Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯШӘҮДӘН ТУЙМАГЫЗ!

Сүз
...Йоклыйм күк бик озак,
Сәбәпсез көенеп.
Шатлык юк күңелдә
Яшәүдән, сөенеп.
Ә бүген... йа Ходам! –
Кәгазьгә сүз тама,
Шул сүздән бар Җиһан
Ямьләнә, яңара.
И сүзләр, сүзкәйләр,
Сезләргә мәдхия!
Сез – Аллаһ бүләге,
Илаһи көчкә ия!
Сезләрдән кальбемә
Тамчылап моң тула.
Нәзберек җаныма
Урала-урала,
Очыра күкләрнең
Җиденче катына.
Әйдәкләп утырта
Ләззәтнең атына.
Атым, и, очына,
Уйнаклап атыла.
Ләззәтме пышылдый:
– Ябыш, – дип ялына!
...Мин әле күкләрнең
Җиденче катында.
Тоташтан моңнан мин –
Кагылма, кагылма!


Безнең халык
Баш биргәнсең,
Утырыплар уйланырга.
Кул биргәнсең,
Шул уйларны кулланырга.
Баш эшләми,
Кулың гына эшләгәндә,
Бөтен халык аптырашта,
Аптырашта...
Тел биргәнсең,
Тел ул үзе бер хикмәттер.
Сүзләр сөйләү
Могҗизалы бер сәләттер.
Әмма сүзең
Төпле түгел, төпсез булса,
Бу кешенең бер тиенлек
Юк хаҗәте...
Җан биргәнсең,
Кемгә – олы, кемгә – кече,
Кемдер – кансыз,
Ә кемнәрең кешелекле.
«Җан биргәнгә җүн биргән», ди
Безнең халык,
Җүнне эзли ничә еллар,
Тапмый әле...


Биләрдә
Кайчан да бер без китәрбез,
Таулар калыр, Биләр торыр.
Кырык кызның батырлыгын
Күргән тау бу – шуңа горур!
Күңел күзең күпне күрә,
Илгә чыгып йөргән чакта.
Искән җилләр тарих сөйли,
Хәтер төпкелен актара.
Газиз халкым! Синең язмыш
Моңлы һәрчак, үтә кырыс.
Ничә гасыр түгелгән яшь,
Таулар горур, анысы дөрес...
Бу киңлекләр, иңкүлекләр,
Урлар, валлар...
Йоклый тарих.
Аның битләрен язарга
Соңга калмыйк, вакыт табыйк!
Баскычлардан, дога укып,
Төшеп килә абыстайлар.
Ак яулыклы, ак күңелле,
Ниләр уйлый икән алар?
– Сөбханалла, – диләр булыр,
Бу көнне дә күрдек, шөкер...
Тагын бер гасыр узгачтын
Безнең татар ни кичерер?
Телен җуйган кавем күреп,
Биләр таулары селкенер...


Көз мәллә?..
Әллә соң минем дә
Көзләрем җитәме?
Күңелем ник елый,
Ютәлли-ютәлли?
Туңдыра бер мәлне,
Өшетә ни сәбәп?
Җәй генә бит әле,
Ул килә, кул изәп...
Кояш та шул, үзе,
Ае да шул чама.
Тик халык үзгәрде,
Үзгәрде замана!
«Исәнме» дию юк,
Кая ул хәл белү...
Күчтәнәч кыстырып,
Кунакка кич керү.
Рәхмәтләр әйтешү...
Үттеләр, беттеләр.
Байлыкка корылган
Заманнар җиттеләр.
Күп кеше, ни гаҗәп,
Бернигә карамый,
Көнен дә, төнен дә
Баерга чамалый.
Йөгерә, күр, әнә,
Урлаша, хәйләли,
Биюе, җырлавы –
Гел байлык тирәли.
Үзгәрде замана.
Мин өшим. Өшетә...
Җәй ае булса да,
Күңелдә көз ята.
...Елата! Елата.