ӘГӘР ДӘ БУ КЕШЕ ВАФАТ БУЛCА... (новелла)


Ул кичтә аның кәефе юк иде. Әмма почта тартмасы хатларга ифрат та бай
булып чыкты, шуларны барларга тотынды. Берьюлы җиде хат килгән. Алтысы
– Лерон түләргә тиешле хисаплар. Әмма ул аларны якын көннәрдә генә түләргә
әзер түгел иде. Шуңа күрә боларын да шкафта өелеп яткан, түләнмәгән счётлар
өстенә ыргытты.
Җиденче хатта счёт та, «бурычыгызны вакытында түләмәсәгез, җавап
бирергә туры килер» дигән шелтә сүзләре дә юк иде. Бары тик аның урта бер
җиренә генә эре хәрефләр белән ниндидер фамилия язып куелган:
«Җәмил әфәнде Сабир».
Шушы ук биттә бер юл астарак болай дип тә өстәлгән:
«Әгәр дә бу кеше вафат булса... сез илле мең тәңкә акча алачаксыз».
Лерон башта шикләнеп калды. Коллектор хезмәткәрләренең шаяртуы
түгел микән дип уйлады. Аннары, тынычлана төшкәч, хатны тагын бер кат
әйләндерде дә конвертына текәлде: шикләнерлек нәрсә юк кебек. Тик кем
җибәргәне генә күрсәтелмәгән. Бары аның фамилиясе, исеме һәм адресы гына
куелган һәм шәһәр почтасының мөһере сугылган... Лерон, авыз эченнән генә
нәрсәдер сөйләнде дә, конвертны ертып, чүп савытына ыргытты.
Икенче көнне Лерон бу хакта тагын бер исенә төшереп алды. Башка
проблемалары да җитәрлек иде. Ул бит Җәмил әфәнде Сабирны бөтенләй
белми, аның турында ишеткәне дә юк. Шуңа күрә илле мең сум алырмын
дип уена да китермәде. Бу турыда беркемгә дә, хәтта хатынына да әйтмәде.
Банктан, түләнмәгән кредитын түләүне таләп итеп шалтыраткан ханымга
да сиздермәде. Югыйсә, «Җәмил әфәндедән алачагым бар, якын көннәрдә
бурычымны түләячәкмен», дип әйтә ала иде бит.
Шуннан соң ул, гадәттәгечә, «акча уйнау» йортына ашыкты. Бәхетенә
дигәндәй, башта 900 сум отты. Аннан 800не оттырды. Акча уены белән
мавыгып, әлеге сәер хат турында онытып та җибәргән иде инде.
Өенә кайтса, яңа бер хатка тап булды. Ул монысын ертмады. Конвертны,
балаларча аптырап, кулында әйләндерде-әйләндерде дә, аннан тышындагы
имзаны абайлап, саклык белән генә ачты һәм шулчак дүрткә бөкләнгән бер
бит кәгазь эченнән өстәлгә ун данә бишәр мең сумлык купюра коелып төште.
Бу минутларда ул үзен әлеге хат җибәрүче затка бурычлы итеп тойды,
ниндидер җаваплылык кичерде, уйланды: әлеге яхшылыгы өчен нинди дә
булса таләп куйса, дигән шик тә уянды... Озак уйланды. Аннары кулын
селтәп, машинкада басылган биттәге язуга күз төшерде. Анда: «Бераз гына
рәхмәтлемен Сезгә», дип язылган, әмма бернинди таләп тә куелмаган. Бары
тик битнең нәкъ урта бер җирендә бу юлы башка исем – «Гарифулла әфәнде
Хәким» диелгән. Ә аз гына түбәндәрәк: «Әгәр дә бу кеше вафат булса... Сезгә
75 мең тәңкә акча киләчәк», – дип тә өстәлгән иде.
Шуннан соң Лерон, үз-үзен тынычландырып, Гарифулла әфәндегә бер-
нинди дә зыян китерергә теләмәвен тәкрарларга кереште. Әмма бит 75 мең
тәңкә аз акча түгел. Җибәрсәләр, аны файдаланыр урын табар иде. Юк,
Гарифулланың үлемен тизләтүне уена да кертеп караганы юк. Шулай да аның
белән ни дә булса килеп чыкса... нәрсә эшләргә?
Нәрсәдер килеп чыкса... Биш көн үткәч, газеталарны кулына алса, күзенә
кайгы уртаклашкан хәбәрләр чалынды: Гарифулланың вафаты турында язылган
иде аның берсендә. Ул инде яшь түгел, шактый ук өлкән кеше икән. Озак
авырудан соң, картлар йортында үзенең караватында җан биргән. Газетада
чыккан белдерүне укыгач, Леронның бөтен тәне буйлап ниндидер тетрәнү
йөгереп үтте. Гарифулланың үлемендә ничектер бу юлы ул үзен гаепле кебек
сизде. Шулай да аның ни катнашы бар соң? Ул бит аны үлемгә китерердәй
бернинди гамәл дә кылмады. Картайган һәм авыру Гарифуллага, димәк, үз
үлеме килгән. Шулай да бу карт, авыру затның үлеме уңаеннан Леронга ни
өчен акча җибәрергә тиешләр? Ни өчен?
Күпме генә уйласа да, кемнәрнеңдер, кайчан да булса, аның кулы белән бик
мөһим затны юлдан алырга әзерләнүләрен аңлый алмады.
Шулай да бу гамәлне кемдер эшли бит. Леронны болар, акча алырга өйрәтеп,
хәлиткеч көнгә әзерлиләр иде. Ул көнне иртән иртүк Леронга өч хат кертеп
бирделәр. Аның икесендә процент өчен бурычларын түләмәгәнгә кисәтү
ясалган, аларны ул шунда ук кәрзингә ыргытты. Ә ак конвертны саклык
белән генә ачты. Аннан соң ул, әлеге яшерен хатның хикмәтенә төшенергә
теләгәндәй, селкенмичә, тып-тын уйланып утырды.
Сәер! Каян ява соң бу кадәр акча? Аның бит эшләп-эшләп тә мондый ук
тәңкәләр алганы булмады. Фирмада эшләгәндә, атнасына 40-45 сәгать өчен
нибары биш-алты мең түлиләр иде. Аена 20-25 мең сум чамасы чыга иде. Ә
аноним хат авторы инде аңа айлык хезмәт хакыннан күбрәк түләде... Шулчак
конверт эченнән өстәлгә тагын унбиш данә бишәр меңлек купюра коелып
төште. Ә хатның эчтәлеге алдагыларыннан әллә ни аерылмый диярлек. Иң
аста, әүвәлгечә: «Бераз гына рәхмәтлемен Сезгә!» диелгән иде. Бары тик
чираттагы үлем көтүченең фамилиясе генә үзгә. Бу юлы «Мирфатыйх әфәнде
Исхаков» дип куелган. Тагын да астарак: «Әгәр дә бу кеше вафат булса... 100
мең тәңкә алачаксыз», – диелгән. Леронның куллары калтырады. Бу аның өчен
бик зур сумма иде. Ул җәһәт кенә телефон кенәгәсенә үрелде һәм ашыга-ашыга
белешмәне актара башлады: «Әһә, исеме бар икән. Мирфатыйх әфәнде... Фучик
урамында яши икән...»
Шуннан ул белешмәне шап итеп япты да әлеге хикмәтле хәлне башыннан
Ф А Р С Е Л Ь З Ы Я Т Д И Н О В
137
чыгарып ташларга теләде... Әмма ул моны эшли алмады. Моңа ул инде
сәләтле түгел иде. Ул бирелде. Белешмәне кабат кулына алды да фаразлый
башлады: «Бу кеше тагын нәрсәдән үләр икән? Бу бит котылгысыз, шулай
түгелме?» Кемдер аңа вафат буласы затның исемен җиткерде. Димәк, ул
кеше дә бакыйлыкка күчәчәк. Һәм шуның өчен Леронга акча түлиләр, чөнки
Мирфатыйх инде үлемгә хөкем ителгән.
Ул белешмәдә күрсәтелгән телефон номерын җыйды. Трубканы бер ханым
алды. Лерон аннан: «Мирфатыйх әфәнде белән сөйләшеп булмасмы?» – дип
сорады.
– Мирфатыйх әфәнде хастаханәдә, – диде әлеге ханым. – Ә кем сорый аны?
– Рәхмәт сезгә, – диде Лерон, – рәхмәт. – «Аңлашылды», дип уйлап алгач,
трубканы куйды. Болар кемнәр генә булмасын, якын арада вафат булырга
тиешле затны ачыклыйлар. Ә инде үлеме котылгысызлыгын белгәч, Леронга
хат һәм акча юллыйлар! Әмма ни өчен?! Аңлашылмый! Бу акчаны җибәрүче үз
акылындамы? Леронга шунысы ачык түгел. Әмма ул үзе беркайчан да акчадан
баш тартырга җыенмый, асылын ачыкларга да теләми. Әлегә үзен хәлиткеч
көнгә әзерләүләрен дә төшенми. Җибәрәләр икән, җибәрсеннәр...
Төштән соң Лерон хастаханәгә шалтыратты. «Моннан ике көн элек
Мирфатыйх катлаулы операция кичерде», – диде аңа медсестра, хәзер
реанимациядә, хәле уңайлана.
«Димәк, рецидив булырга мөмкин, – дип уйлады Лерон, – югыйсә, бу зат
бит үлемгә хөкем ителгән, аның үлемен хат авторы алдан билгеләгән бит».
Мирфатыйх әфәндене Лерон үзенчә кызганды һәм шунда ук «акча уйнау»
йортын исенә төшерде. Һәм янә шунда юнәлде. Биредә бу юлы да аның теләге
акланмады. Башта биш йөз сум откан иде, соңыннан булган барлык акчасын
оттырып бетерде. Уйнау өчен «сәмән» бик кирәк иде аңа.
Берничә көн үткәннән соң, ул кабат хастаханәгә шалтыратты. Шул ук
шәфкать туташы аңа Мирфатыйх әфәнденең сәламәтләнеп килүен җиткерде.
Шуннан соң да Лерон берничә көн рәттән авыруның хәлен белешеп торды.
Беркөнне исә медсестра авыруның хәле начараеп китүен, аңын югалтуын
әйтте. Әмма икенче көнне шул ук ханым, куанычлы тавыш белән, авыруның
терелүен һәм хастаханәдән өенә чыгып китүен җиткерде. Лерон исә, моны
ишеткәч, әллә нишләп калды, бүртенде, ачуы чыкты. Ниндидер көтелмәгән хәл
булгандыр, югыйсә терелмәс иде, дип нәтиҗә ясады ул. Әгәр дә Мирфатыйх
әфәнде вафат булса, бүген бит кулына өстәмә рәвештә 100 мең тәңкә кергән
булыр иде. Әйе, Мирфатыйх әфәнде үлем алдында иде, әмма ул терелде, һәм
Лерон керемнән мәхрүм калды.
Алдагы көннәрдә дә Лерон яңа хат көтте. Әмма нишләптер хат килмәде.
Нәтиҗәдә, ул чираттагы взносын да түли алмады. Фатир өчен дә ике-өч ай
түләнгәне юк. Бурычын бирмәгән өчен, аңа берничә кисәтү хаты килсә дә,
көткән конверт күренмәде. Леронның кабат ачуы кабарды. Алдагы хатта бит:
«Әгәр дә бу кеше вафат булса...» – диелгән иде. Башка бернинди шартлар да,
түләү сроклары да күрсәтелмәгән. Үлемсез зат түгел бит инде бу Мирфатыйх
әфәнде югыйсә! Барыбер ул соңгы сулышын алачак. Һәм Леронга үзенең 100
меңе киләчәк. Әйтик, Мирфатыйх әфәнде фани дөньядан китсә, яисә бу эш
турыдан-туры Леронның катнашы белән эшләнсә (ул сискәнеп китте: «Аллам
сакласын!»). Ул үтерүче түгел бит. Мондый нәрсәне башына китереп карарга
да ярамый. Ул бит 100 мең тәңкәдән башка да яши алачак. Әлбәттә... Дөрес,
ул бу акчаларга күңеле белән күнеккән иде. Дөресрәге, чираттагы керемне
Ә Г Ә Р Д Ә Б У К Е Ш Е В А Ф А Т Б У Л C А . . .
138
дә инде үз кесәсендә дип хис итә башлаган иде. Нинди хөсетле кара уйлар!
Әмма икенче көнне Мирфатыйх әфәнденең исеме күпчелек газеталарның
беренче битендә үк дөнья күрде. Үткән төндә аның Фучик урамындагы
фатирына кемдер үтеп кергән дә Мирфатыйх әфәндене ятагында чәнчеп
үтергән. Мотивлары да әлегә билгеле түгел, ди. Дөресрәге, ачыклый
алмаганнар, иминлекне саклау вәкилләре шул тарафта әлегә эш алып баралар,
ди...
Бу юлларны укыгач, аның уң як кашы тартышып куйды. Үзен өлешчә
генә булса да гаепле тойды, чөнки ул да бит аның үлемен көтте. Шуңадыр,
Мирфатыйхның йөрәгенә пычакны үзе кадагандай хис итте. Гүя, төн
карасыннан файдаланып, аның фатирына үзе кереп, үтерүдә катнашкандай
тоелды. Ә чынында исә бу җинаятькә бернинди дә катнашы юк иде. Әйе, ул
бу турыда уйлавын-уйлады. Мондый хәлнең булуын да теләде. Хәзер исә:
«Аллага шөкер, минем бер гаебем дә юк бу эштә», – диеп, җиңел сулап куйды.
Хатны бары тик икенче көнне генә китерделәр. Анда инде егерме данә
бишәр меңлек купюра салынган иде. Һәм әлеге дә баягы таныш текст.
«Бераз гына рәхмәтлемен сезгә».
«Миңа рәхмәт?! Ни өчен?! Миңа рәхмәтегез кирәк түгел сезнең!» – дип
сөйләнә-сөйләнә, ул акчаны янчыгына салды. «Миңа түгел, үтерүчегә әйтегез,
кирәк булса, рәхмәтегезне...» Бу хатта яңа исем дә язылган иде:
«Мисбах әфәнде Арсланов», диелгән. «Гаҗәп! Ни хәл соң бу?!
Ә түбәндәрәк таныш сүзләр тезелеп киткән. «Әгәр дә бу кеше вафат булса...
Сез 150 мең тәңкә алачаксыз».
Леронның конверт тоткан кулы бер мизгелдә һавада хәрәкәтсез асылынып
калды. Ул авыр сулый иде. Йөрәге тәртипсез тибә башлады. Шулай да үзен
кулга алып, хатка тагын бер кат күз йөртеп чыкты. Аннары элек килгән
хатларны да алып, барысын бергә ертты да унитазга ташлады һәм су җибәрде.
Димәк, чиратта Мисбах әфәнде, дип уйлады Лерон. Һәм иртә белән тагын
телефон кенәгәсен актара башлады. Мисбах Зорге урамындагы күпкатлы
йортта яши икән. Лерон аңа шалтыратырга тырышып караса да, җавап бирүче
булмады. Соңыннан ачыкланганча, Мисбах шәһәр советы депутаты икән.
Белешмәдә аның офис телефоны бар иде. Ул телефон номерын җыйды.
– Мисбах әфәнде конференциягә китте, – диде секретаре, – аңа нәрсә дә
булса җиткерергә кирәк түгелме?
«Әгәр дә бу кеше вафат булса...» дигән сүзләр бөтерелде аның башында. Ә
бит Мисбах әфәнде – нык сәламәт, эше тыгыз булуына карамастан, конферен-
циягә барырга да вакыт тапкан. Леронга хат җибәргән кеше бу турыда белмәде
микәнни?! Үләрлек түгел икән бит ул! Әгәр дә үлмәсә, 150 мең тәңкә килмәскә
мөмкин ләбаса бу юлы. Үземә тырышырга туры килер, ахры, монысында. Тик
ничек? Леронның револьверы, пистолеты да юк, каян алырга икәнлеген дә
белми. Аннан, Лерон бер гаепсез кешегә кул күтәрә алыр микән соң? Бәлкем,
автомобиль белән генә бәрдерергәдер? Чынлап та шулай эшләсәң? Ишектән
чыкканын карап торырга да өстеннән үтәргә. Бу артык четерекле эш түгел.
Тик шунысы бар: полиция андый җинаятьләрне бик тиз ачыклый.
– Төкер һәм оныт, – дип, ул үз-үзен тынычландырырга кереште.
Әмма барыбер бу турыда оныта алмады. Ике көн буе төрле ысуллар табарга
тырышып карады. Тик башына юньле уй килмәде. Бары тик Мисбах һәм үзенә
киләчәк 150 мең тәңкә генә баш миен бораулады. Аны ничек юк итәргә икән?!
Беркөнне ул гадәттәгедән иртәрәк торды да «Мисбах» компаниясе
Ф А Р С Е Л Ь З Ы Я Т Д И Н О В
139
урнашкан йорт ягына китте. Аныңча, хуҗа кеше шул тирәдә чуалырга тиеш
иде. Машинасына утырган килеш, теге затның ишектән чыкканын күзәтә
башлады. Ниһаять, депутат ишектән чыкты һәм турыдан гына юлның икенче
ягына юнәлде. Лерон инде аягын газ педаленә куйган иде, стартерны кушасы
да педальгә генә басасы калды.
Ул моны эшли алмады, йөрәге җитмәде, курыкты. Дөрес, аны хат җибәрүче
белән әлегә ачыктан-ачык бернәрсә дә бәйләми. Шулай да Мисбах белән аны
бәйләгән нәрсәсе юк, дисәң, дөрес булмас. Леронның әбисенә бурычлы ул.
Әбисенең ике миллион сум акчасын үзләштергән иде аның компаниясе. Ә бу
оешманың директоры – Мисбахның хәләл җефете. Күптән түгел халыктан
җыелган миллионнар алар кулына күчте. Һичюгында теге хатта күрсәтелгән
150 меңне кайтарып калырга кирәк дип уйлады ул.
Чәршәмбе көнне иртә белән Лерон хатынына шалтыратты. Бүген өйгә
кайтып тормыйм, турыдан-туры эшкә китәм, диде. Әмма эшкә китмәде. Теге
кара исеме чыккан компания урнашкан бина ягына юнәлде. Машинасын
читкәрәк куйды да күзәтә башлады. Чыгучы булмагач, офиска үзе керергә
уйлады. Вахтёр читкәрәк китү белән, шыпырт кына офисның эченә үтте. Вахтёр
дигәне, күрәсең, форма өчен генә куелган булгандыр. Биредә Леронга рәтле-
башлы игътибар итүче дә булмады. Ул тиз арада Мисбах әфәнде утыра торган
бүлмәне эзләп тапты. Каушаудан тирләп чыкты, йөзе-төсе үзгәрде, калтырана
башлады. Кемнеңдер баскычтан менеп килгәне ишетелгән кебек тоелды.
Мисбах әфәнде Арсланов утыра торган бүлмәне барлагач, Леронга көч
керде. Хәзер инде ул үз-үзенә ышана иде. Барысы да бит өстә хәл ителә.
Тегеләрнең дә язмышы шунда – өстә хәл ителгән иде. Һәм ул аларны тагын бер
кат күңеле аша үткәрде: Җәмил әфәнде Сабир да үлемгә хөкем ителгән иде,
Мирфатыйх әфәнде Исхаков та, Гарифулла әфәнде Хәким дә хөкем ителгәннәр
иде. Барысы да вафат булдылар. Мисбах Арсланов та нәкъ шулар кебек үк
үлемгә хөкем ителгән зат. Димәк, ул да китәргә тиеш!
Лерон бу мизгелдә үзен тулы бер системаның кисәкчеге – гигант
механизмның шөребе дип хис итте. Ул юк-барларга игътибар юнәлтмичә, үз
эшен башкарып чыгачак. Барысы да ул уйлаганча булыр.
Ишек артында ир ике сәгать көтте. Тын да алмыйча, кыл да кыймылдатмыйча
көтте. Ниһаять, ишек тишегендә ачкыч борган тавыш ишетелде, бераздан
Мисбах үзе күренде. Шулчак ул Мисбах әфәнденең башына тимер белән
орды, үзе ишек артына посты. Ышанычлырак булсын өчен, җан биреп ятучы
әфәнденең башына тимер тукмак белән тагын ике менеп төште.
Лерон шуннан соң бармак эзе калырдай урыннарны яхшылап сөртте дә
урамга юнәлде.
Ул төн буе йоклый алмый газапланып чыкты... Дер-дер калтырады... Менә-
менә килеп керерләр күк тоелды...
Пәнҗешәмбе көнне аның исеменә күп хатлар килде. Әмма ак төстәге
конверт күренмәде. Анысы җомга көнне генә пәйда булды. Бу конверт
гадәттәгедән калынрак. Аның эчендә утыз данә бишәр меңлек купюралар
салынган иде. Акчасыннан бигрәк, ахырдагы сүзләр гаҗәпләндерде: «Яңа
һөнәрегез ошадымы соң инде? Ошаса, котлыйбыз Сезне», – диелгән иде.

Реклама