Логотип Казан Утлары
Хикәя

Кендек бабай (хикәя)

Төньяк Кореяның «Хёндай» заводында җыелган автобус чираттагы түмгәктә янә бер сикертеп алды. Автобусның рессорлары каты, утыргычлары уңайсыз, ике арада үтеп йөрү юлы тар, ачыла-ябыла торган тәрәзәләрнең чит-читләре кереш белән каймаланмаган, пыяла тимергә бәрелеп чыкылдаган тавышка түзеп кайту өчен нервыларыңның таушалмаган булуы кирәк. Кыскасы, «Хёндай» заводында дөньяга килгән автобус Рәсәй дигән илдә, аннан бигрәк Татарстан Республикасының бу төбәгендә яшәүче халык өчен уңайлы транспорт чарасы, дисәк, чынбарлыктан шактый ерак торуыбыз ачыкланыр. Татарстан Республикасының бу төбәгендә эрерәк сөякле, кызурак табигатьле халык яши шул. Төньяк Кореяда кеше тынычрак та, ваграк та...
Хәер, гел автобусның гына кимчелеген эзләмик, бөтен гаепне аның өстенә өймик әле.
Рәсәй... Юллар... Әйе. Һәркемгә мәгълүм хакыйкатьне искә төшермәсәк тә буладыр.
Кешелек Галәмне айкый.
Адәм баласы Марска аяк басу турында хыяллана.
Ә Суыксу белән Көйдергән авылы арасында асфальт юл юк.
Дөньяны интернет чолгап алды.
Сабый бала төнге чүлмәгенә кесә телефонын тотып утыра.
Көйдергәнгә асфальт юл һаман юк.
Япон галимнәре ирнең һәр теләген үтәргә әзер: ир салып кайтса да, кочагына алып назлап йоклата; иртәгесен Сафура бураннары уйнатмый, киресенчә, ягымлы елмаеп, баш төзәтергә салып бирә торган робот хатын-кыз уйлап табу белән мәшгуль.
Ике авыл арасында асфальт юл барыбер юк.
Аяк киемең кыса икән, дөньяның киң булуыннан ни мәгънә?!
Тагын бер сикереп алдылар.
– Бәрәңге төямәгәнсеңдер бит, сиңайтәм?!
Автобус чаба торсын, әйдәгез, калган эшкә кар яудырмый гына хикәябезнең геройлары белән танышып үтик.
Юлчылар күп түгел, бары – дүртәү. Хәзер кеше тормыштан зарлана-зарлана байый – һәркемнең үз машинасы, җәмәгать транспорты пассажир ташуда зур кыенлыклар кичерә.
Иң алда, ике кешегә исәпләнгән утыргычны ялгызы биләп, үзенә кай тарафтан күз ташласаң да, «сөбханалла!» дип артыңа чүгеп куярлык, гомеренең август аен узып, сагышлы сентябренә аяк басса да, картаерга әле һич тә ашыкмаган мәһабәт гәүдәле ханым утыра. Шофёрга кисәтүне ул ясады. Зур кара күзләрендә усал чаткылар да кабынып алды. Күзләр... Әйе. Күзләр – кеше күңеленең көзгесе, диләр. Ул кара күзләрдә усаллык та бар; сабырлык, күндәмлек, мәхәббәт, әйтеп-сөйләп бетерә алмаслык моң-сагыш – барысы да бар. Бу асыл һәм бигүк асыл булмаган сыйфатларның кайсы күбрәк, кайсы азрактыр – анысын бер Ходай белә. Хатын-кызның ачылмаган серле сандык икәне күпләребезгә мәгълүм бит.
Ханымның кулында үтә күренмәле пакет. Пакетта яшькелт җирлеккә болын чәчәкләре төшкән тәрәзә пәрдәләре һәм үзенә халат. Нәкъ менә шундый тәрәзә пәрдәләрен ул озак эзләде. Бу аның хыялына әйләнде, дисәк тә, чамадан тыш арттыру булмас. Ниһаять, тапты.
Кайтуга ук пәрдәләр, әлбәттә, тәрәзәләргә эленер. Аның өе кояш нурларында җәйрәп яткан җәйге болынга охшап калыр. Ул өр-яңа халатын кияр. Үзе дә шул болындагы бер чәчәк төсле булыр. Ә менә ире шул матурлыкны күрә белерме? Мәнсезлегенә барып, бөтенләй игътибар итмәсме?! Ханымның бай фантазиясе сөекле иренең мәңге йокымсыраулы-пошмас чыраен күз алдына китереп бастырды, иреннәре нык кысылып, зур кара күзләрендә янә дә усал очкыннар биешеп алды. Менә игътибар итми генә карасын! Кайнар аш та юк, җылы кочак та юк аннан соң! Вчу!..
Икенче юлчыбыз – ир-ат. Яше иллегә җитеп килә, дисәк, күпкә ялгышмабыз. Башта кыңгыр салып киелгән киндер кәпәч; шакмаклы аксыл күлмәге күкрәк- җилкәләрдә таман булса да, бил тирәсендә кысан: шул сәбәпле ике төймәсе ычкынып киткән. Нишлисең, җан ял итә, корсак ирек даулый торган заманда яшибез. Хәер, ир-ат дөньяның бу вак-төягенә игътибар итми дә, болай җайлырак та әле: шул «форточка»дан бик тәмләп кенә бүксәне кашып алып була. Кулында – пакет. Пакетта биш-алты банан, дүрт-биш әфлисун, өч лимон. Әлбәттә, үзен дә онытмаган (мөмкинме соң?): көньяк җимешләре арасында «казан малае» да шәйләнә. Сүз дә юк, яртыны авыл кибетеннән дә алып булыр иде. Әмма хатын белгән акчага. Бусын хатын белми. Аерма бик зур. Моны аңлаган кеше генә аңлый.
Ир-ат баҗасына спиннинг алды. Аны авыл кибетендә табып булмый. Шәһәргә баруы да шуның өчен. Хатын спиннингның күпме торганын белми, чегын тикшерү башына килмәячәк. Бер яртылык янга калды. Шулай бит ул дөнья! Тирәнгәрәк чумып уйлап карасаң, гел сөенеп кенә яшәрлек!
Җомга көн баҗай кайтачак! Татар халкында «кәҗә мал түгел, баҗай туган түгел» дигән әйтем бар. Уйламыйчарак, ашыгыбрак әйткәннәр! Ярый, кәҗәсе бәхәсле мәсьәлә булып калсын, әмма баҗай! Баҗай – мировой!
Баҗай – мәгариф һәм фән министрлыгында җаваплы хезмәткәр. Җитмәсә, шагыйрь! Илле яшьлек юбилеен уздырырга авылга кайта. Илле яшь! Илле яшь кай яктан карасаң да, түгәрәк дата. Дөрес, юбилейның төп өлеше Казанда узгандыр. Узсын! Казан дигәч тә, бер дә егылып китәрлек түгел. Шөкер «ТНВ- Планета» каналын карый, ничә тапкыр игътибар иткәне булды: арада җырлап алып, сәхнәгә чыгалар да юбилярны котлыйлар. Чыгалар да сүз сөйлиләр... Кәефне кырганы шул: «хөрмәтле юбилярыбызга озын гомер телисе килә», «иҗат чишмәгезнең саекмавын телисе килә» дип авыз суын корыталар. Соң телисең килә икән – телә син! «Телим» диген! «Озын гомер телим» диген!
«Иҗат чишмәңнең саекмавын телим» диген! Авызыңны тутырып, кычкырып әйт! Хөрмәтле юбиляр моңа лаек. Мең тапкыр лаек! Юк, «телисе килә» дип җанны кыйный. Әмма теләми. Ни өчен? Чөнки хөсет! Кешенең ничек сөйләшүенә карап, аның кем икәнен бик тиз чамалап була.
Авылда алай булмас! Сүз дә юк, кадерле кунаклар кайтып төшкәч, хәл- әхвәл сорашып, чәй эчеп, ыгы-зыгы килеп алырлар. Кунаклар чакырылган; хатын-кыз, зурдан кубып, табын әзерли башлар. Әмма болар барысы да – вак мәсьәлә.
Ул баҗасына менә шушы спиннингны бүләк итәр, һәм алар Ыкка балык тотарга китәрләр. Ык балыклары юбиляр хөрмәтенә чиертеп кенә торырлар, рәхмәт төшкерләре! Тотылган балыкны тиз генә чистартып, кыздырып алыр. Өстенә мул итеп яшел суган, укроп сибеп җибәрер. Табынга ямь өстәп, «казан малае» чыгар. «Әйдәле, баҗай, илле яшең тулу хөрмәтенә тотып куйыйк, «эһ» тә итмичә әле тагын иллене яшәргә насыйп булсын!» – дияр. Тост менә шулай кыска гына, әмма тирән эчтәлекле булырга тиеш. Тотып куйгач, искитмәле тәмле кызган балыктан җитешерләр. Алдан кат-кат сөйләшенгән: вакытын белеп кенә радиоалгычын кабызыр. Бәй, «Болгар» радиосы котлаулар тапшырып ята түгелме?! Әйе шул, «Җырлы сәлам»! Алып баручы кыз җанга сары май булып ята торган ягымлы тавышы белән аның баҗасын котлый. Һәм җыр! Вадим Захаров! «Юбиляр»! Керәшен малае шушы җырны бигрәк тә җиренә җиткереп, үтә дә матур итеп җырлый! Баҗай, әлбәттә, бик каты дулкынланыр. Шагыйрь кешегә күп кирәкмени?! Әмма бу әле чәчәге генә! Җимеше алда булыр. Бәрәч, очраклы рәвештә генә юл капчыгында гармуны килгән икән! Кулына гармунын алыр. Бармаклары гармун телләреннән йөгереп узар.
«Базарларга барсаң, кара җимеш алсаң, Акчаларын үзем түләрмен;
Әҗәлләрең җитсә, әйт үземә,
Синең өчен үзем үләрмен»,
– дип җыр сузар.
Булды. Артыгы кирәк түгел. Йөрәгең таш булмаса, түз, баҗай! Баҗай түзмәс.
Баҗай егылыр. Без менә шулай, сукмыйча да аяктан ега беләбез!
Алар, ике баҗай, Ык ярында утырырлар. Әрәмәдә кошлар чутылдашыр, Ыкта балык уйнар, күктә йолдызлар җемелдәр, Чияле тау артыннан Ай күренер... Сүз дә юк, хатыннар, апалы-сеңелле, ирләрдән уңдылар. Дөрес, бу хакта үзенә әйтсәң, хатын пыр-пыр килә: «Кем кемнән уңгандыр әле!» – ди. Ул бәхәсләшми. Бу мәсьәләдә хатын-кызның сай йөзүе, тирәнгә чумып, фикер
йөртә белмәве күпләргә мәгълүм бит.
Тиздән булачак шушы куанычлы мизгелләрне күз алдына китергәч, ир-
атның өч көн кырынмаган чыраенда бәхетле елмаю пәйда булды, күзләре рәхәт кысылып, кулы «форточка»дан үтә дә тәмләп: кетер-кетер итеп кенә, бүксәсен кашып алды.
Өченче юлчыбыз – егет кеше. Яше егермедән чак артык булыр. Быел Түбән Кама медицина көллиятен тәмамлады. Автобуска зур биштәр күтәреп керде. Биштәрендә – алмашка кием-салым, китаплар, студент чакта язган конспектлар. Егеткә карап тагын нәрсә әйтим? Яшьлек! Матурлык! Тазалык! Көч! Алда – зур планнар! Якты хыяллар!
И яшьлек! Бер мизгелгә тукта! Чак кына сабыр ит! Язмышның сикәлтәле юлларыннан кая ашкынасың?!
Бу юлларны яшьлегемне искә төшереп, йөрәгемнең татлы сыкравына түзә алмыйча язам... Юк, читкә китмик, керфекләргә эленгән яшь тамчысын сыпырып ташлыйк та хикәябезгә әйләнеп кайтыйк.
Ни өчен бу юлны сайлады ул? Мөгаен, бабасы сәбәпче булгандыр. Гарифҗан бабасы – сугыш ветераны, Берлин өчен барган яуда каты яраланган; табиблар солдатны, үз сүзләре белән әйтсәк, кара гүргә кереп яткан җиреннән якты дөньяга тартып чыгарып аякка бастырганнар. Бабасы табибларны Алла урынына күреп яшәде. Күңел түрендә йөрткән ихтирам хисен оныгына да сеңдерде.
Бердәм дәүләт имтиханнарының баллары югары: егетебез медицина университетының ишеген ачып та керә алыр иде. Әмма медицина университетында уку өчен кесәңнең шактый калын булуы кирәк икән. Дөрес, берничә студентны бюджет төркемендә укыталар, тик анда эләгү өчен йә бик каты кода-кодагыйлык, йә булмаса, түрә малае булуың кирәк. Тегесе дә бусы да юк икән: «Әй, Алла бирсә, без дә бер баербыз әле!» – дип, университетка кул селтәде дә юрганына карап аягын сузды.
Студент еллар артта калды, бүген егетебез Көйдергән авылына эшкә бара.
Көйдергән авылы турында берничә сүз... Көйдергән халкы хакимият белән көрәштә ике тапкыр җиңү яулады. Егерменче гасырның утызынчы елларында мәчетен саклап кала алды. Егерме беренче гасыр башында – медпунктын. Дөрес, медпункт ел ярым ябылып торды, әмма көйдергәнлеләр дә үҗәт халык булып чыкты. Ачтылар бит! Югыйсә «оптимизация» дигән булып, авылны медпунктсыз калдырмакчылар иде. «Оптимист» белән «оптимизация» сүзе бер тамырдан микән? Охшаганнар бит. Юктыр, капма-каршы мәгънәдәге сүзләрдер. Оптимист – рухын бер дә төшермичә киләчәккә өмет һәм ышаныч белән караучы кеше. Оптимизация татар авылының тамырына балта чаба. Капма-каршы мәгънәдәге сүзләр. Монда бәхәскә урын юк.
Бүген бу хакта уйлыйсы килми, егетебезнең уйлары еракка: бер төркемдә укыган, бүгенге көндә Олыяз авылына эшкә киткән Гөлмәрьям исемле кыз янына очты. Гөлмәрьям!.. Хакыйкатьнең күзенә карап дөресен әйтик: егетебез үлеп-бетеп Гөлмәрьям исемле кызга гашыйк. Аның турында уйлый башласа, ул үзенең кызарып киткәнен сизә. Кыз янында исә бөтенләй югалып кала. Шул кимчелеген бетерү өчен дөнья кадәр махсус әдәбият укыды – файдасы гына тимәде. Гөлмәрьямгә нәрсә? Көләргә булсын! «Фәргатьчик, битеңдә белен пешерерлек булган, камырым әзер, тиз генә чыжлатып алыймчы, соңыннан икәү утырып чәй эчәрбез!» – дип мыскыллый. Теленә шайтан төкергән кыз! Үртәшүе белән тәмам җелегенә төшкәч: «Җитте!», «Гарык булдым!», «Чыраен күрәсем килми!» – дип, бар дөньясына каш җыерып йөри башлый. Ике көннән кыз үзе килә: «Фәргатьчик, сагындым үзеңне!» – ди. Менә нишләмәк кирәк шундый кыз белән?! Дөрес, төркемдә заманына күрә оялчан, басынкырак табигатьле кызлар да бар. Йөрәгеңне пәрәвез сармаган булса, бер сизелә бит ул: үзенә күз атып йөрүчеләр дә юк түгел. Әмма акылны йөрәккә баш итеп куеп буламы?! Такташ та, әнә, тырышып караган. Акылын йөрәгенә баш итеп куя, имеш!.. Шагыйрь башы белән! Куярсың, бар! Алай җиңел генә!..
Дүртенче юлчыбыз – япь-яшь хатын. Яше егермесе тулыр-тулмас булыр. Бөдрәләнеп торган алтынсу чәчләре иңбашына таралып төшкән, сипкелләре битен сөйкемле иткән, кемгәдер үпкәләгән сыман чак турсайган иреннәрендә иркә балачагы сыенып калган, ә менә зәңгәр күзләрендә курку... Яшь хатын авырлы. Дөнья күргән өлкән яшьтәге кеше: «Әй, бала, бу хәлеңдә ничек юлга чыгасы иттең?» – дип сорар иде. Чыкты шул инде!.. Ире иртән-иртүк эшенә китте. Дөрес, күршеләре Фәрдәнә апага күз-колак булып торырга әйтте. Ире артыннан ишек ябылгач, ул курыкты. Ярты көне куркуда узды. Бөтен дөньясында ялгызы гына калган кебек тоелды. Әнкәй!.. Бу дөньяда аның әнисе бар ич! Әнисе янында ул курыкмас! Әнисе янында шундый ышанычлы. Ике сәгать ярымлык юл... Күпмени ул? Әнисенең яраткан тортын алды да юлга кузгалды. Күчтәнәче белән эчен каплап автобуска керде, иң арткы рәткә барып утырды. Алай-болай бала тудыру йортына китә калса дип, бөтен кирәк-ярагы тутырылган сумкасы ишек төбендә онытылып калды.
Эче авырта башлаганга күпме вакыт үтте икән? Ул вакыт төшенчәсен югалтты. Һәр авырту өянәгеннән соң хатын «бусы соңгысы булыр» дип өметләнә. Әмма авырту яңадан кабатлана... Хатын ояла, кыенсына, бу халәтен бүтәннәргә күрсәтмәскә тырышып иреннәрен тешли...
Бу дөньяда бөтенесе көтмәгәндә килә икән. Әле гашыйк булырмын дип уйламый иде – гашыйк булды. Егет кочагына алып бер үпте – дөньясын онытты. Авырга узганын белгәч, югалып калды. Егетенә әйтте. Үзе күзләрен күтәреп аңа карарга курыкты. Шулай бик озак басып торадыр кебек тоелды. Әллә кайда, бик биектә, сүнәм-сүнәм дип өмет йолдызы янды... Башы әйләнеп китеп, инде егылам дигәндә, аны көчле куллар тотып калды. Кайнар иреннәр битеннән, күзләреннән үбә-үбә пышылдады: «Зөһрә, эш тәртибе болай: син үзеңнекеләргә хәбәр ит, мин – үземнекеләргә. Туйга әзерләнә башласыннар. Без балдаклар алу хәстәрен күрик, язылышу көнен билгелик».
Яңалык ата-аналарга барып иреште. Кыз ягы хәсрәт дәрьясына чумды: «Кызыбыз бик тәүфыйклы, инсафлы бала булып үсте. Ходаем, кешегә ышана торган гадәте барые. Алдангандыр... алдангандыр...»
Егет ягы ут йотты: «Улыбыз бик тәртипле, олыны – олы, кечене кече итә белде. Хәзер җүнле кызлары бармыни аның: эчәләр, тарталар, сүгенәләр! Башын әйләндергәндер... әйләндергәндер...»
Әмма башны ташка орып булмый – туйга әзерләнделәр. Туйдан соң яшьләргә торыр урын да кирәк булачак. Монысыннан да ата-ана читтә кала алмый. «Сөйгән яр белән шалашта да җәннәт», диләр дә бит... Әмма ул җәннәтнең өч кенә көн дәвам итәчәген дә онытырга ярамый.
Төньяк Кореяның «Хёндай» заводында җыелган автобус каты рессорлары, каймаланмаган тәрәзәләре белән янә бер сикертеп алды.
Авырлы хатын бу юлы озаграк, авыртыныбрак ыңгырашты. Йөрәк бәгыреннән өзелеп төшкән бу авазга, иң алда утырса да, беренче булып ханым игътибар итте. Игътибар итте дә, урыныннан җәһәт кенә кубып, тар арада кысыла-кысыла, егет янына килде. Өстенә иелеп, тыны кысылып пышылдады: «Бәбәйләргә җыена түгелме соң бу? – Күзләре белән авырлы хатынга йотылды. – Икмәктер әгәр!.. Килеп терәлгәнгә охшаган... Өч бала таптым мин. Өчесе дә малай. Беләм!» – дип, шик-шөбһәләргә чик куйды.
– Сез «скорый»га шалтыратыгыз. Мин янына барыйм, – диде егет, шулай ук пышылдап. Ханымның сүзләре аны каушатып җибәрде. Гөлмәрьяме турында уйлап, ул, чыннан да, дөньясын онытып кайта иде. Әйе, ул – фельдшер. Һич югы барып, хәлен сорарга кирәк.
– Тукта! Кая чабасың син?! – дип кычкырды ханым, шофёрга борылып.
Автобус юл читенә чыгып туктады. Басу өстендә тургай сайравы ишетелде. Ханым кабаланып, кесә телефонын алды.
– Хәлегез ничек? Мин – фельдшер, – диде егет, елмаерга тырышып. Авырлы хатын курку, ятсыну, чарасызлык, өмет тулы күзләрен күтәреп, аңа карады. «Тулгак кына булса ярар иде»... Башында гел шул уй бөтерелде. Тулгак кына булса, бер-ике сәгать вакыт бар. Ашыгыч ярдәм машинасы кызуласа, бер сәгатьтән килеп җитәргә тиеш. Аңарчы янында булыр. «Түзегез!» – дияр... Шулай да үзен куркыткан сорауны бирде: «Эчегез генә авыртамы? Әллә йомышыгызны да йомышлыйсы килгән кебекме?» Авырлы хатын «әйе» дигәнне белгертеп, тиз-тиз башын какты. Димәк, шулай... Апа хаклы...
– Урын-җир чиста булырга тиеш. Сезнең пакетыгызда нинди чүпрәк ул? – диде егет, ханымның сораулы карашына җавап итеп.
– Нинди чүпрәк булсын ул?! Тәрәзә пәрдәләрем! Үземә халат! – дип чәчрәп җавап кайтарды ханым. «Чүпрәк», имеш!.. И бу ир-атның мәнсезлеге! И мәнсезлеге!..
– Җәегез!
– Эһе! – ханымның керфекләренә ике бөртек яшь тамчысы эленде. Шуннан чыгып та тәрәзә пәрдәләренең ханым өчен никадәр кадерле икәнен чамаларга була иде.
Авырлы хатынны чиста урын-җир өстенә яткырдылар. Хәзер ул нишләргә тиеш соң? Ашыгыч ярдәм машинасы килеп җитмәсә?.. Килеп җитмәсә... җитмәсә... Ул нишләргә тиеш? Нишләргә... нишләргә... Баш уйлау сәләтен югалтты. Ми күзәнәкләрен, әйтерсең, йөз градус салкында туңдырдылар да дөрләп янган утка тондырдылар. Шулай да фикерләү сәләтен югалтмаган берничә күзәнәк кыймылдашып алды: синең юл капчыгыңда китаплар... конспектлар... Кара... Исеңә төшер... Яшел тышлы дәфтәр... Конспект: «Роды в экстремальных ситуациях». Анда бөтенесе язылган. Үзе кулын тартып алырга кыймады: авырлы хатын нәзек бармаклары белән беләгенә чытырдатып ябышкан иде, ханымнан үтенде:
– Юл капчыгында... Яшел тышлы дәфтәр...
– Эһе!..
Ханым юл капчыгыннан алмашка дигән киемне, китап-дәфтәрләрне чәчеп ташлады. Берничә секундтан аның тантаналы тавышы ишетелде: – Таптым!
– Укыгыз.
– Постелить под роженицу чистую простыню. Тәрәзә пәрдәләремне җәйдек бит инде! – ханымның тавышы өзлекте, керфекләренә янә ике бөртек яшь эленде.
– Дәвам итегез.
– «Вымыть руки с мылом, а затем протереть спиртом, йодом или другим дезинфицирующим раствором». Җәяләр эчендә «можно и водкой» дип язылган. – ханым укуын тәмамлады һәм ни өчендер ир-атка карап алды. – Аптечкаң бармы? – соравы шофёрга иде.
– Бар бугай, – диде тегесе сүрән тавыш белән. Ул авырлы хатынны утыртуына үкенә башлаган иде. Юл бит ул... Ул-бу була калса: «Алар – яшьләр, син, карт җүләр, кая карадың? – дип бәйләнәчәкләр. Бәйләнүләре бер хәл, үзеңне гаепле сизеп яшәү тагын да авыррак. Ходай күрсәтмәсен... «Хастаханә» тукталышында төшереп кенә калдырасы калган үзен. Татар акылы төштән соң шул.
– «Бугай»мы, бармы? – дип янә бер сорады ханым, тавышын күтәрә төшеп. – Бар, бар! – диде шофёр, җанланып.
– Нәрсәләр бар?
– Бинт, мамык, йод, перекись водорода, ниндидер таблеткалар, мазь...
– Бинт! Мамык! Йод! Бөтенесен бир! Тиз бул! – әмер катгый, сүзләр кылыч белән уеп алгандай кискен яңгырады – шофёр, урыныннан сикереп торып, аптечкасын ханымга бирергә ашыкты. Ә менә су һәм сабын юк иде. Су! Гап- гади су! Кайнамаганы да ярый. Сабын! Хуҗалык сабыны! Бер чеметем! Кул юарга! Юк!
– Син ишетмәдеңмени? Ә мин кычкырып укыдым бит, Габделәхәт, – диде ханым, ир-атның исемен тутырып әйтеп һәм бөтен мәһабәт гәүдәсе белән аңа борылды.
– Юк, ишетмәдем, – диде ир-ат бәхетле чыраена гаҗәпләнү билгесе чыгарып. – Тыңламадым да мин сине. Нәрсә укыган булдың соң син?
Ханым эндәшмәде. Ханым зур кара күзләрен тутырып, чак кына гаҗәпләнә төшеп, ир-атка карады. Аһ, ул хатын-кызның күз карашы! Йә плинтустан да түбән төшерә ул сине, йә биек тау башына күтәреп куя. Түз! Түзә алсаң!..
– Теге җәяләр эчендә язылганын күз алдында тотып әйтәсеңме? – дип сорады ир-ат, кыбырсый башлап.
– Җәяләр эчендә язылганын күз алдында тотып әйтәм, Габделәхәт, – диде ханым.
– Бәй, нигә әллә кайчан шулай димисең аны? – диде ир-ат, тагын да ныграк гаҗәпләнеп һәм «казан малаен» ханымга сузды. – Илле грамм. Күп сарыф итмәгез. – Күпме кирәк, шулкадәр сарыф итәрбез, Габделәхәт, – диде ханым, ике уйларга урын калдырмаслык итеп.
Шофёр «салонга исе сеңеп калмасын» дипме, чиләк китереп куйды. Ханым салып торды, егет кулын юды.
– Әйбәтләп ю! Терсәкләреңә кадәр ю! Бер генә микроб та калмасын! – диде ханым, таләпчәнлек күрсәтеп.
– Син үзең микроб, – диде ир-ат, шешәдәге сыеклыкның котылгысыз рәвештә кими баруына эче янып. Шытырдатып, корсагын кашып алгач, фикеренә ачыклык кертте: – Микробтан да хужерак син!
– Сөйләнеп тор тагын, – диде ханым ачусыз гына.
– Пәке йә кайчы кирәк булыр, – диде егет. Пәке баланың кендеген кисү өчен кирәк иде. Шофёрда пәке табылды. Пәкенең йөзен ут кабызгычта кыздырып алды, аракы белән юды, йод сөртте. Йодны, тырнак асларын җентекләп чистартып, кулына да сөртте: көрән төстәге перчаткалар киеп куйган кебек булды. Авырлы хатын янына килде. Тирән итеп сулыш алды да:
– Укыгыз, апа! – диде.
– «Обработать наружные половые органы, промежность и внутренние поверхности бёдер женщины дезинфицирующим раствором...»
Укыды – егетне үлем җәзасына хөкем итте. Маңгаена салкын, хыянәтчел тир бәреп чыкты. Тез буыннары, дерелдәвеккә әйләнеп, тыелгысыз калтырарга тотынды. Баш миендә әле моңарчы фикерләү сәләтен югалтмаган соңгы күзәнәк соңгы тапкыр талпынып алды да сүнде... Бетте... Ул берни эшли алмый... Ул беркем түгел... Ул эшафотка менә... Хөкемдар – тормыш үзе. Баш очында – тәкъдир балтасы. Башыңны түмәргә куй. Чапсыннар!.. Соңгы сүз... Әйе, ул соңгы сүзен әйтергә тиеш.
И газиз әни! Бу баламнан да кеше чыкмасмы дип өметләнеп үстергәнсеңдер... Кичер, әни! Хуш, Гөлмәрьям! Мин синең мәхәббәтеңә лаек түгел... Мин синең кисеп ташлаган тырнагыңа да тормыйм!.. Син, әлбәттә, үзеңә лаек ир-егетне табарсың.
Гөлмәрьям... Соңгы очрашуыбыз...
Ул кичне алар, төркемдәшләреннән аерылып, икәү генә калдылар. Имтиханнар уңышлы тапшырылган, кесәдә – диплом! Алмагачлар алмага бөреләнә, юкә чәчәк ата, шәһәр юкә чәчәге исе белән тулган. Шулай булса да, икесенә дә чак кына моңсу да кебек иде. Гөлмәрьям дә элеккечә үртәшмәде.
Әйтәм! Менә хәзер әйтәм! Ир-егетме син, түгелме?! «Гөлмәрьям, мин сине яратам!» – дияр! Кызны күкрәгенә кысып, башны әйләндерерлек дәрәҗәдә ымсындыргыч иреннәреннән үбеп алыр! Әйтәм!.. Каһәр генә төшкән кыюсызлык!
Соңыннан... Соңыннан аларга өч егет бәйләнде. Урам хулиганнары белән беркайчан да бәйләнешеп китәргә ярамый. Чөнки үзеңне кыйнасалар да – начар, үзең кыйнасаң да – яхшы түгел. Сугышканда, аны-моны уйлап торасыңмыни, Аллам сакласын, хулиганга ул-бу була калса, «за превышение самообороны» дип бәйләнәчәкләр. Иң дөресе: качып китү. Аякларың җитез булсын – куып тота алмаячаклар. Әмма кыз бар. Кыз ул кадәр тиз йөгерә алмаячак. Ул конфликтны тыныч юл белән җайга салырга тырышты. Тегеләр аның саен оятсызландылар. Өчесе дә кызмача... Көтмәгәндә, берсе сугып та җибәрде. Икенчесенең йодрыгыннан ул читкә тайпылып өлгерде, кискен хәрәкәт белән тегенең күкрәк сөяге астына үзе сукты, тынсыз калып сыгылып төшкән уңайга тезе белән өстәде; өченчесен, яман сүгенеп, өстенә ыргылганда, кисәк бил каешыннан кысып күтәреп алды да авыр гәүдәне, әйләндереп торып, аркасына салды. Тәпи йөри башлаганнан бирле көрәшеп үсүе сәбәпче булдымы, татарчарак килеп чыкты бугай – уйлап торырга вакыты бармыни аның! Башлап сукканы «очрашырбыз әле!» дигән булып, үзен юата-юата, качып китү ягын карады. Икенчесе дә әкренләп аякланды. Сыртына төшкәне азмы-күпме «ял итмичә» торырлык хәлдә түгел иде. Таш тротуар Сабан туе мәйданының яшел чирәме түгел шул. Нишләмәк кирәк, таш джунглиларның үз кануны.
Кыз коты очып, аңа карап торды да, биек үкчәле туфлиләрен текелдәтеп, тулай торагына йөгерде.
Нигә исенә төште соң әле бу вакыйга? Вакыты ул түгел... Урыны ул түгел... Ул тәпәләшүнең ничек бетүе мөһим түгел... Туктале... Теге хулиган сугып җибәргәннән соң, ул үзен бик тиз кулга алды лабаса! Менә нәрсә мөһим!
– Җә! – диде ханым түземсезләнеп. – Озак басып торырга уйлыйсыңмы әле? Мәрткә китмәгәнсеңдер бит?
– Мин югалып калдым. Минем шундый кимчелегем бар. Миңа бу халәттән чыгарга кирәк. Чыгу юлы бер генә: әрләгез мине! Мыскыл итегез! Сугып җибәрегез!
Ханым күзләрен челт-мелт йомгалап, сүзсез калды. Маңгаена нечкә сыр ятты. Күрәсең, ханымның баш мие бу сәер мәгълүматны үзләштерә алмый интегә иде. Үзләштерде.
– Синең кай җиреңне мыскыл итәсең?! Ходай болай да кыерсыткан бит инде сине! Алланың үги малае булып басып торасың монда, чөгендердәй кызарып! И ата-анаңның яшьлек хатасы! Куркып калдыңмыни?! Бер дә күргән нәмәң түгелмени соң?!
Артыкка китте. Бу кадәр кирәкмәс иде. Мыскыл итәм, дигәч тә!.. Уйлаганын ханымның йөзенә бәреп әйтергә дип, егетебез башын күтәрде һәм яңагына төшкән авыр кулдан чак егылып китмәде. Шул мизгелдә күңел төпкеленнән кайнап чыккан ачулы тавыштан чит-читләре кереш белән каймаланмаган тәрәзә пыялалары зыңлап куйды:
– Ир-атмы син, боламыкмы?!
Бәрәч, башы эшли башлады түгелме?! Әйе шул, гөжләтеп эшли! Әллә апаның саллы кулыннан соң колагы шаулый?.. Ни генә дисәң дә, баш эшли! Кызыл дипломлы белгеч була торып, нишләп югалып калды соң әле ул?! Оят, валлаһи!
Ханым исә куркудан аһылдап куйды. Ир-атка кул күтәрде ләбаса! Ир-ат бит ул – ир-ат! Юаш дисәң дә, ир заты! Ходаем икән!..
– Чыгыгыз, – диде егет.
– Нәрсә күзләрегезне тасрайтып карап торасыз? Чыгыгыз! – дип боерды ханым. Ир-атлар автобустан төшеп, тәмәке кабыздылар.
– Сезгә дә кагыла, апа, – диде егет.
– Мин булышам, – диде ханым, батыраеп.
Бала табучы хатын бик көчле стресс кичерә. Чит-ят күзләр булмаска тиеш. Бары тик бәбәйләргә ярдәм итүче генә. Боларны аңлатып торырга вакыт тар: шуңа күрә кыска, аңлаешлы итеп:
– Микроб таратып йөрмәгез монда! – диде.
– Тоталар да «микроб», диләр. Тоталар да «микроб», диләр! Кичә генә мунча чабынып чыккан кешедә нинди микроб булсын?! – диде ханым, үпкәләп. Чыгып киткәндә, барыбер үз сүзен әйтте:
– Харап икән! Элгәре заманда кырда урак урганда да бала тапканнар әле! Бер дә «микроб» дип тормаганнар!
– Кирәгегез чыкса, чакырырмын, – диде егет, әйткән сүзенә үкенә төшеп. Ул, чыннан да, үзен кулга алды. «Хатын-кыз сиңа кадәр дә бала тапкан, синнән соң да табачак. Монда куркырлык берни дә юк», – диде. Авырлы хатын елмайгандай итте. Күзләрендә курку кимегәндәй булды. Ике арада күзгә
күренмәс ышаныч җепләре сузылды.
Иң әүвәл ул хатынга дөрес суларга кушты, «Менә шулай кирәк!» – дип, үзе сулап күрсәтте. Кирәк чакта көчәнергә боерды. «Әйдә, тагын бер тырышып карыйк!» – диде. Ул бөтенесен хәтерләде. «Көллияттә безне нинди яхшы укытучылар укыткан икән!» – дип, күңеленнән аларга рәхмәт укыды.
Ул бөтенесен дөрес эшләде. Бер генә тәҗрибәле акушер да аның эшеннән гаеп таба алмас иде. Гомерендә беренче тапкыр, ашык-пошыграк булса да, әбисе өйрәткән доганы да укып алды. Ихластан ышанып, Ходайга ялварды. «И сабый, бу якты дөньяга артың белән генә килә күрмә!» – дип, туачак балага эндәште. (Алай булган очракта хәлләр кискен катлауланып китәчәк иде.) Ходай да, туачак сабый да аның гозеренә колак салдылар булса кирәк, бераздан тынычлана төште.
Ниһаять, үзе юеш, үзе җып-җылы тере йомгакны, үпкәләвен инде онытып, таза беләкләренә чәчәкле халатын салып, яннарына ашыккан ханымга бирде. – Бәхетең-тәүфыйгың белән, балакай! Төкле аягың белән! Аллаһы Тәгалә үзеңә исәнлек-саулык, сәламәтлек, озын гомерләр насыйп итсен! Ата-анаңны куандырып яшәргә язсын! – Артык дулкынланудан ханымның зур кара күзләренә мул булып яшь бәреп чыкты, иреннәре дога сүзләре пышылдады... – Ү-ә-ә! – дип аваз салды сабый анасының җылы тәненнән аерганга дәгъва
белдереп. – Ү-ә-ә!
– Сөбханалла-машалла! Тавышы нинди көр! «Кемнәр сез ?» дип, гаҗәпкә калдыңмы? Зөлхәбирә апаң булырмын мин! Синең кендек әбиең! – дип гөрләде ханым, мәһабәт гәүдәсе белән егетне читкәрәк кысрыклап.
– Баланы анасы янына салыгыз. Өсләренә ябыгыз. Мин хәзер керәм, – диде егет һәм тотрыксыз адымнар белән ишеккә юнәлде.
Ә басу өстендә тургайлар һаман сайрыйлар икән! Бөтен җиһан җырлап тора!
– Төсең качкан, – диде ир-ат, егетнең хәленә кереп. Шешәсенә ымлады: Монда илле грамм калган. Тотып куясыңмы?
– Юк.
– Рөхсәт итсәң, мин йомгаклап куйыйм. Бик каты дулкынландым, парин. Ничек дулкынланмыйсың?! Дөньяга өр-яңа кеше килде! Вакыйга ич бу! Сиңа дип саклап торган идем дә. Алайса, тотып куям.
– Үзеңә кара, абзый.
Йөгән күрмәгән ярсу тайдай дулап бер чабасы, кычкырып җырлыйсы, утырып елыйсы килә иде егетнең. Кыскасы, егетебезнең күңел халәте сүз белән сөйләп, тел белән аңлатып бирерлек түгел иде. Без аны тынычлыкта калдырыйк.
Хәер, ул үзен тиз кулга алды. Шофёрга: «Борыл! Кичекмәстән шәһәргә, роддомга!» – диде. Шофёр берсүзсез буйсынды. Юлчыларның берсе дә каршы сүз әйтмәде.
Ярты сәгатьтән автобус асфальт юлга чыкты. Борылышта, утларын җемелдәтеп, каршыга килүче ашыгыч ярдәм машинасы күренде.
2
Бәян ителгән шушы вакыйгадан соң җиде көн үтте микән, Көйдергән авылының медпункты каршына зәңгәр «Жигули» килеп туктады. Машинадан егерме дүрт-егерме биш яшьләрендәге ир-ат чыгып, пассажир утырган якта ишекне ачты.
Йа Хода! Шул мизгелдә җиңел юрганга төреп, бала күтәргән, бәхетле елмаюы, зәңгәр күзләре, көләч сипкелләре, ак күлмәге белән болай да кояшлы иртәне тагын да нурландырып, Җир йөзенә фәрештә иңде.
– Кендек бабасы безне каршы алырга чыккан икән, ийе бит, улым? Кендек бабасы безне сагынып көткәндер, ийе бит, улым? – дип апрель күгәрченедәй гөрләргә тотынды фәрештә. Ю-у-к, фәрештәләр бала тапмый ич. Бу илаһи зат аның беренче пациенткасы лабаса!
Ире исә сүзне кыска тотты. Егетнең кулын кысып: «Рәхмәт, брат. Малайның тәпиен обязательно юачакбыз. Бүген түгел. Бүген мин рульдә, – диде дә машинасының капотын ачты. Аның каравы хатын кинәнде: һәр җөмләсен «ийе бит, улым» дип йомгаклап куеп, һәр сүзен якты нурга, җылы назга төреп, авызыннан энҗе-мәрҗәннәр сипте; әйтерсең лә, салкын асылташларга җан иңдерде, ул асылташлар терелеп, иң газиз, иң мөкатдәс сүзләргә әверелделәр. Берничә җөмләне язып үтик:
– Кендек бабамны исем кушу мәҗлесенә чакырам, дип килде ич ул, ийе бит, улым? Кендек бабамны чакырмасагыз, бик каты үпкәлим, диде ич ул, ийе бит, улым? Бүген сәгать биштә безгә рәхим итсен, ди ич ул, ийе бит, улым? Зөлхәбирә апабыз да чакырулы. Якын киләчәктә Галимнур атлы егет булабыз инде без! Зур үскәч, нур чәчеп торучы галим кеше булырбыз, боерган булса!
Бәхетле ананың әле туктар исәбе юк иде, кыска бер паузаны тотып сорый алды:
– Ниме соң?
– Балагыз сау-сәламәт, диделәр! Авырлыгы өч кило да җиде йөз грамм, ийе бит, улым? Менә шундый баһадир без!
– Ниме соң?
– Имә! Имә! Күкрәкләремә сөт төште, Аллага шөкер. Башта бик курыккан идем. Иммәгән кая ул! Үсәргә кирәк бит безгә, ийе бит, улым? Зу-у-р булып үсәргә кирәк!
Тагын «ниме соң?» дип сорамакчы иде, туктап калды. Карасана, сорау да бирә белми икән. Оят, билләһи! Алайса, бу яшь әни аның нәрсә сорарга теләгәнен каян белә? Менә сиңа табышмак!
Бала тудыру йортыннан кайтып килүләре икән. Берара авылда яшәргә уйлаганнар. Әбисе белән бабасы: «Сездән булмас, беренче мунчаны үзебез кертәбез!» – дип атлыгып торалар. Авыл авыл инде: саф һавасы, сөте-катыгы дигәндәй – әни янында барыбер ышанычлырак. Кендек бабасының монда булуы бигрәк тә әйбәт! Менә ире нишләр инде? Ашарына пешереп ашый алырмы? Җыенып, заводына китә белерме? Оекбашын эзләп, эшенә соңга калмасмы? Әгәр дә хатын өйдә юк дип, чит хатын-кызга күз кырые белән генә карап алсамы?! Ул чагында грандиоз скандал булачак икән! (Соңгы җөмлә ире дә ишетерлек итеп, кычкырып әйтелде).
Ул арада бала тавыш бирде. Әнисенең бөтен игътибары сабыена күчте. Бәхетле ананың баласына әйткән иркә сүзләрен түкми-чәчми яза башласак, хикәябез күләме ягыннан саллы гына романга тартыр иде, вакытында туктый белик.
Ниһаять, мәҗлескә килергә вәгъдәсен алып саубуллаштылар. «Сезнең кулларыгыз шифалы», – диде хатын машинага кереп утыргач, янә балкып- елмаеп. Ул ирексездән кулларына күз төшерде. Сул кулында урта бармагының тырнак төбе кара янып чыккан.
Медпункт бинасының түбәсеннән су үтә иде. Түбәгә үзе менде. Чүкеч белән бармакка сугылды. Тырнагы төшәр микән, юк микән? Кулларыгыз шифалы, имеш. Кеше арттырып, матур итеп сөйләргә ярата инде.
«Жигули» ике тапкыр зәңгәр төтен төчкерде дә җай гына кузгалып китеп барды. Киттеләр... Күңелендә өермә кузгатып киттеләр. Бәхетлеләр! Бер- берсен тапканнар! Пар килүләрен әйт: хатыны – тел бистәсе, ире сүзгә саранга охшаган. Икесе дә тел бистәсе булса, нишләр идең? Йә булмаса, икесе дә сүзгә саран булсалар?
Гөлмәрьям!.. Без кайчан аңлашырбыз, Гөлмәрьям?! Ике ара күп тә түгел, аз да түгел – җитмеш чакрым. Җитмеш чакрым ерак арамы?! Туктале, уйлыйк. Әтисенең «Иж-Юпитер»ы йөреп тора бит! Утырдың – киттең! Сөйләшү җитди булачак. «Гөлмәрьям туташ, сезгә булган мәхәббәтем чиксез һәм гаять дәрәҗәдә тирән. Мин сездән җавап көтәм!» – дияр. Булсын! Китап сүзләре булсын! Гадәти көндәлек сүзләр белән мәхәббәттә аңлашырга малай-шалай түгел. Шөкер, авылның зыялы кешеләре исәбендә йөри. Бу хакта үзе белмәс тә иде, ярты гасыр гомерен балалар укытуга багышлаган Искәндәр бабай әйтте: «В нашем полку прибыло!» – диде. Авылның иң өлкән, зыялы кешесе шулай дип торгач! Монда бәхәскә урын юк.
Гөлмәрьям, әлбәттә, көлә башлар. «Фәргатьчик, башыңа эссе капмагандыр бит, кая әле дару бирим үзеңә!» – дияр. Ул сабыр гына көтәр. Кыз чагында көлеп калсын, хатын булып яши башлагач, әллә вакыты кала, әллә юк. Көлеп бетергәч, кызның нечкә биленнән эләктереп алыр да мотоциклының бишегенә ташлар. «Иж-Юпитер» бер тибүдә кабыныр «и по газам»! Җитмеш чакрымны без аны җитмеш минутта узабыз! «Иж-Юпитер»ның бишеген кыр чәчәкләре белән бизәргә кирәктер. Печән чабып салыр. Йомшакта утырып кайтсын. Сүз дә юк, болар – вак-төяк нәрсәләр. Әмма әһәмиятле вак-төяк!
Туган нигезнең капка төбенә кайтып туктагач, кызны кулына күтәреп кенә өйгә алып керер, идәннең кыл уртасында йомшак мендәргә бастырыр һәм әйтер: «Әти-әни, менә сезгә килен. «Прошу любить и жаловать!» – дияр. Менә шулай! Кыска. Ачык. Аңлаешлы. Озын-озак сөйләп тормас. Заманасы ул түгел. Әтисе башта бик каты гаҗәпләнер. Соңыннан килеп кулын кысар: «Көтмәгән идем, улым. Афәрин! Кызның кәттәсен эләктергәнсең. Безне киленле иттең. Рәхмәт!» – дияр. Әнисе, мөгаен, күз-керфекләрен чылатып алыр. Хатын-кызга елап алса да, гаеп ителми.
Әйе, шулай булачак! Инде бу хәлләрдән соң да кыз янында каушап калсамы?! Артка юл юк! Күперләр яндырылган! Ач күзеңне, егет, дөнья бу! Дөнья бит ул киләчәккә якты хыяллар белән яшәгәндә генә ямьле. Йөрәгеңдә мәхәббәт йөрткәндә генә матур. Ә шуның өстенә кешеләргә игелек тә кылып яшәсәң, мең кат ямьлерәк! Мең кат матуррак! Без шулай яшәрбез! Әйе, без шулай яшәрбез! Алла бирсә!