Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мәңгелектән килгән көнем...

Җанга эндәшү

И Җан, җаным! Һәр тибешең

Яңарта кан тавышын.

Тоям бары синең аша

Серле вакыт агышын.

Мин дөньяга карый алам

Үлән күзе аша да.

Үләннең бәбкәч кыягын

Галәм үзе ача ла!

 

Биек Күкләрдән ирешә

Өметле якты аһәң.

Син бит Җаным – рухи чакма! –

Кыйммәттән кыйммәт бәһаң.

Тоям гомер юлым каян

Узганын, узачагын.

Давыл чыгачак мәлләрне,

Җилнең бер тыначагын...

 

Бер сере юк, барысын беләм,

Талларын, гөлен, кошын.

Кайчан назлы яз иңәсен,

Кайчан киләсен кышның.

Һәм белмим дә... Берни белмим.

Шундый сәер дөньям син.

Ачылмаган сер катламы,

Менеп җитмәс кыя син.

 

Сүтелмәгән йомгак кебек,

Яңа яуган кар кебек.

Җир-галәмнәр гаҗәп иркен,

Бер карасаң тар кебек...

Бер карасаң – шундый ерак,

Бер карасаң – якын син.

Кайчан гына боз идең син.

Инде менә ялкын син.

 

Әллә чынлап, әллә көлеп

Мине сынап карыйсың.

Мең яшәгән карт кебек син,

Яңа туган сабый син.

Араларга и тырыштым,

Төрле шаукым, бәладән.

Ни күрсәң дә якты калдың,

Димәк, Рух нык, сәламәт.

 

Җан зурлыгын Күкләр тоя,

Мин сыенам биеккә.

Моңлы былбыл кебек тә син,

Салмак бөркет-киек тә.

Синнән үзгәсе кирәкми,

Җебек булмадың, Җаным!

Ачылмаган сандык бит син –

Ниләр табылыр тагын... 

 

 

 

Мәңгелек бер көн

Үтеп барган тансык көнем...

Һаваларда эрер микән,

Далаларда йөрер микән,

Хәлсезләнеп ятар микән,

Агымсуда батар микән? –

Ниләр көтә бу көнемне?

Мәңгелектән килгән көнем...

Шыксыз җилләр кисәр микән,

Кат-кат искә төшәр микән,

Төшкә кереп йөдәтерме,

Акыл булып сүз әйтерме? –

Ниләр көтә бу көнемне?

Мәңгелекнең тик бер көне...

Чишмә булып тибәр икән,

Каным булып кибәр микән,

Үтәр микән синең эздән,

Үбәр микән керфегеңнән,

Ниләр көтә бу көнемне?

Миннән киткән бу көнемне

Ниләр көтә, ниләр көтә?..

Тыгызлана Галәм төше –

Җаннан җанга ак нур күчә.

Сиздермичә, сизелмичә,

Җан йомгагын сүтә-сүтә,

Үтеп барган бу көнемне

Ниләр көтә, ниләр көтә?..

 

 Чынлык

Яшь наратлыкта йөримен:

Һавасы биек, иркен.

Шундый тынлык, тыгыз тынлык,

Күзгә чалынмый беркем.

Аяк асты чуарланган –

Пошилар үткән эзләр.

Ял иткәннәр су юлында,

Йөргәннәр ылыс чемләп.

 

Матур булганнардыр алар,

Мөгез очында – кояш.

Ешлыкны ярып үткәннәр,

Салкын чык койган тояк.

Төз наратлар биеклектән

Торганнардыр сокланып.

Уйнап кына сөзешкәннәр,

Чама белеп, сакланып.

Әнкә поши имезгәндер

Колынын-нарасыен.

Күңелгә рәхәт йөгерә

Шушы мизгелне тоеп.

Яшь наратлыкта йөримен,

Тынлыкка колак салам.

Кайдадыр пошилар уйный,

Кайдадыр тормыш бара...

Бу – дөньяның гүзәл мәле,

Ямьле гаме, валлаһи!

Монда һәммәсе – чынлыктан,

Һәммә нәрсә Илаһи!

Мәңгелектән килгән эзләр –

Аяк асты чуп-чуар.

Өметсез түгел бу дөнья –

Яктырып кояш чыга!

 

Үзгәртәсем килде...

                                               ...Кроме детства и сказать-то не о чём.

                                                                         Роберт Рождественский

 

Диңгез эзләп киттем – чишмәм калды,

Таулар эзләп киттем үзәннән.

Кайттым – мине чишмәм танымады,

Үзәннәрдә кипкән үләннәр.

Үзгәртәсем килде бу дөньяны,

Язмыш белән чыктым алышка.

Биек күкләр, чиксез ерагаеп,

Әйләнгәннәр зәңгәр сагышка.

 

Йөрәгемдә чишмә челтерәве,

Үзәннәрдә – уйнак колыннар.

Малай чагым тезен канаткан да,

Еламсырап кайта болыннан.

Йөрер юлда ташлар калкып чыга.

Абындыра тигез барганда.

Баш очымда керәшәләр оча, –

Абынырга ташлар юк анда.

 

Диңгезләрнең тозлы суын эчтем.

Кырысланып ярга бәрделәр.

Тау төренгән чалма-болытларга,

Менгән саен юлны бүлделәр.

Үзгәрдемме? Белмим... Кайтып киләм.

Җил бәйләнә уйчан камышка.

Җанда уйный сагыш дулкыннары –

Ни әйтәсең иләс язмышка?

 

Күңел-җанны сукыр тоя алмас:

Галәм күзе бага – сыныйдыр.

Офыкларым кире чигенәләр,

Айга карап хәтер елыйдыр...

Үзгәртәсе килде яшәү төсен.

Күз яшемне мин дә тыялмам –

Малай чагым карап тора сүзсез,

Кулларында алсу багалма...

 

Кошлар очкан чакта. Тәфсир

                                                         ...Аллаһтан безне дөнья аерып тора...

                                                                         Коръән. Ганкәбут (Үрмәкүч)

                                                                                 сүрәсе. 64 нче аяттән.

 

                        I

Кемдә булмый хисси адашулар? –

Тилемсәлек керә акылга.

Болыннарда өскә карап ятам,

Биек, биек күкләр...  якында.

Олы сулар ярылыр кап урталай.

Таулар тирән тамыр җибәрер.

Күпме генә кылма игелекләр,

Күргәннәрең булыр гел җәбер...

                    II

Яшен булып өскә курку килә,

Кабат туу – өмет яшәтә.

Кайнарлана кышның бураннары,

Җәй сулышы  таңны өшетә.

Шагыйрьлекне Ходай биргән, диеп,

Ышанам мин бары бер Хакка.

Кош югала кояш үзәгендә,

Дөнья тулган ялган, нахакка.

                   III

Фанилыкка теш-тырнагы белән

Ябышкан да кеше, тырмаша.

Бу дөньяга кире кайтарылмый

Торган көне кыла тамаша.

Уяу дисәк, җаннар шундый сүлпән,

Үз-үзеңә яуга чыгасы?..

Җан һәм нәфес мәңге тарткалаша,

Кайтарылыш – Хакның догасы.

                       IV

Дөнья белән килешмәгән чагым.

Килешмәскә сәбәп җитәрлек.

Чукрак булып, сукыр булып җирдә

Яшәүләргә исең китәрлек!

Мең ел яшәп китәм, дисәң дә, ул –

Аллаһының бары бер көне.

Яшел болын, күккә карап ятам,

Очып үтте кошлар төркеме...

                  

Бүләк

                      1

Шундый язмыш бүләк иткән миңа:

Ходай тыны – изге сулыштыр.

Ерак өннәр җанга сарылалар,

Бөтен галәм – шигъри куышым.

Гөрләвекләр йөгерә дәрья эзләп,

Умырзая калка, боз чатный.

Рәхәтем дә, михнәтем дә минем

Шигырь зурлыгында – Җан чаклы.

                        2

Ярда калу әйбәт. Боз акканын

Учак ягып ярдан күзәтү.

Минем өлеш – ташу кайнаганда

Боз өстеннән торып сүз әйтү!

Шигырьсезлек качсын җирдән, күктән!

Шифа булып яусын яңгырлар.

Алтын яфрак яуган чакта да бит

Чит итмәде мине яз-моңнар.

                       3

Нәрсә калыр бездән –

Зур галәмнең

Кыл уртасын ярып узганда?

Киек казлар юлын үткән чакта

Үксез калмас җаным ызанда.

Шигырьләрдән җәяү качып барган,

Үзгәртергә теләп дәверне,

Нурга тулып, дөнья буйлап очам,

Аккош каурыена әверелеп.

                        4

Меңнәр арасыннан берәү булыр,

Моңдашым ул, шигъри юлдашым.

Киткән көнем булыр киләчәккә

Тәүге адым – иркен юл башым.

Берәү булыр, бәлки... күбрәк тә,

Җандашларның таныйм йөзләрен:

Гомер буе сезнең күңел түрен

Яктыртырлык сүзләр эзләдем!

                      5

Шуңа күрә сезнең йөзләр якты

Карашыгыз шуңа ягымлы! –

Сезнең өчен көн дә сугардым мин,

Аллы-гөлле шигъри багымны.

Һәм шуңа да миңа шундый җиңел,

Ап-ак каурый – очам ал таңда.

Һәм чәчеләм тоташ нурлар булып

Иксез-чиксез дәрья-җиһанга!