ТОТКЫНЛЫКТАН КАЙТКАН ШИГЫРЬЛӘР


Күренекле татар язучысы һәм шагыйре, Бөек Ватан сугышы каһарманы, җәлилче
Абдулла Алишның (1908-1944) әсирлектә иҗат ителгән күп кенә шигырьләре
сугыштан соң төрле елларда һәм төрле юллар белән туган илгә кайтып иреште.
Аларның күп өлеше һәм иң беренче иҗат ителгәннәре гаиләсенә, туганнарына,
якыннарына 1946 елда билгеле булды.
Болар – Абдулла Алишның Берлин төрмәсеннән Габбас Шәрипов тарафыннан
чыгарылган дәфтәре һәм әсирлектә булган Нигъмәт Терегулов күчереп язган
шигырьләр. Сугыштан соң 1946 елның язында Нигъмәт Терегулов, Уфадан махсус
Казанга килеп, аларны (Муса Җәлилнең беренче блокноты белән бергә!) Абдулла
Алишның тормыш иптәше Рокыя апага шагыйрь күрсәткән адрес буенча китереп
бирә. Аннары бу әсәрләрне Татарстан Язучылар берлегенә тапшыралар.
А.Алишның бу дәфтәренә унбишләп шигыре һәм әсирлектә үз башыннан узган
хәлләре тасвирланган «Тормыштан хроникалар» дигән язмасы теркәлгән. Монда ул
үзе белән бергә кулга алынган кешеләрнең исемнәрен дә язган. Иң соңыннан, васыять
кебек итеп, мондый сүзләр өстәгән: «Әгәр шушы дәфтәр исән-сау кайтып җитсә,
мин бәхетле. Миңа башка берни кирәкми. Мескен анам, сөйгән иркәм бу язмаларны
укысалар, дуслар аларның кайберләрен матбугатта чыгарсалар...*
24/XI – 42».
Шагыйрьнең 110 еллыгы уңаеннан тәкъдим ителгән бу шигырьләр җәлилчеләр
каһарманлыгын, туган илгә-ватанга, ана телебезгә тугрылыкны кабат хәтерләрдә
яңартып, яшәешебезне өметле итеп, тулыландырып җибәрсеннәр иде...
Шигырьләрендәге ялкынлы хисләре белән Абдулла Алиш бит бүген дә безнең
күңелләрдә, халык хәтерендә яши!..


А б д у л л а А л и ш
Туган илгә
Булгач давыл, ничек шауламасын,
Чайкалмасын камышы.
Ярсый йөрәк, дулкынлана,
Авыр-авыр сагышы!
Беренче кат күзем кояш күргән
Җирләр ерак калды.
Тирә-ягым көзге болыт кебек
Кайгы чорнап алды.
Туган илем, барлык рухым сиңа –
Барысы синең өчен!..
Якынлыгың синең белмәдем мин,
Ерак китми торып.
Ничек яшьлек тәмен без белмибез,
Картлык килми торып.


Сагынам илемне
Сагынам илемне, нечкә билемне,
Яшь вакыт йөзгән зәңгәр күлемне.
Сагынам җәйләрен, матур айларын,
Майлы коймаклы Сабантуйларын.
Сагынам урманын, чишмә буйларын,
Таң аткан чакта кошлар җырлавын.
Сагынам кич-иртә, онытмыйм һич тә,
Чөнки мин сөям, әйтмимен тиккә.
Нигә бу кадәр сөям илемне? –
Җырына күмеп тирбәтте мине.
Үстерде илем батыр ир итеп,
Очырды яуга җитез җил итеп.
Барырмын таптап дошман тупларын,
Куркып чигенмәм зәһәр утларын...


Үзем турында җыр
Әйтсәләр дә: барып тор син, дип,
Дөньяның иң рәхәт җиренә.
Әйтер идем: кирәк түгел, дип,
Кайтам мин, дип, туган илемә.
Әйтсәләр дә: алтын сарайда тор син,
Ләкин илең ирексез калсын, дип.
Әйтер идем: мине зинданга сал,
Фәкать илем ирекле булсын, дип.
Ничек тели җаның, шулай яшә,
Кара кашлы кызлар үзеңә,
Дисәләр дә, әйтер идем: кирәк түгел,
Кайтам мин, дип, зәңгәр күземә.
Сатмас егет илен алтын-көмешләргә,
Әгәр югалтмаса вөҗданын;
Алтынны ул чүпкә санар,
Иң кыйммәтле күрер Ватанын.


Кояш каршылау
Мин адаштым юлдан, төн караңгы,
Белмим, нидер көтәм.
Кайда икән минем якын дуслар?
Кайда минем иркәм?
Басып торам текә яр читендә,
Карыйм тирә-якка.
Шулчак янгын кебек алсуланып,
Батыр кояш калка.
Кулы белән нәфис пәрәнҗәсен
Акрын ачкан сыман,
Тирә-ягын һаман яктылата,
Күтәрелә томан.
Тормыш чишмәсенең горур агымын
Тәбриклиләр кошлар.
Чәчәкләрдән ява бертуктаусыз
Рәхмәтле алкышлар.
Кызганмый ул – минем өскә
Сибә көләч нурын,
Хәтерләтеп анам иркәләвен,
Аның йомшак кулын.
Уртаклашам йөрәк кайгыларын
Мин дә аның белән.
– Кояш бабай, барыр юлым кайда? –
Дигән сорау бирәм.
– Әнә минем нурлар, – ди ул миңа, –
Курыкмый һичбер нидән.
Шулар кебек син дә батыр бул,
Үрнәк алып миннән.
Төн артыннан көннең туарына
Ышанычың тирән.
Китәр кайгы, килер шатлык тиздән,
Тиздән, иркәм, тиздән.
Барыр юлың – үлем, – ди ул миңа, –
Мин калыккан чакта.
Ыргыт йөрәгеңнән кайгыларны,
Үлеп минем хакка.
Шунда синең дуслар, якын анаң,
Шунда синең иркәң.
Һәр көн саен кайнар сәламеңне
Мин аларга илтәм.
Саубуллаша, үрли югарыга,
Ә мин түбән калам.
Алып килгән төсле җылы нурлар
Туган илдән сәлам!


Көтмә инде, көтмә...
Әнигә багышлыйм
Ана үрдәк бәбкәләре белән,
Ә син ялгыз үзең барасың.
Син көнләшеп аның бәхетеннән,
Моңсу гына озатып каласың.
Кая китте синең балаларың?
Арыслан күк батыр улларың?
Өмет белән һаман күзәтәсең,
Кайтырлар, дип, киткән юлларын.
Былтыр койган алма какларын син,
Чикләвекләр җыеп киптереп,
«Аларга!» дип, һаман саклыйсыңмы,
Сагыш белән көтеп тилмереп?
Төшләреңдә һаман алар белән,
Көндезләрен укып хатларын,
Теткәләнгән кәгазь битләренең
Һәрбер сүзен инде ятладың.
Язлар килер, чәчәк исен бөркеп,
Сыерчыклар кире кайтырлар.
Яңарырлар шунда йөрәгеңдә
Бертуктаусыз янган кайгылар.
Бал кортлары очар, күбәләкләр
Берсен берсе куышып уйнарлар.
Чәчәкләргә күмелеп торсалар да,
Куандырмас сине тугайлар.
Җир тетрәткән давыл уты, бәлки,
Карлар белән эреп югалыр.
Дөнья тынып калыр. Йөрәкләрдә
Кавышу хисе кабат кузгалыр.
Өчесенең берсе кайтмасмы, дип,
Син көтәрсең һаман аларны.
Ишек каккан саен кочакларга
Хәзерләнеп сөйгән балаңны.
Көтмә инде, көтмә, изге карчык,
Җир куенында ята улларың,
Чәчәкләргә биреп илгә булган
Мәхәббәтле керсез уйларын. 

Реклама