Логотип Казан Утлары
Шигърият

Татар булып гомер итү кирәк...

Кыш бабайга хат

Син язасың аңа...

Син көтәсең,

Өмет дигәннәре яндыра!

Ә бер көнне,

Хат ташучы апа,

Килеп сиңа бер хат тоттыра.

Яңа елга ерак әле ара...

Хатка мөһер суккан

“Кайтарырга кире!”.

Каһәр суккан иле...

Кыш бабайга дигән хат кайткан.

Ә мин аңа айлар буе яздым,

Кыска булды, диеп, озынайттым,

Озын булды, диеп, кыскарттым,

Кыш бабайга дигән хат... кайтты.

Әллә берәр хата киткән микән,

Берәр хәреф төшеп калганмы?

“Әллә ниләр яза, юләр” – диеп,

Укымаска диеп тапканмы?

Ә югыйсә, елдагыча яздым,

Имин көннәр, бәхет сорадым,

Илләр тыныч булсын,

Кешеләрдә

Кешелеклек хисе сулмасын.

Ә югыйсә елдагыча яздым...

Елдагыча, туган телемдә!

Нигә диеп хатым кире кайткан?

Нигә кайткан хатым, белмим дә.

Ә югыйсә, елдагыча яздым:

Котыпка дип, Кыш бабайга, диеп...

Ә асылда,

Минем язган хатым

Барып җитмәгән дә бабайга.

Хатлар җибәрүче аңламаган:

“Нинди Кышка икән алай да?

Нинди Котып?

Ни яза бу тиле,

Нинди телдә бу?” –  дип,

Хатка мөһер суккан:

“Кайтарырга кире!”.

 

Ә югыйсә елдагыча яздым...

 

Татар булып

 

Яулар купса, атлар кирәк булган,

Җайдакларын көткән яу атлары.

Һәрбер заман үзе тарих яза,

Һәрбер чорның үзенең татарлары.

Безнең тарих тирән,

Тамырларын эзләп табыйм дисәң,

Җире каты.

Кайчакларда бер арбада кайта

Батыр даны белән яманаты.

Шанлы тарих, чәнечкеле гөлдәй,

Чәнчеп ала үтеп йөрәкләргә.

Татар дигән кызу канлык гүя

Тумыштан ук безнең күкрәкләрдә.

Тумыштан ук тынгысызлык бездә,

Тумыштан ук бездә ярсу йөрәк.

Мөһим түгел нинди чорда туу,

Татар булып гомер итү кирәк!

 

***

Тинчурин бакчасында узачак Хәтер көненә чакыру килде. Хатның ахырында Казан шәһәр хакимиятеннән рөхсәт бар, дип тә өстәгәннәр. Ниһаять, безгә дә хәтерләргә рөхсәт иткәннәр, дип елмаеп куйдым.

 

Хәтерсезлек чире бар гавамны

Агулатып яткан бер чорда.

Рөхсәт сорый-сорый түрәләрдән

Төшеп барыш төпсез чокырга.

 

Хәтерләргә рөхсәт итәсезме?

Хәтер күндәм безнең, әйтсәң, күнә.

Ханбикәсен саткан милләт бит без,

Татар барда, хәтәр булмас, димә.

 

Хәтерләргә рөхсәт бирәсезме?

Нинди тарих яза яңа заман?

Бу җирләргә патшалар килгәнче

Каһан булган, – 

Хан юртасы торган...

 

Хәтерләргә рөхсәт бирәсезме,

Үткәннәрдә калган шанлы чакны?

Тузан кунган тарих күмелерме

Заман аны Җирдән юачакмы?..

 

Хәтерсезлек чире бар гавамны

Агулатып яткан бер чорда.

Рөхсәт сорый-сорый түрәләрдән,

Ярларыннан тарих убыла,

Җирдән безнең тарих юыла.

 

(Дәвамы бар)