Кытай елгасы (хикәя)

Чалт аяз көн, зәңгәр күктә ап-ак болытлар. Күз күреме – җирдә арыш басуы. Авылдан урманга кадәр аралыкта – зәңгәрсу диңгез. Шул күкнең төсен үзенә алган басу өстенә томан күтәрелгән диярсең – арыш серкә очыра. Талгын җил аз гына көчәеп киткәндә, серкә уйнаклап югары күтәрелә, җил бераз тынгач, арыш басуына иңә... Шул диңгездән яңа пешкән әче арыш ипие исе, борыннарга кереп кытыклап, ашыйсыны китерә.

Ә басу уртасын ярып бәләкәй генә инеш үзәне кереп оялаган. Шушы зәңгәрсу басу эченә качарга теләп шуышкан елан кебек тоела елгачык. Җәй уртасына суы да аз гына кала инде аның, ташбаш балык белән бакадан башка җан иясе дә яшәмидер, әмма Югары оч елгасы дигән зур исеме дә бар. Инеш буйлары, бу як су юлларына хас булмаганча, бернинди ерымнар белән дә җәрәхәтләнмәгән – ямь-яшел утыралар. Ул яшеллек арасындагы җиләк! Исе борынны ярып керә. Ак болытлар белән шушы җирдәге оҗмах арасында да табигатьнең иң гүзәл матурлыгы – менә-төшә тургайлар сайрый. Талгын гына искән җил болынның басу эченә кисеп кергән урынында үскән кырлыганнарны тибрәтә, алар арасыннан зәңгәр, ак, кызыл күбәләкләр очып үтә. Бөтен болын чикерткәләр җыры белән тула...

Елганың икенче як ярында, беркемгә дә игътибар итмичә, әрләннәр бәйрәм ясый. Арт аякларына басып сызгыралар:

– Фьюит!

Җәйдә оҗмах нурлары бар дип юкка гына әйтмәгәннәрдер! Табигатьнең бу матурлыгы белән Югары оч елгасының басу эченә кергән бер уемтыгында аһ-уһ килеп җир казып маташкан адәмнәрнең гамәлләре һич кенә дә ярашмый. Боларның эшләре кызу: дөньяның шушы матурлыгын бозып, яшел басуны ертып, җирне актаралар. Ике адәм билдән чокырда – көрәккә сыланып торган кызыл балчыкны өскә ата; тагын икесе шул балчыкны, чокырга төшмәсен өчен, читкәрәк күчерә. Кояшта кара янган йөзләре тирдән ялтырап тора, күлмәкләре аркаларына ябышкан. Үзләре мыш-мыш килә, әмма табигать аларның гамәлләрен хупламый – кызыл балчык, көрәккә ябышып, эшләрен акрынайта, чокырдан аткан балчык, кире коелып булса да, аларга каршы килергә маташа сыман...

Казучыларга ачулы күзләре белән кандала кебек кадалган Сираҗига бу бер дә ошамый. Көн үтеп бара. Мондый эшне тиз тотарга кирәклеген белә ул. Кызуында сугып калмасаң, әлеге гамәле барып чыкмасын да сизә. Үзе дә казышырга дип талпынып та караган иде, ярамый, дип тагын туктап калды. Үзең тотынсаң, нәрсәнедер күрми калуың бар. Шуңа казымый – көрәгенә таянган да тегеләрне генә күзәтә. Берсе дә сөйләшми, барсының да эше ашыгыч.

Әле ярый күктәге тургайлар Сираҗиның көрәк тимерен эретеп агызырлык нәфрәтле карашын аңламый. Ник туганнарына үкенеп мәңге кайтмаска җир читенә олагырлар иде. Шушы җәйге матурлыкка бөтенләй хас булмаган тагын бер куркыныч әйберне дә белми шул алар. Чокырдан чыккан кызыл балчык читенә куллары артка каерып бәйләнгән ике зат тезләнгән. Берсе ир уртасы – кырык бишләрдә булыр, икенчесе – үсмер – ундүрттән дә артыкны бирмәссең. Икесенең дә ертылып беткән киемнәре пычракка каткан, шул ертыклардан күренеп торган тәннәрендә, битләрендә кан эзләре. Ирнең авыз-борын тирәсе кып-кызыл, кырылмаган иягеннән тезләренә кан тамчылый. Икесе дә бер үк рәвешле – кечкенә буйлы, шакмак башлы, чәчләре – керпе, үзләре кап-кара, күзләре кысык. Бер зур гөмбә янында үсеп чыккан вакларыдай – шулкадәр охшаганнар.

Базык гәүдәле бу ирне авыл халкы Кытай дип белә, янындагы «гөмбә» – аның улы. Авылда электән кабул ителгәнчә, анысының да кушаматы – Кытай. Кытай малае. Карашларында – гаҗизлек. Сираҗиның нәфрәтле карашы тимерне эретерлек булса, боларының өметсез карашлары – инешнең суын бозга әйләндерерлек.

Яшүсмер бозлы судан яңа гына тартып чыгарылган чеби кебек – дер-дер калтырый. Калтыранып тора да, ябык җилкәләрен иеп, сулкылдаган авазлар чыгарып сыгылып төшә. Бәйле кулларын бушатырга теләгәндәй, тарткалап-тарткалап ала. Ертык иңбашыннан калкыган ябык тәне шулкадәр юка – сөякләре төртеп чыгар кебек. Тузанга каткан бите кызыл балчыкка төбәлгән, башын игән чакларында яшьләре дә шул балчыкка тама. Иелеп сулкылдап алгач, Кытай малае башын бераз күтәрә, тагын калтыранып куя, куркынган йөзен күтәреп, Сираҗига карый. Авызы ямьшәйгән, үзе сулкылдаган авазлар чыгара – яшүсмер ниндидер куркыныч җан иясе булып тоелып китә. Аннары, язмышы белән ризалашкан кебек, бер ноктага текәлә...

Олысы, кара янган башын күтәреп, чокыр казучыларның эшен күзәткән Сираҗи байга дәшкәләп ала:

– Сирай абый... Сирай абый... Бәлки, бер юлга кичерерсең? Сирай дәшми. Чокырга текәлгән – әйтерсең лә шуны казу аның дөньядагы иң зур хыялы булган. Менә шуны тормышка ашыргач, якты җиһаннан китәргә дә ярый аңа...

– Сирай абый... Сирай абый... Мин гомерем буена синең колың булырга риза...

Сирай дәшми.

Үлем менә шушындый булыр дип кем уйлаган?! Чокыр читендә тезләнеп, әҗәле якынлашуын көтеп утырган малайның моны уйларга акылы җитми, ул куркудан бөтенләй уйлый да алмаслык хәлгә килгән. Ничек инде шушындый матур көндә килә ала ул үлем? Һәм шушылай күзгә күренеп! Нигә казыла бу чокыр? ...Чокырдан чыккан һәр көрәк балчык аларның әҗәлен якынайта...

– Сирай абый, казытма инде чокыр, тукта инде...

Кытай бу чокырның ни өчен казылганын белсә дә, аны башкача – үз исеме белән атыйсы килми. Шуңа да «казытма, казытма», дип кенә ялвара... Күпме генә сөйләнсә дә, берни дә үзгәрмәс төсле. Әмма ялвара торгач, таштай каткан Сираҗи да кузгалды ул ахыр чиктә. Тик үзенең файдасына гына булмады бугай...

Көрәгенә таянган Сираҗи, тамагын кырып, лач итеп төкерде дә Кытайның әйтергә генә түгел, ишетергә дә теләмәгән сүзен әйтеп ташлады:

– Чокыр түгел бу, сиңа кабер казытам мин! Кабер! Аңладыңмы шуны? Сиңа да, әнчегеңә дә!

«Кабер» сүзе ике әсирнең аркасына чыжлатып камчы белән суккан кебек тәэсир итте – Кытай дерт итеп китте, улы, йөзе белән җиргә егылып, акырып елап җибәрде:

– Үтермәгез мине! Үләсем килми минем! Яшисем килә минем, үләсем килми! Яшисем килә!!!

Кытай малаеның бүген беренче генә кычкыруы булмаса да, үзәк өзгеч тавышка бер дә колак ияләнерлек түгел... Кытай да бөтен гәүдәсе белән калтыранып китте, чокыр казучыларның җиргә төбәлгән йөзләре тагын да аскарак иелде, мөмкин булса, җир эченә кереп китәрләр иде дә... Әйтерсең лә шулай иткәч, аларның бу коточкыч хәлгә катнашлары бетә... Малай шулай кычкырып җибәргән саен, аларның хәрәкәтләре ешая – әллә эш белән үзләрен оныттырырга телиләр, әллә инде «тизрәк булсак, тизрәк котылырбыз», дип уйлыйлармы шунда...

Кызыл балчык өстенә йөзтүбән яткан малай исә үзәк өзгеч тавыш белән бәргәләнүен белә:

– Яшисе килә минем!!! Үләсем килми лә!

Әллә никадәр куркыныч хәлләрне кичергән, күп әҗәлләрне үз күзләре белән күргән, үзе дә берәүнең үлеменә турыдан-туры сәбәпче булган Кытайның тимер йөрәге дә баласының илергәненә түзмәде, күрәсең. Ул, кисәк кенә башын артка ташлап, үксеп улап җибәрде:

– Үтермәгез! Җан кыймагыз! Алладан куркыгыз!

Шулай дип җан өшеткеч аваз белән кычкырды да, чытырдатып күзләрен йомып, аскы иренен тешләп, күккә төбәлде. Әҗәл якынлашу сәбәпле, тибүе ешайган йөрәге инде күкрәк читлегеннән сикереп чыгарга әзер иде сыман.

Җан өшеткеч авазның Сираҗи күңеленә сары май булып ятасын аңласа, Кытай, бәлки, бу кадәр бәргәләнмәгән дә булыр иде. Әмма бай дошманының нәкъ шушылай өзгәләнүен ничә еллар көткән иде бит. Тычканга – үлем, мәчегә – көлке. Сираҗи көрәген җиргә батырды да кабернең икенче ягына – әсирләр ягына чыкты. Әлегә кадәр башын артка ташлап торган Кытайның чәченнән эләктереп, йөзен кабергә төбәде:

– Әнә, кара! – Тегесе күзен ачмагач, яңагына чалтыратты. – Кара, дидем! Синең соңгы абзарың булачак бу, белдеңме?

– Юк, юк! – дип, ашыгып-ашыгып башын чайкады Кытай. – Сирай абый, алай эшләмә! Гомерем белән түләр идем!

– Синең өч тиенлек гомерең кемгә хаҗәт, хәшәрәт? Сиңа шушы кабер дә кызганыч, үләксә базына атасы син мөртәтнең шакшы гәүдәсен...

– Ю-ук! – Кытайның дога укыган кебек ялынган-ялварган тавышына улыныкы кушылды:

– Яшисем килә минем! Үләсем килми минем! Абыйлар! Ник алай итәсез? 

– Нигә акырасың, әнчек?! Үләсең килмиме, ат карагы?! – Сирай Кытай малаеның кабыргасына типте, тегесе кычкырып ук җибәрде. Әмма Сираҗи кызган иде инде.

– Акырып кына котыла алмассыз, инде минем кулга бер эләккәч! Кызыл балчык көтә сезне!

Шулай диде дә Сираҗи көрәктәй куллары белән Кытайның яңагына чапты.

Шушы сугу Кытайны айнытып җибәргән бер мизгел булды сыман. Ни гаҗәп – акырырга ачылган авызы да ябылды. Гүя, бу сугу аның башына кереп оялаган җеннәрне төртеп чыгарды. Әйтерсең, ул гәүдәсен ташлап чыгып китте дә читтән үзенә карап тора... Әҗәл – явыз уяткан шайтан аның баш миенә уралган хәтер йомгагын бармагына чорный башлады...

Беренче тапкыр утыз ел элек җизнәсе белән бер байның ат абзарына кергәндә дә шулай типкән иде йөрәге. Тез буыннары калтыраудан, кулларының егәре китүеннән берни эшли алмас хәлгә килгән иде ул... Җизнәсе малайның күңелендә уйнаган уйларны сизеп алды, әмма нәрсәдер өйрәтеп маташырга вакыты юк иде инде аның. Ат карагының тәрбия ысулы бер генә иде. Зур йодрыгы белән берне китереп сылады һәм икенче кулы белән изүеннән алып, абзар ишегенә терәде: «Җебемә! Җебесәң – катасың! Шушы урында үзем бәреп үтерәм!» Караңгы абзарда җизнәсенең йөзен күрмәде ул, әмма шушы мизгел төшләренә кереп интектерде соңыннан...

Баскан урынында биеп торган атны урлап алып чыгып китеп, алдан килешенгән урында тиешле кешесенә – пыяла заводыннан килгән марига тоттыргач та шул ук тәрбия алымын тагын бер кулланды җизнәсе. Тез буыннары дерелдәп торган үсмернең башына кундырды:

«Җебесәң – катасың!». Аннары, эшне башкарып чыккан хөрмәткә чирмеш көмешкәсе кабып, бераз кәефләнеп алгач, озаклап акыл өйрәтте: «Артыңнан әҗәл куып килгәндә дә кабаланма! Җебесәң – катасың!»

Кабаланма!

Җебесәң – катасың!

Әйе, нигә җебеде соң әле ул? Әллә беренче тапкыр гына әҗәл килдеме каршыңа? Нинди генә хәлләргә эләкмәде аның башы? Тынычлан!

Сираҗи тынып калган Кытайга бер-ике генә типте дә үз урынына барып басты. Яшел чирәмгә йөзтүбән яткан карак моны сизмәде дә – җирдә йөгерешкән кырмыскаларны күзәтте. Әнә, алар да яшәргә тырыша. Йөгерешәләр.

Күз алдыннан бөтен гомере үтеп киткәндәй булды. Ак чәчәкләр баскан елга яры, күктәге тургайлар. Болар барысы да аныкы бит. Әнә ул каядыр басуга ашыккан әнисе артыннан йөгерә... «Әни, әни, күтәр мине!» Әнисе ашыга, кабалана... «Әни, күтәр инде!» Әнисе бөтен эшен ташлап туктый, артыннан йөгергән балага каршы килә... «Улым, син зур бит инде, авыр, күтәрә алмыйм мин сине...» «Аласың, әни, син бит зур...» «Әни, әти кайда минем?» «Улым, әтиең еракка китте, кайтыр ул, кайтыр...»

Әнә ул дуслары белән инештән ташбашлар сөзә... Балык сөзәргә кереп киткән җиреннән су күсесе тотып чыккач, кызчыкларның гына түгел, малайларның да куркышып чинашканнары истә... Ул балыклар чормада кибә иде, шул тозлы кипкән ташбашларның тәме әле дә авызда... Юк, кан тәме түгел аның авызында, шул чабакларны суыра икән бит ул...

Менә кыш җиткән, текә яр кырыенда басып торалар, кар киртләчләнеп елга эченә уелып кергән. Малайлар курыкты, бер ул гына сикерә алды... Кар өеме өстенә ишелеп, аста калуы, күз аллары караңгыланганда, ике абыйның казып алуы истә. «Анаңа гәүдәңне кар эрегәч кенә алып кайтып бирә идек бит, малай актыгы, ярый әле кай җирдә икәнеңне күреп калганнар...» Бистә базары, бистә базарында кипкән балык сатып торучы урыс... Тагын шул кипкән балык... «Малайлар, сөйләштерегез...» Ул арада аның кулларында кипкән балыклар, ул базарда кешеләр арасыннан чаба... «Тотыгыз, тот, карак малайны!» Юк, тоттырмады... «Улым, кайдан алдың боларны?» «Базарда әйберләрен күтәрешкән өчен бер урыс бирде». «Булмас, улым, шулкадәр бирдеме?» Шатланыр дип уйлаган әнисенең хәсрәтле йөзе күз алдында. Әнисеннән башка бер генә якын кешесе дә булмаган икән аның! Кала базарындагы үксез кыз хатыны булырга ризалашкач, үзен яратадыр дип уйлаган иде. Әмма бергә яши башлагач, тегесе әйтеп бирде: «Минем барыр җирем юк, шуңа иярдем сиңа», – диде. Озак яши дә алмады ул, китеп барды. Шулай да ул барында бу дөньяда Кытайның яшәвен теләгән кеше булган икән әле. Аннан соңгы тормыш тоташ караңгыдан гына тора...

Карале, көн яктысын күрми дә яшәгән икән ул еллар буе! Суык ат абзарлары. Салкын йозаклар. Нидер сизенеп, пошкырынган ат. Караңгы урман юлларында урланган атка атланып Кытай чаба... Арттан куалар, борылышта читкә алып, чикләвек куаклары арасына яшеренә, кармаланып, чикләвек каба. Юк, тоталмадылар... Аннары исәбе-чуты булмаган караңгы, пычрак өйләр. Авызларыннан аракы исе килеп торган кешеләр шакшы бармаклары белән акча саный...

Хәтта кышкы айлы төннәр дә тоташ караңгылык булып кына истә калган икән. Ә иң караңгысы – Сирай бай абзары. «Бер кергән елгага икенче кереп булмый, дигән бер акыл иясе. Бер абзарга кергәч, ул тирәдән эзеңне суыт», – дип өйрәтә иде җизнәсе. Ә үзе исә кайнишен бер абзарга өчәр тапкыр алып керде... Соңгы тапкыр кергәндә, хәтта Кытай үзе дә шуны искә төшергән иде. Кайда икән зынҗырларга богауланып Себергә озатылган җизнәсе? Исән түгелдер инде ул.

Барысына да юклык гаепле – дөньясы мондый хәерчелектә калмаса, һаман бер Сирай йортына керер идеме ул? Каһәр төшкән сугыш бөтен кешенең канын суырды, халык күзгә күренеп ярлыланды. Ат карагы җизнәсенең «Үз ояңны пычратма» дигән кагыйдәсен бозарга да шул ярлылык сәбәпче булды.

...Абзар эчендә Сирайның ялчылары көтеп торасын да күпне күргән күңеле сизмәде шул. Ат абзары ишеген ачарга маташканда, нидер кыштырдаган тавыш ишетеп, читкә омтылды, әмма өлгермәде – арттан аркасына күсәк белән суктылар, аннары өстенә ташландылар. Аңга килгәнче, бәйләп тә алдылар, өстендә сикерә-сикерә кыйнап та аттылар. Капкага ташланган улын да бәреп ектылар, акыртып кистеләр улын... Мөгаен, үтергән дә булырлар иде, бай үзе чыкты. 

Бәтәч, Кытай яктылык күргәнем юк дип уйлаган иде. Әмма ул аның гомерендәге иң куркыныч яктылык – ашыгып абзарга кергән Сирай кулындагы фонарь булган. Шуны Кытайның бите пешәрлек дәрәҗәдә якын китереп сузгач, куркыныч карарын да әйтте:

– Тереләй күмәбез хәшәрәтләрне!

Сирай байның фонареннан төшкән якты, бүгенге кояш нуры – менә аның дөньялыкта соңгы елларда күргән яктылыгы. Алга таба аны әнә кабер караңгысы көтә, биш кеше тырышып-тырышып аны тирәнәйтә. Йа, Хода! Нинди рәхәт күрде ул бу дөньядагы кырык биш елда? Кайда ул урланган атлардан килгән акча?«Урланганның бәясе арзан була», дип тиеннәр генә бирәләр иде аңа. Урлый белсә дә, сата белмәде шул. Бер яктан керә торды, икенче яктан чыгып китә торды. Бердәнбер улына да шушы каберне мирас итеп калдырамы инде?

Тукта. Җебемә. Ашык, Кытай. Тап чарасын!

Котылырга кирәк кулын уеп кергән бу богаулардан! Боларның кораллары юк, ычкынса, тоттырмас иде ул! Кытай, сулкылдаган улыннан, үлем әчесен якынайткан чокырдан игътибарын читкә юнәлтеп, котылу эзләде.

– Нишләргә?

Кайсын да булса үз ягыңа аударырга кирәк. Берәрсен кызгандырырга, нәрсәдер вәгъдә итәргә, сораганын эшләргә, әмма үз ягыңа аударырга! Дөньяда хәерчелек, һәркемгә ашарга-яшәргә кирәк! Аннары белер ул нишләргә! Кытай, ныклы карарга килеп, азапланып кабат тезләнде. Сирай фикереннән кире кайтмас. Хатынын кыйнап үтергән кешене рәхим-шәфкатькә өндәп, ялынып-ялварып кына фикереннән кире кайтарып булмый.

Ә кемнән ярдәм сорарга?

Ирләр барлыгы биш кеше. Хәзер инде берсе генә чокырда, икесе өстә. Берсе ял итә.

Чокырда казынган Гыйбадтан сораудан мәгънә юк – Сирайның гомерлек ялчысы. Сафа-приказчиктан да сорап булмый, анысы да гомере буе байга бил бөгә. Рәхим – Сирайның күршесе, җитмәсә, Кытайдан каза күргән кешеләрнең берсе. Рәхимнең кара туры айгырын күрше авыл марие аркылы сатып җибәреп зур диваналык эшләде. Тегесе исерек баштан айгырны Кытай урлаганын бөтен дөньяга сөйләп сасытты. Үзен дә төрмәгә алып киттеләр озын теле аркасында, Кытайны да батырды.

Ат карагының кысык күзләре суга батып баручының куллары кебек шабыр тиргә баткан чокыр казучылар буйлап йөгерде. Кайсына гына барып бәрелергә? Хәмбәл!

Сираҗи байның күршесе, борыны эченнән гел нидер көйләп йөргәне өчен «Шагыйрь» кушаматы алган Хәмбәлнең күңеле каты түгелдер. Бер генә кешене булса да үз ягыңа аударсаң да, уңай якка нидер үзгәртеп булачак кебек. Шагыйрьнең нечкә күңеленә тияргә кирәк бераз. Балачакны искә төшерергә!

– Хәмбәл... Хәмбәл дус! Хәтерлисеңме, шушы елга буенда синең белән су үрмәкүчләре эзләгән идек...

– Аннары ат урлап кайттыңмы? – дип шаркылдады Сирай бай. Кытай аңа игътибар да итмәде, мышный-мышный җир казып маташкан Шагыйрьнең нечкә күңелен үзенчә кузгатмакчы булды ул:

– Хәмбәл, хәтерлисеңме, Вафаның абыйсы ул үрмәкүчләрне үтермәкче булгач, син аларны: «ямьсез булсалар да яшәсеннәр», дип коткарган идең? Син бит әйбәт кеше, Хәмбәл. Синең бит күңелең әйбәт...

Хәмбәл, казып торган җиреннән шып туктады, әмма кабергә төбәлгән карашын күтәрмәде.

– Хәмбәл абый, коткар мине! – Кытай малае да, әтисенең ни эшләргә теләгәнен аңлады бугай, Шагыйрьгә ябырылды.

– Хәмбәл абый, әйт, җибәрсен ул безне! Син болар шикелле явыз түгел бит, яшисем килә минем!

Аталы-уллы ике әсир, тезләрендә вак адымнар белән тыпырчынып атлап-шуышып Шагыйрьгә омтылдылар. Күзләрендә чиксез өмет, авызларында ялвару сүзләре. – Коткар, Хәмбәл абый! Коткар!

– Үкермә, әнчек! – Сираҗига боларның шулай кылануы ошамады, атылып килеп, башта Кытайга, аннары үсмергә типте. Малай бите белән балчыкка барып төште, шундук йөзен күтәреп, кабат Хәмбәлгә ялварды:

– Хәмбәл абый, абыем, бәгърем, миңа ундүрт кенә яшь, үтермә мине! Алла хакы өчен...

Бер сүз дәшми торган Хәмбәл тураеп басты. Шагыйрьнең йөзен күреп, ике әсир дә тетрәнеп китте – әллә инде аны алыштырып куйганнармы? Тирдән юешләнеп маңгаена ябышкан чәчләре астындагы кан баскан күзләре уйнап тора иде аның. Шагыйрьнең куркыныч карашын күреп, Сираҗиның да эченә шом йөгерде – әллә коткарырга итәме? Кытай да, аның улы да тынып калдылар – нишләргә җыена бу?

– Нәрсә, мирне талаган карак, әллә денеңне искә төшердеңме? Мә, кабергә ияләшә тор!

Шагыйрь, куллары белән кызыл балчык алып, малайның да, әтисенең дә йөзенә бәрде.

– Мә, мә, тыгын! Ияләшә тор балчыкка, ат карагы! Кытай да, улы да өнсез калдылар. Өмет җебе шартлап өзелде. Шагыйрь кулыннан очкан балчык кисәкләре утлы күмермени, алар тигән саен ике әсир дертләп, куырылып китте.

Сираҗига Шагыйрьнең бу адымы бик ошады:

– Ха-ха, ияләшә тор, диме! Хахах!

Бик ямьсез итеп көлгәч, Сираҗи бай да аяк очы белән балчык сиптерде:

– Шагыйрь белмичә әйтмәс, ияләшә торыгыз! Аннары ул төшкә таба авышкан кояшка күз салды, тавышында борчу барлыкка килде:

– Әйдәгез, малайлар, тизрәк казыгыз. Эшен бетерик боларның. Сираҗи байның яклау сүзләреннән күңеле күтәрелгән Шагыйрь исә кызып киткән иде, әтәчләнеп, кулына эләккән таш кисәген дә Кытайның йөзенә орды:

– Кат, дуңгыз! Таш, башын аска иеп утырган, инде кичтән үк шактый типкәләнгән корбанның маңгаена бәрелеп, читкә чәчрәде. Кытай авып ук китте. Шагыйрь чокыр читеннән тагын таш эзли башлаган иде, Сираҗи көрәге белән аның аркасына каты итеп төртте:

– Булды, казуыңны бел, Шагыйрь кисәге, дивана! Син үтерсенгә тотмадым мин аны!

Сираҗиның да тавышында миһербанлык чаткылары була ала икән. «Катмадымы ул?» – дип, әсирнең йөзен борып карады. Кытай күзләрен ачыпйомып торганны күргәч, «Исән икән!» – дип сөенеп куйды.

– Карагыз аны! Бармак белән дә кагыласы булмагыз! Бәреп үтерәсе булса, мин аны кичә абзарда ук хәл иткән булыр идем! – дип, ныгытып әйтеп тә куйды кабер казучыларга. Үзе: «Әйдәгез, тизрәк», – дип ашыктыра башлады.

Ярдәм көтмәгәндә килде Кытайга. Һәм берьюлы ике яктан! Чалкан яткан Кытай кулына ниндидер салкын әйбер тигәнне сизде. Гомеренең азагы якынлашу зиһенне дә үткенләтә икән – ир шундук аңлады: таш түгел, ниндидер очраклылык һәм могҗиза белән кемнеңдер кайчандыр төшеп калган пычак тимере иде бу! Сабы череп, тимере күгәреп беткән, әмма еллар буе Кытайны көтеп яткан. Азатлык көтеп тилмергән бармаклар пычакны мәче тычканны эләктергән кебек тотып алды. Маңгаеның авыртканы да онытылды, ул кире тезләнеп утырды – иң башта аяклардагы богауларны кисәргә кирәк. Әмма Сираҗи күз алдында ничек эшләргә дигәндә генә... Рәхим телгә килде:

– Сирай, җиткәндер.

– Нәрсә, аңламадым? – Тегесенең күзләре акайды.

– Булды, – Рәхим шундый итеп әйтте ки, хәтта нокта куйды кебек. – Кабыргасын санадык. Өнен алдык. Адәм баласының җанын кыеп, гомерлек гөнаһ җыймыйк өстебезгә. Кирәкми. Ахирәттә дә җавап бирәсе бар.

– Тукта, син нәрсә? Шушы хәшәрәтләрне җибәрик, дисеңме?

– Җибәрик. Биргәләп алыйк та җибәрик. Бүтән мондый хәлдә күренмисең, дигән шарт белән озатырга кирәк. Тагын кайтып күренсә, күз күрер. Күренмәс ул. Кайтмас та...

Шушы сүзне генә көткән кебек, чокыр казыган Вафа белән Гыйбад та, эшләрен ташлап, Рәхимгә текәлде. Кытай малае да өметле күзләрен Рәхимгә текәп, тынып калды. Шагыйрь генә, берни булмаган кебек, аһ-уһ килеп, казуын дәвам итте. Кытай шаккатты – уйлап карасаң, Рәхим аңардан күбрәк тә зыян күргәндер әле! Сирайның байлыгы очсыз-кырыйсыз, бер аты югалуын сизмәслек тә, ә Рәхимнең бит аның кадәр байлыгы да юк! Кара турысы карап торган бердәнбер байлыгы! Ул язгы чәчү алдыннан Рәхимне бөтенләй кулсыз калдырды дияргә була! Рәхимсезлеге өчен Рәхимсез кушаматы алган Рәхим бит ул! Елгадан тотып кайткан балыкларны иснәгән өчен песине бәреп үтергән Рәхим! Әмма шаккатып торырга вакыт юк, бу мизгел – котылу өчен уңайлы форсат!

Кытайның күзләре боларда, ә куллары ашыгып-ашыгып эшли – аякны уеп кергән бауларны черек тимер кисәге белән кешегә сиздерми кисүе бик авыр! Бәхеткә, тегеләр арасында бәхәс кызып китте – болай да киеренкелекнең соңгы чигендә торган Сираҗи бай Рәхимнең бугазына ук ябышты һәм йолыккалый башлады:

– Син нәрсә? Әллә син дә ат карагы белән бер әртилдәнме? Әллә урлаганнарын сиңа китерә идеме? Ә? Нигә дәшмисең? Рәхим дә төшеп калганнан түгел, үзе дә Сираҗиның бугазыннан алды:

– Котырма, Сирай! Авыз ачканыңны колагың ишетсен! Ул ат карагы булса, син кеше үтерүче булмакчымы?

– Син... син! – Ачуына тыгылган Сирай сүз таба алмады һәм котырып кычкырды:

– Тиз бул, төш кабергә! Казы! Сүземә аркылы төшсәң, ат карагы белән үзең дә кереп ятарсың! Мин – Сирай бай булырмын, белдеңме шуны!

– Яткырып кара! – Рәхим дә бирешергә теләмичә йолыккалады.

– Җибәр! – дип үкерде бай һәм тукталып калган ирләргә ябырылды:

– Ә сез нәрсә терәлеп каттыгыз! Казыгыз! Кабер казучыларның никтер эшкә керешәсе килмәде. Аларның күзләрендә шик һәм шөбһә күргән Сирай үзенең җиңелгәнен аңлады. Хәтта бөтен яшәеше Сирайга гына бәйле Вафа приказчикның да шушындый гөнаһны өстенә аласы килми иде, ахры, көрәген кадап, куллары белән үзен кочаклап, басып тора бирде.

Тәк, тәк... Сирай, Рәхим кулыннан ычкынып, ирләрне күздән кичерде. Абзардагы үгезләрмени! Аның караңгы төннәрдә корган нияте җимерелеп бара. Шушы күсене тотып, тереләй җиргә тыгу турында күпме хыялланган иде ул! Инде теләге тормышка ашты дигәндә генә, кире борылсыннар әле! Шагыйрьдән башка аны яклаучы да күренми...

– Нишлисез сез! – дип кычкырды Сираҗи. – Сез аңлыйсызмы кемне кулдан ычкындырганыгызны! Ул бит карак! Ат карагы! Күпме кешене ач-ялангач калдырган бәдбәхет!

– Син безгә аның кем икәнен сөйләмә, Сирай, – диде Рәхим. – Мин аны үз кулларым белән бәреп үтерергә әзер. Шулай да адәм баласы бит ул. Китсен!

– Юк... – диде Сираҗи. – Аңладым мин сезнең барыгызның да кем икәнен. Сез үзегез дә шуның белән теге дөньяга олагасы кешеләр идегез бит! Ат урлаганда тоткач, Бака Хәкимулланы нишләтте! Башын ярып чыгып киткән кеше үтерүче бит бу нәрсә! Бака бит шуннан мантый алмыйча китте! Син шуны яклыйсың, Рәхим! Мин аны тоттым! Гөнаһын миңа ягарсың!

Рәхим ат карагын якларга дип авызын гына ачкан иде, сүзен әйтә алмый калды – чәрелдәп кычкырган Шагыйрь тавышыннан барысы да дерт итеп куйды:

– Тотыгыз, тот! – Кабердән җир өстенә үрмәләгән Шагыйрь озын бармагын каядыр төртеп күрсәтте:

– Әнә! Әнә!!!

Ирләр арасындагы ызгыштан файдаланып, Кытай аягын, кулын бәйләгән бауларны кискән... Улын коткарырга омтылып та карамады ул – үзенә исән калырга кирәк иде, улына тимәсләр әле, тимәсләр... Үзе исән калса, коткарыр улын да! Тик үзенә котылырга, качарга, мөмкин кадәр ераккарак китәргә! Баулардан бушангач, ул тезләнгән килеш бераз артка чигенде, аннары кисәк борылып, су читендә үскән таллыкка ыргылды. Инеш ярыннан менгәч, арыш басуы. Арыш басуының теге ягында – урман. Анда инде бүре белән керсәләр дә эзләп таба алмаслар! Шундый уйлар белән сөзәк ярдан инешкә таба элдерде ул. Аякны уеп кергән бау рәхәтләнеп чабарга ирек бирми, әрнетә каһәр. Ике аягын укмаштырып бәйләгән бауны кисә алды, әмма уң аягын кысып бәйләгәнен кисәргә өлгермәде.

Кытайның күңеленә бала чактагы догалары килде – «бисмилла, бисмилла», дип кабатлады күңеленнән, башка сүзләре онытылган икән инде. Тиз! Тиз! Күрмәсеннәр, сизмәсеннәр, Ходай, коткар, коткар!

Юк, булмады... Тауның яртысын да төшеп җитә алмады, Шагыйрьнең чинак тавышы колагына килеп бәрелде...

– Тотыгыз, тот! – Сирайның бер акыруы җитте, бар да, әле яңа гына әсирне коткару өчен үзара ызгышып ятуларын да онытып, Кытай артыннан ыргылдылар. Йөгереп киткән тычкан мәчене ничек әсәрләндерсә, йөгереп барган ат карагы боларны да шулай алгысытты – ник, ни өчен дигән сораулар биреп тормыйча, барысы да дәррәү аның артыннан ыргылдылар. «Моны тоткач нишләтәбез?» дигән уй берсенең дә башына кермәде – тотарга!

Уйланып торырга вакыт юк – бәләкәй чагында су үрмәкүчләре тоткан урыннан инешне сикереп чыгып, әрәмәлеккә генә кереп китәсе! Әмма инешнең ярына җиткәч кенә күрде – аның бала чагындагы су буе түгел икән инде бу! Инеш үзәнен ташулар үзгәрткән, элек бала-чага бер сикерүдә чыга торган урында яр киртләчләнеп тора, су да бер аршын киңлектә, шешкән аякларың белән монда төшеп, теге ярга чыгармын димә – чабуыңнан тотачаклар! Шушы урыннан астарак кондызлар буа корып, суның күтәрелгәнен каян белсен ат карагы? Таррак урынны табарга кирәк, әмма уйланып торырга да вакыт юк. Кытай, артыннан килгән аяк тавышларыннан үзен куып җиткәннәрен аңлап, бер мизгелгә генә артка борылып карады.

Йөзе кып-кызыл Шагыйрь белән Гыйбад аны куып җитеп килә иде. Борын тишекләре киңәйгән, чылбырдан ычкынган бозаулар диярсең! Алар артыннан Рәхим чаба. Вафа белән Сирай бай арттан сөйрәләләр. Димәк, улы! Ул да котылды! Улын, аның күз нурын берүзен калдырганнар! Башы эшләсә, кулын чишкәндер! Улы котылды, үзенә генә котыласы калды! Әмма арттан ташлансалар, качып котылып булмасын аңлады ул – боларның икесен сугып аударырга кирәк – аннары гына инешне чыгарга.

Идән астында үскән билчән кебек колга – Шагыйрьнең ат карагына көче җитмәсен белә иде. Чынлап та, ул Кытайга ташланырга җөрьәт итмәде. Кытай, аны сугып егарга теләп бер адым атлады, әмма Шагыйрь артка сикерде. Ат карагының аның белән булышып ятарлык теләк-нияте юк иде, ул Гыйбадның изүеннән тотарга дип ябышкан кулыннан тайпылып, эченә сукты. Тегесе кыргый тавыш белән акырып җибәрде, күректән чыккан кебек, авызыннан чыелдап һава да чыкты әле. Гыйбадның егылганын күреп, Рәхим дә адымнарын акрынайтты – Кытай белән бергә-бер алышырга һич теләге юк иде аның... Тегеләрнең артка чигенгәнен күргәч, Кытай инешкә омтылды... Суның теге ярына чыкса, корбанның әрәмәгә кереп юк буласын аңлап, Сираҗи акырды:

– Җибәрмә, тот-тот!

Ат карагы ычкынса, үзенә яхшы булмаячагын да, кулга килеп кергән корбанны болай җибәрергә ярамаганын да белгән Шагыйрь янә Кытайга таба омтылды. Ат карагына таба сикерде, әмма каядыр җиргә таба килеп төште... «Бай каршында егылган булып хәйләләде» дип уйлады Кытай һәм инешкә сикерде... әмма аяклары ярда калды, ә үзе инешкә куллары белән килеп төште.

Кытайның аягына бәйләнгән бауның бер метр тирәсе өлеше җирдән сөйрәлеп барган икән, шуны күргән Шагыйрь җиргә сикереп, эләктереп алган... Котылам дигән Кытай, суга егылды һәм Шагыйрьне дә үз артыннан сөйрәп төшерде. Өстенә төшкән ирне селтәп атарга теләмәкче иде ул, әмма ярты беләге ләмгә кереп бату сәбәпле, селтәнә дә алмады. Шуңа да гәүдәсен мәче сырты ясап, Шагыйрьне алып атты, суга сикереп төшеп кулына ябышкан Гыйбадны да селтәп очырды һәм каршы ярга менәргә омтылды. Инешкә сикереп төшкән Рәхим аягыннан тотып сөйрәмәсә, котылган да иде инде! Әмма булмады! Баштанаяк пычракка баткан Шагыйрь икенче аягына ябышты, Гыйбад беләгенә килеп асылынды. Тал тамыры шартлап сынып, дүрт ир дә кабат инеш суына килеп төштеләр. Торырга маташканда, изүеннән эләктергән кемнеңдер кулын бар ачуы белән тешләде Кытай. Кемдер илереп акырды, кабат торырга ирек бирмәделәр, кулларын каерып тотып, каты-каты итеп аркасына типтеләр, ычкынырга теләп тыпырчынган ат карагының башын инештәге ләмгә төрттеләр.

– Әйбәтләп бәйләгез кулын! – дип боерды Сираҗи бай. Гыйбад, тиз генә күлмәген салып, боларга сузды. Баштанаяк ләмгә пычранган ирләрнең кайсысы кем икәнен танырлык та түгел иде, әмма алар ат карагын бик яхшы таныдылар – Кытайның кулларын бәйләп, ярга өстерәп менгерделәр. Барысы да хәлдән тайган иде, гыж-гыж сулаган көе дәшми генә сулышлары тигезләнгәнне көттеләр. Кытай күзләре белән Рәхимне эзләде – хәзер өмет анда гына, ул, мөгаен, үз сүзеннән кире кайтмас, коткарыр ул аны, коткарыр... Кайда соң ул? Җирдә яткан Кытай аны күрмәде.

– Рәхим, мен әйдә, – диде Сираҗи. – Рәхим!

Ярдан мыштырдап менеп килүче Рәхим күренде. Сул кулы белән уңының чугын үги ана яфракларына урап тоткан, бармак араларыннан кан саркый. Ләгънәт! Менә кемнең бармагын тешләгән икән ул!

– Әллә өзеп үк чыгардымы? – дип сорады Сираҗи.

– Кая, күрсәт!

 – Ерткыч бүре! Мин аны коткарам дип торам тагын, – дип сыктады Рәхим.

– Бармак бөтенләй эшләми! Кая, бер тибим әле ичмасам шуңа! Әмма типмәде, бер читкә барып чүкте дә: «Ай-яй», – дип уынды ул.

– Рәхим дус, кичер, мин синеке икәнен абайламадым, – диде Кытай. – Кичерә күр, кайтарырмын бише белән!

– Айгырны юк иттең, инде кулсыз да калдырдыңмы мине! – Рәхим, котырып китеп, Кытайга типте. – Мыскыл итеп тор тагын, нинди дус мин сиңа!

– Юк, юк...

– Нәрсә, Рәхим, күрдеңме инде? – диде Сираҗи. – Мин аны еллар буе тотмакчы булдым, син – җибәрмәкче. Менә шул аның рәхмәте. Кытай, артка бәйләп куелган куллары белән үлән араларын кармалаштырды, күзләре белән таш кыйпылчыгы эзләде. Котыласы иде ничек тә! Әмма аның нәрсә уйлаганын Сираҗи бик тиз аңлады:

– Бу тагын ычкынмакчы булып маташа, әйдә, малайлар, алып киттек. Тот, Вафа! Шагыйрь белән Вафа Кытайны кулларыннан эләктереп, өстерәп киттеләр. Кытай булдыра алганча аяклары белән карыша башлады.

– А-а-а, үтермәгез мине! – дип сөрән салды ул.

– Гыйбад! Нәрсә каттың карап! Тот! Сираҗи белән Гыйбад Кытайны аякларыннан эләктерде. Дүрт ир, чәбәләнгән Кытайны күтәреп алып киттеләр. Коточкыч күренеш иде бу – дүрт кап-кара балчыкка баткан зат үзләре кебек үк кап-кара, авыз-борын тирәләре кызыл канга баткан берәүне күтәреп баралар. Алтынчысы да кап-кара, анысы арттан теркелди, куллары кып-кызыл кан...

– Тизрәк маташыгыз, нигә мыштырдыйсыз? – Сираҗи бай тынгысызлана, күзе гел авыл ягында. Берәрсе калага хәбәр итеп, кемнәрдер килеп, бу эшкә аяк чалмасыннар тагын, дип уйлый иде ул. Дөньяларның тыныч түгел чагы, илдә хакимият кем кулында икәнен шайтан үзе дә белми торган заман. Шулай булмаса, ат карагы да болай кылана алмас иде... Хәер, элекке заман булса, Сираҗи да болай эшләмәс иде, бәлки...

...Сугышып йөреп, Кытай малаен бөтенләй онытканнарын чокыр янына килеп җиткәч кенә аңладылар.

– Әттәгенәсе, – дип сызгырып куйды Сираҗи. – Көчеге кая киткән! Табыгыз, тиз! Шагыйрь, бар, Гыйбад, эзләгез, монда алып килегез! Пычрак адәмнәр әсәрләнеп якын-тирәне караштыра башлады.

– Табыгыз, тап! – дип ашыктырды Сираҗи.

Кытай исә улы тезләнеп торган урынны күздән кичерде. Әмма киселгән бауларны күрмәде. Их! Улы!!! Кулларын, аякларын кисәр җай тапмаган күрәсең, бәйләнгән килеш үрмәләгән... Их, дип үкенде Кытай – пычакны үзе белән алган булса, бәлки боларны чәнчеп, котыла да алган булыр иде! Малае да котылсын дип пычакны калдырды. Их! Нишләде ул!..

Кытай малаен таба алмагач, Сираҗи Вафаны да эзләргә җибәрде.

– Кайда көчеге, табыгыз, тап! – дип ачуланды Сираҗи. Күзләре белән яр буйларын, әрәмәлекне күзәтте. Бер җирдә дә юк! Чабышкан кара адәмнәр Кытайның күзенә әҗәл шәүләләре булып күренде – алар, гүя, шушы кара-кызыл кабердән чыкканнар да аны да, улын да шунда алып кереп китәргә йөриләр. Әҗәл акрын гына кара куллары белән бугазына якынлаша...

– Арыш эченә кергәндер ул, шуннан карагыз, – диде Рәхим. Үзе, Кытайдан бик ерак китмичә, басу ягын карый башлады. Арышларның авышкан урынын күреп, шунда кереп китте. 

– Әйтәм бит! Әнә ул! – диде дә арыш эченә ташланды. Арыш эченнән чырлап кычкырган малай тавышы ишетелде. Үзен күргәннәрен аңлаган үсмер йөгереп качарга омтылып та карады, әмма ирләр аны эләктереп, бик тиз генә өстерәп алып та килделәр.

Мескен малай, ерак китә алмасын аңлагач, арыш эченә качып котылмакчы булган. Үтмәс пычак хәлсез кулларга буйсынырга теләмәде шул – бик нык итеп бәйләгәннәр иде. Шуңа да, пычакны эләктереп, кушаяклап сикереп качты ул кабер кырыеннан, тәгәрәп тә алды, үрмәләде дә... Арыш басуы эченә сузылып ятты, бауларны шунда кисеп котылмакчы иде дә, өлгерә алмады...

Кыйналган малайны атасы янына китереп аттылар.

– Булды, вчу! – диде Сираҗи. – Чиратың җитте, ат карагы!

– Нәрсә, ничек?! – диде Кытай. Аның күзләре куркудан зур итеп ачылган, иреннәре генә түгел, бөтен тәне дерелди башлады.

– Алай итмә инде, бай! Мин гомерлек...

– Җитте, күп сайрадың, әйдә! – Сираҗи Кытайның җилкәсеннән тотып, кабергә таба этте. – Әйдәгез, нәрсә карап каттыгыз!

– Рәхим, Рәхим! Коткар мине! – дип өзгәләнде Кытай. Рәхим дәшмәде. Тешләнгән кулын авызына капкан килеш, кабергә аркасы белән борылып чүгәләп утырган иде ул.

– Әйдә, әйдә, – дип йолыккалап, чокырга өстерәп төшерделәр Кытайны. Кызыл балчыклы салкын чокырга егылып төшкәч, әҗәл бөтен чынбарлыгы белән күз алдына килеп басты.

– Чыгарыгы-ыз! – дип сөрән салды ул чокыр төбеннән. – Кешеләр, коткарыгыз! Рәхимле булыгыз, Алла хакына-а!

– Рәхимле, ие, рәхим-шәфкатьле, – дип, ялагайланып көлде Шагыйрь.

– Бисмиллаңны укы, ат карагы! Кытай, торып басарга талпына башлаган иде, Сираҗи көрәк сабы белән күкрәгенә төртеп, чокыр почмагына кысты:

– Нәрсә карап торасыз! Әнчеген төшерегез, әйдә! Малай чырайлап кычкырып җибәрде, үзәк өзгеч тавыш белән елый башлады:

– Җибәрегез, абыйлар, җибәрегез! Шагыйрь белән Гыйбад, малайны киемнәреннән, беләкләреннән өстерәп атасы янына чокырга аттылар. Улының шушы хәлен күреп, Кытайның да күкрәк түреннән үксү бәреп чыкты:

– Нишлисез сез? Нишләтәсез!

Чокыр авызындагы кара-кучкыл кешеләр көрәкләре белән балчык ата башлады.

Рәхим, берсе дә көтмәгәндә, утырган урыныннан сикереп торып, кабергә сикереп төште, малайны сөйрәп аягына бастырды, каян көч килгәндер – чокыр өстенә ташлады:

– Бүтән сүз әйтмим, Сирай, әмма малайга рөхсәтем юк! Атасына ияреп йөреп эшләнгән эш, аны җибәрик!

«Җибәрик, җибәрик», – диде Вафа да. Гыйбад белән Шагыйрь дәшмәделәр. Рәхимнең Кытайны яклый башлавыннан шикләнгән Сираҗи сүз әйтмәде. Җирдә үкереп яткан малайның бауларын көрәк белән ышкып кистеләр. Рәхим үсмерне җилкәсеннән сөйрәп торгызды да бик каты итеп артына типте:

– Бар ычкын, малай актыгы! Бу авылда бүтән күренәсе булма! Егылган малайга калганнары да типкәләде, форсаттан файдаланып, ул ничектер аягына басты һәм куллары артка бәйләнгән килеш, акырып авылга таба чапты. Чапты-чапты да абынып егылды, тагын торып чапты... Аның артыннан карап калган Сираҗи Рәхимгә борылды:

– Инде син үз сүзеңне әйттең. Мин сиңа юл куйдым, минекенә тыгылма! Карар хәлең булмаса, бар, кайтып кит! Рәхим, дәшми генә, инешкә таба төшеп китте. Болар мәчәләнгәннән файдаланып, чокырда аягына баскан Кытай аның артыннан кычкырды:

– Рәхим! Рәхим дус! Коткар мине, үтермә! Рәхим дәшмәде.

– Булды, җитте, соңгы сәгатең сукты, – диде Сираҗи. – Иманың калган булса, укы догаларыңны!

Чокырдан – астан өскә караганда, көрәк тоткан бу кара адәмнәр кабер козгыннары кебек күренә. Болар кулына эләксәң, аны – авыл кешеләрен еллар буе өркетеп торган ат карагын гына түгел, бер гөнаһсыз сабый баланы да күмәрләр.

Гүр дигәннәре шулай салкын була торгандыр инде – ни өчендер Кытайның эченә салкын төште, тешләре дер-дер килә башлады.

– Шушы килеш күмәсезме мине, кешеләр? – дип сорады ул үзенең газраилләреннән.

– Нәрсә, укалы күлмәк кидереп күмикмени?

– Пычрак килеш күмәсезме мине?

– Пычрак җанны пычрак килеш күмәрбез, – диде Сираҗи. – Тагын нинди сүзең калды?

– Чалбарны салыйммы соң? – дип сорады Кытай. Үзенең юньсез, ат карагы булуын таныса да, аның бер дә теге дөньяга шушылай пычракка баткан килеш китәсе килми иде. Юынасы иде һич югы.

– Әйдә, сал ыштаныңны, – диде Сираҗи. Аннары шундук кире уйлады: – Синең аякларыңны чишәсе була икән. Мәшәкатьләнмә, анда кабул итәрләр ыштаның белән дә. Ят сузылып кабер төбенә, яхшы чакта! Яки көрәк белән башыңа бирәм!

Сираҗи аны карышыр дип көткән иде, ни гаҗәп – Кытай карусыз гына чокырга сузылып ятты. Өметсезлек аның бөтен күңелен биләп алган иде. Сугылган, суелган урыннарның әрнүенә түзәрлек түгел, якты дөнья белән хушлашу килгәнен аңлау исә тамчы да ихтыяр көчен калдырмады. Бер мизгелгә улы искә төште, әмма бу аңа җиңеллек китермәде. Улым белән бергә үземнең бер кисәгем дә котыла дип уйлады ул, әмма үзең якты дөньяда калмагач, ни файда?

...Дүрт адәм олы көрәкләр белән өстенә балчык ташлый башлагач, Кытай, үз-үзен белештермәстән, өскә карады. Дүртпочмаклы күк йөзе – анда якты дөнья, ул, чокыр төбендә кабат басарга омтылды:

– Якты дөнья, каласың бит!

– Мә, сиңа, мә! – Сираҗи көрәк сабы белән аның битенә төртте, үзе яраннарына фәрман бирде:

– Тиз күмегез, тиз!

Кытай, өстенә төшкән балчыкны коярга теләп балык кебек тыпырчына башлады. Сираҗи, аякларын чокырның ике ягына аерып басып, көрәк сабы белән Кытайның эченә төртеп, җиргә кысты. Кая ул басу! Авыртудан Кытай урталай сыгылып килде, илереп акырынды, әмма инде ычкына алмады. Өстәгеләр исә балчык ишүне дәвам итте. 

Вафа, эченнән генә догаларын пышылдап, балчыкны Кытайның аяк ягына атуны кулайрак күрде: «Ходаем, күреп торасың, мин гөнаһлы түгел, аякларын гына күмәм», – дип уйлады ул, үзен юатып. Гыйбад – гыйбад инде ул, Шагыйрь белән икесе, малайлар күсе-бакаларны үтереп тәм тапкан кебек, юри, аның илереп кычкырган йөзенә балчык аттылар. Кытай авызына балчык тулганын да белештермичә кычкырды. Әмма көрәкләр белән дә, аяклар белән дә ишкән балчыктан котылу бөтенләй мөмкин түгел. Күмүчеләр тиз маташтылар – берничә минут дигәндә, Кытай инде күренми дә башлады, ыңгырашкан тавыш кына ишетелде. Сираҗи да көрәген тартып алды. «Әнә, селкенә әле», – диде ул, бармагы белән төртеп. Чыннан да, балчыкның селкенгәне сизелә иде. – Әйдәгез, тизрәк тотыйк, – дип, Сираҗи үзе дә балчык ишәргә кереште.

Дүрт кешенең ишкән балчыгы күкрәк читлеген кыса башлагач, Кытай йөзе янында һава урыны калдырырга теләп, кырыйга борылырга талпынып карады. Башын өскә чыгарырга тырышты. Күтәрелергә маташты, әмма авыз-борынына балчык тулды. Күкрәк читлеген кыскан балчык үпкәсендәге соңгы һава белән бергә җанын да кысрыклап чыгара иде.

Күз алдыннан тормыш мизгелләре кирегә таба йөгерә башлады... Гаҗәп, әле генә ул тормышын бала чагыннан картлыгына таба күрсә, хәзер инде тормыш җебе кире якка таба сүтелде – ул, гүя, яшәрә бара иде. Менә аны тоттылар, менә ул ат урлый, менә ул кала базарындагы кызны өенә хатын итеп алып кайта... Әнә аны әнисе күтәреп алып бара... Ә нигә әнисенең йөзе шундый кып-кызыл соң? Кызыл да түгел, көрән-кызыл. Ә, бу бит ул – яңа туган бәби чагы, шуңа кып-кызыл икән ласа! Тукта, аның бала чагында ук кабер төбендәге кызыл балчык булган икән бит! Каян килгән ул, шунда китә... «Бу бит кабер төбендәге кызыл балчык», дигән уй Кытайның дөньядагы соңгы уе булды...

– Булды, җегетләр, тырыштыгыз. Ат карагын дөмектердек. Әҗере – миннән, әйдәгез, кузгалыйк, – диде Сираҗи.

Көрәкләрне Вафага атты: «Юып алып кайт!» Гыйбад белән Шагыйрь бай артыннан теркелдәделәр. Берсе дә дәшмәде. Тере килеш адәм күмүгә катнашлары булу акрынлап кына башларына барып җитте. «Кеше ни әйтер?», «Моның өчен баштан сыйпамаслар», дип уйландылар барысы да. Барысын да тынычландыра торган сүзне Вафа әйтте: – Ярар, җегетләр, ат карагын дөмектергән өчен рәхмәт кенә әйтерләр әле безгә!

Бу сүзләр башкалардан бигрәк, үзен тынычландыру өчен әйтелгән сүз булса да, шуннан калганнары да юаныч эзләде. «Ие шул», «Җүнсез кеше иде», «Кеше үтерүче иде бит ул», – дип юандылар. Сираҗиның келәтендә байның запасын – чирмешләрдән алып кайткан саклык көмешкәне төшереп алгач, алар бу гамәлләрен инде батырлык итеп сөйли башладылар.

Илдәге хакимиятсезлек чоры озакка бармады. Сираҗи байлар влачны бирмәсләр дип уйлаган иде, әмма киресе булып чыкты – пыяла заводы ягыннан килгән кызыллар җиңде. Атларына ашлык бирмәгән өчен, байны кыйнап та киттеләр. Шушының белән генә беткән булса иде – йортыннан куып чыгардылар. Шагыйрь, үзе кебек хәерчеләр заманы килгәнен белеп, яман кыланды ул заманнарда. Гыйбад, Шагыйрь кебекләр колхоз төзибез дип йөри башлады, байның бөтен байлыгын колхозныкы иттеләр. Вафа ачлык елда харап булды – Тазлар авылына эшкә киткән җиреннән кайтмады, анда кеше ашаучылар булган икән, дип сөйләделәр. Сираҗи үзе дә озын гомерле булмады – Шагыйрьгә каршы күп сөйләп йөргәне өчен тегесе аны Красноярск якларына сөргенгә җибәрде, әмма бай анда барып та җитә алмады. Шыксыз салкын вагонда башта оныгы катып үлде, аннары кызын югалтты, аннары үзе дә вагон читендә посып җан бирде. Сираҗиның кайда күмелгәнен беркем дә белми – хәтта бу афәттән исән калып, Красноярскига барып җиткән хатыны да бихәбәр, әллә аны вагоннан чыгарып кына атканнар, әллә инде каядыр күмгәннәр... Аның кайгысы идеме соң? Мең бәла белән Себергә барып җиткәч, үзе генә яши алмасын аңлап, бер иргә кияүгә чыкты...

Гыйбад та озын гомерле булмады. «Мәчет манарасын кискәнгә Аллаһ каһәрләде», дип сөйләделәр аның турында. «Мулла агулаган икән» дигән сүзе дә ишетелде. Дөрестерме-юктырмы, әмма шул хәлдән соң мулланың үзен дә алып китеп юк иттеләр.

Шагыйрь генә озын гомер кичерде. Авылда коммуна башлыгы булды, аннары колхозга куйдылар. Бик күп кешене авылдан алып китүгә сәбәпче булды ул. Югарыда да бәяләделәр аны – районның иң мактаулы кешеләренең берсенә әйләнде. Авылда гына түгел, район үзәгеннән узганда да кешеләр карашларын аска төшерәләр дә, ул үтеп киткәч: «Тереләй кеше күмгән адәм шушы була инде», – дип пышылдашалар иде.

Әрләннәр сызгыра торган елга гына гомерне санап агуын дәвам итте. Бу вакыйганың сәбәпчеләре үзләренең гамәлләрен яшерергә тырышсалар да, барып чыкмады – халык бу инешне «Кытай елгасы» дип атап йөртә башлады. Вакыт үтте, ат карагының кешеләргә китергән зәхмәте онытылды. Кытайны ничектер сагынып ук булмаса да, кызганып һәм хаксызга рәнҗетелгән кешеләр исеме белән беррәттән атый башладылар. Аеруча Шагыйрьнең кансызлыгы шуның сәбәпчеседер әле, кем белә...

Сугыш башланыр алдыннан исә бөтен авылны тетрәткән бер вакыйга булды. Бер җәйге таңда авылда хәрби киемнән йөргән сәер егетне күрүчеләр сәерсенеп калдылар – нинди кеше йөри монда? «Тагын кемне алырга килгән икән», дип тә уйладылар... Әмма ул берәүне дә алып китмәде. Болында печән чабарга баручылар да күргән булып чыкты ул егетне. Кыска буйлы, чәчен такыр итеп алдырган хәрби киемдәге егет Кытай елгасындагы ялгыз кабер янында күпмедер басып торган, шундагы чәчәкләрне җыеп, кабергә салган. Һәм тиз-тиз атлап, авылны урап узып, басудан район үзәге ягына юл тоткан. Печәнгә баручылар арасындагы Ибрай: «Мин әрәмә эченә йомышымны йомышларга кергән идем. Янымнан ук узып китте. Бөтен чалымнары шул Кытайныкы иде, Кытай малае иде ул», – дип сөйләп йөрде. Бу вакыйгадан соң: «Теге заман өчен иманны укытып, үземне җиргә тереләй тыкмасмы?» – дип куркудан Шагыйрьнең бөтен тынычлыгы китте. Шуның белән куркып, саташып, чиргә дә сабышты ул. «Авылга ут төртер, мөгаен», – дип сөйләп йөрде Ибрай.

Әмма Кытай малае авылда бүтән күренмәде. Аннары беркемдә дә аның кайгысы калмады. Бөтен дөньяның астын өскә әйләндергән сугыш башланды. Кытайны да оныттылар.

...Аның кабере дә юк инде хәзер. Бу хәлнең булганын хәзер һаман да тыныч кына агып яткан инеш һәм аның атамасы – Кытай елгасы гына хәтерли.

 

Реклама