Логотип Казан Утлары
Публицистика

Дастаннар ватаны син, Себер!

Күпкырлы милли фольклор – татар халкын белемле, тәрбияле, рухи чыдам итүдә үзе бер университет ул. Татарны татар итеп танытуда, аның милли үзаңын үстерүдә, омтылышлар тәэминатында тел-авыз иҗатының өлеше юк түгел. Хәлбуки, татар яшәгән җирлектә барлыкка килеп, әле бүген дә югалып бетмәгән фольклор әсәрләре җитәрлек. Сибелеп яткан күп кенә фольклор хәзинәләрен туплап, замандашларга һәм киләчәк буынга җиткерүнең максаты – татарлыгыбызны саклау. Халык иҗатын җыйнау, өйрәнү, халыкныкын халыкка кире кайтару миллилегебезне саклауның бер чарасы буларак кыйммәт.
Татарстан, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә фольклор экспедицияләрендә йөргәндә, шуңа игътибар ителә: төрле җирләрдә сибелеп яшәүче татарларның кайсы әле дә үзе әкият, кыйсса яки риваять сөйли белә, кайсынадыр, буыннан-буынга тапшырырлык дәрәҗәдә үк булмаса да, милли фольклор әсәрләре әлегә таныш, ә кемдер инде, ни кызганыч, халык иҗатын бөтенләй белми, белүне кирәк тә санамый. Ә халыкта фольклор саегу – бик аяныч хәл, чөнки сүз сәнгате бетү белән телне югалту арасы бик кыска, шуңа да этник традицияләребезне, фольклор үрнәкләрен барлап, яңартып, алар хакында еш искә төшереп тору кирәк. Фольклорга булган игътибар – туган телебезне саклау чарасы да ул.
Себер җирлегендә яшәүче татарлар тарихи яктан төрле этник компонентлар кушылмасыннан гыйбарәт. Себердә борын-борыннан көн күрүче җирле халык, XIV гасырлардан бирегә күпләп агылган бохаралылар (ягъни Урта Азия төркиләре), төрле чорларда Идел буеннан күченеп килгән татарлар һ.б. бүгенге көндә халкыбызның гаять үзенчәлекле бер катламын тәшкил итеп яши. Шуңа күрә Себер татарларының рухи культурасы, аерым алганда, фольклоры гаять кызыклы, бай, төрле яклап өйрәнүне сорый.
Себер татарлары иҗаты гасырлар буе галимнәр игътибарын җәлеп итеп килгән. ХХ гасыр урталарында күренекле галим, академик В.Радлов Себердәге татарлардан җыелган фольклор материалларына үзенең атаклы томнарының берсен багышлаган. Галим бастырып чыгарган әлеге томда урын алган халык иҗаты үрнәкләренең егермегә якыны – эпик әсәрләр. 1984 елда дөнья күргән «Татар халык иҗаты» академик басмасының «Дастаннар» томына (төзүчесе, кереш мәкалә һәм искәрмәләрне язучы – Ф.В.Әхмәтова) кертелгән эпос текстларының күбесе – шушы төбәктә тупланган җәүһәрләр. Ышанып әйтә алабыз: татар дастаннары ватаны – ул Себер, халык иҗатының таҗы булган эпос жанрына карый торган әсәрләрне күпләп биргән данлыклы төбәк. Атаклы төрки «Алпамыш»ның татар версиясен тәшкил иткән «Алып- мәмшән», гасырлар буе татар күңелен тетрәндереп, телдән-телгә күчкән «Таһир белән Зөһрә», «Бүз егет» яисә «Күр углы» кебек гаҗәеп әсәрләрнең сөйләмә вариантлары, «Йиртөшлек», «Ак Күбәк», «Кузы Көрпәч белән Баянсылу» дастаннары һәм, әлбәттә, «Идегәй» үзе, иң беренче чиратта, нәкъ менә Себердә яшәүче татарлар арасында киң таралган булган.
В.Радлов яшәгән чорлардан алып бүгенге көнгәчә Себер татарларында да фольклор үзгәрешсез тормаган, әлбәттә. Төрле чорда Х.Ярми, Х.Гатина, Ф.Әхмәтова, Ф.Йосыпов, Д.Рамазанова, И.Закирова кебек галимнәр Себер татарлары фольклорына игътибар бирә килделәр. Себер татарлары иҗаты белән кызыксыну, лиро-эпик һәм лирик фольклор әсәрләрен барлап, бастырып чыгару бүген дә дәвам итә.
Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырган фәнни экспедицияләрдә, гадәттә, халыкның барлык төр байлыгы 
– буыннан-буынга тапшырыла килгән эпик һәм шигъри сүзе, бәйрәмнәре, йола- гадәтләре, халык медицинасы, педагогикасы, милли сәнгатебез үрнәкләре, музыкасы, бәйләү-чигү осталыгы, йорт-каралты бизәкләре, кием-салымы, тел үзенчәлекләре, эпиграфик һәм археографик мирасы – һәрберсе барлана-туплана, җентекләп өйрәнелә. Мондый чараның төп нәтиҗәсе – халыкта булган матди яисә рухи хәзинәләрне күреп алып, аларны бөртекләп җыйнау, реконструкцияләү һәм халыкның үзенә кире кайтару. Төмән өлкәсе Вагай районында үткәрелгән фольклор экспедициясенең максаты итеп эпик фольклор, дастаннарның бүгенге хәлен-торышын барлау мәсьәләсе куелган иде. Эпос-дастаннары, аларны көйләп-сөйләп бирүче дастанчы-чичәннәре белән дан алган Себердә эпик әсәрләр сакланганмы? Сакланышы ни хәлдә?
Шушы сораулар нисбәтеннән, Казанлы авылына килеп төшкәч тә башкарган иң тәүге эшебез авыл астанасы белән танышу булды. Астана – изгеләр зираты. (Астанә – фарсы сүзе, «бусага», «сарай ишеге төбе», «төп» дигән мәгънәләрне белдерә. – Гарәпчә- татарча-русча алынмалар сүзлеге. – Казан, 1965. – Б.19). Биредә шундый исем белән атап йөртелә торган урыннар бар, дип сөйлиләр. Берничә гасыр элек Себергә бохаралылар, ягъни Урта Азия төркиләре күпләп агылган. Аларның бирегә килүенең төп сәбәбе сәүдә-икътисад мәсьәләләре булса, ислам динен таратуда да рольләре зур.
Бохаралылар, бу җирләргә килеп төшкәч, төпләнер урын эзләгән. Җирне казыйлар да чыккан туфракны казылган чокырга кабат күмеп карыйлар икән. Уңдырышлы җирнең туфрагы күпереп, өелеп калырга тиеш ди. Моңа кадәр шундый урын табылмаган, ә Казанлыда исә туфрак казылган чокырына сыймаган, мул булып артып калган. «Уңдырышлы җирләр бу», дип, изгеләр шушында төпләнеп яши башлаган (информант – Сәгыйдуллина Мөнирә Хәлим кызы, Казанлы авылы, 1970 елгы).
Һәрбер астананың үзенең җаваплы кешесе була. Аны «астана хуҗасы» яисә «астана», дип йөртәләр. Бу кеше изгеләр зиратын карап-тәрбияләп тора яисә шул эшне оештыра. Астана хуҗасы булу – гади генә йөкләмә түгел, ә Аллаһыдан бирелгән әмер, борын-борыннан билгеле бер нәселгә тапшырылган бурыч дип ышана җирле халык. Бу нәсел кешесе астана йоласын үтәп яшәргә, бозыклыктан, явызлыктан, һәртөрле начар уй-гамәлләрдән азат булырга тиеш. Әгәр шушы кагыйдәдән чыкса, аның үзенә генә түгел, нәсел-нәсәбенә бәла килә. Андый очраклар да булган. Халык хәтерли, энәсеннән-җебенә кадәр сөйләп тә күрсәтә. Бүген Казанлы астанасы, ягъни астананың төзеклеге өчен җаваплы кеше – Әшрәфҗамал исемле карчык.
Моннан тыш, Төмән өлкәсендәге һәр астананың үз тотемы бар. Әйтик, бу якларда иң олы астана булган Кече Уват (халык телендә – Малай Уват) каберлегенең символы – Үгез. Казанлыда ул – Каз. Халык үзе моны Бохарадан килгән билге дип аңлата. Бу күпмедер дәрәҗәдә мәҗүсилекне, борынгылыкны чагылдырган күренеш буларак кызыклы.
Төшендә астана тотемын күргән кеше тиз арада астана хуҗасына сәдака китерергә тиеш икән. Сәдака итеп тәңкәле акча алына, ул кызыл чүпрәккә төрелә. Шуннан соң гына төш күргән адәм сәдакасын илтеп тапшыра. Тәртибе шулай. Халыкта моны «шык сәдакасы бирү» яки «шыкка төю», дип йөртәләр. «Шык» сүзенең «изгеләр каберен караучы» дигән мәгънәсе бар. (Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге. – Т.2. – Казан, 2015. – Б.497.) Нәзере булса яисә бәла-каза килсә дә, кеше шыкка төяргә, ягъни астананы караучыга хәер-сәдака төенләргә мөмкин. Шык сәдакасын Төмән өлкәсендәге һәр астанага берәрне таратып чыгу гадәте дә бар. Астанага шык сәдакасы бирергә уеңа килгән булса, аны, һичшиксез, астана хуҗасына илтеп тапшыру мөһим.
Тарихтан билгеле ки, XIV гасырдан Көнбатыш Себердә Урта Азиядән килгән мөселманнар – шәехләр мәҗүсиләргә каршы корал тотып көрәшкәннәр. Халык үзе дә: «Бу җирләрдә бик каты сугышлар булган», – дип сөйли. Шәехләрнең кораллы гаскәрләре, исламны инде кабул итәргә өлгергән җирле халык белән берлектә, Себер олысында бохара ханнарының, татар феодалларының һәм, әлбәттә, ислам диненең йогынтысын ныгыту өчен, көрәш алып барганнар. Шушы вакыйгалар нәтиҗәсе буларак, Себердә яшәүче җирле татарлар арасында ислам таралган.
Астаналарга багышланган риваятьләрне һәр йортта беләләр монда. Күрәсең, изге гореф-гадәтләрне шулай күркәм рәвештә буыннан-буынга тапшыра киләләр. Менә, 
мәсәлән, Мөгамәтуллина Мөнәвәрә Җамалетдин кызы (1933 елгы, Сөләйман авылы) Паеш астанасы турында мондый риваять сөйләде: «Бохарадан килгән муллалар җирле халыкны дингә өйрәткән. Аларны саклаган солдатлар булган. Әллә ничә йөзләп шундый кеше үтерелеп, күмелгән җирне бездә «астана», диләр. Паеш астанасы – Иртыш аша яхшылар яткан җир. Инде алар, кешенең төшенә кереп, үзләрен белдерткән. Бер хатын Паеш астанасын карап торган. Иртән, ире торганчы, яланаяк Иртышны атлап чыгып, яхшыларны зиярәт итеп кайта икән. Ире белгәнче, шулай караган астананы. Бервакыт ире күзәтә бара моны. Иртыш аша чыгып та хатынының батмавына исе китә моның. Ире күргәч, хатын балтырыннан суга бата. Шул хәлдән соң, ирем көнләшә, дип, астананы нәселендәге башка кешегә тапшыра».
Тәрбияви әһәмияте ягыннан гаҗәеп тәэсирле булып тоелган «Кәтербәт сазлыгы риваяте» дә шул ук бохара «яхшылары»на барып тоташа. Аның «Нугайдагы алтын риваяте» дигән исеме дә бар. Төмән өлкәсенең төрле авылында бу вакыйганы төрлечә сөйлиләр, әмма сюжет, мәгълүмат – бер үк, асылы – үзгәрешсез. Бу риваятьнең Казанлы авылында Хәлим Харис улы Сәгыйдуллиннан (1949 елгы) һәм Тугыз авылында Гөлҗамал Садыйк кызы Шамратовадан (1937 елгы) ишеткән вариантларының җыелма тексты түбәндәгедән гыйбарәт: «Малай (Малый, ягъни Кече. – Л.М.) Уват белән Большой Уват арасында кырык биш чакрым озынлыктагы, унбиш чакрым киңлектәге күл бар. Аны Олы күл, диләр. Тирәвене (тирә-юне. – Л.М.) Нугай кыры дип атала. Күл кырында авыл булган. Элекке заманда. Ул вакыт без дә булмаган. Бу күлдә балык тотканнар. Кәтербәт сазлыгы шул күл янында. Анда яхшылар алып килгән алтын күмелгән.
Бервакыт Нугай авылына яшь килен төшкән. Ул килентәшкә күлдән алтын чыгып утырган. Юан (зур. – Л.М.) чүген (чуен. – Л.М.) булган, имеш. Өч көн рәткә киләте бу килентәш күл буена, өч көн рәткә алтын чыгаты. Анда энҗе-мәрҗәннәр, ат сбруйлары, унике штук алтын ияр булган. Килен моны беркемгә дә әйтмәгән, байлык үземә генә булаты, дигән. Ул килентәш алтынны шулай өч көн уйната икән, карап торып.
Инде дүртенче көн баруына чүген казан да юк, алтыннар да юк. Аннан килен авылга кайтып сөйләгән: «Мин сезгә әйтмәгән идем, ул шундый-шундый урында шулай-шулай батып китте», – дигән.
Шуннан бер карт, мулланы ияртеп, күл буена төшкәннәр. Мулла китап тотып барган, аннан китап ачкан да әйткән: «Авылдан бер начар кеше чыкты, ул килеп җиткәнче алсак, җитешәбез, өлгермәсәк, алтын төпкә китәр». Алтынны чыгара башлаганнар икән дә, чыгарып бетергәндә генә мулла әйткән: теге кеше болар янына килеп җитәр, дип. «Миңа өлеш калдырыгыз», – дип кычкырган. Шуннан алтын төпкә төшкән-киткән, тотып кала алмаганнар.
Карт мулла полтар караган (фал ачкан, баккан. – Л.М.) һәм әйткән: «Котык токымнан (Коелар нәселе) ак чәчле күк күзле кыз бала туар, күз иясе (уртасы. – Л.М.) кызыл булыр. Унсигез яшенә җиткәч, алтын аңа чыгар, ул ала алыр байлыкны», – дигән. «Алтын аңа чыгып утырыр, курыкмаска кирәк. Алтын янына килеп, юан (зур. – Л.М.) пычак алып, корбан чалсын», – дип өйрәткән. «Корбан чалганда: «Байлыгым бөтен илгә, миргә булсын», – дип чәнечсен. Ул вакыт алтын батмай», – дигән.
Котык токымда, мулла әйткәнчә, чыннан да, ак чырайлы, ак чәчле, күк күзле, күз уртасы кызыл бала туа. Әмма кызга унсигез тулганда, аны алтын яткан җиргә – Кәтербәткә алып чыгучы булмый, чөнки әтисе сугыштан кайтмый калган, ә эшнең рәтен белүче башка кеше юк. Шулай итеп, алтын төптә кала.
Мулла тагын әйткән була: «Әгәр дә кыз ала алмаса, Котык токымның җиде буынынача китәр: унсигез елдан унсигез елга шул ук нәселдә шундый ук бала туар. Алтын табылганчы. Җиде буынга җиткәнче, алтын табылыр. Котык токымга әйтелгән алтын бу».
Әмма шунысы да бар диләр: «Котык нәселе иманлы, шәфкатьле, изге нәсел булып дәвам итәргә тиеш. Әлеге нәсел кешесенең күңеле гел чиста, керсез булуы кирәк. Комсызларга, затсызларга Нугай алтыны чыкмайты, булмайты». Котык нәселе бүген дә яши, ди, халык аларның кемнәр икәнен яхшы белә, кызыл күзле, ак тәнле ир бала хәзер уналты яшьтә, диделәр.
Менә шундый риваять бар Себер татарларында. Моны һәм астаналарга багышланганнарын тарихи риваятьләр дип билгеләсәк, мифик чыгышлы хикәятләргә боларыннан да күбрәк юлыгырга туры килде. Урман яки Күл иясе адаштырган, яисә, белештермичә, урман иясенә – Йышка өйләнеп харап булган аучылар турындагы хикәятләр – әнә шундый әсәрләрнең бер төркеме. Йыш – Шүрәлегә охшаш образ, әмма аның гадәте кешеләрне кытыклап үтерү түгел, ә калын урман эченә алып кереп адаштыру. Йышка яки Йыш иягә (монысы ир затыннан булган урман иясе) юлыккан кеше, кая барганын абайламыйча, йөгерә-атлый урман эченә кереп китә, тәмам хәлдән тайганчы адашып йөри. Шуңа күрә Ияләрнең – урманныкымы ул, күлнекеме, йорт- кура, мунчаныкымы – ачуын кабартырга, аларга ошамаслык начар гамәлләр кылырга ярамый, чаманы югалтырга, тыелган эшне кылырга ярамый, дип белә халык. Моның шулай булуына дәлилләр китереп сөйлиләр. «Бер сунарчы күлдә йөргән. «Йиргә ятма, йоклама сунарда», дигәнне белсә дә яткан. Йоклаган. Төшенә өч кыз керә моның. Сине яраттык, диләр сунарчыга, беребезне ал, диләр. Шуннан уянып китә бу, кызны алып кайта, белми Йыш икәнен, шуның белән яшәйте. Үзе сунарга йөри. Бичәсе бу кайтуга тәмледән-тәмле ит ризыклары әзерләп куя икән һәм әйтә: «Кайтканда ишекне гел шакып кер, юкса ачуланышырбыз», – ди. Ир каян алып пешерә дип шиккә төшә. Бервакыт ишекне шакымый кайтып керә дә күрә: хатын аннан бет ала, моннан борча тота да сумсалар, пилмәннәр ясый ди шулардан. «Ишектән кердем, тәрәзәдән чыгам!» – дигән дә чыгып очкан, ди ире искәрмәстән кайтып кергәч. Дүрт баласы калган. Токымнары әле дә бар ди. Күзләре канлы, кызыл. Ул сунарчы яшәгән йорт урынына бүтән берәү дә йорт салмаган. (Информант – Мөгамәтуллина Мөнәвәрә Җамалетдин кызы, 1933 елгы, Сөләйман авылы.)
Җен карчыгы Изурчык белән төне буе җеп эрләүдә ярышкан Кече әби, пәри хатынына кендек әбисе булган корткаякка багышланган мифик риваятьләрне дә Себер татарлары ихластан бирелеп, бик мавыгып бәян иттеләр.
Аерым бер төркемдә – үлгәннән соң җиде кабер аша чыккан кан эчүче зат – Купканнарга, алар белән бәйле маҗараларга багышланган хикәятләр. Аларны тыңлаганда, тын алырга да куркыта, кичке якта урамга чыгарга шикләндерә.
Кемме соң ул, нәрсәме – Купкан? «Купкан – бу дөньядан туймый китеп кузгалган кеше пулаты, – дип аңлата Себер татарлары. – Кире кайтып, кешеләрне куркытып йөрите. Каты кузгалып йөри башласа, кешеләргә зыяны арта. Бик азып киткән Купкан кешеләргә тия, аларның канын эчеп йөри башларга мөмкин». Мондый хәл булмасын дип, алдан ук чаралар күрелә икән.
Купканны басу өчен, Коръәннән уналты сүрә укый-укый, иң элек өч кат зиратны әйләнеп чыгарга кирәк. Шуннан шул ук сүрәләрне киресенә укыйсы. Бер хәрефен дә ялгышырга ярамый. Ялгыштың – беттең дигән сүз, йә үләсең, йә гомерлеккә гарип каласың. Шуныңчы укыйсы – кем кузгалган, шул алдыңа килеп басканчы. Купкан каршыңа килеп баскач, кирәкле аятьне укып, аңа урынына кереп ятарга кушасың. Шулай иткәч, Купкан каберенә кереп ята. Бу эшне укымышлы мулла гына башкара ала икән. (Информант – Пахметова Сөлҗамал Ситдыйк кызы, Тугыз авылы, 1926 елгы.)
Таңнан торып, җиде өйнең чүбен себереп, аять укып өшкертеп, зиратка алып барып, Купкан чыга торган җиденче кабер тишегенә салсаң да, Купкан басыла, имеш. (Информант – Шамратова Гөлҗамал Садыйк кызы, 1937 елгы, Тугыз авылы.)
«Кем кузгалганын белү өчен, зиратта каберләрнең комын карап цыккалы гәрәк. Кузгалган кешенең кабере өстендә комы иләктән иләнгән кебек пулаты. Әүвәл син шуны сизеп, кем кузгалуын белсәң, Купкан төнлә төшеңә керәте, беркемгә дә сөйләмәскә кушып куркыта», – дип сөйлиләр информантлар. Бу дөнья белән теге дөнья арасындагы бәйләнешкә караган гаять серле тема булгангамы, мавыктыргыч итеп сөйләнгәнгәме – бирелеп китеп тыңлап утырам. Әлеге өлкә гомер-гомергә адәм баласында зур кызыксыну уяткан, адәм акылы аңлый алмастай күренешләргә халык үз бәясен биргән, исламга, Аллаһы ярдәменә таянып, боларга карата үз җавабын да тапкан, күңелен шулай юаткан.
Әле шундый хәлләр дә булган, имеш, Купканны Коръәннән аятьләр укып басарга муллаларның гына көче җитмәгәч, бик каты кузгалып йөри башлаган берәүнең, каберен ачып, башын чапканнар. Ул исә башын култык астына кыстырып йөри башлаган. Ахырда аның күкрәгенә казык какканнар. Аннан соң да туктамаса, андыйны яндыралар икән. Купкан турында сөйләүче ялгыш та аның исемен телгә алмый. Юкса каршыңа чыгуы бар, дип ышаналар. (Информант – Рәхмәтуллина Мәүлига Нәгыйдулла кызы, Казанлы авылы, 1902 елгы.)
«Кая соң ул купканнарыгыз, нигә миңа бер дә очрамады?» – дигән соравыма да аңлаешлы бик матур җавап алдым: «Фәрештәләрең яхшы саклый торган, димәк. Кешене саклаучы фәрештәләр аның күзенә җен-пәриләрне дә, купканнарны да күрсәтмиләр, кешене алардан саклыйлар. Аннан болай артык курыккан вакытта, йә бик ашыгып йөрүче кешегә дә андый нәрсәләр күренми. Андыйлар, кабаланып, җеннәрне таптап ук уза. Шуңа күрә бүгенге көндә кул-аягы сынык җеннәр күп һәм алар кешеләргә ачулы». (Информант – Ватутова Флёра Рәхимҗан кызы, Казанлы авылы, 1963 елгы.)
Миф, уйдырма дип бәялибез инде боларны. Әмма шул уйдырмаларга никадәр күңел аклыгы, садәлек сыйган лабаса! Юкка гына халык иҗаты аның күңел көзгесенә тиңләнми шул. Төмән өлкәсендә эпик фольклор әсәрләре барлап йөргәндә, мин шулар турында уйландым.
Әби-апалардан яшь чагында нинди уеннар уйнаулары турында сорашам. «Саргынаем», «Аралап алышмак», «Өзелешмәк», «Тилгән», «Каешлы» дип аталган җырлы-биюле уеннары Казан татарларының «Назалы», «Түгәрәк», «Тамчылы» һ.б. уеннарын хәтерләтә, әмма җыр текстлары, такмаклары, көйләре үзенчәлекле:
«Яшь чакта «Саргынаем» уйный торган идек. Җитәкләшеп басасың да ер ерлайсың бер-береңә такмак-такмак:

Сөләйманнан уң якка

Казанлы авыл – бай авыл.

Сөләйманның складына

Хәтирә туташ каравыл.

Убай юлы, Убай юлы,

Убай юлы канаулы,

Мин синең сөйгәнең күрдем –

Скрипка танаулы.

Сөләйманның буйдаклары

Аюның табанынтай,

Казанлының буйдаклары

Алманың сабагынтай.
Етәкләшеп түгәрәктә әйләнәсең. Уртада бер пар тора. Такмак бетсә, бу икәү түгәрәккә чыгып өерләнә, янә ике кешене этеп уртага чыгаралар да тагын ерлайлар». (Информант – Шамратова Гөлҗамал Садыйк кызы, Малай Уват авылы, 1937 елгы.)
Авыл көенә җырлана торган әллә никадәр кыска җыр язып алынды Себер татарларыннан. Казанлы авылында Мөгамәтуллина Рабига апа Әмин кызыннан (1931 елгы) гына да шундый 80 куплет җыр теркәлде. Биредә Карагай авылында Ваби исемле кеше яшәгән, ул сукыр булган, авылдан-авылга йөреп тамак туйдырган. Аны оста импровизатор – такмак чыгаручы буларак хәтерлиләр, такмакларын да онытмаганнар. Ваби 1950 елларда дөнья куйган.
Кабат эпик фольклорга әйләнеп кайтсак, Мөгамәтали мәргән белән Кузы Нияска, аючы Хәйбуллага, Атамыш аучыга багышлап матур-матур кыйссалар сөйләделәр Себердә яшәүче татарлар. Аларда күптән түгел генә шушы җирдә яшәгән кешеләр турында сүз бара, боларның исемнәре халык теленә юкка гына кермәгән. Гаҗәеп батыр, пәһлеван, төз атуда тиңсез оста булганнары өчен онытмый аларны халык. Мөгамәтали мәргән, мәсәлән, яхшылар нәселеннән, ягъни Бохарадан килгән шәехләр токымыннан булган. Халыкта аның оста мәргәнлеге, җитезлеге, батырлыгына багышланган яисә башка мәргәннәр белән көч сынашулары хакында күп кыйссалар телдән-телгә йөри. Мәсәлән, Мөгамәтали белән күрше авыл мәргәне Кузы Ниясның төз атуда көч сынашуы турындагы кыйсса хәтердә уелып калды. «Кузы Нияс оста 
чаңгычы булган. Песнең якларда аучының эте карап өргән агачтан иң яхшы чаңгы ясаганнар. Чаңгы ясарга агач сайлаганда, аучының эте кайсы агачка карап өрә, шул агачны аударганнар. Наратның озынына, яшенә, формасына карап эстәгәннәр, эт тә аңа карап өрсә, яхшы саналган. Иң елгыр чаңгы Тугыз авылыныкы – яхшылар нәселеннән Кузы Нияста икән. Кузы Нияс чаңгысының эзе калмый булаты. Оца торган чаңгылар булаты. Уват авылыннан Мөгамәтали мәргән белән урманда очрашканнар да көч сынашып карамакчы булганнар болар. Сөйләшкәннәр багып атуга (багып ату – яшертен барып ату. – Л.М.). Чаңгылар белән булганнар. Аңны (поши. – Л.М.) күргәч, Мөгамәтали мәргән мылтык төзәгән аткалы. Шулвакыт Кузы Нияс ботакны сындырган аңны кацыру өчен, Мөгамәтали мәргән ата алмый калган, аң олагып цыгып кацкан. Шуннан Кузы Нияс аңның артыннан чаңгысында куып җиткән дә атып еккан аңны, бугазлаган, аннан кайтып киткән. Кузы Нияс кацып барган аңны чаңгысында куып йитеп атып алган булаты. Өстен чыккан Мөгамәталидән. Мөгамәтали барып караган, моның чаңгы юлы булмаган, эзе күренмәгән. Халыкка кайтып сөйләгән хәлне. Халык шикләнгән Кузы Ниястан, моның суда юынуын көткәннәр. Бер кеше күргән: Кузы Ниясның култык астында канатлары бар икән, юынганда болар күренгән. Кузы Нияс карап торучы кешегә арты белән торса да, аны күргән, кыцкырган: «Беркемгә сөйләмә, сөйләсәң, петәсең!» – дигән. Аның канатын күргән кеше Кусы Нияс картаеп үлгәч, аны сөйләгән. Шуныңчы сөйләмәгән. Кузы Ниясның оца торган чаңгылары әнә шул каурый-канатларыннан булаты». (Информант – Сәгыйдуллин Хәлим Харис улы, Казанлы авылы, 1949 елда туган.)
Ауда йөргәндә, хәтәр хәлгә очрап, зирәклеге, батырлыгы, көче аркасында котылып калган Атамыш аучы кыйссасын, берүзе кырык карышлы яралы аюга (информант 1 карышны 10 см дип уйлап, дүрт метрлы җәнлекне күздә тотып сөйли) каршы чыгып, җиңү яулаган аючы Хәйбулла бабай турындагысын һ.б.ларны язып алган вакытта Себер татарлары: «Бу булган хәл, дип сөйлиләр», – дияргә онытмый. Шунысы кыйммәт: әлеге кыйссаларда халкыбызның героик дастаннарыннан килә торган рух бар. Ул – батырга дан җырлау, аның гадәттән тыш көчле булуын ассызыклау – каһарманлык. Мөгамәтали мәргән, Кузы Нияс, аючы Хәйбуллаларга багышланган шактый күләмле бу кыйссалар атаклы «Алпамыш», «Йиртөшлек», «Кадыш Мәргән» һ.б. дастаннар традициясен дәвам итәләр. Әлбәттә, кыйссаларның без язып алганнары әллә ни ерак гасырларга карамый, алай да халык иҗатының бүгенге көнгә, заманга туры килә торган иҗат җимешләре алар. Себердә яшәүче татарларның тормышы кош, җәнлек аулау белән тыгыз бәйләнештә. Менә шушы бәйләнеш аларда батыр аучы-мәргәннәр турында мавыктыргыч әсәрләр барлыкка китергән һәм, аеруча мөһиме, күргәнебезчә, мондый кыйссалар тел-авыз иҗаты буларак әле дә очрый.
Төмән өлкәсе Вагай районында яшәп ятучы милләттәшләребез белән аралашу татар фольклористикасын яңа эпик образларга, фольклорга бәйле сюжетларга баетты, туган телебезнең никадәр бай булуына янә бер кат инандырды. Халык иҗаты материаллары бар һәм күп Төмән өлкәсе татарларында. Тарих чоңгылының матди булмаган бик күп рухи байлыкны йота барганлыгы аңлашыла. Себердә яшәүче татарларның бай тарихы, борынгылыкны саклап калган җирле сөйләшләре, гореф-гадәт, йолалары белән бергә телдән-телгә тапшырыла килгән риваятьләре, мифологик хикәятләре, героик дастаннар төркеменә кертерлек кыйссалары – заман фольклорының тиңсез хәзинәләре.