Гөләйза (тарихи роман)

 

Беренче бүлек

Гөләйзаны алырга килделәр!”

“Гөләйзаны алырга килгәннәр икән! Иртәгә Чистайда суд буласы, ди. Балаларын да алып китәләр икән, анасын да монда китергәннәр. Барысын да чиркәүгә алып барып чукындырасылар, ди...”

Бу куркыныч хәбәр авылда тиз таралып өлгерде, бигрәк тә чукындырылган татарларның эчләренә шом төште. Дөрес, аларның күбесе поп кенәгәләрендә генә керәшен дип язылган, ә чынлыкта мөселманча яшәп яталар – намазын укыйлар, уразасын тоталар, чиркәүгә йөрмиләр, тәре такмыйлар, икона-такталарын өйгә кертмиләр. Моңа кадәр Кызылъяр побы да, Актауныкы да аларга әллә ни бәйләнмәде, Кызылъяр урысына бу татарлардан акча гына кирәк иде, ә Актауныкы – шушы як кешесе, элек-электђн керәшен татары, күп нәрсәне күрмәмешкә салышты. Соңгы вакытта Кызылъярда поп алышынган, диделәр, яшь кенә урысны куйганнар, эчәргә дә ярата ди, бәлки шул бу татарлар өстеннән әләк язгандыр, чиркәүгә йөрмиләр, балаларын чукындырмыйлар, мәетләрен җирләргә попны чакырмыйлар, дип тиешле урынга хәбәр иткәндер?

Авыл халкы нәрсә уйларга да белмәде, һәркем бу хәлләрнең үзенә дә килүеннән курыкты. Чөнки алар тарихында инде төрлесе булды - әби-бабаларын, бозлы суларга куып кертеп, үлем куркынычы астында көчләп чукындырулар да, яңадан исламга кайткан өчен тереләй яндырып үтерүләр дә... Әби патша заманында бу мәхшәр туктатылып, бераз дин иреге дә килде. Шуннан файдаланып, керәшен татарлары авыллары-авыллары белән яңадан исламга кайта башладылар, инде рәсми рәвештә дә христиан диненнән, поп кенәгәләреннән чыгу өчен яңа патшалар исеменә меңәрләгән прошение-үтенечләр язылды... Моны күреп, чиркәү әһелләре дә кубарылды, алар исламга кайтырга теләгән керәшен татарлары каршына кыя булып бастылар, яңа патшаны да бу мәкруһларга каршы бордылар. Әйе, аларны мәкруһлар, дип йөртәләр, ягъни, поп кенәгәләрендә христиан булып теркәлеп тә, ислам динен тоткан татарлар, рәсми кәгазьләрдә “отпавшие” дип язылган кешеләр... Менә хәзер аларга да чират җитте ахыры...

Югыйсә, заманында Болгар-Биләр олылары, Кырым ханы Гәрәйнең оныкчыгы Морат морзалар нигез салган затлы, тарихлы, динле авыл иде бит ул – Чирүле Шонталасы! Хәтта патша заманында да алардан бүләккә җирләр алган, үз динендә калган, унике баласы тирә-юньдәге унике авылга нигез салган затлы Морат морза нәселе бит ул! Яуширмә һәм Мөслим, Талкыш һәм Әдәмсу, Нарат-Елга һәм Урман асты Шонталасы, тагы дистәләгән татар авылларына тарала бу нәсел. Моның өстенә Чирүле Шонталасында Мортаза морза Янгилде, Нүркәй морза Сюнәй, Морат морза Кадрәк, Акай морза Дәүләткилде, Сәит морза Килдеш, Әсәнали морза Аганиннар да яшәгән бит, бу хәлләр дә бик күптән булган, ул нәселләр дә инде таралып беткән. Әйе, патшалар үзгәрә, илдәге вазгыять үзгәрә, элеккеге хезмәтләр онытыла, мишәр-татар морзаларын да көчләп чукындыру турында яңа фәрманнар чыга. Ул арада Кадермәт улы Морат мулла да үлеп китә, борынгы Биләр төбәгендә яңа чукындыру, чукынмаганнарны юк итү фаҗигасе башлана. Морат мулла нәселе, алар яшәгән зур-зур мишәр-татар авыллары шушы афәт чоңгылына чумалар...

Чирүле Шонталасы авылында, бу керәшеннәрдән тыш, мөселман татарлар да яши, авылның бер башына урысларны да китереп тутырдылар, алар урыс алпавытларының кол-крепостнойлары булып исәпләнә. Заманында мишәр морзалары нигез салган затлы Шонтала, зиратында Морат мулла яткан дини татар авылы, менә шулай кулдан-кулга китте, урыска-мөселман-татарга-керәшенгә бүленде. Аларның зиратлары да, тормышлары да аерым иде. Әмма авыл халкын сөендергәне шул булды – урыслар яшәсә дә, Шонталада чиркәү салмадылар, ә мәчет һәрзаман булды. Теге заманда патша хакимияте җимергәннәре урынына халык яңасын салды, ул да юкка чыккач, башкасын торгызды. Ђле дә Чирүле Шонталасында мәчет эшләп тора, авылның указлы мулласы, мђэзине бар. Алар да керәшен татарларының мәчеткә намазга йөрүенә сүз әйтмиләр, балалары туса, мөселманча исем кушалар, яшьләргә яшереп никах укыйлар, үлгән мәкруһларны поп килгәнче тизрәк мөселманча җирләп тә куялар. Югыйсә, бу эшләре беленә калса, аларның үзләрен дә төрмә, Себер көтә бит!

Гөләйзаның балаларына да Әхмәт мулла үзе мөселманча исем кушты, аларны мәчет кенәгәсенә теркәде, олысына – Габделвахит, дип, яңа туганына Габделҗђббар, дип исем бирде. Хәер, Гөләйзаның никахлы ире Габделхәким мөселман кешесе бит, аның балалары да мөселман буларак теркәлергә хаклы, дип уйлады ул. Ә менә урыс түрәләре алай уйламый икән, әнә атларга төялеп, шул бичара хатынны һәм балаларын алырга килгәннәр, болай булса, Әхмәт мулланың үзенә дә чират җитәргә мөмкин, чөнки аларга никахны ул укыды, балаларына мөселманча ул исем кушты... Кышкы көн, дип тормаганнар, әнә Чистайдан полицае да, приставы да төялеп килеп җиткән. Икенче ат чанасыннан Гөләйзаның анасы Гөлзада төште, дилбегђне Ишмөхәммәт тоткан иде. Алар моннан ун-унбиш чакрымнар булган Кыр Шонталасыннан килгәннәр, анда да, монда да Ишмөхәммәт белән Гөлзаданың никахлы ир белән хатын икәнен яхшы беләләр, әмма поп кенәгәләрендә, рәсми кәгазьләрдә алар аерым теркәлгән, шуңа күрә, хөкүмәт кешеләреннән ирле-хатынлы икәнлекләрен яшерәләр. Югыйсә, шушы Ишмөхәммәттән Гөлзада биш бала тапты, уллары Бикмөхәммәтне аңа тәрбиягә биргән итеп яздырырга мәҗбүр булды, керәшенлектән качу өчен, калган балаларын да төрлечә яшерде, ә менә барыбер эзгә төштеләр, Гөләйзасы артыннан килеп җиткәннәр...

Гөләйзаның ире Хәким ишегалдында кар көрәп йөри иде, капка төбендә ят тавышлар ишетеп, ул кулындагы көрәген дә куеп тормыйча, урамга ашыкты. Аңа таба абыйсы Абуталип килә иде, ул шушы авылда хуҗа булып тора, өяз түрәләре тарафыннан йөзбашы итеп билгеләнгән. Чистайдан килүчеләр дә иң башта аңа мөрәҗәгать иттеләр, ул аларның барысын да җыеп, энеләре өенә алып килде. Алып килми кая барасың – кулларында мөһерле кәгазь, мәхкәмәгә, диелгән! Моның шулайрак бетәсен Абуталип үзе дә сизенеп йөри иде инде, энесенә дә әйтә килде, керәшеннәргә тагы закон катыланды, итәк-җиңнәрегезне җыеп йөрегез, диде. Ул Гөләйзаның Кыр Шонталасыннан килгән керәшен кызы икәнлеген белә иде, әмма әти-әнисе, үзе дә диндә-намазда булгач, керәшен дип кире бора алмады, энесенең аңа өйләнүенә каршы килмәде. Әхмәт мулла аларга качырып кына никах укыды, балаларына мөселманча исем кушты, шулай итеп, керәшенлектән котылдык, дип уйладылар. Юк икән шул, юк икән, бабайлар әйтмешли, кара сакалың кая барсаң да артыңнанан ияреп йөри икән!

        – Гөләйза киленне алырга килгәннәр! – диде ул, энесенә иелә төшеп. – Биләр побы Казанга жалу язган, балаларын чукындырмады, дигән… Иртәгә Чистайда суд буласы икән, үзен дә, балаларын да шунда алып килергә кушканнар. Кодагыйны да чакыртканнар...

 Бу сүзләрне ишеткәч, Хәкимнең кулындагы көрәге төшеп китә язды, ул бер абыйсына, бер капка төбендә торган җигүле атларга карады. Ул арада хатынының ата-анасы да алар янына килеп туктады, алар да бу куркыныч хәбәрдән телсез-аңсыз калганнар иде.

         – Бар, син Гөләйза янына керә тор, әзерләнсен, - дип, Ишмөхәммәт хатынын өйгә кертеп җибәрде.

 Елаудан бите-күзе шешенеп беткән Гөлзада, тун чабуларына абынып, капкага таба атлады, ирләр шунда басып калды. Гөлзада өйгә килеп кергәндә, кызы Гөләйза баласын имезеп утыра иде. Әнисен күргәч, ул урыннан ук сикереп торды, шатланып, аңа каршы атлады. Әнисенең әле яңа туган оныгын күргәне юк иде, бәби ашы китергәннәрдер, дип уйлады.

  • Әти белән килдеңме, әни? Әллә сеңелләрем дә килдеме?

 Гөләйза, әнисе аша үрелеп, ишеккә карады, әмма анда берәү дә күренмәде. Ул хәзер генә әнисенең елудан шешенеп беткән йөзенә игътабар итте, куркып китте.

  • Әллә берәр нәрсә булдымы, әни? Әллә ...берәрсе...үлдеме?
  • Юк, кызым, барыбыз да исән-сау, Аллага шөкер! Әйе, әтиең белән килдек...

 Гөлзада башкасын әйтә алмады, кызын кочаклады да, тагы елап җибәрде.

  • Мин бу хәлләрне инде беткәндер дип уйлаган идем бит, кызым! Инде минем күргәннәрем дә җиткән, син бу хәлләрне күрмәссең, дип уйлаган идем... Юк икән, юк... Ничекләр түзәрсең, балам-бәгърем!

 Әнисенең бу сүзләреннән Гөләйзаның эченә шом төште. Ул кулындагы баласын бишеккә алып барып салды, аяк астында уралып йөргән улын күтәреп сәкегә утыртты.

  • Нәрсә булды, әни? Минем тормышым түзмәслек түгел, Аллага шөкер!
  • Безнең өстән язганнар, кызым! Керәшенлекне казып чыгарганнар... Мин бу хәлләрне бетте дип уйлаган идем бит инде! Сине мөселман кешесенә кияүгә биргәч, эзне яшердек, эзләмәсләр, төпченмәсләр, дип уйлаган идек... Тапканнар, язганнар, сине эзләп, әнә Чистайдан үрәдникләр килеп җитте, иртәгә икебезне дә анда хөкемгә алып китәләр, балаларны да алырга кушканнар... Аларны чиркәүгә алып барып чукындырасылар, ди...

 Гөләйзаның аяк астында идән селкенеп куйды, ул, чайкалып, улы янына сәкегә барып утырды.

  • Син нәрсә сөйлисең, әни? Нинди керәшен, нинди чукындыру? Без бит мөселманнар, син үзең мине туганнан бирле ислам динендә тәрбияләдең, намазга өйрәттең!
  • Әйе, кызым, без, әлхәмдүлиллаһ, мөселманнар... Әмма теге вакытларда минем ата-анамны көчләп чукындырдылар, безне христиан, дип, поп кенәгәләренә яздылар... Аллаһ шаһит – без беркайчан да урыс динен тотмадык, үз динебездә калдык, шуның өчен әби-бабаңны кара урыс мунчасында төтенгә тончыктырып үтерделәр... Инде безнең нәсел күрәсен күргән иде бит, инде дөньялар үзгәрде, бу хәлләр яңадан кабатланмас, дип уйлаган идек... Инде сине эзләп килгәннәр, балам! Чөнки поп кенәгәләрендә мин чукындырылган, дип язылгач, миннән туган балалар да шулай дип теркәлеп куела икән... Кичер, балам, нәселебездәге бу кара тап сиңа да килеп иреште... Балама ярдәм ит, и Раббым!

 Бу сүзләрдән Гөләйза башта тораташ кебек катып калды, мәрмәрдәй йөзе тагы да агарды, аннан калтыранган куллары белән ул әнисен кочаклап алды, сулкылдап елый башлады.

  • Әти нәрсә дип әйтә соң? Ул да бу хәлләрне белгән бит инде...
  • Атаң юата ул, хәзер элекке заманнар түгел, судта мөселманлыгыбызны исбатларбыз, берни эшли алмаслар, ди... Шуңа күрә, юлга да үзе чыкты. Ул да бит инде мондый хәлләрне күп күрде, кызым, дин-ислам өчен бармаган җире, язмаган урыны калмады. Ул да шул поп кенәгәсеннән төшә алмый интегә, хөкүмәт өчен һаман керәшен исәпләнә. Шуңа күрә, менә утыз елга якын инде ир белән хатын булып яшәвебезне хөкүмәт кешеләреннән яшерәбез, яшерен никах белән генә торабыз. Урыс дине ике хатын белән яшәүне тыя, ә атаң мине теге вакытта урыс авылыннан урлап алып кайтты бит...

 Әйе, Гөләйзаның болар турында бераз ишеткәне бар иде, аталарының аерым гаилә белән яшәвен дә белә иде ул. Әмма Шонталада ике хатын белән яшәүче башка мөселманнар да бар иде, шуңа күрә, моңа гадәти нәрсә итеп карады. Гөләйзаның ата-анасы да, барлык туганнары да ислам динендә, күрше авылдагы чиркәүгә йөрмәделәр, муеннарына тавык тәпие асмадылар, сурәт ясалган такталарын өйгә кертмәделәр. Бәлки атасы сөйләшә белгәндер – Кызылъяр побы да, Актауныкы да аларга әллә ни бәйләнмәде, чиркәү өчен тиешле акчаларын алдылар да, тынычлыкта калдырдылар. Әмма бу тынычлык вакытлыча гына булган икән, менә хәзер аларның да эзләренә төштеләр...

 Хәер, Шонталада керәшен дип язылган барлык татарлар да диярлек нәкъ алар кебек яшиләр, әле мөселманлыкта башкаларны да уздырып җибәрәләр иде. Муллалар да аларның мәчеткә йөрүләренә сүз әйтмәде, әмма никахларны яшерен укыды, кеше үлсә, поп килеп җиткәнче мөселманча җирләп куярга ашыгалар иде. Керәшеннәр өчен иң шомлы, иң куркыныч вакыт бала тугач һәм кеше үлгәч була, чөнки поп алдан килеп яки белеп өлгерсә, йолалар урыс динендә булачак, мулла өлгерсә - ислам динендә. Шуңа күрә кайбер авырлы хатыннар, бала табуларын поп белмәсен өчен, авылдан чыгып китәләр, айлар, хәтта еллар буе читтә йөриләр, аларның кайберләрен полиция белән эзләтеп табалар һәм балаларын чиркәүгә алып барып чукындыралар иде. Поп кенәгәсенә эләктең икән – беттең инде, рәсми рәвештә яңадан үз динеңә кайту закон белән тыелган, син аны кача-поса гына тота аласың. Үзеңне килеп тотканчы... Яки патшага үтенеч-прошениеләр язып кына, судлар аша яңадан үз динеңә кайтырга мөмкин, әмма мондый хәлнең әле булганы юк диярлек. Хәер, янәшәдәге Акъяр авылы татарлары патшаның үзенә барып җиткәннәр, дип сөйлиләр, алар поп кенәгәсендә керәшен дип язылган булсалар да, Казанга бу хәбәр китмәгән, консисториядә бу мәгълүмат бөтенләй юк икән. Имеш, Казан идарәсе Акъяр татарларын керәшен дип танымаган, имеш, аларга яңадан үз диннәрен тотарга рөхсәт биргәннәр икән...

 Менә шуннан соң бөтен Чистай өязе, юк, бөтен Казан, Сембер губерналары татарлары күтәрелде, урыс диненнән чыгарга меңләгән гариза язылды, әмма инде хөкүмәт тә аңга килеп өлгергән иде, капкаларны тиз яптылар. Ул гына да түгел, чиркәү белән хакимият берләшеп, мәкруһлар өстенә ябырылдылар... Мескен Гөләйза да шул туфанның бер корбаны иде... Иртәгә аңа Чистайда суд булачак, пристав белән полицай аны алырга килгәннәр иде...

 Әйе, пристав белән полицай бирегә үз эшләрен эшләргә килгәннәр иде. Алар мөһерле кәгазне Хәкимгә күрсәттеләр. Хәким аны алып, әйләндергәләп карады, ул гарәпчә укый-яза белсә дә, бу урыс хәрефләрен танымый да, аңламый да иде. Ул ярдәм көткәндәй, абыйсына текђлде, Абуталип мөһерле кәгазьне кулына алып, тагы шул сүзләрне кабатлады:

  • Шул инде... Гөләйза киленне Чистай судына алып килергә кушылган... Тик монда аның исеме Пелагея дип язылган, кодагый да Гөлзада түгел, Фекла Тимофеева икән... Балаларны да њзлђреннђн калдырмаска кушылган... Чиркәүгә алып барып, чукындырырга, диелгән.
  • Нинди Пелагея булсын ул, Гөләйза, Гөләйза аның исеме! Ул беркайчан урыс исемен йөртмәде, урыс динендә булмады, мөселманнар без, барыбыз да мөселманнар! Балаларыбыз да мөселман! Аларның мулла кушкан исменәре бар!

 Чистайдан килгән урыслар Хәкимнең ни әйткәнен аңламасалар да, кызып-кызып сөйләвеннән аның ризасызлыгын белделәр. Бу татарлар белән алар инде төрлесен күрде, авылы-авылы белән җыйналып, казна кешеләрен кыйнап җибәргән чаклары да булды. Аннан соң үзләре дә авылы-авылы белән яткырып суктырылды, башбирмәсләре Себергә сөрелде, монастырьларга ябылды. Барысы да шул чукындырылган татарларның үз диннәрен тотулары аркасында килеп чыкты, поплар алар өстеннән туктаусыз язып тордылар, хөкүмәт бу татарларны бастырырга хәрбиләрне җибәреп торды. Ә алар һаман баш күтәрде, үз диннәренә тешләре-тырнаклары белән ябыштылар, аның өчен хәтта үлемгә дә бардылар. Әнә монда да әкренләп җыела башладылар, кара урман кебек халыкны күреп, йорт хуҗасы да батырая тљште.

  • Ул нинди закон – хатынны һәм балаларны иреннән, аталарыннан аерып алып, хөкемгә алып китә торган?! Аларның нинди гаепләре бар? Бирмим мин аларны сезгә! Җибәрмим беркая да! Сезне дә өйгә кертмим! Исән чакта китегез моннан!

 Хәким шулай диде дә, капкага аркылы басты, авыл ирләре дә шаулашып, аны сырып алды. Чистай урыслары мондый ук хәлне көтмәгән иде, алар, ярдәм эзләгәндәй, Абуталипка карадылар, чөнки авылдагы тәртип өчен ул җавап бирә. Абуталип та башта аптырап калды, ул да энесеннән мондый ук каршылыкны көтмәгән иде. Икенче караганда, Хәким дә хаклы кебек – ничек инде яңа туган сабыеңны һәм яңа теле ачылган балаңны, бала имезгән хатыныңны шулар  кулына бирергђ мљмкин? Кышкы көндә, кичкә каршы, аларны ни намусың белән озын юлга чыгарып җибәрәсең? Анда нәрсә булыр? Чиркәүгә алып барып, барысын да чукындырырлармы, Гөләйзаны – никахлы иреннән, балаларны аталарыннан аерып алып, монастырьларга ябырлармы, кяферләр кулына бирерләрме? Моны сизенеп, халык та шаулашырга тотынды:

  • Бирмибез беркемне дә!
  • Бүген Гөләйза, иртәгә безнең хатыннарны да алырга килерсезме?!
  • Безнең хөкүмәт каршында бер гаебебез дә юк суд юлларында йөрерлек! Салымын түлибез, чирү хезмәтен башкарабыз, кая җибәрсәләр, шунда барабыз!
  • Урманын да кисәбез, лашман булып та изеләбез, игенен дә игәбез, җирен дә эшкәртәбез – тагы нәрсә кирәк бездән?!
  • Барысын да алдыгыз, таладыгыз, җирләребезгә урысларны китереп утырттыгыз, авылыбызны шулар белән тутырдыгыз, инде иманыбызны, хатын-кызларыбызны, балаларыбызны да алырга килдегезме?!
  • Бирмибез беркемне дә! Динебезне дә бирмибез! Себер китсәк китәрбез, үлсәк – үләрбез, әмма үз динебезне бирмибез!

 Эшләрен җиңел генә башкарып чыгарга җыенган Чистай урыслары да шикләнә калдылар. Пристав әле җәй көне генә үзен Биләр тирәсендәге бер татар авылында кыйнап җибәрүләрен исенә төшерде, ирексездән, шинель кесәсендә яткан револьверын капшап куйды. Дөрес, аларга корал кулланырга рөхсәт итмиләр, әмма бу кыргый халык өере өстеңә килә башласа, башкача котылу юлы юк! Әзмәвер кебек зур гәүдәле, аю кебек көчле, тоткан җирләрендә сындыра торган мишәрләр бит болар, чирүле-гаскәри татарлар! Әнә бит, йонлач бүрек асларыннан нинди нәфрәт, үч белән карап торалар, кодрәтләреннән килсә, хәзер ботарлап ташларлар иде! Биләр янындагы авылда шулай эшләделәр дә бит – христиан динен тотмаган һәм салымнарын түләмәгән өчен, андагы татарларның җирләрен, мал-мөлкәтен, атларын алырга килгәч, халык аларга каршы сәнәк күтәреп чыкты! Пүнәтәйләр шунда ук качып бетте, моңа кадәр гел татарларга каршы котыртып йөргән поп та каядыр тайды, бөтен тукмак приставка эләкте. Ул да бу хәлләр башлангач, атына утырып, авылдан чыгып качмакчы булган иде, артыннан куып җитеп, арбасыннан өстерәп төшереп кыйнадылар татарлар. Әле ничек үтермәделәр... Соңыннан үзләренә дә эләкте эләгүен - өяз үзәгеннән солдатлар килеп, бөтен авыллары белән яткырып суктырдылар, башлап йөрүчеләрен Себергә сөрделәр, каторгага катырып њтерергђ җибәрделәр. Менә бу Чирүле Шонталасы авылы да Биләрдән кул сузымында гына, андагы хәлләр турында ишеткән булырлар, хөкүмәткә каршы китүнең дә ни белән бетәсен белергә тиешләр.

 Пристав Ишмөхәммәтне үз янына чакырып алды, чөнки Кыр Шонталасында берниниди каршылык булмады, шушы кеше ярдәмендә, әнә бер карт хатынны судка алып бара, мондагысын алып китәргә дә ул ярдәм итәргә тиеш.

  • Что будем делать, Измаил Ефремов? – дип, ул аңа чукындырылган христиан исеме белән эндәште. – Драться будем? Яман, очень плохо!
  • Яман, әйе, очень плохо! Но драться не будем... Аллага тапшырдык инде...
  • Тогда скажи своим – пусть угомонятся! Мы на государственной службе!
  • Беләбез, артыңда шул государстваң булмаса, без сөйләшеп тә тормас идек сездәйләр белән, - дип, Ишмөхәммәт сукрана-сукрана авылдашлары янына юнәлде.
  • Хәзер болар белән бәхәсләшеп торудан мәгънә юк, җәмәгать, - диде ул. Ишмөхәммәт барысы арасында да иң өлкәне, үз гомерендә мондый хәлләрне күп күргән, аның нәрсә белән бетәсен дә яхшы белә иде.
  • Болай бармаса, канвай белән килеп, аяк-кулларга богау салып, мылтык астында ристан итеп алып китәчәчәкләр... Боларында коралы да, богавы да бар... Биләр тирәсендәге авылларны нишләткәннәрен дә онытмыйк – андагы татарларның яшәрлекләрен калдырмадылар, кайсы төрмәдә, кайсы монастырьда ята хәзер, кыйналып үлүчеләрне инде әйтеп тә тормыйм. Мин сезгә дә, үз гаиләмә дә андый афәт килүен теләмим. Шуңа күрә, барырга кирәк Чистайга, мәхкәмәдә исбатларга кирәк үзебезнең хаклы икәнне...

 Ишмөхәммәтнең бу сүзләреннән соң, җыелган халык гөжләп алды, аннан әкренләп капкадан читкә киттеләр. Хәким бер абыйсына, бер бабасына карады. Авыл халкы “аһ”-“уһ” килеп таралды, бу хәл кешеләрне кайгыга салды, бер килеп, Гөләйзаны һәм балаларын жәлләсәләр, икенче яктан, үзләре өчен борчылдылар, чөнки чират аларга да җитәргә мөмкин... Тыныч-имин генә кышны чыгып барган авыл өстенә яңа афәт килде – тагы керәшеннәрне тикшерә башладылар. Моның шаукымы барысына да кагылырга мөмкин иде. Һәм ул шулай булды да...

 Хәкимгә шикләнеп карый-карый, пристав белән полицай өйгә уздылар, Ишмөхәммәт белән Ђбуталип та аларга иярде. Ир-атлар килеп кергәндә, Гөләйза өзгәләнеп елаган имчәк сабыен юата, икенчесе дә аяк астында шыңшып йөри, әнисе исә юлга кирәк-ярак әйберләрне төйни башлаган иде. Чит ир-атларны күргәч, алар шундук чаршау артына кереп киттеләр, пристав кулындагы кәгазен тагы Гөләйзаның иренә бирергә мәҗбүр булды. Аннан тагы сотник Ђбуталип белән сөйләшеп алдылар.

  • Гөләйза килен мәхкәмәгә бер баласы белән генә чакырылган, яңа туганын поп белмичә калгандыр, - диде Ђбуталип, суд чакыруын кулында әйләндергәләп. – Хәзер пристав икесен дә алып барырга куша, күрде бит инде... Әзерләнергә бераз вакыт бирделәр, бүген кичтән ярты юлда булган Актауга кереп куначаклар икән, аннан попны да алачаклар... Шуңа күрә тизрәк кузгалырга ашыгалар. Хәзер алар урысларга барып, капкалап киләчәкләр, атларын ашатачаклар... Мин дә аларны озата барам, сез әзерләнә торыгыз, вакыт аз калды.

 Ђбуталип Чистай урыслары белән чыгып китте, өйдә үлем тынлыгы урнашты. Сүзне, эшне нәрсәдән башларга белмичә, башта барысы да телсез-өнсез калды, әйтерсең лә, башларына сугып миңгерәтелгәннәр иде...

  • Без күрәсен башкалар күрмәс, канәтләрем! – дип, башта Ишмөхәммәт аңга-телгә килде. – Димәк, тәкъдиребездә шулай язылган булган. Беләсез булыр, безнең әби-бабаларыбыз моннан яманрак хәлләрне дә күргәннәр, дин-ислам хакына, бозлы суларга батып үлгәннәр, тереләй утларда яндырылганнар... Бу Аллаһның безгә бер сынавы инде, аңа сабыр итәргә кирәк, газизләрем! Һәм иманны саклап калу өчен көрәшергә! Кайгырма, кызым, Аллаһ аларга бу яманлыкларын ирекле кылмас! Судларыннан да курыкма, синең яныңда без – атаң-анаң булырбыз... Син, Хәким кияү, өйдә калырсың, мин Гөлзаданы да, Гөләйзаны да, туруннарны-оныкларны да үзем алып барырмын Чистайга. Ә хәзер, әйдәгез, юлга чыгар алдыннан намазыбызны укып алыйк, Аллаһ безгә исән-имин яңадан монда әйләнеп кайтырга насыйп итсен, шуны сорыйк!

 Азан әйтеп, камәт төшерделәр, ирләр – алга, хатын-кызлар алар артына басып, бергәләп намаз укыдылар. Гомер буе, үзләрен белгәннән бирле шулай – поплар күпме генә котырсалар да, урыс үрәдникләре күпме генә куркытсалар да, бу татарлар намазда булды, үз динен бирмәде, аларныкын алмады. Менә хәзер дә шулай... Өсләрендә палач балтасы эленеп тора, мәхкәмә карары белән, иртәгә аларның төрлесен-төрле якка аерып ташларга мөмкиннәр, бәлки алда төрмәләр һәм монастырьлар көтәдер - ә алар намаз укый... Югыйсә, шушы дәрәҗәдә кыйналмас һәм кагылмас өчен,  исән калыр өчен бу татарларның бер гамәле җитә - исламнан, иманнан баш тарту. Үз ирегең белән муенга тәре асу, алар кыланганны кылану, алар кебек булу. Әмма бу гамәлнең бөтен нәселеңне, хәтта ки туачак балаларыңны да кяферлеккә һәм көферлеккә, мәңгелек җәһәннәмгә дучар итү булачагын бу татарлар яхшы аңлый... Шуңа күрә, дин сәбәпле нинди генә газаплар күрсәләр дә, иман аларга барысыннан да, хәтта гомерләреннән дә кадерле... Шуңа күрә, кара урманнар, кар көртләре арасында күмелеп калган бер татар авылында, кыйблага карап торган бер татар өендә, мең еллык ислам тарихы булган борынгы Биләр төбәгендә мөселман-мишәрләр тезләнеп намаз укый... Дәүләтен югалткан, кяфер тарафыннан җиңелгән, урыслардан күргән җәбер-газаплары сәбәпле җир йөзендә үк тереләй зират күпере кичкән бәхетсез милләтнең ятим балалары һәр намазларын соңгы намаз, дип укыйлар... Чөнки иртәгә алар белән ни була, тагы нинди бәла-казалар, кимсетүләр көтеп тора – бу мәкруһ татарлар белми... Бәлки белмәүләре белән бәхетлеләрдер дә... Аларның бөтен өметләре һәм ышанычлары – Аллаһка, бөтен көткәннәре – Аллаһтан, бөтен таянычлары – бары тик Аллаһ!

 Әнә Гөләйза да, сәҗдәләргә китеп, елый-елый дога кыла... Бәлки ул бу йортка яңадан әйләнеп тә кайта алмас, бәлки ирен, балаларын, ата-анасын да яңадан күрә алмас, бәлки язмышы аны чит-ят җирләргә, чит-ят кешеләр арасына илтеп ташлар... Әти-әнисе, әби-бабалары да шушы газаплы юлны үткән бит, әмма барыбер иманда калганнар, кяфергә әйләнмәгәннәр, үз диннәрен бирмәгәннәр. И, Раббым, елый-елый дога кылган бу яшь хатынга да Син аларның сабырлыгын һәм тәкъвалыгын бир, аңа терәк бул, ярдәмеңнән ташлама! И, Раббым, бу хатынның иманын һәм гомерен кяферләргә ирекле кылма, аңа бу дөньяларда мөселман хәлендә яшәп, синең каршыңа да мөэмин-мөселман булып килеп басарга насыйп ит! Аның нәселен көферлектән сакла!

 Моңа кадәр гел әнисенең намазлыгында аунарга яраткан Габделвахит та бүген нигәдер тынып калган, бала да, алда ниндидер шомлы үзгәреш буласын сизенгәндәй, моңсуланып киткән. Аңа  бит әле нибары өч кенә яшь, ә бишектә ятканына исђ өч ай да юк, ә аларның язмышларын инде Казан һәм Биләр чиркәүләрендә хәл итеп куйганнар... Имеш, чукындырылган хатыннан тугач, балалары да чукындырылырга, христиан динендә булырга тиеш икән! Менә хәзер аларны да киендереп, кышкы юлга алып чыгып китәчәкләр, ә анда инде аларның язмышын бары тик бер Аллаһ кына белә...

 Намазларны укып бетергәч, сәкегә ашъяулык җәеп, ашарга утырдылар. Гөлзада килүгә аш салып җибәргән иде, үзе белән Кыр Шонталасыннан алып килгән итен-маен, камыр ризыкларын да табынга куйды. Гөләйза белән иртәгә юлга да ризыклар әзерләделәр.

  • Әллә кечкенәсен үзебез белән алмыйбызмы соң? – диде Ишмөхәммәт, бишектә изрәп йоклап яткан оныгына карап. – Ул бит пристав кәгазендә язылмаган, анда олысы гына бар... Мондый кышкы озын юлга яңа туган сабыйны алып чыгып китү дөрес булмас, әле анда да ни белән бетәсен белмибез... Үз кулыбыз белән китереп тоттырган кебек килеп чыга бит...
  • Миннән торса, икесен дә җибәрмәс идем, Гөләйзаны да капкадан чыгармас идем, бабай! Үзегез шулай хәл иттегез бит абый белән... Ичмасам, алдан да сизенмәдек, качырып та өлгерә алмадык... Берәр авылга илтеп куйган булсак, таба да алмаслар иде, эзләп тә тормаслар иде... Алдан сиземләп өлгермәдем, алдан!
  • Мондый хәлләрнең шактыйдан булганы юк иде шул, кияү! Без дә артык тынычланып киткәнбез, кемлегебезне онытып җибәргәнбез... Менә хәзер искә төшерделәр... Күрше авылларда да керәшен мәкруһларына каты тотынганнар, дип ишеттем, Кызылъярда поп алышынган, барыбыз өстеннән дә Биләрдәге атакаена язып биргән, ди. Ә анысы – Казанга жалу җибәргән, Казанның карары каты – барысын да чиркәүгә! Суд аша! Юк икән – төрмәгә. Монда хәзер безгә бер генә юл кала – Чистайга барып, мәхкәмә каршында үзебезнең хаклыкны раслау, мөселманлыгыбызны исбатлау. Бармый калсак, богау кидереп алып китәчәкләр, барыбер алып китәчәкләр.
  • Имчәк баланы ничек анасыннан аерып калдырасың? – дип, сүзгә Гөлзада да кушылды. – Берничә көнгә китәбез бит, бәлки әле күбрәккә дә булыр, Аллаһ белә... Яхшылап төрербез, толып эчендә генә тотарбыз, туңдырмабыз, мин дә шунда булам бит әле... Инде суыклар да бераз сындырды, көннәр дђ язга таба авышты...

 Шулай килештеләр – ике баланы да алырга, юлга җылы киемнәрдән тыш ризык та салырга, чөнки кайда, кемнәрдә туктасылары билгесез. Ишмөхәммәтнең әле моннан кала да әйтәсе җитди сүзләре бар иде, приставлар килгәнче, ул шуларны сөйләргә ашыкты.

  • Син, кызым, судта анаң белән бер сүздә бул – атамны белмим, дип бар, чөнки алар безнең никахны танымый, законсыз дип таба. Хәким кияү белән никах укытканыгызны да әйтмә, чөнки моның бәласе аңа да, сезгә никах укыган Әхмәт муллага да булачак, хәзер моның өчен Себер җибәрәләр. Никахсыз яшибез, диген, кяферне шулай алдаларга да була, гөнаһ түгел. “Әни мине кияүгә бирер алдыннан Кызылъяр побына барып әйтте, ул минем исемне кенәгәсеннән тапмады, мөселман кешесенә кияүгә чыгарга рөхсәт бирде”, диген. Бу бик мөһим. Моны оныта күрмә! Балаларыңа мулла исем кушканны әйтә аласың, чөнки аларның аталары мөселман кешесе, шулай булырга тиеш тә. Әниеңнең Фекла икәнен дә әйтә аласың, чөнки ул шулай теркәлгән инде, аны яшереп булмый. Үзеңнең туганнан бирле ислам динендә тәрбияләнүеңне, урысның динен дә, телен дә белмәвеңне әйт. “Беркайчан чиркәүдә булмадым, миннән моны таләп тә итмәделәр”, диген.
  • Ул чыннан да шулай бит инде, әти, - дип җавап бирде Гөләйза. - Әни мине исламда тәрбияләде, син поплар һөҗүменнән аралап тордың, сезгә Аллаһның рәхмәтләре булсын! Мине мөселман кешесенә кияүгә бирдегез, балаларыбыз да мөселман, әлхәмдүлиллаһ! Иремә дә Аллаһның рәхмәтләре булсын – керәшен, дип какмады, үзе белгәнне өйрәтте, тормышымда бер авырлык та күрсәтмәде... Аллаһтан шуны гына сорыйм – иманымнан, ирегемнән, иремнән, балаларымнан аермасын иде, исән-имин шушы куышыма әйләнеп кайтырга насыйп булсын иде!

 Гөләйза шулай диде дә, әнисенең күкрәгенә йөзен яшереп, елап җибәрде, аңа Габделвахит та кушылды, бишектәге сабый да уянып, сулкылдый башлады. Әйтерсең, бөтен өй эче аерылу сагышын тоеп, әрни, өзгәләнә иде. Бу хәлне күреп, Хәким түзмәде, кискен бер карарга килде:

  • Юк, бабай, мин үзем барам Чистайга гаиләм белән! Мин аларны болай чыгарып җибәрә алмыйм! Бәлки без соңгы тапкыр күрешәбездер... Юк, үзем барам! Өйне күршеләр карап торыр, әзи дә килгәләр.
  • Сиңа анда күренеп йөрү дөрес булырмы соң, кияү? Алар хәзер кемгә килеп ябышырга, татарларның күпләп исламга кайтуына кемне гаепләргә белмиләр. Сине дә керәшен кызын юлдан яздырган, үз диненә керткән, дип гаепләргә, хәтта тотып утыртып куярга мөмкиннәр. Юк, күренеп йөрмә син анда!
  • Соң, бабай, ике сабый бала белән ничек ялгызын чыгарып җибәрим мин аны кышкы юлга? Ни булса да, янында булырмын, ни күрсәк тә, бергә күрербез...
  • Анда мин дә бар бит әле, кияү, менә, әбиең дә бар... Минем Чистайда да, Актауда да таныш-белешләрем шактый, үз баламны һәм оныкларымны якларлык кына җаен табармын, Алла теләсә!

 Аларның бу бәхәсенә урманнан кергән Ђбуталип чик куйды. Хәким аңа үзенең дә Чистайга барырга җыенуын әйтә генә башлады, абыйсы аны шунда ук бүлдерде.

  • Юк, энем, монда эшләр без уйлаганнан да начаррак әле, - диде ул, борчулы тавыш белән. – Сине авылдан чыгармаска куштылар, шул хакта миннән кул куйдырдылар. Син дә хәзер шикле кеше саналасың икән, әле үзеңә дә эш ачып куюлары бар, Аллам сакласын! Әхмәт мулланы да бик сораштылар, аларга никах укыганмы, юкмы, дип тәптишләделәр. Балаларыгызның икесен дә алып барырга куштылар. Алар хәзер килеп җитә, әзерләнә торыгыз.

 Хәзер инде барысы да эшнең ни дәрәҗәдә җитди һәм куркыныч икәнен аңладылар. Әйе, кәгазьдә генә керәшен булып, ә чынлыкта мөселманлыкта йөргән вакытлар үтеп бара, патша хөкүмәте бу мәкруһларга ныклап тотынган иде. Һәм аның беренче ядрәсе ерак бер мишәр авылында яшәп яткан татар хатынына – Гөләйза язмышына килеп бәрелде... Биләр атакаеның әләге белән, Казан чиркәү суды кушуы буенча, хәзер урыс хәрбиләре бу мөселман хатынын сабый балалары белән Чистайга алып китәчәкләр... Аны ислам диненә кире кайтканы, балаларын чукындырмаганы өчен хөкем итәргә җыеналар. Бу бичара хатынга Аллаһы Тәгалә ярдәмче, фәрештәләр юлдаш булсын иде...

 Бу хәлләр 1838 елның февраль азагында, Казан губернасының Чистай өязендә бара...

 

 

 Керәшен авылы Актауда

 

 Актауга алар эңгер-меңгер вакытта килеп җиттеләр, приставлар аты артыннан, авыл уртасындагы зур чиркәү янына килеп туктады. Чиркәү каланчасыннан тирә-юньгә чаң тавышы яңгырый, әйтерсең лә ул татарлар өстеннән каһкаһә белән көлә, тантана итә иде. Бала чагы урыс авылында үткән Гөлзада бу тавыштан куырылып килде, ата-анасын һәм үзен андагы халыкныћ өстерәп чиркәүгә љстерђп алып барган чакларын исенә төшерде.  Анда кермәс өчен җан тартыштылар, чиркәүдә таш идәнгә тезләндереп тоталар иде, ә алар барыбер башкалар кебек чукынмадылар, эчләреннән генә Коръән укыдылар, дога кылдылар...

 Әнә хәзер дә, бөтен авыл өстендә чиркәү чаңы шашынып бии, тагы кемнәрнеңдер башына ашкына... Бу шомлы тавыштан балалар куркынып уянды һәм елый башлады, Гөләйза да коты чыгып, шул якка борылып карады. Гомерендә чиркәүгә кергәне булмаса да, әнисе сөйләве буенча, аның нәрсә икәнен белә иде, ул иманнан, телеңнән һәм динеңнән язу урыны икән. Нигә аларны монда китерделәр соң, әллә, Ходаем, хәзер үк шунда алып кереп, берәр нәрсә эшләтергә җыеналармы?! Юк, юк, атасы моңа бармас, Гөләйзаны алай алдамас, оныкларын күрәләтә харап итмәс! Кызының борчылганын күреп, Ишмөхәммәт аны тынычландырырга ашыкты.

  • Курыкма, кызым, монда кермибез без, Якуб атакайны күреп сөйләшерләр дә, кунарга китәрбез.

 Алар белән килгән урыслар ишек төбендә үк чукына-чукына чиркәүгә кереп киттеләр, анда бераз булгач, Якуб атакайлары белән бергә кире чыктылар. Атакай, дигәннәре шушы авылда поп икән, аны Ишмөхәммәт тә, Гөлзада да яхшы беләләр. Биредә аны Яков Алякринский, дип йөртәләр, әмма шонталалылар өчен ул – Якуб инде. Бу Актау авылында яшәүчеләрнең күпчелеге – теге заманнарда ук Кыр Шонталасыннан күчерелгән иске керәшеннәр, ягъни, чукындырылган татарлар. Әле бу Әби патшага кадәр үк булган хәлләр, халыкны Поп елгасына куып кертеп, мәҗбүри чукындырганнан соң, Шонталадан башка авылларга күчереп утырта башладылар. Якубларның ата-аналары да шулай итеп Актауга килеп эләкте, аннан бирегә урысларны да китереп утырттылар, зур чиркәү салып куйдылар, татарларга борылырга да урын калдырмадылар. Урыс арасында, чиркәүле авылда яшәү, җитмәсә, өяз үзәгенең дә ерак булмавы, гел попларның күзәтүе астында торулары сәбәпле, Актау керәшеннәре яңадан исламга кайта алмады, чукынган килеш калды. Якуб та шушы авылда туып-үскән, Зөядә чиркәү мәктәбе бетергән, татарчасын да, урысчасын да камил белгән бер керәшен татары иде. Хәер, бу авылда барлык керәшеннәр дә татарча сөйләшә, динне бирсәләр дә, алар телне бирмәгәннәр иде...

 Ишмөхәммәт белән дә Якуб татарча килеп күреште, алар бер-берләрен электән үк беләләр икән. Сөйләшүне тирәнгә җибәрмичә, башта кемнең-кайда кунасын ачыкладылар, чөнки пристав белән полицайга да кайдадыр тукталырга кирәк иде. Ул арада алар янына авылның старостасы да килеп җитте, ул урыс кешесе икән, киңәш-табыш иткәч, казна кешеләрен ул үзләренә алып кайтып китте. Иртәгә таң белән кузгалырга, дип килештеләр, чөнки Чистайга мәхкәмәгә вакытында барып җитәргә кирәк иде. Якуб атакай да анда барачак, ул судта тылмач булачак икән. Ул Ишмөхәммәт белән Гөлзаданың ирле-хатынлы икәнлеген, Гөләйзаны аларның кызы булуын яхшы белә, әмма моны башкаларга сиздерми иде.

  • Син хатының белән кызыңны Василийларга илтеп куй, Афанасьевларга, үзең миндә кунарсың, сөйләшәсе-киңәшәсе нәрсәләр бар, - диде ул Ишмөхәммәткә. – Мин Бәчилгә әйткән идем, алар белә.
  • Бәчил-Василларгамы? Беләм мин аларны, яхшы кешеләр, әбиләре безнең авылдан иде бит! Алайса, мин хатын-кызларны урнаштырыйм, аннан сиңа кайтырмын.

 Ишмөхәммәт атын борып, икенче урамга кереп китте, аннан Бәчилләр капка төбенә килеп туктады. Тун-толыпларына кунган карларны каккалап, өйгә үттеләр, аннан бала-чаганың чыр-чуы, татарча сөйләшкән тавышлар ишетелде. Гөләйзаның күңеленә бераз җылы кереп китте, чит-ят җирдә шушы татарча сөйләшү дә аңа батып барганда тотынырга бер терәк булып тоелды. Җылы өйгә керү белән, балаларны тун-толып эчләреннән чыгардылар, аптырап басып торган Габделвахитны шунда ук балалар сырып алды, аны төрле яклап үзләренә тарткалый башладылар. Габделвахит яшьләрендәге сары чәчле бер кызчык аны кочаклап ук алды, шатланып, “минеке, минеке!”, дип өй яңгыратып кычкырып җибәрде.

  • Чүегез, балалар, юлчылар чишенсен, урнашсын, кунак малай белән дә уйнап өлгерерсез әле, тарткаламагыз, Мәрьям кызым, син дә азаплама аны, - дип, Гөләйза яшьләрендәге бер татар хатыны юлчыларны каршы алды. – Түрдән узыгыз, авылдашлар, читенсенмәгез, үз өегездәге кебек булыгыз.
  • Мин аларны биредә төн кунарга калдырам, Нәчтүк сеңелем, ә үзем Якуб атакайларга китәм. Бәчил энекәш кайда соң әле?
  • Абзар тирәсендә йөри иде, хәзер кереп җитәр.

 Ул арада ишектә хуҗа үзе дә күренде, ул утыз-утыз биш яшьләрдәге, зур, таза гәүдәле бер татар иде. Ул да ачык күңел белән гөрләтеп күреште, әйтерсең лә, иң кадерле кунаклары килгән!

  • Сез, хатын-кызлар, иркенләп урнашыгыз, мин дә Ишук әзи белән Якуб атакайларга барып киләм, - диде ул. – Син, Нәчтүк, канәтем, кунакларны яхшы кара, мин соң гына кайтырмын.

 Ирләр чыгып китте, хатын-кызлар өйдә үзләре генә калдылар. Гөләйза беренче эш итеп иркенләп сабыен имезергә тотынды, ул йотлыга-йотлыга әнисенең күкрәгенә капланды, әйтерсең лә көне буе ач торган! Гөлзада кышкы авыр киемнәрне ишек төбендәге чөйгә алып барып элде, Нәчтүк-Настя исә аларның дымлы итекләрен киптерергә җылы мичкә терәп куйды. Габделвахит башта бераз ятсынып торса да, кайда икәнен дә онытып, балалар белән тәгәрәп уйный башлаган, әйтерсең лә, монда гомер буе яшәгән! Тагы ун елдан бирегә килеп яши башласын бу бала гына түгел, әле беркем дә белми иде шул...

 Гөлзәйза да бераз тынычланып, сабыен янәшәдәге мамык мендәр өстенә салды, өй эченә күз ташлады. Һәм карашы почмактагы  икона-тактага килеп төртелде, аннан бала тоткан хатын-кыз карап тора иде. Мондый такталар Кыр Шонталасы авылында да бар, әмма чукындырылган татарлар аларны өйгә кертмәделәр, чоланда яки берәр алачыкта гына тоттылар. Бөтенләй дә утка ягырлар иде – Кызылъяр побы килеп тикшереп йөри, ул авыл башында күренүгә, бу такталар почмакка менеп кунаклый, ул китүгә, тагы сарайга чыгарып ташлыйлар. Гөләйзаларда да кайдадыр ауный иде ул такта, әмма әнисе аны беркайчан да өйгә кертмәде, ә монда, әнә, түрдә кукыраеп утыра! Як-ягында шәмнәр янып тора, шул сәбәпле, тактагы хатынның йөзе да, кулындагы баласы да ачык күренә...

 Гөләйзаның почмактагы иконага шомланып карап торуын күргәч, хуҗабикә аны юатырга ашыкты.

  • Изге Мәрьям Ана ул, Алла улы Гайсә пәйгамбәр белән... Аның турында Коръәндә дә бар икән.
  • Әстәгъфируллаһ, сеңелем, Гайсә галәйһиссәлам нишәп Аллаһ улы булсын!
  • Әби дә моны кире кага иде, әмма монда поплар башкача сөйли шул, түткәй! Аны коткаручыбыз, Аллабыз дип өйрәтәләр...

 Өй эчендә кинәт салкын, шыксыз булып китте, әмма бер кичкә кергән җиреңдә әйткәләшеп утырып та булмый иде. Моны хуҗабикә дә, юлчылар да яхшы аңлады, алай да Гөлзада олы кеше буларак әйтергә кирәк дип тапты.

  • Гайсә галәйһиссәлам зур пәйгамбәр, сеңелем, әмма Алла түгел, ялгыша күрмә! Ул да ислам динендә булган, бер Аллага табынган, кыямәт көне алдыннан да җиргә ул киләчәк һәм ислам динен урнаштырачак. Миңа боларны урыс кулыннан шәһит киткән ата-анам сөйләп калдырды, мин балаларыма шушыларны аңлаттым.

 Нәчтүк кинәт моңсуланып китте, башын аска иде.

  • Миңа да әби-бабаларым шушыларны сөйләп калдырды, түтекәй! – диде ул. – Мин аларны беләм, әмма монда башкача яшәп булмый... Йђ, ярар, һәркемгә үз дине, дия иде әти-әни! Сез ерак юлдан килгән, ашым пешкән, чәем кайнаган, табынга утырыйк!

 Шулай диде дә, Нәчтүк тиз генә сәке өстенә ашъяулык җәеп, табын әзерләде, аңа үсмер кызы йөгерә-йөгерә булышып йөрде. Гөләйза шуңа да игътибар итте – почмактагы тактадан кала, монда барысы да башка татар өйләрендәге кебек иде. Җылы бәреп торган акшарлы мич, нәкъ Шонталадагы кебек, ике якны бүлеп торган чәчәкле чаршаулар, тәрәзәләрдә - чиккән кашагалар һәм ап-ак пәрдәләр, ярты бүлмәне алып торган зур агач сәке, аның теге башына тау кебек өелгән мамык мендәрләр, түшәк-ястыклар... Нәкъ алардагы кебек - өстәлдә зур корсаклы җиз самавыр гөжләп утыра, агач савыт-сабалар, тәтәй чынаяк-чәшкеләр... Хуҗабикә дә кайсыдыр ягы белән Гөләйзаның үзенә охшаган – Биләр хатын-кызларына хас алтындай чәч, зур яшькелт-зәңгәр күзләр, озынча ак йөз, сылу-зифа гәүдә... Аның да өстендә Гөләйзаныкы кебек итәге бөрмәле озын күлмәк, башында яулык, әмма ул башкачарак бөркәнгән.

 “Нәчтүк”, дип әйтергә уңайсызланып, алар аның тулы исемен сорадылар.

  • Чиркәүдә поп кушкан тулы исемем – Анастасия, - диде ул. - Ә әбием мин тууга Коръән укып, колагыма “Нәгыймә”, дип кычкырган. Шулай итеп, ике исемле мин, хәтта - өч, чөнки керәшеннәр исемне кыскартып әйтәләр, Анастасия дә чиркәү кенәгәсендә генә калды, ә болай – Нәчтүк инде мин... Миңа Нәгыймә дип әбием генә дәшә иде.
  • Үземдә дә шул хәл, сеңелем – мулла бабай Гөлзада дип исем куйган. Чиркәү кенәгәсенә Фекла дип теркәгәннәр, Фекла Тимофеева...
  • Ә минем исемем Гөләйза...
  • Бик матур исем, беренче тапкыр ишетәм!
  • Әбисе, ягъни, минем әни Гөләйзар исемле иде, шуңа охшатып Гөләйза дип куйдык...

 Шулай сөйләнә-сөйләнә, Нәгыймә-Нәчтүк сәкедәге ашъяулык өстенә ашарга чыгарып куйды, Гөләйза да аңа булышты. Әмма Гөләйза да, әнисе дә ризыкка үрелергә ашыкмадылар, уңайсызланып, астан гына бер-берләренә карап алдылар. Нәчтүк тә эшнең нәрсәдә икәнен тиз аңлады.

  • Уңайсызланмагыз, курыкмый ашагыз, - диде ул. – Без чучка тотмыйбыз, бу - әби-бабаларыбыз амәнәте, малны да алар өйрәтеп калдырганча суябыз. Керәшен дигәч тә, без бисмилласын да, татар гореф-гадәтләрен дә беләбез анысы...

 Юлчылар да үзләре белән өйдән алган ризыкларын уртак табынга тезделђр, ашъяулык ат казылыгы, пешкән елкы ите, бавырсак һәм кош теле ише, тәм-томнар белән тулды. Чәй дә нәкъ аларча куе һәм сөтле иде, янына бал да куелган, Нәчтүк кунакларын татарчалап кыстый-кыстый сыйлый... Уйнап туйган балалар да сәкене сырып алды, әниләре аларга да күчтәнәчләрдән өлеш чыгарды.

  • Әбием Әкълимә дә нәкъ шушындый ризыклар пешерә иде, - диде Нәчтүк, моңаеп. – Шул чаклар исемә төште... Син дә минем әбиемә охшагансың, Гөлзада түтекәй! Сез килеп керүгә, йөрәгем өзелеп төшкәндәй булды, әбием кайтып кергән кебек тоелды... Шундый охшагансыз!
  • Бер авыл кешеләре бит, сеңелем, бер як кешеләре! Бәлки әле ерак туганнардыр да, Аллаһ белә... Үзем дә күңелемә бик якын иттем, рәхмәт, балам!

 Ул арада балалар идәнгә җәелгән түшәк-ястыклар өстендә тәгәрәп йокыга киттеләр, Габделвахит та алар арасына барып ауды, әйтерсең лә, туганнан бирле шулар белән яшәгән! Кечкенә Мәрьям исә йоклаганда да аның кулын ычкындырмаган, бәхет кошын тоткан кебек, нәни учларына кыскан. Моны күреп, хатын-кызлар елмаешып куйдылар, Нәчтүк аларга да сәкедә урын әзерли башлады.

  • Ятканчы, безгә намазларыбызны укып алырга кирәк иде, балам!
  • Шулай сөйләнә-сөйләнә, Нәчтүк сөлге белән почмактагы иконаны каплап куйды, әбисенең намазлыгын кыйблага турылап җәйде дә, үзе чаршау артына кереп китте. Ана белән кыз намазга бастылар, соңыннан үзләре өчен дә, кабере билгесез Әкълимә әби өчен дә, Нәчтүкнең үзе, гаиләсе өчен дә Аллаһның рәхмәтен сорап, дога кылдылар. Иртәгә иртүк тагы юлга кузгаласы бар иде, алай да, Нәчтүктән әбисе турында күбрәк сорыйсылары килде. Нәчтүкнең үзенең дә аларга әбисенең бәхетсез язмышын сөйлисе килә иде, бу бичараларның да аны кабатлавын теләми иде ул...

         Иң куркынычы авыл халкын көчләп чукындырулардан башлана... Әкълимә әбием ул вакытта үсмер кыз була, ул барысын да бик яхшы хәтерли. Ямьле җәй көнендә була бу хәлләр, авыл халкы печәнгә төшәр алдыннан бераз ял итеп ала, атлар җигеп, бала-чагаларын төяп, бер-берләренә кунакка йөри, бәйрәм итә. Әкълимә әбиләрдә дә Иске авылдан кунаклар була, алар элеккеге гадәт буенча, бала-чагаларын алып, кырга чыгып, җәймәләр җәеп, самавырлар куеп, бәйрәм итәләр... Шул вакытта Кызылъяр ягыннан атлы җайдаклар күренә, алар артыннан кешеләр төялгән атлы арбалар да килә икән... Башта аларны Шонталага кунакка килүчеләр, дип уйлыйлар, әмма якынлашкан саен, аларның чит-ят тавышлар белән кычкырып җырлауларын ишетеп, шомланып калалар, чөнки мондый чиркәү җырларын күрше урыс авылларында ишеткәннәре бар. Арбада утыручыларның кулларында чиркәү байраклары һәм икона-такталары була, бу хәл татарларны тагы да куркыта... “Берәр урыс авылына үтеп барышларыдыр”, дип үзләрен юатырга тырышсалар да, атлы хәрбиләрнең Шонталаны урап алуларын күреп, эшләрнең начар икәнен сизенђлђр, әмма инде соң була. Аларның барысын да авыл башындагы елгага таба куалар, соңыннан ул елганы “Поп елгасы” дип атап йөртә башлыйлар. Самавырлар җирдә аунап кала, кайберәүләр урманга кереп качарга тырыша, әмма казак камчылары белән аларны кире боралар. Ир-атлар, шул исәптән, Әкълимә әбинең әтисе дә атлы казакларга каршы төшеп карый, әмма аларны тиз тезләндерәләр, кулларына шартлатып богау салып куялар... Ул арада авылда да качкан кешеләрне берәм-берәм өйләреннән өстерәп алып чыгып, атлы казаклар елгага таба куалар, беркемгә дә яшеренергә ирек бирмиләр, алай да соңыннан кайберәүләрнең качып котылулары билгеле була. Халык ахырзаман җиткән икән, дип уйлый, үләргә әзерләнә, бабайлар тәкъбир әйтә башлый...

 Әкълимә әбинең әти-әнисе балаларын үз яннарына җыя, үлсәк, үтерсәләр, бергә үләрбез, дип уйлыйлар, белгән догаларын укыйлар. Халыкны елга буена җыеп бетергәч, яхшы атларда Чистайдан зур түрәләр дә килеп төшә, исправник һәм приставлар эшкә керешә. Яр буена өстәл куялар, анда урыс түрәләре һәм язып баручы писарьны да утырталар, поплар исә иконаларны елга ярына тезеп чыга. Башта алар пумала белән су бөркеп, елганы чукындыралар, аннан халыкны суга куып кертә башлыйлар. Елгага керергә теләмәгәннәре тояк астында калып изелә, бала-чагалар, карт-корылар куркуларыннан шунда ук тончыгып, су төбенә китә, аларның кайберләрен урыс хәрбиләре чәчләреннән өстерәп чыгара, кайберләре шунда җан бирә... Әкълимә әбием сөйли иде, без, балалар, чытырдатып әнинең ботына ябыштык, кечкенә энемне ул кулына алды, әтинең исә куллары богаулы иде, дип... Бер хђрби килеп, әнисенең кулыннан кечкенә улын тартып ала һәм башы белән өч тапкыр суга чумдыра. Бала күгәреп ката, тончыга, буыла башлый, соңыннан ул гомер буе өянәк чирле булып кала... Аннан елгадагы кешеләргә яр буенда торган поп пумаласы белән су бөрки башлый, үзе нәрсәләрдер сөйләнә... Татарлар, урысча белмәсәләр дә, моның чукындыру икәнлеген сизенеп алалар, судан чыгар өчен, тагы яр буена ыргылалар, атлы казаклар аларны яңадан елгага этеп төшерә... Аннан кешеләрне берәм-берәм елгадан өстерәп чыгаралар, ирләрнең түбәтәйләрен салдырып суга ыргыталар, хатын-кызларның яулыкларын тартып төшерәләр, чыккан беренең муенына чукындырып калай тәре асалар. Юеш киемнәрдән дер-дер калтырап торган Әкълимә әбиемнең дә муенына сүс бау белән бәйләп шундый тавык тәпие тагалар. Әбием әйтә иде, шул тәрене көчләп муеныма асканчы, пычак салсалар яхшырак булыр иде, дип... Аннан аларның барысына да урыс исемнәре бирәләр, писарь бөтенесен язып бара, ундүрт яшьлек Әкълимә дә чиркәү кенәгәләрендә, хөкүмәт язуларында Акулинага әйләнә, әтисе Мөхәммәткә - Иван, дип, әнисе Мәрфугага Марфа дип яңа исем кушалар... Шушыннан соң безнең керәшенлек чоры башлана...

 Нәчтүк авыр сулап, сөйләвеннән туктап калды. Гөләйза белән Гөлзада, тын алырга да куркып, бу шомлы кыйссаны тыңладылар, тарих пәрдәләре артында үзләренең дә шәүләләрен күрделәр. Идәндә балаларның мыш-мыш килеп йоклаулары, йокы аралаш авызларын чәпелдәтеп куюлары ишетелә, урамда җил улый, яртылаш кар астында калган карындык тәрәзәләрне шыгырдата... Чиркәүле керәшен авылы Актауда татар тарихы актарыла, хәтер күзәнәкләрендә тамгаланган иң куркыныч вакыйгалар яңара...

  • Әйе, безнең әти-әниләр дә ул вакытта үсмер бала булган, әмма бу хәлләрне яхшы хәтерлиләр иде, миңа да сөйләп калдырдылар, - дип сүзгә Гөлзада да кушылды. – Ул Поп елгасын беләм мин, аның суы кипкән инде, язларын гына тула... Ә менә ул чакта күргәннәрдән безнең күз яшьләребез һаман кипмәгән, керәшенлек шул чаклардан нәселебезгә ябышып калды бит, һаман җибәрми...
  • Сез аннан киткәнсез инде, Гөлзада апа, керәшенлекнең исеме генә калган сездә, җисеме юк. Сез бит әнә яшермичә намаз укыйсыз, ислам динен тотасыз, ә без – юк инде, без беткәнче керәшен инде, татардан телебез генә калды...
  • Анысы шулай, сеңелем, Аллага шөкер, күпме кыссалар да, күпме газапласалар да, без үз динебездә калдык! Әмма моның өчен күпме корбаннар бирүебезне үзебез генә беләбез. Әле алда тагы нәрсәләр булыр... Без чиркәү кенәгәләрендә һаман керәшен булып исәпләнәбез бит, бала туса да, шунда теркәтергә тиешбез, кеше үлсә дә, аларча күмәргә тиешбез. Без гомер буе качып-посып, ике тормыш белән яшәдек, шушы кара язмыш хәзер балаларыбызны да эзәрлекли... Менә хәзер дә дин өчен хөкемгә барышыбыз бит, аның нәрсә белән бетәсен белмибез.

 Гөләйзаның бу турыда артык сөйләшәсе килми иде, чөнки ул үзе дә курка, үзе дә борчыла. Шуңа күрә, сүзне тагы Әкълимә әби тарихына борды, аның ахырын беләсе килде.

  • Ә сез ничек бу авылга килеп эләктегез соң, Нәчтүк? – диде ул. – Нигә Шонталада гына калмадыгыз, анда күбесе ислам динен тота бит, кәгазьдә генә керәшен.
  • Калдырмаганнар шул, мәҗбүри монда күчергәннәр. Халыкны көчләп Поп елгасында чукындырганнан соң, сулар бөркеп, авылдагы бөтен өйләрне чукындырып чыкканнар, чишмәләргә, авыл капкаларына зур-зур тәреләр утыртып киткәннәр. Аннан халыкны палицайлар белән саклап, Кызылъяр чиркәвенә куа башлаганнар, кешеләрнең бер өлеше юлда качып беткән, бер өлешен чиркәүгә өстерәп тә кертә алмаганнар, мәҗбүри кергәннәре дә кулын күтәреп чукынмаган, эчтән гел мөселман догалары кылып басып торган. Әкълимә әбинең әти-әнисе дә үз динендә каты торган, үзләре дә, балалары да тегеләр көчләп аскан тәрене такмаган, икона-такталарын өйләрендә тотмаган, ачыктан-ачык намаз укыганнар. Мөхәммәт зурбабай әле башкаларны да исламда калырга өндәп йөргән, урыс поплары аны җиңә алмаган. Берничә ел шулай азаплангач, һаман үз диннәренә кертә алмагач, кайбер гаиләләрне урыслар арасына яки чиркәүле авылларга күчерергә булганнар, Мөхәммәт бабайлар бу исемлеккә беренче булып эләккән. Ул әле монда килгәч тә үзенчә яшәргә тырышкан, чиркәүләренә үзе дә йөрмәгән, гаиләсен дә анда кертмәгән, курыкмыйча намазын укыган, әле башкаларны да шуңа өндәгән. Бу хәбәр Чистайга, Биләргә дә барып ирешкән, Мөхәммәт зурбабайны, христианнарны диннән яздырырга тели, чукындырылган булса да, чиркәүне санга сукмый, һаман үз динен тота, дип, кулга алалар. Аны, кул-аякларын богаулап, башта Чистайга алып киткәннәр, аннан – Казанга, шуннан бабабызның эзе югалды, Себергә сөргәннәр, диделәр. Мәрфуга зурәбием гомер буе аны көткән, гомер буе намазын ташламаган, урыс диненә кермәгән, балаларын да шулай өйрәткән, чөнки бу зурбабамның соңгы васыяте булган. Әмма Актауда алардан башка мөселманнар булмаган, халык керәшенлеккә каршы көрәшә алмаган, әкренләп үз язмышы белән ризалашкан. Мәрфуга зурәби өчен иң зур кайгы – үлгәч ничек һәм кайда күмүләре булган, чөнки Актауда мөселман зираты юк, поп мәетләрне үзенчә күмәргә көтеп кенә тора. Авырый башлагач ул гел Шонталаны гына сөйли, анда туганнары барлыгын искә төшерә, үзен шунда кайтарып куюларын сорый. Әкълимә әби ул вакытта инде буй җиткән кыз була, атын җигеп, әнисен чанага төреп салып, кышкы төндә Шонталага чыгып китә, чөнки көндез булса, поп авылдан җибәрмәс иде. Алар анда ничек исән-сау барып җиткәннәрдер – бер ходай үзе генә белә! Әкълимә әби Шонталада туганнарын эзләп таба, әнисен шунда калдыра һәм яңадан Актауга, эне-сеңелләре янына әйләнеп кайта. Ул ике нәрсәгә гомере буе үкенеп яшәде, беренчесе - әнисенең соңгы минутларында аның янында булмавы, ташлап диярлек кайтып китүе, икенчесе – ятим туганнары хакына үз аягы белән яңадан шушы керәшен авылына кайтып керүе. Хәер, куанычы-юанычы да бар иде – зурәбине Шонталада туганнары мөселманча күмгәннәр...
  • Ә ник монда кайткан икән соң, нәрсә буласын белә торып?
  • Монда авыру энесе белђн сеңелләре калган бит! Ул аларны кайда куйсын? Алар барысы да чиркәү кенәгәләрендә керәшен дип язылган булган бит, кая китсәләр дә, барыбер эзләп табарлар иде. Хәер, сеңелләрен ул каядыр татарлар арасына алып барып урнаштырган, мөселманнарга кияүгә биргән, алар шулай котылды керәшенлектән.
  • Ә үзе ничек, кемгә кияүгә чыккан соң, иманда шул хәтле нык була торып, чукынган татарга чыга алмый бит инде ул, моны динебез тыя!
  • Әйе, Әкълимә әбием кияүгә шактый соң, теге өянәк авырулы энесе үлгәч кенә чыга. Башта ул шулай кыз килеш картаерга уйлый, кем генә соратса да, кире бора, кяфердән нәсел калдырганчы, үлүең артык, ди, чыксам, мөселманга гына чыгам, ди... Моны ишетеп, Түбән Шонталадан татарлар килә, алар сезнең кебек мәкруһлар була, ягъни, чиркәү кенәгәсендә керәшен, дип язылган, ә үзләре ислам динен тота. Әкълимә әбине олыгаеп бара торган Абдулла исемле татарга димлиләр, Шонталага китеп, яшерен никах укыталар һәм шунда яши башлыйлар. Әмма Биләр атакайлары әбиемнең эзенә төшәләр, иреннән кычкыртып аерып, авырлы килеш канвай белән Актауга кайтарып ташлыйлар. Ирен, Абдулла бабакайны, христиан динендәге хатын-кызны аздырган, дип, кул-аякларын богаулап, Казан ягына, Идел буендагы Зөя монастырына алып китәләр. Соңыннан, безнең авылның чиркәү мәктәбендә укучылары күргәннәр анда Абдулла бабакайны, ул аларның янына үзе килгән, минем сезнең авылда хатыным булырга тиеш иде, ни хәлләрдә икән, дип сораган. Абдулла-Андрей шул монастырьда үлгән, соңыннан аның киеменнән гарәпчә догалар язылган бөтиләр тапканнар, яка асларына, күлмәк чабуларына тегеп куйган булган, ул гел шуларны укып йөргән икән... Ул вакытта Әкълимә әбием инде ир бала тапкан, ярдәм итәргә кеше булмагач, кендеген үзем чәйнәп өздем, дип сөйләгән иде безгә...
  • Авыл хатыннары ярдәм итмәсләр идеме икәнни бер бичара хатынга?
  • Итәрләр иде, әлбәттә, халык яхшы безнең, кешене алай керәшенгә-мөселманга бүлми, кулыннан килгәнчә ярдәм итә, артыгын күрми, сатмый... Монда шул Биләр-Чистай атакайлары барыбызның да теңкәсенә тия, ул вакытта бигрәк тә котырганнар... Әкълимә әби дә бит, баласын чукындыртмас өчен, аны авылда тапмаган, авырлы килеш, тагы чыгып качкан. Ђћтђм ич, андый хәлләр еш булган, чиркәү кенәгәсенә эләкмәс өчен, хатыннар балаларын үз авылларыннан читтә табарга тырышканнар.

                   Шулай да поп белән пристав нәни Мөхәммәтне алып китәргә киләләр, әмма әбекәй аны аларга бирми, улын күтәреп, үзе чиркәүгә китә. Бу хәлне карарга бөтен авыл йөгереп урамга чыга – моңа кадәр беркемгә дә баш бирмәгән Акулина-Әкълимә баласын чукындырырга чиркәүгә алып бара! Башындагы ак яулыгының чит-читләре каерылган кош канатларыдай салкын җилдә җилферди, өстендә бер кат юка күлмәге, кар каплаган авыл урамы буйлап яланаяк чиркәүгә таба атлый... Юк, атламый, ә кара язмышы буйлап өстерәлеп-шуышып бара, мамык шәленә төргән сабыен үз куллары белән үлемгә илтә, башын бүкәнгә сала...

 Чиркәүдә аны, авып китмәсен өчен, як-яктан тотып торалар, ә нәни Мөхәммәтне әнисе кулларыннан тартып алып, табактагы суга чумдыра-чумдыра чукындыралар, Михаил, дип, яңа исем бирәләр. Шул көннән соң Әкълимә әбием бик нык үзгәрә, беркем белән аралашмый-сөйләшми башлый, үз эченә йомыла. Әйе, кеше белән бергә чиркәүгә йөри, әмма анда кулын күтәреп чукынмый, ә таш сын кебек басып кына тора. Ә бер көнне ул, урыс диненең зур бәйрәмендә, бөтен чиркәү халык белән тулган көнне, атакай җырлый-җырлый Инҗил укыганда, аңа кушылып кычкырып Коръән укый башлый. Тирә-юнендә беркемне күрмичә, беркемгә игътибар бирмичә, ул башта көчле күкрәк тавышы белән “Фатыйха” сүрәсен укый, аннан “Ихлас”ка күчә, “Фәлак”, “Нәс”ләрне башкарып чыга. Аны туктата алмыйлар, янына килергә дә куркалар, чөнки ул үзен алышынган кеше кебек тота. Иң соңыннан ул “Аятелкөрси”не укый, аннан чалгы белән чапкан кебек идәнгә ава, башы бәрелеп, күзләрен кан каплый, ул әбекәемнең күз яшьләре белән кушылып, саргайган бите буйлап агып төшә... Соңыннан сөйләп йөрделәр, “Акулина канлы күз яшьләре белән елады чиркәүдә, шул хәтле авыр кичерә икән үз диненнән аерылуны”, дип... Хәер, ул үз диненнән аерылмады да, мин әле һаман хәтерлим – төннәр буе намаз укып чыга иде, аяклары тота алмаслык хәлгә килгәнче, ауганчы укый иде ул төнге намазларны! Кайвакытта мине дә үз янына бастыра иде, мин тиз арый идем, намазлык өстендә йокыга китә идем, бала бит...

Ул арада авылга Чулман аръягыннан яћа керђшеннђрне китереп тутырдылар, имеш, алар њзлђрендђ яшереп кенђ ислам динен тотып ятканнар, хђзер ќђза йљзеннђн аларны монда ќибђргђннђр. Ђбекђй бу хђбђрне ишетњгђ, ќилтерђп алар янына чыгып китте, кичкђ таба берничђсен ияртеп тђ кайтты.

   — Алар да каты торыр, сез дә каты торыгыз, - дип өйрәтте ул аларны. – Тыштан алар кебек кылансагыз да, эчтән үз динебезне бирмәгез! Кеше саен үрәдник куя алмаслар, һәр тәрәзәдән карап тормаслар – төннәрен булса да укыгыз намазларыгызны! Чиркәүләрендә дә гел үзебезнекен укып торыгыз, аларныкын күңелегезгә кертмәгез. Аллаһ – белүче һәм күрүче, дөньялар гел болай бармас әле, исламга да бер ирек килер, күңелләрдә булса да иманны саклагыз!

 Шулай яңа керәшеннәр янында йөри торгач, ул әтигә бер ятим татар кызын җитәкләп кайтты, алар өйләнешеп яши башладылар. Мария-Мәрьям әнидә әле татар дине чыгып бетмәгән иде, ул әби әйткәннәрне тиз алдырды, алар бергәләп кача-поса намаз укый башладылар, кайвакытта мин дә кушыла идем. Авылда тагы сүз таралды – “Җенле Акулина инде яңа киленен боза башлаган, качып үз диннәрен тотып яталар икән”, дип, атакайга да җиткергәннәр. Әмма Мария әни дә әти белән һәр атнада чиркәүгә йөри, поп әйткәннәрне үти, шуңа күрә атакай аңа бәйләнерлек сәбәп тапмый иде.

 Ул арада мин дә буйга җиттем, әбекәйнең бөтен кайгысы мине иманлы бер татарга кияүгә бирү иде. Әмма Актауда андый татарны кайдан табасың? Әбием күптән Мария әнинең энесе Васил-Бәчилне карап-күзәтеп йөри икән, тагы үзе ике арада димче булды. Бәчилгә дә безгә әйткән сүзләрен әйтте, күңелдә булса да иманны саклагыз, Алланы онытмагыз, бисмилласыз йөрмәгез, намазны белегез, диде.

 Әмма әбекәйгә безнең туйны күрергә насыйп булмады, шуның алдыннан гына ул авырый башлады. Башта барыбыз да бу чире үтеп китәр, әбекәй тагы элеккечә йөгереп йөри башлар, дип уйладык, әмма ул көннән-көн сулды, аннан урынга ук ятты һәм башка тора алмады.

Кайдан белгәннәр диген - әбекәй соңгы сулышын алып ятканда, өйгә Чистай һәм Биләр атакайлары килеп керде, аларга үзебезнең авылның керәшен побы да ияргән иде.

 Биләр атакае әбекәй кулындагы дисбегә ташланды, аның ярсып тартуыннан дисбенең җебе өзелде һәм төймәләре идән буйлап тәгәрәп китте ( без аны соңыннан җыеп алып, яңадан тездек)... Шул чакта әбекәйнең дә җаны өзелде ахыры, ул авыр итеп соңгы сулышын алды да, котылдым бу кайгылы дөньядан, дигәндәй, мәңгегә күзләрен йомды. Аның йөзе бик тыныч иде, матур иде, нурлы иде... Әйе, әйе, әбинең йөзеннән нур сирелеп тора, үзе тыйнак кына елмайган, әйтерсең лә, күктән төшеп килгән җәннәт фәрештәләрен күргән... Әбекәй, әле үлгәнче үк, үзен йөзе белән кыйбла якка – Шонталага таба борып куйдырган иде, поплар аны почмактагы иконага каратып борырга куштылар. Әти аларны тыңламады, атакайларның моңа бик нык ачулары килде. “Акулинаны иртәгә христианча отпевать итеп Актау зиратына күмәчәкбез, әзерли торыгыз”, дип чыгып киттеләр. Без, нишләргә белмичә, бер-беребезгә карап, идән уртасында басып калдык...

 Нәчтүк туктап калды, ул хикәятенең иң авыр, иң куркыныч урынына килеп җиткән иде. Ул чагында күргән-кичергәннәрен сөйләп тә, аңлатып та бирерлек хәлдә түгел иде ул. Гөлзада үзе аңа ярдәмгә килде.

  • Шонталага алып кайтып күмгән булсалар, без белмичә калмас идек, ул вакытта инде авылда яши идек, - диде ул. – Насыйп булмаган инде Әкълимә әбигә туган авылы зиратына кайтып ятарга, минем әти-әни дә шулай чит-ят җирләрдә ятып калды...
  • Әйе, әбекәйне туган авылына алып кайтып җиткерә алмый әти... Өйдән поплар чыгып китүгә, без Мария әни белән әбине ул өйрәткәнчә юып-кәфенләдек, балалар кебек, ак биләүгә биләдек. Әти ул арада авылны әйләнеп кайтты, “Авылны чыгып китәрлек түгел, баш-башына каравылга кешеләр куйганнар, поплар шулай кушкан, - диде ул, гасабиланып. - Ә мин аны барыбер аларга бирмим, үзем күмәм, ул кушканча, мөселманча күмәм! Үземнең ишегалдына күмәм!”

 Шулай диде дә, әти әзерләнә башлады, әбекәй белән Шонталага баргалаганда, ул барысын да карап, өйрәнеп йөргән икән, мәет күмү тәртибен дә белә булып чыкты. Үзенә ярдәмгә минем булачак ирем Бәчилне чакырып китертте, алар төнге якта бергәләп ишегалдының алма бакчасы ягында кабер казыдылар, ләхет алдылар, бергәләп җеназа намазы укыдылар, бергәләп әбекәйне җир куенына салдылар. Әмма икенче көнне иртүк атакай килеп җитте, атылып өйгә керде, ә анда Әкълимә әби юк! Ул кычкырына, дулый, каргана башлады, әтигә төрмә белән янарга тотынды һәм атылып чыгып та китте. Бераздан ул көрәкләр күтәргән авыл ирләре белән яңадан әйләнеп кайтты, янында Чистайдан килгән этле хәрбиләр һәм пристав та бар иде. Алар әбекәйнең мәетен таптыра башладылар, чөнки аны авылдан алып чыгып китмәүләрен беләләр иде, авыл сакланды. Хәрбиләр этне ишегалдына җибәрделәр, ул шунда ук әбекәйнең кабере янына барып тырнаша, күккә карап улый башлады. Поп та эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алды, аның инде керәшеннәр арасында мондый хәлләрне күргәләгәне булган. Ул хәрбиләргә каберне казырга кушты, әти каршы килеп карады, аны читкә бәреп кенә аттылар. Бу – коточкыч күренеш иде, мин мунча почмагынннан качып карап тордым. Әбинең җәсәден кабереннән өстерәп чыгардылар, чиркәүдән алып килгән агач табутка салдылар, өстенә “изге суларын” бөрки-бөрки чукындырдылар, атакай озаклап чиркәү догаларын башкарды. Аннан соң табутны күтәреп, урыс зиратына юнәлделәр, әти дә башын иеп алар артыннан атлады, мин бармадым...

 Әти төнлә белән атын җигеп, тагы өйдән чыгып китте, ул миңа да, Мария әнигә дә берни әйтмәде. Мин аның нәрсәдер эшләргә җыенганын сизендем, әмма аңламадым, чөнки ул беркем белән дә сөйләшмәде. Әмма арбасындагы тимер көрәкне, балтаны күреп, йөрәгем жу итеп китте, зиратка бармыймы икән бу, дип уйладым. Нәкъ шулай булган да, моны мин иртәнге якта әти өйгә кайтып кергәч кенә аңладым. Аның өс-башы, куллары кызыл балчыкка баткан, әмма йөзе бик канәгать иде.

  • Әбиеңне Бахта елгасының биек яр буенда җирләп кайттым, кызым, - диде ул. – Шонталага барып җитә алмадым, арттан куа чыгарлар, дип уйладым. Мондыйга киткәч, Шонталага барып та актарып алырлар иде, аны мөселманча күмгән өчен башкаларны гаепләрләр иде... Ә болай – җаным тыныч, яңадан җеназа намазы укып күмдем, анамның соңгы васыятен үтәдем. Тегеләр бераз тынычлангач, сиңа да урынын  күрсәтермен әле, моннан шактый ерак ул, кеше эзләп таба торган түгел.
  • Алар әбинең мәетен эзләп, тагы монда килеп җитәчәкләр бит инде, әти! Сине төрмәгә алып китәргә мөмкиннәр!
  • Китсеннәр... Миңа инде барыбер... Үзеңчә яши алмагач, үз динеңне тота алмагач, шул ук төрмә инде ул, кызым!

 Мин дөрес курыкканмын икән - әти өс киемнәрен дә алыштырып өлгермәде, тагы кичәге хәрбиләр һәм атакай килеп керде, алар аннан әбинең мәетен таптыра башладылар. Әти дәшмәде, аны кул-аякларын богаулап, Чистайга алып киттеләр. Әтине анда камчы белән суктырганнар, тәнендә тетелмәгән җире калмаган иде, өстендәге киеме канга баткан, ертылып беткән... Әти йөткереп, берничә көн кан косып ятты да, дөньялыктан үтте. Үләр алдыннан ул миңа киңәшләрен дә әйтеп өлгерде:

  • Болар барыбер безгә үзебезчә яшәргә ирек бирмәсләр, кызым... Без аларны җиңә алмыйбыз, ә алар безне берәм-берәм кабергә кертәчәк... Зурбабам Мөхәммәт дин-ислам хакына Себердә юкка чыкты, атам Абдулла Зөя монастырында үлде, анама үлгәч тә тынгы юк, хәтта үзе теләгән зиратта ятарга да рөхсәт бирмиләр... Инде менә мин шушы хәлдә, сизәм - озак яшәрлегем калмады... Син шушылар арасында берьялгызың каласың... Беренче киңәшем – Бәчил белән никахлашыгыз, яхшы егет ул, миннән сезгә хәер-фатыйха... Икенче киңәшем – боларга каршы барып, безнең кебек харап булмагыз. Алла – алар өчен дә, безнең өчен дә бер, ул безнең хәлебезне күрә, ул рәхимле, безне кичерер... Әмма тыштан аларның диннәрен тотсагыз да, күңелләрегездә исламны саклагыз, дөньялар гел болай бармас әле, иркенлек килү белән, үз динебезгә кайтырсыз... Безне догадан калдырмагыз.

Гөлзада белән Гөләйза Нәчтүкнең сөйләгәннәрен тетрәнеп тыңладылар, бу ишеткәннәре янында үз кайгылары кечкенә булып күренде. Әйе, хәтерли алар, моннан ун-унбиш еллар элек Шонталага атлы казаклар, пристав һәм атакайлар килеп, этләр белән ниндидер Актау карчыгының каберен эзләп йөргәннәр иде. Бөтен авыл халкыннан – керәшененнән-мөселманыннан каравыл өенә җыеп сорау алдылар, зиратларны тикшереп чыктылар, әмма шикле нәрсә тапмадылар. Шул Әкълимә карчыкның каберен эзләп йөргәннәр икән...

  • Әни, мине дә шушы хәлләр көтәме инде?

 Кызының шулай дип соравыннан Гөлзада сискәнеп китте, нәрсә дип җавап бирергә дә белмәде.

  • Исламда калсам, мине һәм балаларымны да Әкълимә әби язмышы көтәме?

 Бу сорауга җавап юк иде... Бу авыр хәлдән чыгу юлы да юк иде...

  • Без керәшенлек белән ризалашырга мәҗбүр булдык, чөнки исән калуның башка юлы юк иде, - дип җавап бирде аңа Нәчтүк-Нәгыймә. - Әгәр мин исламда калган булсам, балаларымны тартып алырлар иде, үземне йђ монастырьга ябарлар, йђ Себергђ сөрәләр иде... Минем боларга каршы торырлык көчем юк, мин исән калу өчен үзем дә чукындым, балаларымны да керәшен иттем. Аллаһы Тәгалә кичерсен, башка юлым юк иде... Дөрес, безнең хәзерге побыбыз Якуб атакай тегеләре кебек явыз түгел, әмма яшерен генә ислам дине тотып ятучылар да юк инде хђзер.
  • Безне әле бәлки иртәгә мәхкәмәдә акларлар, Гөләйза беркайчан да чукынмаган, бер көн дә урыс динен тотмаган бала бит! Ул гомер буе исламда булды, мөселман кешесенә никах белән кияүгә чыкты, балаларына да мулла мөселманча исем кушты. Иртәгә шушыларны сөйләрбез, борчылма, кызым!

 Шундый уй-теләкләр белән йокларга яттылар, иртәгә иртүк юлга чыгасы бар.

Урамда буран купкан ахыры, карындык тәрәзәләргә учлап-учлап кар сипкәне ишетелә. Бу яз киләсенә хәбәр инде, соңгы бураннар...

Балалар җылы өйдә идәндә таралып йоклыйлар, нәни Габделҗђббар  вакыт-вакыт уянып, әнисенең сөт тулы күкрәкләрен чәпелдәтеп имәргә тотына, аннан икесе дә йокыга китәләр... Гөлзада гына һаман йоклый алмый,  Поп елгасына куып кертелгән Шонтала халкы күз алдына килә. Аның әти-әнисе дә шулар арасында булган бит...Әле карлы урам буйлап яланаяк килеш баласын чиркәүгә чукындырырга алып барган Әкълимә каршына килеп баса, Себергә сөрелгән Мөхәммәт, Зөя монастырына ябылган Абдулла, анасын мөселманча күмгән өчен кыйнап үтерелгән икенче Мөхәммәт караңгыда књз алдыннан үтеп китәләр... Алар Гөлзаданы да бөтереп үзләре арасына алып кереп китәләр, Гөләйзаны да эзләп йөриләр... Юк, бу бит Гөлзаданың урыс авылында мунчада тончыктырып үтерелгән әти-әнисе, кара төтен арасыннан балаларын эзлиләр... “Минем исеме Гөләйзар! Минем исемем Гөләйзар!” Бу бит әнисенең тавышы, ул үзен камчылап чиркәүгә алып барган  попларга шулай дип тәкрарлый... Юк, бу янында сабыен кочып яткан кызы Гөләйза шулай саташа икән бит, бөтен өйгә ишетелерлек итеп: “Минем исемем Гөләйза! Минем исемем Гөләйза!” дип ыңгыраша... Ул әле бу исемне күп тапкырлар кабатлаячак, мәхкәмәләр каршында да, поплар алдында да, сорау алганда да, җан биргәндә дә ул “Минем исемем Гөләйза!” дип әйтәчәк...

 

 

 Мәхкәмә алдыннан...

 

 

 Авылның икенче башында, Якуб атакай йортында да җитди сөйләшү бара, иртәгә мәхкәмәдә нишләргә кирәген киңәшәләр. Якуб атакайның өе зур һәм җылы, әллә ничә бүлмәле, шәмдәлләр белән яктыртылган, түбәсе дә Бәчилләрнеке кебек салам түгел, такта белән ябылган. Балалар да аяк астында буталмый, күрше бүлмәләрдән тавышлары гына килә, анакайлары өстәлгә ризыкларны чыгарып куйды да, алар янына кереп китте. Кайнар чәй эчеп, анысын-монысын капкалап, тагы мәхкәмә турында сөйләшә башладылар. Актау побы анда тылмач буларак чакырылган, моннан тыш, Биләрнең баш атакае иерей Михаил Лавров үзе катнашачак икән, чөнки бу эш шуның әләге буенча башланган. Бу бәндә бөтен тирә-юньне дер селкетеп тора, татарларга тын алырга да ирек бирми, мәкруһлар өстеннән Казанга гына түгел, Петербургның үзенә туктаусыз шикаять-әләкләр язып ята. Керәшеннәрне ул козгын кебек саклый, аз гына читкә тайпылганнарын, ислам ягына борылганнарын ишетсә, аларны урыс авылларына күчереп газаплый, хәрбиләрне ияртеп килеп, алар кулы белән җәзага тарттыра. Гөләйза өстеннән дә ул инде узган ел ук Казан консисториясенә рапорт язган булган, имеш, Шонталадан керәшен кызы Пелагея үзенең законсыз туган улын чиркәүгә алып килеп чукындырмый, моңа чара күрергә кирәк икән! Казан һәм Зөя архиепискобы Владимир бу эшне Чистай судына тапшыра, алар исә Гөләйза белән баласын, анасы Гөлзаданы мәхкәмәгә алып килергә пристав белән полицияне җибәрәләр. Инде бу эшкә Казан губернасының архиепискобы үзе кушылган икән, бер татар хатыны өчен мәхкәмә хәтле мәхкәмәләр уздырып яталар икән, димәк алар Гөләйзаны болай гына ычкындырмаячаклар...

Моны ирләр сизенә, әмма бу хакта Гөләйзаның үзенә әйтмиләр.

Әйе, Ишук – Ишмөхәммәт бик яхшы белә, бу илдә яңа патша килгән саен яңа тәртипләр урнаша, әмма татарга, бигрәк тә мөселманнарга мөнәсәбәт һаман бертөрле – начар белән бик начар арасында. Алай да, Ишмөхәммәтнең күңелендә бер өмет пыскый – моннан ун еллар элек халык дәррәү кубарылып, ак патшага прошение-үтенечләр яза башлагач, бераз үзгәреш булды бит! Күрше Акъяр белән Кадидан гына да 44 татар рәсми рәвештә яңадан исламга кайтты! Диңгез ерылды, меңләгән кеше үтенеч яза башлады, аның хәтта рәсми үрнәкләре һәм шуларны язып-күчереп бирүчеләре дә барлыкка килде. Бигрәк тә Тубылгытауда мишәрләр кайнады, заманында Болгар-Биләр каласы булган, урыслар басып алгач, көчләп чукындырылган бу татар авылы аз гына дин иреге килү белән яңадан исламга кайтты, башкаларны да үз артыннан ияртте. Ишмөхәммәт үзе дә булып кайтты ул авылда, үрәдникләр мөһерләп киткән мәчетләренең ишекләреннән кермичә, түбәсеннән төшеп намаз укуларына шаклар катып кайткан идек. Муллалары хәтта Чистайдан килгән урыс приставын да сугып еккан, ди, тегесе аны түбәгә менеп барганда баскычтан тартып төшергән булган. Ул мулланы соңыннан Казан янындагы Раиф монастырына алып барып яптылар, халыкны куркыту өчен чылбырлар белән бәйләп, авылга алып кайтып урам әйләндерделәр. Әмма аңа карап Тубылгытау халкы иманын бирмәде, намазын ташламады, түбәтәен салмады, тирә-як халкы хәзер дә киңәшкә аларга бара. Ишмөхәммәт үзе дә аннан ак патшага үтенечнең күчермәсен алып кайткан иде, шуның буенча Шонталада да күпләр Петербургка прошениеләр язып җибәрде, әмма әле һаман җавап кына килмәде. Ишмөхәммәт менә шул үтенеч-прошениеләренә зур өмет баглый иде, бу турыда Якуб атакайга да әйтте.

 - Без бит Микулай патшага үтенеч яздык, үз динебезне тотарга рөхсәт сорадык, димәк ки, аннан җавап алганчы безне бернинди дингә дә ирексезләү булырга тиеш түгел! Мәхкәмәдә моны да әйтергә кирәк булачак, Якуб энем! Менә миндә аның бер күчермәсе дә бар, анда менә нәрсәләр язылган бит! – “Олуг Галиҗәнап! Рәхимле Падишаһ! Без яшебез-картыбыз, шулай ук безнең хатыннарыбыз, күз яшьләребезне түгә-түгә сиңа ялварабыз! Борын-борыннан, ата-бабаларыбыз дәвереннән башлап бүгенге көнгә кадәр үзебезнеке саналган динебезне тотарга рөхсәт итсәң иде! Безнең ата-бабаларыбыз ислам динендә булган, ә хәзер билгесез сәбәпләр аркасында безне керәшенлеккә күчергәннәр, урыс-грек динен тотарга көчлиләр. Әмма без урысның телен дә, динен дә белмибез, безне палицай белән мәҗбүриләп чиркәүләргә куыр кертсәләр дә, анда берни аңламыйбыз, керәшен динен тотмыйбыз. Шул ук вакытта без үз динебезне дә закун юлы белән, рәсми рәвештә тота алмыйбыз – безнең өстә чиркәү әһелләре һәм палицайлар көне-төне каравыл тора, алар мәчетләребезне җимертәләр, муллаларыбызны Себер сөрәләр, чукынырга теләмәгән татарларны монастырьларга ябалар, гомерлек солдатка алалар, халыкны яткырып чыбык белән суктыралар. Олуг Галиҗәнап! Рәхимле Падишаһ! Без дә синең тугры колларың бит, ярдәм ит безгә! 1764 елның 20 февралендә чыгарылган, “Россия империясендә һәркем үз динен тотарга хокуклы”, дигән указның көченә өмет тотып, шушы өметебезнең аклануына ышаныч белән калырга җөрьәт итәбез.”

 - Беләм мин ул прошениеләрне, Ишук әзи, миндә аның урысчасы да бар! Аларны син генә түгел, меңләгән татар язган инде, әмма әле берсенең дә җавап алганы юк.

 - Менә шул җавап килгәнче безгә тимәсеннәр инде, бәлки яхшы җавап килер, ак падишаһ татарларга үз диннәрен тотарга рөхсәт итәр!

 Якуб атакай моңа җавап бирмәде, ул дөресен әллә белми, әллә белеп тә әйтәсе килми иде. Ә дөреслек шуннан гыйбарәт – татарларның бу үтенечләре башта Изге Синодның обер-прокуроры, князь Мещерскийга бирелә, аннан Изге Синод дигәннәре карар чыгара, татарларның үтенече кире борыла, аларга христиан диненнән чыгу тыела. Ул гына да түгел, заманында көчләп чукындырылган татарларны христаин динендә, чиркәү карамагында саклап калу өчен, өр-яңа юллар эзли башлыйлар, җәза алымнары белән бергә, үгет-нәсихәт юлына да басалар. Шул нисбәттән, христиан дине китаплары татарчага тәрҗемә ителә һәм бушка таратыла, авылларга татарча белгән попларны җибәрә башлыйлар яки керәшеннәрнең үз араларыннан шундый дин әһелләре әзерлиләр. Якуб атакай да Зөя чиркәү мәктәбендә махсус укытылып, керәшен татарлары арасына эшләү өчен кайтарылган әзерлекле белгеч иде, шушы як кешесе. Ул ак патшаның да, чиркәүнең дә татарларга үз диннәренә кайтырга беркайчан да рөхсәт бирмәсен белә, башлары белән таш диварга бәргәләнгән милләттәшләрен кызгана, аларга үзенчә ярдәм итәргә тырыша иде. Әмма аның ярдәме күп очракта керәшенлектә калуга өндәүгә кайтып кала... Бу юлы да ул үзенә тугры булып калды.

 

 “Минем исемем Гөләйза!”

 

 

 Иртән мөсафирлар үз өйләрендәге кебек уянып киттеләр, торып намазларын укыдылар, ул арада Нәчтүк чәй кайнатып та өлгерде, сәке өсте тагы ризык белән тулды.

  • Кайтышлый да керегез, - диде хуҗабикә кунакларын сыйлый-сыйлый. – Сез килгәч, өй эчләре яктырып китте, төнлә дә нур сирпелеп торды... Әкълимә әбекәемне төшемдә күрдем, ул да бик сөенгән иде! Дисбесен сиңа бирергә кушты, Гөләйза, ул безнең нәселләрне берләштерәчәк, диде...
  • Әйе, мин дә күрдем аны төшемдә, ап-актан киенгән иде, “Исемеңне онытма, иманыңны бирмә!”, диде, дисбесен учыма салды... Төнлә саташып уянып киткәндә, кулымда шул дисбе иде...
  • Хикмәтле төшләр бу, балалар, бик яхшы төшләр, Аллаһ безгә Әкълимә карчык аша хәбәр бирә, - дип, сүзгә Гөлзада да кушылды. – Эшләребезнең дә ахыры хәерле булыр, Алла теләсә!
  • Бу дисбе сиңа булсын, Гөләйза! Әбинең Коръәнен дә сиңа бирәм, ул сиңа кирәгрәк, миннән барыбер алып чыгып китүләре бар, шуңа күрә, мин аны җыеп кына тотам.

 Шулай диде дә, Нәчтүк чиккән ак сөлгегә төргән Коръән китабын Гөләйзага алып килеп бирде, ул аны күкрәгенә, мамык шәле астына яшерде. Шулай сөйләшә-сөйләшә чәй эчтеләр, Габделвахитны да уятып яннарына утырттылар. Кечкенә кыз Мәрьям аңа чат ябышкан иде, ул да Габделвахитка ияреп торды, күзләрен уа-уа сәке өстенә үрмәләде. Инде юлга әзерләнә башлагач, ул Габделвахитны килеп кочаклап алды, “Ул минеке, китмәсен!” дип елый башлады.

  • Елама, кызым, кайтышлый алар тагы керә безгә, менә шунда туйганчы уйнарсыз, - дип атасы аны күтәреп алды. – Чана шуарга чыгарсыз, Габделвахитка куяннарыңны күрсәтерсең, яме?

 Бала тынычланып, әтисенең көчле күкрәгенә башын төртте, аңа кунак малай да, әтисе дә бик якын һәм кадерле иде.

  • Чистайдан кайтышлый туп-туры безгә керегез, Гөлзада түтекәй, - диде Бәчил. – Ял итеп, кунак булып китәрсез. Кайтышыгызга мунча ягарбыз, Нәчтүк балан бәлеше пешерер, шулай бит, әнисе?
  • И, Бәчил җаным, берне түгел, бишне пешерер идем, исән-имин әйләнеп кайтсыннар гына! Синең өчен догада булырмын, Гөләйза кардәшем! Әкълимә әбинең дисбесен ал, син дә зекер әйтеп утырырсың...
  • Алланың рәхмәтләре булсын сезгә, иң якын туганнар кебек каршы алдыгыз, яралы йөрәкләребезгә дәва булдыгыз! Инде шул суд дигәннәреннән исән-имин котылып кайтырга язсын. Әйдә, кызым, төр Габделҗђббарны, мин олысын җитәкләрмен...

 Шулай бер-берләрен юатсалар да, һәрберсенең күңелендә шом иде - ә бәлки бу соңгы очрашудыр, бәлки алар бу йортка яңадан әйләнеп кайта алмас, кяферләрнең тоткыны булыр... Моны тел белән әйтмәсәләр дә, бу хәвеф күзләреннән сагыш булып сирпелә, күңелләреннән моң булып түгелә иде... Күпме кеше шулай киткән җиреннән яңадан әйләнеп кайтмады бит, аларның кайда икәнлекләрен дә белмиләр хәзер... Раббым, Гөләйзаны андый фаҗигале язмыштан сакла, үзенә дә, анасына, балаларына да яңадан йорт-җирләренә әйләнеп кайтырга насыйп ит!

  • Миңа берәр нәрсә булса, балаларымны ташлама, Нәгыймә! – диде Гөләйза, аны кочаклап. – Аларны урыс кулына бирә күрмәгез – васыятем шул...
  • Борчылма, кардәшем, синең балаларың – минем балаларым булыр, Алла ташламасын! Бергә әйләнеп кайтыгыз, без догада булырбыз...

 Ул арада капка төбенә Ишмөхәммәтнең җигүле аты да килеп туктады, ул үзе дә, аты да ял иткән, тагы ерак юлга кузгалырга була иде. Ишмөхәммәт тә өйгә кереп, хуҗаларга рәхмәтләрен әйтте, Гөлзаданың әйберләрен күтәреп, урамга чыкканда инде яктырып беткән иде.

Авылның аргы башыннан Якуб атакайны һәм приставларны алып, олаулар юлга кузгалды, мәхкәмә билгеләгән вакытка Чистайга барып җитәргә кирәк иде... Кичтән бераз явып торса да, инде олы юлдан атлы чаналар узган, эз төшкән, инде Ханнар юлыннан шәп кенә җилдерергә дә була иде...

 Әйе, Ханнар юлы, Биләр белән Җүкәтауны тоташтырып торган олы юл...

 Ханнарны һәм акыл ияләрен, кораллы яу ирләрен һәм йөк төягән кәрваннарны күргән Татар юлы...

 Хәзер аннан коллар һәм каторжаннар, атлы казаклар һәм урыс алпавытлары үтә...

 Кайчандыр шушы ил-җирләрнең хуҗасы булган, дистәләгән бәйсез дәүләтләр тоткан, Болгар, Биләр, Җүкәтау, Тубылгытау кебек йөзләгән таш калалар салган, меңләгән мәчет-мәдрәсәләр төзегән татарлар хәзер моннан тоткын булып үтә...

 Әнә Чистай үзе дә күренде...

 Шәһәр читендәге агач өйләрнең морҗаларыннан ак төтен күтәрелә, ул, ак болытлар белән кушылып, шәһәр өстенә тарала. Эчкәрәк кергән саен агач өйләр кимеп, таш йортлар арта бара, урам саен диярлек чиркәүләр калкып чыга. Алар зурлар, өскә авып диярлек торалар, гөмбәз саен алтын тәреләре ялтырый... Урыс авылында яшәгәндә, Гөлзаданы мәрхүмә әнисе тәрегә туры карамаска өйрәтте, күзеңнең нурын алыр, дия иде. Хәзер дә Гөлзада ул тәреләргә текәп карый алмый, попның шуны ярсып-ярсып борын төбенә төрткәнен гомерендә дә оныта алмый...

 Чистай, чыннан да, таш кала икән, ул рәт-рәт тезелеп киткән кибетләре, әллә ниләр ясап чыгара торган заводлары, ул яр буена тезелеп киткән тегермәннәре, ул җәйне көтеп зарыккан пристань-пароходлары дисеңме – Гөлзада белән Гөләйза өчен барысы да яңа иде. Шәһәрне карау белән мавыгып, алар хәтта мәхкәмәгә барганнарын да оныттылар шикелле. Шул чак авыл өйләре арасыннан манаралы агач мәчет күренде, хатын-кызлар хәтта шатлыкларыннан кычкырып җибәрделәр.

  • Мәчет! Монда мәчет тә бармыни, әти?! Керәшеннәргә мәчет тотарга рөхсәт итәләрмени?
  • Монда мөселман-татарлар да яши, кызым, керәшеннәр дә шактый. Менә хәзер Татар бистәсеннән үтеп барабыз, бу судларыннан исән-сау котылсак, кайтышлый мәчетләренә тукталырбыз әле, Алла теләсә!

 “И, Раббым, мәхкәмә дигәннәреннән исән-имин котылып, шушы мәчетләргә кереп, намаз укырга насыйп ит!” дип, Гөләйза мәчет манарасы күздән югалганчы дога кылды. Менә приставларның алдан барган атлары суд бинасы каршына килеп туктады, ул асты таш, өсте агач ике катлы бина булып чыкты. Өяз һәм земство суды да, полиция дә, пристав дигәннәре дә шушында икән, әле үзләренең төрмә кебек ябып тота торган урыннары да бар, ди. “Инде аларын күрергә язмасын, инде биредән үз аякларыбыз белән чыгып китәргә насыйп итсен!”, дип, хатын-кызлар бу куркыныч йортка аяк басуга теләк тели башладылар. Ул арада балалар да арып кыймылдарга тотындылар, Габделҗђббар мәхкәмә бинасын яңгыратып, елап ук җибәрде. Бала тавышына бүлмәләрдән чыгып карадылар, мәхкәмәгә чакыртылган кешеләр килгәнлеген белгәч, берәм-берәм керергә әзерләнә торырга куштылар. Ул арада атын бәйләп, Ишмөхәммәт тә кереп җитте, Якуб атакай да аның белән иде, бер почмактан төлке туннарга төренгән Биләр побы да килеп чыкты. Атакайлар шунда ук суд буласы залга кереп киттеләр, Гөләйза бер читкә барып, баласын имезеп килде, чөнки анда кергәч, күпме торасын, кайчан чыгасын белми иде, сабые ач ятмасын, дип уйлады...

  • Пелагея! – дип дәшүләренә, Гөләйза сикәнеп китте, шикләнеп як-ягына карады, суд сәркәтибенең үзенә текәлеп карап торганын күреп, куырылып килде. Ишектә Якуб атакай да күренде: “Сине чакыралар, Гөләйза, балаңны әниеңә бир, монда чиратлап керәчәксез”, – диде. Гөләйза, ярдәм сорагандай, әти-әнисенә карады, аннан, баласын күкрәгеннән аерып алып, әнисенә илтеп бирде, олысы исә әтисе Ишмөхәммәт кулында иде. Ишеккә җиткәч, ул тагы аларга бер борылып карады, әйтерсең лә, соңгы тапкыр күрә, әйтерсең лә, аны башка бу ишектән чыгармаячаклар...

 “Раббым, сабырлыклар бир, көч бир, иман ныклыгы, тел ачкычлары бир, - дип ялварды ул күңеленнән. – Кяферләрнең телләрен йозакла, күңелләрен мөһерлә, миңа зыян салырга ирек бирмә! И, Раббым, бөтен таянычым бер Син генә, бөтен өметем бары тик Синдә генә!

 Киез итек кигән аякларын авырлык белән өстерәп, ул мәхкәмә каршына кереп басты. Карадан киенгән урыс судьялары, тәреләре күкрәкләрен каплаган поплар, ялтыр төймәле кительләр кигән хәрбиләр, үрәдникләр һәм приставлар, ишек төбен саклап торган палицайлар, тотып ашардай булып, ак яулыклы бу татар хатынына текәлделәр. Алар монда күп иде, ә ул – берүзе. Алар барысы да урыслар, ә ул – татар хатыны. Алар барысы да праваслау динендә, ә ул – исламда. Һәм алар аны хөкем итә...

 Гөләйза, хәтта шушы кышкы киемнәреннән дә, күз явын алырлык чибәр иде, ул килеп кергәч, караңгы бүлмә эчләре яктырып китте. Мәрмәрдәй ак йөзеннән нур сирпелеп тора, карлыгач канатыдай сызылып киткән кап-кара кашлар, озын кара керфекләре зур яшькелт күзләрен каймалаган, уймактай иреннәре ут кебек яна... Башында зур ак өрпәк, аның астындагы энҗеле кашбавы ак маңгаен урап алган, иңендә җылы мамык шәле, өстендә бала итәкле озын күлмәк, ул Гөләйзаның зифа буен талчыбыктай күрсәтә, күлмәк өстеннән бәрхет камзулын киеп куйган... Хан кызларыныкыдай кечкенә ак куллары, озын, нечкә бармаклары бераз дерелди, курыкканы, каушаганы күренеп тора... Таза, симез марҗа хатыннарын күреп өйрәнгән урыс ирләре патшабикәдәй гүзәл бу татар хатынына сокланып та, кызганып та карадылар. Алар аны хәзер хөкем итәргә, законсыз татар иреннән аерып алырга, чиркәүгә барып чукынырга ризалык бирмәсә, үгетләү өчен монастырьга ябарга, аннан бер исерек урыска кияүгә бирергә тиеш иделәр.

 Мәхкәмә башланганчы Гөләйзага “Библия” китереп бирделәр, ул шуны тотып, дөресен сөйләргә ант итәргә тиеш иде.

  • Нәрсә бу? – дип сорады Гөләйза, аны кулына алырга куркып.
  • Бу – “Инҗил”, христианннарның изге китабы, - диде аңа Якуб атакай, татарчалап. - Син, христиан кешесе буларак, шуны тотып присяга бирергә, ягъни, суд алдында ант итәргә тиешсең.
  • Мин урыс динендә түгел бит, мин – мөселман, ничек бу китапны тотып ант итим?! Минем үз китабым бар!

 Якуб атакай Гөләйзаның сүзләрен хөкемчеләргә тәрҗемә итте, алар әле башланмаган да эшнең болай борылыш аласын көтмәгәннәр иде. Әмма кешегә көчләп “Библия” дә тоттырып булмый бит!

  • Нинди “үз китабы” бар, шуны сора!

 Гөләйзаның нәрсә әйтәсен белсә дә, судтагы тәртип буенча Якуб атакай моны да сорады.

  • Мин сүзләремнең хаклыгына, үземнең ислам динендә икәнлегемә Коръән тотып ант итә алам!

 Судта әле мондый хәлнең булганы юк иде – ничек инде ул, христиан кешесе Коръән тотып ант итә алсын?! Мондый вәхшилекнең булуы мөмкин түгел! Моны фанатик татарлар гына уйлап чыгара ала – хөкемчеләр шулай дип уйладылар. Киңәш-табыш иткәннән соң, Гөләйзага “Инҗил” дә, Коръән дә тоттырмаска булдылар, шулай итеп, мәхкәмә башта ук канунсыз, антсыз, присягасыз башланып китте. Бу эшкә бигрәк тә Биләр атакае Михаил Лавровның ачуы килде, бер татар хатынының урыс өчен изге булган китапны кулына алырга да чиркануы аны ярсытты, гарьләндерде, ул үзен чакка тыеп утырды. Башта Биләр побы Михаил Лавровның Гөләйзага карата дәгъвасын укыдылар, аннан атакайның үзенә дә сүз бирделәр. Ул “Библия”не тотып, бары тик дөресен генә сөйлим, дип ант итте һәм сүзгә кереште:

  • Кыр Шонталасы авылыннан чукындрылган Пелагея үзе дә законсыз туган, атасы кем икәнлеге билгесез, хәзер улын да чиркәүгә алып килеп чукындырырга теләми. Бу хакта аны урындагы поплар да, полиция хезмәткәрләре дә кат-кат кисәттеләр, әмма ул безне тыңламады. Шуннан соң мин, чара күрүләрен сорап, Казанга, чиркәү суды булган консисториягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булдым. Архиепископ Владимир атакай Пелагеяне җирле суд аша чиркәү кануннары буенча яшәргә мәҗбүр итәргә, дип әмер бирде. Ул олы баласын чиркәүгә алып килеп чукындырмаган, ул арада инде икенчесе туган, аны да чукындырмаган, безнең изге христиан кануннарыбызны бар дип тә белмичә, керәшен кљенчђ басурман ире белән яшәп ятуын дәвам итә. Бүген бу юлдан язган татар хатынына карата дөньяви суд үз сүзен әйтергә тиеш, бу башкаларга гыйбрәт өчен кирәк, башкалар да шулай азынмасын өчен кирәк! Калганын без үзебез христиан дине кысаларында хәл итәрбез.

 Якуб атакай Биләр побының сүзләрен Гөләйзага тәрҗемә итә барды, аларны ишетеп, ул тынсыз калды, бу кадәр ялганны, нахакны башына сыйдыра алмады. Инде килеп Гөләйзаның үзенә дә сүз бирелде.

  • Минем исемем Гөләйза, - дип башлап китте ул сүзен, каушавын җиңәргә тырышып. – Мин беркайчан урысча Пелагея дип аталмадым, әни мине һәрчак татарча исем белән - Гөләйза дип йөртте... Әнинең үзенең урысча да, татарча да исеме бар иде, урысчасы – Фекла Тимофеева, татарчасы – Гөлзада, аны бөтен кеше Гөлзада, дип йөртә. Әтиемне белмим, әни мине кечкенәдән мөселман-татар динендә тәрбияләде, урыс динен өйрәтмәде, мин беркайчан да насари дине йолаларын үтәмәдем, аларның нәрсә икәнен дә белмим. Кәнисәдә булганым, чукынганым юк, моның өчен мәхкәмәгә дә тартылганым юк... Мин урысча белмим, аның динен дә белмим, белергә дә теләмим, чөнки мин – мөселман кешесе, әлхәмдүлиллаһ!...

 Гөләйза шушыларны сөйләде дә, туктап калды, Якуб атакай аны мәхкәмә өчен тәрҗемә итте. Гөләйзаның соңгы сүзләреннән Биләр атакае куырылып килде, ул ниндидер бер авыл хатыныннан шушы сүзләрне ишетермен дип башына да китермәде! Кара син аны, юк кына бер татар хатыны, хөкемдарларның күзенә туры карап, мин мөселман кешесе, дип чәчрәп торсын әле! Баш өстендә балта эленеп торганда, үзен шушы мәхкәмәдән үк монастырьга озатасыларын белгәндә, ике баласының язмышы кыл өстендә булганда - ничек һаман үз динеңә ябышып ятарга мөмкин?! Ирләре дин өчен үлемгә бара, төрмәләрдә, монастырьларда җан бирә, хатын-кызлары балаларын чукындыртмас өчен дөнья буйлап сукбайлыкта йөри, Себер китсә китә - христиан дине алмый! Кайдан көч таба бу халык?! Казанны алганга, дәүләтләрен юк иткәнгә, үзләрен кол иткәнгә дә өч йөз ел тула бит инде, ә алар һаман татар булып калган, ислам динендђ

 Яшь кенә бер татар хатынының судта үзен тыныч тотуы, үз-үзенә ышанып сөйләве хөкемдарны да гаҗәпләндерде. Ул инде бу хатын елый башлар, балаларыма гына тия күрмәгез, дип ялварыр, үкенеп, тәүбә итәр, нәрсә кушсаң, шуңа ризалашыр, дип уйлаган иде. Юк, ул, әнә, почмакка куып кертелгән, канаты каерылган кош кебек, талпынып-талпынып үз-үзен, алай гына да түгел, үз динен яклый! Хөкемдар аңа өстәмә сорау биреп карарга булды:

  • Чиркәү документларыннан күренгәнчә, анаң Фекла Тимофеева – чукындырылган булган, син аны үзең дә шул исем белән атадың. Чиркәү кануннары буенча, анасы христиан булгач, аның балалары да христиан динендә исәпләнә, ягъни, алар чукындырылырга һәм чиркәү кенәгәләрендә теркәлергә тиеш. Әниең моны белгән, әмма белә торып, сине – христиан динендәге кешене мөселманга кияүгә биргән. Ә бу исә - бик зур гөнаһ һәм олы җинаять санала. Шушыларны белә торып, син, Пелагея, нигә мөселман кешесенә кияүгә чыгарга ризалык бирдең?
  • Мин боларны белмәдем, чөнки мин туганнан бирле ислам динендә тәрбияләндем, үземне мөселман дип санадым. Мине Чирүле Шонталасыннан Хәким Камаев исемле татар хатынлыкка сораткач, әни, алай да, Кызылъяр атакаена барып, киңәшеп килде, үзенең урысча исеме булгач, шикләнгәндер, бәлки. Попның исемен белмим, ул мине чиркәү кенәгәләреннән тапмаган, татар кешесенә кияүгә чыгарга рөхсәт биргән. Шулай итеп мин моннан дүрт ел элек Хәким Камаевка кияүгә чыктым...
  • Никахны ничек, кайда укыттыгыз – чиркәүдәме, әллә мулла укыдымы?

 Гөләйзаны атасы алдан өйрәтеп куйды, мулла никах укыганны әйтмәскә кушты, чөнки моның өчен аны төрмәгә утыртырга мөмкиннәр икән.

  • Фәкыйрьлегебез сәбәпле, никах укытмадык... Бу ирдән ике балабыз туды – Габделвахитка өч яшь, Габделҗђббарга – ике ай ярым.
  • Ә нигә аларны чиркәүгә алып барып чукындырмадыгыз?
  • Чөнки аларга исемне авылыбызның мулласы Әхмәт хәзрәт куйды, мөселманча йола үтәп, мәчет кенәгәсенә теркәде. Без шул җитте, дип уйладык, чөнки балаларымның аталары да мөселман, мин дә ислам динендә, Аллага шөкер! Шушы вакыт эчендә бер генә поп та миңа килеп, балаларымны чукындырырга кушмады, мин кайсы чиркәүгә барасымны да белмәс идем, чөнки гомеремдә дә анда йөргәнем юк.

 Гөләйза дөрес сөйли иде, аны Кыр Шонталасында торганда да, Чирүле Шонталасына кияүгә чыккач та поплар борчымады, бәлки бу әтисе Ишмөхәммәтнең алар белән эш йөртә белүеннән килгәндер. Кыр Шонталасында, гомумән, гаярь мишәрләр яши, алар хәзер поплардан курыкмый, кубызларына биеми, керәшенлектән качу өчен мең төрле юлын таба. Инде Гөләйзаны да әллә кайдагы Чирүле Шонталасыннан бөтенләй дә эзләп тапмаслар, әкренләп кемлеген, кайдан килгәнлеген онытырлар, дип уйлаганнар иде, нәкъ менә аны эзләп табып, суд каршына бастырдылар. Бу да Аллаһның бер сынавы инде, тәкъдирендә шул язылган булгандыр...

 Әмма аның бу дөреслеге мондагыларга кирәк түгел иде, хөкемдар рөхсәте белән, тагы Биләр побы телгә килде.

  • Ялган, бар да ялган! – диде ул, үз сулышына буылып. – Бик яхшы белә бу хатын үзенең чиркәү кенәгәсендә теркәлгәнлеген! Шуңа күрә туган авылыннан әллә кая олаккан! Безгә ничә ел кирәк булды аның эзенә төшәргә! Хәзер барысы да закон кушканча булачак, үзе дә, балалары да чиркәү карамагына күчәчәк, мин мәхкәмәнең гадел хөкем чыгарачагына ышанам!
  • Юк, Аллаһ шаһит – мин ялган сөйләмим! Мин беркайчан чукынмадым, чиркәүдә булмадым, урыс динен тотмадым, үз динемдә булдым! Кулыма Коръән тотып ант итәм – мин мөселман! Минем исемем Гөләйза! Мин Пелагея түгел, мин урыс түгел, мин – татар кешесе!

 Гөләйза күкрәгенә яшергән Коръәнен кулларына күтәреп, шушы сүзләрне кабатлады, Якуб атакай тәрҗемә итеп өлгермәсә дә, аның нәрсә әйтергә теләгәнен аңладылар. Гөләйзаның зур яшькелт күзләреннән энҗедәй күз яшьләре тәгәрәп төштеләр дә, кулындагы Коръән өстенә тамдылар. Ул изге китапны күкрәгенә кысты, аннан ут булып янган йөзен аңа куйды, төшендә Әкълимә әби өйрәткән дога исенә төште. Бисмилләәһиррахмәәниррахииим. Үә биһии нәстәгиинү үә биһил хәүлү үәл кууәтү рабби сәһһил үә йәссир гәләйнәә йәә мүйәссира күлли әмрин гәсиир – “Раббым, авырайтма, җиңеләйт! Көч-куәт бары тик Синдә, ярдәмеңнән ташлама!”, дип пышылдады. Шушы догадан соң Гөләйза тынычланып киткән кебек булды, үзен кулга алды. Әкълимә әбинең төшендә әйткән сүзләрен хђтерлђде: “Син мөселман башың белән кяферләрдән куркып торма! Алар бездән курыксын, чөнки гаделлек безнең белән, Аллаһ безне яклаячак!”

  • Бу поп ялган сөйли, - диде ул үзен тәмам кулга алып. – Мин аны гомеремдә беренче тапкыр күрәм, Кызылъяр атакаен да күргәнем булмады. Мин ак патшаның, диндә көчләү булмаска тиеш, дигән сүзләрен дә беләм. Татарларның ак патшадан ярдәм сорап, меңләгән үтенеч язганын да беләм! Һәм мәхкәмәнең миңа карата гадел булуына, балаларымны аерып алмавына, безне чукынуга хөкем итмәвенә өметләнәм...

 Шул чак ишек артында сулкылдап сабый бала елый башлады, әйтерсең лә ул да әнисенә кушылып өзгәләнә иде... Ул арада ишектән икенче бала йөгереп килеп керде һәм әнисенең аякларына килеп ябышты, “Әниемне бирмим!” дип кычкырып еларга тотынды. Мәхкәмә бүлмәсендәгеләр бу хәлләрдән шашып калдылар, аларның судта мондыйны күргәннәре юк иде! Урысның телен дә, динен дә белмәгән һәм белергә дә теләмәгән бер татар хатыны, баш очына Коръән күтәреп, мәхкәмә алдында үзенең мөселманлыгына ант итә! Үлемнән, төрмәләрдән курыкмыйча, кемлеген яшермичә, ислам диненә шәһәдәтлек бирә! Илсез, җирсез, хокуксыз калган бер татар хатыны бүген үзе өчен дә, дине өчен дә ана арыслан кебек көрәшә!

 

 

 “Минем исемем Гөлзада!”

 

 

 

 Бу хәлләрдән соң, мәхкәмә эшендә тәнәфес ясап алдылар, Гөләйза белән баласын бүлмәдән чыгарып җибәрделәр, Гөлзадага әзерләнә торырга куштылар. Гөләйза әнисе янына кисеп аткан тал-тирәк кебек чыгып ауды, аның җаны актарылган иде, әйтерсең лә тәненнән бөтен җелеген суырып алдылар! Кызын бу хәлдә күреп, Гөлзада аны диварга сөяп утыртты, башына берсеннән-берсе куркыныч уйлар килде, Гөләйзаны хәзер үк төрмәгә җибәрәләр икән, дип уйлады.

  • Юк, әни, мәхкәмә бетмәде әле, хәзер сине чакыралар, - диде Гөләйза, бераз сулу алгач.

 Аннан хәлсез куллары белән сабыена үрелде, баласыннан килгән җылы тән исен, сөт исен күкрәген тутырып сулады, “Аллага шөкер, без бергә!” дип куйды. Аннан мамык шәл астындагы Коръәнен әнисенә бирде, анда кергәндә, үзең белән булсын, диде. Ул арада Гөлзаданы да мәхкәмә бүлмәсенә чакыртып алдылар, Гөләйзадан әйттерә алмаган сүзләрне аннан әйттерергә өметләнеп, эшкә керештеләр. Гөлзадага да ант итәргә “Библия” китереп бирделәр, әмма ул аны кулына алмады, мин мөселман кешесе, диде.

  • Исемең ничек? – дип сорады аннан, гаҗәпләнгән хөкемдар.
  • Урысча исемем – Фекла Тимофеева, татарча атым – Гөлзада.
  • Фекла булгач, син нинди мөселман буласың инде? Документлар буенча да син – чукындырылган керәшен татары, Тимофей кызы...
  • Әйе, мин чиркәү кенәгәләрендә шулай язылган, әмма минем беркайчан да кәнисәдә тәүбә-истигъфарда булганым, аруландырылганым юк... Үзем дә, нәселем дә дин иреге килү белән, исламга кайттык, мөселманча, намаз укып, ураза тотып яшибез, әлхәмдүлилләһ!
  • Екатерина патшабикә заманында дин иреге килү – ул әле христиан динен ташларга ирек килде, дигәнне аңлатмый, андый хәлнең гомер булганы юк, булмаячак та! Син, Фекла Тимофеева, тумыштан христиан динендә булган, ата-анаң христиан, балаларың да шушы диндә булырга тиеш!
  • Минем атам-анам да, мин үзем дә, балаларым да тумыштан насарилар түгел, без – мөселманнар, шушы җирләрдә мең ел буе ислам динен тоткан болгар-татарларның нәсел дәвамчылары! Атам-анамны моннан йөз ел элек Кыр Шонталасы авылында Поп елгасына куып кертеп, көчләп чукындырганнар, әле алар ул вакытта үсмер балалар гына булган. Судан өстерәп чыгарып, муеннарына тәре асканнар, чиркәү кенәгәләренә урыс исемнәре белән теркәп куйганнар. Бәхетләренә, башта аларны туган авылларыннан сөрмәгәннәр, алар шунда буй җитеп, өйләнешкәннәр, без туганбыз. Чиркәү кенәгәләрендә керәшен дип язылсалар да, атам-анам яшереп ислам динен тоткан, яшерен никах укытканнар, безгә дә мулла мөселманча исем куйган, минем исемем – Гөлзада, Фекла түгел...
  • Син үзеңне кем дип тә атый аласың, әмма закон каршында син – чукындырылган христиан хатыны Фекла Тимофеева! – дип аны бүлдерде хөкемдар. – Атаң-анаң да христиан! Аларның да чиркәүгә йөрү-йөрмәүләрен тикшерергә кирәк булачак, христиан динен тотмыйлар икән, чиркәүле урыс авылына күчерергә кирәк, басурманнар арасында азып ятмасыннар!
  • Алар юк инде, алар мәрхүмнәр... Кыр Шонталасында ислам динен тотып ятканыбыз өчен, безнең гаиләне Болгар ягында урыс авылына күчерделәр, бер кечкенә генә өйгә урнаштык. Әти-әни анда да нык торды, үзләре дә чиркәүгә йөрмәде, безне дә йөртмәделәр. Поп килеп көн дә үгет-нәсихәт биреп карады, әти-әни “Суйсалар да урыс динен алмыйбыз!” диделәр. Шуннан соң аларны аяк-кулларын бәйләп, кара мунчага яптылар, үзләре белән аз гына су һәм ипи бирделәр. Без, балалар, урыслардан кача-поса гына ул мунча янына барып, ишек аша гына әти-әни белән сөйләшә идек, алар безгә ни булса да үз диненбезне тотарга кушалар иде. Бер килгәндә коточкыч хәл күрдек – мунча ишеге йозакка бикләнгән, ә бөтен тишек-ярыклардан ургылып кара төтен чыга... Эчтән әти-әнинең буылып ютәлләүләре, ыңгырашулары, “Аллаһ! Аллаһ!” дигән сүзләре ишетелә... Тышта без үкереп елыйбыз, бикле ишекне тырныйбыз, эчтә аларның бәхилләшү авазлары ишетелә... Соңыннан билгеле булды – аларны чи карабодай саламына ут төртеп, төтенгә тончыктырып үтергәннәр икән... Аларны күмүче дә булмады, хәтта поп да баш тартты, алар урыс диненә килмәде, диде. Без, балалар, аларны Идел буендагы бер калкулыкка алып барып күмдек, елый-елый үзебезчә дога кылдык. Аннан соң безне урыс гаиләләренә бирделәр, алар үзләре белән көчләп чиркәүгә йөртергә тырыштылар, без тыңламадык, шуның өчен күпме кыен алдык, газап күрдек, кимсетүләр кичердек...

 Гөлзада тынып калды, урыс авылында үткән бәхетсез балачагы күз алдына килде... Әйе, монда аның өчен бөтенесе дә чит-ят иде - өйләре дә, үзләре дә, ашаулары да, киемнәре дә, телләре-диннәре дә... Гөлзада аларның телләрен аңламады, диннәрен кабул итмәде, кара мунчада төтенгә тончыгып үлгән ата-анасы күз алдыннан китмәде, колагында гел “Иманны саклагыз!” дигән сүзләре яңгырап торды. Ул аларның ризыкларын ашый алмады, дуңгыз итеннән пешкәндә үк күңеле болгана башлый иде, җәйләрен болын-әрәмәләрдә төрле үләннәр, җиләкләр, шомырт-миләшләр ашап үткәрде, кышларын ач була иде... Туганнары төрле авылларга таратылганга, ул аларны да күрә алмый, хәлләрен белми иде. Язын калкулыкларда кар эрү белән, ул Идел ярындагы әти-әнисе кабере янына йөгерә, аның өстенә капланып ятып, салкын туфракны кочып, үксеп-үксеп елый иде...

 Ул, кайдадыр еракта, шушы урман артларында, туган авылы барлыгын да белә, шунда чыгып йөгерәсе, бу тәмугтан качасы килә, әмма курка, чөнки арттан куа чыгып тотсалар, кыйнаячаклар, әти-әнисен газаплаган кебек, әле кара мунчага да ябып куюлары бар... Инде буй җиткән кызга әйләнеп бара, аны берәр урыска кияүгә биреп куюлары да бар, ул чагында инде төрмәсенең ишекләре мәңгегә бикләнәчәк, үзе кяфер колына әйләнәчәк... Гөлзаданың иң курыкканы шул иде, чөнки ул күпме татар кызларын, көчләп чукындырылганнан соң урысларга кияүгә биреп, харап булганнарын, юкка чыкканнарын белә иде. Аны да күзәтәләр ахыры, өйдән ерак җибәрмиләр, кичке якта урамга чыгармыйлар, башкалар белән аралаштырмыйлар. Хәер, кем белән аралашсын соң монда Гөлзада-Фекла, телләрен белми, үзләрен сөйми, сөйләшмәгәч, инде үз телен дә онытып бара... Аның каравы, бөтен авыр эш аңа, бу бит әле яшь, буыннары да ныгымаган, дип тормыйлар, ирләр белән бергә урман да кистерәләр, печән дә чаптыралар, ябык иңнәрендә капчык-капчык бәрәңгесен дә ташыталар, көтү дә көттерәләр, җир дә казыталар... Бәлки шулай егылып үлгәнен көтәләрдер, бер кашык ким булачак бит!

 Гөлзада үзе дә шулай уйлый башлаган иде инде, чөнки бу коллыктан бүтәнчә котылу юлы књренми. Ул инде күптән мәңгегә күзләрен йомган булыр иде, әмма мөселманлыгы тота, чөнки үз-үзеңә кул салуның бик зур гөнаһ икәнлеген белә. Әнисе Гөләйзар әйтә иде, кызым, тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһтан, бу адәм баласына зур сынау, нинди хәлдә калсаң да, Аллаһтан өметеңне өзмә, язмышыңны Аңа тапшыр, дия иде. Шуңа күрә Гөлзада да ниндидер могҗиза булыр һәм кемдер аны бу коллыктан коткарыр, дип көтте. Һәм Алланың рәхмәте белән, ул могҗиза булды.

 Ул көнне Гөлзаданы Идел буендагы болынлыкка печән җыярга җибәрделәр, үзләре ни сәбәп беләндер өйгә кайтып киттеләр. Алар инде телсез бу татар кызының беркая да китмәсенә ышана башлаганнар иде, аның барыр җире юклыгын да беләләр иде. Гөлзада кипкән печәнне күбәләргә өеп куйгач, Иделгә төшеп, юынып менәргә уйлады, чөнки өйдә аңа мондый мөмкинлек юк иде диярлек. Ул өстендәге киеме белән елганың сайрак урынына кереп, башта бит-кулларын юды, аннан түзә алмыйча, бөтен гәүдәсе белән суга чумды. Рәхәт, бик рәхәт иде аңа, әйтерсең лә тәнендә еллар буе ябышып яткан кара корымны юып ташлады, җаны сафланып китте, күңелендә ниндидер яктылык, өмет пайдә булды. Ул яшь, сәламәт, үз акылында, нигә әле бу урыс авылында череп, үлем көтеп ятарга тиеш? Качачак, һичшиксез, качачак ул моннан, берәр татар авылына килеп чыгар әле, алардан Шонталаның кайда икәнен сорар, шунда кайтып егылыр, авылдашлары тотып бирмәсләр әле...

 Шундый уй-ниятләр белән, Гөлзада судан чыкты, озын күлмәк итәкләрен сыгып, киемнәрен өстендә килеш кенә кояшлы җилдә бераз киптереп алды. Тирә-якта кеше юклыгына ышангач, алтындай озын чәч толымнарын да яулык астыннан чыгарып, җил-кояш иркенә бирде, бу рәхәтлектән үзе балалар кебек сөенде... Шулай бераз мавыккач, чиста тәне белән намаз укып алырга булды, чөнки монда беркем дә юк, иркенләп укырга була, өйдә исә ул юрган астында, яткан килеш кенә намазларын укырга мәҗбүр була иде. Башындагы ике кат яулыгының берсен намазлык итеп җәйде, кояшка карап, кыйбланы һәм вакытны чамалады да намазга басты. Намазын укып бетергәч, озак итеп дога кылды, Аллаһтан бары тик бер нәрсә - үзен бу коллыктан коткаруын сорады...

 Ә аның коткаручысы яр буенда басып тора иде...

 Ишмөхәммәт ул көнне атына атланып, Болгардан Биләр ягына кайтып бара иде. Сәфәренең сәбәбе – теге куркыныч елларда Шонталадан урыс авылларына күчерелгән авылдашларын барлау, аларның хәлләрен белү, кулдан килгәнчә ярдәм итү иде. Әлбәттә, мондый хәвефле юлга ул үз белдеге белән генә чыгып китмәде, авыл картлары җыелып сөйләшкәннән соң, Чистай морзалары киңәше белән шул фикергә килделәр. Ишмөхәммәт яшь иде, гайрәтле һәм иманлы ир-егет иде, ил картларының сүзен үтәргә ул алынды. Биләрдән Болгарга хәтле күп авылларда булды ул, күп хәлләр күрде, русча аз-маз белүе, ялган булса да, керәшенлеге дә ярдәм итте, алар арасында – Измаил Ефремов булып, татарлар янында Ишмөхәммәт Уразманов булып йөрде. Һәр авылда диярлек Чистай-Биләр төбәгеннән сөрелгән татарлар бар иде, Ишмөхәммәт аларның кайберләре белән очрашып сөйләште, күп нәрсәләрне хәтеренә сеңдерә барды, мәгълүмат туплады. Күпләрнең кире үз авылларына кайтасы килә иде, әмма куркалар, моның өчен Себергә сөрерләр, дип хәвефләнәләр.

 Идел буендагы бу урыс авылына Ишмөхәммәт елгада юынып чыккач керергә булды. Яр буенда атын төшерергә җайлы урын тапкач, аска карады һәм телсез калды – суда өс киемнәреннән бер кыз коена, ә алтындай чәч толымнары дулкын өстендә тибрәлә иде... Ишмөхәммәт күзләрен читкә борды, кызны куркытмас өчен, аска төшмәскә булды, атын болынга җибәреп, үзе намазын укып алды. Инде эшен бетереп, яңадан атына менеп атланды һәм китәр алдыннан, түзә алмыйча, тагы яр астына карады - кыз бала, кыйблага карап, намаз укый иде. Ишмөхәммәткә аның йөзе таныш кебек тоелды, әмма кем икәнлеген исенә төшерә алмады, бу урыс авылы тирәсендә мөселман кызы нишләп йөри икән, дигән уй башына килде. Нидер сизенгәндәй, Гөлзада да башын күтәреп, өскә карады, ак атка атланган яшь ир-атны күреп, башта куркып китте, аннан бу кешенең йөзе таныш кебек тоелды, ул, тал-чыбыкларга тотынып, яр өстенә үрмәләде. Әйе, Гөлзада аны белә иде, бу – алар авылыннан Ишмөхәммәт абый бит, Әминә апаның ире!

  • Ишук әзи! – дип кычкырып җибәрде ул, үзе дә сизмәстән. – Мин Гөлзада, Шонаталадан!

 Ишмөхәммәт сикереп атыннан төште, кызга текәбрәк карады.

  • Син Бикмөхәммәт әзи белән Гөләйзар апайның кызы түгелме соң?!
  • Әйе, шуларныкы, Ишук әзи!
  • Танымаслык булып үзгәргәнсең, үскәнсең, сеңелем! Сезне Шонталадан урыс авылына сөргәндә, үсмер бала гына идең кебек... Әти-әниең, башка туганнарың да шул авылда яшисезме?

 Гөлзаданың күзләренә яшь бәреп чыкты, авылдашының күкрәгенә капланып, үксеп елыйсы килде, әмма уңайсызланды. Аның инде ничә еллар үз телендә сөйләшкәне юк иде! Аның инде ничә еллар үз авылдашын, үз милләттәшен, дин кардәшен күргәне юк иде! Һәм ул бу кешедән калмаска тиеш иде...

  • Әти-әни юк инде, Ишук әзи, аларны урыслар кара мунчага бикләп, төтенгә тончыктырып үтерделәр, чөнки алар ислам динен ташламадылар... Туганнарымны башка авылларга тараттылар, кайда икәнлекләрен дә белмим... Мине дә урыска кияүгә бирергә җыеналар... Ишук әзи, Аллаһ ризалыгы өчен, калдырма мине монда! Телләрен белмим, диннәрен кабул итә алмыйм, ризыкларын ашамыйм, инде ничекләр шул кяферләрдән нәсел калдырыйм, мин мөселман кешесе бит! Коткар мине бу тәмугтан!

 Шулай диде дә, уңайсызлануын да онытып, ул Ишмөхәммәтнең күкрәгенә капланып елап җибәрде. Аны өзелеп кызганудан, бу бәхетсез кыз балага ярдәм итәсе килүдән, тагы әллә нинди кайнар хисләрдән Ишмөхәммәтнең бөтен җаны актарылып китте, ул Гөлзаданың курчакныкыдай нәфис кулларыннан тотты һәм өздереп:

  • Елама, сеңелем, мин сине монда калдырмыйм! – диде. – Мөселман кешесе буларак та, авылдашың, милләттәшең буларак та, мин сине бу явызлардан араларга тиеш! Риза булсаң, мин сине моннан алып китәм, хәзер үк алып китәм!
  • Риза, Ишук әзи... Ишмөхәммәт абый... Мин бит Аллаһтан сорадым, мине бу тәмугтан коткарырга ярдәмче, сәбәпче бир, дидем! Кая алып китсәң – шунда китәм, хәзер үк китәм, чөнки мин сиңа ышанам!
  • Болай эшләрбез, сеңелем... Тегеләр арттан куа чыкмасын өчен, бераз хәйлә корыйк... Бу тишек чабаталарыңны яр астына ыргыт, бер кат яулыгыңны тал-тирәкләргә элеп калдыр. Яулыгыңнан эзләп табарлар, яр буенда чабаталарыңны күреп... суга батып үлгән, дип уйларлар, эзләп йөрмәсләр.

 Гөлзада ул әйткәнчә эшләде - әле генә намаз укыган олы яулыгын яр буендагы куакларга элеп куйды, ә тишек чабаталарын болгый-болгый аска атты. Аңа Шонталадагы бала чагы әйләнеп кайткан кебек булды, шатлыгы эченә сыймады, шушы мизгелләрдә тормышында иң зур үзгәреш-борылышлар буласын ул сизенә иде... Ул күк йөзедәй саф зөбәрҗәт күзләрен тутырып Ишмөхәммәткә текђлде, һич сәбәпсезгә йөрәге оеп киткәндәй булды, үз хәлен сиздермәс өчен, кыз бала уңайсызланып читкә карады... Ишмөхәммәт абыйсы аны нечкә билләреннән тотып, атка менгереп утыртты, иярен аның астына салды, аннан бер җилпенүдә үзе дә атның биленә менеп атланды. Һәм алар, Биләр ягына карап, чаптырып кузгалып та киттеләр, кара төтенгә батып утырган урыс авыллары, Гөлзаданың анда үткән кара, бәхетсез көннәре артта калды, алда аны туган авылы, үз милләттәшләре, дин кардәшләре көтә иде... Алда аны шәхси бәхете, олы мәхәббәте, гаилә тормышы, балалар куанычы көтә иде...

 Ишмөхәммәт Гөлзададан ун яшьләргә олы, инде гаиләсе, балалары бар, әмма аңа да яшьлек дәрте, гаярь егетлеге әйләнеп кайткан кебек булды, ул йөгәнне кысып тотып, тузаннар туздырып, аты белән бергә киләчәгенә томырылды... Юлдагы вак ташлар чәчрәп читкә очты, каршы искән тыгыз җил битләрдән иркәләде, Гөлзаданың алтындай толымнары җил уңаена яулык астыннан шуып чыгып, Ишмөхәммәтнең муенына уралды... Аның язмышы да шулай итеп шушы гаярь ир-егетнең тормышына уралды, уртак язмышка әйләнде... Киләчәкләренә томырылып очып барган уңайга, алар күпме генә бер-берләреннән читкә тартылырга теләсәләр дә, тәкъдирләре  тәннәрен дә, җаннарын да бергә кушты... Ишмөхәммәт зәңгәр күзле, алтындай озын толымлы бу кыз бала өчен дөнья кадәр җаваплылык тойды, шул ук вакытта ул аны бөтен дөнья байлыгына да алыштырмаячагын аңлый башлаган иде. Гөлзада исә балалар кебек чыркылдап көлә, ат кушаяклап чапканда, куркып аның ялларына ябыша, Ишмөхәммәт абыйсына сыена... Ул гомерендә беренче тапкыр үзенең артында терәк барлыгын аңлады, арка терәген тойды, яклаучысы, саклаучысы барлыгын сизенде, кыз бала гомерендә беренче тапкыр сөю хисләре кичерә иде...

 Көннең икенче яртысында Көек авылына якынлашканда, Ишмөхәммәт бер фикергә килгән иде инде, әмма моны Гөлзадага ничек җиткерергә белмәде. Ул бу авылның мулласын яхшы белә, бу якка килешли дә аларда тукталып, кунып чыккан иде. Менә хәзер икәүләп кайтып киләләр, кем дип әйтер ул Гөлзаданы аларга? Хәер, анысы ничек бар – шулай әйтә ала, эш анда да түгел, ул Гөлзаданың үзе өчен юлаучы бер кыз гына булмыйча, иң якын кешесе, гомерлек юлдашы булуын тели, тик ничек әйтергә моны аңа? Әйе, Ишмөхәммәт гаиләле, балалары бар, әмма татарда берничә хатын белән тору гадәте дә юк тњгел, моны ислам дине рөхсәт итә. Гөлзаданың хәзер авылда беркеме дә юк, яклаучысы юк, ул ятим бала, аны теләсә кайсы вакытта эзли килергә мөмкиннәр. Шул вакытта кемнәргә сыеныр ул? Ишмөхәммәт тә гаиләле кеше буларак һаман-һаман янында булмас, яклый алмас, Гөлзада аның никахлы хатыны булса, ул аны яклап, утка да, суга да керәчәк... Әмма ничек әйтергә моны аңа, аңлармы, санлармы, тыңлармы?

 Ишмөхәммәт авылга җиткәнче туктарга булды, атын елга буендагы әрәмә ягына борды. Кызны ул тагы күтәреп төшерде, су белән чистарынып, юл тузаннарын юдылар, бергәләп намазларын укыдылар. Ишмөхәммәтнең үзе белән алган ризыгы да бар иде, табын җәеп, аны ашап алдылар, чишмә суы белән сусауларын бастылар... Әйтерсең лә алар менә шулай гомер буе бергә булганнар, бу чишмә буена да үтеп барышлый гына туктаганнар, әйтерсең лә, киләчәктә дә гел шулай бергә булачаклар...

 Һәм Ишмөхәммәт сүз башларга батырчылык итте.

  • Гөлзада сеңелем, сиңа бик җитди әйтер сүзем бар, - дип башлады ул, бераз уңайсызланып. – Дөрес аңларсыңмы икән, дип борчылам...Син ятим бала, атаң-анаң, туганнарың юк, авылда да беркемең юк... Тагы андый-мондый хәл була калса, яклаучың да юк...

 Шулай диде дә, туктап калды, иң кирәген әйтергә батырчылык итмәде. Гөлзада куркып аңа карады, күз карашлары очрашкач, икесе дә эсселе-суыклы булып киттеләр.

  • Әллә син мине монда калдырып китәргә уйлыйсыңмы, Ишмөхәммәт абый?! Атыңнан төшерсәң, мин җәяү артыңнан кайтырга да риза, монда гына калдырма!
  • Юк, сеңелем, мин сине җәяүләп авылга хәтле кулларымда күтәреп кайтырга да риза, нинди калдыру ди ул?!
  • Алайса, ник алай дип әйтәсең соң?
  • Ничек башларга белмим, ничек әйтсәм дә, дөрес аңламассың кебек... Сеңелем... Гөлзада... Мин сине гомер буе бөтен авырлыклардан саклап яшисем килә...

 Гөлзада аның ни әйтергә теләгәнен сизенә башлады, диңгездәй зур, серле күзләрен тутырып, Ишмөхәммәткә карады, сүзенең дәвамын көтте.

  • Минем никахлы хатыным булырга риза бул, сеңелем, чык миңа кияүгә!
  • Әминә апа, балаларың бар бит, Ишмөхәммәт абый!
  • Булсын, татарда ике хатын белән тору гадәте бар, безнең авылда да бар андыйлар... Дөрес, урыс попларыннан моны яшерәләр, чөнки алар динендә ике хатын белән яшәү тыелган, ә бездә ярый.
  • Ә Әминә апа нәрсә дияр, рәнҗемәсме?

 Ишмөхәммәтнең эченә җылы кереп китте, кырт кисеп, “юк”димәде бит әле, һаман Әминә апасы өчен борчыла!

  • Юк, Әминә апаң сүз әйтмәс, мөселман хатыны бит ул, Аллаһ рөхсәт иткәнгә каршы бармас. Монда синең сүзең, синең ризалыгың мөһим, сеңелем!

 Гөлзада бу мизгелләрдә үзенең язмышы хәл ителгәнен аңлады, аңа дөрес фикергә килергә кирәк иде. Бу кешене ул бер күрүдә ошатты, аны тормышында бер яктылык, терәк, яклаучысы дип кабул итте, әмма хатыны булу турында башына да китермәде! Ә ул хәзер җавап көтә, бу сүзләрне уйнап сөйләми...

  • Син риза булсаң, бүген үк Көек мулласыннан никах укытырбыз, мин аны беләм, ул ризалашыр, - дип дәвам итте Ишмөхәммәт. – Авылга да ир белән хатын буларак кайтып керербез, халык аңлар. Ә болай...мин Көек мулласына сине кем дип әйтермен, озын юлны тагы кемнәр буларак дәвам итәрбез? Без болай да артык якынайдык, сиңа тартылудан күңелемне тыя алырмынмы? Ризалаш, сеңелем, иң кадерле кешем булырсың! Атаң-анаң урынына да мин булырмын, туганнарың урынына да мин булырмын, ирең дә булырмын, балаларыңның атасы да булырмын, ризалаш, Гөлзада сеңелем!
  • Мин риза, Ишмөхәммәт абый, - диде Гөлзада, калтыранган тавыш белән. – Мин үзем дә сине бер күрүдә охшаттым, әмма моның нәрсә икәнен белмәдем... Хәзер дә күп нәрсәләрне аңлап, белеп бетермим, әмма мин сиңа ышанам, Ишмөхәммәт абый!

 Ишмөхәммәтнең өстеннән тау төшкән кебек булды, шул ук вакытта ул Каф таулары биеклегендә җаваплылык алганын да аңлады. Әмма ул – ир кеше, тормышта җаваплылык алудан куркырга тиеш түгел, иле, милләте, гаиләсе өстенә төшкән авырлыкларны  күтәрергә, хәл итәргә тиеш! Авыр хәлдә калганнарга ул ярдәм итәргә, ул юл күрсәтергә тиеш! Ә Гөлзада аңа авырлык түгел, Аллаһ биргән бәхет, юлында очраган асылташ иде...

  • Рәхмәт, сеңелем, сүземне аяк астына салмадың, моның өчен үкенмәссең, иншаллаһ! Мин сиңа терәк булырмын, тормышның бөтен авырлыкларын үз өстемә алырмын, без бәхетле булырбыз, Гөлзада!

 Алар Көек авылына җәяү генә килеп керделәр, ат исә артларыннан атлады... Ишмөхәммәт муллага эшнең нәрсәдә икәнен аңлатты, аның исә мондый яшерен никахларны шактый укыганы бар иде, шунда ук ризалашты. Гөлзаданы абыстай тиз генә үз ягына алып чыгып китте, сандыгыннан берсеннән-берсе матур күлмәкләр, яулыклар чыгарды, чиккән калфакларын, читекләрен тезеп куйды, бу ятим кызны үз баласы кебек киендерде. Болгар ягындагы урыс авылында ирле-хатынлы татарларны төтенгә тончыктырып үтергәннәре турында ишеткәннәр иде алар, балалары өчен бик борчылганнар иде. Менә хәзер шуларның кызлары үз аягы белән аларга килеп керде, моны Аллаһның рәхмәте дими, ни дисең? Ул арада якын-тирәдән дә татарлар җыелды, заманында Шонталадан бирегә күчерелгән берничә гаилә булган икән, алар да йөгереп килеп җитте. Көек мулласы бөтен шартын китереп никах укыды, Ишмөхәммәт курчак кебек киенгән кәләшеннән күзләрен ала алмады, бу җәүһәрнең үзенеке булуына һаман ышанып бетмәде... Бөтен авыл аларга фатыйхасын бирде, бөтен авыл аларга бүләкләрен күтәреп килде, бөтен халык алар өчен дога кылды...

 Икенче көнне ак юртакны Көек мулласының сиртмәле арбасына җиктеләр, Ишмөхәммәт белән Гөлзаданы, кочак-кочак күчтәнәч-бүләкләр белән, Биләр ягына озаттылар... Алда аларны өр-яңа тормыш, өр-яңа сынаулар көтә иде... Ишмөхәммәт Гөлзаданы башта үз өенә - беренче хатыны янына алып кайтты, Әминәсе бу хәлләрне тәкъдир сынавы, дип кабул итте. Гөлзада бик тыныч, күркәм холыклы, гаять тырыш булгач, алар гаиләсенә тиз кереп китте. Әмма Ишмөхәммәт чиркәү кенәгәләренә керәшен дип теркәлгәч, аңа ачыктан-ачык ике хатын белән тору тыелган иде, шуңа күрә ул Гөлзадага аерым өй салып бирде, аны шунда чыгарды. Хәер, мөселман тәртибе буенча да һәр гаилә үз йортында яшәргә тиеш иде.

 Гөлзада Ишмөхәммәттән биш бала тапты, Гөләйза иң олысы иде, аннан – Бикмөхәммәт, Шәрифҗамал, Хупҗамал, Миңҗамал... Гөлзада аларның берсен дә чиркәүгә алып барып чукындырмады, рәсмиләр бәйләнмәсен, дип, Ишмөхәммәт улын үзенә теркәтте, барлык балалары да дин-исламда тәрбияләнделәр, мөселманлыкны тоттылар. Поплар да аларга әллә ни бәйләнмәде, алар белән эшне Ишмөхәммәт үзе йөртте, керәшенлек сәбәпле, гаиләсенә авырлык китертмәде. Хәер, ул елларда диндә хәзерге кебек кысу сизелми иде, Александр патша дигәннәре әбисе Екатеринадан калган сәясәтне дәвам итте, мәкруһларга артык бәйләнмәделәр. Менә бу яңа патша Николай дигәннәре барысын да яңадан өстерәп чыгарды – кем керәшен, кем урыс диненнән киткән, кем мәкруһ-отпавший... Гөлзаданың да Фекла Тимофеева икәнлеген казып чыгардылар, имеш, олы кызлары Гөләйза да Пелагея икән, инде башка балаларына да чират җитәргә мөмкин.

 

 

 Иман өчен көрәш

 

 

  • Фекла Тимофеева! Син мәрткә киттеңме әллә? Син суд каршында басып торасың – шуны онытма һәм сорауларга ачык җавап бир!

 Бу тавыштан Гөлзада сискәнеп китте, Актау атакае татарчага тәрҗемә итеп биргәч кенә, эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлады. Әйе, ул суд каршында басып тора, әйе, аннан кызы Гөләйза турында сорыйлар, әйе, аңа хәзер газиз баласын бу афәттән ничек тә йолып калырга кирәк!

  • Кызың Гөләйза, мине чукындырмадылар, мин үземнең керәшен икәнлегемне белмәдем, шуңа күрә, балаларымны да чукындырмадым, дип бара. Ник син аңа кемлеген әйтмәдең, атасының да кемлеген белми, чукыну-чукынмавын да белми, моның өчен синең үзеңне дә хөкемгә тартырга кирәк!

 Гөлзада аларга дөресен әйтә алмый иде – Гөләйзаның атасы Ишмөхәммәт булуын мәхкәмәгә дә, попларга да әйтергә ярамый, чөнки урысларда ике хатын белән тору тыелган гамәл, ул чагында ирен хөкем итәчәкләр. Шуңа күрә, “балаларымның атасы билгесез”, дип, болар каршында зиначы кебек басып торырга туры килә, и Раббым, дөресен үзең беләсең!

  • Әйе, менә шул “атасы билгесез” булганга күрә Кызылъяр побы Гөләйзаны чукындырмады, үземне дә “зинадан туган”, диде... Гөләйзадан соң туган улымны үзебезнең авылның керәшене Ишук тәрбиягә алды, поп аңа Иван дип исем бирде.

 Гөлзада һәр сүзен бик уйлап, ашыкмыйча гына әйтергә тырышты, Ишмөхәммәтнең никахлы ире, ә Иван дип чиркәү кенәгәләрендә генә теркәлгән улының чынлыкта Бикмөхәммәт булуын, ислам динен тотуын әйтеп ычкындырырмын, дип курыкты. Әйе, ревизия кенәгәләрендә Бикмөхәммәт Ишмөхәммәтнең тәрбиягә алган улы, керәшен татары, дип теркәлгән, әмма бу ир баланы гаскәргә алмасыннар, лашманлыкка алып китмәсеннәр өчен эшләнгән мәҗбүри гамәл булды. Ни әйтсәң дә, керәшеннәрне солдатка алмыйлар иде, ә бу алар өчен бик мөһим, чөнки анда киткән кеше инде бөтенләй урыс булып кайта, алар динендә була. Боларның барысын да Ишмөхәммәт җайлады, әмма болай булгач, бу мәхкәмә дигәннәре Бикмөхәммәткә дә килеп җитәргә мөмкин, Гөлзаданың башка балаларын да тикшерүләре бар...

  • Фекла Тимофеева! Тагы бер тапкыр исеңә төшерәм – син чиркәү кенәгәсендә чукындырылган керәшен, дип язылган, шуңа күрә дә, балаларың да үзеннән-үзе христиан динендә, булып исәпләнә! Ә син, шушыларны белә торып, аларга христиан тәрбиясе бирмәгәнсең, ислам белән башларын катыргансың! Кызыңны басурманга кияүгә биргәндә, син моның нәрсә белән бетәсен яхшы аңларга тиеш идең! Христиан хатын-кызын аздырган өчен ирећә - төрмә, кызыңны исә монастырь яки яңа гаилә - урыс кешесе белән чиркәүдә венчание көтә! Шушыларны белән торып, нигә кызыңны басурманга бирдең?
  • Мин боларның берсен дә белмәдем! Беркайчан да урысларның телләрен дә, диннәрен дә белмәдем, миңа боларны беркем, беркайчан аңлатмады. Мәрхүм әти-әнине көчләп чукындыру сәбәпле генә мин чиркәү кенгәгәсенә керәшен дип теркәлгән, әмма ул динне тотмадым бит! Мин аны белмим дә! Ничек итеп мин балаларыма белмәгән нәрсәне өйрәтим ди? Алай да, күңелемә шик килде, Гөләйзаны Чирүле Шонталасына мөселман кешесенә кияүгә бирер алдыннан, Кызылъяр побы белән киңәштем мин, ул вакытта инде анда яңа атакай иде. Ул чиркәү кенгәләреннән кызымның исемен эзләде, әмма тапмады, ул керәшен буларак теркәлмәгән булып чыкты. Ничек теркәлсен – ул бит чукындырылмаган иде! Шуннан соң, Кызылъяр побы, Гөләйзаны мөселман кешесенә кияүгә бирергә ризалыгын ђйтте.
  • Кызылъяр побы ризалыгын бирдеме?
  • Әйе, кызыңның атасы билгесез, үзе чиркәү кенгәгәләрендә керәшен буларак теркәлмәгән, аның безгә бернинди катнашы юк, диде. Шуннан соң кызымны тынычлап мөселман кешесенә кияүгә бирдем.

 Хөкемдар, бу хәлгә ышанырга теләмәгәндәй, Биләр атакаена карады, ул исә атылып торып басты һәм кулларын болгый-болгый сөйли башлады:

  • Ялган! Бу мөмкин хәл түгел! Христиан дине әһеле андый әмер бирә алмый! Үзеңнең керәшен икәнлегеңне белә торып, поптан рөхсәт сорарга да кирәкми иде – чукындырылганның баласы да керәшен була! Фекла Тимофеева! Кызың да керәшен синең, Пелагея ул, бернинди дә Гуляйзя түгел, аның балалары да керәшен! Христиан динендәге кызыңа мөселман кешесе белән яшәү язык, сезнеңчә - хәрам! Аларны аерырга, ирен төрмәгә, хатынын монастырьга ябарга, балаларын чиркәүгә алып барып чукындырырга һәм урыс гаиләләренә тәрбиягә бирергә кирәк! Судья галиҗанәпләре, сез бүген шул турыда карар чыгарырга тиешсез! Югыйсә бу татарваны берничек тә акылга утыртып булмаячак, бөтенләй азындылар, распоясились! Чиркәүгә йөрмиләр, исповедь-тәүбә кылмыйлар, причищение үтмиләр, христианча венчаниене танымыйлар, балаларын чукындырмыйлар, тәре такмыйлар, өйләрендә икона тотмыйлар - ә үзләре крещенный-керәшен дип атала! Моңа чик куярга вакыт!

 Гөлзада кызының баш очында кара болытлар куера башлавын тәрҗемәсез дә сизенде, чөнки бу урыс побының йөзе дәһшәт чәчә, йодрыклары һавада уйнап тора иде. Якуб атакай аның сүзләрен тәрҗемә дә иткәч, Гөлзадада боларга карата бөтенләй ышаныч калмады, алар Гөләйзаның башына җитәргә җыеналар кебек иде. Ул, ана арыслан кебек, баласы өчен соңгы яуга ыргылды...

  • Син моның шулай икәнлеген ник безгә баштарак әйтмәдең соң?! Биләр белән Шонтала арасы кул сузымында гына, нигә килеп, үз телебездә, менә шушыларны аңлатмадың? Мин каян белим, керәшеннән туган балаларның дә керәшен дип языласын? Ник килеп урыс динен аңлатмадың, мин каян белим аны ничек тотарга? Үзем белмәгәнне, мин балаларыма ничек өйрәтим? Ник Кызылъяр побы ни элеккегесе, ни хәзергесе боларны аңлатмады, палицай белән чиркәүгә куудан башканы белмиләр, ә халык ярты юлда ук качып бетә?! Аларга бары тик чиркәүне һәм үзләрен тоту өчен акча гына кирәк, авылга килеп, егылып эчеп яталар... Сез үзегез гаепле татарларның динегезне яратмавында, кабул итмәвендә! Сездә мәрхәмәт юк, кешегә кеше итеп карау юк, хәзер дә җиңел генә гаиләне ботарлап ташларга уйлыйсыз! Аллаһ бер бит барыбыз өчен дә, моның өчен җәһәннәм утында янудан курыкмыйсызмы?!

 Инде Гөлзаданы туктатырлык түгел иде, ул кемгә, ни өчен сөйләгәнен дә аңламыйча, эчендәгеләрне чыгарып түкте, еллар буе җыелган әрнүен һәм рәнҗүен җиткерде. Якуб атакай аның сүзләрен курка-курка гына тәрҗемә итте, чөнки мондый гаепләүләрне үзе дә көтмәгән иде. Бер авыл хатынының үзләренә болай һөҗүм итүен Биләр побы белән хөкемдар да көтмәгәннәр иде, шуңа күрә, Гөлзада иркенләп сөйләп бетерә алды. Хөкемдар мәхкәмәне тиз генә тәмамлап, Биләр побының шикаяте сәбәпле, Казан архиепискобы таләп иткәнчә, Гөләйзаны приставлар озатуында чиркәүгә җибәреп эшне бетермәкче иде, әмма алай барып чыкмады. Хөкемдар күреп тора – очы-очка ялганып бетмәгән нәрсәләр шактый, һәм бу тиз генә карар чыгарып куюга комачаулый. Аның икеләнеп калуын сизгәндәй, Гөлзада тагы телгә килде, ире Ишмөхәммәт өйрәтеп керткән сүзләрне кабатлады:

  • Без ак патшага үтенеч яздык, безгә яңадан үз динебезгә кайтырга рөхсәт итүен сорадык... Безнең әти-әниләребез моннан йөз ел элек урыс диненә көчләп кертелгән, үз ихтыярларыннан башка муеннарына тәре тагылган, чиркәү кенәгәләренә исемнәре керәшен дип язылган. Әмма алар беркайчан да урыс динен тотмады, үз динебезне ташламады, безгә дә шуны васыять итеп әйтеп калдырдылар. Без гомер буе ислам динен тоттык, балаларыбызга да шуны тапшырдык. Әмма әти-әниләребез чиркәү кенәгәләрендә керәшен дип язылгач, без дәүләт өчен мөселман дип саналмыйбыз, һәм безне христиан дине күзлегеннән чыгып хөкем итәләр. Шушы гаделсезлекне туктатыр өчен, безгә рәсми рәвештә ислам диненә кайтырга рөхсәт сорадык. Без хәзер авылыбыз белән җавап көтәбез, тирә-күрше авыллардан да күп үтенеч хатлары язылган. Шул хатыбызга җавап килгәнче, кызым Гөләйзага карата хөкем карары чыгармыйча торсагыз иде! Кызылъяр побыннан да сорагыз, ул безнең сүзләребезнең хаклыгын раслар, Шонтала авылы мулласы да Гөләйзаның балаларының мөселман икәнлеген әйтер, чөнки ул үзе аларга исем кушты. Шулай булгач, алар ничек керәшен булсын? Әби патшаның диндә көчләмәскә, дигән әмере бар бит, урыс поплары безне дә үз диннәренә көчләмәсеннәр иде!

 Бу татар хатыны әйтмәсә дә, хөкемдар ул указларны яхшы белә иде, шул ук вакытта ул Николай патшаның христиан диненнән чыгуны катгый рәвештә тыя торган әмерләрен дә белә иде. Бәлки бу татарлар белмидер, әмма Петербургтан – Сенаттан да, Синодтан да әмер бар – христиан диненнән чыгуны туктатырга, беркемгә дә яңадан ислам диненә кайтырга рөхсәт итмәскә, киресенчә, бу ике арада йөрүче керәшеннәргә каты җәза бирергә. Бу Пелагея-Гөләйза эше башкаларны да куркыту, кисәтү өчен бер гыйбрәтле дәрес булып торырга тиеш иде. Әмма болай, очы-очка ялганмаган килеш, әштер-өштер карар да чыгарып булмый, аннан соң бу татарлар суд өстеннән шикаять яза башларлар. Шуңа күрә, карар чыгарганчы, ул тәнәфес игълан итте, капкалап, чәй эчеп алырга да кирәк иде.

 Сәркәтип бу турыда әйткәч, Гөлзада да мәхкәмә бүлмәсеннән чыгып китте, аның хәле беткән, аяклары тотмый башлаган иде. Ул ишектә күренүгә, Гөләйза аның янына ашыкты, авып китмәсен өчен, анасын тотып алды, агач эскәмиягә алып килеп утыртты. Ишмөхәммәт белән Габделвахит урамда булганнар икән, алар да кереп җитте. Барысы да, хәвеф белән, Гөлзадага текәлделәр. Ул арада суд залыннан Якуб атакай да чыкты, яннарына килеп басты.

  • Карар бераздан чыгарылачак, - диде ул. – Ялга туктадылар...
  • Карар бүген чыгамы? Нинди карар? – Гөләйза тилмереп анасына карады.
  • Белмим, балакаем, башларында нидер аларның... Инде Аллаһтан сорарга, кызым, бу хөкемченең күңеленә мәрхәмәт салсын, сине балаларыңнан аермасыннар иде...

 Ирләр аерымрак сөйләшәләр иде.

  • Бераз өмет юкмы соң, Якуб энем? – дип сорады Ишмөхәммәт. – Биләр побының тавышы монда ишетелеп торды, шулай ук, ул әйткәнчә булырмы икәнни?
  • Нәрсә әйтим, Ишук әзи? Суд бит бу, карарны алар чыгара... Биләр атакае шулай әйтергә тиеш инде ул, безнең эшебез праваслау дине сагында тору. Падишаһыбыз, хөкүмәт тә шушы юлда... Сез генә аркылы килдегез, үзегезгә күпме авырлык тудырдыгыз! Менә безнең кебек керәшенлекне тотсагыз, бу хәлләр дә килеп чыкмый иде...
  • Һәркемгә үз дине, энем, хәзер бу турыда сөйләшергә соң инде!
  • Гөләйза да, Гөлзада түтекәй дә нык тордылар анысы, үзенекен бирмәделәр... Хәтта хөкемдар да бер мәлгә икеләнеп калган кебек булды. Әмма мин әле мөселманнарны яклап хөкем карары чыгарганнарын хәтерләмим. Хәзер керәшеннәргә таләпләр бик катыланды, борыла да алмыйсың – йђ ул динне ничек бар – шулай тотасың, кереп-чыгып йөрсәң – төрмә. Менә бераздан билгеле булыр инде... Суд карарын тыңларга икесен дә чакырачаклар, әзер булып торсыннар, анда-монда китә күрмәсеннәр!
  • Кая китсеннәр – күрмисеңмени, мылтыклы сакчылар арлы-бирле йөреп торалар! Шушы хатын-кызларны күзәтә бит алар!
  • Нишләтәсең – тәртибе шундый, суд бит бу, казна йорты!

 Ишмөхәммәт хатын-кызларга Якуб атакайдан ишеткән сүзләрен ирештерде, тәнәфестән соң икесенең дә мәхкәмәгә керергә тиеш икәнлеген әйтте. Кул астында булган ризыкларны капкалап алдылар, балаларның икесен дә Ишмөхәммәт белән калдырып торырга булдылар. Әмма соңгы мизгелдә генә Габделҗђббар көйсезләнә башлады, әллә урын алыштырганга, әллә йокысы туймаганга, өзелеп-өзелеп еларга тотынды. Гөләйза аны бер читкә китеп, имезеп тә карады, кулларында тибрәтте, әмма сабый тынычланмады. Баласын күкрәгенә кысып, Гөләйза аны өшкереп карады, дога кылды, улы бераз тынычланган кебек булды. “Раббым, шушы балаларым хакына, мине кяферләрнең явызлыгыннан сакла, аларга мине балаларымнан аерырга ирек бирмә, төрмәләреннән сакла, тәреләреннән сакла! Бу хөкемдар дигәннәренең күңеленә миңа, балаларыма карата мәрхәмәт сал, Раббым, каты карарлар чыгармасын иде! Монда килгәндә ничек үз ирегебездә, үз динебездә булсак, моннан да бергәләп, үз ирегебездә, үз динебездә чыгып китәргә насыйп ит, Раббым Аллам! Син кодрәтле, Син шәфәгатьле, Син мәрхәмәтле, ташлама мине һәм балаларымны рәхмәтләреңнән! Атам-анамны ташлама, нәселемне кыямәт көненә кадәр ислам динендә калдыр!”

 Мәхкәмә бүлмәсендә дә аерым сөйләшүләр бара иде.

  • Тизрәк эшләрен бетерергә кирәк боларның, Савелий Аркадьеч! Аларның ялганнарын тыңлап торырга да кирәкми иде...
  • Тыңламыйча да булмый, атакай, тәртибе шундый бит... Очы-очка ялганып бетмәгән урыннары да бар.
  • Татарлар бик хәйләкәр халык, махсус шулай бутыйлар! Судан коры чыгасылары килә. Чиркәү кенәгәсенә син христиан буларак теркәлгәнсең икән – христиан бул инде, уйнаклама, ике дин тотарга азапланма! Үзең беләсең, йөз ел элек моның өчен тереләй утта яндырып үтерәләр иде, хәзер генә законнар йомшарды, ә алар моннан файдалана! Каты тормасак, берсе дә изге динебездә калмаячак, басурманлыкка чыгачак. Каты торырга кирәк, Савелий Аркадьеч! Башкаларга гыйбрәт булсын!
  • Алай да, тагы бер кат тикшереп чыксаң, зыян итмәс иде, чөнки мондый эштә ашыгырга ярамый.
  • Аларга шул гына кирәк – сузу кирәк, аннан тагы берәр хәйлә уйлап табачаклар! Син монда яңарак кеше, Аркадьеч, татарларны белеп бетермисең, үзенекен итү өчен алар җир ашарга да риза! Өерләре белән яңадан исламга кайталар бит, әле үзләре белән чуваш-чирмешләрне дә өстериләр! Тегеләре, христиан динендә калмас өчен, үзләрен татар дип яздырырга да ризалар, алары да көтүләре белән ислам диненә керәләр! Син ул татарларның ни дәрәҗәдә фанатиклыгын белсәң, алар белән сөйләшеп тә тормас идең! Үз динен, үз телен, хәтта үз киемен бирмәс өчен ул синең бугазыңа ябышырга әзер, Себер китсә китә - үзе булып, татар булып кала алар! Ачка үлсәләр үләләр – менә бу безнең ризыкларга борылып та карамыйлар, хәрам, диләр, шул ук вакытта үзләренең ат итләрен әнә ничек сыптыралар! Безнең постларны тотмыйлар, ә үзләренең уразаларын челләдә дә тәүлек буе бер тамчы су йотмыйча тоталар! Фанатиклар! Боларга ирек бирсәңме?! Боларга ирек бирсәң, Казан губернасын гына түгел, бөтен Рәсәйне татарлаштырып һәм исламлаштырып бетерәчәкләр – менә нәрсәсе куркыныч аның!

 Шулай сөйләшә-сөйләшә, сәркәтип әзерләгән чәй өстәлендә капкалап алдылар, аннан Биләр побы каршыдагы чиркәүгә кереп китте, земство судьясы аны тәрәзәдән карап калды. Әйе, Чистай уртасына патша сараедай зур чиркәү төзеп куйдылар, андыйны хәтта Казанда да юк, диләр. Хәер, Казанның бөтен чиркәүләре элеккеге мәчетләр өстендә утыра бит, гөмбәзләрендәге ярымайлары бәреп төшерелеп, алар урынына тәре менгереп куелган. Чистайның менә бу мәһабәт чиркәвен дә Биләрдәге Җәмигъ мәчете ташларыннан салынган, дип сөйлиләр, бәлки янәшәдәге болгар-татар шәһәре Җүкәтаудан да ташылгандыр...

 Кечкенә генә Чистайда чат саен чиркәү булса да, халык анда әллә ни күп йөрми, моның яшерен сәбәпләре дә бар. Керәшен татарлары мәҗбүр итмәсәң, йөрми дә йөрми, ә менә урысларның да бер өлеше чиркәүгә йөрми бит, чөнки алар “иске диндәге” халык, ягъни, “староверлар”. Чистай урысларының чиреге, шул исәптән, земство судьясы үзе дә шулардан, әмма ул аны артык сиздерми, чөнки эше шундый. Унҗиденче гасырдагы Никон реформаларыннан соң икегә ярылган христиан дине әһелләре менә йөзләрчә еллар инде бер-берләрен танымый, бер-берләренә дошман булып яши. Бары тик Әби патша замынында һәм аның оныгы Александр вакытында гына иске диндәге “староверларны” эзәрлекләүләр бераз туктап торды, югыйсә, аларны да тереләй утларда яндырган вакытлар бар иде бит! Хәзер исә дәүләт дине булган праваслау әһелләре иске диндәгеләрне тагы кыса, эзәрлекли башладылар, шуңа күрә алар ил буенча таралырга, үзләренең кемлекләрен яшереп яшәргә мәҗбүр.

 Земство судьясы да иске диндәге урыслардан, аның ата-бабалары да чиркәүгә йөрмәде, аларның попларын танымадылар, чукынмадылар, тәре такмадылар, өйдә иконалар тотмадылар, бары тик дога гына кылдылар. Ул үзе исә чиркәвенә дә йөри, кеше белән бергә чукына да, әмма боларның берсен дә күңеле барып эшләми, иске диндә булуын яшерер өчен генә кылырга мәҗбүр. Шуңа күрә, ул татарларны да аңлый, мең еллар буе синең нәселең бөтенләй башка диндә - исламда булсын да, ничек инде поплар кушты, дип, тиз арада христиан диненә күчәргә мөмкин?! Синең бөтен кан күзәнәкләрең, тарихи хәтерең ислам нуры белән мөлдерәп торганда, бөтен яшәү рәвешеңә, тормышыңа, холкыңа, ризыгыңа, киемеңә мөселманлык сеңгәндә, ничек инде аны бер буында үзеңә дошман булган чит-ят дингә алыштырырга мөмкин?! Әнә бит, татарларның хатын-кызларына хәтле үз диннәре өчен утка керергә, Себер китәргә, хәтта үләргә әзер, ничек итеп бу халыкны үзгәртеп булсын?! Һәм үзгәртергә кирәкме? Шушы сораулардан Чистай хөкемдарының башы каткан иде, ул аларга җавап таба алмады.

 Тагы бер нәрсәгә игътибар итте хөкемдар – Чистайда татарлар саны артканнан-арта бара, бигрәк тә, Екатерина патшабикә заманында бистәгә шәһәр дәрәҗәсе бирелгәч, монда татарларга яшәргә рөхсәт ителде. Һәм алар әйләнеп кайтты, элеккеге үз туган туфракларына, таш калаларына кире кайтты алар. Морзалар, укымышлы дин әһелләре, акчалы бай татарлар әйләнеп кайтты Чистай шәһәренә. Бүгенге көндә биредә сәүдәгәрләрнең күпчелеге – иске диндәге урыс староверлары һәм морза нәселеннән булган мөселман-татарлар. Бу татарлар Чистайга килеп урнашу белән, әле узган гасыр азагында ук биредә мәчет салдырганнар, ул әле дә эшләп ята, кайбер керәшен татарлары да шунда йөри, дигән хәбәрләр килә.

 Бу татарлар динне кысалар, дип елап утырмыйлар – укымышлы муллалары да бар, алар һәрберсе китап яза, шул китаплар буенча хәтта керәшеннәрне дә яшереп кенә ислам диненә өйрәтеп яталар. Әле шуның өстенә, Петербургка төрле шикаятьләр язарга остардылар, моның буенча махсус төркемнәр барлыкка килде, авылдан-авылга, шәһәрдән-шәһәргә, хәтта губернадан-губернага барып ќитеп, алар керәшен татарларын, көчләп чукындырылган чуваш-чирмешләрне христиан диненнән чыгарга өндәп йөриләр. Аерым урыс байлары, хөкүмәт кешеләре белән эш алып баралар, аның үзенә дә татар морзалары аша сиздереп-чыгып карадылар, һәм хәзер бу эшнең нәрсә белән бетәсен көтеп торалар... Бу Пелагея-Гөләйзаны хәзер кул-аякларын бәйләп, монастырьга җибәрсәң, Чистайның бөтен татарлары кубарылырга мөмкин, аларның динендә бер мөселман хатын-кызын кяфер коллыгыннан коткару өчен бөтен гаскәр кузгалырга тиеш икән... Бар, җиңеп кара мондый динне, буйсындырып кара мондый милләтне!

 Хөкем ителүчеләрне сәркәтип аша мәхкәмә бүлмәсенә чакырдылар. Гөләйза кулындагы баласын атасына бирергә җыенды, әмма сабый, аерылырга теләмәгәндәй, сыны катып елый башлады, ул әнисенең күкрәгендә генә тынычланды. Ул арада Габделвахит та әнисенең аякларына килеп сарылды, аның да аерыласы килми иде. Сәркәтип тагы бер тапкыр чакыргач, Гөләйза үзенә сарылган балалары белән суд каршына кереп басырга мәҗбүр булды, ул аларны үзеннән аерып ала алмады. Бу хәлне күргәч, олы яшьтәге хөкемдар каушап китте, ул хәзер аларны мәңгелеккә аеру турында карар чыгарырга тиеш иде. Бу хатынның һәм аның сабый балаларының язмышы турында соңгы сүзне ул әйтергә тиеш иде. Ул балаларны чукындырырга инде каршыдагы чиркәүдә көтеп торалар, аннан үзләрен биредәге берәр урыс гаиләсенә тәрбиягә тапшырырлар, ә анасын... Яшькелт күзле, зифа буйлы бу татар гүзәлен йђ берәр урыска кияүгә бирерләр, я мәңгегә монастырьга ябып куярлар... Коридордагы пристав-урядниклар аның сүзен көтә, алар да әзер...

 Шул чакта нәни Габделҗаббар сулкылдап-сулкылдап елый башлады, әйтерсең лә сабый аерылу ачысын тоеп өзгәләнә иде. Аңа Габделвахит та кушылды, ул түбәтәйле башын әнисенең итәгенә төрткән, әрнеп-әрнеп, шыңшып-шыңшып елый... Ә Гөләйза аягүрә басып, сындай катып, хөкем карарын көтә, калтыранган иреннәре изге дога сүзләрен пышылдый, күзләрендәге чиксез хәсрәт сары сагыш булып бөтен бүлмәгә түгелә... Гөлзада исә егылып китмәс өчен кызына тотынган, аны беркемгә дә бирмәс өчен, беләгенә чытырдатып ябышкан, аларны хәзер бу дөньяда аерып алыр көч юк иде сыман...

 Карт хөкемдарның үз милләттәшләре күз алдына килде – иске динне тоткан өчен генә утта яндырылып үтерелгән протопоп Аввакумнар, асты-өскә китерелгән, утка тотылган монастырьлары, йортсыз-җирсез калдырылган әби-бабалары, ил буенча качып йөрергә мәҗбүр булган туганнары... Себернең кара урманнарында, төпсез сазлыклары арасында, Алтайның тау куышларында кача-поса үз диннәрен тоткан “староверлар”... Бу ил, бу патшалар хәтта үз урысларына карата да мәрхәмәтсез булдылар, бөтен кешене, камчы белән, рәсми дингә куып кертергә ашкындылар, риза булмаганнарны юк иттеләр. Менә хәзер ул, шул куылган һәм сөрелгән иске дин тарафдарларының бер вәкиле, үзе кебек үк эзәрлекләнгән икенче бер дин-милләт вәкиленә хөкем карары чыгарырга тиеш. Әмма Аллаһ бар бит әле, Ул бар кешеләр өчен бер һәм бердәнбер, аның каршында ни дип җавап бирер? Бу бәхетсез хатынның, бу ятим балаларның күз яшьләре һәм рәнҗеше аның нәселенә дә төшәчәк бит! Һәм хөкемдар бер карарга килде...

  • Дәлилләр җитмәү сәбәпле, бу эшне яңадан карау һәм җентекләбрәк тикшерү сорала, моның өчен кимендә бер ай вакыт кирәк булачак, - диде. – Шулардан чыгып, суд карар бирә - 19 март көнне Пелагеянең эшен Чистай мәхкәмәсендә яңадан карарга, аңа кадәр Кызылъяр һәм Шонтала авылларында дин әһелләре белән очрашырга, чиркәү һәм мәчет документлары белән танышырга кирәк булачак. Шушы вакыт арасында яшәгән урыннарыгызда булуыгыз, аннан читкә чыкмавыгыз сорала. Ә хәзергә - сез ирекле.

 “Сез хәзергә ирекле! Сез ирекле!” Караңгы залда яңгыраган бу сүзләр алар өчен иң кадерле сүзләр иде! Сез ирекле! Сезне хәзергә аермыйлар! Сез бүген дә бергә, иртәгә дә бергә, ай буе ана һәм балалар бергә булачак! Төрмә көткән, мәңгелек аерылышу көткән бу бәхетсезләр өчен моннан да зур бәхет була аламы?! Гөләйзаның мөлдерәп тулган күзләре бу карары өчен хөкемдарга сүзсез рәхмәт укыйлар иде...

 Гөләйза коридорда атасының кочагына ауды, икенче яктан аны анасы кочып алды, алар бергәләп шатлыктан елыйлар... Әйе, хәзер иректә булган өчен, хәзер бергә булган өчен дөньяда алардан да бәхетле кеше юк иде! Югыйсә, әнә чаңнарын сугып, каршыдагы чиркәүдә Гөләйзаның балаларын чукындырырга көтеп торалар, аның үзен этап белән монастырьга озатырга атлар чигелгән, каравыл куелган иде... Ә Аллаһы Тәгалә аны иректә калдырды, әле бәлки бер айдан соң бөтенләй дә аклап куярлар, киләчәккә өмет белән яшәргә кирәк! Шулай шатланышып, җыенып урамга чыктылар, Якуб атакай каршыдагы чиркәүгә кереп китте, бу хәбәрне андагыларда да җиткерергә, чукындыруны кичектерергә кирәк иде. Ул бүген Актауга кайтмаячагын да әйтте. Гөләйзалар исә, ат чанасына төялеп, Татар бистәсенә юнәлделәр, атасы андагы татарлар белән сөйләшеп куйган булган икән. Чиркәү чаңнары аларны ярсып озатып калды, бүген алар бу татарларны үзләренең пәрәвәзенә урый алмадылар, юкка, бушка чаңгылдыйлар иде...

 

 

 Татарларның мәңгелек хыялы

 

 

 Гөләйза хәзер генә, бөтен күкрәге белән тын алып, тирә-ягына карады, мондагы зур матур йортларга, урам тулы кешегә, чаптырып үткән атларга шаккатты, аның шәһәрне беренче күрүе иде. Монда өйләр дә, кешеләр дә бөтенләй башка төрле икән, йортлар күбесе таштан, араларында агчлары да күренә, ә кешеләр үзләрен бик иркен тоталар, алар авылындагы кебек түгел. Күбесенең киемнәре, сөйләшүләре дә татарча түгел, болар урыслардыр инде – хатын-кызлары биле бөрмәле бишмәтләрдән, яхшы туннардан, ирләренең өстендә биле пута белән буган постау казакилар, җонлы бүрекләр. Ара-тирә татарлар да очрый, алары күбрәк ир-атлар - башларында кырпу бүрек, өсләрендә кайсында кайры тун, кайсында сырган бишмәт, аның өстеннән озын җилән киеп куйганнары да бар. Барысының да аякларында киез итекләр, кулларына таяк тоткан картлар да очрый, урамда татар хатын-кызлары юк диярлек, булсалар да, ирләре белән бергә генә...

 Ул арада яралы бәгырьләрне телеп, күзләргә бәхет яшьләре китереп, тирә-юньгә азан тавышы яңгырады, ул әллә күктән, әллә җир астыннан, әллә кар каплаган урман-кырлардан ишетелә иде... Бу – могҗиза иде, урыс шәһәре дип йөрткән бер урында, татарлар ут һәм кылыч аша уздырылган җирдә, чукынмас өчен бозлы суларга ябышып каткан Чулман буйларында ... тагы азан тавышы яңгырады! Бу бит – татарлар яңадан монда әйләнеп кайткан, борынгы зиратлары алдында тез чүккән, мөселманнарның каны дәрья булып аккан урыннарда сәҗдәләргә китеп алар рухына дога кылган, биредә мәчетләр салган, яңадан ислам байрагын күтәргәннәр, дигән сүз! Бу бит җәннәтнең кәүсәр чишмәсеннән мәңгелек әбелхәят суын эчкән милләт исән, милләт яши, милләт бер Аллаһка гыйбадәт кыла, дигән сүз!

 Менә мәчет янына да килеп җиттеләр, атны ишегалдына алып кереп туктаттылар. Аның өстенә палас ябып, үзләре тун-толыпларын алып, балаларын күтәреп, мәчет эченә үттеләр, биредә икенде намазына халык җыела башлаган иде. Алар ишектә күренүгә, каршыларына ак сакаллы хәзрәт атлады, ул Ишмөхәммәтнең җилкәсе аша артыннан кемнәр килүен карады, хатын-кызларны күреп, җиңел сулап куйды, битләрен сыпырып, дога кылды. Хатын-кызлар, балаларны күтәреп, шунда ук намаз бүлмәсен бүлеп куйган чаршау артына кереп киттеләр, ирләр бер-берләре белән күрешеп чыктылар.

  • Аллага шөкер, Раббыма мең шөкер – кызың иректә икән, Ишмөхәммәт кордаш! – диде хәзрәт. – Без монда көне бу аңа һәм оныкларыңа догада булдык, алар өчен ут йоттык, Аллага шөкер, алып калмаганнар!
  • Бер айга мәхкәмәне кичектерделәр, хәзрәт! Очы-очка ялганмый, урынга барып, поп белән мулладан да сорарга, чиркәү һәм метрика кенәгәләрен тикшерергә кирәк, диделәр.
  • Тикшерсеннәр, бер ай да тикшерсеннәр, бер ел да актарсыннар – берни тапмасалар, инша Аллаһ! Хәзер иң кадерлесе – кызың иректә, оныкларың чукындырылмады! Аллаһның рәхмәте инде бу...

 Мәчеткә җыелган халык моңа бик куанды, бу хәл бөтен Чистай өчен, юк, бөтен өяз өчен зур вакыйга иде! Әле судның моңа кадәр үз дигәнен эшләми калганы юк иде, алар тырнагыннан исән-имин котылган кеше аз, ә менә бер татар хатынына тешләре үтмәгән! Аллаһ аны ул явызлар кулына бирмәгән. Шундый сөенечле уйлар белән намазга бастылар, тәннәре һәм җаннары белән сәҗдәгә китеп, Аллаһны олыладылар, Аңа рәхмәтләрен әйттеләр. Хатын-кызлар намазларын чаршау артында, имамга оеп укыдылар, балалар исә җылы толып эчендә арып, изрәп йокыга киткәннәр иде... Намазны тәмамлап, догалар кылгач, тагы бераз сөйләшеп утырдылар, аннан Ишмөхәммәт юлга җыена башлады.

  • Якты күздә без кузгалыйк инде, җәмәгать, - диде ул. – Ярты юлда Актауга кереп кунарбыз дигән идек... Безнең өчен шулай борчылганыгызга, кылган догаларыгызга, теләгән теләкләрегезгә зур рәхмәт, бу гамәлләрегез үзегезгә изгелек булып кире кайтсын! Әле безнең дә эш башлана гына, сезнең ярдәм, сезнең догалар алга таба да бик кирәк булачак...

 Чаршау артыннан хатын-кызлар да чыкты, юлга әзерләнә башладылар. Шул чак Ишмөхәммәт янына урта яшьләрдәге, нык бәдәнле, олы гәүдәле, яхшы бәрхет җилән һәм кара бәрхет түбәтәй кигән ир-ат килеп басты, аның әйтер сүзе бары күренеп тора иде.

  • Мин Мөслим авылыннан Исмәгыйль морза булам, - диде ул. – Хәзер гаиләм белән Чистайда яшим, биредә сәүдә итәм, авылда да җирләрем бар... Бүген безнең мосафирыбыз булсагыз, җәмәгатебез белән шат булыр идек, безгә дә савап эшләргә мөмкинлек туар иде.

 Бу көтелмәгән тәкъдимнән Ишмөхәммәт аптырабрак калды, Чистайның зур байларыннан саналган Исмәгыйль морзага ни дип җавап бирергә дә белмәде. Шул чак сүзгә хәзрәт тә кушылды.

  • Мин дә сезне бүген бик теләп үземә кунарга чакырыр идем, Исмәгыйль морза өлгеррәк булып чыкты, - диде ул. – Без инде сөйләшеп-киңәшеп куйган идек – мәхкәмәдә эш ничек кенә тәмамланса да, сезне кунарга биредә калдырырга, дип. Инде болай уңай да тәмамлангач, бергә җыелып гапләшеп утырырга, сөбхәт корырга бигрәк тә форсат бар.
  • Сезне мәшәкатьләү булмасмы соң, Исмәгыйль энем?
  • Нинди мәшәкать, ди, Ишмөхәммәт әзи?! Өем иркен, күңелем киң, җәмәгатем мосафирпәрвәр! Сезнең кебек дин-ислам өчен авырлыклар күргән кешеләрне кунак итү безгә савап кына!
  • Ярар, алайса, энем, килештек... Үзебез дә, сабый балалар да бик арыган идек бүген, төнгә каршы Актауга ничек кайтып егылырбыз, дип тора идек... Аллаһ менә сезне сәбәпче итте монда тукталырга, зур рәхмәт!

 Исмәгыйль морзаның өе мәчет янында гына икән, җәяүләп кенә шунда киттеләр, ирләр ахшам намазына мәчеткә килергә, халык белән шунда бераз сөйләшеп-киңәшеп алырга, дип килештеләр. Исмәгыйль морзаның йорты ике катлы булып, асты – таш, өсте шыңгырдап торган агачтан иде, югарыда әле курчак өедәй чарлак-балконы да бар. Аста аларның үз кибетләре икән, анда чәй-шикәре, тозы, ите-мае, икмәге, тәмле-төмлесе, кипкән җимеше, тагы әллә нинди ят ризыклар сатыла, шулай ук йорт кирәк-яраклары да бар. Өстә исә Исмәгыйль морзаның ишле гаиләсе яши, олыларның һәм балаларның бүлмәләре аерым, алар затлы җиһазлар белән бизәлгән, диварларда һәм идәннәрдә йомшак келәмнәр, аларга аяк белән басарга да куркыныч иде. Киң агач баскычтан менгәндә үк, каршыларына Исмәгыйль морзаның хатыны чыкты, Гөләйза белән Гөлзаданың кулларындагы әйберләрне алып, аларны үзе белән өскә алып менеп китте, ирләр исә кибетне карый калдылар.

 Гөләйзаның гомерендә дә мондый матурлыкны күргәне юк иде, ул үзен җәннәт бакчасында кебек хис итте. Кыш көне булса да, зур залда идәннән түшәмгә хәтле биек гөлләр үсеп утыра, аларның кайберләре шау чәчәктә, бу истән башлар әйләнә... Диварлар буйлап агачтан сырлап эшләнгән биек тартмалар тезелеп киткән, аларның пыяла ишекләре артында калын-калын китаплар күренеп тора. Түрдә, иң кадерле урында – Коръән китабы, затлы урындыкларда намазлыклар өелеп тора, шунда ук дисбеләре дә... Тәрәзәләрдә аллы-гөлле пәрдәләр, өрфия челтәрләр, өстәлдә чиккән ашъяулык, аның өстендәге матур савытта кипкән җимешләр өелеп ята... Әле караңгы төшмәсә дә, бүлмәләрне бәллүр шәмдәлләр яктырта, диварның дәвамы кебек итеп салынган киң, ак мичтән җылы бәреп тора. Гөләйзаны иң гаҗәпләндергәне – читлекләрдә сайрап утырган сәер кошлар булды, аның мондый хәлне гомерендә дә күргәне юк иде.

 Кунакларга зур аерым бүлмә бирделәр, монда элеккеге тәртип буенча киң сәке дә, шул ук вакытта заманча карават-өстәлләр, урындыклар да бар иде. Балаларны, толып эченнән чыгарып, сәкегә салдылар, көне буе кулда булганга, алар арып йокыга киткән иде. Хатын-кызлар да үзләрен бераз тәртипкә китерделәр, көндезге кичерешләреннән һәм тетрәнүләрдән соң алар да хәлдән тайган, әмма барыбер шат иделђр. Хуҗабикә тиз генә ирләргә һәм хатын-кызларга аерым табын әзерләде, аның ашы пешкән, чәе кайнаган, өстәле тулы ризык иде. Хуҗабикә дә, ире кебек, Мөслим авылыннан икән, Хәлимәбану исемле, кул астында буй җиткән кызлары булышып йөри, хезмәтчеләре дә бар. Ирләр ашап-эчкәч, яңадан мәчеткә киттеләр, чөнки анда ахшамга кадәр халык белән очрашып-сөйләшеп аласы бар иде, хатын-кызлар исә үз бүлмәләренә җайлап урнаштылар. Хәлимәбану кунаклар өчен мунчасын да өлгерткән икән, юлдан һәм мәхкәмәдән алҗыган хатын-кызлар ирләр мәчеттән кайтканчы юынып чыгарга да өлгерделәр. Аннан сәке өстенә җиз самавырларны утыртып, тагы чәй эчтеләр, тагы үз хәлләре турында сөйләшергә тотындылар.

  • Бөтен Чистай мөселманнары сезнең өчен догада булды, - диде Хәлимәбану, Гөләйзаның кулларыннан тотып. – Инде, Раббым, бу кяферләрнең явызлыкларыннан бөтенләй котылырга насыйп итсен! Бигрәк җаннарына тиделәр бу бичара мәкруһларның! Алар күргәннәрне дошманыңа да күрергә язмасын!
  • Әйтерең бармы, Хәлимәбану абыстай! – диде Гөлзада. - Безнең як кешесе булгач, син беләсең инде – көчләп чукындырылмаган бер авыл калмады бит, татары-мишәрен, чувашын-чирмешен рәттән чукындырып йөрделәр. Һәр нәселдә диярлек шушы кара тамга бар, инде балаларыбыз, оныкларыбыз да шуннан зарар күрә...
  • Менә сез мөселман булып кала алгансыз бит, Хәлимәбану апай, - дип, Гөләйза да сүзгә кушылды. – Урыс арасында курыкмыйча рәхәтләнеп үз динебезне тотып яшәп ятасыз. Безгә дә шул көннәр килерме икән?
  • Килер, акыллым, һичшиксез, килер, дин-ислам хакына бу хәтле күргән газапларыгыз бәрабәренә Аллаһ нәселегезгә барыбер иман бәхете бирер! Аллага шөкер, ул вакытларда безнекеләргә чукындыру давылы кагылмаган, ирем ягы да, минекеләр дә бу афәттән ничектер читтә кала алганнар. Аннан, мишәр морзаларының патшаның үзеннән бу җирләр белән идарә итәргә ярлыклары бар бит, попларның андый күренекле кешеләргә куллары күтәрелмәгәндер.
  • Әйе, безнең Шонталада да морза нәселләре исән-имин калды, аларга кагыла алмадылар. Әмма мәкруһларга ярдәм итәсез, аларны исламга кайтырга котыртасыз, дип, бу морзаларны да гел гаепләп торалар...
  • Монда да шул ук хәл, Гөлзада апай! Минеке, Исмәгыйль морза, Чистайда икмәк сәүдәсен, ит-май, тире-яры эшләрен үз кулында тота, казнага зур салымнар түли, әмма аңа да тынгы юк, борын төпләрендә яшибез бит... Үзе дә тик тормый, бу мәкруһлар буенча кая гына язмады, кем белән генә сөйләшеп карамады, Әби патша дин иреге дигәч, нигә аларга яңадан исламга кайтырга рөхсәт юк, дип күзләренә терәп сорый. Поплар бер дә яратмыйлар үзен, әмма аңлаган урыслар да бар. Биредә бит ярты Чистай куылып-качып килгән иске дин урыслары, алар башка төрлерәк – безнең мәкруһ керәшеннәр кебегрәк – чиркәүгә дә йөрмиләр, чукынмыйлар да, тәре дә такмыйлар, икона-такталарын да тотмыйлар...
  • Абау, шундый урыслар да бармы? Аларны ничек өтермәнгә япмыйлар соң?
  • Алар да күпне күргән – чиркәүгә буйсынмаган өчен, утта да яндырганнар, суга да батырганнар, төрмәләргә дә япканнар, хәзер дә ил буйлап качып йөриләр, чит илгә чыгып китүчеләре дә байтак икән... Әмма аларның бер өлеше динен яшерә, алар янында алар кебек булырга мәҗбүрләр, ди... Ирем әйтә, бүгенге мәхкәмә казые да шул иске дин урысы иде, ди.
  • Әйтәм аны башка төрлерәк иде! Ниндидер кызгану бар иде аның карашында... Ә Биләр побы ертык җанвар кебек ташланды өстебезгә, кодрәтеннән килсә, шунда ук бәйләп салып чукындырасы иде барыбызны да! Алла саклады инде ул явыздан, аны яңадан күрергә язмасын!
  • Әйе, Гөлзада апай, шушының белән бетсен иде инде!
  • Бер айга, дип әйттеләр шул, Хәлимәбану апай! – диде Гөләйза, судтагы хәлләрне искә төшереп. – Авылдагы мулла белән поплардан сораштырасылары икән... Аның мулласы безгә каршы сөйләмәс инде, ә побына бернинди ышаныч юк, эчеп ята торган бер кеше, диләр.
  • Ирләр берәр нәрсә уйлап табар әле, сеңелем, шуны киңәшәләр бит! Сине һәм балаларыңны күрәләтә ул явызлар кулына биреп җибәрмәсләр, Аллаһ моны ирекле кылмас! Юк, кылмас!
  • Амин, шулай була күрсен! Безгә дә сезнең кебек үз динебезне курыкмыйча тотарга, балаларыбызга да шуны амәнәт итеп биреп калдырырга язсын!

 Шулай дип, дога кылдылар, ул арада ахшам вакыты да кергән иде, бергәләп намаз укып алдылар. Хәлимәбану ирләр кайтасына тагы табын әзерли башлады, мондый утырышулар аларда еш була, дин-милләт өчен күп кенә мөһим эшләр шушында хәл ителә иде. Гөлзада исә, оныкларын кочаклап, изрәп йокыга китте, аның бүгенге көне ярты гасырлык гомеренә тиң иде... Әнисе һәм балалары йокыга киткәч, Гөләйза Актауда Нәчтүк биргән Коръән китабын кулына алып утырды. Кыр Шонталасында яшәгәндә, Гөләйза абыстайга йөреп, Коръән укырга өйрәнде, аларны беркем дә кире бормады, югыйсә, керәшеннәргә ислам динен өйрәтү ул вакытта да катгый тыелган иде. Әмма муллалар да, абыстайлар да моңа карамады, керәшен балаларына ислам динен өйрәтүне үзләренең изге бурычлары, дип санадылар, аларга кечкенәдән иман орлыклары салып калдырырга тырыштылар...

 Менә бу изге Коръәнгә дә Әкълимә әбинең күз нурлары сеңгәндер, яшьләре тамгандыр, ул тау куышларында качып баласын тапканда, менә бу Коръән дә аның янында булгандыр, мәҗбүри чиркәүгә куылганда, изге китапны күкрәгенә яшергәндер... И, Раббым, инде хәзер Гөләйзаны да шушы юл, шушы язмыш көтәме? Бер айдан нәрсә булыр? Гөләйзага да, Коръәнен күкрәгенә яшереп, кар өстеннән яланаяклап чиркәүгә өстерәлеп барырга туры килмәсме? Раббым, шул көннәрне күрсәтмә! Раббым, андый аянычлы язмыштан үзең сакла... Раббым, бу изге китабыңны нәселемә дә ђманәт ит!

 Ул арада мәчеттән ирләр дә кайтып керде, чөнки анда төрле кеше бар, кайбер нәрсәләрне ачыктан-ачык сөйләшеп булмый иде, ә сөйләшергә кирәк! Алга таба милләткә, өммәткә нишләргә? Бөтенесен дә чукындырып бетергәнне көтеп утырыргамы, әллә теге вакытлардагы кебек, күтәрелеп караргамы? Дөрес, менә бу абруйлы, акчалы морзаларга, рәсми дин әһелләренә тимиләр хәзергә, әмма халык кан елый бит! Кая барыып бәрелергә, кемнән ярдәм сорарга белми? Илең булмасын, дәүләтең булмасын, патшаң булмасын, гаскәрең булмасын, шуның өстенә, баш очында һәрвакыт балта күтәреп басып торсыннар! Юк, милләт озак түзә алмас бу хәлләргә, әнә халыкның да бер өлеше язмышы белән ризалашып, чынлап керәшен булып китте инде. Бер өлеше, менә бу бичара авыл хатыннары кебекләре, әле тарткалаша, иманы өчен көрәшә, әмма алар да япа-ялгыз бит!

 Бу кичтә Исмәгыйль морзаларга Чистайның иң абруйлы татарлары җыелган иде, хәтта сукыр Гомәр абызны да алып килгәннәр. Олы як, диндарлар чалма-чапаннардан, морзалар затлы бәрхет җиләннәрдән һәм кырпу бүрекләрдән, яшьрәкләр исә түбәтәйләрен кырын салганнар, аксакаллар сүзен тыңларга җыенганнар. Кичке табынны зур һәм иркен итеп, идәнгә әзерләгәннәр иде, чөнки картларга шулай җайлы, алар гомер буе шуңа өйрәнгән. Көне буе эштә, сәүдәдә булган ир-атлар кайнар шулпасын да, табагы белән елкы итен дә ялындырмыйча гына ашап куйды, өчпочмагы, гөбәдиясе белән чәй эчтеләр, соңыннан кулларын күтәреп дога кылдылар, Гомәр абыз Коръән укыды. Болардан соң барысы бергә ястү намазы укыдылар, ул арада асрау кызлар табынны җыеп алды, инде иркенләп сөйләшергә дә була иде.

 Гомәр абыз Байбәк – инде туксан яшьләрдәге мишәр карты, Чистай шәһәренә беренче булып күчеп килгән татарлардан. Ул да морза нәселеннән, Татар Талкышы, Яңа Усман авылларында зур җир биләмәләре бар, тегермән тота, Чистайда исә ашлык сәүдәсе белән шөгыльләнде. Улы Яһүдә Мөслим авылы мәчтетендә имам, шул ук вакытта өязнең ахуны да булып тора. Чистай мәчете имамы Әхмәт Халит, аның ярдәмчеләре Габделгафур һәм Габделхәким хәзрәтләр дә бүген биредә. Соңыннан халык арасында Закир ишан Чиставый, дип дан алачак Мөхәммәтзакир Габделваһһаб улы Камали да монда, ул зур сәүдәгәр дә, дин әһеле дә... Шулай ук биредә зур сәүдәгәрләр – Тумашевлар, Канзафаровлар, Атнагуловлар, Таишевлар, Курамшиннар, Урманчеевлар, Уразгилдеевлар да бар... Алар барысы да морзалар, авыллары, җир биләмәләре дә шушы тирәләрдә, кайберләре әле һаман авылда яшәвен дәвам итә, әмма Чистай кешесе булып хисаплана. Бу йомышлы татарларның дәүләт крестьяны булудан туктап, шәһәр сәүдәгәре-купец һәм мещан катламына күчүләре хөкүмәт өчен дә, бу морзаларның үзләре өчен дә файдалы иде. Бер яктан, шәһәргә акчалы татарлар килеп, аны биредә әйләнешкә кертеп җибәрсә, икенче яктан, бу йомышлы татарлар шәһәр кешесе булганнан соң үзәкләренә үткән лашманлыктан котылалар иде.

 Әмма бу мөселман-татарларны берләштерә торган тагы бер яшерен нәрсә бар иде, ул – суфыйчылык, ягъни, аларның барысының да диярлек Нәкышбәнди тарикатендә булулары. Бу хәрәкәт бигрәк тә көчләп чукындыру елларында, башка чарасы булмаган татарның явызлыкка каршы җавабы иде. Татарның үз күңел төрбәсенә качып булса да, яшәүгә өметен саклап калырга тырышуы иде... Шул ук вакытта җыелышып, бу авыр заманнар үтәр әле, Аллаһ безнең догаларыбызны ишетер, ярдәмгә ислам гаскәрен җибәрер, татарны коткарырга төрекләр килер, фарсылар-гарәпләр килер, дип, зекер әйтеп, үз-үзләрен дә, бер-берләрен дә юатырга омтылулары иде... Аларның остазлары, шәех-ишаннары халыкны Болгар-Биләр дәүләтләрен яңадан торгызырга дәртләндерде, бу суфыйлар кяфер илендә ислам дәүләте төзибез, дип хыялландылар, хәтта ки моңа омтылышлар да ясап карадылар. Бу хәлләр Әби патша заманында булды, һәм бу эшләрнең башында Морадбакый исемле мишәр абызы торды... Ул үзе нәсел чыгышы белән шушы яклардан – Чулман аръягындагы Балык Бистәге төбәге, Күгәрчен авылыннан булып чыкты, хәзер Самар якларында яши икән.

 Әйе, Гомәр карт та яхшы хәтерли аны, ул чагында япь-яшь егет иде әле Гомәр... Рәсәйдә патша алмашынып, мөселманнарга бераз ирек килгән вакытлар иде бу. Шул чакта Әби патшаның дин иреге турында әмере чыкты, бу татар дөньясы өчен күптән тилмереп көткән азатлык кояшы кебек тоелды. Җимертелгән, татарсыз калган Болгар-Биләрләр искә төште, басып алынган һәм урыс кереп тулган милли мәркәз – Казан үзәкләрне өзде, муеннарына көчләп тәре асылган мөселманнар ярдәм сорап тилмерде. “Менә безнең дә заман килде, менә болгар-татарга да азатлык кояшы чыкты, менә без дә курыкмыйча үз динебезне тота алабыз!” дип куанды мөселманнар. Алар шунда ук оеша, аралаша башладылар, хөҗрәләреннән чыгып, татарның данлы вә шанлы чакларын хәтерләткән урыннарга агылдылар, ул җирләрне тезләнеп үптеләр, монда яңадан мөселман дәүләте торгызырга ант иттеләр...

 Әйе, Гомәр морза хәтерли – ул елны Корбан бәйрәме май ахырына – июнь башларына туры килде, 1769 еллар иде бу... Алдан ук киңәшеп, бәйрәмне Шәһре Биләрдә - Хуҗалар тавында уздырырга булдылар, Морадбакый абыз үзе килә икән, диделәр. Моңа бигрәк тә мәчетсез калган татар авылларында сөенделәр, керәшен мәкруһлары да курыкмыйча мөселман кардәшләренә килеп кушылды. Кичтән үк тирә-як авыллардан атлар җигеп, бала-чагаларны төяп, ризык алып, юлга кузгалдылар, чаласы корбанлыклар да аерым арбаларга бәйләп салынган иде... Һай, үзенә күрә дәртләндергеч тә, моңсу да, шатлыклы да, хәвефле дә күренеш иде бу! Элек тә шулай язгы кыр эшләреннән соң халык болын-кырларга чыгып, җыеннар уздыра, атлар чаптыра, батырлар мәйдан тота иде... Теге патшалар вакытында алар барысы да тыелды, татарларга хәтта бәйрәмнәре вакытында да бергә җыелырга рөхсәт булмады, хәтта сабан туйлары да туктатылды. Һәм менә соңгы йөз елдагы тарихта беренче тапкыр, татарлар тагы кубарылып, дөньяга чыктылар, ата-бабалары дәүләт тоткан урыннарга баралар...

 Төнне учаклар ягып, намазлар укып, зекер әйтеп, Хуҗалар тавында уздырдылар, борынгы заманнардагы кебек, чатырлар корып, шунда йокладылар. Иртән Хуҗалар тавы башында азан тавышы яңгырады, ул чатырлар белән тулган үзәннәргә, аларны чорнап алган имән урманнарына, Чирмешән буйларына таралды... Иртәнге азан тавышы моннан ерак булмаган урыс авылына да барып иреште, зыңгылдап, чиркәү тәреләренә килеп бәрелде, аларны урап үтеп, Шәһре Биләргә - Җәмигъ мәчете хәрәбәләренә килеп тезләнде... И, Биләр, халык телендә - Бүләр, котып тарафында дөньяның үзәге саналган Бөек Шәһәр! Мең ел элек рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгән, аңа кадәр дә мәчетләре булган, мәйданы дистә чакрымнарга сузылган, көмеш акчалар сугылган, Кол Галиләр яшәгән, “Кыйссаи Йосыф”лар язылган затлы таш кала! Дошман тарафыннан таланган, ак мәрмәр ташларың аяк астына салынган, мәчетләрең – чиркәүгә, кәрвансарайларың үләт базына әйләнгән ятим шәһәр! Син кичер безне һәм көт безне! Синең кебек үк таланган, мәсхәрәләнгән, әмма иманын җуймаган халкың бүген Биләренә кайту юлында! Йөзләрчә еллар коллыктан соң, ул сиңа изге дога белән кайта, инде китмәскә дип кайта...

 Азан тавышы артыннан меңләгән татар да моннан мең ел элек ислам дине кабул ителгән изге туфракка тезләнде, очы-кырые күренмәгән рәтләргә тезелеп, иртәнге намазга басты. Гомәр морза да шушы халык арасында иде, ул шәех Морадбакыйдан ерак түгел, аның артында ук намаз укыды. Иртәнге намаздан соң Корбан гаетенә кадәр кояш чыкканчы шактый вакыт бар иде, Морадбакый абыз халыкка вђгазь белән мөрәҗәгать итте:

  • Газиз милләттәшләрем, дин кардәшләрем! Аллаһ рәхмәте белән, менә без йөз елларга беренче тапкыр ата-бабаларыбыз дәүләт тоткан, ислам динен кабул иткән, беренче тапкыр тезләнеп намаз укыган җиргә җыелдык. Без дә биредә тезләнеп намаз укырга, Раббыбыз Аллаһны зекер белән искә алырга, халкыбыз өчен дога кылырга дип җыелдык, изге Корбан гаетенә килдек. Кайчандыр ата-бабаларыбызның Биләр-Болгар дәүләтләре тирә-яктагы бөтен кыйтгаларны һәм халыкларны берләштергән кебек, бүген дә бирегә Җаек һәм Себерләрдән, Идел һәм Сакмарлардан, Чулман һәм Сура буйларыннан милләтебез җыелды, монда болгар-мишәре вә татары да, башкорт-типтәрләр дә, нугай-кыргызлар да, хәтта ки ислам динендәге чуваш-чирмешләр дә бар, әлхәмдүлиллаһ, без бер өммәт – Мөхәммәт галәйһиссәлам өммәте! Биредә залим патшалар һәм әрхәриләр тарафыннан керәшенлеккә чыгарылып, көчләп чукындырылган, әмма иманнан язмаган, яшерен вә ачыктан-ачык ислам дине тоткан, шул сәбәпле, күп газаплар күргән мәкруһ татарлар да бар. Бу хәтле күп халаек, дистә меңләгән татар вә башкорт, мөселманнар вә керәшеннәр, мәкруһлар Биләргә алдагы язмышлары турында бер ачык фәтвә ишетербез, бергәләп, бер дөрес юл табарбыз, дип тә өметләнеп килделәр. Һәм дөрес эшләделәр, ул сүз әйтеләчәк, ул юл күрсәтеләчәк, инша Аллаһ!

 Үзегезгә мәгълүм – безнең ул фәтвәне әйтерлек дин башлыкларыбыз, халкыбызны азатлыкка алып чыгарлык дәүләт ирләребез-падишаһларыбыз юк, Аллаһ безне, сынау өчен, вакытлыча алардан мәхрүм иткән иде. Әмма заманнар үзгәрә, халык уяна, үз дине, иманы өчен көрәшә, милләт хәрәкәттә, акыл ияләре бу аянычлы хәлләрдән чыгу юлларын эзли. Миңа, Ишали углы Морадбакыйга да, Аллаһы Тәгалә хикмәтле төшләр аша хәбәрләр бирә, халкыбызны иманга, азатлыкка өндәргә куша. Кара диңгездән – Ак диңгезгә шае, Татар дәрьясыннан – Боз дәрьясына кадәр төрки-ислам туфракларында яңадан үз дәүләтебезне торгызырга әмер бирә Раббыбыз! Кяфер коллыгыннан котылырга чакыра, үзебезнең хәрәкәт итүне көтә! Аллаһ ярдәме белән, мин бу турыда китаплар да яздым, болгар-татар биләмәләренең харитасын да ясадым. Кулымда – “Ахырзаман китабы”, ул милләтнең азатлык байрагы булырга тиеш! Бүгенге көндә халкыбыз күңел төшенкелегендә, бу хәлләрдән чыгу юлы күрми, әмма чыгу юлы бер генә - Аллаһка кайту һәм шушы җирләрдә үз дәүләтебезне торгызу! Милләтебезгә башкача исән калу юлы юк!

 Хуҗалар тавына җыелган халык җир тетрәтеп тәкъбир әйтә башлады, бу – гасырлар буе күрелмәгән хәл, ишетелмәгән сүзләр иде. Милләт башын күтәрде, як-ягына карады – бу аның туган туфрагы, бу аның ата-бабалары дәүләт тоткан урын, бу аның Ана-Ватаны иде! Һәм монда шушы халык хуҗа булырга тиеш иде! Гомәр морзаның да шул вакытта күңел күзләре ачылды, иманы куәтләнде, бәдәне ныгыды, ул үзен беркем дә җиңә алмас әкияти Алып батыр итеп хис итте. Кояш чыгып, бераз күтәрелгәч, Гает намазын укыдылар, аннан халык корбан чалырга таралды. Урыс авылларында керәшен булып яшәп, урманнарга барып, кача-поса корбан чалган, тотылган очракта, канга батырып кыйналган, җәзаланган татарлар бүген беркемнән курыкмыйча, бөтен шартын китереп, бер Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалалар иде... Мәчетләре җимертелгәч, кырларга чыгып, зиратларга кереп намаз укырга мәҗбүр булган татарлар бүген үзләре дәүләт тоткан шанлы җирләрдә беркемнән курыкмыйча гыйбәдәт кылалар иде...

 Ирләр үз эшләрен бетергәч, үзәнлектә әзерләнгән табыннарда чәйләп алдылар, хатын-кызлар исә зур казаннарда корбан итеннән шулпа пешерергә тотындылар. Чирмешән буйларына, куе имән урманнарына, хәтта урыслар яшәп яткан Биләр бистәсенә кадәр казаннардан тәмле ит исе таралды, татарлар хәбәре таралды... Һай, күңелле чаклар, мәңге онытылмаслык хәтирәләр булган икән ул! Ит шулпасы пешкән арада, ирләр мәйдан ясап, бил көрәше башлап җибәрде, атлар урман юлы буйлап чаптырып китте, бала-чагалар колга урынына биек агач башларына үрмәләде – бәйрәм башланды! Кемдер-кайдандыр кубыз-курай тартып чыгарды, кайсыдыр тирмә-чатырдан думбра-сорнай тавышлары яңгырады, картлар җыелып зекер, карчыклар мөнәҗәт әйтте, яшь егетләр каннары кызышканга түзә алмыйча, типтереп бии башладылар. Милләт бәйрәм итә иде! Чатыр тирәләрендә чулпылар чыңлады, җиңәчәйләр яшь кызларга булачак кияү егетләрен күзләде, балалар яшел чирәм өстендә колыннар белән бергә ятып аунады – милләт бәйрәм итә иде...

  Гомәр морза күбрәк Морадбакый абыз янында булырга тырышты, аның һәр сүзен, һәр хәрәкәтен хәтеренә сеңдереп барды. Морадбакый абыз да бу зур гәүдәле, лачын канатларыдай киң җилкәле, янып торган кара күзле мишәр егетен башкалардан тиз аерып алды, үзенә якынайтты, чөнки аңа уен-көлке түгел, хикмәтле сүз кирәк иде. Гомәр морзаның бик тә теге хикмәтле китапны укыйсы, һич югы, тотып карыйсы килгән иде, әмма ул бер генә нөсхәдә булып чыкты. Морадбакый абыз ул китапны күбәйтеп күчереп язу өчен Казанга һәм Әстерханга җибәрәсен әйтте, әмма соңрак аның үзен дә, ярдәмчеләрен дә тотып алып, кул-аякларын богаулап, Петербургка озатулары билгеле булды, китапны да шунда юк иткәннәр икән. Әйе, Морадбакый Ишали улының, Болгар-Биләрләрдә корылтайлар җыеп, халыкны дингә, азатлыкка өндәп йөрүе карагруһ түрәләргә охшамаган, алай гына да түгел, котларын алган. Әле Батырша явы сүрелеп тә бетмәгән, менә тагы икенче мишәр мулласы мәйданга чыккан! Ырынбурдагы Сәгыйть бистәсе имамнарыннан тиз генә Морадбакый абызның китапларына бәяләмә яздырып алганнар, алар исә аны ислам динен бозучы, итеп күрсәткәннәр. Бу бәя белән хәтта Екатерина патшабикә дә танышкан, Морадбакыйны тилелеккә чыгарган, акыллы кеше мондый әйберләр язмас, дигән, аны һәм юлдашларын, мәҗнүннәр, дип, кире туган якларына кайтарып җибәргәннәр. Хәер, “Татарга үз дәүләте кирәк!”, дигән кешене кем акыллыга санасын, аны я тотып атканнар, я тилеләр йортына япканнар... Бәлки Морадбакый абыз, төрмәгә утырмас өчен, башын шулай җүләрлеккә салгандыр, бәлки чыннан да чарасызлыктан, милләт хәсрәтеннән җиңеләя башлагандыр – бу турыда беркем дә дөресен әйтә алмый. Аннан соң бөтен илне актарып ташлаган Пугач яулары, Морадбакый абызның ярдәмчеләрен шушы фетндә катнашкан өчен, тотып алып җәзалап үтерүләр, барысының да яңадан иске эзенә төшүе...

 Хәер, соңрак Морадбакый абызны эзләп тапты Гомәр морза, ул Богырысланнан ерак булмаган Гали авылында яши булып чыкты, инде урын өстендә ята иде. Үлем көтеп ятса да, ул Гомәрне тиз таныды, “Биләр бөркете!” дип башыннан сыйпады, фатыйхасын бирде, бәйгатен тапшырды... Әйе, ул аңа “Дин-милләт өчен көрәшне син дәвам итәсең, улым, - диде. – Мин синең киләсећне белдем, төшемдә хәбәр иттеләр, шуңа күрә, Аллаһтан бакыйлыкка күчүне бераз кичектереп торуны сорадым... Менә хәзер тыныч күңел белән китәм инде... Бу дөньяда төрлесен күрдем, әмма иманымны сатмадым, дошманнан да, үзебезнекеләрдән дә таландым, җүләргә чыгарылдым... Бу дөньяда, бу заманда дөрес сүзне әйткән кеше атакка тотылды, тилегә чыгарылды... Әмма дөрес сүзне әйтүчеләр, милләткә юл күрсәтүчеләр дә кирәк... Бәйгатемне сиңа тапшырам, улым, кулымны бирәм – миннән соң милләтне син иманга һәм азатлыкка өндә! Милләтне керәшенлектә калдырма – васыятем шул! Һәр татар, һәр мәкруһ өчен көрәш, кяфер чоңгылыннан чыгар! Болгар-Биләрне яңадан күтәрегез, аны ислам үзәгенә әйләндерегез, бу җирләрдә мөселман-татар дәүләте төзегез! Әмма моның өчен әле сезгә бик күп авырлыклар күрергә, бик күп югалтулар кичерергә туры киләчәк, Аллаһ бу бәхетсез милләтемә сабырлыклар бирсен һәм җиңү насыйп итсен иде...”

 Әйе, Морадбакый абыз, чыннан да, Гомәрнең килүен генә көтеп яткан икән, шушы сүзләрне әйткәч, ул аның кулында тынычлап җан бирде, бу дөньядан шәһәдәт кәлимәсен әйтеп, елмаеп китте... Дивана, мәҗнүн, дип даны чыккан ил карты милләтенә иң кирәкле сүзләрне әйтеп китте... Ул кисәткән авырлыклар һәм югалтулар да тиз килеп җитте, илдә тәхет алышу белән, тагы татарларга һөҗүм көчәйде, Болгар-Биләрләр күген тагы тәре шәүләсе каплады... Морадбакый абыз әйткән көннәр җитте...

 

  • Әйе, оланнар, Морадбакый абыз әйткән көннәр җитте, - диде Гомәр морза, үз-үзенә сөйләнгәндәй. - Әби патшабикә биргән хөррият тә ярым-йорты гына булып чыкты, татарлар баш күтәрмәсен өчен генә безгә калҗа ыргыттылар. Бер караганда, дин иреге килде, икенче яктан, үз динеңә кайтырга ирек килмәде һәм көрәшмәсәк, килмәячәк тә! Бу Микулай патша дигәннәре башта әйбәт кенә башлаган иде, без иллеләп керәшенгә яңадан исламга кайтырга рәсми рөхсәт тә ала алдык, әмма бу эш тиз тукталды, хәзер андый рөхсәт юк һәм булмаячак та... Хөкүмәт безгә каршы эшли, моны яшереп тә тормыйлар, соңгы татарны чукындырып бетермичә туктамаячаклар. Ә мәкруһлар бик күп, милләтнең кимендә чиреге көчләп чукындырылган, яңадан үз диненә кайта алмый тилмерә, шул сәбәпле, күп авырлыклар күрә, иленнән-җиреннән куыла, кыйнала, хәтта үтерелә... Инде нишлик, җәмәгать? Бүгенге мәхкәмә татарларны куркыту өчен эшләнгән эш бит ул, барыбызга да хәбәр бирәләр – йђ чукынасың, йђ урының төрмәдә булачак! Халыкның үз иманы өчен ахыргача көрәшергә көче, сабырлыгы, түземлеге җитәрме, яки, әнә Актау керәшеннәре кебек, чын-чынлап чукынып яши башларлармы?
  • Халык хәзергә нык тора, Гомәр әзи! – дип җавап бирде йорт хуҗасы Исмәгыйль морза. – Моннан ун еллар элек Акъяр һәм Кади керәшеннәренә яңадан исламга кайтырга рөхсәт булгач, халык дәррәү кузгалды, мондый авылларның саны йөзләгән, патшага үтенеч хатлары – меңләгән! Менә шушы хәл чиркәү әһелләрен куркытты да инде, чөнки керәшен татарлары, алар белән бергә чуваш-чирмешләр китсә, аларның приходларында кеше саны калмаячак! Һәм алар бу китүне, “чиркәүгә каршы фетнә” итеп хөкүмәткә күрсәтә башладылар, шулай итеп, патша хәтле патшаны безгә каршы бора алдылар. Хәзер яңдан исламга кайтырга теләгән мәкруһларга закон бик каты – аларны бөтен мал-мөлкәтен тартып алып, җинаятьче ясап, урыс авылларына сөрәләр, анда кыйнап эштән чыгаралар... Шунда христиан динен тотмасалар, татар хатын-кызларын ирләреннән аерып, урысларга кияүгә бирәләр, ирләрен исә Себер сөрәләр, монастырьларга ябалар, гомерлек солдатка җибәрәләр... Милләтнең хәле бик авыр, Гомәр әзи, күпмегә түзәр!
  • Алай да, бүгенге мәхкәмә күңелдә бераз өмет уятты әле, - дип, Ишмөхәммәт тә сүзгә кушылды. – Алар мәсьәләне бүген үк хәл итеп, Гөләйзаның үзен бер якка, балаларын икенче якка каерып илтеп ташлый алалар иде бит... Биләр побы ярсый-ярсый шуны таләп итте дә, балаларны чукындырырга инде суларына кадәр әзер булган, Якуб атакай әйтте. Алланың рәхмәте, эшне бер айга чигерделәр, аларга да, безгә дә уйланырга, әзерләнергә вакыт бар.
  • Әйе, бүгенгесе кадерле, ә бүген балаң һәм оныкларың иректә, - диде Гомәр морза. – Исмәгыйль энем, мин карт инде, күзләрем дә күрми, әмма өстемдә Морадбакый абызның амәнәте тора – бер генә керәшенне дә аларга калдырмаска, дигән васыять ул! Чиркәү азды, ул да һәр татарны керәшен ясау өчен көрәшә, монда хөкүмәт кешеләре белән эш йөртеп карарга кирәк, дип уйлыйм, урысның да төрлесе бар, иске диндәгеләре безгә охшаган, диләр...
  • Әйе, Гомәр әзи, алар да безнең кебек хакимияттән һәм рәсми чиркәүдән күп зыян күргән, газап татыган кешеләр... Алар белән сөйләшүләр алып барабыз, бер шәһәрдә яшибез бит! Бүгенге мәхкәмә алдыннан да судьяга эшне аңлаткан идек... Әмма аның өстеннән өяз судьясы бар бит, һәр адымын күзәтеп һәм әләкләп торучы Биләр атакае бар, шуңа күрә, ачыктан-ачык эшләп тә булмый. Әмма кул кушырып ятарга да ярамый. Бер ай – шактый вакыт ул, аның бер генә көнен дә әрәм итмичә, әзерләнергә, сөйләшүләр алып барырга кирәк. Хәзер безгә иң мөһиме – вакытны сузу, төрле сәбәпләр табып, мәхкәмәне чигерү, үзебезнең файдага өстәмә дәлилләр җыю. Әмма Биләр побы һәм Казан әрхәрие дә йоклап ятмаслар, алар Гөләйзаның Пелагея икәнен исбатлау өчен бөтен көчләрен куячаклар, хәтта чиркәү кенәгәләрен дә яңадан тутырырга мөмкиннәр.
  • Әйе, Кызылъярның элеккеге побы без әйткәнчәрәк тутыра иде ул кенәгәләрне, аларына акча гына кирәк иде... Монысы яшь кеше, эчәргә ярата, бүген без әйткәнчә эшләсә, иртәгә көмешкә хакына аларча да сөйләргә мөмкин... Эчкән кешегә ышаныч юк. Бу хәлләр буласын баштарак белгән булсак, балаларын алып, качырган булыр идек Гөләйзаны, соң белдек шул, капка төбенә приставлар килеп туктагач кына белдек...
  • Хәзер ул качып йөрүчеләрне дә бик нык эзәрлеклиләр шул, теләсә кайда тотып алып, аяк-кулларына богау салып, ристан кебек кайтарып ташлыйлар һәм хөкем итәләр... Инде эш судка барып җиткән икән, монда көрәшеп карарга кирәк.

 Гомәр морза аларны зур игътибар белән тыңлады, башкалар да сүзгә катнашмыйча, тыңлап кына утырдылар. Әйе, татар авыллары кан елый, гаиләләр таркала, халык мал-мөлкәтсез кала, иң кызганычы, иң авыры – милләтне кычкыртып иманыннан аералар... Һәм бу – хөкүмәт сәясәте, патша белән чиркәү әһелләренең татарларга каршы берләшеп эшләгән явызлыклары иде... Нишләргә? Кая язарга? Кая барып карарга? Кемнән ярдәм көтәргә? Урыс һәм татар диннәре арасында бәргәләнгән бәхетсез милләтне ничек саклап калырга? Бугаздан алган бу сорауларга берсенең дә җавабы юк иде. Барысы да шуны аңлады – бүген керәшен татарларын шулай җиргә салып таптасалар, алардан соң иртәгә чират мөселман-татарларга да җитәргә мөмкин иде.

  • Исмәгыйль энем, син халык арасында йөрисең – нигә рәсми динчеләр бу мәкруһларны якламый соң? Безнең бит Әби патша төзеп биргән мөселманнар идарәсе бар иде Ырынбур-Уфаларда, мөфтиләр бар, нигә аларның тавышы чыкмый?
  • Алар теркәлгән мәхәлләләр белән генә эшли, Гомәр әзи! Бары тик рәсми мөселманнар белән генә эш йөртә. Керәшен татарлары христианнар исемлегендә, аларны ачыктан-ачык яклау ислам диненә тарту, аздыру, дип атала, моның өчен закон бар, җәза бар, моның ахыры – төрмә. Шуңа күрә, рәсми динчеләр, мөфтиләр милләтнең бу фаҗигасеннән читтә торалар. Аларны бит хакимият үзе куя, үзе ала, үзе өчен җайлы булган, хакмият сәясәтенә каршы булмаган кешеләрне генә куялар анда...
  • Үзем дә шулайрак уйлаган идем аны, ышанып бетәсем генә килмәгән иде... Кемгә таянырга да белгән юк, ыланнар! Морадбакый абыз мең тапкыр хаклы булган – үз дәүләтеңне торгызмыйча, кяфер коллыгыннан котылып булмаячак икән! Ул әйткәнчә, Болгар-Биләрләр өстендә яңадан ислам байрагы җилфердәгәндә генә милләтебез исән калачак, башка юл юк!

 Моның шулай икәнен барысы да белә, шул ук вакытта моны тормышка ашырып булмаячагын да барысы да белә иде. Әмма картка каршы сүз әйтмәделәр, чөнки үзләренең дә хыялларында үз дәүләтләре иде, бу хакта аның кебек кычкырып әйтмиләр генә иде. Шул чакта моңа кадәр сүзгә катнашмыйча читтәрәк утырган Мөхәммәтзакир сөбхәткә кушылды.

  • Агайлар, сез мине кичерегез, яшьләр сүзен дә тыңлагыз әле, - диде ул. – Бөтен вөҗүдебез белән Болгар-Биләр дәүләтен торгызу ягында булсак та, бүгенге хәлдә ул мөмкин хәл түгел. Әмма ул булачак, Болгар-Биләр дә торгызылачак, алар өстендә ислам байрагы да җилфердәячәк, инша Аллаһ! Әмма моның өчен әле йөзләгән ел үтәчәк... Безнең өчен хәзер иң мөһиме – милләтне саклап калу, аның иманын, әхлагын, динебезне саклап калу. Моның өчен дәүләтебез юк, рәсми динчеләр хакимият күзәтүендә, халкыбыз таркатылган һәм куркытылган, кяфер казыган чоңгылга төшеп бара... Тагы бер-ике буын керәшенлек – һәм аларны исламга кайтарып булмаячак, упкын бу татарларны йотачак. Димәк, иң мөкатдәс, иң изге эшебез – көне-төне халкыбызга ислам динен аңлату, мәгърифәт нуры тарату, өметне өзмәү, кулдан килгән бөтен чаралар белән бу мәкруһларны яклау. Инде бу эшләрне ачыктан-ачык эшләп булмый икән, яшерен юлларын табарга кирәк булачак. Без бер генә керәшен татарын да, бер генә авылны да алар ягында калдырырга тиеш түгел! Исмәгыйль әзи, өйрәтә дип уйлый күрмәгез – зур дөньяга да чыгарга кирәк, хәзер башка заман бит! Үз хәлебезне аңлатып, Истанбулга хатлар язарга, илчеләр юлларга кирәк, хәлифәт тә якламаса, безне кем яклар?! Казан-Питерларны шикаятьләр белән күмәргә, адвокатлар ялларга, үзебезне урыс судларында якларга өйрәнергә кирәк! Югыйсә, елап, зарланып утырсак, болар безнең өстән туфан кебек сытып үтеп китәчәкләр, эзебез дә калмас, Аллам сакласын!

 Барысы да бу яшь егеткә карадылар, чөнки ул яңа сүз әйтте, башка төрлерәк юллар күрсәтте, бирегә җыелган халыкта өмет уятты.

  • Син әйткәннәрнең кайберләрен эшлибез инде, энем, - диде Исмәгыйль морза. - Әмма син дә хаклы – боларны бер тәртипкә салып, даими эшләргә кирәк, анда-санда, килеп терәлгәч кенә түгел. Алыныгыз яшьләр бу эшкә, матди ягы бездән булыр, нәтиҗәсе генә булсын!
  • Бу бала дөресен сөйли, - дип, Гомәр морза сүзгә йомгак ясады. – Заман башка, кешеләр башка, хаклык өчен көрәш алымнары да бәлки башкарак булырга тиештер... Без инде олылар, шуннан артыгын эшли алмыйбыз, улым! Сез алыныгыз бу изге эшкә, без киңәшләребез белән ярдәм итәрбез, догада булырбыз...

 Мәҗлес “Амин!” дип дога кылды, аннан кичәнең икенче өлеше – Аллаһка зекер әйтү башланды. Алар түгәрәкләнеп утырдылар һәм бер җайга селкенеп, көй уңаена оеп, Аллаһка мәдхияләрен укыдылар, изге теләкләрен әйттеләр... Гасырлар буе телдән-телгә күчеп йөргән, Азия чүлләреннән кыпчак далаларына таралган, Каф тауларыннан Идел-Җаек буйларына хәтле килеп җиткән зекер-мәдхия иде бу... Чарасыз калган милләтнең яклаучысы булып, күңелләрен юаткан, өмет чаткысы кабызган, түземлеккә, сабырлыкка өйрәткән дога-теләкләр иде...

 

 Башың күтәр гафләтдин, гафил торма,

 һу тигел.

 Күзең ачкыл уйкудин, гафил торма,

 һу тигел.

 Һу-һу тийү һу кошы, акар күзендин йәше,

 Көйеп эче һәм тышы, гафил торма,

 һу тигел.

 Башың күтәр ваемсызлыктан, белми торма,

 “Аллаһу” диген.

 Күзең ач син йокыдан, белми торма,

 “Аллаһу” диген.

 Һу-һу, дияр һу кошы, агар кзеннән яше,

 Көеп эче һәм тышы, белми торма,

 “Аллаһу” диген...

 

 Гөләйза ирләрнең сөйләгәннәрен дә, бергәләп моңлы тавыш белән зекер әйтүләрен дә йотлыгып тыңлады, биредә яңгыраган һәр сүз аның өчен яңалык иде. Ул үзенең ялгыз түгеллеген аңлады, әнә бит нинди кешеләр җыелып, кич буе аның язмышы турында сөйләштеләр-киңәштеләр, ярдәм итү юлларын эзләделәр! Ул, патша хөкүмәте һәм чиркәү тегермән ташлары арасында калган нәни бөртек, аның исән калуы өчен шул тегермәнне туктатырга кирәк икән! Һәм милләттә аны туктатырлык ир-егетләр бар икән! Гөләйза кебек меңнәрчә мәкруһка ярдәм итәргә әзер торган кешеләр бар икән! Алар Гөләйзаны да, аның балаларын да күрәләтә кяфер коллыгына бирмәсләр, инша Аллаһ! Әнә алар нинди зур ышаныч белән Аллаһка ялваралар бит, бу догаларгамы күк капуслары ачылмас?!

... Гөләйза иртән азан тавышына уянып китте, башта үзенең кайдалыгын аңламыйча ятты. Азан тавышына кушылып, өздереп кошлар сайрый, бу көйләр үзара аралашып, кушылып, галәми бер моң барлыкка килә... Тирә-ягында кеше биеклеге гөлләр, алардан әллә нинди хуш исләр тарала... “Әллә җәннәттђме икән мин? – дип уйлады Гөләйза йокы аралаш. – Җирдә мондый тормыш була алмый... Әллә аның җаны, бу хәтле авырлыкларга түзә алмыйча, җиде кат күкләргә аштымы икән? Ә балалары? Алар кайда соң?!”

 Гөләйзаның борчулы уйларына җавап итеп, янәшәдә сабые аваз салды, аның имәр вакыты җиткән иде. Гөләйза күкрәкләренә шаулап сөт төшкәнен сизде, алар кызышып тулды, бала караңгыда сөт исеннән әнисенең күкрәкләрен эзләп тапты һәм йотлыгып имәргә тотынды. Шул чагында гына Гөләйза үзенең кайда икәнлеген аңлады – ул Чистайда, Хәлимәбану абыстайларда кунакта иде. Әнә әнисе дә торып килә, ул да кичәге хәлләрдән санын җыя алмыйча арып йоклаган, Габделвахит әле һаман мыш-мыш килеп йоклый. Ул арада ишектә Хәлимәбану абыстай үзе күренде, “Ирләр мәчеткә намазга китте, безгә дә укып алырга вакыт”, диде ул, балаларны уятмыйча, пышылдап кына. Хатыннар юынып, тәһәрәтләнеп, иртәнге намазга бастылар, хуҗабикә үзе, кызлары да алар янәшәсендә иде. Намаз бүлмәсенә, әйтерсең лә, күктән фәрештәләр төшеп кунаклаган – бу кызлар шундый матурлар, йөзләреннән нур түгелеп тора, ә өсләрендәге киемнәре җәннәттәге хур кызларын хәтерләтә иде...

 Иртәнге намаздан соң ятып тормадылар, ирләр мәчеттән кайтышка, чәй әзерләп, капкалап алдылар.

  • Юл кешесенең юлда булуы хәерле, без инде кузгалырбыз, - диде Ишмөхәммәт, чәйләп алганнан соң. – Кайтышлый Актауга да сугылырбыз дигән идек... Сезгә Аллаһның рәхмәтләре яусын – үз туганнарыгыз кебек каршы алдыгыз, кунак иттегез, бу изгелекләрегез үзегезгә меңе белән кире кайтсын!
  • Безнең ишекләребез сезнең өчен һәрвакыт ачык, - диде Исмәгыйль морза. – Сез – Аллаһ кунаклары, Аллаһ мосафирлары, дин-ислам юлында күп газаплар күргән изге җаннар... Безгә дә савап эшләргә мөмкинлек бирдегез, үзегезгә рәхмәт! Чистайга килсәгез, туп-туры үзебезгә керегез! Ә суд эшләрен сөйләшенгәнчә алып барырбыз, инша Аллаһ!

 Хәлимәбану абыстай кочак тутырып күчтәнәчләр бирде, балаларга әллә нинди матур киемнәр бүләк итте, Гөләйзаны да баштан-аяк шәһәр киемнәренә киендерде. Кичә кара кайгыга батып, үлемгә, мәңгелек аерылуга әзерләнеп юлга чыккан Гөләйза, бүген хан кызлары кебек затлы киемнәргә төренеп, мәхкәмәдә вакытлыча булса да җиңеп, ата-анасы, сабыйлары белән өенә кайтып бара... Ул бүген бәхетле, ул бүген шат, ул үзенең ялгыз түгеллеген аңлады, аның янәшәсендә җаннарын ярып бирергә әзер кешеләр барлыгын күрде. Иң мөһиме – Аллаһы Тәгалә бу мөслимә хатын белән иде, шуңа күрә Гөләйза инде бер нәрсәдән дә курыкмый иде...

 Яңа мәхкәмәгә хәтле аның әле ире, балалары янәшәсендә бәхетле тагы бер ае бар иде...

 

 (Беренче бүлек тәмам.)

 

 

 

Реклама