СЫЕНА УЕМ КОШЛАР ҖАНЫНА

Бөек Дала рухы
Ай, бик еракта идек без...
Халык җыры

Бик ерактан, әйе, килдек без,
Алтай тауларыннан – биектән.
Булган заман... Бөек төркиләр
Далаларда аю биеткән.
Күз күреме җитмәс далалар
Килеп керә минем төшемә.
Кылган арасыннан Ак бүре
Сикерә дә җылы түшемә,
Уйнап кына болай, яратып,
Ялап-ялап ала борынны.
Хыялымның нурлы мәле ул –
Бу төшләрем бик-бик борынгы.
Бик ерактан, әйе, килдек без,
Сибелештек дөнья йөзенә.
Дастаннарың, халкым, җырларың
Моңлы дисбе булып тезелгән.
Булган заман... Илләр кайнаган,
Дисбеләр дә канап өзелгән.
Кылган арасыннан Ак бүре
Алга чапкан дисбе эзеннән.
Бабамнарның горур авазы
Геннарымда минем, ишетәм.
Бөек Дала: «Яшә улым!» – дип
Төшергән ич мине бишектән.
Йөгем авыр... Ничә гасырлар
Кичәм диңгез, менәм тауларга.
Җир тынычсыз, илләр тынычсыз...
Бүреләргә кыргый ау бара.
Бик ерактан, әйе, килдек без,
Бик еракка китеп барабыз.
Юкка сөенәсез, иблисләр,
Без исән бит! Исән! Карагыз!
И Дала! Синең исне, төсне
Вакытлыча гына җуйдык без.
Канлы яуда ауды байраклар...
Байракларны тик вакытлыча
Йөрәкләргә урап куйдык без.
Кылыч ега, әйе, халыкны,
Ега алмый ләкин моңнарны.
Без җырлыйбыз... Көйдергеч эссе
Капласа да кайчак тыннарны.
Сөртенәбез хәтта тигездә,
Арабыздыр, әйе, арабыз.
Каната-каната тезне без
Бөек Дала рухын җаннарда
Киләчәккә илтә барабыз.
Кай төбәктә икән Ак бүре?
Ерак микән әле арабыз?
Йөгерегез, ап-ак кылганнар!
Нәсел исән! Исән! Карагыз!


Казанда урыс теле бәйрәме
Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам,
Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам.
Г.Тукай

Июнь җиле... Июнь чәчәкләре...
Гөрләп тора һәйкәл тирәсе.
Пушкинга баш ия, валлаһидыр,
Бу дөньяның бөтен түрәсе.
Татар теленә дә шундый хөрмәт
Булса икән урыс илендә.
Сыйпап-сыйпап китә Тукай сынын
Кабан яклап искән җил генә.


Йокысызлык
Иярәсең дә кошлар төркеменә,
Көн чигенә барып җитәсең дә
Кояш чыгаралмый тилмерәсең
Кап-караңгы төннәр төрмәсендә.
Кемдер яккан ялгыз учак дөрли,
Ал шәүләле таулар эргәсендә.
Шәүлә бии, оча, тирбәлә,
Күбәләктәй очып килә дә
Ачык тәрәзәмнән җил бәрә.
Уйга ияреп очып китәсең дә
Кунасың килеп кошлар янына.
Агач кара... кош оясы җылы,
Сыена уем кошлар җанына.
Сүнә теге ялгыз учак та,
Күбәләктәй очып арган җил
Оеп йоклый минем кочакта.


Фәрештә
Йолдызлы күк сыеп беткән икән
Фәрештәнең зәңгәр күзенә.
Ярымайны ап-ак калфак иткән,
Җилләр оеп йоклый тезендә.
Галәм тып-тын... Чиксез караңгылык...
Җиргә карап тора фәрештә.
Төн хакимлек итә гарептә һәм
Таң сызылган инде гарештә.
Төн каплаган төштә йоклый бөҗәк,
Йоклый хайван, үлән, адәмнәр.
Аунап ята сугыш мәйданында
Тишкәләнгән ертык әләмнәр.
Һәм гәүдәләр ята канга батып,
Актарылган, янган үзәндә.
Йолдызларның салкын шәүләсе бар
Йомылмыйча үлгән күзләрдә.
Көн яктырган төштә гүли дөнья.
Машиналар чаба, кешеләр
Баскычлардан менәләр ашыгып,
Һәрберсенең җитди эше бар.
Чырык-чырык килә бала-чага,
Агач төпләрендә – күләгә.
Ерак алар сугыш мәхшәреннән,
Ерак әле, әйе... әлегә.
Ә фәрештә карап тора өстән,
Күзләрендә яшьме, очкынмы?
... Һәм югалды... Канат җиле калды...
Кай тарафка китте? Гөнаһсызрак
Бәндәләрне эзләп очтымы?
Сөт исләре килгән сабый гына
Күз яше күк чиста, саф әле.
Саф дөньядан кырыс чынбарлыкка
Юнәлгән ул кеше сәфәре.
Әле сүнә, әле яна йолдыз,
Канатларын җилпи фәрештә.
Гарептәме оча? Гарештә?


Идел
Идел өсләренә иртән сарыла да ак томан,
Шул томаннан Идел һич тә арына алмас сыман.
Дулкын да юк, упкын да юк, томанлы Идел тыныч,
Җан тынычсыз әллә нигә, юк күңелдә куаныч.
Җилләр исәр, нур сибелер, ачылыр Идел йөзе,
«Кем идегез, кем булдыгыз?» – битәрләр Идел безне.
«Булды дәвер, чит-ятларга бирдегез илегезне,
Инде менә тыныч кына җуясыз телегезне.
Мин дә агам бер көйгә, баешыма табан агам,
Мин дә инде сезнең сыман бик тиз саега барам».
...Сискәнәм дә күзем ачам кап-караңгы төннәрдә,
Иделгә кояр инешләр кибеп яткан мәлләрдә.
Тукта, шагыйрь, куй каләмең, аһ-зарларны язма син,
Аһ-зарларны тыңлый-тыңлый, халык күңеле сызмасын! –
Дим дә мин янә ашыгып үреләм каләмемә,
Әрнүле яңа бер җырым сулкылдый калебемдә.


Ватансыз
Сөт калыр, Ватан китәр!
Дәрдемәнд

Телгәләнә йөрәгем
Өзлексез телем-телем.
Үз җиремдә, илемдә
Үги тел – туган телем –
Мин бәхил түгел, халкым!
Савыкмас хаста бу ил,
Тома ятимнәр чутсыз.
Капшанып алга барыш
Көн яктысыз һәм утсыз –
Мин бәхил түгел, халкым!
Кош оялары тузгый
Туктаусыз искән җилдә.
Нинди шайтан туе бу
Без туып-үскән илдә? –
Мин бәхил түгел, халкым!
Этешеп тә төртешеп,
Тәхеткә үрмәлиләр
«Әни» сүзен татарча
Әйтергә иренгәннәр –
Мин бәхил түгел, халкым!
Биләүләре сүтелгән,
Тыпырчына сабыйлар.
Маңкорт ана сөтеннән
Күчә чит кавем теле,
Сула милләтнең гөле –
Мин бәхил түгел, халкым!


Ак төннең көмеш аты
Әкияти төн бу. Юк бер өн.
Төнне нурлый йолдыз көлтәсе.
Үләннәргә кереп югалды
Тын болынның көмеш кәлтәсе.
Саксыз гына гөлгә кагылдым,
Чуар күбәләкне уяттым.
Әкияти төннең ак атын
Көмеш үләннәрдә уйнаттым.
Тояклардан нурлар сибелде,
Төн тузгытты ефәк ялларын.
Ак атымның җылы сулышы
Тибрәндерде инеш талларын.
Көнгә каршы чапты аннары,
Берьялгызым таңны аттырам.
Нур көлтәсе күкләр катында,
Әкрен-әкрен мин дә яктырам.


* * *
Тотып алам да мин урман җилен,
Шарф итеп урыйм муеныма.
Җилкәй аннан, йомшак тиен булып,
Кереп ята минем куеныма.
Саргайтмыйм дип, яшел көннәрне мин,
Таң нурына бәйлим гөлләрне мин.
Уйчанланды җәйләр, тып-тын җәйләү,
Сагышлы моң кунар йөзебезгә.
Сары көзләр төлке баласыдай
Ятып аунар безнең эзебезгә.
Чумып уйнар яфрак диңгезенә,
Көз хакимлек итәр үзе генә.


Теләнче
И дөнья, дөнья, иттең ятимкәй,
Иптәшем диеп, кемгә әйтим, әй?
Сүз каттым байга, тапмадым мәнен,
Карашы сөмсез, теле гел – әрем.
Тук беләмени ачларның хәлен,
Оныттым күптән ипинең тәмен.
Тагын бер явыз очрады юлда,
Төкереп китте сузылган кулга.
Яныма килеп утырды бер эт,
Күземә карый нан өмет итеп.
Көне суытты. Эткәй дерелди,
Йоны коелган, күзе эренле.
Ашардай булып миңа төбәлгән,
Арына алмыйм коры ютәлдән.
– Берни дә сиңа бирә алмыйм бит...
Бушлыкка карап өрә ала эт.


Еллар чатында
Картлык баскач, уйга чумып торам:
Дөньясының чите кителгән.
Бик күпләргә, хәтта танышларга
Кул бирмичә үтеп кителгән.
Сукбай этне кысып күкрәгемә,
Җилләр ерып салмак атладым.
Эт җылынды минем кочагымда,
Үзем генә җылы тапмадым.
Ялган, мәкер чорнап алган безне,
Уртакуллар даһи булмакчы.
Гаделлекне, намус, хакыйкатьне
Зинданнарга бикләп куймакчы.
Килер бер көн, күкләр аязыр да
Чүп-чарларны ташкын агызыр.
Җиргә иңәр яңа пәйгамбәр һәм
Якты маяк илдә кабызыр.
Чистарынып калган җир йөзенә
Шытып чыгар чыклы яшь үлән.
Ямьнәр генә тулар күзегезгә
Тармакланып үскән яшь гөлдән.
Күтәрелеп килә кояш әнә,
Тагын бер көн яшәп карагыз.
... Аксый-аксый серле офыкларга
Китеп бара Бәшәр бабагыз.


Редакциядән:
Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык,
иҗат уңышлары телибез.

Реклама