Логотип Казан Утлары
Сатира-юмор

Хикмәти кәлүш

Магниттау (Магнитогорски) каласында йөргәндә, Казан кунакларын күренекле шагыйрь Равил Фәйзуллинның сыйныфташы Шамил Әхмәтшин эзләп тапты. Үзенә дә шигырь «җене» кагылган җор телле Шамил ага бала чакларын, атаклы сыйныфташының мәктәп елларындагы шуклыкларын сагынып искә төшерде:

– Равил бәләкәй чагында бик шук иде ул. Хәзер ничектер, ул заманнарда мәктәпкә аяк киемен салып керешле иде. Аяк киеме дигәнем шул – кәлүш инде, кызыл эчле. Берзаманны шулай, укытучы абыебыз болдырдагы кәлүшенә аягын тыкса... Кузгалмый гына бит кәлүше! Идәнгә кадаклап куелган, менә сиңа вәйт! Соңыннан белдек – Равил эше!

Без көлешеп туйгач, шагыйрь Газинур Морат, сакалын сыпырып, болай дип куйды:

– Кадаклау ягына чос инде ул минем баҗай...