Логотип Казан Утлары
Сатира-юмор

Салучылар

Гариф Ахунов исемендәге премия тапшыру тантанасына Арчага Казаннан да язучылар кайта. Бөтенесе дә канәгать, бары Вакыйф Нуриевның гына, классиклар әйтмешли, күңеле төшенке. Өстәвенә, әле бер-ике көн элек үз юбилеен шаулатып уздырган язучы «Казан утлары» журналының баш мөхәррире белән бер машинада кайта. Кан басымы да уйнаган шикелле, йөрәк тә ныграк кага бугай. Кыскасы, елмаерлык бер сәбәп тә күренми...

Җиңүчеләрне сәхнәдән котлап, затлы табында чәй эчкәч, кунаклар да кузгалыша. Арчадан сигез чакрымда гына урнашкан баш мөхәррир авылына – Наласага да кереп чыгалар.

Госман агай Вакыйф Нуриевның елмаймау сәбәбен бер караштан аңлап ала. Бераздан өстәл янында язучының шат тавышы ишетелә башлый, йорт, каралты-кура турында сүз чыга. Вакыйф Нуриев үз гомерендә өч йорт төзүен әйтә.

– Минем әти дә өч йорт җиткезгән, – дип сүзгә кушыла Рөстәм Галиуллин. – Институттан Олы Мәңгәргә укытучы итеп җибәргәч, шунда салган. Арча педучилищесында укытканда, Арчада салган. Наласага мәктәп директоры итеп кайтаргач, монда да салган...

Шулвакыт күрше бүлмәдән Госман агайның хатыны Нурсөя ханымның тавышы ишетелә:

– Ник арттырып сөйлисең инде, улым?! Алай тәртипсезләнеп салып йөрмәде ич инде ул...

Табын көйләү мәшәкатьләре белән мавыгып, ул сүзнең ни хакында барганын аңлап бетермәгән икән. Ниһаять, Вакыйф Нуриевның кәефе чын-чынлап күтәрелә.