Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҺӘРВАКЫТ ИҢДӘ ЙӨК...

«Зәңгәр шәл»не мин карадым кичә...
«Зәңгәр шәл» – татарны
яшәтүче көч бит ул.

Марсель Сәлимҗанов


Карагыз инде ул «Зәңгәр шәл»гә.
Кемнәребез генә юк анда безнең.
Барысы да үзебезнекеләр...
Туфан Миңнуллин


Марсель Хәкимович әйтте:
– «Зәңгәр шәл»не куйдым,
куячакмын, һәм син дә, Фәрит,
онытма сүзләремне, син дә
куячаксың!
Фәрит Бикчәнтәев


Укыганым, бәлки, аз булгандыр,
Караганым булды әллә ничә...
Онытылып һәм йотылып, кабат,
«Зәңгәр шәл»не мин карадым кичә.
Мин карадым тагын, еллар кичеп,
Кичәгесен газиз татарымның! –
Бер «Зәңгәр шәл» ачып сала гүя –
Бөтен татар җанын, татар моңын!
Кәрим Тинчуринны сагынумы,
Сәйдәшне бу юксынумы әллә?! –
Нинди сере, нинди тылсымы бар,
Ни хикмәт бар шушы «Зәңгәр шәл»дә?
Моның серен белеп булмас кебек,
Утырсаң да озак уйга батып...
Тәүге тапкыр уйналганга инде
Үткән икән гасырга тиң вакыт.
Гасыр кадәр вакыт үткән ләса...
Ә ул исән – яши сәхнәләрдә:
«Зәңгәр шәл»гә сәхнә генә түгел,
Тардыр кебек хәтта сәхрәләр дә!
Заман башка.... Әмма төнге күктә
Шул йолдызлар яна, балкый шул ай...
«Зәңгәр шәл» ул – үксез үткәннәрне
Хәтерләрдә бер яңарту шулай!
Хәтер барда булыр әйтер сүзем,
Әйтер сүзем барда әйтим бүген:
«Гомер буе үксез яшәсә дә,
Театрлы халык – ятим түгел!»
Театрлы... Димәк, аның хәле
Ул кадәрле мөшкел түгел әле...
Театрлы – димәк, уятырлык
Мәрткә киткән халык күңелләрен!
Караңгылык төшмәс күңелләргә,
Безнең төннәр якты булыр һәрчак:
Киләчәккә гел театр белән,
Халык җыры белән бергә барсак!
«Зәңгәр шәл»не мин карадым кичә...
Һәм аңладым кебек татарымны:
Халык белән шыгрым тулы залны
Биләп алган иде... Татар Моңы!


Тукайча яшим, дип...
Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым.
Габдулла Тукай

Җиңеллек эзләмим:
Һәрвакыт иңдә йөк.
Пакьлим дип, дөньяны
Тырышам мин дә бит.
Халкым дип, милләт дип,
Туган тел дип яшим.
Бик авыр мәлләрдә
Вөҗданым – иптәшем.
Җаныма тисәләр,
Кабынам ут булып:
Тартылам җәядәй,
Атылам ук булып!
Татарча һәр иртәм –
Хөр итәм үземчә:
Бисмилла, оныклар,
Күрәгә, йөзем, чәй.
Дөньяны пакьлим, дип
Үземчә тырышам.
Аллага шөкер, дим,
Канәгать тормыштан.
Бик күпләр шикелле,
«Акча!» дип шашмадым.
Беркайчан беркемнең
Үпмәдем башмагын!
Бик авыр чакта да
Күрсәтмәм күз яшен.
Яшәмәм һичкайчан
Һичкемнән көнләшеп.
Әгәр дә кирәксә,
Әйтермен бер көнне:
– Аллага шөкер, – дип, –
Сатмадым беркемне!
Пакьлим дип, дөньяны
Тырышам мин дә бик...
...Авырлык эзләмим –
Һәрвакыт иңдә йөк.


Аккош яктылыгы
Кесәләр – буш һаман,
Күңелләр – бай...
Көннәр ага шулай үз көенә.
Юк байлыктан, сукбайлыктан туеп,
Шигыремә кайтам – үз өемә!
Шигыремдә – ак кыш яктылыгы,
Җанга төшә – аккош күләгәсе.
Сагындырган шигырь...
Газиз өем!
Тормыш –
Язмышымның матур кинаясе.
Үз өемдә иркенәеп китәм...
Аккош яктылыгы – күңелемдә.
Гомер касәсеннән уйлар ташып,
Түгелергә тора, түгелергә...


Тере нокта
Борынгы мич торбасына
пичәтләнеп
ябышып каткан корым кебек кап-кара төн
йолкып алды бүгенге көн сурәтеннән –
ач шом йотты ишегалдын
капка артын.
Тапкан алтын
кемгә бәхет,
кемгә ләхет –
яшәү язган ак-карага бергәләшеп,
мәңге туймас карун сыман
комсызланып,
ай үзенә тартып алган
җир кәләшен.
Һич күренми
авыл өсләп эреп аккан
төтен эзе
һич күренми бу төн үзе.
Төн нәрсә ул
мин күренмим үз-үземә
бөтен йөзем бүтән,
бүтән сүзем.
Мин кушылдым бүген
сәер бер бушлыкка,
биһуш булып тормыш бардан тормыш юкка,
уяу йокы булып ойыйм бер ешлыкта,
мин
бу төпсез галәм гамәл дәфтәрендә –
тере нокта.


Хат
Эдуардас Межелайтистан
Ап-ак кар. Зур юрган. Киндердән.
Хакыйкать. Хаттагы юлларда.
Җил. Буран. Хат. Хәбәр. Боз кебек.
Кич. Суык. Файда юк юрганнан.
Кар. Тышта. Урамда. Һәр төштә.
Бөркелә. Торбадан. Күк төтен.
Тәрәзә. Шакымый. Беркем дә.
Бик суык. Битемнән. Үпте төн.
Кешегә. Бик кирәк. Җылылык.
Дөньяда. Җылылык. Бик кирәк.
Кеше дә. Бик кирәк. Кешегә.
Ник беркем шакымый? Түз, йөрәк.
Кар. Буран. Хат. Хәбәр. Боз кебек.
Кич. Суык. Котыра. Чамасыз.
Кар. Ап-ак. Зур юрган. Киндердән.
Хакыйкать. Кара төн. Чарасыз.


Өзеклек
Бер гаярь бозауның
көтүдән кайтмыйча
төн ката кайдадыр йөргәне шикелле
хис итәм үземне бүген мин –
шуңамы
бу мәлдә
бар уем
икеле-микеле.
Күңелем
тузгытып ташланган фатир күк,
бүгенем
туфрактан йолкынган тамырдай
борчулы,
чыр-чулы тынгысыз халәтем
мискидән бүселеп ташыган камырдай.
Өшегән,
күшеккән,
йончыган кош сыман
бөкшәеп сыенам сыкылы дөньяга:
мәңгелек мосафир-дәрвиш күк
бу төннең
йолдызлы күк йөзен өстемә мин ябам.
Вакытлы өзеклек
илдә дә,
миндә дә
гүя ки урнашты вакытлы хөкүмәт.
Сүк-сүкмә
дөньясын,
каһәрле тормышны –
син түгел барыбер тартучы хөкемгә.
Өзеклек дөньяда,
илләрдә канкоеш,
юлларда һәлакәт,
гаиләдә кырын эш,
сәрхушлык,
хыянәт,
акчага табыну,
кыскасы –
кырылыш.
Түзәргә, түзәргә, түзәргә, түзәргә,
түземлек... көч-куәт бирсәнә,
Илаһым,
сабырлык, сабырлык, сабырлык, сабырлык...
Бисмилләһир-рахманир-рәхим.


Балачак
Үземә үзем сабый мин,
Үземә үзем – ятим.
Үземә үзем абый мин,
Үземә үзем – әти.