Логотип Казан Утлары
Повесть

АДАШТЫРМА, БУРАН... (повесть)


Марат әбисе белән тоташтырасы тимер юлга шактый озак текәлеп торды.
«Әллә кайтмаска инде?» – дип, иреннәрен кыймылдатыр-кыймылдатмас,
үз-үзенә сорау биреп карады. «Юк-юк!» дип кырт кисте эчке бер тавыш. Бу
көтелмәгән хәлне ул күз алдына да китерә алмады. Йөгерә-йөгерә килде бит
югыйсә: ашыкты һәм соңга калды. Автобус бөкегә эләкмәсә, болай буласы
түгел иде дә соң...
Җитмәсә телефоны да өйдә онытылган, анысына аеруча пошынды. Менә
бит ашыгу нишләтә кешене! Хәтерне чуалта, бутый, тәмам эздән чыгара, иң
кирәкле әйбереңнән дә яздыра.
Марат кабат кесәләрен капшап-капшап куйды. Әбисе хәзер әйтеп бирер
иде нишләргә кирәген. «Йә кайт, йә кайтма, мондыйда юлга чыга күрмә,
балам», – дияр иде. Ә бит иң дөрес сүз һәрчак аныкы була, чөнки күп яшәгән,
үзе әйтмешли, чал тарих белән бер яшьтә инде ул.
Урамда күбәләк-күбәләк кар ява. Юк-юк, баш очында гына әбисе он
илиме әллә? Иренеп кенә буран себерә. Чамасыз аклык малайны һаман алга
әйди, якты буран аша ул Маһинур карчыкның күз карашларын шәйләгәндәй
булды хәтта. Нишлисең, картаеп бара шул инде, яшькелт күзләренең дә төсе
уңган кебек. Хәер, күз яшьләре юып бетергәндер инде аларны. Чәчләре генә
түгел, кашлары да сирәгәеп, агарып килә. Шулай да аның гомер көзенә табан
ашкынуы Маратны әлләни борчымый. Исән бит әле, шунысы да бик җиткән.
Әнә бар табигать гүя әбисе күзләре белән карый: ул карашта сагыну бар,
зарыгу бар, көтү сагышы, очрашу куанычлары бар. Йөзенә иңеп иркәләнгән кар
бөртекләренә кадәр шуны искәртә түгелме? Хәер, әбисен сагыну гына микән?
Әнисе дә Маһинур әбекәенә охшаган иде аның. Хәзер ул юк инде. Кинәт кенә
җаны ап-ак күбәләк булып очып киткән, ди, имеш. Марат моңа бигүк ышанып
бетмәсә дә, кешеләр сөйләшкәнне йөрәгенә үк салып куйды. Бигрәк тә әнисе
турындагыларны күңел күзеннән бер дә ычкындырмаска тырыша. Бу гадәте
Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА (1960) – шагыйрә, прозаик; «Толымлы ай», «Җирбизәк», «Хикәяләр»
һ.б. китаплар авторы. Һ.Такташ, Ф.Хөсни исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Казанда яши.
64
артык кызыксынучанлыктан да, артыгын белергә теләгәннән дә түгел, бары
тик әнисен чиксез яратудан гына, әлбәттә.
Марат үзенең грипп тиеп, бик каты авырып ятканын исенә төшерде.
Маһинур карчык аңа мәтрүшкәле чәй эчерде, табиб язган даруларны бирде.
Әче булсалар да, малай бер дә карышмады. Баштарак авызын кыйшайтып карап
торса да, тел өстенә куйгач, су белән тиз йотып җибәрде. Терелә барган саен,
әбисенә рәхмәт йөзеннән ешрак елмайды, таянычы барлыкка ышанычы артты.
Әнисен, аннары әтисен еш уйлады. Алар мине яратмыйлардыр, бәлки,
чынлап та, кәбестә арасыннан гына тапканнардыр, бәлки әле, ләкләкләр
шунда ташлап калдыргандыр да, теләмичә генә үзләренә алып кергәннәрдер,
дип фикер йөртте. Хәзер алай уйлый алмас кебек. Ул чакта бәләкәй иде. Әти-
әнисенең үзен яратмый башлавыннан бик курка иде. Хәзер курыкмый инде.
Әбисен югалтудан гына курка. Шул мәлдә томанлы буран эчендә Маһинур
карчыкның шәүләсе чагылгандай булды. Аннан – әнисенеке...
Хәер, берәү дә бу хәлне көтмәгән иде. Инде бер ел үткән дә менә. Әнисен
озаткан көнне дә күбәләк-күбәләк кар яуды. Юлларны йомшак кына буран
себерде. Шул көннән башлап малай буранны күңеле белән яратмаса да, икенче
тоемы аны якын итәргә куша иде. Чөнки буран әнисе хатирәсен саклый.
Авырмы, җиңелме – ул хатирә җуела торганнардан түгел шул.
Кешеләр ашыга, машиналар ашыга. «Поезд да ашыккан менә», – дип уйлап
куйды малай. Килеп җиткәнне көтсә ни булыр иде инде, җә? Ә ул көтмәгән,
үткән дә киткән.
Малай, күкрәген тутырып салкын һава сулады. Башын күтәреп, юл буендагы
биек топольләрнең җил тибрәткән иң өстәге ботакларына төбәлеп торды. Алар
да иркен сулыйлардыр күк тоелды. Шәһәрдә һава җитми аңа нигәдер. Кысан
да кебек. Ул кысанлык сулышка гына түгел, бөтен гәүдәгә кыршау киертеп
куйган төсле. Аеруча сизгергә әверелде шикелле соңгы вакытта... Үз-үзенә
хуҗа булып, дөресрәге, үзбаш яши торган җан иясенә, җил әкертен генә иссә
дә, йолт итеп килеп бәрелә икән шул. Хәтта бәләкәйрәк чагында кычыту чире
– аллергия ябышты аңа. Бөтен тәне чабырды. Әнисе табибка алып барды.
– Сез үзегез кайдан? – дип сорады ак халатлы апа.
– Авылдан, – диде Мәликә.
– Авылдан, – дип елмайды табиб. – Менә бөтен мәсьәлә шунда да инде.
Чишелеше дә шунда ук. – Ул учында ручка башын әйләндергәләде. – Авылда
үскән җимеш агачын шәһәргә күчереп утыртып карагыз әле сез. Нишли ул?
Хәзер үк авылга озатыгыз баланы. Әбисе бардыр бит?
– Бар, әлбәттә...
Ул чакта әле Маратның бәхет тоеп үскән чагы, әтисеннән дә, әнисеннән
дә аерыласы килми иде. Тик крокодил-тимсах тиресе кебек кубырчыкланган
тәненә караган саен коты очты. Ә шәһәрнең хлорлы суы ул җәрәхәтләрне
һаман саен тирәнәйтә торды. Маһинур карчык аны бигрәк тә кызганды һәм:
«Баланы интектермәгез, кайтарыгыз!» – дип, аларга көн дә бер хат юллады.
Маһинур карчык әле дә Маратның кайтканын көтеп кенә тора, оныгы гүяки
мәрхүмә кызы – Мәликәсенә булган мәхәббәтен яңарта... Маратны кайткан
саен тәмле-тәмле кәнфит-прәннекләр алып сөендерә. Соңгы кайтуында аңа
кызыл рамалы велосипед та эләкте хәтта. Сүз арасында: «Пенсиямнең соңгы
тиеннәренә чаклы җыеп алдым, балакаем», – дисә дә, күңеле түзми, күрәсең...
Әбисенең пенсиясе әзлеген Марат белә. Бер тапкыр күрше карчыклары
белән бергәләп шул хакта гәп корганнар иде. Шуның шаһиты булды ул.
Ф И Р Ү З Ә Җ А М А Л Е Т Д И Н О В А
3. «К. У.» № 8 65
Сугыштан соңгы ач-ялангач үскән, балачактан ук колхозга эшләп бил бөккән
өлкәннәрнең пенсиягә чыгар вакытлары җитүгә, алар авылында һич көтелмәгән
фаҗигале хәл килеп чыккан икән. Гомерләре буена эшләгәнлекләрен раслаган
бөтен рәсми кәгазь-документлар сакланган колхоз идарәсе бер җилле, салкын
төн уртасында янып көл булган, ди. Хәер, Марат малайлар белән аның көлен
үзе дә актарып карады. Дөресрәге, күрше Галинең әбекәе: «Берәр кирәкле
кәгазь кисәге табылмас микән, балакайларым?» – дип, махсус җибәрде аларны.
Көлдән ни дә булса табу мөмкин түгеллеккә малай шунда ышанды. Көлнең
кайчандыр кирәкле кәгазь булуын исбат итү дә мөмкин түгелдер, күрәсең.
Менә шуңа хәзер авыл кешеләренә пенсияне бик әз генә түлиләр, имеш. Ни
кызганыч: әбекәе дә шушы исемлеккә эләккән...
Хәер, Маһинур карчык бер дә аптырап тормый, бала чагыннан ук
өйрәнелгән гадәт буенчамы, таңнан уяна, һаман хәрәкәттә булып, эшләп көн
күрергә ярата. Тавык-каз асрый, сарыгы-кәҗәсе бар дигәндәй... Шуңа сөт-
каймактан өзелми, җылы бияләй-оекбашлары бәйләм энәсеннән коелып кына
тора. Алдагы кайтуында ул, иң йомшагын сайлап, Маратның аягына ук киертеп
куйды. Салкыннан чемер-чемер килеп оешкан тәпиләре бик тиз җылынды.
Малай хәтта аларның озын кунычына кулларын да тыгып утырды. Юка
кибет оекбашлары гына киеп кайткангамы, әбекәенекеләрнең кадере бермә-
бер артты. Хәер, оныгын бер дә җылы оекбаштан өзгәне булмады Маһинур
карчыкның. Әле кышка кергәндә үк, яңа киез итекләр әзерләде. Аларга резин
галушлар да киертте.
– Мәктәбеңә ботинкадан йөрсәң дә, бер сүзем юк, авылга менә боларын
киеп кайтырсың, улым, – диде.
Колакчынлы бүрек тә алып бирде. Акыллы карчык шул ул. Ботинкалардан
юлга чыкса, моңарчы аяклары туңып өзелеп төшәр иде инде.
Менә шулай һәммәсен алдан күрә аның әбисе, кайтуына Маратны
сөендерерлек берәр эш эшләп куя һаман. Гомумән, җылылык дигән төшенчә бу
авылда Маһинур карчык янында яшидер кебек тоела. Өендә яшидер. Җанында
яшидер. Ә җылылыкка кем тартылмасын соң?! Җылылык белән сөенеч тартып
кайтара да инде аны монда. Марат үзе дә сизә: туктаусыз җылы эзли торган
җан иясенә әверелеп бара ул гүя. Ә шәһәрдә салкын шул...
Малай, хәтере буйлап, үткәндә калган салкын көннәрнең берсенә әйләнеп
кайтты. Әнисе гаилә җылысын ачы суга алыштырды чөнки. Югыйсә Маратның
да әнисен бөтен кешенеке кебек, юк, бөтен кешенекеннән дә яхшырак итеп
күрәсе килә иде. Ә бит шундый чаклары булды! Ул вакытларны малай
кинокадрлар кебек мизгелләп хәтерли. Хәтер дәфтәрен актарып, һәммәсен
исенә төшерә-төшерә барганда, мәктәпкә ул чакта яңа уку елында гына килгән
Сафия апасы үтеп китте. Малай, үзе дә сизмәстән, укытучыга иярде. Чөнки
әнисенеке кебек түфли кигән иде укытучы. Нәкъ менә әнисенеке кебекне!
Шулай тыгыз, шома асфальтка басып барганда, тек-тек иткән ягымлы тавышы
колакка җылы җилдәй бәрелә, тротуарның як-якларындагы үләннәрне иркәләп,
моң булып тарала иде. Әйтерсең, түфлиләр җыр көйли: тек-тек... тып-тып...
Матур иде әнисенең тәпиләре, тулы балтырларына биек үкчәле түфлиләр бик
килешә иде. Алар икәүләп шәһәрнең зур кибетләрендә йөргәнне түфлиләр
аеруча яратадыр төсле тоелды: көй тулы тавышлары тигезрәк, ягымлырак
булып ишетелде. Әнисенең аяк тавышларын ул хәзер дә ерактан ук таныр
иде дә...
Малай күзләрен укытучысының затлы күлмәгенә күчерде. Аяз күк йөзе
АДАШТЫРМА, БУРАН...
66
төсле якты зәңгәрсу күлмәгендә ник бер җыерчык булсын! Иртән иртүк торып
үтүкләгәндер, мөгаен. Әнисе дә шулай итә иде бит. Зәңгәрсу төстәге кофтасы
да бар иде әле аның. Пөхтә йөрергә ярата иде кайчандыр.
Марат, укытучысы артыннан бара торгач, өлкәннәр сыйныфына килеп
кергәнен сизми дә калды. Укытучысы да игътибар итте:
– Сезнең сыйныфта – биология. Бер ишек аша, 101 нче кабинетта, – дип
юл күрсәтте.
Уйларына ияреп, башка тарафларга китеп бармаганына, юл уңае булганга,
малай эчтән генә куанып та куйды. Рәйсә артындагы партадан урын алырга
өлгермәде инде ул бу юлысы, хәерлегә булсын.
Аннан янә уйлары әнисенә күчте.
Туган-тумача, таныш-белешләреннән, хәтта менә шушы укытучы ападан
да бер ягы белән дә аерылмаган икән бит ул.
Ә соңрак аерыла башлады... Малай, аны башка кыяфәттә күзаллап, сискәнеп
куйды. Ертылган-таушалган киемнәр ничекләр килешмәде аңа! Йөзләренә
сары суккан, ябыгып-бөтәшеп беткән тәмам... Әйләнә-тирәсендә дә нәкъ
үзе кебек, мондый яшәешләрен төзәтүдән мәхрүм булган затлар кайнашты.
Кырлы стаканнарга агу салып: «Җилпеп куйыйк, әйдә!» – дип, сәер җөмләләр
белән сөйләшкән котсыз ир затлары аны бигрәк тә чыгырыннан чыгарды.
Әтисен кызганды. Ул исән ләбаса. Әнисе аны, ип-исән көенчә, шушы төссез
шүрәлеләргә сатамы әллә? Чынлап та, бу чырайсызларга алыштырамы икән?
Нигә көтүләре белән йөриләр алар аның әнисе артыннан? Әтисе кайтып,
бөтенесен бергә бер тукмап китсен иде, ичмасам. Көче җитә бит аның бу адәм
тәганәләрен үз урыннарына утыртырга. Әнисенә дә оят булыр иде, бәлки. Ул
бит әле... Ул бит әле, һич уйламаганда, шушы шүрәлеләргә кушылып сүгенергә
өйрәнде. Сүгенә белә торган әни идеме ул? Кеше үз дәрәҗәсеннән, кеше дигән
югарылыктан бер төшсә, аңа бу җир өстендә берни дә кирәкми башлый икән
шул... Бу сүзләрне Марат Маһинур әбисеннән ишетте. Их, кайтсын иде әтисе!
Аны күргәч тә, әни кеше бәхетле чакларын исенә төшерер дә үткәнен бүгенге
халәте белән чагыштырып карар иде, бәлки... Аннан үзгәрер дә иде, бәлки...
Бәлки... Ул шулай уйлады. Күңелендәге каршылыклы хисләрдән Маратның
йөрәге телгәләнде. Чөнки әтисенең кайтмаячагын ул белә иде.
Буран кинәт көчәеп-көчәеп алды. Маратны тәмам үзенә буйсындырды.
Көчәйгән саен аклыгы җетерәк, шәһәр тирәсендәге бөтен төсләр дә яктырак
күренде. Ап-ак җиһан нигәдер бүген аның күңел халәтенә тәңгәл, ул малайны
юлга әйди иде.
– Тукта, буран! – дип эндәште Марат, бераз шик аша карап. – Мине авылда
көтәләр!
Сүзе Маһинур карчыкны күздә тотып әйтелсә дә, күз алдына әнисе килеп
басты.
Ул көнне... әйе, ул көнне әнисе Маратны да үзе белән алды. Дөресрәге,
малай теләмичә генә иярде, «әни әйткәч, тыңламый булмый бит инде», дип
уйлады. Шәһәр янындагы бакчачылыкка барып чыктылар алар. Яп-якты төн
иде. Ай яктысы шулкадәр якты: энәне дә табып алырлык. Тар аллеялар буйлап
тезелгән кечкенә йортларның нәни тәрәзәләрендә сирәк-мирәк утлар уйнаклый.
Утка җыелган чебен-черкинең бердәм безелдәшкәне ишетелә. Ә алар килеп
туктаган йортта, гомумән, үле тынлык хөкем сөрә иде. Бакчадагы түтәлләр,
түтәлләрдәге рәт аралары да аермачык беленеп тора: һәммәсе тәртиптә икәнен
сиземләп була. Тыгыз түтәлләрдә борыч, помидор үсеп утыра. Тулышып
Ф И Р Ү З Ә Җ А М А Л Е Т Д И Н О В А
3.* 67
кызарганнарын да чалымларга мөмкин сыман. «Димәк, монда эшчән кешеләр
яши», дип фикерләргә өлгерде малай.
– Марат, күрәсеңме, мондагы хәзинәне! – дип эндәште әнисе. – Булышырга
кирәк боларга. Чистартырга бераз! Сирәкләргә, диюем...
Малай аптырап китте. Ул инде әнисенең «улым», «балам» кебек сүзләрне
югалтып бетергәненә ияләшкән, үзенә исеме белән эндәшкәненә тәмам
күнеккән иде. Шулай да аның бик тә, бик тә, бер генә тапкыр булса да, нәкъ
элекке кебек, «улым» дип әйткәнен ишетәсе килә башлаган иде. Малай,
күзләрен тутырып, әнисенә карап алды. Монысы гына җитмәгән, әллә соң
әнисе аңа урлашырга кушамы? Хуҗаларыннан башка ничек чистартып булсын
ди инде бакчаны?
– Үзләре сорадылар мәллә, әнием? – дип эндәште малай, башын аска иеп
кенә.
– Кемнәр?
– Хуҗалар инде...
– Кем алдан килсә, шул хуҗа монда, – дип җаваплады әнисе. – Бар,
кушканны эшлә. Менә бу сумкага помидорларын тутыр, монысына – алмасын...
Яхшы карап җый, черекләре эләкмәсен...
Малай берара үзенә сузылган сумкаларны алмыйчарак торды да, йөрәген
учына кысып, әнисе каерып алган рәшәткә тишегеннән эчкә кереп китте.
Сөякчел куллары оегандай тоелды. Тыңламаска да уйлаган иде дә, әнисе
берүзен шушында калдырып китәр дип курыкты. Төне дә караңгы тоелды аңа.
Бу төнгә ай яктысы гына җитәрлек түгел иде. Аның да нурлары тоныкланадыр
шул яши-яши...
– Әбиемә әйтәм мин сине, бөтенесен сөйләп бирәм, – дип шыңшыды малай
үзалдына.
– Әйтеп кара! Марш! Кушканны эшлә.
Мәктәптә дә гел әнисе турында уйлап йөри ул. Берничек тә ярдәм итә
алмаганына, көче җитмәгәненә үкенә. Үкенечле булды шул әнисенең гомере.
Ә ул үкенечне Маратка күтәрәсе. Ничекләр авыр аны күтәрүе!
Кинәт салкынча җил исеп куйды. Өшеткеч буран, шуышып килеп, малайның
битенә капланды. Марат артка борылып тын алды. «Әбием көтәдер мине», –
дип, үзен тынычландырды, һәм мизгел эчендә башында бер уй яктырды. Әгәр
дә җәяүләп тәпиләсә...
Малай нигәдер әбисенә баруны «кайту» дип сөйләшә. Әбисе үзе дә аны:
«Кайттыңмы, балакаем?» – дип каршылый. Кайткан саен йә җыр өйрәтә, йә
әкият сөйли, табышмакларны ирен очыннан коштай очыртып кына тора.
Малай тотып кына ала һәммәсен. Җырларын да яратып тыңлый. Аларын да
бик тиз ота.
Әллә кай төштән калка да чыга ул җырлар. Менә әле дә, тезелешеп,
малайның тел очында ук торалар. Марат кар тавышына кушылып җырлап
җибәргәнен сизми дә калды:
Ат яхшысы арканда,
Егет йөри Тарханда.
Уңган булсаң, дус итәрләр,
Кай илләргә барсаң да.
Кайдандыр ерактан-ерактан җырның кайтавазы ишетелгәндәй булды.
АДАШТЫРМА, БУРАН...
68
Әйтерсең, ак буран, җырлый-җырлый, малай артыннан йөгерде. Җил аяк
астыннан һаман ак кар бөртекләрен кымшатты. Ул гүя усал кыш һәммәсен
буйсындырган мәлдә дә җир өстендә әле җыр барын искәртте. Ә җырны
Марат башлап җырлады ласа! Әллә буранмы соң? Хәер, барыбер түгелме
инде мондый халәттә?
Малайның башыннан: «Димәк, ир затларның уңганлыгы бәяләнәдер, аннары
тәвәккәл булу да кирәктер», дигән уй сызылып үтте. Тәвәккәлләргәдер...
«Тәвәккәл тәвә еккан, тәвәккәлсез катып калган», – дияргә ярата ласа әбисе.
– Тәвә ни була соң ул? – дип кызыксынды малай, бик белергә теләп.
– Дөя, – диде дә куйды әбисе, кызык итеп кенә. – Безнең авылда тәвә дип
сөйләшәләр, улым, телгә шулай кергән инде. Әнә юрганың да тәвә йоныннан
бит. Шулай дип саттылар кибеттә.
– Әйтәм җылы, – дип сүзгә кушылды Марат. – Җылы якларда җылы йонлы
тәвәләр яши икән!
Маһинур карчыкның бу сүзләргә күңеле булды: күз төбендәге җыерчыкларга
кадәр хәрәкәтләнеп алды кебек. Чөеп бәйләгән яулыгын маңгаенарак төшереп
рәтләп куйды да оныгының тырпайган каты чәчләреннән сыйпады.
Их, кайтып җитә алса, шушы тәвә юрганына башыннан ук төренеп ятар
иде ул... Аннары ак буранның тәрәзә артында ниләр кыланганын төшендә
генә күрер иде, бәлки.
Малай һаман юлга, тимер рельсларга карап торганын аңлады. Гүя, юллар
аның катгый карар чыгарганын көтә иде.
Әгәр дә җәяүләп тәпиләсә?
Әйе, әйе, тимер юл буйлап, җәяүләп булса да, барыбер әбекәе яшәгән авылга
барып чыгачак Марат. Ара нибары бер тукталыш ласа. Тимер юлның поездны
да адаштырганы юк әле, ул үзе дә бу араны атна саен үтә ләбаса.
Марат, аклык эчендә елкылдап изрәп яткан тимер рельсларга төбәлгән
көенчә, ышанычлы уен тагын да ныгыта төште. Йөзе шатлык нурыннан
балкып китте. Артына борылып карады, анда шәһәрнең биек-биек йортлары
күренә, алда исә – еракта-еракта, ап-ак калкулыклар гына шәйләнә иде. Карда,
вакыт-вакыт сүрән кояш нурлары җемелдәшә. «Бәлки, көне дә ачылып куяр
әле», – дип фикер йөртте малай.
– Кайтырга икән кайтырга! Әбием көтәдер мине...
Марат, йөзен ерганаклар шикелле җыерчыклар ермачлаган Маһинур
карчык белән очрашу мәлен күз алдыннан үткәрде. Капка төбенә үк чыгып
каршылый ул аны. Яратуын сиздереп, каты итеп кочаклый башта. Үзе шат
кебек, ә үзенең күзләреннән яшь коела. Мөгаен, Мәликәсен дә, Маратны
да жәллидер шулай. Сагынадыр да. «Бүген әллә ничә чыгып карадым инде,
балакаем, пуезың соңлады мәллә соң? – дип сорый һаман. Аннан алар
ашыкмый гына өйгә юнәләләр. Марат белә: бу җир өстендә, аны юллап,
беркайчан да, беркем дә чыкмаячак, оныгын каршыларга атлыгып торган
бер генә кеше бар: ул – әбекәе.
Менә Марат, ашыкмый гына, күкрәге тулы куанычларны югалтмаска,
озаккарак сузарга тырышып, капкадан керә. Ишекне ача. Әбекәенең сүзләренең
яктысын, җылысын тоя-тоя атлый. Аннан, ишек төбендәге диванга утырып,
бүлмәне күзәтә: берәр нәрсә үзгәрмәгәнме? Нигәдер күңеле аның үзгәрешләр
көтә... Шәһәрдә берни дә көтми төсле. Хәер, шәһәрдә яшәсә дә, үзен беркайчан
да кала малае дип хис итмәде. Әйтерсең, ул анда кунакка гына барып кайта.
Мәктәпкә барасы булган өчен генә.
Ф И Р Ү З Ә Җ А М А Л Е Т Д И Н О В А
69
– Кулыңны юып җибәр, улкаем, – ди карчык, Маратның башыннан сыйпап.
– Кил табын янына. Бүген өчпочмаклар пешердем, әйдә, бисмиллаңны әйт тә
ашый башла, хәзер чәй китерәм...
Телеңне йотарлык шул өчпочмаклары да. Ашап туеп булмый. Кояш кебек
табынга нур чәчеп торалар. Өсләренең тигез килгәненә карчык үзе дә шатлана
кебек. Сабыр холыклы аның әбисе. Табигате белән нәкъ бала инде менә. Юкка
да куана белә, юктан да бер мәгънә табып ала.
– Сиңа атап пешердем, балам, шуңа уңдылар алар, – дип куя, елмая-елмая.
Шул чакта Маратның бөтен күзәнәгенә рәхәтлек тула. «Ярый кайтканмын
әле», – дип сөенә эчтән генә. Гәрчә кайтмаска дигән уйның башына килгәне
булмаса да.
Элегрәк, мич ялкынында коймак пешергәндә, Маһинур әбекәенең ике бите
дә алсу-алсу була торган иде. Хәзер битләре алай алсуланмаса да, йөзе агарып,
бәләкәйләнебрәк китсә дә, коймаклары шулай ук тәмле, барыбер.
Ашап туйгач, Маһинур карчык һәрчак: «Битеңне сыпырдыңмы, улкаем?» –
дип сорый. Бит сыпыру өчен дога укырга кирәклекне белсә дә, малайның әле
ул доганы ятлап бетерә алганы юк, шулай да: «Амин, амин, Аллаһу әкбәр!»
– дип, йомшак учларын йөзенә якын китерә. Хәер, аның белгән догалары да
әз түгел түгелен. Аннан:
– Рәхмәт, әбием, бик тәмле булды! – ди, тавышына канәгатьлек билгеләре
чыгарып. Монысын да бик бәләкәй чагында Маһинур карчык үзе өйрәткән
иде аңа.
– Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт, балам, безне ризыкландыручы Ул, – дип сүзне
йомгаклый еш кына. Менә шулай башлана көне авылда.
Марат кыстыбыйны да бик ярата. Аны еш кына икәүләп пешерәләр. Әбисе
камырын баса, бәрәңгесен изә. Марат коры табада җәймәләрне әйләндереп
тора. Әле әбисе бәрәңге кыстырып тәлинкәгә куйган бер кыстыбыйны майларга
да өлгерә. Аннан әлеге сый белән икәүләп тәмле итеп чәй эчәләр. Карчык табын
артында хатирәләр яңартырга ярата. Хатирәләре аз түгел аның, әнә алъяпкычы
да, һаман-һаман юа торгач, тәмам төсен җуйган. Кулъяулыгын җиңенә
кыстырып яки кесәсенә салып куйса да, нигәдер онытылып китә, әледән-
әле алъяпкычы итәгенә күзләрен сөртеп-сөртеп алыштыра. Һәм кытыршы
кулларын тез өстенә салып, сүзен янә дәвам итә. Малай аларның барысын да
аңлап та бетерми кебек. Барыбер тын да алмый тыңлый. Чәй табыны янында
җылы, якты, коры... Менә рәхәт тә була ичмасам!
«Мине көтәләр», – дип куйды малай, үзалдына сөйләнгәндәй һәм рельслар
буйлап кызу-кызу атлап китте. Адаштырмаслар алар барыбер. Нибары бер
тукталыш. Поезд егерме минутта кайтып җитә иде кебек. Тик көтмәгән бу
юлысы, киткән дә барган шул.
Авылда малайлар да, кызлар да сагынып тора аны. Узган атнада тагын
бергәләп өр-яңа уен уйнадылар. Кызлар өйрәтте. Айгөлне күзен бәйләп уртага
утыртып куйдылар да:
Утыр, утыр, Мәликә, алмагачның төбенә,
Кем утырган каршыңа, әйтеп бирче, тиз генә,
– дип җырладылар. Айгөл – Мәликә каршысына баскан берсен капшап-капшап
карады да... тик кем икәнен белмәде барыбер. Аңа җәза бирделәр аннары.
Маратның һәр яңалыкны үз итә торган гадәте бар, дөресрәге, ни рәвешле
АДАШТЫРМА, БУРАН...
70
булса, шулай сыйдырырлык киң күңеле бар – әбисе моны белә. Дөресрәге, аңа
бу сүзләрне ул әйтә. Тик менә Маһинур карчыкка «Мәликә» бер дә ошамады,
авыр сүздән кеше күңелен калдырырга яратмаса да, «кызлар уены уйнап йөрү
ир затына килешә торган гамәл түгел», дип тиргәп тә алды. Әбисенең ачу
бөркелеп торган йөзен күрү, салкын карашын тою бер дә күңелле булмады.
Марат озак баш ватты, бердән, җанына якын исемне – әнисенең исемен кат-кат
ишетү аңа рәхәтлек бирсә, икенчедән, анда бит малайлар тагын да бар иде.
Гали, Расих, Ринат, Алмаз, мәсәлән... Аннан, малайлар уены нинди булганын
ул белми иде. Рогаткадан кошлар атып йөрүчеләрне күргәне булды булуын.
Монысы аның өчен түгел шул. Бәлки, әтисе белән ауга чыгучы малайлар бу
эшне яратадыр да. Ә аның янында әтисе юк иде инде... Ничә еллар буена бер
мәртәбә дә күргәне булмады ласа. Аннан, кошларны үлеп кызгана бит ул.
Яраса, оялары белән өйгә үк алып кереп куяр иде әле.
Бер тапкыр Марат:
– Әбием, син мине «Мәликә»не уйнаган өчен орышасың, ә кыстыбый
пешерешкәнем өчен мактыйсың, пешерү кызлар эше түгелмени соң? – дип
сорады.
– Эшне бүләргә кирәкмәс, балам. Тормышта нинди хәлләргә юлыкмассың.
Һөнәрле үлмәс, ди безнең халык... – дип җаваплады Маһинур карчык.
Әбисе аны эшкә өйрәтер өчен дә сагынып көтәдер әле. Әнисе дә көтәдер.
Малайның кабат әнисе исенә төште. Йөрәген нидер чәнчеп алгандай тоелды.
Ул бит авылдагы бакча башыннан бераз гына арырак зиратта ята. «Мәликәм
– мәңгелек дөньяның күбәләгедер», – ди Маһинур карчык, еш кына уфтанып.
Аһ, искә аласы килми аның боларны. Гомумән, үзен борчып торган кайбер
уйларны куасы, бураннарга адаштырасы иде дә соң. Уйлар адашмыйдыр,
күрәсең. Аларның да үз юлы шул.
«Утыр, утыр, Мәликә, алмагачның төбенә», дип мыгырданып куйды малай,
үзе дә сизмәстән.
Карачы, югыйсә, камка очыртканда да бер дә тиргәгәне юк әбисенең. Әле
җырын да өйрәтте бит. Кызыл тунлы камиләне уч төбеңә куясы да болай дип
әйтәсе икән:
Камка, кач, камка кач!
Киявең килә, капкаң ач!
Капкаңны ач та үзең кач!
Шушы такмак нәни генә җан иясенә көч өсти, имеш. Талпынып та тормый,
канатларын җәеп очып кына китә, ди, шуннан. Малай аның ак буран эченә
кереп югалганын күргәндәй булды. Канат җиленнән җиңелчә рәхәтлек чәчелеп
калды, гүя...
Маһинур карчыкның бер гаҗәп ягы бар: камкага карап һава торышын да
әйтеп бирә ала. Әгәр дә ул кулдан җиңел генә җилпенеп очып китсә, көн кичкә
кадәрле аяз торачак. Әгәр дә җиңгә кереп качарга теләсә, әкрен кыймылдаса,
очарга теләмичә бармак араларында йөрсә, димәк, яңгыр көтелә.
И кызык та соң авылда: барча кош-корт, барча җан иясе нидер хәбәр итә,
имеш. Һәммәсе үзенчә нидер аңлата. Хәтта кышын кызыл кикрикле әтәч
гадәттәгедән иртәрәк кычкырса да, әбисе: «Көн җылытачак икән, улым», – дип
хуплап куярга ярата. Тавыклар сыңар аякта басып тора башласалар, киресенчә,
суытуны көтәргә кирәк икән.
Ф И Р Ү З Ә Җ А М А Л Е Т Д И Н О В А
71
Этләр язын, җәен үлән ашасалар яки суга керсәләр дә, яңгырга юрый
Маһинур карчык. Мәче төчкерсә дә, яңгыр явачагын белә.
«Их, кар көртләре түгел, яңгыр булсын иде ул хәзер», дип күңелсезләнеп
алды малай. Юк-юк, күңелсезләнергә ярамый! Нигә юкка кәефне төшереп
торырга әле?! Дөнья бетмәгән: юл алга бара. Башы күренмәгән кебек азагы
да чалымланмый. Бик тиздән авылга да җитәр, бәлки.
Авылда бөтенесен алдан хәбәр итеп торырга кечкенә җан ияләре бар,
ичмасам.
– Кам-кам-камилә... – дип кабатлады малай, бияләе белән кар бөртеген
куып. Ә монда бураннан ни сорарга мөмкин соң? Шпаллары да җансыз булып
чыкты, ичмасам.
Марат, үз-үзенә юаныч эзләп, тагын хәтер кузларын актарып алды.
Күңелсезләнгәнен сизенсә, әбекәе тиз-тиз генә такмазаның мондыен да
сөйли иде бит аңа:
Яшәгән, ди, бер Давыт,
Җиккән, ди, сукыр тавык.
Төягән, ди, табак-савыт,
Салган, ди, ярма,
Җиккән, ди, кабык арба.
Барадыр иде, ди, чабып.
Китте, ди, Давыт
Арба белән авып...
Малай көлеп җибәрде. Авызына буран тулды хәтта. Әтисе белән әнисенә
дә ошый иде бу такмаза. Әле тагын да дәвам итә бит ул...
Ап-ак буран, шаяргандай, малайның пар бөркелеп торган бүрегеннән
сыпырып куйды. Дәвамы онытылды. Әнисен исенә төшерде. Әтисен хәтерләде.
Әнисеннән бер генә минутка да аерыласы килми иде шул аның. Тик әтисе
белән әнисе шулай хәл итте: аллергияне дәвалап, авылда шактый торып
килгәч тә, яңадан, алты яше тулганда, кабат малайны җәен авылга кайтарып
куйдылар. Менә шунда көтү, сагыну дигән хисләр бимазалады аны. Һай каты
бимазаладылар да соң... Берзаман ул әтисе белән әнисенең кайтуын төшләрендә
күрә башлады. Ә кайтсалар, өйдә аларны кысып кочаклау тиңсез бәхеткә
әйләнде. Юк, юк, Марат кысып кочаклау бәхетенә ирешкәнче, әле шактый
каршылыклы хисләр кичерә. Ул хисләрдә бераз гына үпкә дә, ачу да, юксыну
да, сагыш та бар сыман тоела иде.
Авыл башыннан нокта кебек кенә чалымланган ике газиз шәүләне аның
күңел күзе бик тиз таный. Авыллары аска – уйсулыкка утырган, шуңа олы юл
да өстән аска таба шуыша төсле. Марат әти-әнисе кайтып керәчәк вакытны
секундына кадәр белә. Һич ялгышмыйча, һәр атнаның җомгасында, кичке якта
аларны каршыларга авыл очына кадәрле йөгереп бара. Маһинур карчыкның
йон йомгагы ничек тәгәрәсә, шулай тәгәри, гүя. Җил өертеп чаба ул. Юк-юк,
җил үзе дә аңа иярәдер. Күлмәк җиңенә ябыша. Кайчакта арттан этеп шаяра.
Әйтерсең, алар җилнең дә әти-әнисе.
Шәүләләр якыная, якынайган саен, шул яктан ниндидер җылы яктылык
агыла. Моны малай үзе генә тоя. Маратны тегеләр дә ерактан ук күреп ала.
Куллары өскә үк күтәрелә. Димәк, кул болгыйлар, дип фаразлый нәни җаны.
Тизлекне тагын да арттыра төшә. Сулуы каба, йөрәк тибеше ешайганнан-ешая.
Инде аларның киң-киң алдырып, тиз-тиз атлаганнары күренә, йөзләрендә
АДАШТЫРМА, БУРАН...
72
серле яктылык уйнаклавын чамалый. Мөгаен, сумкаларында берәр машина
яки пистолет та бардыр әле... Ара якынайганнан-якыная. Йөрәк тә, урын
тарсынгандай, тагын да ныграк тыпырчына. Менә ул тып итеп әтисе белән
әнисенең каршысына ук килеп баса да башын аска ия.
– Балам минем! – ди әнисе, кочакларга кулларын сузып.
– Улым! – Монысын әтисе эндәшә. – Йә, кочакла, сагынмадыңмыни бер
дә? Әллә үпкәләдеңме? Егет кешегә үпкәләү килешми. Йәле, күтәр башыңны!
«Үпкәләдем шул», – диясе килә аның. Тик бу сүзне әйтергә теле әйләнми,
башын аска иеп басып торуын белә. Ә күңеле барыбер куана. Әтисе күтәреп
ала да муенына ук атландырып куя. Һәм әйтерсең лә ачу-үпкәне аңардан сабыр
гына иңеп барган кояш нурлары үзенә тартып ала. Әйләнә-тирәдә бөтен галәмгә
сыймаслык шатлык кына торып кала.
Әти-әнисе белән очрашкан мәлдә бөтен табигать җанлана: каеннар да
куанычлы шаулаша, юкәләр дә серле лепердәшә.
Ул сөенечнең иге-чиге юк, исәбе-хисабы юк. Моны әти-әнисеннән аерылу
газабы һәм очрашу куанычы кичергән затлар гына чамалыйдыр, мөгаен.
Тик ике көн вакыт сизелми дә үтеп китә. Күз ачып йомган ара, гүяки.
Маратның әле күзләре күреп туймаган, күңеле тынычланмаган, рәхәтлектән дә
арымаган була. «Китәләр дәме инде?» – дип пышылдый кәефсезләнеп. Үзләре
белән алмыйлар шул һаман да. Аерылышулар булмаса, бу газапларны һич тә
кичермәс иде кебек. Бер дә шәһәргә җибәрәсе килми аның әтисе белән әнисен.
«Ул шәһәрдә ни калган аларга?» – дип фикер йөртә еш кына. Әбекәе белән
яшәсәләр ярамас идеме? Әнә күршедә генә Алмазның әтисе тракторчы булып
эшләп ята авылда. Мактап кына торалар үзен.Тракторны гына йөгәнләми, ат
та асрый. Район Сабан туена бер арба бала төяп алып бара. Металл тәңкәләр
белән камыт-йөгәннәрне бизи. Дугасына кыңгыраулар тага. Әмма дә күңелле
була балаларга. Авылда атлар әзәйсә дә, күпләр өчен ул бер мәшәкать тудыручы
кебегрәк тоелса да, Алмазның әтисе атка булган ихтирамына хилафлык
китерми. «Ата-бабам атсыз яшәмәде, шуның өчен башлары себер китте, мин
ничек үз нәселемә хыянәт итим соң?» – ди. Маһинур карчык аны: «Булган
кеше, баһадирлар затыннан Гарифулла абыең», – дип мактый.
– Син дә, югыйсә, Елкычура нәселеннән, улкаем, – ди, – Елкычура –
бабаңның атасы, токымлы атлар үрчеткән. Тирә-як сабантуйларында ул атлар
беренчелекне бирмәгән. Елкычура атларын күрер өчен бәйрәмгә килгән халык,
Сабантуйның көрәш мәйданы тирәсеннән чабышкылар ягына күчкән. Аларны
әле дә авыл якты бер хатирә итеп саклый, дәрәҗәсен күтәрәсе килгәндә,
Елкычура чабышкыларын искә төшерә. Нишлисең, Елкычура да үз нәселенең
шулай тиз генә таркалып, чит-ят җирләргә таралып юкка чыгасын башына да
китермәгәндер. Юкса шулкадәрле хәләл көчен исраф итәр идеме соң атларга?
«Нәселнең ир-егетләре кеше арасында төшеп калмасын, үзләренең эшчән,
тырыш ата-бабалары юлыннан тайпылмаганнарын һәрдаим белеп торсыннар»,
дип фикерләгәндер. Тик заманалар, даулы, яулы чорлар, кеше хисләре, аның
яшәеше белән исәпләшмәгән шул. Һәммәсен болгатып бетергән, тараткан,
яндырган... Маһинур карчыкның нәсел турында сөйләве дә тикмәгә түгел:
ихтыяр көчен, сабырлык үрнәген оныгында да тәрбиялисе килә аның. Ихтыяр
көче ирләрдә була. Алар тота нәселне.
Югыйсә, ул афәтләр Алмазныкыларга да тигәннәрдер. Әнә бит әтисе йортны
атсыз тотмый барыбер. Әнисе дә мәктәптә эшләп йөри. Күрше-күлән аны да
хөрмәт итә. Тик Алмазныкылар шул алар.
Ф И Р Ү З Ә Җ А М А Л Е Т Д И Н О В А
73
Авылда яшәү турында Маратның әтисе белән әнисе уйламый да, мондый
мөмкинлек барын башларына да кертеп карамыйлар хәтта. Менә шуңа
күңелсезләнә ул. Качып кына елап та ала.
Бер тапкыр әнисеннән:
– Елыйсым да килми бит, ә күздән яшь нигә чыга икән соң? – дип сорап
куйды. Дөресрәге, озаталмый газаплана Марат аларны. Күрче, әнисе шуны
тиз тоеп алды ласа.
– И улкаем минем, бәгырькәем, киләсе атнага без тагын кайтабыз бит.
Кая, бармакларыңны күрсәт әле, бер, ике, өч, дүрт... Йә, йә, бөклә монысын
да... Менә бишәү булды. Биш тапкыр йокларга ятасың да... син уянганчы, без
кайтып та җитәрбез. Тиз була ул. Бик тиз, – дип тынычландырырга тырышты.
Еш кына Марат, әтисе белән әнисе китәргә дип капкага таба атлаганда,
бакча якка ук чыгып йөгерә. Чия куагы астына кереп утыра. Куак, яшел
ябалдашлары һәм дә ян-якларындагы куедан-куе яфраклары белән малайны
ефәк шәлгә урагандай, дулкынлана-дулкынлана томалап тора. Әтисе белән
әнисен үзеннән аерган минутны һич тә кичерә алмый ул. Мәликә дә моны
чамалый: улын елатып калдырудан курка, болай гына да түгел, аны егет итеп
күрәсе килә. Маратны чакырып ала да:
– Улым, без бүген сәгать берләр тирәсендә китәрбез дә инде, син унбиш
минутлап алданрак, сәгатьнең угы менә монда җиткәч, сәпитеңә утыр да
Алмаз белән аргы якка табан сыптырт. Дустың янәшәңдә чакта алай ук кыен
да булмас үзеңә, – ди.
Тыңлый Марат әнисен. Сумкаларын тутырып, ишек төбенә тезә башлагач та,
яңа уенчыкларын – йомшак аю белән машинасын күкрәгенә кысып сөя, аннан
кире урыннарына куя да ишегалдына юнәлә. Сәпитенә атланып, Алмазларга
юнәлә. Тик ничек кенә читкә каерырга теләсә дә, әтисе белән әнисе китеп
барган юлга төшелә шул...
Күзләрен тутырып тагын бер карап ала да Марат кирегә борыла. Сәпитенең
педальләрен тиз-тиз әйләндерә. Үзе һаман саный:
– Бер, ике, өч, дүрт көн йоклыйсың да, бер генә төн йоклыйсы кала...
Ни генә әйтсәң дә, әтисе белән әнисе киткән көн аларны каршылаган көн
түгел инде. Аның төсе башка, болытлары да еламсырап түбәннән агыла. Җиле
дә салмак, исәр-исмәс кенә кымшана, кояш исә бөтенләй болытлар артына
ук кереп качкан. Әниләрен каршылаган көндәге нурларын көлтәләп коеп,
юмартлыгын күрсәтеп, бөтен җиһанны шаккатырган кояшны бүген алыштырып
куйганнар диярсең...
Бар иде бит шундый бәхетле чаклары!
Маратның әнисе белән яшисе килү теләге зур иде шул. Аның өчен җаны
да жәл түгел иде.
Малайның башы аска иелде, шулай да рельслар буйлап тиз-тиз атлавын
белде. Ап-ак буран кар бөртекләрен өертеп уйный; ул нигәдер тузганаклар
очкан якты җәйне күз алдына китерде. Җиләк ишелеп уңган иде җылы яңгырлы
җәйдә. Әнисенә ул каен җиләгенең иң эреләрен сайлап җыйды. Миңе исенә
төшеп, чигә турысын кашып торды. Әнисенең дә башында нәкъ шундый ук
бер учма җиләк сурәте бар иде. Имеш, әбекәе, авырлы чакта бер күршесенең,
савытка салып, кар базыннан җиләкләре бер дә изрәмәгән кайнатма алып
кергәнен күргән. Бер генә җиләген булса да сорап кабып карарга батырчылык
итмәгән. Алсу җиләк, тәлгәшләнеп, Мәликәсенең башына килеп чыккан, ди,
шуннан...
АДАШТЫРМА, БУРАН...
74
Көннәрдән бер көнне Мәликә аны, хастаханәгә барып, лазер белән яндыртты.
Һәм миңеннән арынган көннән башын түзеп булмаслык авырту басып алды.
Шуннан башланды барысы да. Тып-тыныч тормышның асты өскә килде.
Кемнәрдәндер ул әрнүне ачы су гына баса икән дип ишетеп кайтты. Әтисе нигәдер
бу хәбәрне шатланып кабул итте. Аннан авыртуны икәүләп бастылар кебек...
Ә теге чакта бер учма җиләк тәлгәшен ул әнисен сөендерер өчен җыйды.
«Бәлки, шуннан баш авыртуы да төзәлеп китәр» дигән сагышлы гөман җанын
җылытып торды.
– Каян таптың моны? – дип гаҗәпләнде күрше кызы. – Үзләреннән бал
тамгандай тоела, үзләре эре дә. Миңа бу кадәрле эре бер генә җиләк тә
очрамады никтер.
Марат, җитдиләнеп, Маһинур карчык өйрәткәнчә:
– Аллаһ бирде, – дип җаваплады. – Балы эчендә аның, чык тама шулай
аңардан. Әниемә җыйдым мин...
Атап җыймаса, һичшиксез, күрше кызына бирер иде дә... Әнисе авырый
шул...
Әбекәе, хуплагандай, күз кысып куйды. Барыбер дә яратып бетерми кебек
Мәликәсен. Үз кызы булса да, һаман яманлап сөйләргә генә тора. Эчә, имеш...
Эчсә соң! Малайның да бу гамәлен һич тә хуплыйсы килми, тик ул аның
җан ярасы. Кагылдыңмы, әрни дә сызлый. Марат әбисенең үз кызы турында
ахирәтләренә сөйләвен бөтенләй кичерә алмый:
– Әни бит ул, һаман шуны сөйләмә инде, – ди дә кырт кына борылып чыгып
китә. Ничекләр аңламый, ничекләр күрми Маһинур карчык Маратның йөрәк
җәрәхәтен, һаман тоз сибәргә генә тора. Кеше җәрәхәтенә тоз сибү җиңелдер,
күрәсең...
Әнисенең мондый хәлгә төшүенә әтисе дә гаепледер. Иңен куярга
курыктымы ул, әллә башка берәр сәбәп булдымы икән – Маратның хәзер
артыгын кызыксынасы да килми инде.
Ә җиләкне әнисе ничекләр яратты бит! «Мәрхәмәтлем син минем», – дия-
дия, кочагына алып сөйде. Әнкә назыннан малайның түбәләре күккә тиде.
Тагын да болынга барсалар, бер учма түгел, җиләкне чиләкләп тә җыярга
ризалашыр иде шикелле. Әнисе генә бәхетле булсын! Яман чиреннән генә
терелсен иде.
Их, белсә иде Маһинур әбисе Маратның әнисе өчен ничекләр өзгәләнгәнен!
Көн саен Марат мәктәп ашханәсеннән иң соңгы кеше булып чыга. Төшке
ашка кергән балалардан, гадәттә, өстәлдә ипи кисәкләре кала. Малай шуларны
җыеп тиз-тиз сумкасына сала. Чөнки дежур торучы балалар өстәлне бик тиз
җыештырып алалар. Гаиләнең туендыручысы шул ул. Әнисе беркайда да
эшләми һаман да.
...Баштарак, алдагы елларда, әтисе фатир алгач, барысы да җайланыр дип
көткәннәр иде. Тик киресенчә килеп чыкты. Ызгыш-сугыш тынмады. Пыяласы
кителеп төшкән тәрәзәгә әнисе ертык одеал элеп куйды. Төсе киткән тукыма
гына булса да, әллә ничә еллар шулай тәрәзәне чит күзләрдән каплады ул. Яңа
фатирның бөтен бәхете шул булды. Малай үзе дә, шәһәргә килгән чагында,
урамга ертык одеал тишегеннән карап торырга гадәтләнде.
Бер кайтуында:
– Иреңне кая күмдең? – дип сорады әбисе кызыннан.
– Күммәдем, күмсәм, бу кадәр еламас та идем. Югалды ул, – дип җавап
бирде тегесе.
Ф И Р Ү З Ә Җ А М А Л Е Т Д И Н О В А
75
– Нинди көнгә төштең бит, хәерсез, – дип тиргәде карчык аннары. –
Киләчәгең яман буласын чамалыйсыңмы икән син?
– Һәрнәрсәне алдан күрерлек күзлек ясалмаган әле бу дөньяда, – дип җавап
бирде Мәликә.
Ул авылга яхшы хәбәр әйтергә дип кайткан иде.
Беркөнне дәресләрдән соң Маратны мәктәп директоры үзенә дәшеп алды.
Әнисен сораштырды. Беркайда да эшләмәвен белде.
– Мин аны үзебезгә, ашханәдә савыт-саба юарга чакырыр идем, – диде
сак кына.
Малай өйгә кош тоткандай кайтты. Мәликә дә кинәт айнып киткәндәй
булды. Авылдагы карт әнисен исенә төшерде. Кечкенә булса да куанычы бар
иде: аны әле кеше арасына кертәләр икән бит. Бөтенләй үк югалмаган әле ул.
Аннан алар икәүләп юлга чыктылар. Поездга чак өлгерделәр.
Менә шул хакта әйтеп, Маһинур карчыкны юатырга кайткан иде бит
Мәликәсе. Ә монда аның ире югалганны хәбәр итәргә җитешкәннәр...
Шуннан Мәликә, ишектән кергән салкын җил кебек, ишекле-түрле йөрде.
Кызмача халәттә күршеләргә кереп китте. Малай да артыннан калмады. Әллә
нинди шомлы кич иде. Урамда, угрыны тоткан сыман, этләр өрә, болытлар
арасыннан тонык кына ай йөзә, йолдызлар да качып беткән иде кебек. Тик
әнисен тыярлык түгел иде шул:
– Кем кушкан сезгә минем тормышны үземнән алда ирештереп, кортканы
борчырга! Ут төртәм, авылыгызны яндырам, белегез аны, – дип янады.
Күршеләре Гөлнара апаның коты алынды. Малай да курыкты. Авылда су
юк бит... «Пужардан Алла үзе сакласын», – дип кенә торалар. Ярый Гөлнара
апаның хәбәр ташучы кызы шәһәргә китеп өлгергән иде.
Әбисе һаман үз кызын орышты:
– Беркемгә дә бишек асып куймаганнар, селкетеп тормыйлар, – диде, теш
арасыннан гына сүзләрен сыгып. Әнисе аны тыңламады да сыман.
Шулай да, оныгын юатырга теләпме:
– Бер дә аптырама, улым, кеше аралары гына түгел, заманалар болганган
чак, – дип башыннан сыйпады.
– Күңелсез шулай да... – диде малай, карашын аска төбәп.
Аннан Мәликә, шәһәргә килгәч, бер-ике атна эшкә йөреп карады. Тик...
төннәр буена ыңгырашып чыкты, башына чыдый алмады. Аллаһ аңа чиксез
зур сынау биргән иде...
Малай, бураннарның салмак сызгыруына кушылып, учларын авызына
якын китереп:
– Әнием! – дип кычкырды. Әнисенең тавышы ишетелүдән үзе үк шүрләп
куйды. Аннары:
– Әбием! – дип сөрән салды. Битләренә җылы карлар гына бәрелде.
Ул озаклап, нидер күрергә теләгәндәй, буран эченнән карашын алмады.
Хәтерендә әбисе сөйләгән бер гыйбрәтле хәл яңарды. Имеш, бер кызның
әнисе үлеп киткән. Әтисе үги әни алып кайткан. Үги әни кызны яратмаган.
Баланы поезд юлына илтеп куйган. Менә берчакны юлдан ыжгырып поезд
килә икән. Машинист карап җибәрсә, ни күрсен, бер хатын кызыл яулык
болгый, ди. Поезд туктаган. Машинист баланы алырга дип төшкән, теге
хатынны эзләп ары каранган, бире каранган – баладан башка һичбер җан
иясе күрмәгән. Ахырдан гына белгәннәр: теге хатын баланың үлгән әнисе
булган икән...
АДАШТЫРМА, БУРАН...
76
Улының бу газапларын Маратның әнисе дә, мөгаен, күреп торадыр. Юк-юк,
газаплануын теләмәс иде ул аның.
Малай, икәүләп, соңгы кат шәһәргә килгән көнне исенә төшерде. Әнисе
әллә авыртудан, әллә эчендәге ялкыннан күп сөйләшмәскә тырыша иде. Улы
табып биргән эшкә йөрмәс булды. «Сукыр кычыткан төнәтмәсе эчкән идем,
чистый похмельгә әверелде», – дип акланды. Үзе малайга аркасы белән
баскан көенчә елады да елады. Нигә елаганын малай аңламады. Кулын әллә
эт тешләгән, ул юанаеп шешкән иде. Ниндидер өрәкләрдәй билгесез затларга
иярде, алар һаман ишәя барды. «Чирлегә чебен ияләнә, балам», – дип авыр
сулады беркөнне әбисе. – Иблис үзенә иярткән инде аларны. Бер басып алса,
ычкындырмый инде, явыз. Шайтанга иярүдән дә олырак бәхетсезлек юк җир
өстендә. Адаштыра ул, юлдан яздыра адәм баласын. Харап итә.
Иблис чебен генә түгелдер, мөгаен, дип фикер йөртте Марат шул чакта.
Ул нишләргә белмәде: берчакны, төнлә торып, аракы кибетенең тәрәзәсен
ватарга уйлады. Сатмасыннар аның әнисенә ачы агуны. Күрмиләрме алар
нишләгәннәрен? Анда бит олы-олы апалар эшли. Тик ул уянганда, кояш инде
сөңге буе күтәрелгән иде. Малай, тукыма ертыгы аша төшкән кояшка карап,
янә бер кат сәер уйлар кичерде. Алар урамында кибетләр берәү генә түгел ич!
Берәү... икәү... өчәү... дүртәү... Күп икән лә. Ул аларны күз алдыннан үткәргән
саен пошаманга төште һәм: «Ватарга ташың җитмәс!» – дип, эчтән борчылып,
тартылып-киерелеп куйды. Аннан вату-җимерүнең дә иблис шөгыле икәнен ул
әбисеннән ишетеп белә иде. Бу юлга басарга ярамый. Төзү-торгызу – монысы
егетләр һөнәре.
Һәм беркөнне малай, мәктәптән кайтышлый, әнисенең фатирлары ишеге
төбендә ятуын күрде. Ул аны, гадәттәгечә, исерек дип уйлады. Тик әнисе
суламый иде инде...
Малай авыр уйлардан куырылып куйды. Уйларын ниндидер бер куанычлы
хәлгә күчерергә тырышты. Бүгенге көндә шәһәрдә аның бердәнбер куанычы
Хан иде. Урамдагы тугры дустына – кара чутыр эткә ул шулай дип исем кушты.
Баштарак эт бу исемне бар дип тә белмәде. Соңрак, авырлык белән булса да,
бераз ияләшә башлады шикелле. Дөресрәге, подъезд тирәсендә һаман нидер
эзләнеп, кемнедер көтеп йөргән сукбай эт, һич көтмәгәндә, аның якын дустына
әверелде. Шулай итеп, Марат ашханәдән ипидер, калган котлет-ит кисәкләрен
дәфтәр битенә төреп җыеп чыгу язмышыннан котыла алмады.
Алар сыйныфындагы иркә кызларның күпчелеге ашханәдә тавык итенең
майлы җирен яки тиресен йолкып, аерым савытка – өстәл почмагына өеп
куялар. Маратның эткә алып кайтуын белгәнгә, шулай итәргә сөйләштеләр
алар. Рәйсә бигрәк тә сайлана. Аңа еш кына мае гына түгел, ите дә ошап бетми.
Чемченеп бер-ике телем каба да калганын өстәл почмагындагы тәлинкәгә
китереп сала.
Эт үзенә тәм-том тутырып кайткан малайны мәктәп ишеге төбеннән үк
каршы килеп ала. Койрыгын болгый-болгый ашап туйгач, майлы авызларын
ялый-ялый, рәхмәт әйткәндәй, моңсу күзләрен тутырып, Маратка төбәлеп тора.
Шуннан ике тәпиен малайның иңнәренә куеп, битен ялый. Маратка рәхәт була.
Аны шәһәрдә бер генә җан иясе дә бу тиклем яратмый ласа.
Колакларын салындырып, телен чыгарып, подъезд төбендә утырган чем-
кара этнең гади генә җан иясе түгеллеген өлкәнрәкләр һаман әйтеп торалар.
– Җүнле эт тә шундый язмышка дучар булсын инде! Адашкандыр ла,
бичара, – дип кызганып та куештыралар. Кайберәүләр:
Ф И Р Ү З Ә Җ А М А Л Е Т Д И Н О В А
77
– Мөгаен, вокзалларда яман, ташландык әйберләрне табып бирүче
булгандыр бу, – диләр.
Артыгын хәрәкәтчән шул ул, уйнак та. Шуңа әйтәләр микән кешеләр,
белмәссең? Мондый этләрне җиде-сигез ел эшләтәләр дә аннары хуҗалары
өйләренә алып китәләр, имеш. Ә этләр белән эшләүче ул хуҗалар кинологлар
дип атала, ди.
Күптән түгел әбисенә кайтканда, тимер юл вокзалында Марат үзе дә
шундый хәлгә тап булды. Аулак почмакта яткан бер пакет кешеләрне тәмам
пошаманга төшергән иде. Барып ачып карарга берәү дә батырчылык итмәде.
Тыгыз әйләнә ясап, ерактан гына карап тордылар. Берзаман эт җитәкләгән
кинологлар килеп керде. Берсе эткә: «Эзлә!» – дип әмер бирде. Эт пакетны
әле бер яктан, әле икенче яктан якынаеп иснәп карады да янына ук сузылып
ятты. Шуннан аны теге кешеләр ачып карадылар. Аннан бер малайның иске
бүреге генә килеп чыкты. «Минем кебек, авылга әбисенә кайтканда, мөгаен,
берәүсе онытып калдыргандыр инде», – дип уйлады Марат. Кешеләр дә
көлешә-көлешә таралышты.
Әйе шул, Ханга охшаган иде ул эт тә. Ә Хан ул эт ише генә дә түгел. Әбисе
әйтмешли, дөнья бәһасе торырлык!
Берзаманны менә нинди хәл булды бит әле. Ничектер ул көнне дәресләре дә
соң бетте, аннан соң футбол секциясенә дә керделәр. Мәктәптән малай яктыда
да, караңгыда да берүзе кайта. Бу юлысы да аның юлдашлары юк иде. Сизми
дә калды: көтмәгәндә үзен ниндидер ят малайлар әйләндереп алды.
– Акчаңны минем учка куй! – дип боерды олы гәүдәле, туң йөзлесе.
– Акчам юк минем, – дияргә генә өлгереп калды Марат, Ханның улый-
улый өргәнен ишетте. Тавыш килгән якка күз ташласа, ни күрсен, Хан, уктай
атылып, аңа якынлашып килә иде. Яман кәсепкә керешкән малайларны чалбар
балакларыннан эләктерердәй булып куды Хан. Кая басканнарын да белмәделәр
тегеләр! «Итәге яманны эт кабар», – дияргә ярата Маһинур әбисе. Кайчакта:
«Кешенең түгел, этнең дә кирәк чаклары була», – дип тә җибәрә. Дөрес әйтә
икән шул. Башкача, Марат яшәгән тирәгә килеп тә йөрмәсләр алар.
Шуннан Хан аны мәктәптән үзе каршы ала башлады.
Шулай итеп, яп-якты зәңгәр күзле Рәйсәдән кала, Маратны шәһәргә бәйләп
тоткан тагын бер җеп пәйда булды.
Әнисе юк, әтисе бу хакта уйлап та карамый хәтта. Үги әнисе дә зур кешегә
саныйдыр. Үсеп җиткән егетне ничек озатып йөрсен инде ул? Хәер, үзе дә моңа
ризалашмас иде. Япа-ялгызы йөрергә өйрәнгән бит инде ничә еллар буена...
Буранның йөзе дә, күзләре дә ак икән, дип уйлады малай эчтән генә. Гүя,
ул аларны күрә иде. Ул күзләрдән, гүя, хатирәләр коела, юк, юк, буран аларны
әйтерсең лә биектән торып аның җанына сибә. Сибә дә, еландай боргалана-
сыргалана ап-ак сыртын кабартып, шуышып аяк астыннан үтә. Тагын шул
күренеш кабатлана... Тагын хатирәләр куера...
Йортка аракы дигән афәт кергәнче матур яшәделәр кебек әтисе белән әнисе.
Дөресрәге, малай күңеле ул чакларның рәхәт мизгелләрен ташламый. Әтисе
дә әнисенә «йомрыкаем, йомшаккаем», дип кенә торды. Кайбер вакыйгаларны
ул әле дә аермачык хәтерли. Яңа ел кичендә шәһәрнең үзәк чыршысы янына
алып баралар иде Маратны. Ап-ак күбәләкләр уйнагандай, яп-якты кар ява
иде. Шунда әтисе, шаярып, әнисен җиргә екмакчы булды.
– Җир шарын селкетәсең бит, җүләр, монда яшәгән халыкка нинди үчең
бар синең, ә? – дип тартышты әнисе, егылмаска тырышып. Рәхәтләнеп көлде
АДАШТЫРМА, БУРАН...
78
малай әнисенең тапкырлыгыннан. Аннан үзе әтисен аударырга теләп этте.
Әтисе, чынлап та, улын кочып, кар көртенә чумды. Мәликә икесен дә тартып
торгызды да өс-башларын какты. И рәхәт тә булган иде соң шул чакта! Малай
тоя: әтисе Мәликәсен ярата. Алар яшерен хисләрен күз карашлары аша гына
сиздерсәләр дә, моны җир йөзендәге бөтен кеше, хәтта агачлар, чәчкәләр дә
күрер иде, мөгаен.
Аннан алар икесе дә Маратны да яраталар иде бит. Бер Яңа елда Кыш бабайны
өйгә дә чакырдылар хәтта. Ә Кыш бабай үзе генә түгел, янәшәсендә Кар кызы
да бар иде. Бүләкләре дә капчыклап! Дәү кызыл капчыкны хәтерләмәскәме?!.
Маратның аны шул мәлдә үк, вакытны бер дә сузып тормыйча күрәсе килде.
Югыйсә төлке итеп киендереп тә куйдылар үзен. Кыш бабайга бүләккә әллә
ничә шигырь дә әзерләде. Аларын балалар бакчасындагы чыршы бәйрәмен
каршылаганда ятлады. Берсе – үзенеке, икенчесе – Таһирныкы, аннан соңгысы
– Камиләнеке. Әле тагын да күп иде исендә калган шигырьләр.
– Күрәм, монда төлкеләр яши икән, – диде Кыш бабай, өйгә килеп кергәч
тә. – Минем урманымнан качып килгәннәрдер инде...
– Сезнең урманнан түгел мин, – диде Марат. Аның, дөресрәге, урманныкы
буласы килмәде. Әбисенә кайткач та, урманда еш була бит ул. Караңгы,
куркыныч, үзе гел күңелгә шом салып, шаулап тора.
– Алайса, башка урманныкы инде бу төлке. Йә, ничек яши икән анда
төлкеләр? Үзара дусмы?
– Дус, – диде малай, төркемдәшләрен күз алдына китереп.
Тик әтисе ашыгып ташлады. Кыш бабай капчыгын ачканны да көтмәде,
горурлана төшеп:
– Безнең улыбыз сезгә әллә күпме бүләк әзерләде бит әле, – дип куйды.
– Монысына без бик шат булырбыз, – диде Кыш бабай. – Йәле, нинди бүләк
икән ул Кыш бабайга?
– Шигырьләр, әлбәттә, – дип елмайды әнисе.
Шунда Маратның күз алдыннан шигырьләр тезелешеп үтте. Ай-һай,
боларны сөйли башласаң, Кыш бабайның бүләген бирергә онытып чыгып китүе
дә бар. Һәм малай хәйләләргә җыенды. Ике кулы белән ике яңагын тотты да:
– Сөйли алмыйм, Кыш бабай, тешем сызлый минем, – дип, күзен читкә
алды. Шуннан әтисенең әзмәвердәй гәүдәсенә ышыкланып качып торды.
Әтисе белән әнисе бер-берсенә карашып елмаештылар.
– Алай икән, төлкеләрнең теше сызлавы бер дә гаҗәп түгел, шулай да,
сызламасын өчен, иртә-кич чистартырга кирәк аларны, – дип, капчыгына
үрелде Кыш бабай. Ә аннан бер кап тәм-томнар, бер зур машина килеп чыкты.
Нәкъ шундыйны көткән дә иде Марат.
Ә аннары тормыш чәлпәрәмә килде. Кулдан бәллүр савыт шуып төшкән
кебек кенә булды. Барысы да уалды да бетте.
Әти-әниләр баланың тормышын оҗмахка да әверелдерә алалар, тәмуг
белән тәңгәлләштерү дә көчләреннән килә икән шул. Нигә шулай ярдан
ярга бәргәләнәләр алар? Ничек шулай ихтыярсыз, чарасыз калалар? Нигә
уйламыйлар алар уллары турында? Мөгаен, олыгайсалар да, күңелләре белән
бала булып яшиләрдер. Алданалардыр аннары. Кемнәргәдер, ниләргәдер
ышаналардыр. Менә тимер юл да алдады түгел микән? Ышанды бит югыйсә
Марат аңа. Югыйсә, бу юлдан еллар буена күпме кеше үткәндер. Арада берәү
булса да тәпиләп баручы очрады микән? Ничекләр сагынган иде бит әбекәен!
Кичә генә телефоннан сөйләштеләр ләбаса. «Кайт, балам», – диде. «Көтәм», –
Ф И Р Ү З Ә Җ А М А Л Е Т Д И Н О В А
79
диде. Их, элек булсамы ул телефоннар! Хәер, кешеләр, хәзергеләр кебек, хат
язарга да өйрәнә алмый калырлар иде.
Малайның әллә ничек кенә әбисе язган хатлар хәтереннән сызылып үтте.
Әнисе аларны һаман саклап, башта китап киштәсенә куеп торды. Ул чакта
хат язышу дигән бик матур гадәт бар иде. Кешеләр бөтен уй-фикерләрен,
теләкләрен, хәтта хисләрен дә хат аша белдерделәр.
Марат укырга кергәнче үк хәрефләрне шушы хатларга карап күчереп язарга
өйрәнде.
Малайның күз алдыннан таныш җөмләләр йөгереште:
«Кадерле балаларым! Кайнар сәлам барыгызга да. Бик сагынам, очып барып
кайтыр идем. Ике атна элек әллә күрдем сезне, әллә юк, күз алдыма да китерә
алмыйм, төштәге кебек кенә булды.
Әле Нәгыйм артыннан күчтәнәчләр җибәрдем, керткәндер.
Улымны карап кына үстерегез, ир бала бик кирәк бит дөнья көтәргә.
Бәрәңгегез дә беткәндер инде, кызым. Бәлки, кияү кайтып алып китәр.
Бик көчле буран булды бит әле бездә, бөтен ишегалдын тутырды, телевизор
да күрсәтми башлады, антеннаны борды, ахрысы. Аны да карап китәр иде.
Өем җылы. Минем өчен кайгырмагыз, ашарыма, ягарга бар, тыныч. Матур
гына үсегез генә. Кызым, бу ай пенсиясе килгәч, акча бирәм үзеңә, теге матур
чуклы шәлне алырсың. Акча кирәкми миңа. Бу айда бер капчык он алдым,
киртәлекләр алдым, бөтен әйберем бар, Аллага шөкер.
Ураза җитә, алты-җиде кеше чакырып авыз ачтырырмын дип торам. Алла
кушсын иде.
Кызым, ваучерны миңа җибәрмә, Марат улыма сакла, зур мөлкәт, дип сөйли
бит халык. Амин, шулай була күрсен. Безнең хәләл көчебезне дә бәяләрләр
икән, дип сөендем әле.
Кызым, кибет тирәсенә барып, бала калдырып кереп китә күрмәгез,
саклагыз улымны. Авырмагыз, зур үсегез».
Әле бу хатта Маратка язылган өлеше дә бар. Авылга хат язарга утырса, әнисе
аңа да карандаш тоттырып куя торган иде. Марат әбисенә язылган хатның кай
җиренә эләксә, шунда сызгалап, үзенчә ниндидер әйләнәләр төшереп җибәрә.
Маһинур карчык аны да игътибарсыз калдырмаган: «Улым, зу-у-у-р үскәнсең
икән инде, миңа хат та язгансың бит, рәхмәт үзеңә», – дип үсендергән. Аннан:
«Мин сиңа ап-ак оекбашлар бәйләдем, балам, тәпиләрең җылынып йөрер»,
– дип тә өстәгән.
Марат әбисенең резинка-керешкә бәйләнгән күзлеген яулыгы өстеннән киеп
куюын күз алдына китерде. Аны, кигәнче, алъяпкычы итәгенә сөртештереп
тә җибәрә торган иде. Керешкә бәйләнгән иске күзлек булса да, килешеп тора
ул аңа. Ә менә Рәйсәгә килешмәс иде...
Малай үзалдына елмаеп куйды. Рәхәтлек сибеп, бер мизгелгә буран көчәеп
алды да янә тына төште.
Әнә шулай ничә еллар буена Маһинур карчыктан алар тарафына серле
җылылык агылды. Күбрәк авылда, әбисе янында яшәсә дә, хатлар нигәдер
Марат шәһәргә килгәч ешая торган иде. Хат алган көнне әнисе дә йомшаграк,
кәефлерәк булды. Болар барысы да Марат нәни чакта иде шул. Әле анда
тормыш түгәрәк, хыяллар күбәләк иде. Иде...
Ул хатлар, йортка рәхәт хисләр таратып, кадерле урында, өстәл өстенә
җәелгән эскәтер астында, озак еллар яшәде. Беркөнне Мәликә исереп кайтты.
Хатларны кычкырып укыды да кычкырып елады. Аннан, бөтенесен җыеп алып,
АДАШТЫРМА, БУРАН...
80
вак-вак кисәкләргә ерткалап, идәнгә сипте. Шуннан чыгып китте дә кунарга
да кайтмады. Марат төне буена бер хатны җыеп дәфтәр битенә ябыштырды
һәм аны сумкасындагы көндәлеге эченә качырып куйды. Бу хәлдән соң әнисе
үзе дә борчылудан ябыгып киткәндәй тоелды. Тик ул аңа бер сүз дә әйтмәде.
Инде менә Маһинур карчыкның да арык гәүдәсе тагын да җыйнакланды,
буе бәләкәйләнде, дөресрәге, чүгә төште, бит-күз тирәләрен тирән җыерчыклар
каплады, соңгы араларда колакка да катылана башлады. Малайның бөтен
курыкканы шул: әбисе кинәт кенә бөтенләй ишетми башламасын тагын. Алла
сакласын! Дөнья йөзендә бер сөйләшер кешең дә калмас бит аннары. Болай әле
ул көнгә бер-ике кат шалтыратып хәл белешә. Икесе ике якта ихлас сөенешеп,
бәхетле мизгелләр кичерәләр. Аннан атна азагы, кайтыр вакыт та җитә.
Хәзер кешеләр хат яза белмиләр дә бугай. Кесә телефоныннан, акчаларын
кызгануларын сиздереп, арлы-бирле берәр җөмлә әйтешәләр дә, бөтенесен
шунда ук онытып, ары китеп баралар. Хискә урын юк шул хәзер шәһәрдә.
Хисләр, бәлки, авылда яшидер.
Малай күңелсез уйлардан куырылып куйды. Искә төшермәскә кирәк иде
аңа бу хәлләрне. Менә йөрәге дә еш-еш тибә башлады. Ямансу булып китте.
Бар җиһан аклыкка чумган, буран тагын көчәя төшкән сыман тоела.
– Адаштырма, буран! – дип эндәште Марат, үзе ишетерлек итеп кенә. Чөнки
адашудан ул бик курка иде.
Малай, яратып, ак буранны ялларыннан сыйпагандай итте, ерак офыклардан,
шәһәр ягыннанмы шуышып килгән салкынлык аның битләренә бәрелеп, борын
очларын чеметеп-чеметеп алды. Маһинур карчык мондый көннәрдә: «Хозыр-
Ильяс үзе юлга ак җәймәләр җәеп куйган», – ди торган иде дә... Әллә нишләп,
малай авыл урамында пәри туе биегәнен хәтерләде. Җәйнең бер көнендә,
уралып-уралып, тузан юлы күкләргә сузылды. Үзе биек багана булып йөгереп
каршыга килде.
– Тукта, улым, үтеп китсен, аңа кушылырга ярамый, – диде әбисе.
– Нишли бу тузан өермәсе? – дип сорады малай.
– Өермә түгел ул, пәри өйләнә, якын барма. Аларның үз дөньясы, безнең
– үзебезнеке... Китсен үз юлы белән...
Малай, нәрсәдән икәнен дә чамаламыйча, шүрләп куйды. Әле көчәя, әле
тына төшкән бүгенге буранны да пәри туена охшатты. Үзен шуның үзәгендә
калгандай хис итте.
Биек-биек күкләргә караган саен, ул үзен кечерәя баргандай тойды.
Әллә шуннан тәмам хәле китте. Исерткеч һава сулыш юлларын ярып керә,
буыннарны йомшата, ул итекләре авырая башлаганны чамалады. Алай ук
якын түгел икән шул газиз авылы. Үз-үзе белән сөйләшеп шактый юл үтте.
Һаман барып җитә алганы юк әле. Шпаллар, сез җансыз мәллә соң? Әйтегез,
поездда атна саен юл үткән малайга күпме ара калганын? Юл борылдымы,
буранмы, аны җил инде арттан этә башлады. Юк, юк, юл туп-туры бара да
бара. Кемдер төзегән бит аны шулай. Бу шпалларны кемнәрдер җилкәләренә
күтәреп йөргәндер. Ә буран Аллаһыныкы. Шул мәлдә әбисе өйрәткән дога
исенә төште. Күкләр күренмәсә дә, карашларын чиксезлеккә төбәп, иреннәрен
кыймылдатып, шыпырт кына кабатлады: «Колһу Аллаһу әхәде Аллаһу самәде
ләм йәлиде үә ләм йүүләде, үәләм йәкүлләхү күфүән әхәде». Доганы авылда
шыпырт кына укыйлар, ул монысын белә иде. «Авыр чакта укысаң, Аллаһ үзе
ярдәм итәр», – ди бит әбисе.
Малай:
Ф И Р Ү З Ә Җ А М А Л Е Т Д И Н О В А
81
– Аллаһы Тәгаләм, кайда син? Аллаһым! – дип пышылдады.
Марат авылда әбисе биргән хәер акчаларына мәчет кибетеннән «Аятел-
көрси» дә сатып алды. Туңдырма алырсың, дип биргән иде дә... Доганы
караватының баш ягына элеп куйды. Ул – тынычлык билгесе, иман куәте
икәнен аңлады. Йокысын курку-шом бүлдерми башлады.
Ул арык, сөякчел кулларына иелеп алып, кар йомарлады. Аны ерак итеп
атты. Кар йомарламы рельска тиеп таралып чәчелде. Исерткеч саф һава шактый
изрәткән, бөтен гәүдәсен тетеп салган, инде йоклыйсы килә башлаганын сизде.
«Менә кар ата-ата атлагач, йокы да ачылып китәр», – дип фикерләде һәм тизрәк
барып җитәр өчен йөгерә башлады. Шул мәлдә әллә нәрсә булды: малайның
йөрәге жу итте, зиһене таралып китте. Каршысындагы юл икегә тармакланган
иде. Инде нишләргә? «Кайсыннан китсәм, дөрес булыр икән?» – дип, ул поездга
утырып йөргән чакларын исенә төшерергә тырышты. Тик бер тапкыр да моңа
игътибар ителмәгән икән шул. Ничекләр шулай күзсез, тоемсыз булган соң
моңарчы? Менә ни өчен аны укытучы апасы «игътибарсыз» дип ачулана икән.
Ул әле уңга, әле сулга күз йөгертеп, туң рельска сыңар аягын куеп, исәңгерәп
басып торды. Ничек була инде бу? Кем аерып куйган юлларны шулай?
Малай үзен җир өстендә япа-ялгызы калгандай тойды. Артына борылып
карады. Анда шпалларга салган буранлы юлда итек эзләре генә сузылган
иде. Аларны да ак буран тырыша-тырмаша күмеп маташа. «Әллә кире китим
микән?» – дип уйлады Марат. Шунда янә Маһинур карчык күз алдына килеп
басты. Вакыт-вакыт ачуланыштырса да, йомшак күңелле шул ул. Нигәдер
малай үзен әбисе янында бик бәхетле тоя, гүя ул бала түгел, һәм беркайчан да
бала булмагандыр кебек тоела иде. Маһинур карчыкның бар йомышын үти.
Әле соңгы кайтуында да уң яктагы күршеләрдән аңа тоз алып чыгып бирде.
Карчык та аны чиксез ярата, коймак, кабартмалар пешереп көтеп тора. Телеңне
йотарлык мондый ризыкны аның башкача бер җирдә дә ашаганы юк әле. Аннан
Маһинур карчык Мәликәсе рухына һәр җомгада намаздан соң дога кыла.
Шул көнне әнисе күбәләк булып җиргә иңә дә тәрәзәдән карап китә, имеш.
Менә, кичен, аның җаны кайтып тәрәзәгә кунар да улын күрмәс... Малайның
күзләренә яшь тулды, ирен читләре кыймыл-кыймыл килде. Ә мәктәптә аны
югалтырлар инде. Әнә укытучысы сөйләде бит беркөнне. Һиндстан дигән ил
бар, диде. Имеш, шунда, әгәр укучы сәбәпсез дәрес калдырса, мәктәпкә аның
урынына гаиләдән кем дә булса килеп укып китәргә тиеш икән. Әтисе барыр
иде микән шулай кирәктә? Мөгаен, бармас иде, аның җыелышларга да йөргәне
юк ласа. Әбисе менә барыр иде дә... ул авылда яши шул.
Марат, бар әрнүен тешләренә кысып, күзләрен кул аркасы белән сыпырып
алды. Шунда качышлы уйнаганда гел дә телдән төшми торган санамыш
хәтеренә килде. Бияләен салды, ике бармагын өскә таба тырпайтып куйды да:
Алгадан, болгадан,
Песи йөри елгадан.
Алдат, булдат,
Здоровый солдат,
– дип кычкырып торып санады.
Бармаклар сулга китәргә куша иде...
Маһинур карчыкның: «Уңга барсаң – юлың уңар», – дигәне хәтерендә
яңарды. Тик санамыштан соң беркайчан да хәрәмләшмиләр, шуңа күңелле
АДАШТЫРМА, БУРАН...
82
һәм дөрес була иде бит уен. Сулга икән сулга... Димәк, әбекәе сул якта
яшидер.
Малай, әбисенә бәйле вакыйгаларны исенә төшерә-төшерә, беркавем басып
торды да тармакланган юлның бармагы кушкан сул яктагысына борылды.
«Бик күп ара үттем бит инде, җитеп тә киләмдер», – дип уйлады. Һәм сулга
каерылган рельслар буйлап атлап китте. «Камыр батыр» әкияте исенә төште.
Әбисе әкият капчыгы аның. Күпчелек әкиятләре «Борын-борын заманда, кәҗә
– команда, саескан – сутник, үрдәк – үрәтник, бака дисәтник булганда...» дип
башлана. Ә «Камырбатыр» алай түгел. Иптәшләре җир астында калдыргач та
чыгар юл таба ул, җир астында да яхшылык кыла, Сәмруг кошның балаларын
аждаһадан коткара. Яхшылыгы яхшылык булып үзенә әйләнеп кайта.
– И адәм баласы, миннән ни телисең? – ди аңа Сәмруг кош.
– Мине җир өстенә чыгарып, тора торган урыныма илтеп куйсаңчы, – ди
егет.
– Баш өсте! Минем сыртыма утыр да күзеңне йом, үзем әйткәнче ачма, –
ди дәү кош.
Сәмруг кош аны очыртып алып киткән. Өч көн, өч төн очканнар. Сәмруг
җиргә килеп кунган да:
– Инде күзеңне ач, – дигән.
Камыр батыр күзен ачып җибәрсә, үзләренең урмандагы өйләре янында
тора икән.
Авырлыкларга дучар булса да, ахырда барыбер җиңгән бит ул.
Малай, бер могҗиза көтеп, күкләргә төбәлде. Нигәдер көтмәгәндә Сәмруг
кош килеп чыгар кебек тоелды. Тик сыртына утыртып очарлык дәү кош
күренмәде. Шулай да әлеге әкиятне искә төшерү аңа көч өстәгәндәй булды.
«Әкиятләр тормыштан алынган, балам», – дияргә ярата әбисе. Димәк, бүгенге
көн генә могҗизасыз түгелдер...
Тукта, нишләп әле бу әкиятләрне, җырларны әнисе бер дә телгә алмады
икән? Әбисен тыңламады микәнни бер дә? Хәер, әбисе: «Таңнан төнгәчә колхоз
дуңгызларын карап гомерем үтте, әниеңнең ничек үскәнен күрми дә калдым,
балам, без бит илгә яхшы булсын дип яшәдек, көн димәдек, төн димәдек, эшне
генә белдек», – дип сөйләп утырганы исендә. «Минем бөтен ялгышым шушы
булды, ахрысы. Бисмилланы да өйрәтә алмадым шул», – дип тә өстәде.
– Кы-з-ы-ы-к, – дип куйды малай үзалдына. Чынлап та, алар авылында
бисмилла әйткән кешеләр, мәчеткә үк бармасалар да, аракы эчмиләр бит...
– Әниемнең өйрәнәсе килмәдеме әллә? – дип сорады ул.
– Юк ла. Адаштык шул без, балам... – дип куйды әбисе, тирән көрсенеп.
– Кем адаштырды? Буран мәллә? – дип елмайды малай.
– Ил... – диде дә карчык, нидер көтеп, оныгына төбәлеп торды.
«Ил бит ул мин дә, башка малайлар да, әбием үзе дә», – дип уйлаган иде
Марат шул чакта, сүзнең мәгънәсенә төшенеп җитә алмыйча.
Әбисе адашкач, әнисе дә адашкан булып чыгамы инде хәзер?
Әтисе белән әнисе дә кай арада үзләре туып-үскән авылдан кайтып җитә
алмаслык ерак китәргә өлгергәннәр соң? Әллә адашып барып чыкканнармы
алар да шәһәргә? Маратны адаштырыр өчен микән соң әллә?
Ә әтисен Мәликә үзе дә томанлы гына хәтерли иде кебек. Авылга мәчет-
мәдрәсәләр салдырган, эшчән, намуслы Елкычура нәселеннән булуын да
белмәгәндер, бәлки. Бу хакта сөйләргә ярамаган чөнки. Колхозга идарә
төзегән чорда, шушы төзелеш өчен урман кискәндә, агач баскан аны. Колхозга
Ф И Р Ү З Ә Җ А М А Л Е Т Д И Н О В А
83
ышанычы зур булган. Колхозсыз илнең киләчәген дә күз алдына китерә
алмаган Алпамша Сәлим. Тик нишлисең... Язмыштан узып булмый, диләр
бит. Кызык, ә Сәлим бабасы кемгә охшаган булды икән, бер фоторәсеме дә
калмаган, ичмасам?
Югыйсә Маратның үзен кешеләр әнисенә охшаталар. «Тач Мәликә инде
бу», – диләр. Ә әнисе тач Маһинур карчык инде. Малайга кайчак әбисе янына
түгел, әнисе янына кайткандай тоелып китә. Шуңа атна үткәнне көчкә көтеп
бетерә дә ул.
Кайчакта әбисе, янына утыртып, малайның киләчәккә булган хыялларын
кымшатып карый:
– Улым, үскәч кем булырсың икән син? – ди.
– Юрист булам, – ди малай, ике дә уйламыйча.
Әбисенең йөзе нурсызлана төшкәндәй тоела, кашлары җыерыла.
– Абау, кирәкмәс, балам, кара күзлек киеп, гел караңгылык аша карарсың
микәнни дөньяга? – дип куя.
– Карамам, җир өстендәге барлык аракы кибетләрен яптырып бетерермен,
– ди дә тынып кала малай.
– Алайса, ярап та куяр, – дип килешә карчык. – Закуннарны яхшы белми
торып, бу эшне эшләп булмас шул. Әнә бит «аракы саттырмый торган авыллар
да бар», дип язалар гәзитләргә. Анда бер кеше дә юкка чыкмыйдыр, мөгаен. Ә
бәлки, агронум булып куярсың, авылга кайтырсың, улым. Үз яныма. Яшәрбез
шунда икәү. Инвестор булсаң да ярар... Аннан өйләнеп тә җибәрерсең.
Оныкларны үзем карашырмын, Алла боерса.
Әбисе өйләнү турында сүз сөйли башласа, Маратның бит алмалары кызарып
чыга. Оялудан канәгатьсез генә авызын чалшайтып куя. Рәйсә исенә төшә...
Маһинур карчыкның һаман кабатлый торган фикерен яхшы белә Марат, ул
һаман: «Иман булса, кешегә белем бик кирәк тә түгел бугай. Белем тормышта
мишәйт тә итми микән әле?» – дияргә ярата. Мондый шиге аның тикмәгә
түгел, әнә Мәликәсе дә, кияве дә укымышлы кешеләр иде. Иде. Дөнья хурына
калдылар. Иман ныклыгы җитмәү аркасында бит. Иманлы кеше яман юлга
тартыламы? Иблискә иярәме? Булмаганны!
Марат аның бу уйларын карашларыннан укый.
Маһинур карчык исә үзалдына елмаеп утыра бирә. Заманага да элеккечә
артыгын ышанып түгел, шулай елмаю ашарак карый инде ул хәзер. Инвестор
дигән затларга баштарак күңеле белән булса да каршылык күрсәтмәкче иде
дә, тик өлкән кешене кем генә тыңласын икән?
Әнә ире гомерен биргән колхоз да, аның идарәсе дә юк инде хәзер. «Бетәсе
әйбер бетәргә тиештер инде, күрәсең», – дип тынычландырды үзен ахырдан.
Хәер, колхозга чын-чынлап ышанды микән соң Сәлиме? Ышанды шул. Ул
бит муллалар нәселеннән иде. Аталары белән бергә сөргенгә сөрелде. Ишле
нәсел иде алар. Мәчет-мәдрәсәләр салдырган, кибетләр тоткан, көтүе белән ат
асраган эшчән нәсел иде. Һәммәсе пыран-заран килде. Әтисе, дөньялар бераз
тынычлангач, аңардан туган якка кайтып төпләнүен үтенде. Кайтты. Җиңел
булмады аңа. Төптән нык, көчле, ихтыярлы нәсел белән гөрләтеп тормыш
алып барасы урынга тирә-күршене таяныч итеп яшәргә туры килде. Капка
ачып кереп, сүз катардай чыбык очы туганнары да калмаган иде. Тимерче
Рәүф кызы Маһинурга өйләнеп җибәргәч, колхозга чат ябышып яши башлагач
кына, тормышы бераз көйләнеп киткәндәй булды. Һай ул еллар! Иртән колхозга
керергә гариза яздылар да кичке якта бөтенесе кире уйлады. Ышанмады
АДАШТЫРМА, БУРАН...
84
халык колхозга. Сәлим ышанды. Бердәнбер гаризаны ул берүзе генә язды
кебек. «Яңалыкка, заманга таянып, кабат тернәкләнеп китеп булмасмы», – дип
фикерләде. Балаларны яратты. Маһинуры да итәк тутырып балалар үстерергә
хыялланган иде. Ярый әле Аллаһ кызлары Мәликә дөньяга килү куанычын
бергәләп кичерү бәхетен бирде. Тик бергә озак яшәргә язмаган икән шул.
Шунысы аянычлы: колхоз идарәсе Сәлименең бөтен авылны бәйләп торган
бердәнбер истәлеге иде бит. Ә ул янды да көлгә әйләнде, имеш. Хәер, тагын
бер истәлеге бар икән. Җәй буена өйгә кайтмыйча, ат урынына эшләгәннәре
өчен, бригаданың тырыш егетләренә колхоз кул сәгатьләре өләшкән иде. Бүләк
итеп инде. Урман басар алдыннан ул һич көтмәгәндә туктап калды. Сәлиме бер
дә хәерлегә юрамады бу хәлне. Сәгатькә озак итеп текәлеп утырды. Укларын
кымшатып, боргалап та карамады хәтта. Шул чакта Маһинур аны кулъяулыкка
төрде дә сандык төбенә салып куйды.
– Сәгать төзәтүче килсә, көйләп бирер, бер дә борчылма, – дип юатты ирен.
Тик сәгать төзәтүче килмәде, аннан сәгатьнең дә кирәге чыкмады. Гүя,
Маһинур өчен вакыт төшенчәсе, гомумән, әһәмиятен югалтты, вакыт туктап
калды...
Ә идарә тора иде бит әле.
Бүрәнәне ут алганга бик борчылмас та иде, хатирәләр янды, кеше гомерләре
янды бит... Кадерле иде ләса алар. Чиксез кадерле иде.
Шулай да әле Маһинур карчыкның яшәүгә ышанычы какшамаган. Ул
замананың искелекне таптый-таптый алга баруына әллә ияләшкән, әллә күз
йомарга күнеккән. Еш кына:
– Без күргәнне сезгә күрергә язмасын, балалар, – дия дә тирән итеп көрсенеп
куештыра. Үзе, бер рәтләнер әле дөньялар, дип яши, өметен өзми.
Малай янә әбисенең тавышын ишеткәндәй булды. Дөресрәге, гүя, аның
белән сөйләшә үк башлады.
– Тракторчылар да кирәк авылга, улым. Күпме бәрәңге бакчасы буш ята.
Әнә Иршат абыең кебек сука элеп җибәрәсең дә бәрәңге бакчаларын эшкәртеп
бирәсең.
Малайның куанычтан авызы ерылып китте. Күрче, нинди акыллы аның
әбисе! Бу хыял шул минутта ук инде, тере орлыктай, аның күңел кырына
төшеп, шытарга, тамыр җибәрергә дә өлгерде кебек. Никадәрле һөнәргә хуҗа
калмаган. Бу болай булырга тиеш түгел ләбаса.
– Аннары яңа йорт салырбыз, – дип куйды ул, якты киләчәген күзаллап.
– Ярап та куяр шул, балам. Оныкларга иркенрәк булса әйбәт инде.
Малай тыела алмыйча көлеп җибәрде. Бераз оялудан янә бит алмалары
алсуланып китте. Рәйсәнең күз карашлары өтеп алгандай тоелды.
– Син әллә нәрсәләр сөйлисең инде, әбекәем, – дип куйды.
– Их, Мәликәм ишетсен иде безнең бу хыялларны!
Марат, әнисе хакындагы уйларыннан арына алмыйча, битендәге миңен
капшап карады. Тач әнисенеке кебек шул ул. Тик беркайчан да, беркемнән дә
кул тидертмәс аңа. Әнисе хатасын кабатламас. Беркайчан да кабатламас. Ул
нәни башы белән зурларча уйлаганына үзе дә гаҗәпләнеп куйды. Әле бит аңа
унике яшь кенә. Бала гына бит әле, әбисе әйтмешли.
Яшәгән гомере бик аз, күргән кайгы-хәсрәтләр баштан ашкан. Моны әбисе
генә белә шул.
Буран вакыт-вакыт ак чабышкыдай дулап-дулап китә. Малайның битенә,
күзләренә, гүя, койрыгы белән суга да алга ыргыла. Марат янәшәсендә
Ф И Р Ү З Ә Җ А М А Л Е Т Д И Н О В А
85
ниндидер тере җан иясен тоемлагандай була. Куллары белән битен уып җибәрә.
Як-ягына карана. Хәрәкәттә алар икәү икән: буран һәм үзе. Юк-юк. Өмет тә
янәшәсеннән атлый икән. «Әке, бәке..» – дип кабатлагандай итә ул янәдән һәм
әбисенең авылын инде бик-бик якында итеп күз алдына китерергә тырыша...
Малай, күңелсез уйларыннан арынырга теләгәндәй, янә бер җыр
җырламакчы булды:
Сандугач баласы микән
Бакчаларда сайраган.
Нинди кайгыларым икән
Йөрәгемдә кайнаган?
Нигәдер бу юлысы ул аны күңеленнән генә кабатлады кебек. Җыр да тәмам
куркынган, малайның күңел төпкеленә үк яшеренгән иде.
Җыр – кешенең юлдашы, ди әбисе. Җыр җырламый күңел басылмый, дип
тә өстәргә ярата аннары. Менә кирәге чыкты бит аларның да. Кайберләрен
хәтта ике кат та җырлады бугай инде. Тик юл гына һаман озая бара сыман.
Бер тукталыш шулкадәрле озак була ала микәнни? Марат яман уйлардан
куырылып куйды. Алай-болай барып җитә алмаса, әбисе нишләр? Әтисенә
ничек хәбәр итәрләр икән соң? Әтисе белән яши башлаганнарына да әле
бер ел да юк бит.
Әнисен җирләгәч тә, вакытлар үтү белән, кинәт кайтып төште ул. Кызу
холыклы, дуамал зат шул әтисе. Шулай булмаса, бер дигән улын ташлап китәр
идемени? Әбисе әйтүенчә, дуамаллыгының да сәбәпләре бар, имеш. Марат әле
нарасый бала чагында әнисе белән әтисе бик каты үпкәләшкәннәр, ди. Ачудан
әтисе, берәр кайнар ноктага җибәрүләрен сорап, хәрби комиссариатка барып
гариза язган. Шуннан алар әнисе белән дуслашып та киткәннәр. Ачу уты да
сүнгән. Гариза да онытылган. Берзаман тегеннән җавап хаты килеп төшкән:
«Сезнең үтенечегез канәгатьләндерелде, «кайнар нокта»га җибәрәбез», – дип
язганнар ди. Сугышның иң куркыныч мәлендә, әтисе, никләр язганына үкенә-
үкенә, өйдән чыгып киткән шулай. Аннан контузия алып, саңгырауланып,
холкы танымаслык бозылып кайткан. Әнисе дә үкенгән: «Исән-сау кайтса,
авызымны да ачмас идем», – дип сүз биргән. Тик бергә яшәргә язмаган шул
барыбер.
Ташлап китсә дә, Марат әтисен яратудан туктамады. Күбрәк сагынды,
күбрәк юксынды ул аны. Хәзер дә ярата. Малайлар: «Әти алып бирде», – дип
мактанышканда телен тешләп торса да, әтисе хакында бер начар уй да уйлыйсы
килми. Ташлаганы өчен дә гафу итте инде ул аны. Дөрес, үги әни алып кайтуын
күңеле бик үк хупламады хуплавын. Үзе иреннәрен тешләре белән кысса да,
күңеле көнләшә. Әнисе яткан урынга да яткырасы килми... Аның киемнәрен
актара башласа да эче поша. Табын янында утыруы да, ашавы да ошамый. Инде
менә үги әнигә дә чыдар күк хәзер. Адаштырмасын гына бу буран... Әтисе үзе
белән алып кайткан апаны «әниең булыр», дип таныштырды да соң... Ул үзе дә
Маратны әнисе кебек яраталмас барыбер. Марат күңелендәге көрәшне аларга
күрсәтергә теләми, тик язмышка каршы барып булмасын Маһинур карчык
әллә кайчан төшендерде инде. «Үлгән артыннан үлеп булмый, балам», – диде.
Барыбер дә әтисенең Маратка компьютер аласы килү теләгенә каршы төшмәде
бит әле үгие. Хәтта аның куануын күреп, үзе дә сөенде кебек. «Түлке озак
утырма, алайса башың авыртыр», – дип, кызганулы җөмлә дә әйтте. Ә баш
АДАШТЫРМА, БУРАН...
86
авыртуның ни икәнен Марат бик яхшы чамалый. Бик олы бәла ул. Фаҗига ул.
Шуңа да, бик кызыкса да, аны кирәк чакта гына кабыза.
Компьютерда бик күп кызыклар, гыйбрәтләр, уеннар, акыл-фәлсәфә булса
да, болар аңа әбекәен алыштыра алмады шул. Малайга Маһинур карчык кирәк
иде. Әнисе, аның хатирәсе кирәк иде.
Сыйныфтагы кызлар да яратмыйлар сыман аны. «Тырпайган колак, сары
керфек», – дип үртиләр. Хәтта Рәйсә дә шулай ди. Тырпайса соң! Барыбер ул
аны «кәкре борын», дип хурламас. Үги әнисе дә шулай дидер әле. Үзе алдында
әйткәне юк югын да. Малай бер дә әнисе итеп күз алдына китерә алмый шул чит
апаны. Һаман аның тирәсендә бөтерелгәне өчен әтисенә дә ачуы чыга. Шуңа
атнаны көчкә уздырып бетерә. Ә авылда аны җанының яртысы – әбисе көтә.
«Бураны да басылырга җыенмый», дип уйлады малай. Башта күбәләк-
күбәләк иде, инде ябалак-ябалак кар оча. Әбисе аңа шундый табышмак әйтә
иде... Тукта, ничек иде әле ул?
«Ак кына, чеметеп ала чак кына».
Ни булыр икән, дисезме? Кар, әлбәттә.
«Каз мамыгын кагына,
Кагына да тузына».
Монысы – буран, әлбәттә. Бүгенге әле тыныч, әле уйнак буран хакындадыр
инде.
Малай, атлый торгач, тәмам йончыды, аркасы лач тир булды. Рельска
утырып ял итеп аласы итте. Тик тимер суыгы бик тиз тәненә үтеп керде. Бер
читкәрәк чыкты да йомшак карга чалкан ятты. Ак кар тауларыдай болытлар
биеккәрәк күтәрелде. Һавада, гүя, бер ялгыз кош очып үтте. «Минем кебек
берьялгызы!» дип уйларга өлгерде малай. Шул чакта йөрәгеннән ниндидер
җылы дулкын узгандай булды. Кош очты-очты да күздән югалды. «Кай
тарафка юл тотты икән соң бу җан иясе? Их, очар кошка әвереләсе иде менә
хәзер. Бәлки, биектән Ак Алан авылы да күренәдер аңа. Бәлки, ул бик-бик
якындадыр. Кошкай... Адашудан курыкмый микәнни бер дә?» Күктә ничектер
тыныч, буран уйнаганы да сизелмидер кебек тоелды. Маратның, кайтыр юл
таба алмаганы өчен, үз-үзенә ачуы килә башлады. Никләр чыкты икән ул бу
юлга? Поезд бик тиз барып җитә иде бит. Әллә адаштымы соң? Икегә аерылган
чатта дөрес юнәлешне бутадымы? Малайның эчен курку алды. Хәлсез йөрәге,
үз уеннан куркынып, ешрак тибә башлады. Куллары калтырануны күреп,
күзләре каушап калды. Әйтерсең, һава кызу дулкын булып битләренә бәрелә,
вакыт-вакыт бөтен тәненә ут капкандай тоела иде. Әллә кире китәсе микән?
Йә, нишләргә инде хәзер? «Нишләргә?» дигән сорау аның баш эченә тулды,
миен тыгызлады. Малай янә торып атлап китте. Әле генә буран басылгандай
тоелган иде, янә күбәләкләр төсле кар оча башлады. Янә җилнең көчәйгәне
сизелде. Юк, ярамый болай бирешергә. Әбисе: «Гөнаһлы кешеләргә бәла-
казаны Аллаһы үзе җибәрә», – ди иде. Малай ашыкмыйча гына гөнаһларын
барлый башлады. Алгы партада утыручы Рәйсәнең чәченнән тартканы исенә
төште. Яратып кына тарткан иде бит югыйсә.
Ул Рәйсәнең солы саламыдай сап-сары чәч толымнары очында уйнаклаган
ак бантикларны, кызның төймәдәй зәңгәр күзләрен, озын керфекләрен
күңеленнән үткәрде. Бик матур кыз шул. Алар сыйныфында озын толымлы
кызлар башка юк та бугай. Толым очындагы ак бантиклар да аңарда гына.
Тик Маратны күрде исә, иреннәрен турсайтып куюны гына белә. Гәүдәсен
алгарак сузып, телен чыгарып, «үә» дип үртәгән чаклары да булмады түгел,
Ф И Р Ү З Ә Җ А М А Л Е Т Д И Н О В А
87
барыбер күңеле аңа ачу сакламый. Үртәшкәндә дә сөйкемле итеп үртәшә чөнки.
Малайның: «Иреннәрең синең алсу күбәләктәй, үзең дә бик матурсың», – диясе
килә, тик нигәдер сүзләрен тел очында тота-тота да, гүя, йотып җибәрә.
Рәйсә бит Маратның әнисе үзен югалткан чорны күреп белә. Еш кына,
кызга сүз катарга җыенгач кына, әнисе күз алдына килеп баса да, малайның
битләре кызара, бөтен тәне кызыша, ут булып яна башлый. Үзе аны чиксез
ярата, үзе ояла. Моны ничек кешегә аңлатып булсын? Китек күңеленә юлдаш
гәүдәсен корыштырып, кырт борыла да китеп бара.
Дәресләргә класста Рәйсә утырганы өчен бик тырышып әзерләнә. Гел
«бишле»гә укый. Шуңа сыйныфтагы кызлар аны бик якын итмәсәләр дә, ерак
та тотмыйлар. Өйгә бирелгән эшләрне аңардан күчергән чаклары да юк түгел.
Күчереп, укытучыларны алдарга тырышканнарын яхшы белсә дә, ул берсенә
дә каршы төшеп сүз әйтми. Дөресрәге, саран, авыр чакта булыша белмәүче,
җансыз зат булып күренәсе килми. «Берзаман өйдә әзерләнергә үзләре дә вакыт
табарлар әле», дип ышана.
Аннан шунысы да бар: әгәр дә сыйныфташлары Ханга ит-май җыеп
бирмәсәләр, ни ашатыр соң ул тугры дустына? Мәктәпкә кадәр килеп ала бит
әнә. Подъезд төбенәчә кайтарып куя.
Рәйсәне мәктәпкә әле әбисе, йә әтисе, йә әнисе китерә. Хәтта, таякка
таянып, дәү бабасы да озатыштыра. Аны җитәкләп китерүләрен дә, җитәкләп
алып китүләрен дә малай күреп кала. Иркә кызның тиңсез бәхетенә кызыга.
Маратны беркем дә озатмый шул.
Малайның янә гөнаһларын барлаганы исенә төште.
Ралифның битенә суккан иде. «Синең бит әтиең дә юк», – дигәне өчен
инде. Нишләп булмасын аның әтисе! Әйе, әнисе юк. Әнисез малай дөньяда
әллә ул гынамы?
Авылда малайларга ияреп тәмәке суырып карады. Әбисе бу яман хәлне
шунда ук чамалады. «Нинди ис килә синнән, улым?» – дип сорады. «Күрше
Хәлим бабай янында басып тордым», – дип җавап кайтарды. Алдашты. Дөресен
әйтеп, әбисен борчуга салсынмы инде? Шуннан соң тәмәкене авызына да
алмады. Маһинур карчыкны чиксез ярата бит ул. Ә яраткан кешене рәнҗетергә
ярамый. Әтисе ягыннан дәү әтисе белән дәү әнисен күрү насыйп булмады шул,
ул туганчы ук бакыйлыкка күченеп куйганнар, югыйсә аларны да яратыр иде
Марат. Җанында җылылык тагын да артыр иде.
Әнисе белән бакча басарга барды. Ярамаганын белә иде бит ул чакта. Аһ,
бу күңелсез төнне исенә дә төшерәсе килмәс иде аның.
Хәер, бер тапкыр, әле мәктәпкә кергәнче үк, шундый хәлгә дучар булды ул.
Алмазның әниләре, икесен бергә, аргы очтагы Тайфә әбиләргә коймак илтергә
җибәрделәр. Уңга-сулга каранып бара торгач, гаҗәеп бакчага юлыктылар алар.
Алмалары тамып-тамып тора. Үзләре күзнең явын алырлык кып-кызыллар,
үзләре эреләр. Кызыктыра иде ул алмалар. Малайлар коштабакны койма
буена куеп калдырдылар да, рәшәткә тишегеннән көчкә сыеп, бакчага кереп
киттеләр. Алсу алмага буйлары җитмәгәнне аңлап, авыз ачып алмагачка карап
торган арада, өй ишегеннән хуҗабикә килеп чыкты. Малайлар баскан урында
катып калдылар.
– Йә, кем малайлары бу караклар? – дип сорады карчык, йөзен тәмам
җыерып.
– Мин... мин Гафиулланыкы... – дип еламсырап җавап бирде Алмаз.
– Бусы кемнеке? – дип, имән бармагын Маратка төбәде ул.
АДАШТЫРМА, БУРАН...
88
– Анысы кунак малае, – диде дә Алмаз авызын дәү ачып елап җибәрде.
Карчык, һич кызгану белмичә, келәсен күтәреп, ян капкасын ачты:
– Мин сезне авыл советына төшеп әйтәм хәзер. Аталарыгызны чакыртып
штраф салсыннар, – дип такмаклый-такмаклый, аларны озатып калды.
Инде «барысыннан котылдык», дип, малайлар, үзләренең капка төпләренә
кайтып, уенга бирелеп киттеләр. Берзаман карап җибәрсәләр... таягын куалап
аргы очтан теге карчык төшеп килә. Кулында – коштабак. Их, коштабакны
онытып калдырганнар икән бит... Кушкан йомыш та үтәлмәгәнме? Шулай
да, карчыкны күрүгә, икәүләп бүрәнәләр артына постылар. Карчык туп-туры
Алмазларга кереп китте.
Бик озак торды ул. Бүрәнә артында утыра-утыра, малайларның аяклары
оешып бетте. «Һай юньсезләр! Кеше бакчасына керәләр бит. Үз алмалары
җитмәгән боларга», – дип такмаклый-такмаклый китеп барганын күрсәләр
дә, тынычлыклары качып, куркышып, чүмәшкән җирләреннән шактый озак
кузгалмадылар.
Берзаман, капканы ачып, Алмазның әтисе килеп чыкты. Әнисе булмаганга
Алмаз чиксез шатланды кебек, чөнки әтисе йомшаграк холыклы аның. Аннан
Алмазны ярата да. Шуңа малай, яклау эзләп, аның каршысына атылды.
– Әти, бу әби ник килгән безгә? – дип сорады.
– Всё, утырталар сезне! – диде әтисе, кырыс кына.
– Кая утырталар? – Бу сорауны Марат бирде.
Әтисе, әле Алмазга, әле Маратка карап, ике бармагына янә икесен аркылы
куйды да, тагын да кырысрак итеп:
– Өтермәнгә! – дип өстәде.
И шул чактагы куркуның ни икәнен белсә иде бу җир өстендәге кешеләр!
Өйгә керергә өннәре алынып, кичкә кадәр ят күзләрдән качып йөрделәр алар.
«Бурның бүреге яна», – дип белми әйтми икән лә Маһинур әбекәе. Хәер, бу
хәлне ул да белми калды. Күршеләре сертотмас үрдәк түгел икән шулай да...
Теге чакта әнисенә дә шунда кичергәннәрен сөйләп аңлата алмады шул
Марат.
Өйгә кергәч белде Алмаз: карчык, тирләп-пешеп чәй эчкәндә, түкми-чәчми
бөтенесен сөйләп биргән. Ә ике малайга, коштабактагы коймаклар янына
салып, ике кып-кызыл, эре алма алып төшкән иде... Тик ул алмаларны икесенең
дә ашыйсы килмәде шул нигәдер...
Шушы гөнаһысы өчен мәллә соң бу юл табалмавы? Бала гына иде бит әле
ул чакта. Нәрсә ярый, нәрсә ярамыйны аерырга тагын ничек өйрәнәсең ди?
Урлашудан ваз кичте шуннан соң. Шүрләп яшәүләре, һай, куркыныч икән!
Аллаһ үзе бу юлга якынайтмасын.
Аның башыннан «Әллә соң Раббым җир өстендәге барча кешеләрнең
гөнаһларын миннән түләтәме?» дигән уй йөгереп үтте. Юк-юк, алай булмас,
«Аллаһ мәрхәмәтле», дияргә ярата бит әбисе дә. Малайның гөнаһларыннан
ерагаясы килеп китте. Башкаларын эзләп, тирәнгәрәк керүдән тыелып
калды. Их, Алпамша булсаң иде дә соң хәзер! Малай, куркуыннан арыну
өчен, теләсә нәрсәне исенә төшерергә, хәтта буран сөйләгән әкиятне
дә тыңларга әзер иде. «Ә Алпамша», – дип кабатлады ул эчтән генә.
Бабасының кушаматы да Алпамша Сәлим ич! Әбисе сөйләвенчә, элек
җирдә Алпамшалар яшәгән, ди. Алар шулкадәр зур булганнар ки, таудан
тауга атлап кына йөргәннәр, ди. Шундый берәүнең улы тау итәгенә ял
итәргә утырган икән. Ул кечкенә генә җан иясен күргән. Җан иясе сука
Ф И Р Ү З Ә Җ А М А Л Е Т Д И Н О В А
89
белән җир сөрә, имеш. Зур кеше аны аты, сукасы белән кесәсенә салган да
алып кайтып әтисенә күрсәткән.
– Әти, шушы җан иясе җирне ертып йөри иде, тотып сиңа китердем, – дигән.
– Җибәр аны,– дигән әтисе, уч төбендәге җан иясенә карап, – алар бездән
соң яшәячәк кешеләр...
Бу хикәятне исенә төшергәч, малайга тагын да куркынычрак булып китте.
Кечкенә кеше ул үзе булып чыгамы инде? Бәлки, кешеләр, җир өстендә гөнаһлы
гамәлләр кыла-кыла, һаман кечерәя барганнардыр? Әбисе шулай ди бит, яман
эшләр кешене зур итми, ди. Бәлки, бу юл да Алпамшалар гына җәяү йөрсен
өчен төзелгәндер?
Маратның атлавы авырлашканнан-авырлашты, артык арыганлыктанмы,
күз алдында күләгәләр биешкәндәй тоелды. Ул, тынлыкны тыңлап, бик озак
басып торды. Һәм шәүләләр уйнаклаган якка карап бара башлады.
Малай буран аша күзенә бераз сәеррәк йортлар чалымлануын сизеп алды.
Менә ич әбисенең авылы! Ә ул куркып калды тагын. Ир-ат кеше куркырга
тиешме инде, җә? Булмаганны! Малай сөенеченнән нишләргә белмәде. Тик
бер әйбер генә аны борчуга салды: авылга керә торган юлны буран каплаган
иде. Ничекләр каплап бетерә алган соң аны? Ник бер эз булсын, ичмасам.
Әллә кешеләр, бүгенге бураннан куркып, өйләрендә бикләнеп яталармы икән?
Маратның иреннәре кипшерде, үтереп эчәсе килгәнен тойды. Рельслардан
янә сулга каерылып, йомшак карга бияләен батырды. Аны тәмам көрәп алып,
иреннәренә тидерде. Карны күп тапкырлар ашаганы бар югыйсә. Әллә ничә
кат тамагы шешеп авырып та ятты шуннан соң. Тик әлегәчә, «карның тәме
бар», дисәләр, тамчы да ышанмас иде. Көне килде: тойды менә. Ап-ак сөт
өстеннән ясалган туңдырма гына шушылай татлы була торгандыр, мөгаен...
Ашыйсы да килә икән. Марат пар чыгып торган куллары белән сыпырып
алган карны чәйнәгәндәй итте, аннан ашыга-ашыга йотты. Бәлки, ачыгуны да
басар әле. Бу гамәленең чарасызлыктан, үз-үзен юату икәнен яхшы белсә дә,
хәзерге минутта суга батучының ябышыр саламы сыман иде бер йомарлам кар.
Әбекәе тегендә майда кабартмалар да кыздырып куйгандыр инде. Йомырканы
күбрәк кушып, кетердәп торган коймаклар да пешергәндер. Тик нигәдер кайтып
җитеп кенә булмый. «Нигә икән соң?» – дип, үз-үзенә сорау бирде Марат.
«Тукта, әллә кайтып җиттемме?» – дип пышылдады ул, сөенеч катыш еракка
төбәлеп. Алда, буран эчендә, ниләрдер ачыграк шәйләнгәнне күреп, малай
җиңел сулап куйды. Бик арыган булса да, бөтен тәнен ут ялмагандай тоелса
да, соң көчен җыеп, адымнарын кызулата төште.
Буран эчендә йокымсырап утырган йортлар аңа якынлашкан саен
кечкенәрәк күренде. Нилектән бу? Әллә күзләре дә арыдымы соң? Тик курчак
өедәй бәләкәй йортлар аңа беркавем тынычлык өстәделәр кебек. Авыл икән,
барыбер кемдер булырга тиеш ич анда. Малай иркен сулап куйды. Үпкәсенә
генә түгел, бөтен тәненә һава тулды, гүя, көне буе кайта торгач, бар гәүдәсе
һавадан тора кебек тоелды. Рельслар артта калды. Малай, атлаган саен, кар
көртенә чумды. Бер аягын алса, икенчесе батып китә. Ничек барып җитәсе
соң болай? Бүген генә күмде микәнни буран авылга юлны?
Салкын һава аның гәүдәсенә сарылып, нибар авырлыгын малай иңенә
салырга тырышадыр сыман тоелды. Җилкә башлары да авырта мәллә соң?
Бүреген күтәреп, тир белән маңгаена ябышкан чәчләрен артка сыпырып
тарады. Башыннан пар күтәрелүен куркып күзәтте. Авылда артык каты эшләгән
атлардан шулай пар күтәрелгәнне күргәне бар иде аның. Берәр вертолёт та
АДАШТЫРМА, БУРАН...
90
очып үтми, ичмасам, бүреген болгар иде. Бәлки, янына да төшәрләр, ялгызын
калдырмаслар иде... Малай тәмам батып бетте.
Ул авылның шушындый юлсыз чакларын исенә төшерергә тырышты.
Хәтерли алмады.
Элек аларның авыллары урынында бик матур алан булган, ди, имеш.
Бөтен дөньяны аклыгы белән яктыртып утырган, ди, ул. Иртә язда ап-ак энҗе
чәчәкләр күзен ачкан, җәй уртасында ромашкалар, тузганаклар күтәрелгән.
Шунда ял итәргә тукталган бер мосафир бу матурлыкка хәйраннар калып
торган, ди. Аның яуда шәһит киткән Изгеләр тавына баруы булган. Бу
аланны күңеленнән чыгара алмаган, җәйләр җиткәч, тагын килгән. Алан
тулы ромашкалар җемелдәшеп утыра, һавада берән-сәрән ап-ак тузганаклар
оча, йомры башларын күккә чөеп тирбәлешкәннәрен ул аеруча яраткан, ди.
Тирә-юньдә урман шаулый, таулар горур сулый, чишмәләр челтери, ди. Һәм
мосафир шунда калкурак урынны сайлап төпләнергә, нигез корырга уйлаган.
Аңа Ак Алан дип исем дә биргән.
Маратның әтисе дә чиксез яратты бит урман-таулар чолганышындагы
бу авылны. Әнисенә: «Син бит тау башында үскән кыз, яле, күтәр әле
борыныңны!» – дип искәртеп кенә торды баштарак. Ах, тагын әнисе искә
төшәме?..
Ә чишмәләр... Алары үзе бер кыйсса. Мосафирларның таяклары тиеп
киткән бер урында чишмә тибеп чыккан, имеш. Сулары мул, үзләре тәмле,
ди. Тик шушы тау башыннан типкән чишмәләр үзеннән-үзе корыды да бетте
менә. Бердәнбер Суык чишмә генә торып калды. «Атларга су эчертергә кирәк
булганы өчен, көтүчеләр карап торганга гына исән-имин ул», – ди Маһинур
карчык. Аның моңа җаны әрни, күңеле сыкрана шул. Авылның моңы корыды,
ди. Моңсыз авыл – җансыз авыл, ди. Замана кешеләре дә башка шул, ди. Тик
кешеләрнең өйләренә су кергәч, моңа исләре дә китми кебек. Әнә, компьютерда
чишмәләрнең ниндиләре генә юк, күзең туйганчы кара, имеш...
Авылга кергәндә, уңда күл кала торган иде. Җәйләрен ул көмеш кебек
ялтырап ята, кышларын хоккей уйнар өчен бер дигән мәйданчыкка әверелә.
Өлкәннәр, кояш баегач, анда төшәргә рөхсәт итмиләр. Зәхмәт кагылудан
куркалар. Тик малайларның сүзне тыңламаган чаклары да була иде. Төннәрен
ул күлдә көмеш ай коена. Нурларын чәчә-чәчә йөзә. Дөресрәге, бергәләп
йөзәләр инде... Аннан ул малайларга ияреп, аларны капка төбенәчә озата кайта.
Күктә дә ай, бар дөньяны яктыртырга теләгәндәй, җиргә якынаеп йөзә. Йөзә
дә йөзә... Суда да йөзә, күктә дә йөзә белә шул.
– Ай, пока, – дип хушлашмакчы иде малай берчакны.
– Нинди ямьсез сүз әйтәсең, улым? Үзебезчә сүз белмисең мәллә? – дип
сорау алды әбисе.
– Беләм...
– Белүен беләсең дә, кыңгыр сибәсең...
Әбисенең борчылганын шунда ук чамалады Марат. Ул аны эзли чыккан иде.
Күзләренең күлне таба алмавыннан янә шомланып куйды малай. Ул әбисе
яшәгән авылдагы бөтен кешеләрне дә таный. Куакларны да таный хәтта.
Сыерларны да исемләп белә. Чөнки баштарак, сыер асраганда, әбисенә көтү
чираты җиткәч, алар икәүләп көтүгә чыгалар. Дөрес, көтү артыннан күтәрелгән
тузан болыты бераз ачуын китерә иде башта. Аннары ияләште. Хәтта аны ярата
да башлады, чөнки тузаннан да авыл исе килә иде. Әбисе дә аны мактап кына
тора: «Булышчым син минем, – ди. – Тиздән печән чабарга да өйрәнерсең әле»,
Ф И Р Ү З Ә Җ А М А Л Е Т Д И Н О В А
91
– ди. Ярата шул ул оныгын. Маратны яраткандай, үз гомеренә бер генә җан
иясен дә яратмагандыр кебек тоела. Кызы өчен хәзер әрни генә инде. Киявен
кызгана. Ирен сөйгәндер дә, бәлки. Ләкин анысы бөтенләй башка сөюдер...
Әнисе белән кайталар иде алар ул исән чагында. Мондыйда үзен генә
чыгарып җибәрмәс иде шул хәзер дә. Адашты мәллә соң? «Әнисе адашканның
баласы да адашучан, тик мин алай булмавын телим, улым», – ди әбисе. Әнисе
бит аның авыртуга түзә алмады. Бәлки, аны гаеплисе дә түгелдер. Әтисе
авырлыкка чыдамады. Ул да адашканын белми түгел. Улыннан елый-елый гафу
үтенде, бер кызмача кайткач. Әле дә үзен гаепле кешедәй тота. Гаепле дисәң дә
инде. Сугыштан шулай үзгәреп кайтты ласа. Төннәрен «Смирно! Атам!» дип,
бар көчкә кычкырып җибәреп, Маратны куркытканын хәтерләмидер дә инде
хәзер. Әнисе әйтә башлагач та: «Алдашмасана!» – дип, кул гына селти иде.
Аннан әнисе Маратны авылга кайтарып куйды. Әбисе янында тыныч булса
да, иртә таңнан балалар бакчасына йөрисе булмаса да, әтисе белән әнисен
чиксез сагынды Марат. «Күренмиләр микән?» дип, йөгереп чыгып, урамны тиз
генә әллә ничә кат әйләнеп керә иде бит. Хәтта төнлә уянып китеп, урамдагы
эскәмиягә чыгып утырганы да булды. Күк йөзе шау йолдызлар белән тулган
иде. Җем-җем итеп яналар иде алар. Йолдызлар да аңа әтисе белән әнисен
хәтерләтте нигәдер. Шәһәрдә күк йөзе болай түгел. Утлар йолдызларны һаман
тоныкландыралар да торалар. Шәһәр утлары авыл йолдызларын санга сукмый
шул... Аһ, ул тагын сагыну турында уйлыймы?
Малай башын селеккәләп алды, яман уйларын шулай куып җибәрергә
тырышты. Юк-юк, ул бит әбисенә кайтып бара. Адашырга тиешле юл түгел
бу. Авылга илтәсе юл туп-туры иде ләбаса. Нигәдер бүген генә тармакланды да
куйды, һич көтмәгәндә. «Сулга китсәң – атың үләр...» Сулга китүдән куркасы
булгандыр да... Әбисе белми әйтмәгәндер. Әнисе дә әбисен тыңламыйча харап
булды бит. «Докторга бар, берәр дару тапмый калмаслар», – диде. Мәликәсе
ишетмәде дә, гүя. Дару урынына агу эзләп тапты. Хәтта ваучерларны бер шешә
аракыга алмаштырды. Бала гына булса да, аларның дөнья бәһасе тормавын
малай шуннан чамалады.
Инде монысы кайлардан башка килеп керде тагын? Буталчык уйлар аны
тәмам бимазалап бетерде түгелме? Кайсы вакыйга артыннан кайсысы килүен
ул, ни тырышса да, тәртипкә сала алмас иде шикелле. Хәтернең үз кануны. Ни
рәвешле теләсә, шулай терелтә алу сәләте бар шул аңарда.
Марат күзалдында ачыла барган йортларга якынлашып килә, битләре уттай
яна, артык арыганлыктанмы, куркуданмы, күзләре дә кызара төшкән, алар чүп
кергәндәй әчеттерәләр иде. Менә иң кырыйдагы йортка бер-ике генә адым
калды. Тәрәзәләрдә ут алмаганнар икән әле. Малай, ниндидер чит планетага
эләккәндәй тәмам аптырап, күзләрен тутырып-тутырып карап торды. Әбисе
яшәгән авылдагы бөтен йортларны да белә кебек бит. Авылда үсте диярлек.
Укырга кергәч тә, атна саен диярлек кайтып йөрде. Шуңа авыл аның да туган
җире дә, ватаны да иде. Ә ул кинәт юкка чыкканмы? Ник бер таныш йорт
булсын, ичмасам. Үзләре берсеннән-берсе кечкенә, үзләрен кар баскан. Абау,
дача йортлары ич болар! Малайның йөрәге урыныннан кубарылды. Кайчандыр
әнисе белән шәһәрдән шушындый дачаларга барганнар иде алар. Малай,
күңелсез уйлардан качарга теләп, буранлы битләрен сыпырып куйды. Күрәсе
түгел, искә төшерәсе дә килми иде аның әлеге кечкенә йортларны, бу йортларга
бәйле вакыйгаларны...
Юк, ашамады ул әнисе белән урлаган помидорларны. Әнисе дә ашамады
АДАШТЫРМА, БУРАН...
92
шикелле. Өстәлдә яттылар-яттылар да череп беттеләр... Шул чакта әнисе
кешеләрнең анда җәен генә яшәүләре турында әйтеп алган иде.
Малайның эчке күңеле моңа ышанырга теләми, бу хәл белән килешергә
җыенмый иде, күрәсең, ул, бата-чума, кырый йортның тәрәзә төбенә үк килеп
җитте. «Кешеләр көн иткән хәяттә өметкә ут үрләтерлек бер очкын булса да
бардыр», – дип фикер йөртте. Эчтәге караңгылык шомлы тоелса да, ул, бар
куркуын басып, тәрәзәгә шакып карады. Җавап бирүче булмады. Тирә-ягына
күз ташлады. Тып-тын. Һәм бу тынлык тагын да куркыныч иде. Ничек кенә
качарга теләсә дә, теге вакытта әнисе белән урлашырга килгән төн хәтерендә
яңаргандай булды. Ай-һай шомлы иде ул төн дә. Коточкыч иде бит! Әйтерсең,
бу йортлар эчендә дә курку яши, алар үз төшләренә йомылып, җыерылып
утыралар, шуңа тагын да бәләкәйләнебрәк күренәләр кебек тоелды.
Ул, бар көчен җыеп, теге кайтуында гына әбисе бәйләп биргән йон бияләен
авызына якын китерде:
– Әй, кешеләр, сез кайда? – дип кычкырды.
Ап-ак калкулыклар арасыннан аңа тынлык җавап бирде.
Малайның һаман кеше юклыгына ышанасы килмәде.
– Әй, берәр җан иясе бармы монда?
Янә тынлык чыңлап алды. Маратның борын яфраклары киерелә төште,
ярсуын тыя алмыйча, бу юлысы бар көченә:
– Ачыгыз! – дип кычкырды.
Ишекләр ачылмады. Алар яртылаш кар көртенә чумган иде.
– Әбекәем! – дип сөрән салды малай, эчке дулкынлануын басар көч
тапкандай һәм карга сеңеп үк утырган кечкенә генә йортның тәрәзә пыяласын
сыпыра-сыпыра үкереп елап җибәрде.
Шул мәлдә Марат артыннан атлап-йөгереп килгән ап-ак буран эченнән,
тимер тәпиләрен рельсларга кыйный-кыйный, поезд үтеп китте. Малай аның
вагоннарына язылган «Мәскәү – Казан» дигән язуны гына укый алды. Һәм
үзенең чынлап та адашканын аңлады. Поезд үтеп киткәч тә, ак буранны аралый-
аралый алга ыргылган көпчәкләр гөрелтесе әле бик озак ишетелеп торды.
Әбиләренең ягында Мәскәү поездлары йөрми. Һаман авылга алып кайта
торганнары электричкалар дип атала иде. Малай, канаты сынган кошчыктай,
карга килеп төшкәнен сизми дә калды.
***
Ул, әле кар көртенә чалкан төшкән көенчә дә, төтенле мунча морҗаларын
табарга теләп, күзләрен йөгертте. Әйләнә-тирәсендәге куакларның энҗе
сипкәндәй ялт-йолт килүен чамалады. Кар көртләре арасыннан салкын җил
йөгереп үткәнне тойды. Малай янына килеп җитүгә, ничектер сызгырып
куйгандай булды. Юк, сызгырмый икән, әнисе бишек җырын көйли икән бит:
Әлли-бәлли итәем,
Йөрәгеңнән үтәем.
Түшем – түшәк, беләгем – ястык,
Чәчем юрган итәем...
Малайны, гүя, кыш ак бишеккә салган да әнисе булып әкрен генә тирбәтә
иде. Юк, әбисе булып мәллә соң? Тукта, бер кат та исенә төшеп карамаган
җырның салмак агышы ничек кинәт кенә хәтерендә яңарды соң әле? Малайның
Ф И Р Ү З Ә Җ А М А Л Е Т Д И Н О В А
93
ми күзәнәкләре, гүя, җавап эзләде. Тик җырлы уйлары тиз таралды. Аның
керфекләре авырайды, авырайды... Вакыт та, курку да кинәт юкка чыкты.
Күккә төбәлгән йөзеннән салкын буран үпте. Бураннан авыл исе килә, ап-
ак карлардан авыл исе аңкый иде. Ул көтмәгәндә әбисенең йөз чалымын
тоемлагандай булды. Буран аша аңа ак бантиклы кыз шәүләсе, өр-яңа трактор,
нарат бүрәнәләрдән төзелгән биек йорт чалымланып китте. Хәтта Ханның
бар көчкә үзенә каршы йөгергәнен күрде сыман... Чү! Ул аның битләрен ялый
мәллә соң? Малай елмаеп куйды.
Шул мәлдә буран әллә нишләде: тотты да кап-карага әверелде.
– Кара буран... – дип пышылдарга өлгерде малай. Ә калганын ул хәтерләми
иде...
***
– Кесәсен карыйк без аның... – дип боерды кырыс ир-ат тавышы.
– Машинистка рәхмәт, вакытында шалтыратты, сүнеп бара ласа, күр инде...
– Йә, исемеңне әйт, кем син? – Каты куллы зат аның битләрен чәбәкләде.
Малай исемен оныткан иде. Ул күзләрен ачарга теләде, тыңлата алмады, зәңгәр
күк җирлегендә шәфкать фәрештәләредәй ниндидер затларның үзе янында
әвәрә килүләрен генә тоемлады.
– Таптым, кесәсендә язу бар! – Марат тавышның тантаналы төсмерләрен
сиземләгәндәй булды. Ул язу – адрес иде. Малайның бер кайтуында әбисе,
язып, эчке кесәсенә урнаштырып җибәрде. Алып ташламаска, аңа бөтенләй
дә кагылмаска кушты.
– Уян, әйдә, – дип, битләрен чәбәкләде кемдер.
Малай уяна алмады, күзәнәкләренә кадәр тынычланган иде. Әллә йоклый
ул, әллә...
Тукта, ул шул мәлдә Камыр батырга әверелде түгелме? Янына Сәмруг кош
та очып төште әнә.
– Мине әбием яши торган авылга илтеп куйчы! – диде, ышаныр-ышанмас
кына.
– Баш өсте! Минем сыртыма утыр да күзеңне йом, үзем әйткәнче ачма! –
диде кебек мәрхәмәтле кош.
Малайның, Сәмругның чынлап янында икәнлегенә ышаныр өчен, күзләрен
ачып карыйсы килде, тик керфекләре бозга катканмы, әллә, киресенчә, ялкын
өткәнме, ул битенә ниндидер кайнарлык бәрелгәнне тойды, ләкин хәтере белән
әкияткәчә барып җитә алмаганын чамалады. Гүя, әбекәе башыннан ук ап-ак
юрган япты...
– Кем чыгарып җибәргән моны күз ачкысыз буранда? – Кайсыдыр шулай
гаҗәпләнеп сорау бирде.
Марат баш очында кәгазь кыштырдаганны ишетте.
– Укы, җә!
– Ак Алан авылы. Маһинур оныгы... – дип укып биргән агай кәгазьне
малайның куртка кесәсенә кире бөкләп тыкты да, ару-талчыгудан мамыктай
тетелгән нәни җылы гәүдәне кардан күтәреп алып, җил-җил атлап китте...