Логотип Казан Утлары
Публицистика

Рүзәл Мөхәммәтша шигырьләре

 

Берничә ай элек «Казан утлары» журналында басылган «Тырыйк» хикәясе белән Рүзәл Мөхәммәтшин татар прозасында кеше психологиясен тирәнтен һәм бик нечкә тирбәлешләрдә күрсәтергә сәләтле психологизм остасы пәйда булуы турындагы фикерне ныгыткан иде. Инде менә журнал аның бер бәйләм шигырьләрен тәкъдим итә.

Рүзәл Мөхәммәтша – шигърияттә билгесез исем түгел. Ике шигырь җыентыгы басылып чыкты, алардагы ихласлык һәм кыюлык укый торган җәмәгатьчелек тарафыннан аерып билгеләнә. Тәкъдим ителгән шигырьләрдә дә әлеге сыйфатлар иң мөһимнәрдән. Каләме гражданлык лирикасында көчле булу, шигырьләренең үзәгенә көрәшче, гыйсъянчы, кыю лирик герой куелу бәхәссез.

Беренче шигырь «Шагыйрь Һади Такташ монологы»ның исеме, ирекле формадагы беренче тезмәләрдә 10/9 үлчәмен бүлеп ясалган Такташча ук вәзене (4/6/9/10/9), «Нәләтләр шагыйре» Такташ гыйсъянчысының өндәмәсе булган «нәләт» сүзенең кабатлануы, шигырьнең сөйләм тукымасы Такташча, аның иҗатында мөһим роль уйнаган сүзләрдән (өр-яңа, иске, чор, киләчәккә үтеп барышлый, янартаулар, тиле хисләр һ.б.) төзелү – әсәрнең Такташка охшатылуын, әмма стильләштерү булып калмыйча, татар шигъриятендә яңа күренеш хасил итүен җиткерә. Фикеребезне дәлилләп карыйк.

Шигырь чорыбызга тирән сәяси-иҗтимагый бәя бирә. Такташлар, яңа тормыш төзү омтылышы белән янган буыннар күзаллаган киләчәккә юнәлгәндә, ил бу чорга ялгыш килеп чыкты дигән фикер, текстны каймалап, төп эчтәлекне үзенә туплый: “Мин бу чорга ялгыш килеп чыктым, / Киләчәккә үтеп барышлый”.

Такташ иҗаты белән интертекстуаль бәйләнеш урнаштыру укучы күзаллавындагы якты киләчәкне дә, үтеп барышлый туктаган бүгенгене дә детальләрдә тергезә: аларны кабатлауга ихтыяҗ югала. Әмма шагыйрь «бүгенгенең» нәләт яудырырга мәҗбүр иткән бер сыйфатын аерып калкуландыра: Зурмыни соң дәгъвам? – / Күнәр идем – / Янартаудай дәррәү уянып, / Җанга ташкан кайнар сөюемә / Ихтыяҗы булса дөньяның”.

Шушы фикер тагын бер кат ачыклап кабатлана: «Ил күзендә җылы сүнгән чакта / Салкын җырлар тансык ил-көнгә». Зөлфәтнең шигъри сурәтен искә төшерүе махсус икәнлек шушы строфаның беренче тезмәләрендәге «Тиле хисләр, авызлыгын җуеп, / Мин генәме юкка җилкенгән?» дигәндәге «мин генәме» гыйбарәсе ярдәмендә раслана. Ягъни шашкын хисле шагыйрь-лирик геройның кайнар җырлары белән илне якты киләчәккә алып барырга омтылышы, Такташлар, Зөлфәтләр чорындагы шикелле үк, «ихтыяҗ булмауга» бәрелә. Нәләт укуның сәбәбе шунда.

Тагын бер сурәт Зөлфәт шигъриятенә ишарә бирә: «Баш очымда зыр әйләнде идән,/ Һәм түшәмгә тамды күз яшем». Бу кабатлану Такташ-Зөлфәт-бүгенге көн шагыйре лирик герой чылбырын ныгыта.

Эчтәлектә романтик шагыйрь-пәйгамбәр мотивы (җыры белән «меңәр йөрәк куырылып куяр»лык, туфан кубарырлык хис чыганагы) күренеп китә, «Тиле хисләр, авызлыгын җуйса, / Көтмәгәндә туфан кубарыр!..» дигәндә, татар шигърияте өчен традицион гыйсъянчылык очкыны, аннан соңгы строфадагы тәэсирле катлаулы образда: «Шул сырхаудан мәңгелеккә арынып, / Җиңел атлап киткән бер көнне, / Тол хатынга охшап калыр дөнья, / Бушап калыр – / Табут шикелле...» сызлану да тоемлана. Тагын бераз гына үзгәреп кабатлана торган бәядә: «Мондагы бар кичерешем минем – / Баш авырту булды нибары» һәм «Мондагы бар яшәешем минем – / Баш авырту гына нибары», югарыдагы сырхау дөнья белән бергә килеп, җәмгыятькә, тормышка иҗтимагый-сәяси тәнкыйди мөнәсәбәт тагын бер тапкыр конкретлаштырыла, шәхеснең аларны камилләштерү омтылышы белән януларының әһәмияте, мәгънәсе булмауга карата да сызлану (экзистенциаль фәлсәфә) гражданлык фикеренең яшәешкә кагылышлы фәлсәфә ярдәмендә үрелүен тәэмин итә.

Әлеге көчле һәм камил текст белән чагыштырганда, эчтәлек ягыннан охшаш һәм шулай ук Зөлфәт иҗатына ишарә ясый торган «Подъездда» шигырендә үгет-нәсихәт катнашу, фикернең ачыктан-ачык «маңгайга бәреп» әйтелүе аны «җиңеләйтә», беренче тексттагы күппланлылыктан алып китә. Моны шагыйрь башка алымнар ярдәмендә тутырырга омтыла. Сюжетлы, публицистик шигырьдә кеше характерының, үз язмышы, фикерләре белән, бөтенлекле образ дәрәҗәсендә тәкъдим ителүе мактауга лаек. Кайчандыр «зур табиб» булган сәрхушның аяныч бүгенгесенә сәбәп – илдә кеше кадере булмау дигән шагыйрь, бер яктан, җәмгыятьтә дингә игътибарның бер сәбәбен күрсәтә кебек тоелса, икенче яктан, Алладан башка сыеныр-ышаныр зат калмаганлыкка ишарә бирә. Текст укыла торган булса да, Р.Мөхәммәтша иҗаты контекстында артык гади тоела.

«...Үземдә дә...» озын шигырендә үзгә юл сайланган. Ваемы объекты милләтен «халкым, анам, җаным» дип атаган шагыйрь аның бүгенгесенә усал бәя бирә.

Шушы «юлдан язган» милләт-ананы үзгәртергә юл тапмаудан мондый риторик эндәш яңгыратыла:

 

Ни рәвешле аңга китерергә –

Мәрттәме ул?

Һаман тереме?

Өметемне яндырырга базмый

Пеше чыбык алам үрелеп...

Шундый итеп бер ярасы килә!

Бәлки, кайтыр иде нәни гамь –

Тәвәккәлләп,

Ничек,

Ничек кенә

Кул күтәрим икән әнигә?

 

Текстны башлап җибәргән сурәт: үскәндә гаеп булган өчен, баланы «пеше чыбык белән пешекләү» янәшәсенә куелып, бу риторик эндәш лирик геройның чарасызлыгын ачыклый.

Шул рәвешле, шигырьдә татар җәмгыятенә усал бәя дә, хис-кичерешләре чарасызлык чигенә җиткереп киеренкеләндерелгән милләтпәрвәр лирик герой да, бар. Әмма гомуми эчтәлеккә урнашып бетмәгән сурәтләр дә юк түгел. Кул күтәрүдән, ягъни үз хәлен күрсәтүдән, әйтик, «нәни гамь» түгел, олы нәтиҗә көтәргә кирәктер. Шул ук вакытта янәшәлекнең беренче өлешендәге детальләштерү һәм «кая гына барып чыгарсың?» соравының малайга да, милләткә дә карата кабатланып кулланылуы үзенчәлекле тасвир тудыра. Ана шулай дип өзгәләнсә дә, үсеп җиткәч лирик геройның «акылыма кайттым!» диюе – ул милләтнең дә кайчан да булса үзеннән-үзе дөрес юлга чыгачагына өметме? Р.Зәйдулладан алынган сызланулы-иронияле эпиграф мондый өметнең юклыгын сөйләмиме? Менә шушы каршылыкның аңлашылмый калуы шигырьнең эчтәлегенә зыян китерә.

Гыйсъянчылык шигърияте усал, сискәндерерлек образлар таләп итә. Алар тәнкыйди башлангыч алга чыккан гражданлык лирикасында урынлы да (мәсәлән, «Шагыйрь Һади Такташ монологы»ндагы кабатлана торган табут образы кебек). Әмма «Бер тәэсир» шигырендә ямьсезлек эстетикасына хас гыйбарәләрне (җанны суеп керә; түнә; аңгыра; буасың), хәтта сагышлы-фаҗигале көй сыздырганда да, скрипка уенына бәйле ишетәсе килми.

Шул рәвешле, журналның әлеге санында тәкъдим ителә торган Р.Мөхәммәтша шигырьләре татар поэзиясендә яңа, уйландырырлык һәм аңны уятырлык көчле шигъри фикер, җәмгыятькә, милләткә сызланулы-тәнкыйди бәя булып яңгырый. Публицистик, сюжетлы шигырь мөмкинлекләрен, интертекстуальлекне (ягъни, гомумбилгеле башка шагыйрьләр иҗатына ишарәләр) уңышлы файдалану, гражданлык лирикасына хас күтәренке пафосны сызлану фәлсәфәсе белән куша алу бу иҗатта гыйсъянчылыкның яңа дәрәҗәдә, өр-яңадан тергезелүе турында сөйли.

Әлеге бәйләмдә Р.Мөхәммәтшаның беренче шигырь җыентыкларында күзгә чалынган вәзен төгәлсезлекләре, ритм бозылулар булмауны да әйтергә кирәктер.