БЕЗ – МИЛЛӘТНЕҢ ЕРАК ИЛЧЕЛӘРЕ...


Мөһаҗир сүзе
Татар тарихында сукмакларның
Булмагандыр һич тә такыры.
...Яздай истә калган узган йөздә
Сиксәненче еллар ахыры.
Яңа кодрәт алдык, дигән идек,
Җиңәр, диеп, безнең бу барыш:
Әмма бигрәк кыска булып чыкты
Зур өметләр биргән Яңарыш.
Зыялылар бераз шаулап алды,
Һәм – тончыкты, бетте инкыйлаб:
Тәкъдиребез биргән язмышыбыз –
Яшәү микән мәңге зар елап?
Без – милләтнең ерак илчеләре –
Туган илдән читтә яшибез;
Казаныбыз – изге кәгъбә безгә,
Шуннан килә милли көчебез.
Читен заман. Ләкин белми Казан –
Мөһаҗиргә бүген мең читен:
Хәер сорап кына чыгарабыз
Уралга бер татар гәзитен.
Башкаланы кызыксындырдымы
Ерак милләттәшләр адымы?
Без Ватанга дога кылып тордык,
Ватан безгә бер күз салдымы?
Башкорт туганнарга, әнә, рәхәт.
Без алардан күпкә ярлырак:
Уфалылар көн дә Чиләбедә,
Казанлылар – елга бер кунак.
Берлек барда тереклек бар, диләр:
Җиңәр өчен шиңү газабын,
Без дә сиңа кирәк, Ватаныбыз,
Мин дә сиңа кирәк, Казаным!
...Бөтенләйгә кайтып булмас инде,
Ишетелерме, дим, бу зарым?
Казан! Назлап бер карарсың, диеп
Өметләнә нәүмиз улларың...


Нәни Тукай
Тәүге кайгысы сабыйның
Киң дөньясын тар ясый:
«Әнкәемне кайтарыгыз!..» –
Чәбәләнә нарасый.
Ятим язмыш, фәкыйрь тормыш
Алдан тора күренеп:
Сабый бәхете китеп бара
Ак кәфенгә төренеп.
Сөю, назлау, иркәләүдән
Алда тагын бар ниең?
Көтә сине ким дигәндә
Ике үги әниең.
Тәңре сиңа биргән очкын
Гасырларда йоклаган;
Милләтеңнең бар хыялын
Ходай синдә туплаган.
Кем бар тагын шулай үсеп,
Әдип булып өлгергән?
Бөеклеккә ятимлектән
Җирдә тагын кем менгән?
Кем әле халыктан шытып,
Шул халыкка моң биргән?
Зар күленнән дан күгенә
Җирдә тагын кем менгән?
Тоярсыңмы бу җиһанның
Рәхмәтен һәм хөрмәтен?
...Иң сәләтле бер баласын
Үги иткән милләтем...


Без киткәч...
Әле дә моңлы һәр көнебез һаман –
Без әлегә исән, карагыз!
Узып бара безнең җырлы заман,
Үзебез дә китеп барабыз.
Без – шигърият сөйгән соңгы буын.
Әйтче, айфон тоткан яшь иптәш:
Кырлай болыннарын, Ашыт суын
Кемнәр җырга салыр, без киткәч?
Мәгърур Тукай! Узса да шул гомрең
Ятимлектә, ачлык-салкында,
Аз булса да, яшәп өлгергәнсең
Милләтемнең таза чагында.
Сине ятлап яшәсәк тә әле,
Ерагая инде арабыз:
Безнең дә бит узып бара заман,
Үзебез дә китеп барабыз...

Китмим
Ага язлар, яна җәйләр,
Әнә китә көз...
Китәселәр килмәсә дә,
Без дә китәрбез.
Яшь чагымда курка идем
Соңгы мизгелдән:
Кемгә калыр без киткәчтен
Күлләр, диңгезләр.
Назлы ярлар, гөлбакчалар,
Чия, карлыган...
Хәзер тыныч күңелкәем:
Чөнки арылган.
...Тәрәз янында утырам
Берүзем ялгыз.
Күрәм: уза урам буйлап
Бер төркем яшь кыз.
Чыркылдашалар, дәртләре
Ярлардан ашкан:
Гүя Җиргә мәңгегә дип
Килеп урнашкан.
Дәштем: «Гөлләрем! Кайчандыр
Мин дә яшь идем;
Бүген исә... Тик барыбер
Әле яшимен!
Без бит әле бу дөньяда,
Бергә барыбыз, –
Берүк мине исән чакта
Сөеп калыгыз!
Зар белмичә типсен йөрәк,
Җуймый кыйбласын;
Соңардык, дип үкенергә
Сәбәп булмасын!»
Узды кызлар. Артка чикте
Давыллы көзләр:
Китмим, китмим, гөлбакчалар,
Күлләр, диңгезләр!
Китәселәр – мине куып
Узсалар узар;
Минем исә – әнә, тагын
Тәрәздә кызлар...


Сине күрсәм
Күзләреңдә Мәмдәл урманнары,
Юртыш болыннары чагыла;
Сине күрсәм, бер әйләнеп кайткан
Кебек булам үсмер чагыма.
Кайткан кебек була май айларым,
Кайткан кебек була мартларым,
Һәр чибәрне кочып назлап үбеп
Сөярлек дәрт булган чакларым.
Сеңлем, дисәм, сиңа, кызым, дисәм,
Тумас микән шуңа үпкәләш?
Шулай дими нишлим соң – мөгаен,
Әниең дә миннән күпкә яшь.
Оныккаем булсаң... Нигә шулай
Чәчләреңнән килә яз исе?
Нигә шулай күкрәгемә кысып,
Үбә-үбә килә назлыйсы?
Очрашканда карашыңны тойсам,
Яшәү көчем арта бергә-бер;
Куанамын: бу җиһанда мин дә
Кирәк икән әле кемгәдер!
Мин дә икән әле җәлеп итәм,
Мин дә икән әле файдалы...
...Кайда минем тиле хыялларым,
Язгы теләкләрем кайдале?!
Кайда теләкләрем, хыял-хисләр...
Бар, йөрәктә әле, бар алар!
...Әмма теләкләрдән ниятләргә,
Ниятләрдән гамәлләргә кадәр –
Мин узалмас ерак аралар.


Елмай
Таңда чыгып урамнарга,
Карап алсу офыкка, –
Күккә, Җиргә, үләннәргә,
Чыр-чу күрше-күләннәргә
Елмаерга онытма!
Елмай җәйге шәфәкъләргә,
Елмай кышкы таңнарга,
Шөкрана кылып тормышта
Туган-дусларың барга.
Шул мизгелдә белсәң иде:
Мин дә яшим дөньяда;
Елмаюың, бәлки, бераз
Эләгер, дим, миңа да.
Минем елмаюым да шул
Таң нурына кушылып,
Очсын иде синең якка,
Якты куаныч булып.
Барып җитсен иде сиңа,
Карамый буран-җилгә!
...Сине куандырып яшәү –
Төп максатым бу Җирдә.


Сәхнә чибәренә
Мин ишеткән иң беренче җырың
«Җомга» булды. Җырлап, баш идең.
Мин карт түгел идем ул заманда,
Ә син исә – бигрәк яшь идең.
Айлар, еллар узды. Җырларыңда –
Син кабызган утта – мин яндым;
Бер җырыңнан ярсып еласам да,
Икенчесен тыңлап куандым.
Һәрбер җырың, йөрәгемә сеңеп,
Җанга ялкын өстәп яшәде.
Бер аяныч – мин картаеп беттем,
Ә син исә – һаман яшь әле.

Реклама