Логотип Казан Утлары
Шигърият

КОМ КҮЧӘ, БАРХАН КҮЧӘ...

Телем калсын
Әюп пәйгамбәрнең догасына ияреп
Беркем түгел, үземә мин
Үзем залим... Үзем залим.
Хатам өчен, гөнаһ өчен
Җәзам алыйм, җәзаланыйм.
Чир-авыру, мең җәрәхәт,
Яра булсын – миңа рәхәт.
Түзәр бу җан, түзәр бу тән,
Мәхрүм итмә бу милләттән!
Биргән дә Син, алган да Син,
Саулык, байлык – ал барысын.
Булсын тәнем телем-телем,
Тик үтенәм – калсын телем!
Сиңа шөкер итү өчен,
Сине зекер итү өчен,
Телем калсын!
Телем калсын!
Телем калсын
Телем калсын!


Мин – шигырьдән
Мин шигырьдән. Мосафирмын –
Килгән идем – китәмен,
Тәрәз чиртер кебек күңел кылларына чиртәмен,
Әле Хозыр-Ильясмын мин, әле Читекче Вәли
Тәңре мосафирының мәгълүмме хәл-әхвәле?
Һәр кичәне Кадер дип бел, һәрбер кешене – Хозыр,
Бәлки Читекче Вәли ул чын Вәли-әүлиядер?
«Асрамага бала бирәм, кемнәр ала? Әманәт...»
Бул Сәгъди абзый!
Булмасын әманәткә хыянәт!
Уйлама кабык арбада бары Апуш – бер ятим,
Бер түгел, мең Апуш бардыр – ятим минем милләтем.
Вәли түгел, Хозыр түгел, гап-гади мосафир мин,
Вәгъдә итмим, биреп китмим ни алтын, ни сапфир мин.
Алтын-сапфирлардан битәр, асрамага Сүз бирәм,
Телсез калма, әйтсәң җитәр: «Асрамага сүз бирәм!»
Мин – шигырьдән. Мосафирмын.
Килгән идем – китәрмен,
Тәрәз чирткән кебек күңел кылларыңа чиртермен.


Дөнья бу
Дөнья бу – бар да күчә:
ком күчә,
бархан күчә.
Шул комнарның, барханнарның
өстеннән барган күчә.
Кош күчә,
кәрван күчә,
кол күчә,
бәй, хан күчә
Әбелхәят-мәңгесу дип, белгәнен эчә-эчә...
Кем калган? Күчте ике җиһанның әфәндесе,
Биш вакытлы дөньяның бу инде икендесе...
Буеңнан озын шәүләң – үлчә дә карыш-карыш,
Кемнеке озынрак – ярыш, лилипут, ярыш!
Кәрван арган,
хан арган,
бархан арган,
ком арган,
Шул бархан-ком өсләреннән барган арган, кол арган.
Раббым, барысы арган...
Самимигә дәрман бир,
Йә төрдер дәфтәрләрне, кәрваныңа фәрман бир!
Көттерүче көттереп, көтүче көтеп арган,
Инкарьче инкарь итеп, әйтүче әйтеп арган.
Үзгәрә тора залим, бетми тик золым гына,
Дәвер, дәверан күчә, кан-яшьле колың гына.
Мазлум арган,
ком арган,
кол арыган, алҗыган,
Шул ук бер сәмум жиле, шул рәшә, шул аҗаган,
«Раббым, туктат жир шарын, инде башлар әйләнә», –
Дияр булам – үзгәреш килсен дөнья чүленә…
Юл, юлчы,
юлдаш сәрхуш,
юлбашчысы исерек,
Кәрван сәрхуш,
ком сәрхуш,
кәрван башы исерек...
«Үзгәрталмас беркемнең үгете-нәсыйхәте»
Дигәндәй, тора агып арыган ком сәгате.


Кәрван
Моңсу бер көндә, ахшамга таба
Мине Ватанга китерер кәрван.
Бер ял көнендә һич көтмәгәндә,
Йөз-мең мәшәкать иттерер кәрван.
Дөнья чүлендә сусаган җанга
Шифа суларын эчерер кәрван,
Былбыллар сыман сайрар җанымны
Дөнья-читлектән очырыр кәрван.
Җанымны яккан сагыш утларын
Шәм-чыра кебек сүндерер кәрван,
Дусларым ләм-мим тынып торганда,
Урам этләрен өрдерер кәрван.
Гыйбрәт иттереп фани дөньяга,
Гамәл дәфтәрен төрдерер кәрван.
Фани дөньядан аралап алып,
Бакый дөньяны сөйдерер кәрван.
Гомерем буе килгән һиҗрәтне –
Хәсрәтне шулай бетерер кәрван,
Үз Ватаныма кара табутта
Ак кәфен белән китерер кәрван...


Урман яна
Тау-тау утын, ә Ибраһим аста –
«Яндырырга!»
Залим әмере кыска,
Шулчак авызында бер тамчы су
Белән йөгерә икән бер кырмыска.
Сораганнар: «Кая болай?»
Әйткән:
«Күрмисеңме залим ул Намрутны?
Ибраһимны яндырасы икән –
Сүндерергә телим мин шул утны!»
И көлгәннәр:
«Ничек итеп тәмуг
Утын сүндералсын ул бер тамчы?!»
Әйткән:
«Сүндералмам бәлки, ләкин
Аңлашылыр: кем мин,
кемгә каршы!"
Урман яна...
Модерн Намрутларның
Кул уышып күзләр кысышканы…
Гәрчә бүген Ибраһимны түгел,
Яндырырга иткән Кырмысканы!
Урман яна... Урман белән бергә
Кош-корт яна, яна оя-өннәр,
Әй, Кырмыска! Өнең саласың да
Кем ишетер, кем коткарыр, кемнәр?
Ультра-модерн сәүдә үзәге һәм
Биш йолдызлы люкс «Намрут» отеле
Калкып чыгар урман урынында
Сүнәр-сүнмәс бу Намрут ут теле…
Быкыр-быкыр кальян тарткан көйгә
Лаф ор: «Табигать һәм Җир-Анабыз...»
Ишетелмәсме шулчак колакларга
Кырмысканың өне: «Без янабыз!»
Кырмыска бул! Сүндер,
Сүнми икән
Залим белән булмавыңны җиткер!
Ил төкерсә, бер күл – батар залим,
Авызыңда бер тамчы су – төкер!
Төкер!
Пакьләнмәсме кешелекнең
Икейөзле йөзендәге бу кер,
Чебен белән Намрутны хәл иткән
Яныңда ла, курыкма, Ул бар, шөкер!


Редакциядән:
Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык,
иҗат уңышлары телибез.