип тә өстәп куйган. Яңарак кына Төркиядән кайткан, чит-ят җирләрдә укытып йөргән Г.Сәгъди түгел, Оренбург, Казан, Уфаларда яшәүче иҗат кешеләренең дә күпчелеге байтак вакыт Дәрдемәнд тәхәллүсе белән язучының кем булуын белмәгәннәр. Ә шагыйрьнең хикмәтле сүз-әйтемгә, сәнгати төгәл сурәтләүгә бай шигырьләре белән кызыксыну көннән-көн арта барган. Мәгәр, шигырь җыентыкларын кат-кат нәшер итү мөмкинлекләренә ия кеше булса да, үзе исән вакытта Дәрдемәнд аларны бер китапка туплап чыгармаган. Көндәлек матбугат сәхифәләрендә күренеп алулары белән канәгатьләнгән.

Дәрдемәнд иҗатында тормышка милләт язмышы аша караш – төп сыйфатларның берсе. Аның күпчелек шигырьләре берничә строфадан гына тора. Ләкин шул уналты-егерме юллык әсәрдә кешегә ил, ватан, милләт язмышын күз алдына китереп бастыру хас. Милләте турында уйлануларын ачык итеп әйтмәгән хәлдә дә аның әсәрләрен укыганның соңында күңелдә шул хис яңара. Ирексездән милләтеңнең үткәне һәм киләчәге турында уйлана башлыйсың. Аларда кеше язмышы да, борынгы тарих рухы да, киләчәк өмет нурлары да җемелдәп күз алдыннан үтәләр. Җиңел укылышлы теле, төгәл сыйфатлаулары, куәтле фикере ярдәмендә Дәрдемәнд өч-дүрт кенә җөмләле шигырьдә дә гомумиләштерү тирәнлегенә ирешә. «Дәрдемәнд татар әдәбияты дөньясына сигезенче елның башында куәтле тавышлар илә шауламакта булган диңгезнең дулкыннарын ярып барган могъҗиз «Кораб» өстендә заһир (пәйда) булды... «Менә татар сәнгате әдәбиясе күгендә яңа бер йолдыз заһир булды», – димешләрдер. Чөнки аңарда, чынлап та, яңа рух сизелә – ниндидер әдәби мәдәнилек, чын каләм сәнгате, матур өслүб, җыйнак вә кыска тәгъбирләр... Гүя ул, ниндидер бер сихерле куәт белән, әйтергә теләгән мәгънәсен йөрәгеңә турыдан-туры яра да сала... Алыйк «Кораб»ны, «Без»не, «Өмидләр», «Бүзләрем мана алмадым», «Бәллү»не... «Бәллү», югарыда сөйләп кителгән һәммә кәмалләрне (камиллекне) үзендә җыйдыгы кебек, өслүбенең матурлыгы, гаҗәеп аһәңе илә дә бөтен матбугатымызда беренче урынны аладыр», дип язган иде классик әдибебез Галимҗан Ибраһимов 1913 елда чыккан «Татар шагыйрьләре» очеркында.

Дәрдемәнднең 1929 елда чыккан китабының кереш өлешендә аның иҗатына багышланган мәкаләсендә Фатих Кәрими мондый фактлар да китерә: «Ул Шәрык дөньясындагы Газзали, Фәхерразый, Ибне Рөшд, Гомәр Хәйям, Сәгъди, Нәваи, Фөзули, Габделхак Хәмит, Әкрам, Тәүфикъ Риза, Габдулла Җәүдәтләр (иҗаты) белән таныш булган шикелле, Гареб дөньясындагы Гегель, Кант, Вольтер, Лютер, Шиллер, Һейне... Толстой, Пушкин, Горький вә башкалар иҗаты белән дә бик төпле таныш иде», – ди.

Үз бәяләмәсен язганда, Г.Ибраһимов белән Ф.Кәрими фикерләрен икенче бер әдип һәм галим Габделбари Баттал да куәтли. 1925 елда Төркиядә басылган «Казан төрекләре» китабында ул: «Дәрдемәнд мәгънә ягыннан фикерче бер шагыйрь... Шигырь төзелешендә тиешенчә хәбәрдар... аһәңгә, рифмага һәм вәзенгә бик игътибарлы. Һәм, бу яктан караганда, Казан төрки шагыйрьләре арасында иң өстен шагыйрьләрнең берседер. Иске төрки әдәбияты белән дә җитди шөгыльләнгән, Нәваи, Лотфи, Бабур кебек чагатай шагыйрьләренең җыентыкларын игътибар белән укыган булуы да ачык билгеле. Шуңа күрә Дәрдемәнд шагыйрьләр арасында иң белемлесе саналырга хаклы», дип белдерә.

Бүгенге чор татар әдәбияты галимнәреннән Тәлгат Галиуллин, Дания Заһидуллина, Нурмөхәммәт Хисамов, Альбина Сәяпова да Дәрдемәнд иҗатын барлауга зур өлеш керттеләр.

Замандашлары шулай олылаган зур шагыйрь, олуг фикер иясе, абруйлы җәмәгать эшлеклесе Закир Рәмиев-Дәрдемәнд исеме 1917 елгы түнтәрелеш вакыйгаларыннан соң күпмедер вакыт күренми тора.

Дәрдемәнд шигъриятенең кабат үз милләтенә кайтарыла башлавы илленче еллар тирәсенә туры килә. 1947 елда аның берничә шигыре югары уку йортларында укучылар өчен чыгарылган әдәбият дәреслегенә кертелә. Ә 1959 елның декабрендә тууының йөз еллыгы тантаналы рәвештә билгеләп үтелә. Тел, әдәбият һәм тарих институты тырышлыгы белән уздырылган ул тантанада байтак кына татар зыялылары катнаша. Шул юбилей алдыннан гына Дәрдемәнднең «Сайланма әсәрләр»е басылып чыга (зур кереш мәкалә авторы Мөхәммәт Гайнуллин, төзүче Исмәгыйль Рәмиев). Тагын ун елдан соң, Дәрдемәнд шигырьләренең русчага тәрҗемә китабы нәшер ителә («Стихи»: китапны төзүчеләре Сибгат Хәким, Ренат Харис. Казан, 1970). Ә 1980 елда шагыйрьнең татарча өченче шигырь китабы «Исә җилләр»не ТАССРның халык шагыйре Сибгат Хәким (кереш мәкалә авторы) белән әдип Рәис Даутов (төзүче һәм искәрмәләр авторы) әзерләп чыгардылар... 1999 елда ике телдә «Агарган кыл» – «Поседевшая струна» исемле сайланма шигырь җыентыгы нәшер ителде (төзүче һәм кереш сүз авторы Ренат Харис, җыентыкка фотолар тәкъдим итүче Л.Хәмидуллин). «Татар поэзиясе антологиясе» (татарча – 1956, 1992, русча 1957 ел) һәм «Татар балалар поэзиясе антологиясе» (1980) томнарында, «Бөтендөнья әдәбияты китапханәсе» сериясенең 38(102) томында да (1977) Дәрдемәнд шигъриятенең асыл үрнәкләре урын алган. Бу елларда төрле матбугат битләрендә дә («Азат хатын» (соңрак «Сөембикә»), «Казан утлары» журналлары һ.б.) Дәрдемәнд эшчәнлегенә һәм иҗатына багышланган  хезмәтләр басылды. Аерым әсәрләре күренгәләде.

 

Шул рәвешле, Дәрдемәнднең «корыч кебек өслүбле, тирән мәгънәле, музыкалы аһәңле» (Г.Ибраһимов бәяләмәсе) тиңсез шигъри иҗаты татар әдәбияты дөньясында үзенә тиешле бәяне алды, шагыйрь исеме олуг тиңдәшләре янәшәсендә беркетелде.

Шагыйрьнең туган  һәм үскән җирләре белән дә танышып үтик.

Бабалары Исмәгыйль (?–1801) белән Габделкәрим (1774–1851) исә Зәй елгасы буендагы Тайсуган авылыннан. Шул ук нәселдән чыккан Исмәгыйль Рәмиев хәбәр итүенчә, Казан ханлыгы яуланганнан соң, ерак бабалары Урманай морза яңа чик буе сагына җибәрелгән йомышлы татарлардан санала. (Шул ук төбәктәге Урманай авылы әлеге морзага бәйледер, бәлки.) Шагыйрь бабасы Габделкәрим Тайсуганда мәдрәсә тәмамлаган, шул тирәләрдәге бер авылда мулла вазифасын башкарган. Ул арада атасы, бертуганы Сәлим ахун чакыруы буенча Агыйдел буендагы Җиргән авылына барып, шунда  сәүдә эшенә керешкән була. Берникадәр вакыттан соң, Габделкәримне дә шунда чакырып китерә, үзе башлаган сәүдә эшен аңа тапшыра.Сәүдәгәр Рәмиевләр эшчәнлеге шушы Җиргән һәм аңа кырык чакрымдагы Эстәрлетамак каласыннан башланып киткән. Ә тагын ике-өч буыннан соң инде татар әдәбияты һәм мәдәнияте мәйданына Сәлим ахун нәселеннән Сәгыйть Рәми белән Исмәгыйль Рәмиев, Тайсуганнан чыккан мулла Габделкәрим оныгы  шагыйрь Дәрдемәнд килеп керәчәк.

Рәмиев морзаларның Татарстанның Зәй, Чишмә елгалары тирәсендәге авылларда яшәү дәвере әле өйрәнелмәгән. Исмәгыйль, аның энесе Сәлим мулла һәм Исмәгыйль улы Габделкәрим мулланың Тайсуган авылыннан булганлыгы гына Рәмиевләргә багышланган шәҗәрәдә теркәлгән. Ул шәҗәрәне барлап, нәшер итүче Ризаэддин Фәхреддин дә «элгәреге бабаларының язмышы безгә мәгълүм түгел», дип яза.

Җиргәндә бүген дә  Рәмиев фамилияле кешеләр бар. Ун  еллар элек алар «бай Рәмиевләр утары»н  ачыкларга булыша. «Йорт диварына, «монда шагыйрь Дәрдемәнд туган» дигән хәтер тактасы да элдек», дигән хәбәр 2009 елда матбугатта булды.

Дәрдемәнд атасы Мөхәммәтсадыйк Җиргәндә туган. Ризаэддин хәзрәт язмасында аның «1892 сәнәсендә... 63 яшендә вафат итмеше, Юлык авылы зиратында җирләнмеше» күрсәтелгән. Шунда ук аның «1850 елның мартында Хәнифәгә өйләнмеше» әйтелә. Хәнифә шул ук Эстәрлетамак өязенең Яуш авылы морзасы Әлмөхәммәт Дашков кызы, диелә. «Ул 1825 елның соңгы көннәрендә туган вә 1896 сәнәсе март башында ... вафат булып, Юлык авылы зиратында дәфен ителмештер.» «Мөхәммәтсадыйк тынгысыз кеше булган. Сәүдә эшләре белән күп йөргән, башкорт, казакълар белән еллык алыш-биреш килешүләре башкарган», – дип искә ала Юлык картлары. Шундый бер сәфәре вакытында ул Юлыкта бөтенләй төпләнеп калу фикеренә килә. Өй һәм кечерәк бер «сабын заводы»н сатып ала. Озакламыйча монда кибет тә ача. Шул рәвешле өч яше дә тулмаган булачак шагыйрьнең икенче туган авылы барлыкка килә. Әлбәттә инде, ул Юлыкны үз итә, ярата төшә. Соңрак аның табигатен тасвирлаган шигырьләре дә язылачак.

Рәмиевләрнең Юлыктагы утар-йорты авыл уртасындарак булган. Аның урам як маңгай тәрәзәләре әлеге яшел чирәмле тауларга, ишегалды тәрәзәләре көньякка караган була. Зур-зур унбер бүлмәле ул йортта Совет хакимияте урнашкач, башлангыч мәктәп ачыла. Ә 1929 елда «мәктәп» йортын сүтеп, бай бураны Баймак каласына күчереп утырталар. Рәмиевләр утарында хәзер тау ташыннан төзелгән зур келәт һәм шундый ук таштан эшләнгән койманың бер өлеше генә бар. Таш келәтнең тимер ишекле җир асты өлешендә элек дәүләткә тапшырыласы алтын сакланган. Колхоз оешкач, ул келәтне тегермән итеп үзгәрткәннәр. Юлыкта элек ике мәчет эшләгән. Шуның берсе – Рәмиевләр 1890 елларда төзеткән таш мәчет. 1990 еллардан соң, ул кабат халыкка мәчет буларак хезмәт итә.

Мәчет төзелгән  елларда авылда җәмәгать китапханәсе оештырыла. Аны тотуны Рәмиевләр үз мәчетләре мөәзине белән аның хатынына йөклиләр. Шул хезмәт өчен өстәмә эш хакы түлиләр. Китапханә ир-атлар өчен атнага дүрт, хатын-кызлар өчен ике көн ачык була. Бу тирәләрдә дә болганышлар башлангач, китапханәне саклап калу өчен 1919 елның кышында монда Орскидан драматург Мирхәйдәр Фәйзи җибәрелә. Өяз үзәгеннән Мирхәйдәрне монда җибәрүче түрә дә Рәмиев фамилияле кеше. Драматург көндәлегендә аның исеме дә теркәлгән. М.Фәйзи биредә драма түгәрәге оештыра, бер-ике пьеса яза. Юлыкка багышлы бер шигыре дә бар.

1881 елның көзендә Закир Төркиядән Орскига әйләнеп кайта. Сәүдә эшләре белән шөгыльләнә. Җәй айларының бер өлешен, гадәттәгечә, алтын приискалары бистәләрендә дә уздыргандыр. Төркиядән кайтуының икенче елында ул Орскиның атаклы сәүдәгәре Мостафа Муса улы Борнаев кызы Мәхүбҗамалга (1861–1943) өйләнә. Сәүдәгәр Борнаевларны Казан янәшәсендәге Әтнә якларыннан килгән, дип әйтәләр иде. Закир белән Мәхүбҗамалның сигез баласы туган, шуларның җидесе балигъ булган: Өммегөлсем (1883-1921, кияве Оренбург сәүдәгәре Гариф Камалов), Искәндәр (1886–1943), Рауза (?–1938, кияве сәүдәгәр Вәли Яушев), Зәйнәп (1891–1977, кияве язучы Ярулла Вәлиев), Гариф (1893–1971), Җәгъфәр (1895–1976), Морад (1898–1918). 1903 елда туган Фоад яшүсмер чакта вафат була.

Яшь гаилә озакламыйча губернаның үзәк шәһәренә күчеп китә. Аларның анда төпләнүе ике гаилә өчен дә кирәк булгандыр. Шуңа күрә шәһәр уртасындагы булачак «шалаш»ларын да бик тиз төзеткәннәрдер. Искәндәр улы Бәшир ага Рәмиев: «Әти дә, мин дә Оренбургта туганбыз», – дигән иде. Димәк, алар гаиләсе Оренбургта 1885 елдан яши башлаган. Оренбургның хәзерге Ленин урамында әлеге гаилә өчен төзелгән матур йорт үз урынында әле. Иркен ишегалдындагы таш келәтләре, ат абзарлары, төп йорт янәшәсендәге «Вакыт» типографиясе бинасы гына күптән сүтелгән инде. Төп бинага хәзер Оренбург төбәге нефть-ягулык тармагына караган бай гына оешма хуҗа.

Дәрдемәнд гомеренең байтак өлеше шушы ике шәһәр һәм Орск, Верхнеуральск өязләрендә урнашкан дистәләгән алтын приискалары утарларында уза. Ике бертуган Рәмиевләрнең төрле җирдә егермеләп приискасы булган.

1994 елда Зөфәр Бәширов белән икебезне Башкортстанның баш геологы Басыйр Мәгадиев кабул итте. Шул идарәдә эшләүче Дәрдемәнд оныгы Равил Искәндәр улы Рәмиев оештырган иде ул очрашуны. Алар безгә Рәмиевләр приискалары урнашкан урыннар билгеләнгән карталарны, һәр приискадан кергән табышны теркәп барган кырыклап калын журналны күрсәттеләр. Рәмиевләр приискалары урнашкан төбәкләрдән хөкүмәткә кырык тоннадан артыграк алтын тапшырылган. Шуның биш тоннадан артыграгы Рәмиевләр өлешенә туры килә, диде безгә Басыйр әфәнде. Алар төзеп биргән картаны без соңрак «Дәрдемәнд» альбомын чыгарганда кулландык. Ул картада ике буын Рәмиевләр гаиләсенә нисбәтле кырыклап прииска да күрсәтелгән.

Бертуган Рәмиевләр приискаларының иң күп алтын биргәннәре хәзерге Чиләбе өлкәсе Нагайбәк районы Балкан авылы тирәсендә урнашкан була.

Закир Рәмиев-Дәрдемәнд гомеренең утыз биш елга якын өлеше Оренбург шәһәрендә узган. Биредә ул заманының күренекле шәхесләрен кабул иткән, алар белән утырдаш булган. Гыйльман ахун Кәримов, аның улы Фатих Кәрими, Ризаэддин Фәхреддин, Шәриф Камал – бу өйнең даими кунаклары. Әдипләрдән Галиәсгар Камал, Нәҗип Думави, Галимҗан Ибраһимов, җәмәгать һәм сәясәт әһелләре Хәсән, Йосыф Акчуриннар, бертуган Максуди кияү-кодалар, Зәки Вәлиди, Габделбари Баттал һ.б. да шагыйрьнең Введенская урамындагы адресын яхшы белгәннәр. (Шәһәр җәмәгатьчелеге тырышлыгы белән 1989 елда хәзерге Ленин урамындагы Дәрдемәнд яшәгән йорт диварына истәлек тактасы куелды.)

Оренбургта яшәгән дәвердә Дәрдемәнд актив җәмәгать хадиме була – берничә мәртәбә шәһәр Думасына халык вәкиле буларак сайлана. «Хөсәения» мәдрәсәсе оешкан 1889 елдан ул – Тышкы иганәчеләр һәм идарәчеләр әгъзасы. ХХ гасыр башында Оренбург һәм Орскида оешкан берничә хәйрия җәмгыяте әгъзалыгына, «Оренбург мөселман шәкертләренә ярдәм итү җәмгыяте» рәислегенә сайлана. Россия мөселманнары мәнфәгатен зур трибуналардан торып яклар дип өмет ителгән «Иттифак әл-мөслимин» партиясен оештыру җыелышында катнаша.

Соңрак Дәрдемәнд, 1917 елгы Февраль революциясе көннәрендә, кабат яңарып киткән милли хәрәкәтләр эшендә бик теләп катнаша башлый. Шул елның июль аенда Казанда узган Бөтенроссия мөселманнары корылтаена килә, анда Вакытлы Милли идарәнең Малия (финанс) нәзарәтендә эшләячәк әгъза итеп сайлана. Ләкин андый яңарыш чоры гына кыска гомерле булып чыга.

Зур өметләр баглап каршы алынган 1917 елның Февраль революциясе хөррияте озакка бармый. Шул елның көз айларында ук яңа түнтәрелеш була – Рәмиев ише мал-мөлкәтле кешеләр өчен хәтәр көннәр башлана. Совет хакимияте игълан ителгән көннән соң бер тәүлек үтмәстән, «байларның байлыкларын алу» турында декрет чыгарыла. Дөрес, Оренбург төбәгендә ул карарны гамәлгә ашырырга бераз соңлыйлар. Оренбургның үзендә совет хакимияте беренче тапкыр гыйнвар азакларында, тулаем губерна күләмендә тагын бер елдан соң гына урнаштырылачак. Ә аңа хәтле, 1917 елның ноябрь азакларында шәһәрдә Бөтенбашкорт корылтае уздырыла. Зәки Вәлиди җитәкчелегендә мөстәкыйль Башкорт Мохтарияты игълан ителә. Мохтарият чикләренә кергән җир өсте һәм җир асты байлыклары аның милке дип белдерелә. Ә ул чикләргә Рәмиевләрнең барлык приискалары да сыеп бетә диярлек. Җир асты байлыкларының яңа мохтарият карамагына күчү хәбәрен Дәрдемәндкә дә җиткерәләр. Зәки Вәлиди белән яхшы мөнәсәбәттә булганлыктан, ул аңа бик борчылмаган, ахрысы.

Соңрак Рәмиевләр дә үз газеталарын чыгарырга талпынып карый. Ләкин патша түрәләре Идел-Урал төбәге татарларына андый мөмкинлек бирүдән тыела. Галимҗан Ибраһимов, «Революция тарихына материаллар» хезмәтендә (1922) шундый фактларга тукталып, түбәндәге сүзләрне китерә: «Безнең Идел-Урал буенда газета чыгару өмиде ул заманда байтак кешеләрнең башларында булган. Рәшид казый (Ибраһимов), Һади Максуди, мәрхүм Шакир вә Закир Рәмиевләр, тагын әллә кемнәр ул караңгы вакытларда төрлечә исемнәр белән бер газета булдыру турында кузгалганнар. Ләкин хөкүмәт рөхсәт бирмәгән». Ә Россия канаты астына яңарак кына кереп сыенган милләтләргә андый «прәннек» тоттырылган: Бакуда «Игенче», Тифлистә гомуми төрки телдә «Зыя-и Кавказия» газеталары борын төрткән. Казакъ кардәшләребез дә кабаттан Акмола шәһәрендә «Дала вилаяте гәҗите»н чыгаруга ирешәләр.

1906 ел башында «Вакыт» газетасын нәшер итәргә рөхсәт бирелгәч, Рәмиевләр мөхәррирлеккә Фатих Кәримине чакыралар. Ул – Төркиядә укып кайткан, берничә китап авторы булган әдип. Рәмиевләр аның гаиләсе белән электән таныш була. Фатихның атасы, Бөгелмә өязе ахуны Гыйльман Кәримовның Оренбург шәһәрендә төпләнеп, татарча китап басу эшенә керешергә ниятләгән чагы була. Гани бай белән бертуган Рәмиевләр дә булышкач, Гыйльман ахунның да хыялы эшкә аша: Оренбургта 1901 елда беренче шәхси «мөселман басмаханәсе» барлыкка килә.

«Вакыт»ның беренче саны 1906 елның 21 февралендә шул «Кәримовлар басмаханәсе»ндә нәшер ителә.

Рәмиевләр 1907 елның декабрендә «Шура» журналын чыгаруга да рөхсәт алалар. Ул айга ике мәртәбә, елына 24 сан булып чыга. Беренче саны 1908 елның гыйнвар башында дөнья күрә. «Наширлары Мөхәммәтшакир һәм Мөхәммәтзакир Рәмиевләр». 1906 елның октябреннән «Вакыт» газетасы мөхәррир урынбасары булган Ризаэддин Фәхреддинов «Шура»ның мөхәррире итеп күчерелә. «Шура»ның һәр саны зур форматта 36 битле булып, вакыт-вакыт ул төрле-төрле рәсемнәр белән басылган.

И.Рәмиев китабында «Шура» журналының 1918 ел башына чаклы нәшер ителүе, барлыгы 240 саны чыкканлыгы әйтелә. «Әдәби, гыйльми, тарихи журнал. Татар журналлары арасында иң күренеклесе. Дәвамлы, тәртипле чыгып торуы белән дә абруй казанды, күп таралды, күп укылды... Үз заманында, һичшиксез, беренче урынны тотты», дип яза Исмәгыйль ага. Журнал беренче елында шулай ук «Кәримов, Хөсәенов вә шөрәкәсе»ндә басыла.

Бу газета һәм журнал редакцияләрендә шул чорның танылган журналист вә әдипләре Борһан Шәрәф, Габделбари Баттал, Шәриф Камал, Җамал Вәлиди, Зариф Бәшири, Кәбир Бәкер һ.б. эшли. Читтән торып, алар эшендә Галимҗан Ибраһимов, Йосыф Акчура, Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Нәҗип Думави, Муса Ярулла Биги, Зәки Вәлиди, Һади Атласи, Чыгътай һ.б. язучылар, шагыйрьләр, «җәмәгать хадимнәре һәммәсе диярлек үзләренең каләмнәре белән катнашалар».

«Вакыт» белән «Шура»ны татар, башкортлар гына түгел, башка кардәш халыклар, мәсәлән, үзбәк, казакълар да үз итеп укыйлар. Газета һәм журнал битләрендә әдәби, гыйльми, дини эчтәлекле әсәр һәм хезмәтләр байтак урын алган, алар арасында үзара ярышлар уздырылган. Ярышларда җиңеп чыккан әсәрләр, газета һәм журнал кушымталары рәвешендә Рәмиевләр тарафыннан аерым китап итеп тә бастырылганнар. Редакцияләргә килеп тә, төрле сәбәпләр белән аларда урын ала алмаган шигырь, хикәяләр дә еш кына аерым җыентыкларга тупланып чыгарыла торган булган.

«Закир Рәмиев редакция эшчеләренең тормыш ягыннан яхшы тәэмин ителүләре... яшәүләре ягына нык күз сала, аларга, ул чорларда һичбер җирдә күрелмәгән рәвештә зур жалованье – «Вакыт» газетасы редакторы Фатих Кәримов белән «Шура» журналы редакторы Риза казыйга аена 130 сум бирә иде. Моны күпләр «министрлар жалованьесе» дип йөртә торганнар иде», дип яза 1908-1909 елларда Оренбургта «Чүкеч», «Шура» журналларында эшләп алган әдип Зариф Бәшири («Замандашларым белән очрашулар», 1968). Шул ук елларда эш аты белән сыер хакының 10-12 сумнар тирәсе торганлыгын әйтеп китү кирәктер. «Рәмиевләр, бигрәк тә Закиры, матбугат һәм әдәбиятка зур мәхәббәт белән караганлыктан, бу эшкә сәүдә-табыш ягыннан килмәделәр... Үткән елларда «Вакыт» һәм «Шура»дан, алтын хисабы белән, ун мең сумлап зарар күрделәр», дип яза З.Бәшири.

1907 елда Рәмиевләр үз типо-литографияләрен ачу хәстәренә керешәләр. Дәрдемәнд йорт-утарының иркен ишегалды почмагында, Водяная урамында бина сатып алына. Ул төзекләндерелгәч, анда заманча типография җиһазлары урнаштырыла, мөхәррир һәм корректорлар өчен эш бүлмәләре булдырыла. «Вакыт» белән «Шура» 1909 елның 1 гыйнварыннан шунда ярыйсы ук сыйфатландырылган рәвештә чыга башлыйлар. Ә Риза хәзрәтнең «Мөхәммәд» китабы исә берәр ай элегрәк үк шунда «борын төртә». «Вакыт» басмаханәсе» мөһере сугылган әдәби, мәдәни, тарихи эчтәлекле китапларны һәм дәреслекләрне нәшер итүгә дә керешелә. Басмаханә 1918 елның гыйнвар азакларына кадәр Рәмиевләр карамагында була. Ә 1920 елдан Казакъ автономиясенә бирелә.

«Вакыт» типографиясендә кайсы әдип вә галимнәребезнең китаплары нәшер ителгән соң? Кемнәр Рәмиевләр матбагасына якын торган? Беренче урында, әлбәттә, Рәмиевләр тарафыннан бик ихтирам ителгән, Дәрдемәндкә яшьтәш булган Риза хәзрәт Фәхреддинов хезмәтләре. Аның дини, әхлакый-тәрбияви һәм тарихи эчтәлекле З5 китабы Рәмиевләр ярдәмендә дөнья күрә, шуларның бер өлеше «Вакыт» типографиясендә басыла. Икенче, өченче урында Шәриф Камал һәм Галимҗан Ибраһимов. Ш.Камалның революциягә чаклы дөнья күргән барлык әсәрләре дә диярлек башта «Шура» белән «Вакыт» битләрендә урын алган, аннары аерым китап рәвешендә басылганнар. (Петербургта басылып чыккан беренче китабыннан кала.) 1910 елда «Козгыннар оясында» исемендә озын хикәясе, 1914 елда унбиш әсәрен берләштергән «Хикәяләр төркеме», 1915 елда «Акчарлаклар» повесте укучыга «Вакыт» басмаханәсе тарафыннан тәкъдим ителгән. Г. Ибраһимовның да беренче иҗат дәвере хикәяләренең күпчелеге әүвәл «Вакыт» белән «Шура» битләрендә, аннары аерым китап буларак басылган. «Диңгездә» (1911), «Йөз ел элек» (1911), «Уты сүнгән җәһәннәм» (1912), «Карт ялчы» (1912) хикәяләре һәм күләмле «Татар шагыйрьләре» (1913) очеркы шулай нәшер ителгәннәр. Габдулла Тукай шигырьләре дә «Вакыт» белән «Шура» битләрендә еш басылган. Үз басмаханәсе булган Ф.Кәриминең дә кайбер хезмәтләре «Вакыт» типографиясендә чыга. Мәсәлән, «Истанбул мәктүпләре» исемле калын (450 бит) китабы һәм «Дөнья халыклары» исемендәге берничә китапчыгының язмышы шундый. Иҗтимагый, мәдәни, әдәби хәл-әхвәлне күзалларга ярдәм иткән Г. Сәгъдинең «Әдәбият кануннары», Г. Батталның «Габделвәли Яушев» китаплары, «Шәех Зәйнулла хәзрәтнең тәрҗемәи хәле» күмәк җыентыгы, Җ. Вәлидинең «Татар әдәбияты хакында», «Таңчылар» төркеменең актив әгъзасы Шакир Мөхәммәдьяровның «Алпавытлар заманы» һ.б. хезмәтләр дә – «Вакыт» җимеше. Мәсәлән, Казандагы укытучылар семинариясе укытучысы Николай Ашмаринның «Очерки литературной деятельности казанских татар-мухамеддан 1880-1895» китабы да монда татарчага тәрҗемә итеп бастырыла. «Вакыт»та чыккан тәрҗемә китаплар арасында Төркиянең күренекле әдибе Әхмәт Мидхәт әсәрләре, инглиз язучысы Конан Дойль, рус әдибе Леонид Андреев китаплары да бар. «Вакыт» басмаханәсендә дөнья күргән дәреслекләр саны да ишле генә булган.

1918 елның 23 гыйнварында Оренбург шәһәре биш айга большевиклар кулына күчә. «Вакыт» газетасы белән «Шура» журналы чыгудан туктый.

Аңлашыла ки, Дәрдемәнд әле шул еллардагы түнтәрелешләрдән соң тыныч тормыш киләсенә ышанган була. Барлык мал-мөлкәтне яңа хакимияткә тапшыргач та, нәрсәдер эшләрлек мөмкинлек тудырылачак, дип тә хыяллана.

Бу елларда аның иң ышанычлы киңәшчесе, әлбәттә, улы Искәндәр булган. Германиядә укып, Европада яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен күреп кайткан кеше буларак, атасы аңа ышанган. Ә Искәндәр исә аңа патша Россиясендәге тормышяшәешнең артта калганлыгын искә төшергәләп торгандыр.

Дәрдемәнд белән Мәхүбҗамал шул елның февраль азакларында Орск тарафына дип юлга чыгалар. Башка елларда приискалары урнашкан өяз тарафына алар апрель урталарында гына китә торган булалар. Соңрак ачыклавымча, бу кышта аларның ашыгып юлга чыгуының җитди бер сәбәбе булган икән. Совет хакимияте Оренбург шәһәрен үз кулына төшерер алдыннанрак кына аларның ике улы – 24 яшьлек Җәгъфәр белән 20 яшьлек Морад үз теләкләре белән Мөстәкыйль Башкорт мохтарияты гаскәренә язылалар. Һәм алар хезмәт иткән полкларның шул кышта Орск тирәләрендә сугышып йөргәнлеге ачыклана. Ата белән ана, мөгаен, уллары белән хәбәрләшү мөмкинлеге булмасмы, дип уйлаганнардыр. Шул сәбәпле тизрәк Орскига китәргә ашыкканнардыр инде...

Өлкәнең ике шәһәре арасында сугыш барганлыктан, Рәмиевләр Орскига урау юл белән китәләр. Өч йөз чакрымдагы Актүбә каласына поездда, аннан соң йөз кырык чакрымлык юлны Мәхүбҗамалның кече энесе Мәхмүтҗан җибәргән чаналарда узалар. Мостафа байның төп йортында да шушы Мәхмүтҗан калганлыктан, Закир белән Мәхүбҗамал ике ел шунда яшәячәкләр. Ә Орскида да совет хакимияте урнашкач, ике катлы бу сәүдәгәрләр йорты шул хакимият карамагына күчкәндер, мөгаен. 1920 ел башында алар Мәхүбҗамал әнисенең энекәше Хәкимовлар йортына күченә. Ә көзгә табарак исә бер авылда кибет ачкан сәүдәгәр Билал Мусин йортын арендага алалар. Шагыйрь Дәрдемәнднең гомере бер елдан соң нәкъ шушы Мусиннар йортында өзеләчәк тә.

Шәһәр өчен каты сугышлар барган вакытларда Дәрдемәндләр якындагы авылларга да китеп торгалаган. 1919 елның җәендә шәһәрдән Җүнәй авылына качып килүчеләр арасында Дәрдемәнд тә бар иде, дип язган көндәлегенә Мирхәйдәр Фәйзи. Орскида яшәү дәверендә шагыйрьнең бер мәртәбә Казанда булганлыгы да мәгълүм. 1919 елның гыйнварында татар язуын камилләштерүгә багышланган конференция оештырыла. Унынчы елларда ук имля алыштыруга карата үз фикерен матбугатта белдергән Дәрдемәнд тә аңа чакырылган була. Шул конференциягә багышлы бер хезмәтендә тарихчы Нияз ага Субаев: «Закир Рәмиев тә чакырылды», – дип телгә ала. Ул вакыйгада актив катнашкан Ф.Хәмидуллин, 1960 елларда чыккан бер мәкаләсендә «Дәрдемәнд тә анда булды», дип язды.

1993-1994 елларда шагыйрьнең ике оныгы белән очрашып сөйләштек. Ул әңгәмәләрдә Зөфәр Бәширов та катнашты. Ике-өч көн Мәскәүдә шагыйрь оныгы Бәшир ага Рәмиев өендә булдык. Үзен, атасы белән бабасына бәйле кайбер истәлекле әйберләрне һәм китапларны Зөфәр фотога төшереп алды. Шуннан соң Уфада Равил ага белән очраштык. Ә Җәгъфәр кызы Зөбәрҗәт белән без сиксәненче еллардан ук хат аша хәбәрләшеп тордык. Әмма берсе белән дә әлеге авыр еллар турында сөйләшенмәде диярлек. Бу күңелсез вакыйгаларны тулаем искә төшерерлек мөмкинлек булмады. Бәшир ага анасы Шәрифзадәне санамаганда.

Орскида яшәү дәверендә Дәрдемәнд, нигездә, приискаларына бәйле эшләр белән шөгыльләнгән. Алтын чыгару чыгымнарына дип алыннан зур кредитларны, аларны каплар өчен тапшырылган алтынга кагылышлы документларын шундагы банкларда барлау, тәртипкә китерү мәшәкатьләре булгандыр... Приискаларны яңа хөкүмәт вәкилләренә тапшыруны рәсмиләштерү – бу эшләрнең барысын да аңа һәм Искәндәргә башкарып чыгарга туры килгәндер, мөгаен. Мәрьямбикә Рәмиева апа да, 1980 елларда очрашу вакытында: «Закир абзый белән Искәндәр абый 1919 елда җәй дәвамында бездә, Юлыкта булдылар. Атналар буе ерак авылларда йөреп, арып-талып кайталар иде. Нәрсә эшләгәннәрдер, белмим», – дип сөйләгән иде. Ә 1920 елда инде алар Орскидан беркая да китмичә көн уздырган кебегрәк фикер туа. Димәк, яңа хөкүмәт белән аралар өзелгән, байлык тулаем «тартып алынган». Эшлисе эшләр калмаган... Бәшир Рәмиев хәбәр итүенчә, шул елның урталарыннан аның әтисе рәсми рәвештә өяз карамагындагы бер оешмада эшли башлаган. «Шул ук приискаларга бәйле оешма булырга тиеш. Шул елларда ул командировкаларга еш йөргән», – дип әйткән иде. Ә 1925 елның көзендә Искәндәрне Баймактагы алтын һәм бакыр кою заводына баш технолог итеп билгелиләр. Зур гаилә, ике чанага төялеп, шунда күчеп китә.

Закир Рәмиев-Дәрдемәнднең кая барырга, нишләргә белмичә интеккән көннәре 1920 ел урталарына туры килә. Мөхәммәтҗан Борнаев улы Рәшит (аңа ул вакытта ун яшь була): «Ул җәйдә бабай мине балык тотарга алып баргалады. Кучер безне Урал буендагы күлләргә алып бара иде. Күлдә балыклар күп чак. Күл өстендә сары төнбоек чәчәкләре чайкалыша... Кучер янәшәсенә утыртып, мәчеткә дә алып баргалады бабай. Ул җәйдә мин аларда еш булдым. Кичләрен бергәләп Зауральная рощага да чыккаладык», – дип сөйләгән иде Рәшит Борнаев. Әлеге «Роща» дигән урын шәһәр халкы элек яратып ял иткән, Дәрдемәнд гаиләсе яңарак яши башлаган Лафарг тыкрыгы башында гына урнашкан усаклык һәм аның иркен аланнары була. Дәрдемәнднең гомерен багышлаган эшеннән, даими аралашып торган кешеләрдән, ата-бабалары чорыннан бирле тупланып килгән бай мирасыннан аерылырга мәҗбүр ителгән көннәр истәлеге шул бу.

Оренбург төбәгендә тиф, ваба ише йогышлы авырулар киң таралган чак. 1921 елның көзендә тиф зәхмәте шагыйрьнең олы кызы Өммегөлсемне аяктан ега. Шагыйрьнең барлык сабырлык-түземлекләренә чик куйган фаҗига шул була инде. Дәрдемәнд кызы белән күрешергә һәм ярым ятим хәлдәге оныклары язмышын хәл итәргә дип, Оренбургка юлга чыга. Шул ук Әсма Рәхмәтуллина көндәлеген ачыйк: «Апам (Сара) хәсрәтеннән айный алмый торганда, тагын бер хәсрәт килде... Җизни Гөлсем апаның хәлен белергә, азык илтергә дип, Оренбургка китте», дип яза ул.

Авыру кызы Дәрдемәнд килгәч тифтән үлә, диючеләр дә, ул китеп бераз торгач, Өммегөлсем җан биргән, дип әйтүчеләр дә бар. Әсма да, «җизни киткәч, салкын төшкәч, туң карбыз ашагач үлгән Гөлсем апа», дип яза. Кияве Гариф тә авыр хәлдә була. Сентябрьнең соңгы көннәрендә шагыйрь, ике кечкенә оныгын ияртеп, Орскига кайтып китә. Гөлсемнең олы кызы Рабига җәй башында ук сеңлесе Рауза Яушева белән бергә Ташкентка озатылган була. Икенче оныгы Суфияне Дәрдемәнд атасы карамагында калдыра. 1915 елда туган, бабасы белән киткән «зуррак кыз» Кафия апа КамаловаУсманова белән дә хәбәрләштек. Орскидан сиксән чакрымдагы Сара станциясенә бер иске вагонда кайттык, дип сөйләде ул. «Сарадан арбалы атка утырып киттек. Яңгыр яугалап тора иде. Бабай плащын Галия белән икебез өстенә ябып, безне кочаклап алып кайтты», – дигән иде Кафия апа. Ул вакытта әле тимер юл төзелеше Сара авылына гына җиткән була. Сарадан Орскига сиксән чакрым... Закир Рәмиев-Дәрдемәнднең атарбада интегеп уздырган соңгы чакрымнары була инде бу... Кайтып бер атна чамасы авыргач, 1921 елның 9 октябрендә Закир Рәмиев-Дәрдемәнд вафат була. Әсма: «Җизни бронхиттан үлә», – дип яза. Шул елларда Эстәрлетамакта нәшер ителгән «Башкорт» газетасында Дәрдемәнднең тифтән үлгәнлеге хәбәр ителә. Дәрдемәнд балалары Зәйнәп һәм Җәгъфәр белән аралашкан М.Гайнуллин да шул ук фикердә. Шагыйрь шәһәр янәшәсендәге Ильяс бистәсе зиратына җирләнә. Ул Урал-суның аргы ягындагы үрдә урнашкан. Шәһәрнең хәллерәк кешеләрен элек-электән шунда җирләгәннәр. Чөнки шәһәр читендәге ике зират та Урал елгасы ташыган елларда су астында кала иде. 1957 елда үземә дә Урал-суның дуамаллануын, Иске шәһәр урамнарыннан фәкать «солдат көймәләрендә» генә йөреп булганлыгын күрергә туры килгән иде.

Ильяс бистәсенең зират ягы башына 1941 елда каяндыр «патрон заводы»н китереп утырталар. Дәрдемәнд кабере сугыштан соң әле койма читендәрәк була. Кабер өстендәге истәлек ташын мин әле сугыштан соң рәтләп киткән идем, дип сөйләде миңа 1950 елларда бер абзый. Ул Борнаевлар нәселенә якын кешеләрнең берсе иде. Хәзер ул зират тулаем хәрби завод биләмәсендә калды. Андагы кабер ташлары да төрле корылмалар нигезендә сакланадыр әле... Зөфәр Бәширов белән без ул завод биләмәсен уратып алган ике метр биеклектәге таш койма тирәсен дә әйләнеп чыктык. Элекке зират калдыкларын очратмадык...

Дәрдемәнднең тирән фикергә бай эчтәлекле кабатланмас шигырьләре, халкының бәхетле киләчәге өчен дип кылган изге эшләре мәңге онытылмас. Татар халкының горурлыгы булган шагыйрь Дәрдемәнд рухы күңелләребездә мәңге сакланыр! Әдәби вә җәмгыяви эшчәнлеге, һичшиксез, киләчәктә башка халыкларга да мәгълүм булыр. Аның әсәрләрен кардәш казакъ, үзбәк, төрек телләренә тәрҗемә итү чараларын да күрәсе иде.