Фәнил Гыйләҗев. Шигърият

 

Фәнил Гыйләҗевның «Төркестан дәфтәреннән» дип аңлатма куелган «Ефәк юл чатында» әсәре, исемен укыгач ук, Һ.Такташның «Төркестан сахраларында»сы, Х.Туфанның бу якларга багышланган шигырьләрен искә төшерә. Әлеге матур, мәҗүси хәтерне уята торган, серле-шигъриятле яклар күпме шигъри илһамнарга канат биргән. Исемдәге бер-берсен кабатлап һәм тулыландырып килгән «Ефәк юлы» һәм «Төркестан», аннан соң ук шигырь тууның фактик җирлеген ачыклаган эпиграф (бу эпиграфта бүгенге вакыйгалар һәм Төркестанның тарихи үткәне тоташа) текстны кабул итү юнәлешен билгели. Шушы тәэсирне аның 13/13 вәзенендәге һәр тезмәсе рифмалаша торган бәет итеп язылуы тагын да көчәйтә.

Текст өч бүлеккә бүленгән. Беренчесендә – дала, Төркестан тарихы турында сөйләү, икенчесендә – шушы җирдә төрки халыкларның очрашуы турында бәян итү, өченчесе кардәш халыкларның бердәмлек нигезен барлау белән төгәлләнә. Әсәр поэма яки шигъри цикл таләпләренә җавап бирми – ул татар шигърияте өчен жанр яссылыгында эзләнүләрнең бер чагылышы: күп кенә төрки халыкларда бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән, әмма татарларда китап культурасы, китаби дастаннар бик иртә кысрыклап чыгарган чичәнлек традицияләрендә язылган. Төгәлләштереп, «чичән текстларга охшатып стильләштерелгән озын шигырь», дияргә була, шул мәгънәне күздә тотып, «көйләү шигыре», дип атарга да мөмкин. Әлеге традиция текстка шәркый борынгылык тәмен бирә.

Текстның татар укучысы өчен гадәти булмаган яклары да шушы сыйфат – үзгә традициягә йөз тоту белән бәйләнгән. Чичән шагыйрь күзенә күренгән, кичергән һәрнәрсә турында ашыкмыйча һәм башкалар да күзалларлык образлы итеп көйли. Биредә дә шулай. Әйтик, беренче бүлекнең аерып куелган беренче бүлекчәсендә – дала, чибәр кыз турында гаять тәэсирле итеп сөйләгәннән соң, икенче өлешендә аш хәстәрләүгә күчә, өченчесендә – бу җирнең борынгы тарихы, дүртенчесендә – дин кабул итүләре, Әхмәт Ясәви, бишенчесендә – Нух пәйгамбәр хакындагы риваять, алтынчысында – татарларның бу җиргә килүе җентекләп көйләп-сөйләп барыла. Поэмадагы яки циклдагы һәр аерылып торган өлештән үзгә фикер белергә күнеккән татар укучысына әлеге зур-зур шигъри кисәкләрдә, тирә-юньдәге күңелгә хуш картинаны сурәтләүдән, тыш фикер (без, бигрәк тә, фәлсәфи яки иҗтимагый фикер яратабыз) әйтелмәү сәер тоела башлый. Әмма чичәнлек традициясе өчен бу табигый.

Шул ук вакытта чичәнлек көйнең бик төгәл булу таләбен куя. 13/13 үлчәменең көен текст буенча цезураларның 8+5 булып урнашуы тәэмин итә. Бу – чичән шагыйрьләр өчен традицион вәзен. Әмма текстның иң беренче юлындагы 5+8-не үзгәртәсе, бу матур әсәрнең музыкасын торгызасы килә. Образларга бик сизгер, яңалык шулар хисабына туа торган чичәнлекне саклаганда, уңышсыз «өр-яңа суйган», «куй итедәй кайный хисләр» кебек сурәтләрне, һәр бәетендә диярлек җырлап торган рифмалар тапкан авторның «терәлгән-таралган» рифмасын да алыштырырга кирәк булгандыр.

Эчтәлек ягына килсәк, шигъри әсәр дә, хәтта чичән шигырь дә фикернең, мөнәсәбәтнең аныклыгын таләп итә. Аерым бер өлешләрдә шушы аныклык җитми. Мәсәлән, татарларның бу тарафларга күчүе, ризык табу турындагы беренче бүлекне йомгаклаган бүлекчәдә соңгы, иң мөһим строфадагы «Шул туфракны ашлаганнар – шаһит курганнар» дигән тезмә нинди мөнәсәбәтне белдерә – үкенечме, сызланумы, горурланумы, әллә шатлык укмы? Моңа төгәл җавап биреп булмый.

Гомумән, стильләштерү кулланылганда да, автор-шагыйрьнең фикерләре үткәзеп җиткерелү мөһим. Икенче бүлектә бу күренә дә. Әйтик, төркиләрнең үз җирләрен югалтуы сәбәпләрен барлау: сөрелү, дәүләтчелекне җую, катнаш никахлар һ.б. турындагы өлешләр дә, төркиләр тарихының иң борынгы легендасы бүре турындагы тарихны уйнату да матур тәэсир калдыра. Әмма көчле позициягә – исемгә чыгарылган Ефәк юлын да, башка образларны да уйнату мөмкинлеге игътибарга алынмаган.

Өченче бүлектә дә шундый гомумиләштерелгән фикер әйтү омтылышы ясала: Без – бер тамырдан, моны үткәнебезнең, җыр-моңыбызның, уй-фикерләребезнең бер булуы раслый, дию матур яңгырый. Әмма шактый күләмле заман әсәре өчен бу гына аз: аның мәгънәви ягын тагын да тирәнәйтәсе, шушы фикри энҗеләрне дә эзләп укырлык әсәр буларак күрәсе килә.

Шулай итеп, журналның әлеге санында Ф.Гыйләҗевның шигъри аһәңе төзек-камил, тәэсирле, укыла торган, күчмәннәрнең чичәнлек традицияләрендә иҗат ителгән көйләү шигыре тәкъдим ителә. Ул татар әдәбиятының эзләнүләр юлында булуы, тәҗрибәләрне чит күрмәве хакында сөйли. Без дә яшь шагыйрьгә үсү-камилләшү мөмкинлекләрен күрсәтергә тырыштык.

 

Реклама