МИН – МИНЕ ЮГАЛТТЫМ...


Минем әткәй
Әти исән чакта язылган шигырь
Минем әткәй иртә бөкерәйде,
Чәч-сакалы иртә агарды.
Күп вакытта бушый алмады ул
Кырып йөрергә дә аларны.
Булды вакыт,
сабан сөрә иде,
Ә чоланда торды мылтыгы.
Булды вакыт,
урман кисә иде,
Яңа чабата да тукымый.
Шәһәр өчен нигез казыган ул,
Кышкы туңны чокып лом белән.
Вокзалларда вагон бушаткан ул,
Күпме таш кискәндер кул белән.
Татыды ул ачлык-суыкны да,
Күтәрде ул бөтенесен дә.
Узган еллар...
Авыр, усал еллар –
Әтиемнең бөкересендә.

Айбагар
Бу шигырь минем шәхси
карашларыма нигезләнеп язылды.
Мәчет өстендәге айны
Алдан күргән төркиләр.
Айга багуны татарга
Керәшеннәр теркиләр.
«Ай багар...
Татар кешесе
Айга багар», – дигән ул.
Ярымайны олылаудан
Мөселманга туры юл.
Керәшен – сатлыкҗан, димә,
Бу – сүзе күңеле тарның.
Ул саклаган ай багарын,
Ярымаен татарның.
«Кояш» сүзен борынгылар
«Көн» диеп атаганнар.
«Айбагар»ны «көнбагыш» дип
Үзгәрткәннәр татарлар...
...Мәчет өстендә ярымай.
Кагылмасын ла ятлар! –
Айга багучы яисә
Ай багар кеше – татар!..
Менә шуннан керәшенне
Татардан куып кара...
«Керәшен – сатлык», – диген дә
Мәчет башына кара.
Күр, анда бит керәшеннәр
Саклап калган ярымай!
Ай багар – син, айга багар
Карт бабай һәм яшь малай!..
Кем саклаган ярымаен,
Ай багуын татарның?!.
Керәшен ул – сатлык, димә,
Бу – сүзе күңеле тарның...


Шундый бер халәт
Метаморфоза яки шагыйрь монологы
Ә тән инде тәмам тузган… тузган:
Үпкә… бавыр… йөрәк… баш мие…
Әмма күңел әле япь-яшь егет,
Күңел әле һаман шул көе!
Аякларым авыр атласа да,
Рухым чаба һаман атлыгып:
Тояклары җирне дөпелдәтеп
Чабышларга чыккан ат кебек.
Күзләр күрми үзем язганны да,
Укый алмыйм мин үз китабым…
Күз алдымда, ләкин, йолдызлы күк,
Күңел иңли чиксез кыйтганы…
Сизәм… Сизәм…
Тәнем дигән җисми агачымның
Янып бетә торган ялкынын…
Тик чирләми, һаман сау-сәламәт
Шигырь яза торган акылым.
Тән картайды.
Моңа бер чара юк –
Күңел картаялмый интегә.
Карт тәнле бер бабай... әмма ләкин
Япь-яшь рухлы егет мин менә!..

Мин кая?..
Яшьлегем дә үткән,
Бик еракка киткән.
Син дә юк янымда,
Тәүге сөйгән иркәм!..
Мәктәп елларым да,
Үткән юлларым да
Киткән... Ерак киткән...
Бүген бу дөньяда
Мин – мин түгел икән.
Карыйм зиратларга
(Мин һич үз итмәгән...).
Мин әле анда да
Юк...
Барып җитмәгән.
Мин – мине югалттым.
Кая соң мин, кая?..
«Син – миндә, ямьсездә», –
Дип картлык елмая...


Сырхаулар һәм сәламәтләр
Шагыйрь, каләмдәшем Айдар Хәлимгә
Айдар Хәлим ята больницада.
Мин дә шулай ятам больниста.
Мондый халәткә бик күнекмәгән,
Шигырь язарга тик без оста.
Гомер буе һәр күрешкән саен,
Гөрләп аралашу хас безгә...
...Кесә телефоны аша гына
Якынаеп була хәзергә.
Чаллы белән Казан арасында
Бара безнең татлы әңгәмә.
Мин шагыйрьгә шундый сүзләр сөйлим,
Әйткән кебек әткәм-әнкәмә.
Ул да мине шулай юата да
Сырхавымны шактый киметә.
Ике чирле шагыйрь әнә шулай
Юатышып кына көн итә.
Ә сәламәт затлар бер-берсенә
Шундый авыр сүзләр әйтәләр.
Талашалар, нидер бүлешәләр,
Берсен-берсе мыскыл итәләр.
Берсен-берсе мөмкин кадәр изеп,
Юкка чыгарырга телиләр.
Алар таза... Әмма бер-берсенә
Күтәралмас авыр теллеләр...
...Без сырхаулар...
Бу дөньяны көн дә
Каһәрләргә тиеш кешеләр
Бер-беребез белән бик мөлаем –
Ана белән бала ишеләр...
...Чаллы белән Казан арасында
Бара безнең татлы әңгәмә.
Айдар Хәлим белән без бит бүген
Охшаганнар угыл-әткәгә.


Дусларга бер үтенеч
Дуадак каз кебек ялгыз калдым...
Дуслар мине ташлап киттеләр...
Алданган кыз кебек өнсез калдым...
Нигә инде болай иттеләр?!.
И дусларым!
Мин бит сезнең өчен
Җирдән күпме чәчәк эзләдем.
Сезнең өчен күпме куандым мин,
Күргәч күктә йолдыз эзләрен.
Сезнең өчен будым елгаларны,
Сезнең өчен кала төзедем.
Бары сезгә җылы булсын, диеп,
Салкыннарда күпме өшедем.
Шәраб эчсәм – эчтем сезнең өчен,
Сез шат булсын өчен шаярдым.
Кирәк булса, сезгә иңем куйдым,
Кирәк икән, үзем таяндым.
Кулым белән казып чишмәләрнең
Арттырдым мин салкын суларын.
Сезгә чиста һава бирер өчен
Күп вакытта ялкын суладым.
Кирәк булса, мәгез, гәүдәмне дә,
Тик җанымны читкә типмәгез.
Ялгышларым булса, йә, кыйнагыз,
Ләкин
Ялгызымны ташлап китмәгез...


Үткен Уткин
Шагыйрь Егор Уткинга
Уткин идең... Син тормышта
Шигырьдәй үткен идең.
Тик шигырьдә син бары тик
Егор һәм Уткин идең.
Сине Җәгүр, дип, иркәләп
Әйтсәк тә, Үткен, диеп,
Син һаман да кабатладың:
«Мин Егор Уткин!» – диеп.
Егор Уткин булып калдың
Илдә, иҗатта, җырда.
Син бернигә бирешмәдең
Илдә иң авыр чорда.
Бүген инде китапларың
Сине яклап яшиләр.
Үрнәк алсын иде синнән
Улың Игорьдай ирләр.
Без синең белән һаман да
Бөек шигъри дулкында.
Егор Уткин бүген дә бит
Безнең янда, ул – монда!..


Ятимлек
2015 елның 9 декабрендә, 74 яшемдә
18 яшьлек Кубрат улым дөнья куйды.

Бабаңнан ятим калу бар,
Әбкәңнән ятим калу,
Атаңнан ятим калу бар,
Әнкәңнән ятим калу...
Бу ятимлекләр һәркемгә
Табигый килә торган,
Гомер итеп китә алар –
Өсләренә ак юрган!..
Безләргә табигый кайгы –
Алардан ятим калу...
...Гайре табигый фаҗига
Балаңнан ятим калу.
...Бу кайгымны кая куйыйм?!.
Юк, хаклык түгел бит бу –
Балаңнан ятим калу...
Улыңнан ятим калу…


Дөнья шулай кушкан
Беренче мәхәббәтемә
Авылымда йөрсәм дә мин,
Йөрсәм синең авылда...
Аяз көнне йөрсәм дә мин,
Йөрсәм дә җил-давылда,
Үз илемдә йөрсәм дә мин,
Йөрсәм дә чит илләрдә...
Кая гына барсам да мин –
Гел син бит күңелләрдә...
...Вакыт безне аералмый,
Аералмый ераклык...
Мәхәббәттә без аймылыш,
Диеп уйлау дураклык!..
Без гел бергә, мәңге бергә –
Җаннарыбыз куш җан бит!..
Тәннәр генә гел аерым, –
Дөнья шулай кушкан бит...
Язмыш шулай кушкан бит...

Реклама