Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШӘРИФИЗМНАР

 Яшь чагында ыңгырашу белән картайгач ыңгырашу арасында бик зур аерма...
 Наданнар арасында наданраклар, акыллылар арасында акыллыраклар да була.
 Илебезнең сайлаган юлы нигәдер һаман да дөрес булып чыкмый, югыйсә
үзебездән сайлаталар бит.
 Ишәкнең колагын кисеп кенә ат ясап булмый.
 Һавадагы самолётның да ишеген каты ябып чыгып китәргә була...
 Телевизорның бер каналында – ашарга, икенчесендә – ябыгырга, өченчесендә
дәваланырга өйрәтәләр.
 Керпенең энәләрен санау белән шөгыльләнүчеләр күбәеп китте.
 Елан, песи түгел, аякка сырпаланып тормый.
 Табигать үз баласы – адәмнән курка.
 Арыслан таныштыруга мохтаҗ түгел.
 Әби бабайдан яшьрәк булса да, бергә яшәгән еллары тигез.
 Хатын-кыз елады ни, кыз бала елады ни, барыбер ана елый.
 Күңелсез вакытта күңелеңне күтәрергә теләүләреннән дә күңелсез нәрсә юк.
 Бүгенге сайлауларны карап торса, В.Шекспир «Чыннан да бөтен дөнья театр
икән» дип кабатлар иде.
 Аяк чалучылар күп булу сәбәпле, өйдә генә утырам.
 Кояштагы тапларны нурлар каплый.
 Сөяркә «сөям» – дигәнне ярата, хатын «яратам» – дигәнне сөя.
 Урын кешене бизәмәсә дә, ул урынны бирергә ашыкмыйлар.
 Буйдак – өйләнгән ирләрнең ачуын китерүче кеше.
 Алданырга теләмәгән кешене алдап булмый. Алданырга теләгәнен алдыйсы да килми.
 Бу түгәрәк көзге төне буе йокламаган, ахры...
 Илебез шундый бай, хәерчелек белән күренми.
 Нигезең булса – кайтам, булмаса – барам.
Заманага яраклашкан мәкальләр
 Күршенең тавыгы минем күркәдән шәбрәк.
 Син дә кунак, мин дә кунак, гастарбайтерлар эшли.
 Күз курка... кул урлый.
 Коега төкермә... Суын шешәгә тутырып, үзеңә үк сатарлар.
 Ни чәчсәң, шуны урырсың... килеп тотканчы.
 Эт оясында көчле... бу безгә кагылмый.
 Юлга чыксаң, дустыңның кесәсе калынрак булсын.