Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТУРЫ СҮЗ ДӘ КАЙЧАК ЯРАЛЫЙ

Рәхмәт фәрештәсе
ШИГЪРИ ХИКӘЯТ
Үпкәләде әтисенә-әнисенә:
– Үлгәндә дә гафу итмәм сезне, – диде.
Шул чагында киңәш бирде бер фәрештә:
– Кичералсаң, җиңелрәк булыр иде...
Барыбыз да бер түлибез гамәл өчен.
Ходай сине гафу итсен, аңла, кешем.
Нишләтерсең бу кадәрле ачуыңны,
Әллә шулай аңлашудан качуыңмы?
Кайда сакларсың соң аны – кичермичә,
Шундый сандыгың барын да сиздермичә.
– Йөрәгемдә! – диде катып киресенә,
Ышанды ул үз уеның дөресенә.
Еллар үтте: кичермәде әтисен дә,
Бакыйлыкка күчеп китте әнисе дә.
Гаилә корды, бала бакты, акча тапты...
Ә ачуы тирәнгәрәк – төпкә ятты.
Тагын шул ук фәрештәсе киңәш бирде:
– Ачу җаныңны көйдерер, кичер! – диде.
Ачу ташка әйләнде дә төпкә төште,
Ә беркөнне яман шештәй башка күчте.
Бертуктаусыз баш авырта, сызлый йөрәк,
Сырхауларны дәваларга табиб кирәк.
Инде шунда йөгерде ул ярдәм сорап,
Юллар үтте, акча түкте дәва юллап.
Тикшерделәр, нәтиҗәсе бик куркыныч:
Башында – шеш, йөрәк беткән... Ни аяныч!..
Ярдәм сорап күккә бакты: «Раббым!» – диде.
Аңа тагын таныш тавыш җавап бирде:
– Әтиеңне, әниеңне кичер инде,
Шулчагында терелерсең, кешем, – диде.
Бу җавапка көлде генә:
– Булмаганны...
Мөмкинме соң?.. Гомер буе чыдаганны?..
– Сиңа башка котылу юк, кичермичә,
Йөрәгеңә шәфкать нуры күчермичә.
...Үзе өчен кирәк өметне күрде ул,
Әтисен дә, әнисен дә кичерде ул.
Аңа карап чир китмәде, хәл кермәде.
Ул кичерде... ә Раббысы кичермәде.
Һәм фәрештә тагын килде, акыл бирде:
– Инде хәзер чын күңелдән гафу сора,
Гомер буе үкенерсең юкса, – диде.
– Мин гаепсез, нигә миңа үкенергә?
Алар тиеш миннән гафу үтенергә.
Һәм фәрештә:
– Тезләнсәң дә таман, – диде –
Сине гафу итмәсәләр – яман, – диде.
Аңлады ул үз хатасын, акты яше.
Йөрәгендә бушлык тойды фәрештәсе.
Җанны баскан таш эреде кинәт кенә,
Бу халәткә түзсен инде йөрәк кенә!
Раббысына рәхмәт әйтеп дога кылды:
– Ник элегрәк белмәдем, дип, ул аһ орды.
Йөрәгенә шифа иңде... рәхәт иде.
Аны саклаган фәрештә – «Рәхмәт» иде.


Хәтер дәфтәре
Хәтер дәфтәремне җилләр ача,
Ни укырга аннан телидер?
Бер-бер артлы хатирәләр купты,
Ничек туктатырга белмимдер.
Җилгә рәхәт – кузгатты да китте,
Гарасаты калды җанымда.
Давылларын басып туктатырга
Син дә юк шул, бәгырь, янымда.
Күңел дәфтәремне җилләр ача,
Битен-биткә күпме хатирә.
Үсмер еллар күз алдына килә,
Тәүге сөю төшә хәтергә.
Салам чәчле, ялан тәпиле ул –
Югары оч урам малае.
Билсәпиттә бергә печән ташып,
Шаярышкан еллар, җәй ае...
Ул чагында аңламаган әле
Мәхәббәтнең нәрсә икәнен.
Хәтер дәфтәреннән яшьлек дәшә:
– Кал әйдә, – ди, – китмә, үскәнем!
Әмма анда калып буламы соң?
Алда әле җитди еллар бар.
Ымсындырган тормыш сукмаклары,
Мин узасы каудар юллар бар.
Һаман барам, тукталуны белмим,
Кемдер дәшә, нидер чакыра.
Әллә нинди маҗаралар мине
Көтеп тора тормыш чатында.
Мин яратып яшим бу җиһанны,
Һәр мизгелен тоеп, сөенеп.
Бу гомерне җирдәшләрем белән
Бергә кичәм, сөеп-сөелеп.
Хәтер дәфтәремне җилләр ача,
Хатирәләр бик күп – актарсаң.
Кылган эшләр, менгән үрләр байтак,
Сөйләр нәрсәләр бар – мактансаң.
Нигә масаерга? Ходай аның
Сынауларын үзе бирә бит.
Шатлыгы да, борчуы да анык,
Адәм башы барын күрә бит.
Бу гомердә хәтер дәфтәремнең
Языласы күпме бите бар?
Бер киләбез җиргә, бер китәрбез –
Килгәннәрнең китәр юлы бар.
Хәтер дәфтәремне барладым бер,
Укып карар өчен гыйбрәт бар.
Яратканнар өчен мәхәббәт бар,
Ачы телләр өчен гайбәт бар.
Тормыш бит ул адым саен сыный,
Тигез генә түгел, сикәлтә.
Хәтер дәфтәремне җилләр ачып,
Яшәү мәгънәләрен искәртә.


Күк түбәсе
Зәңгәр болытлары ак тауларны
Юрган итеп япкан шикелле.
Ул болытлар күк түбәсен бизи,
Аклык бизи безнең күңелне.
Таң атканда, күк түбәсе алсу –
Кояш нурларына коена.
Көнозынга җирне ямьгә күмеп
Кичке шәфәкъ керә куенга.
Ә төннәрен күк түбәсе айлы –
Меңәрләгән йолдыз яктыра.
Инсаннарны, хәерле төн теләп,
Бишек җыры көйләп яткыра.
Күк түбәсен бизәп йолдызлар да
Бәхет теләп кенә яналар.
Акыл төзек булса, төзек булыр
Җирдә безнең авыл, калалар.
Ходай үзе биргән бәрәкәтне
Кеше кулы пыран туздырса,
Кан-яшь белән тулыр тормышыбыз,
Яхшылыктан яман уздырса.
Күкләр түбәсендә кояш янсын,
Таңнар алсу булсын һәрдаим.
Адәмнәрдә шәфкать нурын сакла,
Иман нурын сакла, Ходаем!


Көзге каеннар
Каеннарның сары ефәк шәлен
Алтын көзләр бүләк иткәннәр.
Сагынудан шулай саргаялар
Гомере буе кавышу көткәннәр.
Сары сагышларга әйләнгәнме
Өмет өзми көтү хәлләре?
...Тугрылыкның асыл билгеседер –
Каеннарның сары шәлләре.