Логотип Казан Утлары
Публицистика

Замана хикәяләре

“Бизнесменнар”

Кече яктан хатынының әчкелтем тавышы яңгырады:

– Кайчан эшкә урнашасың?! Эт ялкавы!.. Хөрәсән!.. Имгәк!..

Көн саен шушы сүзләр кабатлана Мәхмүтнең колак төбендә. Көн саен! Эшкә урнашырга кирәген үзе дә белә ул, әмма нишләсен, авылда эш юк бит...

– Әнә, күрше Хәниф абый тимер капкалар ясый, шуның тирәсендә чуалыр идең, – ди хатыны. Хе...

Әтнә техникумын бетергән башы белән капка ясап йөрсенмени Мәхмүт, адәм көлкесе!

– Алайса, үз белгечлегең буенча эшлә, синең кебек ветеринар җирдә аунап ятмый! – ди хатыны, өзгәләнеп.

Хе... Унбиш меңгә ферма исе иснәп йөрергә юләр ди сиңа Мәхмүт...

Ярар, хатын сүзендә хаклык бар. Утыз тула бит инде үзенә. Берәр бизнес ачарга кирәк. Классташы Әмир белән сөйләшеп аласы булыр. Андыйга башы шәп эшли аның.

Мәхмүтне күрүгә, Әмирнең йөзе яктырып китте. Ә инде яшьтиенең ниятен дә ишеткәч, бөтенләй дәртләнде. Шундук бер “чистай малае”н кыстырып, яшелчә бакчасына юл тоттылар.

– Металл җыячакбыз! – диде Әмир, теш арасына кысылган кыяр кисәген бармагы белән каезлап. – Өр-яңа бизнес! Түлке берәүгә дә әйтмә! Килосы биш сум хәзер тимернең! Иске суыткыч үзе генә дә илле килога тарта! Ә андый металл һәр йортта – завались! Безнең авылдан гына да йөз меңне бәреп алабыз! Аннары – күрше авыл... И так по всему району!

Шайтан суы ярыйсы ук башына киткән иде Мәхмүтнең. Аның күзенә Әмир профессор булып күренде. Кара, нинди акыллы бит дусты! Ничек матур итеп русча сөйләшә ул! Ике кулы белән Әмирнең муеныннан кочаклап алды Мәхмүт:

– Мин сине бик хөрмәт итәм! – дип пышылдады ул яшьтиенең колагына. – Син – даһиның даһие...

– Әйе шул... – диде тегесе, авыз кырыеннан сытылып чыккан закускасын җиңе белән сөртеп. – Беләм... Акчаңны кая куярга белмәячәксең, малай... Тау хәтле булачак... Күр дә тор менә... Күр дә тор...

Ике дус Әмирләрнең бакчасында кочаклашып йокыга китте.

Иртүк Мәхмүт әтисенең иске “Москвич”ын гараждан алып чыкты. Этеп кабыздылар. Багажникка гына әллә ни күп тутырып булмас дип, артка “уфалла арбасы”н тактылар.

Әмма “Москвич” иртән ничек буш чыгып киткән булса, кичен шулай ук буш килеш, артына тагылган арбасын кәҗә бәтиедәй сикертеп, әйләнеп тә кайтты – күрше авыл чувашлары узган атнада авылдагы бөтен металлны җыеп чыкканнар икән. Бушка түгел! Килосын ике сумнан.

– Сволочьлар! – дип сукранды Әмир, черт итеп җиргә төкереп. – Бөтен районны сөргәннәрдер инде, падлалар...

Өй борынча кереп, сорашып йөрүләр тәмам ардырган иде – ике дус алпан-тилпән өйләренә юнәлде.

Икенче көнне сөйләшү нәкъ шул ук бакчада дәвам итте:

– Казлар алабыз! – диде Әмир. – Сразы ике йөз баш! Өч айдан үсеп җитә алар. Считай, меңәр тәңкәдән генә озатсаң да... Ярты доход сиңа, яртысы – миңа...

Мәхмүт, “доход”ның күпме буласын күңелдән генә санап чыгарып, үзе дә сизмәстән, кесәсен капшап куйды һәм:

– Ә абзар? – диде аннары. – Ике йөз баш казны кайда асрыйбыз?

– Абзарны почти бар дип сана! – Әмир имән бармагын өскә күтәрде. – Бәрәңге бакчасына күптән бәрәңге утырткан юк безнең, шунда салабыз! Иске такталар дачурта, шулардан әмәлләрбез!

Әмирнең шакмаклы дәфтәр битенә сызгалаган проекты буенча, иң элек дүрт почмакка дүрт багана утыртырга кирәк иде. Беренче багананы казып утыртканчы, икесе дә хәлдән тайды, шабыр тиргә баттылар. Җитмәсә, кояшы да үтерепләр кыздыра, ник бер болыт әсәре күренсен! Икенче багананы иртәгә утыртырбыз дип, яшьтиләр бүгенгә таралышты.

Иртәгесен никтер икесе дә көрәккә ябышырга ашыкмады.

– Карале, малай, – диде Әмир, чыраен чытып, – ни... ул каз дигәнең үсеп җиткәнче бик күпләп үлә икән... Химия ашый бит алар хәзер. Әллә соң, минәйтәм, ниме... башка берәр бизнеска тотынып карыйкмы?

Мәхмүтнең авызыннан диярлек тартып алды ул бу сүзләрне. Килеште тегесе. Авылда автосервис ачарга булдылар! Ә нәрсә? Капка төбе саен машина бит хәзер. Кемнең көпчәген ямыйсы, кемнең моторын ремонтлыйсы дигәндәй... Дөрес, ни Мәхмүте, ни Әмире әлеге эшнең рәтен белми. Аның каравы, Мәхмүтләрнең урам якка каратып салынган гаражы исән. Һәм... тракторчы Бәйрәмгалинең андый эшкә осталыгы бар... Шуның белән сөйләшеп карарга булдылар.

– Табышның кырык проценты Бәйрәмгалигә, калганы безгә! – диде Әмир, күзләрен ялтыратып. – Көнгә биш кенә машина керсә дә, чутлап кара...

– Безгә бик аз калмыймы соң? – дип, шиген белдерде тегесе.

– Ярар соң, Бәйрәмгалигә егерме процент та җитәр алайса...

Эшне бүлештеләр: Бәйрәмгали белән сөйләшү – Әмиргә, фанер тактага “Автосервис” дип язу Мәхмүткә йөкләнде.

Көн кичкә авышканда, урамның аргы башыннан җырлый-җырлый килүче Әмир күренде.

– Ну?! – диде Мәхмүт, ул килеп җитүгә.

Әмирнең кроссовки баулары җирдән сөйрәлә, күлмәгенең бер ягы кергән, икенчесе чыккан, авыз читенә суган кыягы ябышкан, маңгае никтер туфракка буялган иде.

– Бәйрәмгали абый белән от души утырдык! – диде ул, телен көчкә әйләндереп.

– Ну?

– Армиядәге кызыкларны сөйләп, эчне катырып бетерде, мал-лай…

– Ну?

– Нәрсә ну?

Мәхмүт кәкре-бөкре хәрефләр белән “Автосервис” дип язылган фанерга ымлады:

– Киләме безгә эшкә?

Әмир берара күзен челт-мелт йомгалап торды, аннары гына үзенә йөкләнгән эшне искә төшерде булса кирәк:

– Ә-ә-ә... ни... юк... риза булмады...

Мәхмүтнең кәефе кырылды:

– Нишлибез инде хәзер?

Әмир, кулларын пычрак трикосының кесәсенә тыгып, эшлекле кыяфәт белән дустына карады:

– Кибет ачабыз! – диде ул, детектив кинодагы шымчыларча, үтә дә серле елмаерга тырышып.

– Соң, дүрт кибет бар ич инде безнең авылда!

– Булсын! Дүрт кенә кибет әз ул! Кәнфит, печенье, галуш сатачакбыз. Чират торып алачаклар... Может, икене ачарбыз әле. Түбән очта – минекен, югары очта – синекен...

Ике яшьти, иртәгесен яшелчә бакчасында очрашырга сүз куешып, саубуллашты.

 

“Аша рәхәтләнеп!”

Көтмәгәндә имәнеп китте Моңзар. Чү! Кайда соң ул? Ниндидер гаҗәеп зур зал. Тирә-юньдә йөзләгән газ плитәсе, шкафлар, табалар, кәстрүлләр, әрҗә-әрҗә шампуньнар, дарулар... Тыз-быз килеп поварлар йөгерешә...

Егет берни аңламады. Нинди җир бу? Ул монда кайчан, ничек килеп эләккән? Өнме бу, төшме?..

Моңзар – радио хезмәткәре. Реклама бүлегендә эшли. Җырчылар аңа җырларын китерә һәм акча түли. Кем күбрәк түли, шуның җырын күбрәк уйнаталар. Кайвакыт бер җырны көнгә унбишәр тапкыр да әйләндергәннәре бар.

Кичә алар Яңа елны бәйрәм итте. Туйганчы күңел ачтылар. Өстәл өстенә менеп биегәнен хәтерли Моңзар, ә менә калганын хет үтер – исенә төшерә алмый...

– Бәйрәм белән, әфәндем? Таныш булыйк, мин – шеф-повар, – диде актан киенгән таза бер ир-ат. – Ризык әзерләүчеләр иленә рәхим ит!

Моңзар кашларын җыерды.

– Нинди ил соң ул? Мин ничек эләктем бирегә?

Шеф-повар никтер сорауга җавап бирмәде.

– Хәзер без сине сыйларбыз, әфәндем! – диде ул, елмаюын яшермичә.

– Рәхмәт, ашыйсым килми, – диде Моңзар, томанлы күзләре белән тирә-юньне айкап.

– Анысын синнән сорап тормыйбыз! – Шеф-повар эшлекле тонга күчте. – Пешерүче кызыбыз Ромашка махсус синең өчен тавык шулпасы әзерләде!

Моңзарны өстәл артына утырттылар, алдына тәлинкә куйдылар. Әмма шулпа, бердән, салкын, икенчедән, бу – шулпа түгел, ә токмач боламыгына охшаш бер нәмәрсә иде. Моңзарның күңеле болгана башлады. Ул сүзсез генә тәлинкәне читкә этәрде.

– Ашамыйм!

– Ашыйсың!

– Ашамыйм!

Шеф-поварның елмаюлы чыраен юып алдылармыни! Ул бер генә секунд уйланып торды да, бармак шартлатып, әзмәвердәй ике сакчыны чакырып китерде.

– Бездә тәртип шундый! – диде баш повар, кырыс тавыш белән. – Пешергән ризыкны һичшиксез ашыйлар! Тәмлеме ул, тәмсезме, ачымы яисә баллымы – анысы мөһим түгел! Ашау мәҗбүри!

Сакчыларның карашы усал, беләкләре юан иде. Моңзар йөзен чытып кына шулпа-боламыкны чемченергә кереште.

– Миңа кайтырга кирәк! Җибәрегез, зинһар! – дип ялварды ул бераздан.

– Ашыкма, әфәндем! – дип янә елмайды баш повар. – Атаклы пешерүчебез Дәүләтгәрәй сиңа махсус деликатес әзерләде – парда пешкән бака уылдыгы! Аша рәхәтләнеп!

Моңзар агарып катты. Сакчылар исә, икеләнергә урын калдырмыйча, тәлинкәгә ымлады. Уылдык чиле-пешле иде. Өстәвенә, тозсыз. Өстәвенә, сулыш юлына китеп интектерде...

Моңзарның газапларын тыныч кына күзәтеп торган шеф-повар янә сүз алды:

– Хәзер бездә яңа мода, – диде ул. – Поварлар ризыкны парлашып әзерли. Күбесе – ирле-хатынлы. Берсе бәрәңгесен әрчи, икенчесе итен турый, дигәндәй... Менә, бүген дә сиңа искиткеч тәмле компот тәкъдим итәбез! Сәлим һәм Сәлимә Сәлимҗановлар бик тырышып кайнатты аны. Эч рәхәтләнеп!

“Бусына гына ничек тә түзәрмен”, дип, Моңзар кружканы иреннәренә тидерде һәм сискәнеп китте – компоттан шампунь тәме килә иде.

– Эч, эч, курыкма! – диде шеф-повар, елмаеп. – Бу эчемлек “Татар компоты” бәйгесендә икенче урынны алды. Сәлимҗановларга моның өчен алтын кәстрүл статуэткасы да бирделәр әле...

Калган вакыйгалар күз иярмәс тизлектә булды. Моңзар кисәк кенә сикереп торды һәм компотны шеф-поварның битенә сипте! Моны күреп, сакчылар аның өстенә килә башлады. Егет чытырдатып күзләрен йомды...

– Торыгыз! Торыгыз инде... Уяныгыз, Моңзар Шәвәлиевич...

Ул күзләрен ачты. Якты бүлмәгә кышкы кояшның саран нурлары үтеп кергән... Чү! Үзенең эш бүлмәсендә түгелме соң ул? Янында секретарь кыз Гөлчәчәк басып тора. Ә шеф-повар, сакчылар кайда?..

– Сез бүген биредә генә кунгансыз ахры, – дип көлемсерәде Гөлчәчәк, Моңзарның пинжәгенә ябышкан колбаса кисәген чүп савытына алып ташлап. – Катырак бәйрәм иткәнсез бугай...

“Аллага шөкер, төш кенә булган!” – дип иркен сулады егет, шабыр тиргә баткан маңгаен сөртеп.

– Кстати, әле генә җырчы Дәүләтгәрәй килеп китте, – дип, эшлекле тонга күчте Гөлчәчәк. – Яңа җыр китергән. “Эт сөяккә бара” дип атала. Акчасын түләде. Радиодан ярты ел буе әйләндерәчәкбез.

– Тыңладыңмы соң? – диде Моңзар, төксе генә. – Барырлыкмы?

– Ә нәрсәгә? – дип, иңнәрен сикертте Гөлчәчәк. – Тырыша-тырыша язган бит инде ул аны. Көен дә үзе язган, сүзләрен дә. Акчасын түләгән. Аранжировкасын үзе ясаган. Тыңласын халык рәхәтләнеп!

 

“Әлү, кайсыгыз әле бу?”

– Әлү, кайсыгыз әле бу? – дип, кесә телефонына акырды Хәррәм абзый. – Залда, өстәл почмагында бер папка документлар булырга тиеш, тиз арада берәр кая алып чыгып яндыр шуларны!

– Ярар! – диде нәзек кенә малай тавышы, һәм телефон бер мәлгә тынып калды.

Хәррәм абзый – зур бер оешманың җитәкчесе, һәм бүген аңа, күктән тәлинкә төшкән кебек, бер төркем погонлы кешеләр килеп керде. Коррупциягә каршы көрәш вәкилләре. Әлегә кабинетын гына тикшерәләр, бик тиздән коттеджына килеп җитәчәкләр. Әнә шуңа күрә, бәдрәфкә чыгып керәм, дигән булып, тиз генә өенә шылтыратырга җай тапты ул.

– Булды, яндырдым!

– Маладис!.. Ашыкма, куйма трубканы! Спальняда ноутбук булырга тиеш, шуны гантель белән төйгәлә!

– Капкачына алма рәсеме төшерелгәненме?

– Әйе инде... – дип, иреннәрен чәйнәде Хәррәм абзый. – Шул, берәү генә бит инде ул!

– Ярар, – диде нәзек тавыш.

“Искәндәр тагын мәктәпкә бармаган, – дип, төпчек малаен эченнән генә сүгеп ташлады җитәкче. – Хәер, әйбәт тә булды әле... Югыйсә, кемгә кушар идең бу йомышларны...”

– Булды, җимердем! Шул гынамы...

– Ашыкма! Сейфтан пистолетны, автоматны һәм ак порошок салынган тартманы күрше Габделхәйгә кертеп куй.

Ул арада бәдрәф ишеген шакый башладылар...

– Хәррәм Алтынбаевич, чыгасызмы инде? Коттеджыгызга барыр вакыт җитте!

– Хәзер, хәзер, – диде Хәррәм абзый һәм тагын телефонга ябышты: – Йә, нәрсә, булдымы, улым?

– Булды! Син әйткән әйберләрне күршебез – участковый Фаил абзыйның лично үз кулына тоттырдым. Күзе маңгаена менде!

– Ничек?! Күршебездә участковый тормый бит, малай актыгы, дворник Габделхәй яши!

– Ә-ә-ә... ату сез, абый, номерны ялгыш җыйгансыз инде...

Телефонның “пип-пип-пип!” дип өзгәләнгәнен дә, погонлы кешеләрнең бәдрәф ишеген ватып керүләрен дә хәтерли Хәррәм абзый, ә менә калганын үтерсәләр дә хәтерләми, үтерсәләр дә...

 

“Тимурчылар”

Мулланур абзый телевизорны кабызды да тирән кәнәфигә чумды. Йөрәкләрне җилкетеп, җыр яңгырады:

 

Взвейтесь кострами, синие ночи...

 

Их! Бар иде бит Мулланурның да пионер вакытлары, тимурчы­лар булып шау-гөр килеп йөргән чаклары... Хәтерендә, шулай бервакыт аларның отряды авыл читендәге Миңниса әбине шефлыкка алырга барды. Малайлар кар көрәде, кызлар әбинең идәнен юып чыгарды. Шунда отряд советы председателе Гөлназ, Мулланурны дәшеп кертеп, диван астындагы үлгән күсене чыгарып ташларга кушкан иде. Мулланурмы? Һәй! Башта күсенең койрыгыннан тотып әйләндерә-әйләндерә, бөтен кызларны чинатып йөрде әле ул. Аннан соң гына ишектән башын тыгып карап торган тузикка биреп җибәрде. Әй тиргәгән иде дә соң Мулланурны Миңниса әби.

Ә бервакыт алар – өч малай – туксан яшьлек Сәйфелмөлек бабайның утынын кистеләр. Мулланур анда ике пычкы, бер балта сындырган иде бугай. Әллә ике балта, бер пычкымы?..

Тимер-томыр җыю нык истә калган. Планны тутыра алмагач, парктагы тракторның ярты санын сүтеп алып төшкәннәр иде...

Макулатураны әйткән дә юк инде – өй борынча тотылган кәгазь җыеп йөрүләр... Сәхибә әбинең кәгазьләрен өстерәп чыгарганда, ялгыш сервантны аударган иде Мулланур.

Их, пионер чакларның кабатланмас хатирәләре диген!..

…Кинәт, аның уйларын бүлеп, кыңгырау чыңлады. Ишек төбендә ике малай басып тора иде.

– Без – тимурчылар! – дип таныштырды малайларның озыны, муенына бәләкәй тәре асканы. – Сезгә булышырга килдек!

– Юк, юк, юк! – дип каршы төште Мулланур абый. – Бөтен нәрсәм тәртиптә, Аллага шөкер. Бар нәрсәм җитенке.

– Шулай да, бүлмәгезгә күз салыйк әле, – диде тәреле малай. – Бәлки, батареягыздан су агадыр?

Ул рөхсәтсез-нисез генә түргә узды да су торбаларын, электр чыбыкларын тикшерә башлады.

– Берүк, тәрәзә төбендәге вазаларны вата күрмәгез, – дип кабаланды Мулланур абый, аннан соң бераз тынычланып. – Паласларымны кагып бирсәгез ярар иде үзе, – дип куйды.

Тәреле малай, фатирга тагын бер кат күз ташлагач, кесәсеннән блокнот чыгарды.

– Тә-әк, ничәнче йорт әле бу?

– Унтугыз, унтугыз, – дип бытылдады Мулланур абый. – Йөз дә уникенче фатир.

– Тә-әк, бер сәгатьтән палас кагарга кызлар килеп җитәр. Ә безгә – дәлше! – диде тәреле малай эшлекле кыяфәттә һәм иптәшен ияртеп чыгып та китте.

Бүлмәдәге әйберләрнең исән-сау икәнлегенә сөенеп, Мулланур абый янә кәнәфигә чумды. “Ә шулай да яшьләр начар түгел хәзер”, дип уйлады ул, мыек астыннан гына көлемсерәп.

Тәреле малай белән аның иптәшен исә подъезд төбендә колга буй­лы, тәмәке капкан бер егет каршылады.

Ну?!диде ул, теш арасыннан гына җиргә төкереп.

Әллә ни-нәрсәсе юк. Иске телевизоры, вазалар, китаплар, пластинкалар...

Аның сүзен бүлеп, ачык тәрәзәдән җыр агылды:

 

Взвейтесь кострами, синие ночи,

Мыпионеры, дети рабочих...