Логотип Казан Утлары
Публицистика

Кадерле истәлекләрем...

Мостай Кәримнең тууына 100 ел

Төп-төгәл әйтә алам: Мостай ага Кәрим белән беренче тапкыр якыннан күзгә-күз очрашуым 1970 елны Казан университетында булды. Ул кунак булып Казанга килгән иде: студентлар белән дә очрашты. Киләсен алдан ук белгәнгә, үзем белән шагыйрьнең 1966 елда дөнья күргән сайланма әсәрләренең беренче томын да алдым. Кем белә, бәлки, яраткан шагыйремнең, ул чакта ук инде дан-шөһрәт тавының түбәсенә менеп җиткән Мостайның култамгасын да эләктерермен әле, дип тә уйлаганмын, күрәсең. Җитмәсә, кечкенәдән укып үскән, шигырьләрен яттан белгән якташым да бит әле ул. Иманым камил, Татарстанда туып үскән шагыйрь егетләрнең моңа кадәр Мостайның үзен күрү түгел, китапларын да тотып караганнары булмагандыр... Әдәби кичәнең буеннан-буена шундый горурлык хисләре белән дулкынлана-дулкынлана олпат шагыйрьнең акыллы сүзләрен, затлы шигырьләрен тыңлаганнан соң, ахырдан истәлеккә култамгасын алу бер дә авыр булмады. Чөнки кичәдән соң өлкән әдипләр, яшьләр сырып алса да, аның янына китап тотып килүче чыннан да бер мин генә идем. Китабын сузуга, ул аны әйләндереп-әйләндереп карады, Казан университетында үзенең башкортча китабын укуларына бераз гаҗәпләнде дә булса кирәк, минем исемемне, кайдан килүемне сораштырды. Илештән икәнемне белгәч кенә, барысын да аңлады шикелле: елмаю балкыган йөзе тагын да яктырып киткәндәй булды. Мостай Кәримнең автографы минеке иде инде. Минем өчен бик тә кадерле булган бу вакыйгага ике дәлилем бар. Әлеге «Робертка истәлек. М.Кәрим. 14.I.70» дип акка кара белән язылган автографлы китапны мин әле дә кадерләп саклыйм. Аннары бик күп еллар узганнан соң, язучы Гариф ага Ахунов үзенең архивыннан бер фотосурәт бүләк итте. Анда нәкъ әнә шул очрашу сурәтләнгән: Мостай ага миңа автограф яза. Безнең белән янәшә яшь шагыйрь Рәшит Бәшәр белән азәрбайҗан шагыйре Эйваз Борчалы да басып тора. Мин ул тарихи фотоны «Уфа-Казан юллары» исемле китабыма да керттем...

Шушы очрашудан соң Мостай аганың иҗаты миңа тагын да ныграк якынайды. Аның әсәрләре дә, тормышы да һәрчак үрнәккә әйләнде. Яшьрәк чакларда алай бик еш аралашырга туры килмәсә дә, без аның белән вакыт-вакыт очрашып-күрешеп тордык. Ул Казанга еш килә иде. Сәбәпләре дә табылып кына торды: яңа чыккан китапларын тәкъдир итү уңаеннан Тукай клубында очрашу кичәләрен хәтерлим. Кичәләрдән соң җыелып фотосурәтләргә төшү гадәте бар иде. Шуларның берсен әле дә кадерләп саклыйм. 1977 елның июле. Кичәгә әдәбиятыбызның аксакаллары да җыелып килде: Рәйсә белән Риза Ишморатлар, Шәйхи Маннур, Фатих Хөсни, Мөхәммәт Садри, Мөхәммәт Гайнуллин, яшьрәкләрдән Батулла, Гаташ, Мәдинә Маликова, Госман Садә...

***

Ул еллардан соң бик күп сулар акты, бик күп җилләр исте. Мостай ага белән якынаерга, еш булмаса да, якыннан аралашып яшәргә туры килде. Бигрәк тә соңгы елларында безнең аралашуларыбыз ихлас дуслыкка әйләнде дияргә

батырчылык итәм. Әлбәттә, гади тормышта да, әдәбият дөньясында да, югары даирәләрдә дә Мостай аганың якыннары, дус ишләре бихисап булгандыр. Мин инде монда Уфадагы әдәби мохитне әйтеп тә тормыйм. Ул башкорт әдәбиятында замандашларының ихлас каләмдәше, рухташы, яшьрәк әдипләрнең кайгыртучан остазы була белде. Ә менә Башкортстаннан читтәге дусларының күпчелеге, билгеле инде, үзе дәрәҗәсендәге язучы, шагыйрьләр булды шикелле. Без белгәннәре арасында Айтматов, Гамзатов, Кулиев, Көгелтинов... Бу аңлашыла да, чөнки совет чорында аларның аралашулары, очрашулары СССР һәм РСФСР язучылар союзларында, төрледән-төрле съездларда, пленумнарда, әдәбият атналыкларында... Барысы да депутатлар, лауреатлар, секретарьлар, президиум әгъзалары... Казанда да Мостай аганың дуслары, әлбәттә, күп иде. Бөек Ватан сугышы чорыннан ук килә торган дуслык. Ә инде әдәби мәдәни тормышта шактый еллар Гариф абый Ахунов белән дус булдылар, чөнки Гариф абый Татарстан Язучылар союзы рәисе булып эшләде, СССР Югары Советы депутаты булып, партия съезды делегаты булып та сайланды. Соңрак Ренат Харис белән дә якыннан аралаштылар. Ренат Мәгъсүм улының да югары титуллары җитәрлек иде. Әле дә хәтерлим, Башкортстанда уздырылган Татарстан әдәбияты һәм сәнгате көннәре вакытында Мостай ага бер төркем Татарстан кунакларын үзенә кунакка алган. Мин аны кайдан беләм, безнең чордаш бер шагыйребез шул кичне үзен чакырмаганга, бик өзгәләнеп, үпкә белдереп йөргән иде: «Карт ялгыша, карт ялгыша!» – дигән сүзләре бик истә калган. Баксаң, Переделкино иҗат йортына баргач, Мостай ага белән бергә кайчандыр берничә тапкыр бильярд уйнаганнары булган икән. Күрәсең, өлкән шагыйрь шул чакта аңа якты чырай күрсәткән булгандыр инде...

 

***

Мостай аганың миндә берничә хаты саклана. Бик кадерле хатлар! Ихлас хатлар! Алар минем җанымны әле булса җылытып торалар...

Менә монысы минем өчен аеруча кадерле. Татарстан китап нәшриятында «Талбишек» исемле күләмле китабым дөнья күргәч, мин аны олуг шагыйребезгә җибәрергә батырчылык иткән идем. Дөресен әйтим, жавап та өмет итмәгән идем. Әмма Мостай ага китапны җентекләп укыган булып чыкты, җавабы да озак көттермәде.

15.X.95

Өфе

Хөрмәтле Роберт!

Әле шушы арада гына бүләгең кулыма килеп юлыкты. Бик зур рәхмәт сиңа!

Гадәттә, чәбек сәләтле шигырь чыгаручылар калын-калын китаплар бастыра торганнар иде. Мул талантлы шагыйрьнең тулы тәнле, эре сөякле, ягъни, мыкты китабын кулыма алып куандым. Һәм бүген кич буе диярлек шушы шат та, ямансу да, шаталак та, уйчан да, ярсу да, сабыр да «Талбишек»тә тирбәлдем. Үземне берчә гамьсез сабый, берчә хәстәрләргә чумган ир итеп тойдым.

Поэзиягә нинди генә вазифалар йөкләмәсеннәр, нинди генә бурычлар такмасыннар, асылда ул – җан азыгы, күңел бәйрәме. Бүген кич мин шушы ямьле бәйрәмдә булдым. Изгелек, матурлык, ихласлык бәйрәмендә, мәхәббәт бәйрәмендә булдым.

Алга йөгереп тә, артка чигенеп тә укыдым шигырьләреңне. Һәрберсе йөрәгем һәм гакылым күзәнәкләренә үзенчә үтеп керде.

Үзеңне кочаклап калам.

Мостай Кәрим

P.S. «Кайда сайраса да...» дигән шигыреңне элек тә укыган идем. Аның мәгънәсе минем өчен тагын да ачыклана төште. Соңгы елларда мине нинди куакта сайрарга өйрәтүчеләр ишәеп китте. Ә мин тап син әйткәнчә дөнья көтәм.

P.P.S. Шөкер, син «Миң» дә, «Миңнул» да, «Миңнулла» да булып китмәгәнсең, реформага бирешми, Роберт Миңнуллин көе калгансың. Чөнки шул исемле генә шагыйрь булды, бар, булыр! МК.

 

***

Бер сөйләшкәндә: «Мостай ага, соңгы елларда Казанда китапларыгыз чыкмый, матбугатта да күренмисез. Җибәрегез әле шигырьләрегезне!» – дигән идем. Минем бу тәкъдимем аның күңеленә бик хуш килгәндер, күрәсең, күпмедер вакыттан соң ул өр-яңа шигырьләрен җибәрде. Һәрберсен үз кулы белән матур итеп, пөхтә итеп язып җибәргән иде ул аларны. Шигырьләренең бер өлеше «Татарстан» журналында басылып чыкты. Калганнары башка гәзитләрдә дә дөнья күрде. Хатларына караганда, Мостай аганың күңеле булган шикелле. Хатта «Сәфәр»не дә гомум шәлкемгә кушарга мөмкиндер» дигән җөмлә бар. Сүз биредә Мостай аганың миңа багышлап язган «Сәфәр» дигән шигыре турында бара.

4.V.01

Роберт!

Менә байтак кына шигырь күчердем. Өр-яңалары да бар. Әгәр кирәк тапсаң, шуларны йә «Мәдәни жомга»га, йә «Казан утлары»на бир.

«Казанга» дигәнен, бәлки, «Шәһри Казан»га тәкъдим итәрсең. Икесенә бирсәң дә ярар. Ул шигырьне Казандагы дусларым, укучыларым, тамашачыларым күбрәк күрсен иде. Бу асылда Казаннан гафу үтенү бит.

«Сәфәр»не дә гомум шәлкемгә кушарга мөмкиндер, дим.

Яратып

Мостай Кәрим

P.S. Шигырьләрдә татарча имләм шәп түгелдер, имләсен җентекләбрәк карап чык инде. Сүзлекләргә дә караштыргаладым, «болара» дигән сүз сүзлекләрдә юк. Бик сутлы сүз ул. Татар теленә дә керсен иде.

 

***

18.IX.2001

Хөрмәтле Роберт!

Телефонда Клара белән сөйләшеп бетүгә почтальон пакет китереп җиткерде. Бик матур итеп биргәннәр. Сиңа да, Кларага да зур рәхмәт!

Теләсәң, кирәк дип тапсаң, аларын (калганнарын) берәй җиргә бир. «Мәдәни җомга»га бигрәк әйбәт булыр.

Сезнең өйгә шалтыратуымның сәбәбе шул: мин өйдә юкта Казаннан кичә дә, бүген дә шалтыратканнар. Аны мин синең звоногың дип уйладым. Баксаң, ул Ренат Харис булып чыкты. Безнең өйдәге медсестра: «Казаннан шалтыраттылар. Исемен хәтерләмим, «Р» хәрефенә башлана бугай», – ди. «Р» булгач, синдер дип, башта эшеңә, аннан Кларага шалтыраттым. Бер-бер хәл булмагае дип, борчылдым. Харис шалтыраткач, звонокның иясен белдем. Ул да әле генә шалтыратты. Ул кунакка чакыра. Әгәр комачауларлык зур сәбәпләр булмаса (килеп чыкмаса), барырга теләгем бик зур – бер генә тәүлеккә булса да. Сагындым Казанны да, дусларны да.

«Бөркет – бөртек» шәп рифма. Бөркет, үзең әйткәнчә, зурлыкны, горурлыкны аңлата. Ә бөртек кадерле, газиз нәрсәне күз алдына китерә. Җимешнең дә иң асылын «бөртекләп кенә жыйдым» диләр. Үзең дә сизмәстән, бер-берсен тулыландырган ике сүзне янәшә куйгансың. Тагын шул: бөркетнең баласы йә берәү, йә икәү генә була. Өч бик бик сирәк очрый. Димәк, бөркет үзе дә бөртек кош. Бер бәләкәч кенә нәрсәне ничек аңлавымны сиңа житкерер өчен күпме сүз яздым. Син шуны ике юлда әйткәнсең дә биргәнсең.

Ярый, хуш. Язган булса, тиз арада күрешербез дә әле.

Үзеңне кочаклап калам.

Мостай Кәрим.

***

18.XII.2001

Хөрмәтле Роберт! «Мәдәни җомга»ны алдым. Бик куандым. Сиңа зур рәхмәт! Рәхмәт әйтеп Зиннур Мансуровка да хат яздым. Шушы ук санда Заһид Шәфигыйның мәкаләсен укыдым. Татар-башкорт дуслыгын ихлас яклый. Бердәмлеккә чакыра. Бу бик һәйбәт һәм вакытлы фикер. Тик татар-башкорт конфедерациясе турындагы уйлары мине сагайтты. Әйтик, бер бабайның башка чыккан ике улын хатыннары, бала-чагалары, оныклары белән бергә яңадан гомум йортка җыйдылар, ди. Моннан ниләр килеп чыгачак? Ызгыш-талаш. Әйдә, алар әлегәчә дөнья көткән өйләрендә яшәсеннәр, бер-берсенә ярдәм итешсеннәр, кунакка йөрешсеннәр, мал бүлешеп, ара бозышмасыннар. Хәзерге заманда бәгъзе ата-ана бердәнбер улының гаиләсе белән сыеша алмый, башка торырга тырыша. Хәзер психология бүтән. Бу хакта сүзем тәмам...

Хатның шушы урынында мин дә туктыйм. Ни өчен дигәндә, хатның алдагы өлешендә сүз башка проблемалар турында бара. Алары инде башка вакытта, башка мәкаләдә урын аласы мәсьәләләр... Миндә әле Мостай аганың тагын бер озын хаты бер. Шактый каршылыклы, четерекле фикерләр... Шуңа күрә мин аларны әлегә беркемгә дә күрсәтми торам. Шулай дөресрәк булыр... Иртәрәк әле... Чөнки анда сәясәт бар, әле дә исән билгеле шәхесләрнең исем-фамилияләре бар...

***

Куен дәфтәремә тагын бер очрашуыбыз турында язып куйганмын. Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбаев үзенең кичәсенә Ренат Харис белән икебезне чакырган иде. Кичә бик матур узды. Мостай ага да килгән иде. Кичәдән соң Ренат Харис белән икебезне иңнәребездән кочаклап алды да: «Егетләр, мин банкетка бара алмам инде», – диде. Аннары бер хатирә сөйләп алды: «Бер юбилеема Рәсүл Гамзатовны да чакырган идем. Башта ук әйтеп куйдым: «Рәсүл, – дидем, – бәйрәмемне бозмаска тырыш инде, эчмә инде, соңыннан иркенләп икебез бергә утырып эчәрбез, – дидем. Әйбәт кенә йөрде. Бик күңелем булды! Аэропортка озата баргач, әйттем үзенә: «Рәсүл, рәхмәт инде сиңа, түздең, эчмәдең!» – дидем. Рәсүл миңа карап торды да: «Ялгышасың, Мостай, мин туйганчы, исергәнче эчтем, үзеңә рәхмәт! Мин айнык булып юри притворяться итеп кенә йөрдем!» – диде. Рәхәтләнеп көлештек! Шуның кебек, миңа ачуланмагыз инде, үзем елмаям, үзем көләм, сөйләшкән булам, Рәсүл кебек притворяться гына итәм. Үз хәлләремне үзем генә беләм!» – диде дә безнең белән хушлашып кайтып китте. Аның хәлен без дә белә идек, чөнки аның җәмәгате Рауза апа озак еллар авырды, аны ташлап, мәҗлесләрдә утыру бик авыр булгандыр шагыйрьгә.

Минем 50 яшемне Уфада олылап билгеләп үткәндә дә шулай булды. Башкортстан матбугатына багышланган бәйрәмдә Мостай ага белән бергә булдык, Салават һәйкәле янында бик озак сөйләшеп йөрдек. Хушлашканда: «Роберт! Кич белән бәйрәмеңдә була алмыйм инде, Рауза апаңны ташлап китә алмыйм!» – дигән иде ул моңсу гына… Һәм күзләремә карап, иңнәремнән кочып, кат-кат юбилеем белән котлаган иде, ижат уңышлары теләгән иде…

***

Тагын бер язма килеп чыкты.

Август, 1999. Уфага Кадим Аралбайга шалтыратам. Җылы гына итеп сәламнәр бирешәбез, сәламнәр алышабыз. Бераз гына тынып торгач, әйтә бу:

– Роберт, синмени бу? Бәй, мин бит сине Мостай агай дип торам. Тавышларыгыз шулкадәр охшаган! Беркөнне ул Йоматаудан шалтыраткан иде. Бүген тагын шалтыратырга тиеш...

– Әйтәм аны бу юлы шулкадәр җылы итеп сөйләштең! – дип шаяртам. – Рәхмәт. Мостай Кәрим белән бутаганнары юк иде әле! – Менә шулай, дустым, Мостай Кәрим белән дә бутый башладылар үзеңне. Күзгә күренеп үсәсең! – дип, Аралбай мине тагын да үсендереп җибәрә.

 ***

2004 елның 31 декабрендә, төп-төгәл кичке алтыда телефон шалтырады.

– Мостай абыең әле бу! Яңа еллар котлы булсын!

Бик җылы итеп котлаштык. Хәл-әхвәлләр сораштык.

– Язып булдымы соң быел?

– Бераз тырыштым инде. Менә китабым чыкты! Уфадан сезнең өчтомлыкны да алып кайттым әле!

– Ну, анда яңа әйберләр күп түгел инде.

– Яңа булмасалар да, Мостай Кәримнекеләр бит алар.

– Мин аларны Минтимер Шәриповичка да җибәргән идем. Бик матур җавабы килде: «Сәкинә белән икәүләп укыдык!» – дигән. Бу аны тагын да олайтып җибәрде!

– Үзеңнең кәефләрең ничек соң, Мостай абый, нишләптер тавышың үзгәргән?

– Менә өч-дүрт көн инде кәефсезрәк йөрим әле. Тамак авырта, маңкалап торам. Ничава, мәхәббәткә маңка мешать итми, ди бит урыслар… Әйдә, бергә-бергә яшәргә язсын!..

Аннары Клара белән дә сөйләшеп алдылар…

***

Миндә Мостай аганың тагын берничә автографлы китабы саклана. Берсенә Түбән Камада «Җидегән чишмә» оештырган кичәсеннән соң кул куйдырткан идем. Ул кичә турында мин бәйнә-бәйнә язган идем инде. Ул истәлекләр матбугат битләрендә дә басылып чыкты, минем китапларымда да бар. Шуңа күрә әлеге автограф турында гына берничә сүз әйтмәкчемен. Без ул көнне кунакханәдә Мостай ага белән кич буе, төн буе сөйләшеп чыктык. Без дигәнем, Илдар абый Юзеев, Мөдәррис Әгъләмов, Рөстәм Галиев… Үзем төшереп алган фотолары әле дә саклана. Хәзер инде төгәл генә хәтерләмим, бүлмәдәге тумбочка өстендә Мостай Кәримнең Татарстан китап нәшриятында чыккан «Гомер мизгелләре» исемле китабы күземә чалынды. «Библиотека издательства ТАТ. ОБКОМА КПСС» дигән мөһере дә бар. Каян килеп эләккән ул бирегә, тәки аңламадым. Аннары гына Мөдәррис үзе белән кыстырып килмәде микән, дип уйлап куйдым. Ни генә булса да, китапка, башкалар күрмәгәндә генә, Мостай агадан кул куйдырып алдым. «Кадерле минем туганым Роберт, эчкән көе дә сине яратам! Мостай Кәрим. 1.XII.2000». Шәп автограф бит! Ихлас! Гап-гади! Үзебезчә!

***

Икенче автограф та шагыйрьнең «Гомер мизгелләре» исемле китабына куелган. Тик монысы «Китап» нәшриятында башкорт телендә чыкканы… 2002 елда миңа Башкортстан татарлары съездында катнашу өчен Татарстаннан рәсми делегация җитәкчесе булып барырга туры килде. (Ул чакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары булып эшли идем). Минем белән бергә Премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева, журналист Римзил Вәлиев, тагын берничә кеше бар иде. Съезд бик югары кимәлдә узды. Башкортстан Президенты М.Г. Рәхимов үзе катнашты. Соңыннан кунак бүлмәсендә чәйләп алдык. Фойеда китаплар сатуны да оештырганнар иде. Мостай аганың яңа китабы да чыккан икән. Автограф куйдыртырга җай чыкты дип, сатып алдым да табында бик кәефләнеп утырган Мостай агага суздым. «Сездән бер истәлек булсын! Уфа истәлеге дә булыр!» – дидем. Ул башта аптырабрак китте, аннары канәгать елмаеп, бер миңа, бер китапка, бер янында утырган Зилә ханыма карап алды. Һәм, мут кына елмаеп, китапка автограф яза башлады. Язып бетерде дә китабын миңа түгел, Зилә ханыма сузды. Икесе дә бик мәэмнүн булдылар. Кул кысыштылар! Кочаклашып та алдылар бугай әле! Шуннан соң гына Мостай ага миңа таба борылып: «Ә сиңа үзем җибәрермен, китап өчен рәхмәт!» – диде. Шулай итеп, минем аркада Зилә Рәхимҗан кызы уйламаганда гына Мостай Кәримнең автографлы китабына ия булды. Минем моңа, билгеле инде, бер дә кәефем китмәде. Ни дисәң дә, берьюлы ике кешене бәхетле иттем бит! Мостай агага да хатын-кызлар алдында үзенең егетлеген күрсәтергә матур бер форсат булды! Шулай да, автографсыз калгач, китап сата торган җиргә яңадан да барып карадым, тик Мостай аганың ул китабы сатылып беткән иде инде…

Казанга кайткач, күп тә үтмәде, Уфадан бандероль килеп төште. Мостай Кәримнән! Эчендә – теге китап! Кечкенә хаты да бар. «4.VIII.02. Роберт! Кичә китапны кызмача баштан тартып алды, дип уйлама. Ап-аек булсам да шулай эшләр идем… Һәм ап-аек булсам да, сиңа әйткән бер-ике теләгемне әйтер идем. Үзеңне сагынырга да өлгердем инде. Кларага сәлам. Мостай Кәрим.»

Мостай аганың хатындагы «бер-ике теләгем» дигән сүзләргә аз гына аңлатма бирү кирәктер. Съездда мин, делегация җитәкчесе буларак, чыгыш ясадым. Анда шактый гына усал урыннар да бар иде. Мәсәлән, «безне стенага китереп терәделәр, курокка басасылары гына калды» дигән сүзләр. Биредә сүз, билгеле инде, федераль хакимият турында бара. Залдагылар аны бик аңлап кабул иттеләр һәм бик озак кул чаптылар! Көтелмәгәнрәк булды бугай… Чәйләп утырганда, Мостай ага мине читкәрәк алып китеп: «Чыгышың бик һәйбәт булды… Ләкин курок мәсьәләсендә арттырыбрак җибәрдең. Синең статусыңа туры килми ул! Андый әйберләрдә саграк булырга кирәк!» – дип, аксакалларча аркамнан кагып куйды. Мин аны бик аңладым. Нишлисең, аларның буынын әлеге мәсьәләләрдә сак булырга өйрәткәннәр иде шул…

Ә китапка минем өчен бик тә кадерле булган түбәндәге сүзләр язылган иде: «Туфракташым, каләмдәшем, сердәшем Роберт Миңнуллинга – әдәпле* талант иясенә – сыналган ярату белән Мостай Кәрим. 4.VII.02.

* Моны – үзе дә, таланты да әдәпле дип аңларга кирәк. МК».

Мин инде бу язмамда бөек Мостай Кәримнең күпкырлы олы ижатына, әдәбияттагы биек урынына тукталып тормадым. Соңгы вакытта гына, шагыйрьнең 100 еллыгы уңаеннан, «Мәйдан» журналында Ландыш Әбүдәрова белән күләмле әңгәмәбез басылып чыкты. «Казанские ведомости» гәзитендә дә Венера Якупова белән әңгәмә дөнья күрде. Аңа кадәр дә матбугат битләрендә, китапларымда Мостай агага багышланган мәкаләләрем, шигырьләрем басылып торды. Ул чактагы Мостай Кәрим турындагы фикерләрем, аның шәхесе, ижаты турындагы уйлануларым еллар узу белән тамчы да үзгәрмәде. Киресенчә, бөек замандашыбызның образы торган саен тулылана, зурая һәм ачыклана гына бара. Мин аны, Уфага барып, соңгы юлга да озатыштым. Вафатына бер ел тулуга багышланган чараларда да катнаштым. Аның Уфада куелган һәйкәлен ачу тантанасында чыгыш та ясадым... Китаплары – киштәләрдә, ижаты – күңелләрдә, хәтирәләремнең бер өлеше – шушы истәлекләремдә… Якташымның, өлкән каләмдәшемнең, остазымның һәм дустымның бер гасырлык бәйрәмен каршылаган көннәрдә аның белән бәйле кайбер истәлекләремне кабат яңарттым. Якты да, моңсу да, кадерле дә истәлекләр…