Логотип Казан Утлары
Публицистика

Галиәсгар Камал (1879-1933)

Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинов 1879 елның 6 гыйнварында Казанда һөнәрче гаиләсендә туа. Сабый вакытын бабасында – әнисенең туган авылы Түбән Масрада (хәзер Арча районына керә) уздыра, алты яшендә авыл мәдрәсәсенә йөри башлый. Аннары, Казанга кайтып, «Госмания», «Халидия» мәдрәсәләрендә укый. 1893-1900 елларда заманының алдынгы карашлы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә, шул ук вакытта өч класслы рус мәктәбендә башлангыч белем ала.

Мәдрәсәдә укыган чакта ук әдәбият, театр сәнгате белән мавыга, рус спектакльләренә йөри. 1898 елда «Бәхетсез егет» (I вариант) исемле тәүге драмасын яза, төрек язучысы Н.Кәмалның «Кызганыч бала» драмасын татарчалаштыра, «Өч бәдбәхет» исемле пьесасы да дөнья күрә. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлап, Г.Камал 1901 елда «Мәгариф көтепханәсе» оештыра һәм китап басу, тарату эше белән шөгыльләнә башлый. 1905 елдан татар журналистикасын булдыруүстерү эшенә алына, газета-журналлар чыгаруны оештыра. Һ.Максуди чыгара торган «Йолдыз» газетасына эшкә килә, биредә 1917 елның октябренә кадәр эшли. Шулай ук 1908-1909 елларда Г.Тукай белән берлектә татар телендә беренче сатирик журнал – «Яшен»не чыгара. «Яшен» ябылгач, «Ялт-йолт» көлке журналында да эшен шул юнәлештә дәвам итә.

Г.Камал – татар милли театрын үстерү эшенә зур көч куйган шәхес. Ул, театр репертуарын драма әсәрләре белән баетудан тыш, «Сәйяр» труппасында артист һәм режиссёр булып та эшли. 1906 елның 22 декабрендә Казанда Яңа клуб бинасында беренче рәсми спектакль – Г.Камалның тәрҗемә әсәре «Кызганыч бала» сәхнәләштерелә.

Профессиональ театр туу Г.Камалны иҗатка рухландыра. 1907-1912 еллар аралыгында үзенең иң көчле, сәнгатьчә иң камил әсәрләрен яза. Нигездә, ул драматургиянең ике жанрында иҗат итә. «Бәхетсез егет» (1907, икенче варианты), «Уйнаш» (1910, «Өч бәдбәхет»нең үзгәртелгән варианты), «Дәҗҗал», «Каениш», «Көндәш», «Өйләнәм – ник өйләндем?» кебек драмаларында җәмгыятьтәге әхлакый түбәнлек, кешелексезлек проблемалары яктыртыла. «Беренче театр» (1907), «Бүләк өчен» (1908), «Банкрот» (1911), «Безнең шәһәрнең серләре» (1912) комедияләре үз чорының актуаль мәсьәләсен, тормышчан вакыйгаларны сәхнәгә күтәрү белән аерылып тора. Г.Камал үзен комик ситуация, сатирик тип тудыру остасы итеп таныта.

Октябрь революциясеннән соң Г.Камал «Эш», «Эшче», «Кызыл көрәшче» газеталарында чор таләпләренә буйсынып язылган күпсанлы сәяси, сатирик шигырьләр-декламацияләр бастыра. Егерменче елларда һәм утызынчы еллар башында «Тәкый гаҗәб, яки Ахыры заман», «Могҗиза», «Ысул кадимче», «Җантаһир белән Җанзөһрә» исемле сатирик комедияләр, «Хафизәләм-иркәм» (1921-1922), «Күзсез мастерлар» (1930), «Өч тормыш» (1930) исемле драмалар, кечкенә күләмле эстрада әсәрләре яза. 1923 елда Г.Камалга – «Хезмәт Батыры», ә 1926 елда «Татарстанның халык драматургы» дигән мактаулы исемнәр бирелә.

Галиәсгар Камал 1933 елның 16 июнендә вафат була.