Логотип Казан Утлары
Хикәя

Искитмәле Исмәгыйль (хикәя)

Cоциалистик Хезмәт Герое

Гомәр Гариф улы Теләшев рухына

I

Авылга кайтып килгән идем. Менә ничә тәүлек уйланып йөрим: матур нигә гел матур, ямьсез нигә гел ямьсез түгел? Тормыш матурлык аша, әллә ямьсезлек аша да ачыламы? Алар кайда аерылыша да, кайда килеп кушыла? Әллә алар аралашып, берсен-берсе яктыртып, кыяфәт-сыйфатлары белән алмаша, адәм баласын тәрбияләү, аның зиһенен әвәләүдә тигез катнаша микән?

Әкчин станцасыннан Миякәгә төшкән автобустагы бер бик матур хатынкайның бик ямьсез итеп йоклаганы хәтеремнән китми. Гөбедән кымыз күбеге кебек ташып чыккан ак, көпшәк күкрәгенә ишелеп төшкән ияге буйлап бер нәселле чебен шуыша, ул аңа кымшанып та бирмичә, гырлавын дәвам итә...

Инде авылга кайтып егылганнан соң, менә бүгенге аяз иртәдә бертуган агам һәм җиңгәчәм белән чәй эчеп утырганда, әллә минем күз алдымда торган теге манзараны оныттырырга, әллә дөньяда ямьсезлек белән беррәттән икенче бер матурлык дигән нәрсә дә барлыгын исемә төшерергә теләп, ут-күршебез Исмәгыйль абзыйның сызгырганы ишетелде. Без үскәндә, ул урам аша каршыбыздагы өянке астындагы ут-күршебез иде. Аннан, яшь җиткереп, башлы-күзле булгач, урамның ике-өч өянке аша гына безнең рәттән йорт бетереп, башка чыккач, ул, ниһаять, инде үз ягыбыздагы ут-күршебезгә әйләнде.

Сызгырганы дип кенә әйтү дөрес тә түгелдер. Сайравын дию дөресрәктер. Бер караганда, үтә дә милли гамьле булган, җаны-тәне белән үз бәгыребездә кайнаган, икенче караганда, бөтенләй чит сулышта ят сагыш, ят мәкам белән сугарылган, безнең яклар өчен чит сөякне, ерак Европаларның алман-ярман ариэтталарын хәтерләткән бу көй тургай кебек күккә күтәрелә, бер нокта-нотада асылынып боҗралана-боҗралана да, Исмәгыйльнең иреннәрен бөреп, башкорт курае сыман өзли-өзлегә, таш кебек түбәнгә атылганыннан соң, сыерчык кебек оясы тупсасына куна, аннан талпынып-талпынып, күккә күтәрелә, яңадан диңгез киңлекләренә чыга, туйганчы сулыш ала, салмаклана, андагы тирән аһәң, андагы нәфислек, ирлек-хөрлек, үзәкләрне өздергән нечкә алкым – моны музыка гыйлемендә фальцет диләр бугай – мин ишеткән бер генә җыру, бер генә көй, бер генә музыкаль әсәрне дә кабатламыйча, адәм баласының сандугачлардан ким булмаган, ә бәлки, бу очракта күкләргә эленеп көмеш моңнар койган соры тургай, оясы баскычыннан тирадалар сузган кара сыерчык, өянкеләр түрендә гаммалар түккән сары сандугачлардан да артык моңлана алганлыгын раслый иде. Сәхнәдән яңгыратмасалар да, көндәлек тормышта яңгыраган мондый сәнгати сыктау-чеңләү төрен «нәфис сызгыру» диләр шикелле. Нинди көй бу? Таныш та, түгел дә. Милли дә, түгел дә. Гаҗәбетдин!.. Шул гына, мин сезгә әйтим!..

Аерым кешенең сызгырып та барлык кешелекне әнә шул моң дәрьясына сала, аңарда, кайвакыт барысы да бетте, һәммәсе дә җимерелде дип күңеле төшүчән җан иясендә бу кадәр көч-гайрәт ташкынын хасил итә алганлыгына бүген ышанмаган, иртәгә дә ышанмыйча яши алганлыгына ышанмаган булыр идем мин, әгәр бу могҗизаны үзем кичермәгән булсам, валлаһи!..

– Ходай аңа моң дигәнне чамасыз биргән. Яшь чагында җырлаган гына, диләр. Әллә моң дигәнен җыр аша гына чыгарып бетерә алмаганмы... хәзер нишләптер җырламый, сызгыра гына! – диде күзләре дымлана төшкән агам, чынаягын үзеннән этәреп. – Бар, шулайрак итеп сызгырып кара син!.. Ә ул, әйтәсе уй-фикерен шулай сызгырып кына ирештерә, менә бит!.. Әгәр җырлаган гына булса, бәлки, бу кадәр моңлана алмас иде. Кем белгән?.. Үзе сызгыра гына, ә үзе торган белән эскрипкә!..

Сызгыру кинәт тынып калды. Соңгы елларда ике колагы да катылана башлаган агам сагаеп, колагын шомрайтты:

– Әллә туктады инде? Ул сызгырганда, гадәттә, мин ишетә башлаган кебек булам. Хәзер ишетмим, шуңа әйтәм, кем. Безгә керергә җыенмый микән?

Моннан берничә көн элек Исмәгыйль абзый чынлап та безгә керергә һәм миңа «беркемгә дә сөйләмәгән сер»ен сөйләргә вәгъдә иткән иде. Әмма кермәде дә кермәде. Әллә кичә кибеттәге вакыйгадан соң тартынамы? Мәгънәсен тапмыймы? Гомере буе чокырыннан чыкмыйча яшәп, сөекле Гөлзәйнәбенә өйләнеп, өч бала үстерсә дә, ягъни шактый билгеле, ихтирамлы кеше булса да, ул авылдашлары белән артык аралашып, колачын җәеп бармый, һаман да шул эчтән ябык, серле зат булып кала килә. Колхоз эше, җәмгыяви гамәлләрдә дә бик күренмәс ул. Бригадирлар аңа эшкә әйтеп тә тормыйлар бугай. Гомере буе колхозга кермичә яшәгән намаз әһеле Чоных картка да, яшь кенә башы белән «колхоз булмый калган» Исмәгыйльгә дә бер караш. Колхоз печәнгә төшкәч, яше-карты катнаша торган өмәләргә катнаша ул катнашуын, әмма күзләре мөмкинлек бирсә. Чалгысын чүки, хатын-кызга янап та бирә.Чоных картның дөнья көтәргә дигәндә, аты бар, ә Исмәгыйльнең аты да юк. Минем аның хәтта сыер асраганы да хәтердә калмаган.Ул ниндидер үзенә хас бер авыл пралетары иде: иреннәрен бөреп сызгыра торган авызы һәм һаман да шул күз кабагы кара кан белән тулышмаган көннәрендә авыр күтәрергә ярый торган тактадай аркасы гына бар.

Онытып торам икән, мин бит әле сезгә аның сул күзе турында сөйләмәгәнмен. Халык Исмәгыйльнең ул күзен ике халәттә күрергә күнеккән: шешенгән һәм шешеннән кайткан гамәлләрендә. Беренчесендә күз кабагы йодрык кадәр булып караеп шешә. Ул куркыныч: кара кан белән тулыша, сыер җилененең имчәге кебек асылынып төшеп, өртелә. Ул мондый чагында күзен кара күзелдерек белән бәйләп йөртә. Шеше кайткач, күзелдерекне ала. Ул чагында артык текәлеп карамасаң, аның бераз гына юешләнеп, пычкылдап торуына игътибар итмәсәң, күз тек күз инде. Авылда Исмәгыйльнең бу хафасы хакында төрле сүз йөри, берәүләр аны йөзендәге эре күзәнәкле шадрасына сылтап, чәчәк чиреннән, икенчеләр кемдер җибәргән бозымнан калган, диләр. Өченчеләр әллә булганны, әллә булмаганны сөйләп, бераз арттырып та җибәрәләр бугай. Имеш, сугыштан соң, 1947 елдагы ачлыкта атасыз ятим гаиләсенең ипи сорап тилерүләренә чыдый алмаган Исмәгыйль сул тарафтан нибары ике йорт аша ут-күршесе Бүре Садретдиннең келәтен басканы өчен утырган һәм бозымын шунда – өтермәндә эләктергән. Дүртенчеләр, имеш, ул өтермәннән кайткач, авылларында нефть эзләп азапланган буравайда эшләгәндә, бер азгын хатын көнләшеп, аның күзләренә ниндидер химикат сипкән. И-и-и, ни генә сөйләмәс халык! Булганмы бу хәлләр? Кемгә нәрсә кирәк: иң мөһиме – гомер үтә; Исмәгыйль исән – авыл исән, авыл исән – Исмәгыйль исән. Шунысы кызык: кичә кибеттә үзем шаһит булган гаугада ачыклана барган бу тарихларның кайсы чын дөрес икән дә, Исмәгыйль шуларның кайсын миңа тәфсилләп сөйләргә җыенган иде икән? Әллә шуның белән тарихлар чикләнә микән?

Ничек кенә булмасын, бригадир халкыннан «Исмәгыйльне нигә авыр эшкә чыгармыйсыз? » дип сорасаң, алар иңнәрен сикертеп, «Нишлисең инде аның белән? – диләр. – Ул бит Искитмәле Исмәгыйль. Нәкъ җырдагы кебек:

 

«Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәре Исмәгыйль,

Бик сагынган чакларымда

Сайрама, кош, исмә, җил...»

Һәрхәлдә, Исмәгыйльдәге мондый җисми үзгәрешләр аның кешелек гадәтләренә, кальбе-холкына тәэсир итми, ул һәрвакыттагыча артык сөйләшеп, чишелеп бармаган Исмәгыйль булып кала бирә. Элеккечә өздереп сызгыра да сызгыра. Сызгырганда, аның шадрасы тагын да куера, тирәнәя, әлифба хәрефләрен хәтерләтеп ачыклана, халык телендә икенче исемдәге «Шадра Исмәгыйль»гә әйләнә.

II

Әйе, кичә мин аның белән көтмәгәндә кибеттә очрашкан һәм бик тә гыйбрәтле аңлашуның шаһиты булган идем. Шунда баягы сорауларыма шактый күләмдә җаваплар да таба биреп куйдым, дисәм, ялган тартмас. Абзамның күзе бәйләнгән иде. Кибеттә Исмәгыйль күршем, миннән һәм көлдә пешкән ак көлчә кебек сатучы кыздан башка беркем юк. Анысы күрше чуваш авылы Өязебаштан икән. Кибетне тоткан кеше дә чуваш булганга, күрәсең, сатучы итеп сеңлесен куйгандыр, дигән фикер килде миңа. Татарчасын яхшы гына белә белүен, ә менә Исмәгыйльнең дөньяда барлыгын белми булып чыкты. Бу аңлашыла да. Күптән түгел генә кибет кабул иткән чуваш кызы нигә Исмәгыйльне белергә тиеш әле? Мине белүе-белмәве турында инде әйтеп тә торасы юк. Хәер, боларның кирәге дә үзләре кадәр генә иде. Эт иснәшеп, кеше сөйләшеп таныша, дигәндәй, без Исмәгыйль абзый белән сәламләшеп торган арада кибеткә ярчакланып беткән тупса аша тулган арыш капчыгыдай Хафизәттәй ишелеп килеп керде.

Ул миңа игътибар да итмәде.

– Исәнме, үскәнем, – диде ул, Исмәгыйль абзый ягына сирпелеп кенә.

– Исәнме, Матур Апа, – диде Исмәгыйль, апасына күз дә ташламыйча.

Аякларына ак җеп оекбашлар, өр-яңа, ялтырап торган калош, өстенә буявы уңа төшкән эре чәчкәле зәңгәр халат, аның өстеннән яшькелт бәйләм кигән, кайчандыр тышка бәреп чыккан бик тә камил, коеп куйган буй-сынлы булып, яшьлегендә ир-ат кавемен ифрат та ымсындырган, аларның энәсенең үткен күзе аша нәзек җеп булып сапланып, давыллы мәхәббәтләр кичереп, инде сүнүгә, картаюга юл алган көннәрендә, йөзен өлкәнлек рәшәсе биләсә дә, әле бүген дә күзе-башы уйнап, иске казнасында сакланып, җанда эркелгән матурлыкның кычкырып торган өлешен тоемларга мөмкин иде. Мут, наян карашлы, күз читләрендә туймас-төкәнмәс сөю чаткылары әлегә кадәр сүрелмәгән, яшьлегендә сөт өстедәй татлы булып, хәзерге тел белән әйткәндә, топ-модель дигән исем яуларга лаек Хафизәттәй, икенче караганда, жалу кенәгәсе сыман бөкләнеп, сынып, кайтарылып таушалган ханым иде. Әллә нигә бер күргән, тормышта бигүк аралашып яшәмәгән, очраганда язучы авылдашы белән тартынып-авырсынып кына күрешкән түтки минем белән бу юлы да баш кагып кына исәнләшкәндәй итте, аннан колак йомшакларында атынган айлы-йолдызлы алкаларын тирбәлдереп, инде шактый шиңеп өлгерсә дә, бәйләм кием аша төртелеп тырпайган ачык күкрәкләрен яктыртып, сатучы каршына килде:

– Анавы кәнфитеңне үлчә әле, Пүләнә, – диде, төрле төстә бүлек-бүлек булып яткан татлы затларның берсенә төртеп күрсәтеп. – Бабаевский, әйем? Ярты кила. Төргән кәгазе дә авыр тартмый...

– Пула ул, Каписәттәй, – диде Полина, төссез пакетына кәнфитләр коя башлап. – Дөрес әйтәсен. Папаевскийлар пик тәмле алар. Упаковкалары та авыр дегел...

Мин Хафизәттәйнең куе итеп кызарткан иреннәренә һәм уң кашы өстенә кара каләм белән төрткән ясалма миңенә игътибар иттем. Һәрвакыт матур булырга тырышкан хатын сыер саварга чыкканда да бизәнеп, иннек-кершән ягарга онытмый шул ул.

– Пыртманитың калыннан булмагач, кәнфит кәгазенең калынлыгын да исәпкә алырга туры килә, Пүләнә сеңлем, – диде сатучыны куәтләп Хафизәттәй, аннан Исмәгыйль алдында борылыштагы чана сыман канаты белән чалулап, сатучы каршына килде, моңа кадәр мине күрмәмешкә салышса да, инде, ниһаять, гүя минем – язучы өчен махсус мәгълүмат биреп алды. – Исмәгыйль үскәнем Садретдин карт йортын басканы өчен зонада утырганда, мин «Кызыл Маяк» колхозының алдынгы трахтырисы гына түгел, алдынгы уракчысы да ием. Көненә икешәр йөз көлтә бәйли ием... Әмма минем пинсәм... – Ул итәкләрен күбәләк кебек җилфердәтә биреп, Исмәгыйльнең алдына диярлек барып, нәзек җил кузгатты. – Синекеннән ике тапкыр накысрак!..

– Зарланма, Матур Апа... Бер дә кешедән ким яшәмәдең әле, – диде Исмәгыйль тыныч кына, юктан тавыш чыгарырга теләп, үз бакчасына ыргытылган ташны күтәреп. – Колхозыбыз көлтәңдәге буш башакларны онытмаган, димәк. Тарсынма, киң бул, күкрәгеңә тиң бул!

– Миңа бит пинсәне синең кебек сызгырган өчен генә түләмиләр, үскәнем!..

Мин уңайсызланып куйдым. Исмәгыйльнең күз читләре тартышкандай итте. Моннан кырык ел элек авылдан чыгып китеп, авылдашларым арасында балачагымнан кальбемә сеңеп калган итагать, үзара ихтирамнан башка бернинди күңелне кыя торган, ямьсез мөнәсәбәтләрне күрмәгән генә түгел, аларның була алуын да күз алдына китермәгән каләм әһеленә, җирдәшләремнең болай ерткалаша башлавы минем өчен битабигый нәрсә иде.

– Ә мин, үскәнем, дөрес әйтәсең, не прападам!.. Җир бите бетмәсә, ир бите бетмәс!..

Исмәгыйль абзый тешләрен кысып яныма килде, Хафизәттәйгә кыек караш ташлап:

– Син, Мирас туган, авылда туып, авылыңны белеп бетермисеңдер әле. Ул Матур апаңның әле ул сатып алырга җыенган кәнфитнең елтыр кәгазе генә түгел... – диде дә, кулларын минем иңемә салып, Хафизәттәйнең каршына ук алып килде. – Син язучымын, дисәң, әнә шул күзләрне укы. Анда нинәмәрсә күрәсең? Күз тирәләрен сарган күкшел рәшәне күрәсеңме? Рәшә түгел, зәһәр, дөньяга үч, ачу ул!.. Берәүгә кара сөрмә, икенчегә кара өтөрмә!..

– Тучны, Исмәкыйль апси! – дип көлде Пүләнә, аңлап та өлгермәстән. – Күзе төпләре кукшыл захар!..

– Син, сеңлем, кеше өстеннән көлмә, әтеү авызыңны анавы үлчәвеңнең тәлинкәсе белән капларга да күп сорамам!.. – дип кисәтте Хафизәттәй блатной тел белән.

Мин инде теләсәм дә, чыгып китә алмый идем. Өч тарафтан камалышта калып, берьюлы Матур Апага, Исмәгыйльгә һәм Пүләнәгә әсир төшкән идем.

– Мондый зәһәр күкшеллек хатын-кыз күзендә акланмаган өметтән, көчсезлектән килә, Мирас туган. Ул сине кисеп кенә ыргыта. Моннан илле ел элек ул мине дә плингә төшереп, кисеп кенә ыргыткан иде... Әмма!.. Аһ!.. Бу зәһәрнең угы!..

– Уты диген, үскәнем!..

– Утың бар иде, яктыртмадың. Сүндердең, Матур Апам!.. Нәтиҗәдә, минем, ир кешенең, күзләре – бер фаралы йөк машинасы сыман, ә син – буш бишек!.. – Исмәгыйль абзый дулкынланудан нәрсә әйтергә дә белмичә туктап калды. – Сүзне үзең башлагач, чарасыздан, еландай телемне чыгарып әйтәм: яшьлектәге азгынлык җавап сорый, Матур апакаем!..

– Кемнең азгын икәнлеген ачыкларга кирәк әле, үскәнем. Сине миннән тартып алган Гөлзәйнәбең түгелме?

– Син Гөлзәйнәпкә кагылма!

Бу яратып өйләнгән хатынын, шушы кечкенә авылда аның белән матур гомер кичереп, бер түшәктә менә дигән өч бала табып үстергән ананы яладан яклау иде. Ул тирән итеп тын алды, башын югары чөйде, сабырлык сорагандай, бер мизгелгә күзләрен йомып хәрәкәтсез торды.

– Такын нәстә алапсыз, Кафисәттәй? – дип кысылды арага кәнфитен үлчәп беткән Пүләнә. – Жевательни сакыз кирәкмиме?

– Көләсең ышту ли? Сагызың үзеңә булсын! Чәйнәп чәйнәләсе көннәрең алда әле, сеңелкәем! – Ана каз кебек ысылдап, Хафизәттәй кайчандыр теге гасырда крәчин, тозлы балыктан дегетле ат камытлары, дилбегә-йөгән, арба тәгәрмәчләренә кадәр асаба тауар асрап, инде ике меңенче еллар башында алардан кирәкмәс малдан котылган кебек котылып, вакланган, твикс-микслар, елтыр шешәләр белән тулган авыл кибетен рентген күзеннән кичерде, аннан гасаби көчсезлектән көнчелеккә әйләнгән «Сам знам!»ының тотып тыйгысыз тантанасын раслап, өстәп куйды. – Без заманында аның каен тузыннан кайнатылган настояшниен чәйнәдек...

Ул артына борылды һәм Исмәгыйльне тупка тота башлады. Үзе гел миңа карап, гүя «Улым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла!» дигәндәй, башкаларга күптән билгелене минем өчен генә сөйли иде.

– Угым бар, тик мин Бүре Садретдин куеныннан качкан елан түгел. Мин тере, үскәнем! Кышын печән өмәсендә яланнан кайтып, сәнәк очына сигезле булып эләккән туң еланны онытмагансыңдыр, шәт? Садретдин аны бәлки терелер, дип мич арасына ыргыткач, икенче каравына юкка чыккан иде? Ә менә мин юкка чыкмадым. Синең белән бер авылда – бер давылда барысыннан да бәйсез булып, берьялгызым гөрләп яшәп ятам, үскәнем! Шулай да, мин актин-акмын дип масайма, сак бул. Син шома көпшәдән чыккан өзләү курае, ә мин сөттән туган кара җир!.. Сөрүчесе генә табылмады!..

Һәм үткен итеп кеткелдәде.

– Җизниләрдән пәкесез калдырдың шул, – диде Исмәгыйль тыныч кына. – Гафу дә үтенмисең.

Хафизәттәйнең үткен, бай, җор теле мине таң калдырды. Ул сайланып кына чыккан сүзләр чалгысы белән урып кына калмый, кырып чаба, кисә, астан шыя иде...

– Үләсе күркә төрткәннән дә үлә, ди. Ә мин сау!.. Яшәгән саен аш кими, эш арта...

Менә шулай, халкы берсен-берсе белмәгән ниндидер миллионлы шәһәрдә түгел, ә бәлки, әйткәнемчә, җитмеш-сиксән генә йортлык авылда, мин барысын, бар серләрен беләм дип исәпләгән, алай гынамы, ифрат та дус, яхшы, бердәм дип ышанып йөргән, әмма хәзер генә ишетүем-күрүемчә, күп нәрсәне белмәгән булып чыккан чокырда, җитмәсә, аның кысан кибетендә, берсе икенчесен «Матур Апа» белән «Үскәнем» дип кенә зурлап вә чеметеп сөйләшкән ике газиз авылдашым арасындагы катлаулы, мин башыма да китерә алмаган мөнәсәбәтләрнең тетрәткеч тарихлары аша очраклы «халаек»тан «публика» ясап, шәхесләрен ачыклау, әгәр шулай әйтергә яраса, тиешле урынга утырту, төрткәләү, тәпәләү манзаралары башланып кына торганда, ошбу кызып кына барган сөйләшүне бүлеп, кибеткә яшел күлмәге өстеннән тагын да ачыграк яшел алъяпкычын бәйләгән Мәфтуха җиңги килеп керде. Ул үзенең тегеннән-моннан буылган буынтыклы гәүдәсе белән борчагы өлгергән яшел кузакка охшаган иде. Ул томандагы күбәләк кебек беркемгә күз салмыйча, тупсадан түргә үк очып барып, сатучы катына килде:

– Пүләнә сеңлем, оным беткән – бер, борычым беткән – ике! Ун кап шырпы, ярты кила берәнник, ярты кила анауы кызыл манпачиыңны үлчәрсең, яме! – Шулай санап китте дә мине абайлап алды: –Һи-и-и, күрми дә торам икән! Язучыбыз кайткан бит!.. Исәнме-саумы, Мирас энем!

Чуваш кызының башы яулыксыз булган кебек, татар хатыннары башыннан да яулыклары сикереп төшкән, йөзләре ачылган, алар инде борынгы мөэмин-мөселман нисалары кебек авыз тирәләрен яулык чите белән каплап сөйләшү гадәтен тәмам онытканнар иде.

Мәфтуха җиңги ике кулымны өзәрдәй булып, куш куллап күреште. Уң кулының барысы да көмеш йөзеккә тиенгән бармаклары ялтлап куйды.

– Барыгыз да исәнмесез әле! – дип урынында таптанды да янә сатучы каршына килде.

– Язучы?! Безнең турыда язмый торган язучы ул, – диде Хафизәттәй. – Нифтәникләр, акчалы халык хакында гына яза бит ул...

– Әйе, дөрес әйтәсез. Кайчандыр яшь чагымда дөнья җимерердәй булып яза идем, – дип кысылып киттем мин дә сөйләшүгә. – Кешелекне алга илтәм дип, көне-төне кәгазь кимереп, алтмышлап китап чыгарып, аны бер генә миллиметр да алга җибәрә алмагач, мин хәзер язмый торган язучы. Мин алга чакырган саен ул артка күтенли...

Бу барысына да ошады. Бердәм көлештеләр.

– Кысык әйткән! – диде Пүләнә сагыз чәйнәп агарткан тешләре белән яктырып. – Мин пу күтенли тигән сүсне пелмәгән!..

– Син язган саен кешелек артка киткәч, димәк, начар язгансың, иркәм!.. – дип каплады авызымны Хафизәттәй. – Бер китабыңны укый башлап, верандада калдырган идем, юкка чыкты. Минем крысалар синең китабыңның келәен бик яратты, күрәсең...

Хафизәттәй янә дә авыз күтәреп көлгәннәрен көткән иде, әмма бу юлы авылдашларым ашыкмадылар. Киресенчә, уңайсызланып куйдылар.

– Юк, безнең Мирас – чын язучы, – дип каршы төште Исмәгыйль абзый.

– Каян беләсең? Аны мин генә түгел, син дә укымыйсың бит, үскәнем! – диде Хафизәттәй һәм сүзен такмак белән сипләп куйды:

– Без үзебез аючы,

Түгел урлап баючы,

Әтиебез төлкече,

Булмыйк адәм көлкесе!

Такмак урынсыз иде кебек, әмма Хафизәттәй моның белән «урынсызга»да урын табып, һаман да шул Исмәгыйль бакчасына таш ыргытып, аның кайчандыр, моннан күп еллар элек, тормыш юлын «бурлык» белән башлап, Ярыяхмәт картның келәтен басканлыгын һәм төрмәдән кайткач, буровойда эшләгән кыска гына вакыт эчендә шул буровой борысларыннан алты почмаклы йорт бетереп керүенә, авылда беренче «Иж» матаен алуына ишарәләде бугай. Абзый Хафизәттәйнең май сыланган кармакка охшаган такмагын сиздермичә йотып җибәрде. Кем белә, бәлки, такмакны ул миңа юнәлткән булгандыр?

– Барысын да укып барам, дип әйтмим, әмма мин укыганнары бер дә адәм көлкесе түгел, Матур Апа. Ярыйсы. Хәтта шәп. Бик әйбәтләре дә бар. Аннан ул тышкы кыяфәте белән дә чын язучы... – Үзе дә сизмәстән такмактагы яшерен фикерне осталык белән эләктереп алган Исмәгыйль абзый язучыларның килеш-килбәте хакында тоташ бер лекцион укып алды. – Безнең Мирас лесорубка... минем кебек, өтермәннән чыккан зэккә охшаган. Төсе-буе ышандырамы? Ышандыра. Чалбары үтексезме? Үтексез. Язучы чырае белән матур, купшы түгел... тупас булырга тиеш. Аллаһы Тәгалә даһиларга матурлыкны бик тә үлчәп бирә. Йөзләре почмаклы, йөрешләре шатыр-ботыр булган саен аларның язганнары гүзәл килеп чыга. Ә болар... бүгенгеләр... телевизор каршында утырыр өчен генә тугандай коеп куйган чибәрләр. Үзләре төзек, язганнары җимерек. Җөмлә дә төзи белмиләр. Матурлык еш кына ямьсез юл белән йөри!.. Әтеү китте шагыйрь-шагыйрәләр... язучылар, понимаешь, шома йөзлеләр, туры, күккә сикергән курныс танаулылар, буянып, сәхнәгә чыккан циркачлар, диярсең. Нәрсә, Шекспир матур булганмы? Виктор Гюго, Александр Пушкин, Анна түтеки Ахматова, Габдулла Тукай, Такташ, кәнсә дә кәнис! Аларның барысының борыннары үркәчле. Безнең Мирасның бор-рыны да нәкъ шундый, ат борынына охшаган, җәмәгать!..

Башта мин үзем көлеп куйдым. Бу фәлсәфә миңа нәрсәсе беләндер кызык, хәтта яңа тоелды. Миңа ияреп, кулларын чәбәкәйли-чәбәкәйли Пүләнә көлде:

– И правда, кыс-сык! ! Күсләре дә кыс-сык! Ничек күргән?! Ничек ашаган!..

Фикерне соңлабрак тотып алган Мәфтуха җиңги исәнгерәгән җиреннән уянды, хәлиткеч адымнар белән яныма ук килеп янтайды һәм мине кояш ягына борып, борынымның үркәчен чамалады һәм кеткелдәп куйды:

– Чынлап та! Биргәч тә биргән Аллаһы Тәгалә!..

Арабыздан Хафизәттәй генә көлмәде. Тышта эсселек егерме градустан да ашып барганда, авыл кибетенең салкынча күләгәсендә, без, дүрт авылдаш һәм күрше Өязебаштан чуваш кызы Пүләнә, фәлсәфи коллоквиум ачып җибәргән идек.

– Матурларның йөзенә сагыш ятмый, – диде Исмәгыйль. – Матурлык сагышны үтерә...

– Сезнең сызгыруыгыздагы сагышны кем үлчи ала икән? – дип куйдым мин. – Каян килә бу кадәр моңлы сагыш, Исмәгыйль абзый?

– Исмәгыйльме моңлы?! – Хафизәттәй, кузгалган теңкәсенә түзә алмыйча, прилавкада яткан тукымаларны капшагандай итте. – Таптыгыз моңлы кешене! Моңлы булганга сызгырамыни ул? Моңсыз булганга сызгыра. Алай итеп һәркем сызгыра ала! Сызгырта белергә генә кирәк. Хәтерлисезме, әлеге дә баягы, Зифа карчык таягы дигәндәй, һаман да шул Садретдин карт турындагы мәзәкне? «Бабай, сызгыра беләсеңме?» «Юк, балам, үтерсәң дә белмим». «Кызыңны урлаганнар бит!» Карт шулчак «фью!» дип сызгырып җибәргән, диме? Бар кеше дә Шадра Исмәгыйль кебек сызгыра башласа, асылынырга гына кала!

Соңгы сүзләрдән соң Исмәгыйль усал итеп карап куйды.

– Нәрсә беләсез сез?!

– Бер дә асылынмыйсың әле, Хафизә. Көне-төне Исмәгыйль моңнары астында йон теттереп яшәп ятасың... – диде Мәфтухаттәй. – Нихәлләр генә түзәсең?

– Ятам ди тагын! Ике ятып, бер төшемә керде!.. Җырласа, тагын бер хәл. Югыйсә, күпләрне сызгыртты инде ул гомере буе авыл җилкәсендә. Моңлы кеше ярлы була, акчасыз була. Ә ул әнә нинди йортларда яши! Кыр тавыгыдай чуар хатыны белән балда-майда йөзәләр! Чегән баруны диярсең!..

Һава кыза башлады. Сизендем: Хафизәттәй алдына үзе белән Исмәгыйль арасындагы безгә билгесез тарихлар хакына тавыш чыгару, мөмкин булса, шуның үчен кайтару һәм бу бурычны, мөкаммәл, минем, ягъни язучы алдында башкарып чыгу бурычын куйган иде...

– Син нәрсәгә бәйләндең әле Исмәгыйльгә? – Мәфтуха җиңги чын-чынлап ачуланган кыяфәттә алга калкынып куйды. – Кыр тавыгы, дисең. Гөлзәйнәпне дә беләбез. Сезләрнең икегезне мин дә бит куначамдагы тавыкларым кебек беләм, җаныкайларым!.. Кем ничектер, мин Исмәгыйль энемнең сызгыруын үтә дә яратам! Мин хәтта җылап та алам... – Күңеле йомшарган Мәфтуха күз төпләрен сөртеп алгандай итте. – Ул елларны искә төшерсәңме? Исмәгыйль кебек булырга кирәк әле!..

– Мактама-а-а... – диде сузып Исмәгыйль абзый.

– Мактыйм, нигә мактамыйм, ди? Нәрсә, Хафизә, Исмәгыйль гаиләсе белән синнән бурычка яшимени? Аның Идел-Уралда бер дигән дөядәй зур сараен син күтәрдеңме? Синең хыянәтең аркасында төрмәләрдән башы чыкмаячак Исмәгыйльне коткарып калган, шул патша сараедай йортлар эчендә берсеннән-берсе асыл балалар үстергән, халыкка асалы паласлар тукыган Гөлзәйнәптән көнләшәсеңмени? Онытма, борынгылар «Атың начар булса – сатып, этең котырса, атып котылырсың, хатының котырса, ничек котылырсың?» дигәннәр...

Мин уйга калдым: нинди төрмәләр, нинди коткарулар? Елгадагы кечкенә кораб эченнән бик тә зур кораб тишеп чыкты: монда ихластан да ниндидер тетрәткеч тарих яшеренгән иде...

Исмәгыйль абзый соңлап өйләнгән. Монысын беләм. Шулчак минем күз алдына аның өлкән улы – ике яшьлек Сабирҗан килде. Теле бик мәрәкә итеп ачылган иде.

– Әтиең нишли? – дип сорадым мин аңардан бер тапкыр авылга кайткач, урамда очратып.

– Титак тукый. (Китап укый, димәк.)

– Әниең нишли?

– Амын саба. (Камыр баса, димәк.)

– Песиегез нишли?

– Пыртлый. (Йоклый, димәк.)

Кемдер кибет тупсасына килде. Таптанды да мыгырданып китеп тә барды. Кермәве яхшы. Кем белә, кем ул? Шул уңайдан кибет эчендә урнашкан тынлыкны тагын да Мәфтуха җиңги бозды.

– Син мине кыздырма, Хафизә. Әтеү сүләтәсең. Сезнең гыйшкыгыз минем күз алдымда кабынып сүнде бит!

– Мәхәббәт! Кая, нинди гыйшык? – дип читкә борылып төкергәндәй итте Хафизәттәй. – Сөеште, ди тагын...

– Сөештегез шул. Ничек кенә әле! Бүгенгедәй эт белән песи кебек булмадыгыз...

– Мин аңа эт тә, песи дә түгел, таныш авылдашы гына, шулай бит, Матур Апа? – диде Исмәгыйль абзый, үзе дә бераз үчекләнә төшеп.

– Ир-атка каты нәфрәт ялгыз хатын-кызның салкын түшәгендә туа. Синең бит, Исмәгыйль туганым, сызгырганда әйтәсе сүзең сандугач булып сайрала һәм кайрала. Ә син, Хафизә сеңлем, үпкәләмә, шул сандугач сайрауларына итәгең белән кереп йөздең!..

– Йөзде, ди!

– Баттың!..

– Батты, ди!

– Баттың. Чыга да алмадың.

– Чыга алмады, ди.

– Бу тарихны Андрей Малаховка язып җибәрик мәллә? – дип, җиңелчә көлеп куйды Мәфтүхә җиңги. – «Пущай говорят!» Сөйләсеннәр!.. Нигә син гөнаһны кеше алдында кылып, кешедән читтә тәүбә итәсең?

– Сөйләсеннәр! Итмим мин тәүбә! Ник итим, ди? Берәр гөнаһым булса тагын?! Авылда элеккеге сепаратор гайбәте урынына телевизор гайбәте генә калды инде хәзер... – диде Хафизәттәй. – Мәхәббәт! Бу сүзне телгә алганда... телегезгә телчә чыккыры!..

– Алабыз. Син аны, кузгалып кына килгән сөюегезне, яшерен-батырын түгел, буравай Иваннары белән себерелеп, үзең салып таптадың!

– Күрдеңме? Мине итәгең белән каплап тордыңмы? Хәзер мин сине... Хәзер мин сине!.. – Һәм Хафизә Пүләнә кулындагы соскыны тартып алып, Мәфтухаттәйгә таба томырылды.

– Туктагыз! Сез нәрсә, тилерештегез мәллә? – дип, Исмәгыйль абзый аларның арасына керде.

Куркуыннан агарынган Пүләнә соскысы артыннан сикереп чыкканын сизми дә калды:

– Ярамай! Соскам перәү кенә!..

Без бу минутта чынлап та Андрей Малаховның «Беренче канал»дан талаш-гайбәтләргә корылган атаклы тапшыруының инде чокырдагы татар авылына килеп кергән сериясен карый идек. Биредә ярамаган яраган, яраган исә ярамаган белән тигезләшкән исәптә патшалык итә иде. Егерме беренче гасыр башында газлы, телефонлы булып, туган телендә радиосыз, телевидениесез, мәктәпсез, хәтта клубсыз калган авыл кешеләренең борынгы бергәлек, кешелек-күршелек, аш-су мәҗлесләрен юксынудан туган сагышын шушы тел чарлау белән булса да алыштырырга тырышуы иде. Бу бик тә кызганыч күренеш, авылда сакланып кала алган әхлак, бу соңгы елларда бушап, әдәп-әдәбияттан ычкынган, буыннар бәйләнешен, йола-юллама, гореф-гадәтләрне оныткан, намазыннан ваз кичеп, кире мәҗүсилеккә кайткан татар-мөселманның сиздермичә генә иске совет тормышын сагынып чеңләве иде!.. Үзенә генә бикләнеп яшәгән, хәтта урманга җиләккә дә йөрүдән, мал асрап, печән чабудан да туктаган, кечкенә вакыйгаларны да зурайтып, тарих ясаган, шуның белән картаюга, юкка чыгуга барган авылның утырып еларлык бер дәһшәте иде. Без чынлап та, үзебез бер җыен булып оешкан һәм һәр очраклы кеше катнаша алган бу җыеннан нибары дүрт авылдаш – инде картаеп барган ике хатын, алардан яшьрәк Исмәгыйль, Исмәгыйльдән яшьрәк булган мин, бишенчебез – миннән яшьрәк булган сатучы Пүләнә – вакыйгадан вакыйгага сикерә, мизгеленә карап, гаепләүче прокурор, мизгеленә карап, хөкемдар, мизгеленә карап, шаһит, мизгеленә карап, яклаучы-адвокатка әйләнеп, бер-беребезне гаепли, һөҗүм итә, яклана, аклана, аннан рольләрне алмашып, тагын гаепли, янә дә һөҗүм итә, чигенә һәм аннан кемнең гаепләүче, кемнең гаепләнүче икәнлеген дә онытып, буталып кала идек. Шунысы кызык: безнең арада гаепләнүче булып та, без аны нишләптер гаепләмибез, күрмибез, ә бәлки, гаеп эчендә үзебез дә эреп, гүя юктан фаразлап кына, кыскасы, Горбачев әйтмешли, «процессны башлап», аңа башыбыз-тоягыбыз белән кереп баткан идек.

– Сүлә инде, Кафисәттәй! – дип өзгәләнде үз урынына кереп өлгергән Пүләнә. – Пескә, яшьләргә кысык тарих пит!..

– Сиңа кызыктыр ла ул, безгә кысык бит... Әмма аны ачыклар урын авыл лафкасы түгел...– Хафизәттәй тирә-ягын сөзеп, күзеннән үткәрде, ул үзенә теләктәшлек көтеп, берничә секунд торды, әмма аны тапмагач, җим эзләгән үрдәк баласы кебек, җай гына капшангандай итеп, Исмәгыйль абзый каршына барды һәм ярды да салды:

– Шул заманнардан кансыраган яраларны актарасыз... Азагы хәерле булсын. Яшьлек дәрте гөнаһ булалмый! – Ул Исмәгыйль каршында боҗра ясап, янә дә борылыштагы чанадай чалулап үз урынына килде дә һөҗүмгә күчте. – Яшьлек маҗарасы өчен картлыкта түләнергә тиеш түгел!.. Йә, әйт әле үскәнем, минме сиңа тугры булмадым? Син бурлыкта тотылып утыртылгач, кем азык-төлек күтәреп, Бәләбәй өтермәненең юлларына тузан төшермәде? Мин түгелме?!

Исмәгыйль абзыйның йөзе җил кунган су өсте кебек җыерылды, чырае буйлап чаткылы яшеннәр шуышты, шадралары исә тагын да куерып тирәнәйде. Баскыч өстендәге ике тәкә шикелле мөгезләрне чәкәштереп, бу көтелмәгән сөйләшүне дәвам итәргәме-юкмы икәнлеген шулай газапланып хәл итә иде ул хәзер. Ниһаять, ахры, бер фикергә килеп, Хафизәттәй түгел, Пуләнә каршына барды.

– Синең хакыңа гына чишеләм, сеңлем... Чибәрлегеңне сакла!.. Масайма!.. – диде, сүзләрен санап кына чыгарып. – Кайберәүләр кебек, хаталана күрмә...

Аннан кинәт кенә Хафизәттәйгә борылды:

– Дөрес. Булды ул хәл. Әмма син шунысын... шунысын онытма, Матур Апа... Мине төрмәдән шулай сызгырырга өйрәтеп чыгаручы да син үзең түгелме? Синең хыянәтеңнән соң... Минем шундый бар кешелеккә ишетелерлек итеп чеңлисем, «Кара урман»нарны җырлыйсым, шундый итеп моңланасым килде... Әмма төрмәдә җыр тыелган булгач, мин гражданин нәчәнниктән, яхшы урман кисүче... балтачы булганым өчен сызгырырга рөхсәт алдым. Орден урынына!.. Көн саен ярты сәгать сызгырттылар. Ырадиу итеп!.. Мин сызгырганда уянып, урманнар да моңлана иде!.. – Ул тамагына торган ыргаклы төерне йотып җибәрә алмыйча газапланып, Хафизәттәй каршына килде, күзләренә укталып, аңа иң төп соравын бирде.           

– Үзеңнең бүләгеңне кайтарып биримме? Сызгырып күрсәтимме? Телисеңме?!

– Сыскыр, Исмәкил апсый!.. – дип җанланып куйды Пүләнә. – Сыскыр да куй!..

– Кирәкми! – күчәрдән ычкынган чәкүшкә кебек, Хафизәттәй уртага сикереп чыкканын сизми дә калды. – Мин аны ишетеп болай да туйган!.. Һәр иртә, һәр кичтә!.. Газап!..

Минем алдымда кечкенә бер авылның бик зур тарихы – без белмәгән фаҗига күренешләре ачыла бара иде.

Әмма Исмәгыйль абзый шаярмаган икән. Ул кузгалган иде.

– Мин – ир, син –хатын-кыз, Матур Апа. Һәр җан иясе... үз җенесенә... намусына тугры калып... үз бурычын үтәргә... – Ул бердәнбер сүзне эзләп беразга туктап торды. – ... дастуин булырга тиеш!.. Без, тоткыннар колоннасы, Дәүләкән яланнарында авыр бомбардировщиклар өчен аэродром төзегәндә... Караиделдә йөзьяшәр урманнарны екканда... синең авылыбызга килгән буравай җегетләре белән типтерә башлаганыңны ишеткәч, мин шундаен да... шундаен да бәгырем белән өшедем, сызгырганнан соң да җылына алмагач, агач кәүсәләрен кочам һәм алар мине, биш кила он өчен биш елга утырып, вакытында өйләнә алмый калган җегетне, анам кочагыдай җылыталар иде!.. Әйе, кәүсәләр туң түгел, күңелләр генә туң!... Кәүсәләрдә җирдән күтәрелгән сут ялкыны яна, ышанасызмы?.. Син бит боларны беләсең, Мәфтуха җиңги!..

– Белмиме соң! – Мәфтуха үксеп куйгандай итте. – Ничек белмим, ди!.. Берегезне мактап, икенчегезне хурлыйсым, яманлыйсым килми, әмма әйтмичә дә калалмыйм. Сезнең табышуыгыз без – трахтырис кызлар алдында булды бит. Әле селәгәе кипмәгән, биш яшькә кече яшүсмер егетне үзеңә караттың да аннан буравай бүреләренә ерткаларга ыргыттың бит, Хафизә! Шулай түгел диген? Ир-егетләребез фронтта кырылгач, шушы ундүрт яшьлек Исмәгыйль безнең эзвинода бердәнбер трахтырис үсмер иде. Без – сугыш аркасында җегетләрсез калган, күкрәкләрендә җенес җене котырткан дүрт кыз, дүрт ана бурзай!.. Һәм син – балалыгыңнан чыкмаган бердәнбер ир заты!.. Безнең арада өлкәнрәк булсак та, сине үзебезгә карату, соңгы чиктә, шушы иреннәреннән бал тамып торган бердәнбер җегетебездән үзебезне яраттыру өчен яшерен ярыш бара иде. Син моны сизенеп тә карамый идең, Исмәгыйль туганым!.. Җегет өчен ярышта син җиңдең, Хафизә, әмма син аны тиз расхутка чыгардың... Без, кызлар, мәхәббәт мендәренә ятар урында, беребез эрүльдә, беребез сабан артыннан плугар булып ышырыла, беребез төннәрдә алдан Исмәгыйльнең кан сауган күзе сыман кызарып, крәчин фонаре белән алдан төшеп, сөреләчәк җирне яктыртып килә... Их, ул көннәр!..

– Минем күзгә кагылма, түтки, – диде Исмәгыйль кырыс кына. – Үз буразнаңнан чыкма, яме. Без, авыл җегетләре, яшьләребезне буравай шакалларыннан талаттырмас өчен ут йота идек. Без көчле, әмма... тыйнак, әдәпле идек шул!. Кызларыбызны бозган килмешәкләрне каезлар өчен без көннәр буе күзләрдә яшен яшьнәтеп, эрзин ышланкылардан шомпол шомартабыз, әмма кич җитсә, төннәрен, аларны билгә асып чыгарга, тегеләргә каршы күтәрергә кыенсынабыз... Сукмас зур күтәрер, дигәннәре хак икән. Их, бу татарның куркаклыкка тиң тыйнак сабырлыгы!..

– Әйт әле, Хафизә ахирәтем, Исмәгыйльне салам күбәсенә төртеп егып, аны котырган дәртең белән оят җирләрен капшаганың, кочаклап үпкәнең, «Их, Исмәгыйль үскәнем, нигә бераз зуррак булмадың, без синең белән өзелеп яратышкан, өйләнешкән булыр идек, әйдә, хет башыңдагы бетләреңне карап юаныйм!» дип инәлгәннәрең хәтереңдәме? Шулай бер тапкыр аның башын караганда, син: «Һи-и-и, үскәнем, мондагы җанварның очы-кырые юк, әйдә, башыңны крәчингә тыгып кырдырыйк», дигәнеңне онытмадыңмы? Исмәгыйль үзе алдыбызда басып тора, ялганларга бирмәс. Син трахтырга дигән крәчин белән бидрәне тутырдың... «Шушы крәчинне минем мәхәббәтем хакыма эчәргә әзерсеңме?» «Әзер!» – ди Исмәгыйль. «Башыңны да тыгарга әзерсеңме? «Әзер!» – ди Исмәгыйль.

– Дүррәк! – дип кыстырып куйды Исмәгыйль абзый. – Мин дә инде!..

– «Бәй, алай булгач, башыңны тык, бетләреңне кыздырыйк!» – ди бу. Кызлар каршыңда каушап калмаска, үсәргә, тизрәк ир корына кереп, егетлек күрсәтергә тырышкан Исмәгыйлебез, аны-моны уйлап тормыйча, имән бармакларын колак тишекләренә тыга да башы-күзе белән крәчингә чума... Без тартып чыгармасак, ул, бәлки, бүгенгә кадәр чыкмаган булыр иде. Көлсәң, көл, еласаң, ела!.. Хакмы, Исмәгыйль?

Пүләнәгә һәм миңа ияреп, Исмәгыйль абзый да елмайды.

– Ул чакта баштан бет карау сәвит дәүләтенең бишьеллык планнарында иде бит... – диде Исмәгыйль тыныч кына. – Шунысы хак: мин крәчин бидрәсеннән чыкканда, күзсез идем инде... Крәчин утында янган башым белән Аккош күленә дә сикердем сикерүен, әмма ул да коткармады...

– Ялганлама, үскәнем, –– дип каршы төште Хафизәттәй. – Син күзеңне өтермәндә калдырып кайттың!..

– Юк, Исмәгыйль өтермәннән кайтканда күзле иде!.. Ул буравайга урнашкач, синең чит ирләр белән шухыр-мухырларыңнан туктый алмаганыңа үзе күреп ышангач, синнән ваз кичте һәм син... һәм син, явызбикә, аның Гөлзәйнәбеннән көнләшеп...

– Юк, бу чеп-чи ялган!.. – Хафизәттәй Мәфтуха җиңгигә әйтеп бетерергә бирмәде. – Йоласы шундый: тора-тора күл сазга, ир тазга әйләнә!..

– Бер дә әйләнми, әгәр үзең әйләндермәсәң! – диде аңа, кискен каршы төшеп Мәфтухаттәй. – Синең ул чакта авылга килгән рабучий класстан тишегең тегермән ташы кебек кызган иде шул, ахирәткәем. Һәм син Исмәгыйльнең башын әйләндереп, сыртына салдың да куйдың...

– Минем яманатны сатып, шулай дискридит итәсегез киләме? Бирермен мин сезгә дискридит!.. Сезне хөкемгә бирәм, билләһи!..

Һәм Хафизәттәй чыгарга дип ишеккә юнәлде.

– Ә мин сине чыгармыйм! – Мәфтухаттәй ишек катына барып, аркылы агач булып аркаланды. – Мин бу сөйләшүне илле ел көткән идем!.. Язучыга шаһит булырга насыйп иткән икән!..

– Тавыш күтәрмәкес! – Пүләнә инде икенче кат урыныннан кубарылып чыкты. – Перүк!..

Миңа бу манзара куркыныч булып китте. Туктатырга кулымнан килмәгәнгә, бу нәрсә белән бетәр икән дип борчыла да башладым. Әмма кәртләр ачылган, очколарны саныйсы гына калган иде.

– Мин авылга да кайтмаган, буравайга эшкә дә урнашмаган булыр идем... Әгәр дә... – Исмәгыйль сүзен нидән башларга икән дип туктап калды. Аннан исән күзен бер ноктагы төбәп, акрын гына сөйли башлады. – Әйе, яшьлек гакылсызлыгым белән мин аны үземнән өлкән булса да, чынлап та яраткан кебек идем. Ә ул – матур, шундый матур иде! Каян туа андый матур хатыннар? Начар хатыннар шулардан яратыламы? Булмас!.. Иркәләгән чакларында... ул аеруча чәчкә ата, нурлана иде. Мин бит аны шуннан соң Матур Апам дип йөртә башладым...

– Хак! – дип раслады бу сүзләрне Мәфтуха җиңги. – Безнең шул сүзне ишеткән саен эчебез көя иде!..

– Гыйшыкның күзе сукыр, колагы чукрак аның. Мин дә үземнән өлкәнрәк дип тормадым, Матур Апага өйрәнеп киттем. Башкага өйрәнү, кешесенә карап, яратудан көчлерәк икән. Ярату дигәне соңлап килә. Келтемпие килеп җитсә. Җитмәсә, бөтенләй дә килми куя... – Исмәгыйль абзый да гүя теле чишелеп, боларны яшьләр өчен сөйли иде. – Безнең араны мәхәббәт дип булмагандыр да. Әмма яралгысы бар иде... тик шул келтемпие җитмәгәч, туктап, чигенде, күрәсең... Башка сәбәпләре дә булгандыр. Төп сәбәбе: сугыштан соңгы ачлыктыр аның!.. – Ул авыр, озын итеп тын алды. – «Әгәр мине яраткан ир-җегет булсаң, анавы Бүре Садретдин келәтен басып, андагы түшкә-түшкә итне безгә алып чыгар идең, ичмасам!» – дидең син көннәрдән бер көнне. – Колхоз өчен кыл да кыймылдатмыйча, палнамучларны эчереп, хатын-кыз белән өегештереп ята!»

– Ялганлама! Алай дигәнем булмады!

– Ничек кенә дидең әле. Әүвәлдә мин моңа әллә ни игътибар бирмәдем. Бу коткы минем күңелгә бер кара корт булып оялаган иде. Төнгә каршы эсминәдән кайтсам, өемдә минем газизә әнкәм, өч кыз туганым, ашарга сорап, ач карыннарын тырнап, елап утыралар!.. Теге үзәгемдәге син салган корт бу минутта кара ыргакка әйләнеп, эчкәйләремне актарып чыгарды. Нишләп берәүләр, калхузга төкереп, балда-майда йөзә, калхуз дип изелгән икенчеләр ач карыннарын тырнап җылый?! Мин нәфрәттән урын табалмый котырдым. Эчемдә кайнаган ләгънәтемнән мин шул төндә кулыма дилбегә алып, Садретдин келәтенә төшеп асылынырга һәм аның башын өтермәнгә тыкмакчы булдым. «Минем үлемемдә колхоз коллыгы, Садретдин шикелле колхоз буржуйлары гаепле» дип язу язып, кесәмә салдым һәм... к-келәтнең салам түбәсен чокып к-кереп... кулымдагы элмәккә башымны тыгып аска сикердем... – Исмәгыйль абзый ары таба сөйли алмас дәрәҗәдә тотлыкты. – Ч-черек а-аркан күтәрә алмыйча өзелеп, муенымдагы элмәгем-нием белән он лары эченә төшеп чумдым... Көлсәң – көл, еласаң – ела, мине, ач-ялангачны, үлемнән монда да ипекәй – он коткарды!.. Асылына алмаган гарьлегемнән... шул онны урлап котылырга тиеш булганмын икән мин! Һәм мин, капчыксыз-нисез, караңгыда, киндер күлмәгемне салып, җиңнәренә кадәр төеп-төеп... төеп-төеп он тутырдым!.. Чыкканда, эте сизенеп, дау күтәрде. Мине, тегермән тартмыйча да онга баткан каракны, шундук эләктереп алдылар. Күлмәгем белән биш килога тарткан он өчен миңа биш ел чәпәделәр. «Җырчы Исмәгыйль»дән «бур Исмәгыйльгә» әйләндем дә куйдым. Биш елымны от збанка до збанка утырып бетерәм дигәндә, миннән, яхшы эшләгәнем өчен түгел... яхшы сызгырганым өчен үрнәк тоткын ясап, ярты елга иртәрәк чыгардылар. Әмма аның иң кызыгы икенчедә... Иң кызыгы менә кайда. Көтмәгәндә иреккә тиенгәч, мин аның белән нишләргә дә белмичә, авылга кайтырга теләмәдем. Чөнки анда мине синең... буравай идәнендә убший сөяркәгә әйләнеп, минем алдымда кылган хыянәтеңне күтәрү хурлыгы көтә иде...

– Сөйләмә, үскәнем! Ышанмагыз! Дөрес түгел!.. – дип чәбәләнде ишек катыннан тышка чыгарга теләгән Хафизә. Әмма аны Мәфтуха җиңги тышка үткәрми иде. – Мине бикләп алып, хөкем ясыйсыз! Ни хакыгыз бар?!

– Нишләргә? Барыр урыным юк... – дип дәвам итте тыныч кына Исмәгыйль абзый. – Авылга кайткан хәлдә... синең яныңдагы ирекле тормыш... минем өчен иң әшәке төрмәләрдән дә әшәкерәк төрмә иде, билләһи!.. Чөнки мин сиңа, биш яшькә зуррак булсаң да, өйрәнгән, тәҗрибәсезлегем аркасында... никахсыз зина белән бәйләнгән идем. Мин аны ярату дип кабул иткән булганмын, беләсезме?.. Һәм мин, ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз, ышанмагыз, кәтильщикләр белән килешеп, ике ай чамасы төрмә кәтильниендә качып яшәдем. Кәтильщикләргә бу бик файдалы иде. Алар төннәрен гыр да гыр йоклый, мин алар өчен пар куам. Алар мине апкилеп ашата, әлбәттә. Мине монда да эләктереп алдылар һәм милиция белән авыл сәвитенә кайтарып тапшырдылар. Менә мин ничек килеп таптым сезләрне! Ә сезләр ул чакта буравай халкы белән... Матур Апам!.. Сезгә бит, хатын-кызга, авылга да токмач урынына шома талун-макарун, крәстиян урынына рабучи подавай!.. Мин дә буровойга рабучи булып киттем. Синең мине җибәрәсең килмәде. Яңадан кол итәргә иттең. Беренче көннәремдә сине күрмәс... күземә күрсәтмәс... абайламас... онытыр өчен кесәмнән самагун шешәсе төшмәде. Аллага шөкер, соңрак эчкемнән дә котылдым. Күрше Гайнәдән Гөлзәйнәбемне төшергәч, үзеңнең бер чираттагы исерек хухелеңнән күзләремә агу сиптерттең!.. Мин бит кайчандыр синең хакыңа шул хлорны да эчәргә әзер идем, ә син аны күзләремә генә сиптертеп котылдың. Нигә кирәк булды сиңа мондый миһербансызлык? Фараларымның берсе яна, икенчесе сүнгән!.. Кире кайтар!..

– Себерке! – дип куйды Мәфтуха җиңги. – Аяклы прәблимә! Үзеңнекен чит итсәң, үзәгең дә читләргә калып җәзаланасың шул ул. Авылны эчкечегә сабыштырган бур-равайлар өчен җавап бирмичә булмый, сеңлем...

– Болай килеп чыгачагын белсәм... – дип уфылдады Исмәгыйль. – Ике аягымның берсен атламаган булыр идем...

– Дөрес әйтмисең, энем! Атларга кирәк иде! – дип аваз салды әле һаман Хафизәгә юл бирмәгән Мәфтуха җиңги. – Бу – яшьләргә сабак бит!.. Үтеп барышлый гына булса да!.. Онытмагыз, Аллаһы Тәгалә алдында җавап тотасыбыз бар. Моннан зиратка ерак түгел. Без бүген... бу кибеттә... шул зиратка үтеп барышлый гына очраштык. Барыбер аңлашасыгыз бар иде. Илле ел үтсә дә!.. Әйтергә генә җиңел...

– Кәнишне, Исмәкил апсый. Пескә кызык полар!.. – диде сары йөзе алсулана төшкән Пуләнә. – Шылай вит, Хафиза апа?.. Пер килеп аннашырга кирәк вит...

Әмма Исмәгыйль абзый әле һаман да суынып өлгермәгән иде.

– Кем уйлаган? – дип дәвам итте ул сүзен. – Синең хыянәтеңне ишетеп, бәгъре туңган мин, Павловка урманнарында агач кәүсәләрен кочаклап җылынган зэк, илле ел буе синең белән бер авылда бер-беребезнең бәгырен суытып, күрше яшәрбез дип кем уйлаган?! Әмма мин җылынып, җылыда яшәдем! Тик синең җылың белән түгел. Урманнарда агачларым, тормышымда Гөлзәйнәбем, балаларым – җимешләрем җылысы белән. Ә синең җимешләрең кая, ялгыз күке?!.

Шулчак Хафизәгә нидер булды. Ул күкрәгеннән «Аһ!» дигән аваз чыгарып алга, Исмәгыйльгә атылды һәм бар көченә Исмәгыйльнең яңагына сугып җибәрде.

– Мылтыктан калган куян! Хәзер икенче күзеңне агызам!..

Мылтыктан калып акайган куян! Сүзләрен ничек таба, диген. Хатын-кыз тарафыннан мондый гамәлне көтмәгәнгә, мин дә, Пүләнә дә, Мәфтуха җиңги дә Исмәгыйль белән Хафизә арасына кереп өлгерә алмадык. Хафизә шундый көчле итеп сукты ки, Исмәгыйль абзый чирле күзе урынындамы, аннан шарылдап кан китә күрмәсен, исән күзе исән микән дигән куркудан ике кулы белән ике як битен сыпырып төште.

– Ә сез үз җимешләрегез белән бәхетлеме соң? Җимешләрегез черек түгелме? – дип тузынды ишек катында Хафизәттәй. – Уйлап карасаң, мин бит сездән күпкә бәхетлерәк! Ялгыз башым, тыныч колагым!.. Балаларың кем булды, Исмәгыйль үскәнем? Берсенең башы хатыны белән бергә бәлнистән чыкмый. Икенчесенең тырым-тырагайдан кайтып та күренгәне юк. Өченчесе үзеннән өлкән хатынга йортка кереп маташа түгелме? Биш бала үстереп, син бәхетлеме соң, Мәфтуха? Кайда синең газиз чебешләрең? Берсе дә куначаңда кукылдамый. Нигә син берьялгызың?! Мин яшь чагымнан ук кешенең гаиләдә бәхетле була алуына ышанмадым һәм бүген дә ышанмыйм!..

– Рәхмәт, Матур Апа. Мин балаларым өчен Аллаһ каршында үзем җавап бирәм, – диде Исмәгыйль, шешкән яңагын тагын капшап. – Рәхмәт, яме.

Башка бер сүз дә эндәшмәде.

– Исмәгыйльдән гафу үтен!.. – диде Мәфтуха җиңги. – Ярлыкау сора!.. Алдына тезлән, дәҗҗал!..

– Теслән инде, Каписә апа, – дип ялынды Пүләнә, ачыргаланып. – Шундый матур мәкәббәт какына. – Тесләнүнең нәстәсе пар? Мин пулсам, тесләнер идем...

Хафизәттәй, мин белгән, аның хакында төрлесен ишетеп үскән Хафизәттәй, әле балачагымда исеме ир-аттан аерылгысыз яңгыраган ап-ак тәнле хатын, аяк астын карышлап кына санап килеп, сатучыга елышты:

– Яшең баш әле. Телеңә салынып торма. Миңа шул ярты кила бабаевскийны...Бер кила макарун... Бер кила маргарин үлчә дә...

Без Исмәгыйль абзый белән кибеттән чыктык.

III

Икенче көнне, кичләтеп, ул килде. Чирле күзеннән күзелдереген алган, күз чокырының тирәләре ничектер суклыгып, тартылып калган иде.

Абзый, үз шәфәгате белән бал коярга оста кеше, аңа ачы бал тәкъдим итте. Әмма Исмәгыйль абзый эчү түгел, бу юлы ут-күршесе кулыннан да алмады.

Җиләк өлгереп килгән мәл иде. Без җиләк әчкелтеме борыннарга кергән һаваны ерып, урыны белән чәчкә аткан, урыны белән атарга йомарланган бәрәңге ызаннары буйлап, Кәркәле тавының Зөбәер абзыйлар тапкырындагы уйсулыгына таба юнәлдек. Исмәгыйль абзыйның бүген иртәнге якта сызгырганы ишетелмәде. Бу минем өчен бик сәер иде. Моңыннан язмаганмы?! Ул үзгәргән, хәтта тартылып, ябыгып та калган кебек. Исән күзенең гадәттәге куе коңгырты ничектер төссезләнә төшкән. Битендәге шадралары тирәнәйгән, маңгаендагы җыерчыклары да буразна-буразна булып телгәләнгән. Хафизәттәй, Мәфтуха җиңги, бу ачыктан-ачык, кызганусыз, хәтта кансыз сөйләшүнең очраклы шаһиты булган Пүләнә үзләрен ничегрәк хис итәләр икән, дип уйлап куйдым. Бераз гына өлкәнәя, үсә төштеләр, әллә, киресенчә, бераз яшәрделәр дә микән? Минемчә, бу сөйләшү безнең, йөз елның егерме бишәр елдан дүрт буыны вәкилләре өчен ифрат та мәгънәле булды кебек. Менә без мүк үләне кебек тыгызланып үскән су кынасы, кояш нурында көеп, көрән төскә керә башлаган кондырак, бадьян үләннәре келәмендә тирбәлә-тирбәлә, уйсулыкка җиттек һәм аның текә иңсәсендә пешмәгән җиләкләрне чүпләп азапланган чыпчыклар өерен пырылдатып, үзебезгә урын алдык. «Әгәр Хафизәттәй белән яшь чагында никах укытып, балалар үстергән, берсе икенчесенә ничек кенә пар килмәсәләр дә, түзеп яшәп, килешкән булсалар, аларга карап, кайбер кеше «Кара, нинди бәхетле пар!» – дип сокланган булыр иде, дигән фикер килде миңа. – Кичәге бәхәс менә бит ничек итеп мөнәсәбәтләрне ачып салды. Әле алар арасында әллә нинди серле тарихлар бардыр. Сөйләтеп булырмы?»

– Малайлыктан бабайлыкка чыгу бер адым икән, – диде ул, миннән сорау көткән кебек көлемсерәп һәм мут егетләрчә исән күзен кыскалап. – Кичә малай гына идем, бүген бабай булдым, Мирас энекәш!..

Мондый очракларда кесәмдә теркәштереп барыр өчен куен дәфтәрем булса да, аны күрсәтеп, әңгәмәдәшне борчымаска, өркетмәскә, кирәкле детальләрне хәтердә калдырырга ният иттем. Сүзне ничек башлап китәргә? Беренче итеп нинди сорау бирергә? Күз алдыма тәрәзә яңаклары сандугачлы, пыялалары сиксән сигез өлгеле сарай кебек киң, инде оныклары чыр-чу килгән йортта, стан артында безнең якларда гына сакланып калган паласлар асалаучы Гөлзәйнәп җиңги килде.

– Гөлзәйнәп җиңги белән ничегрәк табыштыгыз, Исмәгыйль абзый? Шул хакта сөйләмәссеңме?

– Монысын инде үземә калдыр, – диде ул кырыс кына. – Тапкансың ир-егеттән сорар нәрсә. Кичә ишеттең бит. Язучыга шулары бик җиткән.

Бу хак иде. Язучыга чынлап та шулары артыгы белән җиткәндер. Урынсыз соравым өчен үземне битәрләп, икенчерәк сорау бирергә карар иттем...

– Син авылда өтермәнгә утырган беренче кешедер бит?

Ул миңа усал караш ыргытты.

– Патша заманнары өчен җавап бирмим. Авылыбызга каторжаннар нигез салганын беләсең. Өтермәндә утыручылардан совет заманында миңа билгелеләрдән мин – бишенче. Беренчебез – ат карагы Гобәйдулла, икенчебез – гаиләсе белән кулакка озатылган Сәхап, калган икебез – трахтырисларга өчәр кила он биргәннәре өчен өч ел утырган кладаушик Әмирҗан абзый һәм хисапчы Әүдәгый һәм мин – «Бур Исмәгыйль»... Күрәсең, барыбыз да диярлек, анавы чыпчыклар кебек, корсак коллары...

– Хөкем ничегрәк барды соң? Халык якладымы?

– Нинди яклау ул тагын? Яклау бездә – вак мәсьәлә.

– Нинди мәсьәлә эре була? – дидем мин, аптырап.

– Әнә тегеләр эрерәк... – диде ул, бездән бераз үрдәрәк үзара сугыша-сугыша, чөкер-чөкер килеп туң җиләк чүпләгән чыпчыкларга ымлап. – Мигрантлар. Әфганстаннан килгән «чегәннәр» алар. Кара син ул килмешәкләрне, Кафтау, Һиндекыш таулары артыннан килгәннәр, ә үзләрен шушы Кәркәле тауларының хуҗасы итеп тоялар. Титульный натсия, диләр мәле? Шундый әрсезләр. Менә кем безнең ише җебегәннәргә үрнәк!.. Җирле чыпчык халкы алардан курка, якын да бармый. Сугыш аларны бирегә китерде. Килгән мәлләрендә атыш тавышыннан саңгырау иде, мәхлуклар. Биредә, тынычта, колак барабаннары яңадан ачылды. Брежнев үз заманында безнекеләрне әфганнан табутта гына кайтартса, Горбач андагы армияләребезне уптым-илаһым сөреп кайтарды, рәхмәт төшкере. Ә безгә килгән мигрант чыпчыклар үз илләренә кире китмәделәр. Биредә яңа ватан таптылар. Яшәсеннәр. Безнең татарның исеме генә «тар»дан тора, җисеме чиксез океан аның. Чыпчык та белә: монда, Идел-Уралда, азык очсызгарак төшә... Ватан сугышы чорында да шулай булган иде. Шартлауга кеше түзде, җанвар түзә алмады. Гуртлары белән безгә бүреләр күчеп килде. Туп тавышларыннан башта җанвар, аннан гына кеше кача, малайгынам. Украинадан Владивостокка кадәр урман-яланнарыбыз бүре белән тулды. Бүре тиз үрчи. Алар урамнарыбызда бишәр-алтышарлап гүләйт итеп йөри иде. Сугыштан соң самолёттан кырып бетерделәр. Өязебашта Волков дигән атаклы бүре атучы бар иде. 500 бүре сугып алган өчен аңа Ленин орденын бирделәр. Ул бүрене атмаган, холкын белеп «буйсындырган». Ана бүрене, бугазына очлы казык тыгып туктаткан да, биш-алты баласын күз алдында ияртеп кайткан да киткән. Волков бүредән курыкмаган, чөнки бүре баласын яклап кешегә ташланмый, ди. Тагын бала тудыра. Төлке дә шулай. Синең берәр тапкыр «фәлән-фәләнне бүре ашаган» дигән сафсатаны ишеткәнең бармы? Булмас. Шуңа күрә, без – төркиләр, аңа инде кыргыз-казахы да, чуваш-башкорты да төрекмән-үзбәге дә керә... борынгыдан үзебезнең анабыз итеп Ак Бүрене таныганбыз. Без бүре нәселеннән. Әнә нинди күмәк без – Ак Бүре балалары!.. Бүреләр колхоз фермаларына кереп, иллешәр-алтмышар баш сарыкны буып ташлый, кешеләрнең абзар түбәсеннән төшеп, кәҗә-сарык, хәтта ат-сыер малын да бугазлый иде, каһәрең. Ә менә эт дигәнең кешегә ташлана. Күмәк булсалар, кешене умырып ташларга да күп сорамыйлар...

Исмәгыйль абзый, истәлекләренә чумып, беразга гына тынып торды да яңадан сүзен дәвам итте:

– Ач авылны уратып алган бүреләрнең ничек улаганнарын ишетсәң! Кышкы төндә тышка чыгып, кәкәй иткәндә дә, бүре тавышын тыңлап утыра торганыек. Гүя ач балалар елый!.. Бүре эт кебек өрә белә. Әмма нәзек тавыш белән. Этләргә охшатып өрәләр дә, алдатып, этләрне күтәреп алып китәләр. Алар безнең Кашка дигән этебезне дә йоттылар. Эчләренә кергәнче чинады. Шул үксегән тавышы гына калды бахырның. Бүредән качкан этләр кайчак кешеләрдән ярдәм сорап, ишекләрне дөбердәтә иде, мин сиңа әйтим!.. Бүре Сәйфетдин келәтенә төшкән төндә дә бүреләр шулай улаганнарые... Әфган чыпчыклары да бүре кебек акыллы, тапкыр сугыш чукмарлары. Әнә, җиләк әле таштай каты, алар, пешмәгән дими, корытып бара. Сугыш аларны сугышырга өйрәткән, үз илләрен чит, чит илләрне үзенеке иттергән, Мирас энем. Кызык бит: син әнә теге җан иясен соры сандугач дип уйлыйсың, ә ул – чыпчык!.. Сандугач кебек матур сайрый да. Эскрипкәсе тел очында. Аерма шунда: безнең сандугачлар, рәхмәт әйтеп, ашый-ашый сайрый. Болар ашаганда сайрап вакланмый. Корсак хакына сыер мөгезенә генә түгел, кеше иңенә, коймаклы чәй өстәленә дә кунып сайрый!..Тегеләр пошмасрак булса, хәтта песиләрне дә буалар. Мөгаллиме табылса, кешечә сөйләшә башлаячаклар, күр дә тор. Кичә кибеттән соң зиратка барып ураган идем. Капка каршында үлән кырган үгезнең сыртын чукый, имансыз!..

Исмәгыйль абзый миңа сугыштан качып, көнбатыштан безгә килгән бүреләр, әфган якларыннан килгән чегән чыпчыклар турында тулы бер гыйльми хезмәт язарлык мәгълүмат биреп өлгерде. Мин аңардан миңа сөйләргә теләгән тарихны көттем, ә ул һаман йозаклы калып, чишелеп бармады. Пошаманга төштем. Тегесе вак, монысы вак мәсьәлә. Әңгәмәбез ябышмый иде.

– Син шулай кинәт кенә... ничек сызгыра башладың соң, Исмәгыйль абзый?

– Менә бу сорау, ичмасам! – дип утырган җирендә сикереп куйды ул. – Әллә кайчан бирәләр аны... Мин сиңа шул хакта сөйләргә теләп килгән идем дә!.. Әтеү, әллә ниткән төче хатын-кыз сораулары биреп утырасың...

Ул тагын да бер мизгелгә тын калды. Фикерен туплап булса кирәк, кулындагы нәзек кенә чыбык очы белән алдында яткан каз мамыгын кузгаткалаштырды, тирән итеп сулыш алды һәм сөйли башлады:

– Кинәт кенә дип, дөрес әйтәсең. Кинәт булды шул. Ә бит мин элек болай итеп сызгыра белми идем. Юк, тегеләй... малай-шалай, шпанача сызгырам, әлбәттә. Болай сызгыру... э-э-э, туган, ул икенче – икенче нәрсә. Анда өзелеп-өзелеп өзләргә кирәк. Әмма өтермәндә моңланырга, башкаларны моңландырырга ярамый!.. Анда гел куанып кына торырга кирәк. Ә миннән, куанычтан түгел, сагыштан күкрәк читлеген җимереп, моң чыга!.. Кая куярга?! Җырлый беләм – ярамый, шпанача сызгыруны әйткән дә юк, ярамый тек ярамый. Моңнан кибәм, корыйм. Нишләргә? Өзелеп-өзелеп өзлисем, өзеләсем килә, өзелә алмыйм!.. Шул чакта Ходай миңа ярдәм кулын сузды. Уралда, урманнар аударганда, тынлы музыка кораллары прафисыры Самуил Симанович дигән Житомир ябрәе белән танышкан идем. Җинаяте нәрсә, дисеңме? Сугыштан соң күршесе – икенче бер ябрәй контрабанд алтын белән сату иткән. Үзе ач булган Самуил абзый, имеш, моны белә торып, алтын саткан милләттәшен башкаларга сатмаган. Син кешене башкаларны сатмаган өчен утыртып кара әле!.. Сугыш чорында оккупациягә дә эләгә. Ябрәй немецның кан дошманы булса да, аны үлемнән немец солдаты коткара. «Уходь проч. Неметц отступай, – дигән ул аңа. – Неметц плохой, неметц отшень злой». Дуслашып киттек. Мин аның колагына пышылдап кына җырлыйм. «Татарин – лучшая гармонь», – диде ул миңа. Ябрәйнең аның акылы хәйләсенә тиң. Бөек халык. «Әйдә, мин сине сызгырырга өйрәтәм, – ди бу. – Сызгыру – сәнгатьнең шундый төре, анда җандагы моң, тетрәнеп, тын алышына күчә. Синдә фортедан пианого кадәр барлык штрихлар да көчле чыгачак!» Нәрсәсе штрих, нәрсәсе форте, нәрсәсе пиано икәнен кем белгән инде! Һәм ул мине өйрәтте. Башта үзебезнең «Кара урман»ны, «Уел»ны, «Хафизалам иркәм»не тыңлады, үзе өйрәнде, аннан мине сызгырырга өйрәтте. Бераз соңрак Иоганн Штраусның «Вена урманы әкиятләре»н...

Мин аһ итеп чак урынымнан сикереп тормадым. Авылдашым Исмәгыйль абзыймы, әллә икенче кешеме бу?! Төшемме, өнемме?

– Син Штраусны беләсең?! – Исмәгыйль абзый алтын тапкандай куанып куйды да, аннан үзенә-үзе җавап та бирде. – Шундый да бөек композитор... Композиторлар гаиләсе бар! Атасы да, үзе дә, Иоганның ике бертуганы Йозеф белән Эдуард та композитор булганнар...

– Беләм. Әмма кызыксынганым юк, – дидем мин ялганга кермичә.

– Кызыксын! Үзең вуз бетергәнсеңдер әле...

– Икене.

– Аһ, хәтта икене. Ә Штраусның биографиясен белмисең... Минем үземнең коридорлары белән өч класс. – Ул чынлап та мине ачуланып алды. – Әвстрәкләр алар. Венадан. Ерак бабасы нимескә күчкән ябрәй. Адәм баласы Штраус вальсын белмәсә, ул үлгән, димәк. Мин аның үткәнен яттан беләм, диярлек. Лесоповалдан кайткач, Симанович миңа төрмә китапханәсеннән Штрауслар нәселе турында китап табып бирде...

Исмәгыйль абзый күзләрен челт-челт йомгалап, Штраус «Әкиятләре»нең кечкенә бер өлешен сызгырып та куйды. Мин бу гүзәл вальсны, бу гүзәл серенаданы, әгәр шулай атарга яраса, бу гүзәл опереттаны үз янымда, иңемә кунган сандугачтан ишеткән кебек ишетеп, таң калдым. Бәй, теге көнне чәй артында ишетеп таң калган көем менә нинди көй булган икән! Мин бу үлемсез моңны көннәр-төннәр буе тыңларга әзер һәм һич кенә дә туктамавын тели идем. Әмма ул шып туктады.

– Алай гына, дисеңме? Җаен табып, Симанович башта мине гражданин начальникларга тыңлатты. Наган кобурасы кебек майланып беткән төрмә сакчылары да телсез калды, малайгынам. Йөрәк аларда да бар!.. Менә нишләтә сызгыру, сызгыра белеп сызгырсаң... Һәм алар миңа һәр көнне, кичке аштан соң көненә ярты сәгать башка зэклар өчен дә сызгырырга рөхсәт иттеләр. Мин шундаен да сызгыра башладым, җырның барлыгын да оныттым. Җырга бик күп көч кирәк. Ул моң белән җир сөрү. Сызгыру – моңны тында кайрап ял итү... Ул җиңелрәк. Мин күкрәк җырыннан ваз кичеп, җилгә күчтем дә өзли башладым. Минем моңымнан төрмә халкының кайберләре, моңа кадәр башлары карцердән чыкмаган башкисәрләр дә, ачу-явызлыкларын эчкә йотып, юашлана, нечкәрә, кешеләнә бара иделәр.

Ул, күрәсең, шул көннәрне алдыннан үткәреп, азга гына тынып калды.

Каршыбызда – икедән үрелгән бау кебек сузылып яткан туган авыл урамы, әле кузгалырга гына ниятләп торган печән өсте һәм башка бихисап мәшәкатьләр белән хуҗалары урман-болыннан кайтып кермәгән ихаталарда шылт иткән тавыш та чыкмаган, әле кич булып өлгермәгән, әмма тузан тузгытып, кайтасы мал көтүеннән үзен узып килгән мал исенең танауны кытыклаган бер сихри мизгелендә мин кичәге зэк Исмәгыйль абзый авызыннан Штрауслар гаиләсе турында хикмәтле хикәят тыңлый идем... Шаклар катарсың!..

– Әкәмәт аларның тарихы!.. Гаилә башлыгы Давид Штраус, Австрия патшасының скрипкачысы һәм дирижёры була. Үз гомерендә ике йөз илле вальс, безнеңчә әйткәндә, парлы бию көйләре язган. Әтисе даһи, әмма баласы аңардан күпкә даһирак булып чыга: бөтен дөньяга танылган иң атаклы «Вена урманнары»н Давид абзый түгел, ә менә шушы улы Иоганн язган, малайгынам!.. Ата улыннан гомер буе көнләшеп яши. Мин укыган теге китапта үз баласыннан шулкадәр көнләшкән, баласы белән шулкадәр ярышкан ата кешелек тарихында булмаган, дип язылган иде. Бу кадәр көнчел күбәләк хәтта безнең кебек вак көнчел татарда да очрамый. Штраусларның гаилә кәмитенең барлык сере менә шунда күмелгән дә инде!.. Австриянең иң бөек композиторы, вальслар атасы данына ирешү хакына хыялланып җиңеләйгән ата улының дистәләгән вальслары, «Гүзәл Дунай буенда», «Ярканат», «Чегән бароны» сымак атаклы оперетталарын инкяр итеп, һәр әсәренә таяк тыгарга тырыша. Шундый тамашаны күз алдыңа китерә аласыңмы: тумышыннан аксөяк булмаса да, аксөякләр оркестрында дирижёр булган музыкант улына карата тыеп торалмаслык көнчелеген сарай аксөякләренә хас нечкәлек – башына калфаклар, бәби итәкле күлмәкләр киеп, ләззәт белән, җиренә җиткереп, тормышка ашырган!

Әтисе балачагында аңардан сәүдәгәр ясарга теләп, сәүдә мәктәбенә бирә, кичләрен таяк белән кыйный-кыйный, гел берүк күләмдәге акчаны саната, ә ул башбаштакланып, әнисе ярдәме белән музыкага тартыла. Атасы ихтыярына каршы барып, әнисе кул астында музыкаль белем алганнан соң, дирижёрлыкка гариза биргәч, өлкән Штраус бу гаризаны ертып ташлый...

Имәнлек, Сәнкә урманнары өстендә кичке шәфәкъ ялкыны тирбәлә, һәр нәрсә яктылыктан чыгып күләгәгә, күләгәдән чыгып, яктылыкка керә, шулай сиздермичә генә урыннарын алмаша башлаган гаҗәеп мәл иде. Тирәбездә өерелгән әфган чыпчыкларына ымлап:

– Әнә, күрдеңме? Боларга боламыкны өеңдә бутап, үзең белән йөртергә кирәк. Югыйсә, өстеңнән дә төшмиләр. Көш-көш-шү! – диде ул кулындагы чыбыгы белән тирә-ягына кизәнде. – Сөйләргә бирми, биглыйлар... Кайда туктаганием әле?

– Гаризасын ертып ташлый...

– Әйе. Давид Штраусның ярлы, ачлык-ялангачлыктан чыга алмаган гаиләсе ел саен фатир алыштыра. Хатыны иренә яңа фатирга күчкән саен бер малай бүләк итә. Алар һич тә ярлыбыз дип тормыйлар, юкны-барны уйламыйлар, туйганчы уйныйлар: ун фатир алмашканчы балаларның саны унга тула да куя. Яңа бала туу белән Вена «Штраусларда тагын малай!» дип барабан кага торган булган. Безнең бүгенге бер иркәби бала үстерүдән ары узмаган яшь ата-аналарыбызга нинди матур үрнәк, әйеме? Музыкадан башка бернәрсә белән кызыксынмаган өлкән Штраус гаилә эшенә кысылмый, бала тәрбияләүнең нәрсә икәнен дә белми. Ул гынамы? Давид абзый бик тә хатын-кызга хирыс була. Берсен дә чираттан үткәрми. Шуңа күрә нәүбәттәге яңа фатирга күчкәч, ул аның хуҗабикәсе белән мавыга һәм, теге хатынын аерып, яңа хатынга өйләнеп, монысыннан да җиде малай ясауга ирешә! Ышанасыңмы, җиде!.. Кая бездә хәзер шундый текә холыклы җегетләр?! Тәрбияләрендә катнашып, үрнәк ата булмаса да, ул үзенең ике хатыннан туган унҗиде ир бала атасы булганлыгын яшерми, киресенчә, моның белән горурланып, масаеп яши. Ха-ха-ха! – Исмәгыйль абзый беренче тапкыр шулай дөньясын онытып көлде. – Болар гына дисеңме? Беренче, икенче хатынын, аңардан туган унҗиде баланы мәхрүм итеп, ул үзенең барлык тапкан малын, мөлкәтен Эмилия Трампуш дигән сөяркәсенә калдыра. Менә шушы шартларда әнисенә һәм үзенә күпме газаплар күрсәткән әтисенә үч итеп, Иоганн Аллаһ каршында әтисеннән дә яхшырак композитор, вальслар, оперетталар остасы, әтисеннән дә нечкәрәк дирижёр булырга ант итә. Балаларыннан аерылмаган атасы исә, аны яраткан һөнәреннән тыеп, эрзин шомполлар белән кыйный, оркестрдан китәргә мәҗбүр булгач, үз урынына улын алдыртмас өчен ул ниләр генә эшләми!

Иоганн кыска гына вакытта патша оркестрының иң атаклы музыкантына әверелә. Әмма аны баш дирижёрлыкка якын да җибәрмиләр. Әтисенә охшап, ниятен ике уйлап тормастан тормышка ашырган Иоганн, үзенә карата мондый битарафлыкка чыдый алмыйча, үпкәләп, Питырбурга дип юлга чыга. Аны Рәсәй императоры бик зур акча түгеп оркестр җитәкчесе итеп яллаган була. Питырбурда Ольга дигән аксөяк кызга гашыйк була, аның кулын сорый, әмма ата-аналары Иоганның кара нәселдән булуын искә алып, кызларының нәфис кулларын аңа тоттырып та карамыйлар. Урыс императорының ихтирамыннан файдаланып, туганнарын Питырбурга чакырта. Алар да бик тырышып музыка язсалар да, «Вена урманнары әкиятләре»н, «Чегән барун»нарын язган агалары бөек композитор Иоганн Штраусны уздыра алмыйлар. Холкы белән ата баласы булган Иоганн ундүрт Питырбур аксөягенең ундүрт булачак кәләшенә күз кыса, әмма уңышка ирешә алмый. Яна-яна йөрәге көлгә калган Иоганн Венасына кайта. Аптырагач, ул үзеннән җиде яшькә зур, җиде сөяркәсеннән җиде баласы булган Гертрудасына килеп каба. Һәм – үз бәхетенә!.. Гертруда җиде баласын җәһәт кенә җиде атасына таратып, Иоганнга кияүгә чыга. Ха-ха-ха! Нигә көлмисең, Мирас энем? Көл! Кызык бит! – Ул минем касыкка төртеп алгач, без икәүләп көлеп куйдык. – Син Хафизә, дисең. Штраус ундүрт кәләш белән идарә иткәндә, мин бер Хафизә белән идарә итә алмадым! Бәлки, миңа башта Штраус кебек падишаһ оркестры белән идарә итәргә кирәк булгандыр, ә? Ничек кенә булмасын, биш яшькә зур Хафизәне үземә өйләндерергә насыйп итмәде!.. Аһ, чибәр, аһ, акылсыз наян иде ул!..

Гертруда аны бик ярата һәм Иоганны сигезенче баласы кебек тәрбияли, чын-чынлап анасы, илһамчысы, концертларын оештыручы да була. Ялгышмасам, 1887 елда Гертруда инде үсеп җиткән бер баласыннан хат ала, шул хатны укыганда, йөрәге ярылып үлә. Аның ни сәбәпле үлгәнен әлегә кадәр белмиләр...

Авыл очыннан Өязе үзәннәренә кичке салкынлык вәгъдә итеп, тузан күтәрелде. Тирә-якны мал мөгрәгән, тамакларына кайнар тузан капланып төчкергән мал тавышлары басты. Әлегә энә сапларлык дәрәҗәдә якты, әмма күзләрне бәйли башлап, көтү төшә иде...

– Бу үлем Иоганны зур кайгыга сала. Ул, Венаның иң атаклы композиторы һәм иң бай кешесе, кайгысыннан нишләргә белмичә, ашык-пошык Анжелика дигән карт кызга өйләнә. Әмма Анжелика инде бу чорларда ирлеген югалта башлаган композитор белән ястык уртаклап азапланмый, аны ташлап китә һәм икенче ир белән яши башлый. Озак та үтми, Иоганн үзе кебек Штраус фамилиясен йөрткән тол хатын белән кушыла. Ул аңардан бик тә уңа һәм 1899 елда аның кулында җан бирә. Беләсеңме, үз гомерендә күпме әсәр язган ул? Мин боларны да яттан беләм: 170 вальс, 117 полька, 73 кадриль, 43 марш, 31 мазурка, 16 оперетта! Менә кем ул мин сызгырырга яраткан «Вена урманнары»ның иҗатчысы Иоганн Штраус!.. Композиторны барлык Вена җирли. Җеназада аягында басып тора һәм йөри алган һәр кеше катнаша...

Исмәгыйль абзый бик дулкынланган иде. Ул Өязе елгасы буйлап якыная килгән мал тавышына колагын салып, тын калды. Гүя ул Штраус биеклегеннән чынбарлыкка кайта алмыйча газаплана иде. Аның тавышы утырды. Мизгел үттеме-юкмы, ул бөтенләй икенче аһәң, икенче, ничектер карлыккан тавыш белән сөйли башлады.

– Мин үзем, кеше буларак, Иоганн Штраусның тәрбиялелеге, кешелеклелегенә таңнар калам. Бер караганда, ул үзләренә күпме зыян китергән әтисен гомерлек дошман итеп күрергә тиеш иде бит ул. Әмма – юк! Шау-гөрле тормышта иркен тәгәрәп яшәгән атасы нибары кырык биш яшендә үлеп киткәч, Иоганн, өлкән бала буларак, әтисен зурлап күмүне оештыра, аның кабере... барлык Вена халкы алдында эскрипкәдә Моцартның «Реквием»ын уйный. Ата хакы!.. Тәңре хакы!.. Аның барлык әсәрләрен туплап, китап итеп чыгара. Атасы истәлегенә... тарихта кабатланышы булмаган мең кешелек оркестрның дирижёры сыйфатында шул ук «Реквием»не башкара! Күз алдыңа китерәсеңме – мең кешелек оркестр! – Ул сулкылдап, үксегәндәй итте. – Мин, менә син, Мирас туган, хәерчелеккә төшерелгән ятимнәр, Иоганн кебек шулкадәр атаклы, шулкадәр бай булган булсак, күкләрдән төшеп, үзебезне рәнҗеткән атабыз алдында Иоганн шикелле шушындый киң күңеллелекне, батырлыкны кыла алган булыр идек микән, ә?.. Белмим!.. – Аның күңеле йомшарды. Ул читкә карап куйды. Исмәгыйль абзый Зөбәер уйсулыгында Штраус рәвешенә кереп, яшен эчкә йотып елый, аны күрсәтмәскә тырышып сыктый иде. – Минем әткәй сугышның азагында... нәкъ әнә шул Вена өчен сугышларда һәлак булды. Әгәр мин Веналарга барып, аның каберен таба алсам, бу изге тупрак өеме алдында нишләр идем икән?! Юк, мин, Өязенең... эскрипкәсез-гармунсыз, мандолинасыз калган татар авылының баласы, барлык көчемне туплап, миңа гомер бүләк иткән атам кабере каршында Иоганн Штраусның «Вена урманы әкиятләре»н, татарның «Кара урман», «Уел»ларын сызгырган булыр идем!.. Ишетсен әткәем-бәгърем, аның ятим улы исән!.. Туган моңы исән!..

– Германиягә Гитлер килгәч, барлык нимесләрнең кан чисталыгын тикшерәләр, – дип дәвам итте хикәятенең азагын Исмәгыйль абзый. – Кабахәтлек, әлбәттә. Милләтне милләттән өстен кую чирен әйтәм. Үзең беләсең, тиле бәрән орлыгы ашап котырып, татардан башкорт ясарга омтылу күренешләре безнең илләрдә дә булып алды бит... – дип уфтанды ул. – Әмма барып чыкмады. Эрәзве мөмкин? Мин берүзем – берьюлы татар да, башкорт та! Ябрәйлеге аркасында бөек Мендельсон тыелган илдә гитлерчылар бабалары Венгриядән Австриягә качкан ябрәй Штрауслар белән нишләргә белмиләр. Байтак баш ватканнан соң, нимес халкын Штрауссыз да калдырмас өчен, милләтен вакытлыча «нимес» дип язып торалар. Йә, әйт, бүген Штраусның кайсы милләттән булуын берәр адәм заты таләп итәме? Юк, итми. Ул Штраусның музыкасын сорый!.. Безнең кебек!..

Һәм без моңа кадәр «Шадра Исмәгыйль», «Бур Исмәгыйль», «Өтөрмә Исмәгыйль» дип кенә белгән Исмәгыйль абзый, туган авылының тау битләвендәге уйсулыкта җир йөзенең иң атаклы музыканты турында озын хикәятен тәмамлап, талгын җилдә җыерылган су өсте сымак итеп, иреннәрен бөрештерде һәм Штраусның «Вена урманы әкиятләре»н сызгырып җибәрде. Ул берьюлы тальян да, аккордеон да, баян да, эскрипкә дә, флейта да, мандолина да иде. Кичке һава тетрәнгәндәй итте. Сөт белән тулышудан җәядәй киерелгән имчәкләреннән юл читендәге үләннәргә сөт чәптереп килгән малдан аңкыган җылы сөт тәме, җылы мал исе шушы моң белән кушылып, тирә-якка мәңге үлемсез яшәү чынбарлыгын бүләк итә иде. Штраус үлемсез, аның «Әкиятләр»е үлемсез, хәтта андагы гүзәллек, андагы дәһшәт, андагы серне гади авылдашларыма тирән итеп ачып сала алган Исмәгыйль абзый үзе дә үлемсез иде. Йөрәкләргә үтеп, еракларга китеп, ул нәкъ безнеңчә, татарча моңлана, чәчкәләнә, сибелә, эркелә, куана, сагышлана. Үтә дә милли гамьле, бәгыребездә кайнап, җаны-тәне белән кан-карындаш булган, икенче караганда, бөтенләй чит сагыш, чит мәкам, ят сөяк, алман-ярман гаммаларын искә төшергән бу көй тургай кебек күктә асылынып әйләнә-әйләнә дә, таш сыман түбәнгә атылып, югалып тора, сүлпәнәеп-көчәеп ала, аннан тагын килеп чыгып, талпына-талпына күккә күтәрелә. Аның «пиано» дигәннәре кайда башлана да, «форте» дигәннәре кайда тәмамлана икән? Биредә нинди «штрих»лар минеке дә, нинди крещендо, стакатолар, легатолар читнеке икән? Юк, алар барысы да минеке иде! Мин аларны беркайчан да беркемгә бирмәдем, бирми һәм беркайчан да бирмәячәк идем. Әнә ул шагыйрәнә Өязе-Дим буйлары, миннән кул сузымында булган Ырымбур далаларыннан яңадан диңгез киңлекләренә чыга, туйганчы сулыш ала, салмаклана, андагы тирән аһәң, андагы нәфислек, ирлек-хөрлек, үзәкләрне сыздырып төшкән нечкә мәкам – фальцетка калып, адәм баласына иң кирәк булган шифага әверелә...

Мин Исмәгыйль абзыйга карадым. Һәм танымадым. Ул канатланып яшәргән, йөзендә караеп нокталанган шадралары, тирән сызыклары югалган, чырае күкләрдән төшкән илһам белән яктырган. Ул кичәге Исмәгыйль түгел, бүген туган, моңа кадәр була алмаган, башкалар ярдәме белән аңлау-фикердәшлек табып, үткәндәге сагыш-борчылуларыннан арынган-бушанган искитмәле Исмәгыйль иде...

Мин горур һәм чиксез шат идем. Мин ишеткән бу көй, башка бер генә әсәрне дә кабатламастан, адәм баласының берьюлы тал-тирәк түрендәге сары сандугач, күкләргә эленеп, көмеш моңнар койган соры тургай, оясының ак баскычыннан энҗеләр койган кара сыерчык булып сайрый алуын раслаган илаһи бер манзара иде.

Ә Исмәгыйль җир йөзендә иң матур кеше иде.

Ул туктады. Без икебез дә моңнан хәлсез идек.

Сәнкә урманнары өстендәге ялкынлы кояш инде батып бара икән.

Без Суфиян тыкрыгы буйлап кайтырга юнәлдек.