Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хисләремдә ирекле мин...

ФӘҮЗИЯ СОЛТАН ШИГЪРИЯТЕНӘ КҮЗӘТҮ

Сүз сәнгатенең поэзия дип аталган төренә килүнең юллары төрле. Бәгъзеләр шигърияткә үз өйләренә кайткандай, ишек-капканы киң ачып, шау-шу белән, дәррәүкилеп керсәләр, икенчеләре озын-озак өйрәнү чорын узалар, өченчеләре табигый сәләтләре, дөньяны шигъри күзаллаулары үзенчә булса да, поэзиягә күршегә ут сорап кергәндәй, оялып-тарсынып, түргә үтәргә кыймыйча, вакытларын уздыралар. Иҗатка соңлабрак аяк басуына карамастан, ике китабын чыгарып өлгергән («Учларымда җиләк» – 1999; «Үзәк өзелгән чак» – 2003») Фәүзия Солтан өченче төр шагыйрәләр сафын бизи.

Тормыш дигән могҗизага, туган халкына, әти-әнисе васыять һәм олы бүләк итеп калдырган туган теленә, акыл нурына, хисси дөньяга мәхәббәтен иң нәзберек укучыга да җиткерерлек сүзләрен табигый шигъри алымнар аша әйтү сәләтенә ия тыйнак шагыйрәбез Фәүзия Солтан.

Аның әсәрләрен мин соңгы елларда гына укый башладым. «Казан утлары»нда, «Мәдәни җомга»да басылган әсәрләре һәм журналда чыккан сурәте игътибарны җәлеп итте. Кремль янында җәлилчеләрне искә алу митингында Фәүзия Солтан укыган шигырь үзенчәлекле калыбы, афоризмга якын өслүбе, аһәңнәре белән бик мәгънәле әсәр булып яңгырады. Шуннан китапларын кулга алдым. Алардагы шигырьләр бу ханымның сагышлы җанын, ихлас хисләрен, якты күңелен күз алдына китереп бастырды.

Аның бөтен иҗаты күңел лирикасыннан тора. Ул – күләмле эпик жанрларда ут уйнатмый. Океан арты «юлбасарларына» йодрык күрсәтми, әрәмтамакларга сатира утын кадамый, йөрәк серләрен, Идел-йортына мәхәббәтен, якыннарына мөнәсәбәтен белдерү өчен, лирик гомумиләштерү мөмкинлекләре аңа бик җиткән.

Гомәр Хәйям белән Дәрдемәндне поэма язмаганнары, Кол Галине күләмле эпик жанрга өстенлек биргәне өчен гаепләргә җөрьәт иткәнебез юк кебек. Фәүзия Солтан тын лирика, хис-кичереш садәлеге тарафдары, язарына азыкны күктән эзләми, гадәти язмыш, шатлык, борчу аның кичереш дөньясын уятып, үзләренә бәрабәр шигъри калып аша укучыга барып ирешә. Кыскасы, шагыйрә рухи дөньясын, тормыш тәҗрибәсен шигъриятнең иң универсаль төре – лирикага ышанып тапшыра.

Аның иҗатында татар авылында туып-үскән лирик затның туган нигезенең гүзәллеген, ата-ананың газизлеген аңлау аша, тормыш казанында кайнап, чуер ташлар өстеннән ялан тәпи аягын каната-каната атлау, дөньяга карашы урнашу, холкы-фигыле калыплашу юлларын тоясың, аерым сурәтләрдә күрәсең.

Фәүзия Солтан – поэзиябезнең реалистик традицияләренә тугры шагыйрәләрнең берсе. Ул һәртөрле шаккатризмнарга, шәкли яңалыкларга мөкиббән китми, әмма аңа күк, йолдызлар, ягъни космогоник образлар, романтика, илаһилык чит-ят түгел.

Кеше иҗтимагый тормыш кысаларында яшәргә мәҗбүр булса да, аның уй-хис дөньясына берәү дә богау куя алмый.

Хисләремдә ирекле мин,

Уйларымда дөнья гизәм,

Күккә менәм, йолдыз булып

Галәм киңлегендә йөзәм.

(«Кол түгел»)

Фәүзия Солтан кебек лирик хисле шагыйрәнең интим кичерешләрне, мәхәббәт, сөю-сөелү кичерешләрен үзәккә алган шигырьләргә мул өлеш чыгаруы табигый. Хатынкыз язмышы, аның бәхете, киләчәге турында уйланып язылган самими мотивлар, үрмә гөлдәй, шигырьдән шигырьгә күчеп үстереләләр. Татар поэзиясенә хас тотнаклылык, тыйнаклык, яшертен сөю, ике йөрәк серләрен чишкәннән соң да, мәхәббәтне читят күзләрдән (С.Хәким әйтмешли, күрше-күләннән) саклау, самимилек – Фәүзия Солтан каләменнән төшкән мәхәббәт гөләндәмен бизәүче сыйфатлар. «Күңел назы», «Өмет гөле», «Бармак очында очкыннар», «Исәнме, мәхәббәтем», «Бер-береңә», «Бер мизгелдә», «Серлелек», «Җиләк» шигырьләрендә лирик зат эчке кичерешләре, олы мәхәббәте, януы-көюе турында нәзакәтле саклылык белән, хиснең кадерен белеп бәян итә, кайчак ишарә ясап, рухи халәтенең берише сыйфатларын киная белән сиздереп үтә.

Көчле син, дип мине ялгышасың,

Күзләремә туры кара әле.

Тормыш йөген бүлешергә сине

Көткәнемне генә аңла әле.

(«Көчле син, дип...»)

Үзәктә күбебезнең башыннан узган яшерен сөю, эчтән вулкандай янып, ярсып ташыган хисне әйтә алмый йөргән, шуның аркасында күпме газап-михнәтләргә тарган кичереш, моң елавы. Шагыйрәнең лирик герое Таһир-Зөһрәләрдән килгән саф сөю хисе алдында баш исә дә, кайнар тойгылары бөтерелә-бөтерелә ташыса да, алдашу, көнләшү кебек гамәлләрне гафу итми, горур булырга чакыра.

Җавапсыз мәхәббәт каршында баш имә!

Ялынма! Тезләнмә! Сер бирмә!

Дәрвиштәй ирекле, горур бул!

Лирик зат фикеренчә, үзеңне бәйсез, мәгърур тота белгәндә генә «Сөю сиңа үзе килә»чәк.

Кыскасы, Фәүзия Солтанның мәхәббәт лирикасы күңел тулылыгы, үзара аңлашуга, яратышуга мохтаҗ шәхес дөньясының, табигать фасыллары кебек, төрле чагылышларын эченә алган мул сулы елганы хәтерләтә.

Бөтен иҗаты буйлап ак төснең узуы (карны яратуы да ак булганы өчен дип уйларга кирәк) күңел аклыгыннан, кешеләргә гел изгелек теләүдән, акның, ахыр чиктә, барча начарлыкны, хөсетлекне җиңәчәгенә ышанудан килә. («Намуссызлык кичерелми беркемгә дә...»)

Фәүзия Солтан лирикасында татар кешесенә хас фикерләү үзенчәлекләренә, халык иҗаты энҗеләренә, бигрәк тә мәкаль-әйтем, хикмәти сүз байлыгына киң таяна. Бик күп мисалларның берничәсен искәртеп үтик. Буйсыну һәм коллык психологиясен чагылдырган «Иелгән башны кылыч кисмәс», дигән мәкальне шагыйрә «Баш иелгән» парчасына нигез итеп ала да аның эчтәлеге белән бәхәскә керә, баш иеп, тез чүгеп яшәүне кабул итми. Чөнки «...Күккә баш чөймәсәң, дөньяларны ничек танырсың?», ничек итеп күк йөзенең күркәмлеген, галәмне бизәгән энҗе-мәрҗәннәрне күрми яшәрсең? Шулай да назлы йөрәкле адәм баласы бер очракта, үзе дә сизми калып, баш июдән котыла алмый икән. Ул гүзәллек алиһәләре, күңел күрекләре – матур гөлләргә баш ию, мондый «буйсыну» белән кемгәдер кол булып, түбәнсенеп яшәүнең аермасы җир белән күк арасыдай икән.

Фәүзия Солтанның соңгы елларда вакытлы матбугатта басылган шигырьләре үзен поэзиягә алып кергән лирик аһәңен, туган якка, нигезгә соклануын саклаган тәкъдирдә, Кеше рухы бөеклекләрен ачуның фәлсәфи, әхлакый нигезләрен эзләвен, тел-өслүб берәмлекләренә таләпчәнлеген арттыра баруын күрәбез. Димәк, шагыйрә бер ирешкән үрендә таптанмыйча эзләнә, уйлана, очкыннан ялкын үрләтә.