Логотип Казан Утлары
Сатира-юмор

Табышлар

  • Тотка – ишекнең ишәге...
  • Чишмә – диңгез имиен эзләп чапкан сабый су...
  • Аҗаган – күкрәвеннән тол калган кысыр яшен.
  • Китап – үзең ачып керәсе, үзең ябып чыгасы серле мәгарә.
  • Вакыт – Ходай тәсбихы. Төймәләре күпме тезелгән – берәү дә белми.
  • Мәңгелек – яшәү уенының юаныч куены.
  • Идея – татлы имезлек. Сабыйлык акылы кертеп, халык авызына каптырып куялар да... Шуны тәмләп суыра-суыра, дистә еллар буена иләсләнеп яши торгач, имезлекнең тәме бетә, халык, айный башлап, төкереп ташлый да, яңача алданырга имезлек көтеп, авызын ача.
  • Нокта – җөмләне куркытып туктаткан ядрә эзе.