Логотип Казан Утлары
Бәян

Кышлар үткәч кайтырмын... (бәян)

Мистик бәян

1. Китү

Капка турыларына таныш мотоцикл килеп туктау белән, аны гына көтеп торгандай, Сәвия йөгереп тә чыкты. Елмаеп, Гаязга сәлам бирде дә:

– Бүген кая барабыз? – дип сорады.

– «Ат» үзебезнеке, кая әйтсәң – шунда! Синең боерыкны гына көтәбез! – диде егет.

Аның кәефе шәп иде. Хәер, сөйгәне янына килгән һәр егетнең күңел түрендә бөркетләр оча, ә йөрәгендә былбыл сайрыйдыр.

Кыз бераз уйланып торды:

– Су керәсем килә! Әйдә Усия буасына!

– Шүрләмисеңме? Караңгыдааа... су төбеннән... бичуралар чыгааа... – диде Гаяз, сүзләренә шомлы авазлар кушып.

Сәвия көлеп җибәрде:

– Куркыта да белмисең! Бичура суда түгел, өйдә була бит!

Сәвия Казанда табиблыкка укып йөри. Авылга җәйге ялга кайткан чагы. Гаяз белән мәктәп елларыннан ук дуслашып йөриләр. Укуын тәмамлап, кулына диплом алгач та, Сәвия туган авылына эшкә кайтырга ниятләп тора. Баштарак шәһәр үзенә тартты тартуын, киләчәк язмышын башкала белән бәйлисе иде. Әмма Казанга килеп ай да яшәмәде, авылын өзелеп сагынды, шау-шулы, ыгы-зыгылы бу кала аның өчен түгел икән. Гаяз да шәһәргә китәргә атлыгып тормый. Аңа авылның таллы су буйлары, офыкка тоташкан кыр-басулары, шомырт үскән әрәмәләре, хәтта кычытканлы тыкрыкларына тиклем якын.

– Ышанасыңмы, Сәвия, дөньяда иң күңелле эш – җир сөрү! Күз алдыңа китер: күк читенә тоташкан басуга син хуҗа, артыңда буразналар сызылып кала, баш очында ак болытлар йөзә. Әмма син ялгыз түгел, тракторың артыннан, дымлы, җылы җирдән үз ризыкларын табучы кошлар озатып йөри. Тургай-чыпчыгы гына түгел, каргасы да иптәш. Үзебезнекеләр бит!

Шулай ди Гаяз. Ул да бер хыялый инде.

Егет белән кызның күңеле аяз, юллары туры, киләчәкләре якты әлегә. Икесенең дә исәбе авылда, туган җирдә төпләнеп калу.

Яңгыр яуса да, боз яуса да, боларның очрашмый калган киче юк, бергә чакның кадерен белергә кирәк! Бу юлы, буага барышлый, борчак басуына кереп чыгарга булдылар. Борчакның бик тәмле, сусыл чагы хәзер. Әмма инде караңгы төшеп килә, кайда сабак-яфрак та, кайда кузак – күренми. Кул белән капшанып кына җыйдылар. Гаяз кесәләренә, Сәвия итәгенә тутырды.

– Хатыйп абый кебек без, – дип куйды кыз. – Ул гомер буе шулай, әйберләрен капшанып-кармаланып табадыр, әйеме?

– Сукырларның бармагы сизгер була. Бакча буйларындагы читәнне талчыбыктан үзе үргән бит ул. Йортларын ничек карап тора! Кул кушырып утырмый.

 – Син белгәнне мин дә беләм, – диде Сәвия. – Әлмәттә сукырлар цехында эшли ул. Авылга кайткач, гел әти янына килә, ниләр генә сөйләшмиләр! Әтием әйтә, Хатыйп абыең кебек укымышлы кешеләр сирәк, ди. Сукырлар өчен махсус китаплар бар икән, төрткеле-төрткеле. Бармакларын шул төрткеләр буйлап йөртеп укыйлар. Гаҗәп бит, әйеме?

 – Кеше барыбер җайлаша инде. Сукыр килеш машина йөртүчеләр дә бар әле.

– Булмас! Йөртә ди сиңа! Чамалап алдаш, мине тилегә санама, – дип ачуланган була Сәвия.

– Син артык башлы шул, унны бетереп туган! Казанда укыйсың бит! – дип үрти Гаяз.

Итәк-кесәләренә борчак тутыргач, бу икәү буага юнәлде. Ләкин салкын дип, суга кермәделәр. Бүгенге очрашу урыннары текә ярдагы йөз ботаклы каен төбе булды. Шул каенның кытыршы тәненә аркаларын терәп утырдылар да, сөйләшә-сөйләшә, кузак шартлаттылар.

Һәр көнне очрашкан гашыйклар ни турында сөйләшә?

– Ууу, йолдыз күп бүген! – дип соклана Сәвия.

– Төн аяз, шуңа барысы да күренә. Чүпликме? – ди Гаяз.

– Нәмәрсәмә? Нишлисең аның белән?

– Сиңа бүләк итәм.

– Ә мин аны кая куйыйм? Бакчабызда таш болай да җитәрлек.

– Йолдызны таш белән бутама инде.

– Алар көндез югала бит, төнлә генә балкыйлар.

– Чөнки көндез кояш бар!

– Йолдызлар күктә генә кирәк. Җирдә матурлык болай да күп.

– Һәр кеше аны арттырырга тиеш! – дип, акыл сата егет.

Сәвия бераз уйланып тора да, бала-чага сыман кул чәбәкләп, кычкыра:

– Гаяз, беләсеңме, нишлик? Әйдә без синең белән агач утыртыйк! Пар агач! Яхшы истәлек бит! Әнә Хатыйп абый үзләренең бакчасына күпме нарат утырткан! Авылда яшеллек күп булган саен яхшы, кислород чыганагы бит ул.

Гаяз көлә:

– Сиңа кислород җитмиме әллә?

– Ярар инде, көлмә. Картайгач, шул пар агач янына килеп утырырбыз.

Гаяз тагы көлә:

– Борчак ашарбыз! Борчак ашагач, һава тагы да сафлана инде ул.

– Картайгач, борчак ашарлык тешең калса ярый ла!

– Син врач бит, дәваларсың. Бөтен өмет синдә, Сәвия!

Менә шулай юк-бар сөйләшеп үтә аларның кичләре. Шул арада көлешәләр, үртәшәләр. Өшисең, дигән булып, егет кызны кочагына ала, ялындырып киреләнмәсә, Сәвиясенең алмадай битләреннән, җиләктәй иреннәреннән үбә...

Яшьлек сөяр-сөелер өчен!

Ә төн яшьләр өчен.

Һай, авылда ял көннәре бигрәк тиз үтә... Студент Сәвия тагын шәһәргә китә...

***

Гаяз кайтканда, тәрәзәләр караңгы, беркайда ут янмый иде. Хәер, беренче генә тапкыр түгел. Әнисе аны көтеп утырмый, иртә ятып йоклый. Әмма улының аяк тавышларын ишетеп, барыбер уяна: «Улым, синме?» – дип сорый иде.

Бу юлы дәшүче булмады. Өйдә шомлы тынлык иде. Күңеле нидер сизенеп, Гаяз почмак якка күз салды: әнисенең караваты җыелган килеш тора. Егет бөтен җирдән карап-эзләп чыкты, тик әнисен тапмады. Өйдә дә юк, мунчада да, бакчада да... Сәер, бу вакытта кайда булыр ул? Аптырагач, күршеләрнең ишеген шакыды. Йокламаган булган, күрәсең, Нәгыймә апасы ишекне тиз ачты. Гаязны күргәч, еларга җитешеп, мескен тавыш белән такмаклый башлады:

– И бәбкәм, әниеңне район бүлнисенә озаттылар бит. Ярый әле, вакытында кереп-күреп өлгердем. Ярый әле, чүпрәм беткән иде. Чүпрә алырга дип, сезгә сугылган идем... Керсәм, әниең идәндә тәгәрәп ята. Үлгән дип котым очты. Ярый әле, исән! И Аллам... Хәерлегә булсын инде...

Гаяз аны тыңлап та бетерми үзләренә йөгерде. Егетнең ниятен чамалап алган Нәгыймә артыннан өзгәләнеп кычкырып калды:

– Төнлә барып та йөрмә! Барыбер кертмиләр. Иртән, якты күздә барырсың!

Ләкин Гаяз аны ишетмәде, ярсулы хисләрен тыя алмыйча, әле суынырга да өлгермәгән матаен кабат кабызды...

Төнге юл буш иде, шуңа «ат»ын зур тизлек белән, җилләрне дә уздырып куды егет. Әйтерсең, соңга кала, әнисенә ярдәм итәргә өлгерми. Әйтерсең, анда, хастаханәдә, бары тик аны гына көтәләр...

...Аны беркем туктатмады. Ишекләр үзләреннән үзләре ачылды.

Коридорда утырган дежур сестра да берни сизмичә, өстәл өстенә капланып йокымсыравын белде. Гаяз кызу-кызу адымнар белән туп-туры реанимация бүлмәсенә юнәлде.

Ул атылып-бәрелеп палатага килеп кергәндә, әнисе тәрәзә буенда басып тора иде. Аяк тавышын ишетепме, ишек ягына борылып карады, Гаязы каршына килеп басты. Бер тын бик борчылып, кызганып улына карап торды. Күзләреннән яшь тамды. Кулын сузып, улының йөзен сыйпады, иңеннән кочты:

– Әй, улым...

Шулчак палатага кара күлмәкле, дегет кара чәчле бер кыз ярсып килеп керде. Кергән уңайга Гаязның яңагына китереп сукты:

– Что ты наделал, подлец?! Подонок! Ты испортил всю мою жизнь! Гори в аду, несчастный! – дип кычкырды да ничек керсә, шулай ярсып чыгып та китте.

– Әй, улым... – дип кабатлады әнисе.

Бу вакытта сәгать төнге ике иде...

2. Ике яр арасында
Көзге төннәр караңгы була. Бигрәк тә ноябрь ае шыксыз. Болай да караңгы көн бик тиз шомлы төн кочагына кереп югала. Мондый төннәрдә болай соңлап йөрисе түгел дә бит, тоткарланды шул Сәвия. Бераз өстәмә акча булыр дип, урында ятучы бер карчыкны карарга алынган иде. Әбинең кызы көндез әнисен карый, ә кичләрен ниндидер оешмада идән юа. Менә шул арада авыруга күз-колак булып утырырга кирәк. Күп дигәндә, дүрт- биш сәгать. Ләкин бүген карчыкның кызы никтер соңлап кайтты. Гаебен аңлап, гафу үтенә-үтенә, Сәвияне тукталышка кадәр озатып куйды үзе тагы.
Трамвайдан төшкәч, әле шактый җәяү барасы иде. Атлаган саен халык кими торды, ә инде үз урамына борылганда, Сәвия япа-ялгызы калды... Шулчак артта дөп-дөп басып килгән аяк тавышы ишетелде. Сәвия борылып караса, ни күрсен – аны кара күлмәкле, дегет кара чәчле бер кыз куа килә! Инде чапса да, әллә кая китә алмас иде. Шүрләвен сиздерергә теләмичә, тиз-тиз атлавын белде. Менә инде тегенең еш-еш тын алганына хәтле ишетелә. Сәвия аны үткәреп җибәрмәкче булып, читкә тайпылган иде... Кинәт башы чыңлап китте дә гөрселдәп җиргә ауды...
***
Шул мизгелдә Сәвия өчен сәер хәлләр башланды да инде. Караңгы урам да, шәһәр дә кинәт югалды. Хәтта җир, күк тә күренмәс булды. Кайсы якка караса да, күзләр чагылырлык аклык кына иде. Әйтерсең, кар эчендә басып тора, әйтерсең, үзе дә – кар бөртеге... Күзләре бу аклыкка ияләшә төшкәч, моның ниндидер бүлмә икәнен чамалап алды кыз. Түрдәге ак өстәл артында өч кеше утыра иде. Барысы да көмеш чәчле, ап-ак йөзле, юка иренле. Буйлары да, кигән киемнәре дә бертөсле. Өч ирнең дә өстендә яңа яуган кардай кетердәп, балкып торган ап-ак халат.
– Йә, саумы, яңа кеше! Син сынауга әзерме? – дип сорады беренчесе. Сәвия аптырап калды. Бар кыюлыгын җыеп, пышылдап кына әйтте:
– Нинди... сынау?
Аңа сөйләшергә бик авыр иде, иреннәре көчкә ачылды. Моңарчы белмәгән-
хәтерләмәгән иде, сүз әйтер өчен дә көч кирәк икән.
– Сорауга җавап бир: син әзерме? – дип кабатлады ир.
– Белмим... – диде кыз.
– Иң зур хыялың нинди иде?
– Укуымны уңышлы тәмамлап, диплом алу... Яхшы табиб булу... Кешеләргә
ярдәм итү...
– Шул хыялыңны тормышка ашырырга әзерме? – дип сорады икенче ир. – Әзер, – диде Сәвия. Бу юлы тавышы көчлерәк яңгырады.
– Тагы да хыялларың бармы?
«Гаязны күрәсем килә!» – димәкче иде Сәвия. Ләкин әйтмәде, билгесез
затларга йөрәк серен ачарга теләмәде.
– Һәркемнең яшерен сере бар, – диде өченче ир, аның уйларын укыган
кебек. – Кешеләргә ярдәм итәсем килә, дисең. Төгәл итеп әйт, нинди кешеләргә? Кемнәргә?
– Кемгә ярдәм кирәк – барысына да, – диде Сәвия җавабының хаклыгына тамчы да шикләнмичә.
– Исереккә, каракка, кеше рәнҗетүчегә, сугыш чукмарына... – сорау бирүче җөмләсен шунда өзде, аннары гына: – дамы?! – дип төгәлләде.
Бик авыр сорау иде бу. Сәвия бер мәл аптырап, уйланып торды.
– Исереккә... каракка... Әйе, барыбер дә ярдәм итәр идем... Мөгаен, калганнарына да... Кемгә ярдәм кирәк, барысына да ярдәм итәр идем...
– Бу синең антыңмы?
– Әйе. Мин ярдәмгә мохтаҗ һәркемгә булышыр идем. Кем булуына карамастан. Мин бит сугышчы да, тәртип саклаучы да түгел. Мин – табибә.
– Алайса бар! Антыңны үтә!
Сәвия як-ягына каранды, ләкин ап-ак диварлардан башка берни күрмәде. – Кая барыйм соң?..
– Җирдә сигез миллиардка якын кеше яши. Бар, туташ, һәркемгә дә ярдәм
ит! Син табибә бит.
Кыз каушап калды. Бу кырыс ирләр кемнәр соң? Ни кирәк аларга?
– Зинһар, җибәрегез мине, – дип ялварды Сәвия.
– Кая? – дип сорады игезәкләрнең берсе.
– Өйгә, туган авылыма! Минем хыялым үзебезгә кайтып эшләү иде.
– Ниһаять! Бер ачык җавап, хак сүз ишеттек. Исеңдә калдыр, туташ, беркем
дә ялгызы бөтен кешегә ярдәм итә алмый. Әүвәл үзең яшәгән җирдә тәртип урнаштырырга, якын-тирәдәгеләргә игелек кылырга кирәк. Килешәсеңме?
– Килешәм, – диде Сәвия. – Гафу итегез. Сез кем соң? Бу нинди имтихан?
– Без – синең ярдәмчеләрең – Төнге фәрештәләр. Ярдәм кирәк булганда, Җидегән йолдызга карап, безгә эндәшерсең.
Сәвия елмайды:
– Бу бит төш кенә, әйеме? Сез шаяртасыз, әйеме?
Әмма игезәкләр елмаймады. Йөзләре җитди, карашлары кырыс иде.
– Шуны да онытма: йолдызлар таш түгел, һәрберсенең үз нуры бар! Йә,
хәерле юл, туташ! Вакыт җитте, сынавыңа кереш!
Шулай диделәр дә югалдылар...
«Сәер, болар минем хакта барысын да белә... Юк, булмас. Төш кенә бу...»
– дип уйлады Сәвия.
Күзен ачканда, ул ниндидер караңгы, тынчу бүлмәдә ята иде...
***
Күпмедер вакыттан соң ишек ачылды, бүлмәгә ут яктысы сузылды. Шул яктылыкка ияреп, юантык гәүдәле зәңгәр халатлы бер хатын килеп керде. Почмакта утырган Сәвиягә игътибар да итми, киштәдән нидер алды да чыгып китте. Сәвия әкрен генә басып ишеккә килде, алда озын коридор күрде. Коридор буйлап, ике яклап та ак ишекләр тезелеп киткән, агач идәннәр кызгылт көрән төскә буялган. Бик таныш җир инде бу үзе. Сәвия коридор буйлап китте, юлында чуар халатлы, нурсыз йөзле бер хатынны очратып:
– Нинди йорт бу? – дип сорады.
Хатын аңа күз дә салмыйча, дәшмичә үтеп китте.
Сәвия ишекләрнең берсенә төртте, тик ул ачылмады. Сәер, дип уйлады
кыз. Кайда соң мин? Кайсыдыр бүлмәдән, бик кырыс, таләпчән хатын-кыз тавышы ишетелде:
– Бүген санэпидемстанциядән киләләр, бөтен җирне ялап чыгыгыз!
Шул тавыш артыннан ук аның хуҗасы күренде. Бу авыл хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы Хәкимә Вәкиловна иде.
«Мин авылда, үзебезнең больницада!» – дип шатланып уйлады Сәвия. Аңа нидер булган, тик үзе белми-сизми калган. Кыз, сөенә-сөенә, баш табиб кабинетына юнәлде. Ул кергәндә, Мәҗит Даймасов бик бирелеп ниндидер журналлар актарып утыра иде, Сәвиягә игътибар да итмәде.
– Исәнмесез! Мин нишләп монда? Миңа ни булды? – дип сорады кыз.
Ләкин аны ишетмәделәр. Бераздан Даймасов кәгазьләреннән арынып, башын күтәрде, Сәвиягә туп-туры карап торды. Әмма кызның кабинет уртасында үзенә төбәлеп басып торуына исе дә китмичә, урыныннан кузгалып, чыкты да китте. Сәвия аның артыннан иярде, соравын кабатлады:
– Миңа ни булды? Мин нишләп монда?
Бу юлы да соравы җавапсыз калды. Кызның күзенә диварда эленеп торган авырулар исемлеге чалынды, ул үзенең фамилиясен эзләде, ләкин тапмады. «Мин йокламыйм, уяу ич! Ни булды соң?!» – дип аптырады ул.
Шулчак диварга сөялеп торган ач яңаклы, сап-сары йөзле бер ябык ирне күреп алды. Бая гына бу кеше монда юк иде, кай арада чыгып баскандыр.
– Эзләмә, син исәннәр арасында юк, – диде ул. Авызын зур ачып, ямьсез итеп көлеп куйды. Аннары Сәвиягә озын, ябык кулын болгап, дивар эченә кереп китте...
Куркынган кыз: «Бу мөмкин түгел! Күземә генә күренде. Ник саташам соң мин?» – дип уйларга өлгермәде, колагына кемдер пышылдады: «Ышанмасаң, көзгегә кара!» Сәвия, ялт итеп, тавыш килгән якка борылды, тик анда беркем юк иде. Шулчак каршыдагы палата ишеге ачылып, аннан таяк белән чиләк күтәргән хатын килеп чыкты да коридор идәнен юарга кереште. Үз күзләре белән күреп торды Сәвия, идән чүпрәге берничә тапкыр аның аяклары аша узды. Бу коточкыч күренеш иде, ул куркып, ачынып кычкырып җибәрде. «Ышандыңмы?» – дип хихылдады кемдер, бәлки, нидер...
«Димәк, мин үлгәнмен... Үлгәнмен?! Ләкин уйлыйм, күрәм, ишетәм бит, йөрим, сөйләшәм... Ничек алай була соң ул? Димәк, үлгәннән соң да яшәү бар... Ләкин ул башка, бөтенләй башка... Мин бар да, юк та. Җаным исән, ә тәнем юк... Кайда ул?!» – Сәвиягә куркыныч булып китте, ул идәнгә чүгәләп, үксеп елап җибәрде. Аны беркем ишетмәде, күрмәде, өстенә басып диярлек, этә-төртә үтә тордылар...
Ул өенә кайтырга булды. Үлеме-тереме, кадерле кешеләре янында яшәр... Хәер, нинди яшәү... торыр. Һәр көнне әнисен, әтисен күрер, тавышларын ишетер. Шунда җанына тынычлык табар. Ничек, ни өчен бу хастаханәгә килеп эләккән ул, шунысы берничек аңлашылмый.
Кыз тышкы ишеккә юнәлде. Урамда буран котыра, җил дулый, ишеп яуган карлар арасыннан берни күренми. Кай арада кыш килгән соң? Кичә генә кара көз иде ләбаса. Гаҗәп халәт, Сәвия ни җилне, ни салкынны тоймый... Капкага килеп җиткәч, аның каршында ап-ак киемле олы гәүдәле таныш түгел бер зат пәйда булды, юлын бүлеп басты. Карашы бик кырыс иде.
– Борыл! – дип боерды ул бик кырыс, көчле тавыш белән. – Син ант бирдең! Сынау урынын үзең сайладың.
Шул чакта Сәвия төшен искә төшерде, әмма төш булмаган икән ул. Менә ничек... Димәк, ул шунда хезмәт итәргә тиеш. Ләкин ничек? Куллары берни тоймый, үзен күрмиләр, сүзен ишетмиләр... Почмакта посып ятмас бит. Бу сынау күпмегә сузылыр? Еларга җитешеп, Сәвия юлыннан кире борылды. Ә теге зат юкка чыкты...

***
Беренче көнен Сәвия баш табиб артыннан йөреп үткәрде. Кыш булгач, хастаханәдә ятучылар шактый, палата саен өч-дүрт кеше. Кайсы салкын тидергән, кайсы таеп егылган, кайсының эче авырта, биле сызлый... Култык таягы белән йөрүчеләрне санамаганда, авыр чирлеләр юк үзе. Алары да тик ятмый, титаклап булса да, әрле-бирле йөренеп торалар. Бүзәр хастаханәсендә телевизор юк, хатыннар гайбәт сөйләп, шәл-оекбаш бәйләп, ир-ат халкы шахмат уйнап, домино сугып, көн үткәрә...
Сәвия баш табиб Мәҗит абыйның сүз-киңәшләрен тыңлап, күңеленә сеңдереп йөрде. Даймасов, иртәнге обходны үткәреп, үз кабинетына кереп киткәч, әниләр һәм бәбиләр палатасына юнәлде. Анда күңелле, анда тормыш гөрли! Бәбиләр елый, әниләр көлә. Беркем уфтанмый, зарланмый. Яшь хатыннар бала сөя, көлешә-көлешә, авырлы чактагы галәмәтләрен, кызык- мәзәк хәлләрне сөйлиләр. Берсе иреннән күгәргән килька балыгы, икенчесе акбур таптырган, өченчесе бензин исе дип саташкан... Буш караватка сузылып ятып, Сәвия шуларның шат тавышын, сабыйларның елавын рәхәтләнеп тыңлады. Акушер Мөнәвәрә Исламовна берничә тапкыр кереп, әниләрнең дә, бәбиләрнең дә хәлен белешеп чыкты. Аның артыннан хатыннар мәдхия яудырып калды:
– Әй бу Мөнәвәрә апа! Алтын да кеше инде. Исән генә булсын! Кулы шул хәтле җиңел! Йомшак тавышы белән дә булыша. Бөтен авыртуларны онытасың. – Әйе шул, район роддомындагы Тамара түгел инде. Ул бит кешечә сөйләшә
дә белми. Әйтерсең, үзе бала тапмаган, ни икәнен белми...
– Безнең авыл Фәридәнең беренче баласы шуның аркасында әрәм булды
да инде. Баланың зур икәнен дә белеп торганнар, ярып кына аласы бит! Юк, соңгы чиккә кадәр сузганнар... – дип уфтанды әниләрнең иң олысы.
– Шуннан, тапканмы соң?
– Кая, юк инде. Үзе аңын югалтып егылгач, сабые үлгәч, ярганнар... Кем әйтмешли, после пожар... Шалкан кебек малайны үтерделәр, наданнар! Бер ышаныч юк аларга. Шуңа күрә Бүзәргә килдем дә инде.
Яшь әниләр бишенче бәбиен алып кайткан апаның сүзен хуплап:
– Әйе шул, ярый әле, монда килгәнбез. Мөнәвәрә апа үз эшенең остасы инде! Куллары шифалы! – диештеләр.
Сәвия хатыннарны көнләшеп тыңлап торды. Нинди бәхетле алар!
Ә Сәвиягә карын астында бала йөртергә дә, сабый сөяргә дә насыйп булмаган икән... Ана бәхетләрен татырга өлгермәде шул...
Нигә шулай иртә үлде соң ул?!
Аһ, нинди зур үкенеч, яшәргә дә өлгерми, ямьле тормыш белән хушлашулар...
 

3. Серле ярдәмче
Төнлә ишек дөбердәткән тавышка сискәнеп уянды ул. Атылып урамга чыкты. Ишек төбенә бер атлы килеп туктаган иде. Кыска тунының төймәләрен дә каптырмаган 50-60 яшьләрдәге ир тынгысызланып, баскан урынында таптанып тора. Борчулы карашы хастаханә ишегенә юнәлгән, үзе әледән-әле чанасына әйләнеп карый. Ниһаять, ишек ачылды, анда бүген төнге кизүдә торучы шәфкать туташы Гөлшат күренде.
Ир аның каршына атылды:
– Коткарыгыз, сестра! Зинһар коткарыгыз! Тизрәк!
Ләкин йокысыннан айнып бетмәгән Гөлшат тыныч иде:
– Ни булды шул хәтле? Авылыгыз янмыйдыр бит?
– Авыл түгел, йөрәк яна! Зинһар, ярдәм итегез! Улымның хәле бик авыр!
Үзе ут кебек яна. Эчем авырта, ди. Косты, эче китте. Ни булган – белмибез. Иванкинодан без. Атны юл буе чаптырдым. Зинһар, ярдәм итегез!
Гөлшат чана янына килде, толыпны ачып, авыруга күз салды. Анда очлы борынлы, киң маңгайлы 14-15 яшьләрдәге малай ята иде. Кыз кулын аның маңгаена куйды, бишмәтен күтәреп, эченә баскалады да:
– Абый, бу безнең авыру түгел бит. Тизрәк районга илтегез, – диде. Абзый коелып төште:
– Как так? Ничек инде алмыйсыз? Күрәсез бит, кеше үлеп ята. Районга 25
чакрым, ни булмас ул арада? Юлы юл түгел, кар баскан.
– Аңа срочно операция кирәк! Бездә ясамыйлар.
– Элек ясыйлар иде бит! Хатынның үт куыгын сездә алдылар.
– Элек бит ул. Хәзер рөхсәт юк. Вакытны әрәм итмәгез, районга илтегез. Сәвиянең сабырлыгы бетте. Ул да егетне күрә, хәлен бик яхшы аңлый,
авыртудан йөзен чытып, ыңгырашып яткан бу бала шулкадәр кызганыч. Ничек тә ярдәм итәргә кирәк! Ләкин ничек? Гөлшат сүзендә дә хаклык бар, Бүзәр хастаханәсендә хирургия бүлеге күптән ябылды. Ләкин авыруны бу хәлдә ерак юлга чыгару да куркыныч, сукыр эчәгесе, барып җиткәнче шартлавы бар...
– Өлгерә алмыйлар! Күрә торып үлемгә җибәрәбез! – дип кычкыра Сәвия. Әлбәттә, аны ишетмиләр.
Шулчак үзеннән сорау алучы сәер затлар, аларның сүзләре исенә төште. Бик авыр булса, ярдәм кирәксә, безне чакыр, диделәр түгелме соң? Әлегәчә аларга эндәшкәне булмады. Ләкин бу очракта ул читтә басып кала алмый. Сәвия йөзен күккә күтәреп, карашын Җидегән йолдызга төбәде дә өч тапкыр:
– Төнге фәрештәләр! – дип аваз салды.
Ни буласын, нинди ярдәм киләсен ул үзе дә белми әле. Ләкин башка чара юк, бу егетнең газапларына чик куярга, аны коткарырга кирәк! Шулчак башы әйләнеп китте, йөзенә кемдер кайнар сулыш өргәндәй булды. Сәвия үзенең кулларын тойды, бармаклары егетнең кайнар тәненә кагылды. Мин тоям, димәк, мине дә күрәләр, ишетәләр. Менә нидә икән Төнге фәрештәләрнең ярдәме!
– Әгәр без алынмасак, районга барып җитүләре шикле, – дип Гөлшатка дәшмәкче иде, әмма аны күрмәде. Кай арада юкка чыкты соң ул?
– Абзый, әйдәгез, ярдәм итегез. Улыгызны алып керик, – диде Сәвия. Аны ишеттеләр!
Әле генә, кабул итәргә теләмичә, аяк терәп каршы торган кырыс шәфкать
туташының кинәт йомшак дәшүенә күңеле булып, абзыйның күзләре яшьләнде. Хисләнеп, дулкынланып:
– Ай рахмат! Дай вам Бог, дай вам Бог... – дип сөйләнде.
Ике яктан култыклап, егетне процедуралар бүлмәсендәге ятакка кертеп салдылар. Ләкин абзый тынычланмады, хафаланып сорады:
– Әллә операцияне үзең ясамакчы буласың? Врачыгыз кайда?
– Мин авыруны операциягә әзерли торам. Ә врачны сез алып килерсез. Ерак түгел, монда гына яши ул. Санитаркабыз юлны күрсәтер, – диде Сәвия. Аларны озаткач, «Шалтыратып, Мәҗит абыйны уятырга кирәк, җыена торсын», – дип, Сәвия табиб кабинетына юнәлде. Үтеп барганда, карашы шкаф пыяласына төште, үз күзләренә ышанмыйча, сискәнеп-куырылып китте: пыялада аның чагылышы түгел, ә Гөлшат иде! Шул мизгелдә кыз башыннан әллә ничә төрле уй узды: «Менә ничек... Шулай булуы мөмкинме?! Бу бит шаккатмалы хәл! Ул хәзер Гөлшат булып калачакмы?» Ләкин баш ватып, елап утырырга вакыт юк, тизрәк эшкә керешергә, егеткә ярдәм итәргә кирәк! Калганын иртәгә уйлар...
Ун минут та үтмәде, ашыга-кабалана Мәҗит абыйсы килеп керде, кулын юып, халатын, перчаткаларын киеп, авыру янына килеп басты...
«Операция уңышлы үтте!» – Даймасов, канәгать елмаеп, шулай диде. Сүзгә ни саран булса да, кызга мактау яудырды:
– Кеше үлемен өстебезгә алганчы, инструкция бозган өчен хөкем итсеннәр, шулай бит? Ә син молодец, сеңлем! Карап торышка куркак, җебегән сыман, ә кирәк чакта кыю икәнсең. Гомер буе хирург ярдәмчесе булып эшләгән тәҗрибәле ассистент диярсең!
Ни дисен Сәвия? Үзенең медицина институтында укып, хирургия бүлегендә практика үткәнен дә, Төнге фәрештәләр турында да, мизгел эчендә Гөлшатка әйләнеп куюын да ул Мәҗит абыйсына сөйли алмый бит. Таң ату белән барысы да үз урынына кайтачак, Сәвияне беркем күрмәячәк...
Ә иртән операция ясалган авыру янына укол кадарга, температура үлчәргә Гөлшат үзе керер. Егет аңа күзләрен тутырып карар да гаҗәпләнеп әйтер:
– Это были не вы... Вчера была другая... Ләкин Гөлшат аны аңламас.
***
Шулай итеп, Сәвия беренче чирканчык алды. Кешеләргә ярдәм итү серенә төшенде ул. Кирәк булса, чал чәчле игезәк агайларның тылсымы белән башка тәнгә күчеп, тиешле эшне башкара ала икән. Ләкин төнлә, бары төнлә генә! Менә ни икән ул «Төнге фәрештәләр»! Нинди генә хикмәтләр юк бу дөньяда!
Бер көнне җитмеш яшьлек Минҗамал әбине китерделәр. Тиктормас карчык, сарыкларга печән ташлыйм дип, лапас башына менгән. Ә төшкәндә, баскычы- ние белән улак өстенә егылган. Больницага аны улы белән килене китерде.
– Салмагыз, өйгә кайтарыгыз! Әҗәлем җиткәндер, – дип карышты әби. Көчкә үгетләп, алып калдылар. Килене, бу хәлгә үзен гаепле санап, акланды: – Кем кушкан инде аңа?! Кичен үзем салган булыр идем. Һәр көнне эштән соң кагылып, ярдәм итеп чыгам лабаса. Балалар да һәр йомышын үтәп тора.
Ни дип менәргә иде инде...
Акланмаса да, беләләр, Минҗамал әбине биш баласы биш якка тарта,
үзләренә яшәргә чакыра, әмма карчык: «Үз өемдә – үз көем, берегездә дә торасым килми!» – дип, тәки ялгызы яшәп ята.
«Башым нык шаулый, поезд тавышы ишетәм», – дип зарлангач, Минҗамалны бер кешелек палатага салдылар: «Бер үзенә – бер бүлмә, тынычлап ятсын!» Йөдәтүче, борчучы юк, тәрәзәләр бакча ягына карый, тып- тын. Әмма Минҗамал абыстайга тыныч ятарга язмаган, күрәсең. Ул саташа башлады. Һәр иртәдә обход вакытында эчкә баткан күзләрен кабат тәгәрәтеп чыгарырдай булып, бик гасабиланып зарлана:
– Мәҗит энем, яныма киләләр бит... Әйтәм инде, алып китегез, тик зинһар, күземә күренмәгез, куркытып йөрмәгез, дим.
– Кемнәр килә, Минҗамал апа? – ди Мәҗит.
– Ак бөркәнчек ябынган бер яшь кенә хатын килә. Килә дә, балам дип, чәчемнән сыйпый. Бөтен тәнем чымырдап китә шул чакта. Юрганымны рәтләп яба. Мин аның адымнарын, җилен сизәм хәтта. Чын мәгәр, ышаныгыз. Чәчләрем үрә тора. Тын алырга да куркып бастырылам. Ни кычкыра, ни урыннан кузгала алмыйм. Үлеш инде, балалар... Нишләргә хәзер миңа? Һәр төндә килә бит... Йокым йокы түгел. Кайтарыгыз, зинһар, өемә. Ялгыз яшәсәм дә, өйдә болай саташканым булмады. Төннең үткәнен дә сизми кала идем...
– Сотрясение, баш мие селкенү нәтиҗәсе, саташу гына бу, – дип тынычландыра Мәҗит карчыкны.
– Юк-юк, саташу түгел. Валлаһи дим, ап-ачык күрәм мин аны! Зинһар, башка бүлмәгә, кешеләр янына күчерегез! Ялгызым куркам, тилерәм мин монда.
– Ярый, шулай итәрбез, – ди Мәҗит.
Сәвия дә бу вакытта палатада, боларның сөйләшкәнен ишетеп тора. Бу сәер хәлләргә ул аптырамый, хастаханә коридорында буталып йөрүче затларның берсен үзе дә күрде. Төнлә түгел, әле яп-якты иртәдә. Бер күрүдә котын алды, һәр төндә килә башласалар, акылдан да язарсың. Минҗамал әбине бик кызганды кыз. «Миңа зыян сала алмаслар», – дип, төнне карчык янында үткәрергә булды.
Ак бөркәнчек ябынган хатын төн уртасында килеп керде. Сәвияне күргәч, туктап калды. Чебиләрнекедәй чыелдавык нечкә тавыш белән:
– Ник син монда? – дип сорады.
– Ә син ник монда? Ник кеше куркытып йөрисең?
– Иркәлисем килә бит...
– Башкаларны иркәлә. Нигә бу әбине борчыйсың?
– Сиңа әби, ә миңа бала. Мин бит аны туйганчы сөя дә алмадым. Ул шундый
елак бала иде, минем куенымда гына тынычлана иде. Ә мин аны ятлар кулына калдырып киттем. Их, балам-багалмам... – Өрәк Минҗамал әбинең аяк очына килеп утырды да арык куллары белән аны сыпыра башлады.
– Уятма, борчыма аны, – диде Сәвия.
– Аның мәңгелек йокысы якынлаша. Ул үзе дә сизә. Шуңа мине күрә, курка. Моңарчы аның янына килергә ярамый иде. Хәзер генә рөхсәт булды. Аны алырга җибәрделәр мине. Әнисе икәнемне белми ул. Каян хәтерләсен, өч яше дә тулмаган иде бит. Син соң беләсеңме: ачлык елында күпме халык кырылды монда! Шул каберлек хастаханә бакчасында калды хәзер. Җәен дә, кышын да, чаганнарны сырып алып, каркылдаган каргалар каян килә дип беләсең? Авыруларны борчучы мин генә түгел. Нечкә җаннар сизә, тик таныйсылары килми. Үзләрен төш күрдем, саташтым дип тынычландыралар. Бик катлаулы шул дөньялар. Анда да, монда да...
– Каргалар күп шул, бик шомлы кычкыралар, – диде Сәвия.
– Киткәннәргә дога кирәк. Мондагылар догасыз ята, – дип җаваплады Өрәк. – Ә син алай куркыныч түгел икәнсең... – диде Сәвия. – Гомере беткәч,
әҗәле җиткәч, әбине монда яткырудан, дәвалаудан файда да юктыр инде... Әйт, нишлик?
– Әби түгел, минем кызым ул! Кызымны өенә кайтарыгыз! – диде Өрәк. – Үз нигезендә җан бирсен. Син ярдәм итә аласың, шулай бит?
– Белмим... Рөхсәт булырмы?
– Хуш, килештек! Сүз бетте! – диде хатын һәм шундук юк булды...
Ул китте дә барды, ә Сәвиягә баш ватарга калды. Кем белән, ничек
башкарырга бу эшне?..
– Йә, бүген ничек хәлләр? Йоклап булдымы? – дип сорады Даймасов обход вакытында.
Минҗамал елмайды:
– Сөбханалла, бик тыныч йокладым! Беркем борчымады, килүче булмады. – Башка палатага күчәсеңме?
– Юк, Мәҗит энем, өйгә генә кайтарыгыз мине. Әйтәм ич, хәлем бик яхшы,
бер җирем дә авыртмый! Башым да шауламый. Йокысызлык аркасында гына авыртынганмын икән.
Мәҗит карчыкны тыңлап, кан басымын тикшереп карады да шаккатып, баш чайкады:
– Төн эчендә күпме үзгәреш! Әйтерсең, бүген кияүгә бирерлек япь-яшь кыз! – Әйтәм бит, авырмыйм, терелдем мин. Чыгарыгыз мине.
– Ашыкмагыз әле, апа. Кан анализларын да тикшереп карыйк. Барысы да
яхшы булса, чыгарырбыз. Өеңә тынычлап кайтырсың.
Әмма Минҗамал карчык икенче көнне көтеп тормады. Баш табиб эшен
бетереп, өенә кайтып китүгә, ул да әйберләрен җыеп, арткы ишектән бакча ягына чыкты. Йөгерә-атлый капкага юнәлде. Урамга чыккач, аның адымнары салмакланды, картларча бөкрәя төшеп, аягын көчкә сөйрәп, ава-түнә атлап китте...
Сәвия аны капка төбендә озатып калды.
Икенче көнне Минҗамал абыстайның дөнья куйганын ишеттеләр...
***
Авыруның язмышы дөрес диагноз куюга бәйле. Саулыкка юл шуннан башлана. Кичке якка әнисе җитәкләп килгән Фоатка Даймасов нинди диагноз куярга белми аптырады. Чөнки егет баш авыртудан, күңел болганудан зарланды. Ә баш авыртуның да, күңел болгануның да йөз төрле сәбәбе бар, кул белән капшап кына белешле түгел. Даймасов авыруның бүген кайда, нишләп йөрүе, ни ашау-эчүе белән кызыксынды. Ләкин Фоат урынына әнисе җавап бирде:
– Эштән кайтты да тирләп-пешеп кар көрәде... Кичен башын тотып егылды. Аптырап килдек инде, Мәҗит. Зинһар, ярдәм итегез! Бигрәк интегә бит бала. Колхозда төрле эштә эшләп, әле һаман буйдаклар сафында йөрүче утыз яшьлек «бала» дәшмәде, башын учлап, йөзен чытып, чайкалып утыруында
булды. Мәҗит аның кан басымын, температурасын үлчәп карады.
– Косасың килмиме?
– Килә... – диде егет, ыңгырашып.
– Алайса бар, бармагыңны авызыңа тыгып, косып кил, – дип киңәш бирде
Мәҗит аптыраганнан. Егет әйләнеп килгәч:
– Йә, җиңеләйдеме бераз?
– Юк... – диде Фоат. – Башым ярылырдай булып авырта...
– Кан басымың түбән, температураң югары. Бу килеш кайтарып җибәрә
алмыйм, ятарга туры килер. Иртән иртүк анализлар тапшырырсың. Табибның бу сүзләрен ишеткәч, ана кеше гасабиланырга тотынды:
– Ни булган соң улыма? Нинди зәхмәт бу? Үтә торган чирме?
– Әлегә төгәл диагноз куя алмыйм. Иртәгә, анализларны карагач,
ачыкларбыз, – диде Даймасов.
Өлкән шәфкать туташы Хәкимә Вәкиловна төнге кизүдә үзе калырга булды.
Авыруга температураны төшерә, авыртуны басып тынычландыра торган уколлар ясалды. Улы йокыга талгач кына, әнисе өенә кайтып китте...
Ә Сәвия ул төнне коридорда радио тыңлап утырды. Аны, кичке концерт тыңлыйм дип, бер агай кабызып куйган иде. Концертын тыңлады да палатасына кереп китте. Ә радиода кичке яңалыклар башланды. Элек Сәвия ил хәбәрләре, дөнья хәлләре белән әллә ни кызыксынмый иде. Бүген йотлыгып, бирелеп тыңлап утыра. Чыбыклар, дулкыннар буйлап агылган сүзләр аны гүя чын тормыш белән бәйли.
Ни битараф кеше булсаң да, үзең яшәгән ил вакыйгаларыннан читтә калалмыйсың. Ике еллар элек ил башлыгы вафат булгач, студентларны институтның актлар залына җыйганнар иде. Сәхнә түренә күкрәген бихисап орден-медальләр бизәгән «Генсек»ның олы портреты куелды. Башта ялкынлы чыгышлар булды, аннары тын калып ил башлыгы белән хушлаштылар. Сәвия яхшы хәтерли, ул көннәрдә илдә матәм булды, байраклар төшерелде. Радиодан да, телевизордан гел матәм көе агылды, экранда кара кайгыга баткан бик җитди кыяфәтле кешеләр бер-берсен алыштыра торды. «Бу олы кайгы безне тагы да ныграк берләштерер. Ленин сызган юлдан тайпылмабыз! Кадерле Леонид Ильич Брежневның исеме хәтерләрдә мәңге сакланыр! Яшәсен Коммунистлар партиясе!» – дигән купшы сүзләр күп яңгырады. Аннары Андропов дигән бик кырыс карашлы ир дәүләт башлыгы булып куйды. Инде ул да вафат икән... Шулай инде, һәр ел кемнедер алып китә, кемнедер алып килә. Картлар ярар инде, алар яшисен яшәгән. Вакытсыз өзелгән гомерләр жәл... Кем уйлаган, Гаяз белән Сәвиянең гомере шул тиклем кыска булыр дип?!
Шулай уйланып-моңланып утырганда, Сәвия каршында кинәт кенә Фоат пәйда булды. Кызга шаккатып карап торды да:
– Бәрәч, Сәвия! Син дә мондамыни? Кайчан кайттың? – дип сорады.
Сәвия сискәнеп китте. Ничек әле Фоат урыныннан кузгалган? Ул бит шул кадәр көчсез, хәлсез иде. Шул арада уколның тәэсире беткәнме? Ә Сәвияне, чынлап та, күрәме ул?! Исеме белән эндәште бит. Монда башка Сәвия юк лабаса! Нинди могҗиза булды бу?!
Кыз күңелендәге давылны егеткә сиздермәскә тырышып:
– Мин хәзер монда эшлим бит, – дигән булды.
Фоат аны ишетте.
– Шулаймыни? – дип кайтарып сорады. – Врач булсаң, шуны әйт: нинди
хикмәтле укол кададыгыз сез миңа? Шаккатмалы хәл бит! Уянып киттем, тордым... Карасам, үзем караватта ятам, үзем басып торам. Ике мингә әйләндем, аңлыйсыңмы? Иң гаҗәбе шул: бер җирем авыртмый! Валлаһи, Сәвия, шундый рәхәт! Очып йөрим менә, тәнем шундый җиңел! Кайтып китәм мин, нишләп ятыйм монда?! Әнине шатландырыйм әле.
– Юк, китмә! Бар үз урыныңа! – дип кычкырды Сәвия.
Үзе тизрәк ул яткан палатага юнәлде. Фоат, шабыр тиргә батып, дер- дер калтырап, урынында ята иде. Көчкә тын ала, сулышы өзек-өзек. Сәвия ярдәмчеләренә аваз салырга ниятләп, ишеккә атылган иде, Хәкимә апасына килеп бәрелә язды. Аның артында ук «икенче Фоат» күренде. Ул шәүлә сыман шуып, койкасы янына килде, башын иеп, аяк очында бераз басып торды да кинәт һавада эреп юкка чыкты...
Хәкимә Вәкиловна, авыруның билгеләре буенча тычкан бизгәге түгелме икән, дип шикләнгән, шуңа бу вируска каршы препарат биргән. Анализ нәтиҗәләре дә әлеге диагнозны раслагач, Фоатны ашыгыч рәвештә район хастаханәсенең инфекция бүлегенә озаттылар. Савыгып кайткач, бәхетле егет авыл табибларына рәхмәт әйтергә килде. Ә Сәвия, адым да калмый, аның артыннан ияреп йөрде. Кызның шуны бик беләсе килә иде: ул төндә аны күргәнен, ниләр сөйләгәнен хәтерлиме икән Фоат? Ләкин егет бу хакта ләм- мим сүз әйтмәде. Күрәсең, хәтерләмидер. Яки ярамыйдыр, шулай булырга тиештер...
***
Сәвия балалар ярата. Үзе гаиләдә төпчек булгач, аңа эне-сеңелләр җитмәде. Иптәш кызлары, апа булып, кечкенә туганнарын ияртеп йөргәндә, аларга гел кызыгып-көнләшеп карый иде. Кунакка нәни балалы туганнары килсә, Сәвиягә бәйрәм, ул аларны үзе белән ияртеп, урамга чыгып китә, таган атындыра, су коендыра, сәпиттә йөртә. Әнисе көлеп: «Сиңа нәнке генә буласы икән», – ди иде. «Нәнке» түгел, күп балалы әни буласы килә иде Сәвиянең. Гаязына да ныклап ышандырды: «Безнең биш балабыз булачак! Ике малай һәм өч кыз!»
– Ә нигә кызлар күбрәк? – дип аптыраган иде Гаяз.
– Малайларда өмет юк. Алар оча да китә. Картайгач, әти-әнине килен түгел, кызлар карый. Кызлар мәрхәмәтлерәк.
– Ялгышасың, малайлар түгел, кызлар очып китә.
– Элек шулай булган, ә хәзер алай түгел! Малайлар хатыннан артмый, – дип, күңеленә сеңеп калган олылар сүзен кабатлый Сәвия.
– Син дә мине әнидән тартып алмакчы буласыңмы? Чамала, бездә кызлар юк. Әнинең бөтен өмете миндә, – диде Гаяз.
Егетеннән шундый сүзләр ишеткәч, Сәвия уңайсызланган иде.
– Синең әниең миңа да бик якын. Нурсинә апа зыянсыз кеше бит ул. Ант итәм, ташламыйбыз аны! – дип акланды.
– Мин сиңа ышанам, – дигән иде Гаяз.
Нурсинә теге чакта район хастаханәсеннән терелеп кайтты кайтуын. Ләкин авыр кайгы аңа ныгырга бирмәде, хәсрәтле уйлары җанын кимерә, тормышын кояшсыз итә иде. Ул яшәүдән туйган сыман йөри, улы турында ялгыш сүз чыкса да, үксеп елый башлый. Баласын, әле җитмәсә бердәнберен җуйган анадан да бәхетсез җан бармы бу дөньяда, аны юатырлык сүзләр, көчләр бармы?!
Беркөнне хастаханәдә Нурсинәнең күршесе Нәгыймә пәйда булды. Ашказаны авыртып килгән, Һинд иленнән кайткан иң яхшы дарулар белән дәваланып ята хәзер. Авырса да, теле тик тормый үзенең. Палатада иртәдән төнгә кадәр аның көр тавышы яңгырап тора. Шуны белгән Сәвия бу палатага еш сугыла, Гаязның әнисе турында сүз чыкмасмы дип өметләнә. Көтүе бушка булмады, күршесен телгә алды Нәгыймә:
– И туганнар, безгәме соң зарланырга? Картлар үлем көтә, яшьләр үлеп китә дигәндәй. Менә Нурсинә: «Мин үлсәм, Гаязым нишләр?!» – дип йөри иде. Үзе исән калды, ә Гаязы китеп барды. Мескенкәем, дөнья яктысын күрми хәзер... Шул чакта әйттем бит мин ул тискәре малайга, йөрмә төнлә матайга атланып, дидем. Күңелләрем сизгән икән. Юк бит, тыңламады сүземне. Анасына күпме хәсрәт салды. Үзе дә юк, кеше баласын да харап иткән. Ул бәрдергән кыз шул атнада кияүгә чыгасы булган икән. Туй күлмәгендә күмгәннәр мескенне...
Сүзгә түбән оч Оркыясы кушылды:
– Анда да канат өзелгән, монда да... Казанда бырачка укып йөрүче Сәвия белән кушыласы иделәр бит. Камил кызын әйтәм.
– Ул кыз кияүсез калмас анысы. Әнисенә охшаган, бик чая, үзенә дигәнне өзеп ала. Кызларга кияү булыр, анага ул табылмас... – дип уфтанды Нәгыймә. – Нурсинә мескенкәем, яшәвемнең бер яме калмады, дип елый. Гаязының үлеменә әле һаман ышанмый бит ул. «Күрдем мин аны, каршымда басып торды», – ди. Күзенә күренгән, саташкан инде. Өч көн һушсыз ят та... Гаязын үзеннән башка озаттылар. Артык зур хәсрәт шул. Аллам сакласын! Балаларыбыз исән булсын!
Сәвия хатыннарның һәр сүзен ишетеп торды. Сәер, аның үлеме турында бер сүз булмады. Кияү табылыр, диделәр. Әллә соң авылда аның исән түгеллеген белмиләр дәме? Казанда укуда дип кенә уйлыйлармы?!
***
Бер төндә төтен исенә тончыгып уянды ул. Үлгәннән бирле ис тойганы юк иде. Бу юлы ап-ачык тойды, төтен исе күзләренә, борынына кереп әчеттерде. Айнып китсә, бернинди ут-төтен юк. Ләкин ис бар, ни хикмәт, тоя бит ул аны!
Сәвия коридорга чыкты. Анда да шикләнерлек әйбер сизмәде. Барча бүлмәләрне айкап чыкты, ут юк, төтен юк, ә янган ис бар! Бу хәлгә аптырап, кабул итү бүлмәсендәге диванга килеп утырды. Көтәргә, күзәтергә кирәк, ниндидер билге, кисәтү булырга тиеш бу. Бераз утыргач, тәрәзә янына килеп, урамга күз салды. Чү, инешнең теге ягында, алар урамында ниндидер яктылык шәйләнә түгелме соң? Кыз урамга атылып чыкты. Яктылык түгел, ут ич бу, ут ялкыны! Кемнеңдер йорты яна... Алар тирәсендә. Бәлки... Кызның бөтен җанын шом, курку ялмап алды.
– Төнге фәрештәләр! – дип ачыргаланып кычкырды ул. – Миңа сезнең ярдәм кирәк!
Бу юлы ул беренче тапкыр ир-ат кодрәтен тойды, ләкин башта моны аңламады-тоймады әле, бар көченә өйләренә таба йөгерде. Бары тик, урам буйлап чапкан уңайга: «Пожар! Коткарыгыз! Янабыз!» – дип кычкыргач кына, тавышының ирләрчә нык, көчле икәнен чамалап алды. Хәер, аңа барыбер иде, өлгерергә, тизрәк әнисен, әтисен коткарырга кирәк! Күңеле сизгән, янгын чынлап та, аларда булып чыкты, чоланнарын ялкын ялмап алган иде. Тәрәзәләр караңгы, димәк, берни сизми йоклыйлар. Ә ишеккә якын килмәле түгел, ут дөрли, бердәнбер юл – тәрәзә аша. Сәвия карга батырып куйган көрәк белән бар көченә кизәнеп, тәрәзә пыяласын коеп төшерде дә:
– Әти!!! Әни!!! Янасыз бит! Уяныгыз! Тизрәк чыгыгыз!!! – дип кычкырды.
Тәрәзә уемыннан эчкә керергә ниятләгән иде, өлгермәде. Каршында әтисе үзе пәйда булды. Йокы аралаш:
– Закир, ни булды? Ник тәрәзәне ваттың? – дип сорады.
– Янасыз! Пожар! Тизрәк чыгыгыз. Әнине уят!
Шунда гына әтисе ялкын шәүләсен күреп алды, куркудан ярсып кычкырды: – Фәрдия! Тор тизрәк! Фәрдия! Янабыз!
Ул төнне Сәвия төне буе авылдашларына булышып йөрде. Салкынны
да, арганны да сизмәде. Районнан янгын сүндерүчеләр килгәндә, ут инде бастырылган, халык тарала башлаган иде. Шунда гына әтисенең яланаяк икәнен күреп алды Сәвия. Үзенең кем икәнен онытып:
– Әти, салкын тидерәсең бит! Мә, минем киез итекне ки, – дигән иде...
– Закир, әллә саташасың инде, – дип, әтисе читкә китеп барды.
Ялгышын аңлап алган Сәвия аның артыннан иярде:
– Камил абый... Камил дим! Аяксыз каласың бит! Биргәндә ал, ки аягыңа!
– дип ялынды.
Ләкин әтисе салкынны тоймый иде булса кирәк. Кисәк кенә борылды да: – Әй, Закир! Һаман мине кайгыртасың. Сиңа нинди рәхмәтләр әйтим икән?!
Син булмасаң, янып үләсе идек бит! Аллага шөкер, чоланга гына зыян булды. Үзебез дә исән, йорт та! Аллага шөкер! – дип хисләнеп, Сәвияне кочып алды. Икенче көнне хастаханәгә килде ул. Аягы өшеп, салкын тидереп түгел, яланаяк тәрәзә аша сикергәндә, табанына пыяла кадалган икән. Янгын вакытында берни сизми чапкан, иртән генә сизеп-күреп алган. «Зыян юк», – дисә дә, Мәҗит аны дәваланырга салды, зыян булгач, соң була инде ул, диде. Сәвия барысын күреп-ишетеп торды, әтисенең исән-сау булуына шатланды. Шул чакта баш табиб янына ниндидер йомыш белән хастаханәнең хуҗалык мөдире Закир килеп керде. Аны күрүгә, бинтка уралган аягы турында онытып,
әтисе урыныннан сикереп торды, тегенең иңеннән кочты, кулларын кысты: – Менә кем коткарды безне! Каян, ничек күреп алдың, Закир туган? Төн
уртасы иде бит. Сине һичшиксез бәхилләтербез, рәхмәт яугыры!
Ни гаҗәп, Закир бер дә аптырап калмады:
– Күрдем инде... Бөтен халык күрде бит... – дип мыгырданды.
Әмма үзе, йомышын әйтергә онытып, тиз генә чыгып та китте. Чынлыкта ул
бу төндә шыр исерек булып, хатыны өйгә кертмәгәнлектән, мунчада кунган иде... Әтисе хастаханәдә ике атналап ятып чыкты. Бу көннәр Сәвия өчен бәйрәмгә әйләнде. Ул гел газиз кешесе янында булды, аның йокысын саклады. Һәр көнне әнисен күрү бәхетенә дә иреште. Рәхәтләнеп, сөенеп, аларның чөкердәшүен
тыңлады. Бер көнне әтисе әйтеп куйды:
– Фәрдия, әйтсәм, ышанырсыңмы икән? Ул төндә бит «Әти!» дип
кычкырдылар. Шаккаттым инде бу хәлгә. Аннары Закир тагы «Әти» дип эндәште. Әллә мин саташтым, әллә ул...
– Булгандыр инде. Куркудан әллә ниләр ишетерсең... – дип җаваплады әнисе.
– Малайлардан хәбәр бармы соң? Син бу хәлләр турында аларга язып торма инде, борчылмасыннар. Солдат хезмәте болай да тынгысыз.
– Язаммы соң?! Ниемә кирәк? Икесеннән дә хат килде. Сәвиябез генә онытты безне...
– Борчылма, җае юктыр. Укый да, эшли дә, ничек өлгерсен? «Кышлар үткәч, кайтырмын», – диде түгелме соң?
– Исән-имин йөрсен инде. Әллә нигә күңел бер дә тыныч түгел... – дип көрсенде әнисе.
Ә кызлары, бер чарасыз калып, яннарында басып тора иде...

4. Элемтә бар!
Бик кызык хәлгә дә очрады әле Сәвия. Аны күрүче, ишетүче табылды бит! Һәм бу тылсымчы зат биш яшьлек Айрат иде. Чана шуганда, таш баганага килеп бәрелеп, кулын сындырган малайны районга озатып тормадылар. Мәҗит ага үзе шәп итеп гипс салып куйды. Әнисе бик үтенгән: «Зинһар, үзебездә калсын», – дигән. Районга барып, хәлен белеп йөрергә вакытым да, җаем да юк, дигән. Гөлүсә фермада сыер сава, буш вакыты булды исә, улы янына йөгереп килә. Кайчакта куна да кала. Янында әнисе булмаса, малай йоклый алмый, уяна да шыңшый. Сәвия һәр төндә шул бала янына кереп утыра башлады. Ни могҗиза, беренче кичтә үк Айрат аңа төбәлеп:
– Син кем? – дип сорады.
Сәвия, сорауның үзенә атап бирелүенә шикләнеп, тирә-якка күз салды, артына борылып карады. Ләкин алар янында башка беркем юк иде. Икеләнеп кенә дәшкән булды:
– Мин... яхшы апа...
Айрат аны ишетте, шунда ук җавап та бирде:
– Ә минем сиңа «Матуг апа» диясем килә. Ягыймы?
– Мин матурмыни? – дип елмайды Сәвия.
Малай баш какты: « Әйе!», янәсе.
Сәвия үзен күрүче, ишетүче булганга сөенеп туялмый. Аның тормыштан,
исән кешеләрдән һич тә аерыласы килми. Бу сизгер малайга рәхмәте чиксез, шуңа да һич авырсынмыйча, төннәр буе аңа кызыклы шигырьләр, күңелле әкиятләр сөйли.
– Мин сине ягатам, Матуг апа, – ди Айрат.
– Мин дә сине яратам,– дип кочып ала аны Сәвия.
Айрат, зур күзләрен тутырып, сөенеп елмая:
– Матуг апа, сит китмә, яме!
– Китмим, – дип юата Сәвия. – Тынычлап йокла.
Сәвиягә кайда сөялсә дә барыбер. Ул төне буе малай янында утыра. Көндез әнисе килгәч, Айрат өзми-куймый, Матур апасы турында сөйли. – Яхшы төшләр күргәнсең, – дип юата әнисе.
Шул ук палатада тамагына салкын тидергән нәни кызы белән ятучы Наташа
аларны аңламый, шулай да аптырап әйтеп куя:
– Странный он у вас. Всю ночь сам с собой разговаривает и смеётся. – Ысмийутса иты хорошо! – дип сөенә Айратның әнисе.
***
Әлмәттә яшәп яткан Хатыйп абыйсын авыл хастаханәсендә очратырмын дип, башына да китермәгән иде Сәвия. Ялга дип кайткан җирдән авырып, шунда ятарга калды ул.
Ике кала арасындагы олы юл Бүзәргә кагылмый үтә. Автобустан төшкәч тә, дүрт-биш чакрым җәяү атлыйсы. Кышларын машина йөри торган юлны трактор чистартып тора. Шул ук вакытта кар тотар өчен басуны да ермаклый. Хатыйп автобустан төшкән дә әнә шул ялгыш юлдан китеп барган. Ярый ла, «КА-700» тракторында эшләүче Фазыл үзенең биек кабинасыннан күреп алган моны. Ярый ла, төн булмаган! Ләкин шул арада Хатыйп өшеп, бик нык салкын тидереп өлгергән. Күзе күрмәгән килеш, кышкы юлга чыгарга ничек тәвәккәлләгәндер.
Өзлегеп китеп, үпкәсенә дә салкын бәрмәсен дип, табиб Даймасов аны ятарга салып куйды. Хатыйп күбрәк палатада утыра, үзе белән алып килгән төрткеле калын китапларын укый. Сәвиягә кызык, керә дә читтән күзәтеп тора. Шаккатарсың, бармаклар китап укысын әле!
Бер керүдә, әрсезләнеп, ул Хатыйпның янына ук килеп басты, китап битенә күз салды. Ир шундук сискәнеп башын күтәрде, йомык күзләре белән як-якка каранып алды:
– Монда кемдер бар... Кем бар монда? Ник дәшмисең? Кем син?
Сәвия курка калды, үзен карак сыман хис итте, әкрен генә кузгалып ишеккә юнәлде.
– Тукта, качма! Башта кем икәнеңне әйт!
– Мин... – диде Сәвия әкрен генә. Үзен ишетмәүләренә өметләнде.
Ләкин аны ишеттеләр!
– Хатыйп абый, мин... – Ни дияргә дә аптыраш. Кыз алдашырга булды. –
Мин күрше авылдан... эээ... туганымны карашырга килгән идем...
– Ярый, кем булсаң да. Әйтәсең килмәсә, әйтмә. Син миңа кайнар чәй ясап алып кил әле. Авызым кипте.
Сәвия тагы аптырашта калды. Чәй ясар өчен дә Төнге фәрештәләрне чакырмас бит. Башына килгән уйдан сөенеп, Айрат янына йөгерде. Малай рәсем ясап утыра иде, «Матуг апа!» дип кычкырып, Сәвия кочагына атылды. Ярый әле бу вакытта палатада беркем юк, юкса баланы саташа дип уйларлар иде. Кечкенә булса да, булдыклы егет икән Айрат, «Матуг апа»сына ияреп, аш-су бүлмәсенә керде, өстәлдә торган чәйнектән кырлы стаканга чәй агызды. Әлбәттә, ул инде суынган иде. Кайнар булмаса да, кеше йомышын аяк астына салу түгел, чәйне Хатыйп кулына кертеп тоттырдылар.
Айрат әдәп кагыйдәләре белән санлашып тормыйча:
– Абый, син нигә күзләгеңне ачмыйсың? – дип, турыга бәреп сорады.
– Ачылмый шул алар, – диде Хатыйп моңсу тавыш белән. – Сукыр бит
мин, балам.
– Күзең йомык булгач, син гел йоклыйсың алайса. Көндез дә төш күгәсең,
әйе бит?
– Юк, көндез йокламыйм. Кояшны күрәм мин. Күктә кояш булганда, минем
дә дөньям якты, – диде Хатыйп. Аннары як-ягына каранып:
– Сеңлем, сулышыңны тоям, син дә монда бит. Ник дәшмисең? – диде.
– Чәй кайнар булмады инде, суынган... – дип акланды кыз.
– Ярый, бусына да рәхмәт. Инде барыгыз, арыдым мин.
Айрат белән тотынышып чыгып барганда, арттан әйтеп калды:
– Сеңлем! Тавышың бик ягымлы, тыңларга рәхәт. Шулай кергәләп йөр.
Миңа әңгәмәдәш булырсың.
Икенче кергәндә, Сәвия аннан наратлары турында сорады:
– Хатыйп абый, ник бакчагызга наратлар утырттыгыз сез?
– Ә син каян беләсең?
Кыз үзенең ялгышын аңлап, тамак кырып куйды:
– Эээ... Туганнарыма кунакка килгәч, алар күрсәткән иде...
– Көлделәрме? Гаепләделәрме?
– Юк. Ник гаепләсеннәр? Матур бит. Сезнең төз наратларны күргәч, мин
дә үзебезнең бакчага утырттым әле.
– Әйбәт иткәнсең. Наратлар гаскәриләр кебек җил-давылдан ышыклый,
җан-тәнгә яшәү көче бирә. Ләкин нәни чакта аларның үзләрен сакларга кирәк. Үзебез утырткан агачлар өчен дә җаваплы без, аңлыйсыңмы шуны? Алар янында һава да икенче, шифалы. Күзем күрмәсә дә, күңелем сөенә шуларга. Иң ышанычлы, көчле агач ул нарат!
– Ә чаган?
– Аларның исе юк. Мин бит ис буенча гына аерам.
– Бүлнис бакчасында күп алар. Шунда каргалар оялаган. Бер агачта әллә
ничә оя. Көне-төне кычкыралар. Сез дә ишетәсездер. Шомлы шундый...
– Аларга да каядыр сыенырга кирәк. Каргалар, гадәттә, кортлы агачка оялый, – диде Хатыйп. – Ул чаганнар бик карт инде, сугышка кадәр утыртылган.
Минем яшьтәшләр.
– Бу бакчада ачлыктан үлгәннәрнең уртак кабере бар, диләр. Чынлап та
шулаймы, Хатыйп абый?
– Шулай, диләр шул...
– Аларның җаннары тыныч түгелдер.
– Сәер сүзләр сөйлисең син, сеңлем. Үлгәч, кайда ятсаң да, барыбер инде ул... Мәетнең җаны юк бит.
– Бәлки, бардыр? – дип сорады Сәвия сукыр килеш тә күрә торган шундый акыллы, зирәк абыйсыннан аңлау көтеп. Сәвияне ишетте бит ул!
– Бәлки, бардыр... – дип кабатлады Хатыйп, уйга калып һәм икеләнеп. – Ник әле миннән сорау аласың?
– Сезнең белән сөйләшергә рәхәт. Сез – бик акыллы, көчле кеше.
– Әй, сеңлем... Көчле булмый ни хәл итәсең?! Тормыш үзе өйрәтә. Күзсезгә бер адым атлар өчен дә күпме көч кирәк! Ярый әле, укырга өйрәттеләр. Француз егетенә рәхмәт.
– Сезне ул укыттымы? Сез французча укыйсызмы? – дип гаҗәпләнде Сәвия. Хатыйп абыйсы тыйнак кына елмаеп куйды:
– Менә бу нокталы шрифтны әле үткән гасырда гына Луи Брайл исемле
француз уйлап тапкан. Унбиш кенә яшьтә булган, ә нинди зур игелек кылып калдырган, күпме кешегә белем юлын ачкан! Итекче малае гына югыйсә. Үзе дә сукыр була ул. Менә бит нинди башлы кешеләр бар!
– Ә сез нинди китаплар укыйсыз, Хатыйп абый? Мөмкин булса, кычкырып укыгыз әле... – диде Сәвия.
Ир, тумбада яткан китабын кулына алып, бер битен ачты. Һәм әкрен генә, салмак тавыш белән укый башлады. Бармаклары ак битләр буйлап йөгерсә дә, карашы читкә, тәрәзәгә төбәлгән иде. Сәвиянең башына сәер уй килде: «Сукырларның күзе гел ял итә, арымый...»
– «Җир өстен төрле төсләргә күмеп, гөлләр чәчәк ата. Аллы-гөлле күлмәкләрен кигән күбәләкләр, дөньяның гүзәллегенә сокланып, вальс бии. Җир күкрәгеннән ургып чыккан чишмә, зәңгәр күкне күрүенә сөенеп, бар дөньяны яңгыратып көлә. Ерак юллар гизеп, туган якка кайткан кошлар, сайрый-сайрый яр сайлый, оя кора. Бар тереклек хәрәкәттә. Бар тереклек үзенчә яшәешне мактый, матурлыкка мәдхия җырлый. Ләкин күзе ачык булса да, күңеле сукыр кешеләр бу гүзәллекне күрми: «Ник тудым, ник яшим, яшәвемнең мәгънәсе нидә?» – дип баш вата, кемгәдер үпкә-дәгъвасын белдерә. Алар зарланып, йөз җыерып утырганда, шатлык тулы мизгелләрен кочагына кысып, яннарыннан Тормыш үтеп китә. Килер вакыт, кеше гаҗәпләнеп һәм үкенеп әйтер: «Үтте дә китте гомер. Гүя яшәмәдем...» Ә син яшә, күзеңне, күңелеңне ач! Дөньяның төрле авазларын тыңла. Битеңне назлы җилгә куй, кояш балкышын күзәт. Тауларга мен, яланаяк хәтфә чирәмнәрдә йөгер, баллы чишмә суларын эч, диңгездә коен. Яшә син, яшә! Яшәү шундый рәхәт бит!»
Шул җиргә җиткәч, Хатыйп абыйсы тынып калды, Сәвия ягына борылып: – Килешәсеңме? – дип сорады.
– Матурлыкны бар кеше дә күрәдер инде ул, – диде Сәвия.
– Күңеле сукырлар күрми. Андыйлар да бар, сеңлем...
– Сез күрәсез, әйеме?
– Күрмәсәм дә, дөньяны бик гүзәл итеп тоям мин. Тормыш ямьсез була алмый, тәмле дә ямьле дә ул! Шулай бит?
– Әйе... – диде Сәвия.
Ләкин тавышы үтә дә боек, сагышлы иде. Тормышның ямен-тәмен аңларга, татырга өлгердеме соң ул?! Ярый ла, Хатыйп абыйсы, күрмәсә дә, ишетә аны. Шул да зур юаныч. Юкса, ни тере, ни үле булмыйча, беркем белән сөйләшә алмыйча, саташып бетәр идең...
Сәвия бу палатага икенче көнне дә кагылды. Бүлмәдәшләре чыгып киткәч кенә, Хатыйп абыйсына сәлам бирде. Чал чәчле ир, аны гаҗәпкә калдырып:
– Әйт әле, сеңлем, матурмы син? – дип сорады. – Кызганыч, тавышыңны гына ишетәм, үзеңне күрмим.
– Әллә тагы... – диде Сәвия, каушап.
– Тавышың бик тәмле. Үзең дә матурдыр. Хәер, миңа бар кеше дә бер төсле булып тоела. Аларны күргәнем юк. Барысы да минем кебектер инде.
– Юк, Хатыйп абый, кешеләр төрле-төрле.
– Шулаймыни? Тавышлары төрле, анысын беләм. Тагы кай яклары белән аерыла соң алар? – дип сорады Хатыйп серле елмаеп.
Дөньяда шул гомер яшәгәч, җавапны үзе дә беләдер, юри үртәп сорыйдыр, дип уйлады Сәвия.
– Борын, күз, авыз, чәч... Һәр кешедә үзенчә инде...
– Шул аерма бөтен кешегә җитәме? Ул борын, авыз, күзләр төрле кешедә төрле булсын өчен, бик күп кирәктер бит. Сәер икән.
Сәвия пырхылдап көлеп җибәрде.
– Көлмә, сеңлем, минем үз гомеремдә бер кешене дә күргәнем юк.
– Сез бит укыйсыз. Китапта рәсемнәр дә бардыр?
– Рәсемне тулаем күрү кирәк. Бармак аны булдыра алмый. Күз кирәк. Һай,
күз кирәк шул!
– Хатыйп абый, ә сезнең яратканыгыз бармы?
– Ник булмасын?! Әниемне яратам. Әтиемне дә яратыр идем, ул сугыштан
кайтмады...
– Мин мәхәббәт турында әйтәм бит... Кызларны ярату турында... – диде
Сәвия.
Егетләр күз белән ярата, диләр, ә күзсезләр ничек ярата икән? Менә шуны
беләсе килде Сәвиянең. Ләкин Хатыйп абыйсы аның соравын җавапсыз калдырды.
– Кызларны кем яратмый?! – дип елмайды гына.
– Мәхәббәт бик серле ул, әйе бит, Хатыйп абый? – дип сорады Сәвия. Аның Хатыйп абыйсын күбрәк сөйләштерәсе килә иде.
– Бернинди сере юк аның, сеңлем. Гадилектә галилек, диләрме әле? Мәхәббәт – яраткан кешеңне кайгырту ул. Өшемәсен, ач булмасын, борчылмасын, еламасын, бәхетле булсын... Шул гына.
– Шул гынамы?! – Сәвиянең тавышында гаҗәпләнү дә, моңсулык та бар иде. Күрәсең, җавап аңа ошап бетмәде.
– Ник, бу азмыни?! Аналарның мәхәббәте шундый түгелме? – дип сорады да, үз фикерен ныгытып куйды Хатыйп. – Сеңлем, минем дә сиңа бер соравым бар. Синең күңелең җылы, әмма җилең салкын. Синнән кар исе килә. Шуның серенә төшенә алмыйм. Ник алай ул?
– Кхым-кхым... Энем, кем белән сөйләшәсең син? Баядан бирле күзәтеп, тыңлап торам. Яныңда беркемне күрмим. Театр уйныйсыңмы әллә?
Бу тавышны ишетеп, Хатыйп та, Сәвия дә сискәнеп ишек ягына борылып карадылар. Ни чыгарга, ни керергә белмәгәндәй, бусагада бер карт басып тора иде. Сәвия аны танып белми, башка авыл кешесе, Хатыйп абыйсы белән бер палатада дәваланып ята. Сөйләшү белән мавыгып, ишек ачылганын искәрми дә калганнар. Хатыйп кулы белән бушлыкка төртеп:
– Менә ич, сеңел белән гәпләшәбез. Яшьләр белән сөйләшү күңелгә рәхәт бит ул, – диде.
Аның, үз янында кеше булуына тамчы да шикләнмичә ясалган бу хәрәкәте Сәвияне оялырга, үзен гаепле сизәргә мәҗбүр итте. Ни дияргә дә белмичә:
– Әй, онытып та торам... Хатыйп абый, миңа бит ни... Җылы су алып килергә кушканнар иде, – дип ашыгып чыгып китте.
***
«Мәхәббәт – яраткан кешеңне кайгырту ул», – диде Хатыйп абыйсы.
Бәлки, чынлап та, шулайдыр? Гаяз аны кайгыртмадымыни? Беренче сыйныфтан бирле фәрештә урынына сакламадымы? Ысылдап өстенә килгән казларны куды, каршысына усал эт чыкса, аны үзе белән каплап, ике арага гел ул килеп басты. Берәр юньсез малай этеп җибәрсә, Сәвияне яклап, тегенең өстенә ташланды. Таеп егылса, кулын сузды. Өшесә, курткасын салып бирде...
Мәктәпкә укырга кергәнче авылларында шундый кыю, акыллы малай бар икәнен Сәвия белми дә яши иде. Гаяз аны үзе сайлады. Беренче сыйныфта укыганда ук, малайлар кызларны бүлешкән. Сәвия өчен Сакау Мансур белән Гаяз арасында сугыш та булган, имеш. Әлбәттә, Гаяз җиңгән, улмы соң инде аста калучы?! Шуннан соң Сәвиягә «Гаяз кәләше» дигән кушамат тагылды. Хәер, аңа гына түгел, сайланган кызларның һәммәсе кемнеңдер кәләше булып куйды.
Яңа ел бәйрәменә парлап бию әзерләгәндә, Сәвияне күрше малае Булат белән бастырганнар иде. Ләкин шунда ук аның кулыннан Гаяз килеп тотты һәм кычкырып, кистереп әйтте:
– Сәвия белән мин биим!
Алар сыйныфында кызлар күбрәк булып, барысы да алгы рәттәге парталарда утыра иде. Ә малайлар, кызлар артына качып, укытучы Мәйсәрә апа әйтмешли, «Камчатка»га елышкан, дәрестә гамьнәре юк. Бераз игә кермәсләрме дип, кызларны малайлар белән аралаштырып утыртырга булдылар. Сәвиягә партадаш булып, әлеге дә баягы Сакау Мансур эләкте. Тик бер генә дәрес утырды ул кыз янында. Тәнәфестән соң, Мансур икенче рәткә күчкән, ә Сәвия кырында авызын ерып Гаяз утыра иде.
Менә шундый иде Гаяз. Сәвиянең һәр сүзен, боерыгын үтәргә әзер торган җан-тән сакчысы иде ул. Казаннан кайтканда да, олы юлга чыгып, әтисе түгел, гел Гаяз каршы алды. Яз-җәйләрен мотоциклы белән, ә көз-кышларын тракторы белән чатка чыгып басар иде. Озатты, каршы алды... Сөйгәненең җылы ышыгында, җил-салкын тоймый, чәчәк атасы гөл иде Сәвия. Әллә соң артык бәхетле булырга да ярамыймы икән?!
Теге иртәдә Гаяз турында коточкыч хәбәрне ишеткәч, Сәвия моңа ышана алмады. Әле кичен генә янында көлеп, шаярып йөргән кешенең мәңгелеккә югалуы һич тә мөмкин түгел иде. Тормыш бу кадәр гаделсез була алмый! Ни өчен әле шундый яхшы, япь-яшь кеше үләргә тиеш, ди?! Булмас, дөрес хәбәр түгел бу. Сәвия әнисенә дә шулай диде: «Ышанмыйм!!! Ялгышканнар... Бутаганнар... Башка кеше үлгән, Гаяз түгел. Менә күрерсез, ул исән!»
Нурсинә бу вакытта хастаханәдә аңсыз ятса да, Гаязны туган йортыннан озаттылар. Әмма никтер йөзен карарга рөхсәт булмады. «Нык имгәнгән, танырлык түгел икән, шуңа күрсәтмиләр», – диеште халык. Бүзәр авылында шатлыгы да, кайгысы да уртак. Гаяз белән хушлашырга халык күп килде. Укытучылар, җитәкчеләр дә килгән иде. Сөйләүчеләр күп булды. Сәвиянең колагына:
– Тырыш, уңган егетебез, безнең өметебез... Үкенечле үлем... Җаны тынычлык тапсын... Урыны җәннәттә булсын... – дигән сүзләр килеп иреште.
Егетне кызгандылар, апа-әбиләр, йөзләрен яулык очы белән каплап, үкседеләр. Бик авыр көн булды ул Бүзәрләр өчен. Ә көн чалт аяз, кояшлы иде. Кем инде мондый көнне җир астына кереп ята?!
Юк, ышанмады Сәвия бу хәлгә, Гаязны башка беркайчан да күрә алмасына ышанмады. Шуңа күзеннән бер тамчы яшь тә таммады. Ниндидер тамаша карагандай катып басып торды: «Кайтыр ул, менә күрерсез, кайтыр... Андый кеше югала алмый. Бүген кемнедер күмәләр, тик Гаязны түгел... Ялгышлык бу, бик зур ялгышлык...»
Казанга китәр көннәре якынлашкач, шулай да егетнең кабере каршына килеп басты үзе. Чардуган да, таш та куелмаган туфрак өеменә, шунда кадап куелган ап-ак шома тактага, анда язылган кадерле исемгә гаҗәпләнеп карап торды.
– Гаяз... Син, чынлап та, мондамы? – дип сорады.
Үзе үк җавап бирде:
– Юк бит, әйеме? Син монда юк... Кайда соң син? Кайчан кайтасың? Мин
сине көтәм...
Шундый сәер иде ул көннәрдә кызның күңел халәте.
Ләкин шул ялган, «Гаяз үлмәде, ул кайтачак» дигән буш өмет Сәвиягә яшәү
көче бирде. Шул өмет белән ул пар-пар агачлар утыртты. Шул өмет белән Казанга китеп барды. Әнисеннән: «Кызым, Гаяз исән! Ялгыш башка кешене күмгәннәр», – дигән сөенечле хәбәр көтте. Көннәр, атналар үтә торды, тик ул көткән сөенечле хәбәр килмәде. Әмма Сәвия өметен өзмәде, иләс хыяллар белән үз ялганына үзен ышандырырга маташты...
Инде менә үзе дә үлде... Үлгәч, теге дөньядагы якыннарың белән очрашасың, дип сөйләнәләр иде. Ләкин Гаяз монда да юк бит... Бәлки ул да кайдадыр, ниндидер сынау үтеп йөридер... Бу дөньяның кеше аңламастай канунары да бар икән.
***
Сәвия бу халәттә яшәешкә дә күнекте. Һәр көнне Мәҗит абыйсына ияреп йөри, авырулар тарихын, табиб билгеләгән дәваларны өйрәнә. Һәр көнне чал чәчле, аз сүзле, тыныч холыклы бу кешенең сабырлыгына, олы җанлы, кече күңелле булуына соклана. Авыруның кемлегенә, яшенә карамастан, табиб һәркемгә елмаеп, үз итеп дәшә, олыларга «апа-абый», ди, кечеләргә «энем- сеңлем» яки «улым-кызым», ди. Ул килеп керү белән авырулар җанланып китә, артыгын зарланмаска, көр күренергә тырыша. Беркемнең дә, аксакал, мөхтәрәм табиб каршында көчсезләнеп, мескенләнәсе килми. Күреп тора Сәвия, Мәҗит абыйсының үз саулыгы да чамалы, ул еш кына әле кан басымыннан, әле бил- аяк сызлаудан укол кадата, әле тел астына тиз генә ниндидер дару-төймә салып куя. Чигәсен уып, йөзен газаплы җыерып утырган мизгелләрен дә күрде Сәвия. Ләкин кабинетына берәрсе килеп керү белән, башын күтәрә, сыгылып төшкән иңнәрен калкыта, берни булмагандай көр тавыш белән сөйләшә башлый...
Сәвия Мөнәвәрә Исламовна биләмәсенә дә еш кагыла, аның эшен дә читтән генә күзәтеп тора. Кайчакта бик ярдәм итәсе килә дә, юк шул, куллары тоймый. Төнлә килүчеләр янында, Мөнәвәрә апасын алыштыра алмый, чөнки авыл акушеры һәрвакыт уяу, чакыруга йөгереп килеп җитә. Ләкин тормыш бит бу, гел бер эздән генә бармый. Түбән Кама шәһәрендә төзелештә эшләп йөрүче улы, өченче каттан егылып зәгыйфьләнгәч, хәсрәткә баткан ана, ял алып, аны тәрбияләргә китеп барды. Бәби табарга җыенган әниләрне районга юлларга булдылар. Ләкин бу хакта белмәгән-ишетмәгән хатыннар барыбер Бүзәр хастаханәсе каршына килеп басты. Менә шундый чакларда Сәвия тагын серле игезәкләргә мөрәҗәгать итте:
– Төнге фәрештәләр! Сезнең ярдәм кирәк!
Шуннан соң сменада кайсы шәфкать туташы булса да: «Мин булдырам, мин эшлим!» – дип, җиң сызганып, килгән хатыннарны бала таптырырга кереште. Бары тик катлаулы хәлләр булганда гына, районнан «Ашыгыч ярдәм» чакырдылар. Нинди сере бардыр, күпчелек сабый бу дөньяга килү өчен, гадәттә, төнне сайлый. Ләкин якты вакытта аваз салырга теләүчеләр дә җитәрлек. Ә Сәвия, үзегез беләсез, ярдәмчеләрен төнлә генә чакыра ала, көндезен, бик теләсә дә, берни кыла алмый.
Иртәнге уннар тирәсендә, хастаханәгә, инде тулгагы башланган бер хатынны китергәч, шәфкать туташы коелып төште. Тизрәк баш табиб янына атылып керде:
– Мәҗит Ногманович! Бала табарга килделәр! Нишләтик?
– Кабул итәргә кирәк! Ник шул кадәр курыктың? Кулыңнан килә бит, – диде Даймасов.
Әминә ни дияргә белми, башын иде.
– Миннән булмас, Мәҗит Ногманович... Сез ярдәм итсәгез генә... – дип мыгырданды.
– Сәер... Бер була, бер юк. Ничек аңларга моны?!
Даймасовның карашы да, тавышы да бик кырыс иде. Төнге вакыйгаларны ничек аңлатырга да белмәгән Әминә алдашырга, хәйләләргә мәҗбүр булды:
– Бүген... бүген минем хәлем юк, Мәҗит Ногманович... Башым әйләнә, кулым калтырый...
Соңгы чигенә җиткәч кенә хастаханәгә килеп, баласын бусагада таба башлаган хатынны районга озату түгел, туп-туры кушеткага кертеп салырга туры килде. Әмма сабыйны Әминә түгел, Даймасов кабул итте...
Үзе шулай да киңәшмәләрдә горурланып күкрәк какты:
– Бездә универсаль кадрлар эшли! Безнекеләр барысын да булдыра!
***
Барысын да булдырабыз дип, белеменә, зур тәҗрибәсенә таянып, үз көченә ышанып эшләп йөрүче табибның үзенә дә ярдәм кирәгер дип кем уйлаган?!
Төн уртасы иде ул.
Сәвия ул төндә йокламады, палатадан-палатага кереп, авыруларның хәлен белешеп йөрде. Алай-болай ярдәм кирәксә, ул әзер торырга тиеш. Урамда көчле җил-буран, шуңадырмы, олы яшьтәге кешеләр йокысызлыктан интегә, аяк-куллары да ныграк сызлый. Үч иткәндәй, төнге дежурда көн үтсенгә генә йөрүче бер пошмас практикант кыз иде. Кичке уколларны ясап, даруларны өләште дә «Уф, арыдым!» дип диванга тәгәрәде. Имеш, кичә йокламаган, егете белән очрашкан. Төн уртасында чырылдап кычкырган телефон тавышын да ишетмәде хәтта. Трубканы санитарка Зөлфия алды. Ә Сәвия ишетеп торды:
– Кызлар! Мәҗит абыегызның хәле бик начар! Нишлик? Районга шалтыратыйкмы?
Бу Фәһимә апа тавышы иде.
Зөлфия бер мәл аптырап, югалып калды. Аннары, трубканы ташлап, Венера янына йөгерде. «Булмас... – дип икеләнде Сәвия. – Бу кызда өмет юк...»
Барысы да һәрвакыттагыча тиз арада хәл ителде... Венера берни сизми йоклап калды, ә Сәвия, җәһәт кенә беренче ярдәм өчен кирәкле медикаментларны алып, урамга атылды. Ни хикмәт: бу юлы аны капка төбендә туктатучы булмады. Хәер, бу төндә ул «Венера» бит...
Мәҗит абыйсы аңсыз ята иде. Тәне ут кебек кайнар, йөзе, муеннары шешенгән. Сәвия аның йөзен үзенә борып, авызын ачты. Авыз эче лайлаланган, теле зурайган иде. «Аллергиягә охшаган» дип уйлады кыз. Борчылып, ни кылырга белми ире янында таптанган Фәһимәгә шунда ук боерык бирде:
– Тизрәк «Ашыгыч ярдәм» чакырыгыз! Шок булмагае.
– Хәзер, хәзер... – дип угаланды Фәһимә. – Ни булганын да аңламый калдым бит.
Сәвия авыруның авыз эчен чистартып, теленә басты. Ирнең сулыш алуы иркенәеп киткәндәй булды. Шуннан соң гына кан басымын үлчәде, ул артык түбән, ә пульс ешайган булып чыкты. Ярый әле, үзе белән адреналин, супрастин инъекцияләрен алган иде, тизрәк шуны кадады.
Район табиблары килгәндә, Мәҗит аңында иде инде, хәле шактый җиңеләйгән. Ул Сәвиянең кулын кысып, көчсез тавыш белән булса да:
– Рәхмәт, кызым... – дип әйтә алды.
Аны озаткач, Фәһимә Сәвияне чәй эчәргә кыстый башлады. Тамагы кипкән иде, бер сүзсез ризалашты кыз. Бик тәмләп эчте чәйне. Күптән инде ризык тәме тойганы юк бит.
– Бигрәк тәмле хәлвә, – диде ул. – Әллә чикләвек белән инде. Шулай диюе булды, Фәһимә урыныннан сикереп тә торды:
– Ай Аллам! Белмәдем бит! Чикләвек беләнмени ул?!
– Әйе, – диде Сәвия аптырап. – Ә ни булды?
– Соң бит абыеңа чикләвек ярамый! Белмәдем бит! Үз кулым белән иркәемне үтерә яздым. Балаларына ни дияр идем?! Әле дә син килеп өлгердең, балам! Әле дә син коткардың! Яшь кенә булсаң да, булдыклы икәнсең, кулларың шифалы. Мең рәхмәт, балам, игелегеңне мәңге онытмабыз!
Баш табиб район хастаханәсендә ике атна ятып чыкты. Эшкә килү белән бөтен коллектив алдында Венерага рәхмәтен әйтте. Тегесе бу хәлләрне белсә дә, берни хәтерләми иде. Күзләрен челт-челт йомып, кыенсынып елмаеп басып торды. Әйтер сүз тапмады...
Хастаханәдәге сәер хәлләр турында алар үзара сөйләшәләр, баш ваталар, ләкин серенә төшенә алмыйлар иде. Шуңа күрә баш табиб алдында телләрен генә тешлиләр...
 

5. Кайту
Ике дөнья арасында адашып йөргән көннәрдә байтак кешегә ярдәм итте, шактый авыруны юатты Сәвия. Ләкин барыбер үзеннән, эшеннән канәгать түгел иде. Күп көннәре бушка узгандай тоелды, кулларын эшләтә алмаганга үртәлде. Эчтән генә игезәкләргә үпкә белдерде: «Йә, кем инде өрәккә шундый бурыч йөкли? Кирәк саен сезне ярдәмгә чакырып, чит кешегә әйләнәсем килми, үзем буласым килә!»
Колагына кайдандыр: «Иртәгә сынауның соңгы көне!» – дигән өн килеп ирешкәч тә, шатланмады. Бәлки алда тагы да катлаулырак, куркынычрак сынау көтәдер. Ни дисәң дә, монда үз авылы, таныш кешеләр... Туган йортына кайтып, әти-әнисен күрә алмаса да, хәл-хәбәрләрен белеп тора.
Ул кичне Сәвия урамда, баскыч төбендә үткәрде, йолдызларны күзәтте, авыл тавышын тыңлады. Кайдадыр этләр өрде, клуб ягыннан гармун тавышы ишетелде... Шулчак каршында әллә кайдан таныш сын, газиз йөз пәйда булды. Гүя күктән төште. Сәвия сискәнеп, урыныннан сикереп торды:
– Гаяз?! Син?!
– Әйе, мин...
Әйе, бу ул, соңгы кичтә очрашкан Гаяз... Киемнәре дә, кыяфәте дә шул ук.
Ләкин үзе бөтенләй башка. Ул кичтә Гаяз бәхетле иде, гел шаярды, көлде. Ул кичтә Гаязның киләчәге бар иде, ул иртән уянып, кояшны күрәсенә, өр-яңа көнен башлаячагына тамчы да шикләнми иде. Ә бу Гаязның җаны үлгән, күзләре сүнгән...
– Син ничек монда? – дип сорады Сәвия.
– Качып килдем...
– Ярамый бит! Үзең беләсең. Барыбер табачаклар...
– Беләм... Ләкин мин сине шул кадәр сагындым! Бер генә тапкыр булса да
күрәсем килде.
Сөйгәне өчен бик борчылып, Сәвия киңәш бирергә ашыкты:
– Син аларга каршы барма, Гаяз! Кушканнарын үтә!
– Үтим. Ләкин бер генә тапкыр тәртип бозарга да ярыйдыр. Сәвия, иртәгә
син безнең дөньядан китәсең. Юллар озакка аерыла. Мин сине тиз генә күрмәячәкмен.
Кыз гасабиланып сорады:
– Нишлик соң, Гаяз? Нишлик?!
– Минем өчен бөтен юллар ябык. Мин читлектәге кош хәлендә...
– Бу коллыктан котылу өчен нишләргә кирәк?
– Мин синнән баш тартырга тиеш...
– Баш тарт, рәнҗемәм. Мин синең ирекле булуыңны телим.
– Беләм. Ләкин булдыра алмыйм. Синнән баш тарту гына аз аларга. Мин
үзем таптаткан кызның сөйгәне булырга тиеш. Аның каршында тезләнеп, кулын үбеп: «Сине генә яратам, синнән башка беркем кирәкми!» – дияргә тиеш. Аңлыйсыңмы? Ә мин бу сүзләрне сиңа гына әйтә алам. Ул бик әшәке кыз. Аны ап-ак туй күлмәгеннән җирләгәннәр, күмү белән күлмәге каралган. Чөнки елата-елата, кеше ярын тартып алган. Мин ул явызны тамчы да кызганмыйм. Ничек итеп, аңа «яратам» дип әйтим? Синнән башка миңа беркем кирәкми!
– Гаяз... Сиңа мин кадерлеме, әллә ирекме?
– Син кадерле! Син янымда булсаң, мин кол булырга да риза. Син миңа түзәргә көч бирәсең.
– Син ирекне сайла! Ирек мөһимрәк! Һәр җан ирекле булырга тиеш! Шунда гына ул теләгән җиргә бара,теләгән кешене ярата ала!
– Монда ирек башка. Син әлегә аңламыйсың, – диде Гаяз моңсу гына. Сәвия дә ямансулап башын иде:
– Алайса, сиңа бик авыр икән... Ә мин берничек ярдәм итә алмыйм... Мин
дә бит ирекле түгел.
– Иң авыры: әниемнең хәсрәтле йөзен, күз яшьләрен күрү. Аны миңа һәр
көнне күрсәтәләр... Газапларым тагы да көчәя. Әниемнең яшисе килми, үзенә үлем тели. Ә бу зур гөнаһ икән. Әй, Сәвия... Үкенечләрем утта яндыра... Менә шул инде ул тәмуг газабы.
Гаязның карашы әйтеп бетергесез сагышлы, чарасыз иде. Сәвия аны ничек юатырга белмәде. Янына килеп, иңнәреннән кочып алды. Ике җан бер-берсенә сыенып, шактый басып торды.
– Син мине тоясыңмы?
– Тоям, – диде Гаяз.
– Мин дә тоям. Сәер, әйеме? Алай булгач, без мәңгелектә бергә була алабыз,
әйе бит?
– Юк шул, Сәвиякәй! Кавышырга өлгерми калдык бит... Никахсызлар
мәңгелектә кушыла алмый! Менә шунда фаҗига!
Шулчак алар янында дегет чәчләрен уйнатып, кара күлмәкле кыз пәйда
булды. Сәвиягә игътибар да итеп тормый, ямьсез итеп кычкырды:
– Вот ты где!!! Кем рөхсәт итте сиңа качарга?! Син гел минем янда булырга, һәр сүземне, йомышымны үтәргә тиеш! Шулаймы?! Ник рөхсәтсез качтың?! Син минем колым! Миңа буйсынмасаң, урының тәмугта булачак! Мәңгелек
тәмугта!
– Мин болай да тәмугта инде... Аз гына вакыт бир миңа, бер генә минут! Ләкин кара күлмәкле кыз Гаязга чат ябышып, аны үзенә тартты. Аңа
буйсынып чигенә-чигенә, егет һаман Сәвиягә карады, бар көченә кычкырды: – Сәвия! Ике дөнья арасындагы пәрдә бик юка! Ишекләр күп. Онытма мине,
Сәвия! Мин сине яратам! Мин сине беркемгә алыштырмыйм!!!
Сәвия, сөйгәне артыннан атлады, кулларын сузып, аны кочып алмакчы
булды, ләкин куенына җил генә килеп сыенды...
Кара күлмәкле кыз да, Гаяз да мизгел эчендә юкка чыкты...
***
«Исән чакта кавыша аламадык, үлгәч тә юллар аерыла. Ник шулай булды соң?!» – Сәвиянең кычкырып елыйсы килде, әмма никтер елый да алмый икән... Аяз күкнең якты йолдызларына карап, озак ямансулап утырды әле ул. Кем белә, бәлки, иртәгә аларны да күрә алмас... Шулай уйланып-сагышланып утыра торгач, онытылып киткән...
...Күзен ачканда, ул кабат ак бүлмәдә, ак халатлы игезәкләр каршында басып тора иде. Аларны күрү белән Сәвия кабаланып сорады:
– Без Гаяз белән кавышабызмы?
– Юк! – дигән өметсез җавап ишетте. – Ул синеке түгел. Син дә аныкы түгел. Кызның җаны сагыш күленә чумгандай булды, ул яшьсез елый иде:
– Мин аны яратам! Мин аның белән булырга телим!
– Гаязның юлы кыска булды. Ул төнгә ашыкты. Ә сиңа әле бик күп яңа
таңнар каршылыйсы.
– Кайда? Ничек? Сез миңа яңа сынау әзерләдегезме?
Игезәкләр бер-бер артлы җавап бирде:
– Һәр көнең сынау булачак. Кешеләргә игелек кыл! – диде беренчесе.
– Туган җиреңә хезмәт ит! – диде икенчесе.
– Яшәүдән соң үлем, үлемнән соң яшәү бар! – диде өченчесе.
Шулай диделәр дә юкка чыктылар. Ап-ак диварлы бүлмәдә Сәвия ялгызы
басып калды. Ак төс тә, күпкә китсә, ачуны китерә, ярсыта икән. Диварлар да, идән-түшәмнәр дә ап-ак төстә булгач, үзеңне бушлыкта эленеп торгандай хис итәсең. Кыз ачу белән идәнгә типте, диварны төя башлады, аяк-кул белән түгел, әлбәттә, уйлары белән генә. Шулчак тибрәнеп торган ап-ак ефәк пәрдәләр күреп алды. «Пәрдә булгач, бәлки, монда тәрәзә дә бардыр,» – дип уйлады ул. Шатлыгыннан очып китәрдәй булды: тәрәзә бар һәм ул ачык иде! Борынына дымлы чирәм, шомырт исе килеп ягылды. Ә бит моңарчы ул ни салкынны, ни җылыны – бернинди ис тоймады! Ни үзгәрде соң? Кыз тәрәзәдән үрелеп караса, аста әнисе, әтисе басып тора. Алар аңа елмаеп кул болгыйлар.
– Кызым, уян инде! Зинһар, күзеңне ач, безнең янга кайт! – дип ялвара бик таныш тавыш.
Сәвия тәрәзә төбенә менеп баса да, аска атыла. Барыбер үле ич, ни булсын ди аңа? Гәүдәсен булса да алып китсеннәр, үз куллары белән җирләсеннәр. Аны әтисе тотып-күтәреп ала:
– Кайт инде, кызым! Зинһар уян, күзеңне ач! – ди.
Сәвия, тырышып-көчәнеп, күз кабакларын күтәрә, томан эчендә, дымлы керфекләре арасында басып торган әтисен күрә...
***
Ул тормышка яңадан кайтты. Беренче көннәрдә өн белән төш арасында буталып йөрде әле. Озак-озак үзенең кулларына, көзгедәге чагылышына карап торды. Әле бер, әле икенче әйберне тотып карады. Әнисе белән әтисе аны гаҗәпләнеп күзәтте.
– Миңа онытырга кушканнар иде... Никтер оныта алмыйм... Төнге фәрештәләр бар икән... Чакырсаң, ярдәмгә киләләр... – дип сөйләнде кыз.
Камил кызы акылдан язган, диючеләр булды. Казанда бик каты кыйнаганнар, акылын җуеп, айлар буе югалып йөргән икән, диделәр.
Хәер, бу сүзләрдә хаклык та бар иде. Чынлыкта, яман ният белән ияргән бәндә, тимер кисәге белән кызның башына суга. Сәвия аңсыз егылгач, талый да куркып кача. Кызны чит кешеләр күреп алып, ашыгыч ярдәм чакыра. Ул кыш буе хастаханәдә мәрткә китеп ята. Ә өйдәгеләр аны укып, имтиханнар тапшырып йөри дип уйлый... Һаман-һаман бернинди хәбәр булмагач, эзләргә керешәләр, Казан кырындагы бер хастаханәдән табып алып кайталар.
– Аңа тынычлык, ял гына кирәк, барысы да үз урынына кайтачак. Борчылмагыз, кызыгыз сәламәтләнер, – дип юата аны дәвалаучы табиб.
Әлегә шуңа ышанып, өметләнеп яшиләр.
Кайчакта Сәвия үзе дә икеләнә, бәлки, чынлап та, ул саташкан гынадыр? Бәлки, барысы да төш кенә булгандыр? Вакыт үткәч тә онытылмый торган бик ачык, эзлекле-эчтәлекле төшләр була бит ул. Гүя йоклаган килеш ниндидер кино карыйсың. Алай дисәң... Сәвия күргәннәр чыннан да тормышта булган лабаса! Миңлекамал әбинең кинәт китеп баруы хак, Хатыйп абыйсының авылга кайтканда, юлда адашуы, авырып, хастаханәдә ятуы да хак! Сәвия җайлап кына әнисеннән сораша-белешә тора. Хәер, сорашмаса да, аңларлык – чормалары да чынлап янган бит, ул якта бүрәнәләр кап-кара, әтисе әле һаман аксап йөри...
– Закир килеп коткармаса, янып үләсе идек, – ди әнисе.
Юк, саташмый Сәвия. Барысын да хәтерли ул. Гаяз белән соңгы тапкыр сөйләшүе дә истә. Сөйгәне күңелдән чыкмый, аны өзелеп юксына. Кызгана да. Их, никләр генә шул кадәр ашыкты, ашкынды икән ул?! Әллә әҗәл үзе шулай чакырганмы? Кеше ярын тартып алган кызыйның юлын бүләр өчен нәкъ менә Гаяз кирәк булганмы?! Кадерле кешесен югалтучылар, теге дөньяда күрешербез, дип өметләнә. Ә Сәвиянең ул өметен дә өзделәр...
Ни гаҗәп, серле дөньяларны гизеп, ул кабат исәннәр сафына басты. Юкка гына бирелмәгәндер бу бәхетле билет! Бер көнне дә бушка уздырмаска кирәк! «Тегеннән» кайткач, ул шыпырт кына шигырьләр яза башлады. Ни хикмәт, үзеннән-үзе күңелдә туып торалар. Ул серле юлларны онытмас өчен дәфтәргә төшереп бара Сәвия: «Үлем белән яшәү арасында калган чакта өмет, әҗәлләргә каршы калкан булып, син басасың килеп...»
Гаязның әнисе Нурсинә апаны ярдәменнән калдырмас ул. Аны караңгы, өметсез уйлардан араларга тырышыр. Әйе, башкарасы эшләр күп әле! Ачлык елында вафат булганнарның каберен торгызып, Истәлек тактасы куясы бар. Мондый изге эшкә беркем дә каршы килмәс, Бүзәрләр игелекле, бердәм халык, өмә оештырырлар. Минҗамал әбинең әнисе, безгә дога кирәк, диде бит. Авылда дини картлар җитәрлек, ачлык корбаннары рухына дога кылырлар. Шуннан соң, бәлки, күңелгә шом салып каркылдаучы каргалар да тынычланыр. Киләчәктә хастаханә бакчасына, черек чаганнарны кисеп атып, яшь агачлар утыртасы булыр. Шомырт, алмагач, чия, юкәләр язларын ак чәчәккә, хуш искә күмелеп, күзләрне, күңелләрне сөендерер, авыруларга көч, өмет бирер. Гүзәллек һәр җирдә булырга тиеш, ул үзе дәва бит.
Сәвия һәр көнне арт бакчага чыга, үзе утырткан агачлар янына килеп, озак- озак уйланып утыра. Тынгысыз карашы якты дөньяны күзләп, матурлыкка сокланып туймый. Яр астында җырлый-җырлый Сай инеш ага. Баш очында кошлар сайрый. Күктә болытлар йөзә, җылы туфракта кырмыскалар йөгерешә. Табигать яши, сулый, кояшка, язга сөенә. Әнә, аның агачлары, көздән үк җиргә чытырдап ябышып, карлы-буранлы салкын кышларны исән-имин чыкканнар. Язгы җилнең назлы сулышын, кояшның җылы нурларын йотып, бөреләре яшел күзләрен ачкан, сусыл, нәфис яфраклары күккә үрелеп маташа. Килер вакыт, шаулап үсеп китәрләр, бакчага гына түгел, су буена, авылга ямь бирерләр.
Тормыш гел яңарып, үзгәреп тора. Әле һаман аксап йөрсә дә, әтисе осталар чакырып, яңа веранда төзергә кереште. Зур, иркен, якты булачак ул. «Бәлки, януы хәерледер дә, юкса яңартырга тәки кул җитмәс иде», – дигән була әтисе... Киләсе язларда Сәвия дә укуын тәмамлар, өстенә ак халатын киеп, тормыш сагында торучы җир фәрештәләре сафына басар. Һәркем бу дөньяга игелек кылырга килә. Һәркем туган җиренә, үз халкына хезмәт итәргә тиеш.
Тагы... Шигырьләрен китап итеп чыгарыр! Алар да кеше җанын дәвалый, яшәргә көч бирә бит. Сәвия моны бик яхшы тоя. Бер китабын Мәҗит абыйсына бүләк итәр. Укысын да сөенсен әле, үзенә багышлап язган шигырь дә булачак бит анда:
Синең кулда – кеше өметләре, мәрхәмәттә – көчең! Рәхмәт сиңа изге эшең өчен,
Ак халатлы, пакь күңелле, җылы куллы кешем!