Язсам гына, яшәвемне раслыйм

Халык шагыйре... Бу мәртәбәле исемгә аңлатма
соралмый да кебек. Моңа ирешү өчен гади яшәешең
һәм зур иҗатың белән халкыңның күз төбәп
торган кадерлесе булу да җитәдер, бәлки. Равил
Фәйзуллинның август муллыгын туплаган олуг гомер
бәйрәмендә укучыларыбызга аның һәр китабыннан
бер шигырь бүләк итсәк, мөгаен, шагыйрь хакында
алар күбрәк сөйләрләр...
Ә без, редакция коллективы, «Казан
утлары» журналын чирек гасыр буена
җитәкләп, халкыбызның рухи дөньясын үз
милли югарылыгында тоткан, бүгенге көндә
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятендә хезмәт
юлын дәвам итүче шагыйребез – Равил Фәйзуллинны
юбилее белән ихлас котлыйбыз! Аңа саулык-
сәламәтлек, дәвамлы иҗат телибез!

 

Вакыт
Алай үтелгән вакыт...
Болай үтелгән вакыт...
Яшәп үтелгән вакыт,
Яшьнәп үтелгән вакыт –
Бүтәннәр бәхете өчен
Сарыф ителгән вакыт!
Таң
Таң ата дип ишеткән бар
Әбидән дә, бабайдан да;
Ә үземнең таң атканын
Күргәнем юк беркайчан да.
Бүген менә шуңа күрә
Уяндым да караңгыдан:
– Таң ничек ата соң? – диеп, –
Тәрәзәдән карап торам.
Башта үзем куркып куйдым –
Караңгыда күрә алмам.
Хәзер тышта якты инде,
Таң атканын күрми калмам!

***

Кер чайкыйлар кызлар.
Тезләрендә – Кояш!
Уйларны да, керләр кебек,
ак иткәнче, пакь иткәнче,
эх, чайкарга иде!
Сагышларны ике куллап,
кысып-кысып, кысып-кысып
сыгарга иде!
Шатлыкларны иң өстенә
сыйган кадәр, сыйган кадәр
өяргә иде!
Чын җырларны җилфердәргә
биеккәрәк, биеккәрәк
эләргә иде!
Кер чайкыйлар кызлар.
Тезләрендә – Кояш!
Күзләрендә – Яз!
Ярымачык күкрәкләре
оялган күк бераз..


***
Мин сине ничек яраттым!
Мәктәп юллары белә.
Синең эзне аера идем
мең эздән, карау белән.
Мин сине ничек яраттым!
Искә төшерәм дә тынам.
Орыну түгел, күз атсам да
рәнҗетер идем сыман.
Мин сине ничек яраттым!
Киттең читкә. Көтмәдең.
..............
Хәбәрең бар: нигә шулчак
үзеңнеке итмәдең?!
Каян белим ди мин ул чак
кавышу-кушылулар барын.
Сине яраттым. Яраттым.
Яраттым... Менә шул бары.
***

Ах, тау юклыклар!
Кыя юклыклар!
Үзән, калкулыклар
күз текәмә кая...
Бөркетләр түмгәктә
канатларын кага...
Тырнаклары чумган...
Ә күзләре яна!
Биектән бөтенләй
башкача күз алды.
Күзләрдән оят булыр
күрмәсәк дөньяны.
Карсак калкулык та
күз сирпешен киссә,
«Мин давыл!» – дип, янда
мескен җилләр иссә...
Биектән башкача –
гөл дә, чүл дә, ил дә.
Тау да, үзән дә бер
тик җебегән иргә.
Бөркетләр түмгәктә
канатларын җилпи.
Басар кыя җитми,
менәр күге җитми.
Таңнарын бөркетләр,
һай, ничек очына!
Таң гүя тау. Менмәкче
шул тауның очына.
Ах, тау юклыклар!
Кыя юклыклар!
Күз текәмә кая –
үзән, калкулыклар...
***
Нишләр идем, әгәр дә мин
диңгез буенда тусам?
Тәпи йөргән эзләремә
акчарлак кунган булса?
Болай да ярсу йөрәккә
диңгез шау биргән булса,
иреккә шашкан күңелгә
давылын өргән булса?
Далада тусам да, җаным –
диңгезгә шундый охшаш:
йә булам мин зәңгәр сагыш,
йә булам дәһшәт – тоташ.
Күрәсең, тәңре әйткәндер:
болай да хисле бала –
диңгез түгел, далалардан
сабырлык кирәк аңа...
...Нишләр идем, әгәр дә мин
тауларда туган булсам!
Кыя башларына менеп
бөркетләр куган булсам?
Күрәсең, Тәңре әйткәндер:
болай да текә башлы,
үссен күреп болыннарны,
үзәннәрдәге ташны.
...Туган илне үзе сайлап
алалмый адәм-инсан.
Нишләр идем, туган җирдә –
шушы илдә, газиз җирдә
туа алмаган булсам?!.


***
Бер бөтерелеп без дә яшәп алдык!
Героинялар көтте урамда...
Шундый тансык бөек тилерүләр
кануннардан каткан дөньяда!
Бәрәкәтсез гомер, аһ, сүтелә!
Вакыт белән дуэль. Ни чара?
Бу таңнарны күбрәк күргән саен
күңелне ник моң һәм шом сара?
Янарга да, батарга да риза
эштә, өйдә, идеалларда...
Барыбер килә,
күзләр аша килә олыгаю,
күзләр аша, авыр аларга...
...Бер бөтерелеп без дә яшәп алдык!
Героинялар көтте урамда.
Онытылып сөйдек, сөелдек бер!
Йә, тагын соң ни бар дөньяда?..
***

Язсам гына яшәвемне раслыйм.
Юньле эшем – йөзем аклыгы.
Язсам гына – Җирнең улы булып
сөелүгә-назга хаклымын.
Язсам гына – бәхетем тулы, бөтен.
Язу эше – намус, кан эше.
Язсам гына, илгә, кешеләргә
файда итсәм генә, мин – кеше!
Күмәч пешерүчеләр җыры
***

Сез кем дип сорыйсызмы?
Күмәч пешерүчеләр без!
Кешеләрнең йөзләренә
шатлык төшерүчеләр без!
Күмәч пешерүчеләр без!
Күмәч кебек йомшак түгел,
каты безнең кулыбыз:
изә, баса, туглыйбыз;
йоп-йомшак камырны
кайнар мичкә юллыйбыз.
Күмәчләрнең йөзе килсә,
бөркелеп хуш исе килсә,
нечкәрә күңелебез:
сөенәбез, көләбез –
бик сабый күңелле без.
Күмәч пешерүчеләр без!
Пешерәбез йөземлесен,
мәклесен һәм мәксезен,
түгәрәген, сырлысын...
Табыныбыз мул булсын!
Әйдә, кайчак он кунсын,
куллар камырда булсын!
Тик эшебез уңганнарның
хезмәте чаклы булсын,
күзләрдә чаткы булсын,
йөзебез якты булсын!
Сез кем дип сорыйсызмы?
Күмәч пешерүчеләр без!
Без күп телләр белмибез,
күп илләрне гизмибез,
алтын белән диварларда
язылмый исемебез,
икмәк кебек гап-гади
күмәч пешерүчеләр без!
Эшебез, ай-яй, тыгын,
сөйләшмибез артыгын,
кабарт, из, бас тизрәк,
әвәлә, сал тизрәк!
Күмәч кирәк! Күмәч кирәк!
Эшчегә, язучыга да,
саллар агызучыга да,
очкыч җибәрүчегә дә,
пыяла өрүчегә дә,
терлек караучыга да,
полярник, аучыга да,
речьләр сөйләүчегә дә,
чалгы көйләүчегә дә,
БМО башлыгына да –
барысына да, барысына да
күмәч кирәк, күмәч кирәк!
Кабарт, из, бас тизрәк,
әвәлә, сал тизрәк!
Күп кешеле зур чатлар,
светофор-маяклар,
машина-самокатлар
авырсынмый юл бирсен!
Әбиләргә, бабайларга,
әтиләргә, әниләргә,
сеңелләргә, энеләргә,
абыйларга, сабыйларга
чәйгә күмәч өлгерсен!
Иртән дә күмәч булсын,
көндез дә күмәч булсын,
кичен дә күмәч булсын,
урта бер җирдә
табынның
кояшы булып торсын!
Сез кем дип сорыйсызмы?
Күмәч пешерүчеләр без!
Кешеләрнең йөзләренә
шатлык төшерүчеләр без!
Сез кем дип сорыйсызмы?
Тәнгә, кул-аякларга
көч-егәр бирүчеләр без!
Сез кем дип сорыйсызмы?
Тереклеккә гел яшәргә
куәт бирүчеләр без –
күмәч пешерүчеләр без!
Ә соң сез
үзегез
кем?
***
Безнең күзләр – кояш көзгесе!
***
Зәңгәр күктә ап-ак болытлар!
Ватаным, дип баккан күзләрем...
***
Төркем-төркем кошлар күктә!
Шуларның берәрсе
Минем телдә сөйләшәдер күк...

***
Кредо
Зур кеше шул – кем үзенә
Һәм вакытына үзе Алла.
Бәхетле шул – кем иреген
Һәрнәрсәдә тоя ала.
Бөтен өмет...
Яшәү – кыска. Аҗагандай!
Үтә гомер цейтнотта!
Бөтен өмет, бөтен ышаныч –
үзем өчен үзем генә белгән
Вакыт эчендәге Вакытта!..
Икебана
(Әнием көндәлеге)
Гомер букетында
нужалы эш яфраклары,
хәсрәт-кайгы кыяклары,
һәм берничә чәчәк урыны –
(берсе бөредә үк корган бугай...) –
өмет дигән көмеш савытта.
Дәү әни истәлегенә
Айлы төндә килдем кабереңә.
Кабереңдә көмеш мәтрүшкә...
Кердең шул төн төшкә:
япь-яшь кызсың!
Кочагың тулы сары мәтрүшкә!
Аяк очыңа тәгәрәп төшкән
алтын алма...
Шагыйрь булсаң...
Нечкә җанлы, чын иманлы
булып тууың кирәк.
Шатлык-кайгыңны аңларлык
җирлек булуы кирәк.
Шагыйрь булсаң, дөнья өчен
давың, януың кирәк.
Януыңны күп халыклар
күмәк тануы кирәк.
Паласны кем кагар?
Мәш килеп һәммәсе
уйнаган котырып,
паласны тутырып.
Куяннар биегән,
тиеннәр сикергән,
елтыр күз «Айсылу»
бахбайда йөгергән.
Уеннан калмыйм дип,
Мырауҗан да кергән
күрше бүлмәдән!
Мәтәлчек атканнар,
тәгәрәп ятканнар,
шаярып чапканнар.
Берсе дә уеннан
мәхрүм калмаган:
аю да калмаган,
керпе дә калмаган,
алар белән бергә
Алмаз да аунаган.
Палас тузанланган,
чүп калган, тап калган...
Уйнадылар, шәп, ярар,
ә паласны кем кагар?

Шул ук сандык...
«Бар да әзер кебек. Җан да, тән дә,
уйланасы инде уйланган.
Бу кояшны ташлап китәсе бар,
фатихасын алып дөньядан...»
Сандыгында әзер оч-оч ак бүз,
гүр иңдерер өчен сөлгеләр.
Озаткачтын, таратырга дигән
агач кашык кына иллеләп.
Еллар үткән саен өсте-өстенә
өелә килгән яңа төргәкләр.
Шулар арасында бер кырыйда
килен булып төшкән күлмәк тә...
Хәситә дә анда, чәчтәңкә дә,
энҗеләре исән калфак та.
Хәзергеләрдән бер генә дә ким
әзерләнелмәгән ул чакта!
Менә тагын җыену. Бу – соңгысы,
хәлиткечле, бәхилләшүле...
Ә шулай да
бу сандыкны ясаганда, оста
ни уйлады икән, беләсе иде?
Онытмады микән читләренә
яңа берәр бизәк уясын?
Башына килде микән, сандыгына
бер кешенең гомре сыясы?
«Безнең үтте. Бетте алыш-биреш.
Заманында бирдек, алдык та.
Инде бүтәннәрнең чыңлап торсын
туй бүләге тулы сандыклар!»
Дәү әнине тыңлап кына торам.
Мондый чакта җөпләп сүз нигә?
Күзем – еллар саны булып яткан
сандык өстендәге дисбедә.
Бер язмышка – ничә тел!

М.Җәлилгә
Бала чагының
һәрбер көнендә
әйләнде дөнья
туган телендә!
Яңгырлар яуды
туган телендә,
кошлар сайрады
туган телендә,
инешләр акты
туган телендә,
ал таңнар атты
туган телендә.
Исәя төшкәч,
тормыш өйрәтте
дәүләт телен дә,
нужа телен дә,
нәфрәт телен дә,
көрәш телен дә...
Фашизмның таш
зиндан төбендә
үлем карарын
ишеттерделәр
дошман телендә.
Ә үзе әйтте
соңгы сулышта
актык сүзләрен
ана телендә!
Әнисе бахыр
ерак илендә
укыды дога
китап телендә...

***

Тагын кайттым әкиятләргә!
Рәсемле китапларга!..
«Балачак Иле!» – диюгә –
рәхәтлек иңә җанга!
Әкият белән тиңләгәндә,
нәрсә – драма, романнар!
Тормышта да хәттин ашкан
сюжетлы ялганнар!
Әкияттәге хәлләр кайчак
чындагыдан чынрак!
Әкияттәге тилемсә дә
патшадан акыллырак!
Тормышта адәм баласы
һаман яхшы фал көтә...
Ә Вакыт чаба ашкынып,
җаннарны тетә-тетә...
Дөрес, Әкият Илендә дә
сине төрле хәл көтә!
Әкиятнең шунсы әйбәт:
ахыры яхшы бетә!
...Тагын кайттым әкиятләргә!
Рәсемле китапларга!..
Кешелек, бәлки, яшидер
Җирдә әкият барга...

***
Дошманым юк. Дус-белеш бар.
Чит-ятлар бар күралмаган.
Дошманым юк, чөнки минем
сүзем, эшем – түгел ялган.
Чынны саткан кемдер, бәлки,
яла ягар, арттан кадар.
Бу дөньяда дошманым, дип,
телем бармас хәтта аңар.
Әйтермен күк: дошман итмим,
тик... ялгыштың, аңламадың,
...Беркатлысы булу кызык
дошманы бар бу дөньяның.
Сәгыйть белән сәгать
Сәгать әйтә:
«Тек! Тек! – ди. –
Уян, торып
киттек!» – ди.
Сәгыйть әйтә:
«Ник? Ник? – ди. –
Йокы килә
бик! Бик!» – ди. 
Сәгать әйтә:
«Тек! Тек! – ди. –
Синең эшең
бик күп!» – ди.
Сәгыйть әйтә:
«Көтәр лә!
Үз вакыты
җитәр лә!..»
Сәгать әйтә:
«Тек! Тек! – ди. –
Сәгыйть, яхшы
ишет! – ди. –
Вакытыңны
әрәм итмә
бөртек! – ди. –
Без – сәгатьләр
Бик күп! – ди. –
Сезнең гомер
бер тик! – ди. –
Йоклап ятма,
киттек! – ди. –
Максатларга
җитик! – ди. –
Илгә хезмәт
итик!» – ди.
...Сәгыйть торды
уянып.
Сәгать сукты
куанып!
Сәйдәш
Пролог
Гомерләрне талкып, Вакыт ага
су-дәрьялар сыман бер җайга.
Җилләр генә, ахры, бу җиһанда
ничек тели – исә шулайга...
Киләчәккә таба ага Вакыт.
Туу-Үлемнәрең ни аңа!
Яшәү, Мәгънә диеп уйлана тик
Кеше дигәннәре дөньяда.
Уйланырсың, гомер кыска булгач;
Һәр сулышың төгәл санаулы.
Туган минуттан ук – үлемгәчә –
Кояш астында син сынаулы.
Сыный дөнья кылган гамәлеңне
Тарих үлчәүләре аркылы.
Ни китердең яшәп бу тормышта
ил-җиреңә, токым-халкыңа?
Ничек үтәсе соң Кеше булып
Гомер дигән шушы сиратны? –
Үткән белән килер буыннарны
тоташтырган шушы чиратны?
Гаепмени? – Килә һәркемнең дә
матур итеп яшәп каласы,
максат биеклеген аласы,
җимерелмәс нигез саласы...
Килә бәхетлерәк итәсе
мәхәббәттән туган баласын,
шатлыкларның тели яңасын!..
Якты дөньяларда яши-яши –
көлеп, елап, хыялланып, ярсып, –
бәргәләнә адәм баласы,
өзгәләнә адәм баласы!
Ахыр чиген үзе белеп торгач,
гаҗәпмени булса ярасы...
Бөек бәхет – калсаң кешеләрнең
күңеленә кунган нур булып,
Якты хәтер булып, ләйсән булып,
чәчәк булып, моңлы җыр булып.
Туктармы?
Җил – исүеннән туктармы,
җилкән корганга карап?
Чирәм – үсүдән туктармы,
очын кырганга карап?
Су – хәрәкәттән туктармы,
буып куйганга карап?
Адәм – көрәштән туктармы,

иреген тыйганга карап?..

Син – теләп алган сагышым.
Син – теләп алган ярам.
Туеп кем дә китәр, ә Син –
яратып китеп кара!
Үз-үземә каршы килеп,
мин Синнән китеп барам.
Кайтмаска китеп барам,
китеп барам...
Хәлне сорама, теләсәң
Үзең мин булып кара!
...Иреннәр кыймылдавына
кешеләр карап кала:
«Үзалдына сөйләнә бу,
исәр, ахры, бичара!..»
Ә мин тәүге очрашуга
рәхмәтләр укып барам.
Рәхмәтләр укып барам.
Ярамы? Ансы – минем эш.
Ул – теләп алган ярам.


***
Бердәнбер
Туган ил – бердәнбер.
Әниең – бердәнбер.
Әтиең – бердәнбер.
Син үзең – бердәнбер.
Калырсың беркөнне
дөнья каршында
бергә – бер!
Хәвефләр алдында –
бергә – бер.
Сынаулар алдында
бергә – бер.
Бурычлар алдында
бергә – бер.
Намусың алдында –
бергә – бер...
Башкарган эшеңә
ни дияр
Ватаның,
әтиең,
әниең?
Аларның хөкеме –
иң гадел, бердәнбер!
Әтиең, әниең
куанып туялмас,
әйтсәләр:
«Ул егет – Илдә бер!
Илдә бер!»

Тау
Газиз белән тотынышып,
икәү тауга менәбез.
Менгән саен Туган якның
киңлекләрен күрәбез.
Адым саен без үсәбез,
ә тау – тәбәнәгәя...
Менә-менә башларыбыз
Безнең күләгәләр төшә
кошларның канатына.
Утырганбыздыр шикелле
хыялның ак атына!
Уенчык күк өстән – йортлар,
күлләр, поезд юллары...
Ә без гүя әкияттәге
Алып батыр уллары!
Җиләк кайда күп?
Әти, әни, мин – өчәү
йөрибез аланда.
Җыябыз җир җиләк,
үләнне аралап.
Җиләк бар аланда!
Яхшылап кара да:
очрый ул алда да,
күренә янда да...
Шулай да җиләкләр
күбрәк табыла
Әнием янында,
әнием янында!


***
Тугры дусың – улмы, бумы?
Бүген кысышкан бу куллар,
егылсаң, сузылыр кулмы?
Тайпылсаң, бу нурлы күзләр
ялгышың төзәтер күзме?
Киләчәккә ант-вәгъдәләр
буш авазмы, ихлас сүзме?
Карыйм төбәп, карыйм сынап.
Күзләрдән – күңелгә ара
уйлаганнан күп чак ерак!
...Сындырып сыный дөнья.
Дусларны чәчеп җыям.
Иң яхшысы...
Гөләп куагындагы җимешме син,
туфрак ерткан сукыр тычканмы,
Айга карап улаган бүреме,
йә, ниһаять, усал җан иясе – Кешеме син?..
Үзең булып кал!
Бүтән сурәтләргә кермәсәң,
аңлаучылар табылыр Дөньяда.

Реклама