Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖЫЙДЫМ БӘХЕТ ТАМЧЫСЫН...


Бик ышанган идем...
Мунчаладай чуалганнар еллар,
Минем язмыш шулар арасында.
Бик ышанган идем лабиринтта
Дөрес юлны таба аласыма.
Көчләр мулдан, өмет зурдан иде,
Йөз урадым дивар араларын.
Йөз сугылдым ачык ишекләргә,
Ирек юлын әмма табалмадым...
Алга, дидем... Үзем кабат-кабат
Кайтып төштем канлы эзләремә...
Кемнәр көлеп, гаҗәпләнде икән
Таш эченнән гөлләр эзләвемә?
Кемнәр көлеп күзәттеләр икән
Таш эченнән гөлләр тапканымны?
Шул гөлләрне кысып күкрәгемә,
Соңгы сулыш алып ятканымны...


Иртәгә
Иртәгә... Әйе, иртәгә!
Яхшырак булыр күпкә.
Җил-давыллар тынып калыр,
Гел кояш балкыр күктә!
Иртәгә... Әйе, иртәгә!
Ямьле булыр тормыш та.
Шатлык көләр, бәхет килер,
Юл ачылыр уңышка!
Иртәгә... Әйе, иртәгә!!!
Алга ашкына күңел.
Кадеремне белмисез, дип,
Үртәлеп кала Бүген...
Ә иртәнгә ул Иртәгә
Койрык болгап узачак.
Төн үтүгә, чөнки ул да
Шул ук Бүген булачак...


Туган җирдә
Монда тормыш авыр, диеп,
Илне үги иттеләр.
Җир өстендә оҗмах эзләп,
Читкә чыгып киттеләр.
Җил чатында басып калды
Үз илләрен сөйгәннәр.
Таш яуса да, боз яуса да,
«Ватан-Ана!» – дигәннәр...
Җәйләре салкын әлегә,
Җилләре җанны телә...
Тик барыбер туган җирдә
Гомер итәсе килә!
Соңгы сулышыма чаклы
Шунда каласым килә!
Әткәм-әнкәм яткан җиргә
Башым саласым килә...


Үртәмә
– Син бигрәк сәерсең, – дисең,
Нинди булырга тиеш?
Мин инде яшәп арыган
Яшәмәгән дә килеш...
– Яраттыңмы?..– дип сорыйсың, –
Язылган ич күземә...
Мәхәббәт килде дә китте,
Бушлык төяп күңелгә.
– Бушлык, – дисең, – сызламый ул, –
Хәзер инде җиңелдер.
Тере килеш утта ян да...
Шуннан минем хәлем бел.
Вакыт дәвалый...
Юк, тукта!
Син үртәмә йөрәкне.
Вакыт мине кешеләргә
Ышанмаска өйрәтте!


Сиңа килдем
Якты эзләп юлга чыкканнарга
Үз ишләре тора табылып,
Эзләреннән гөлләр өзә-өзә,
Сиңа килдем, аны сагынып.
Йортың таптым, ишегеңне кактым...
Юлдашым да бары җилләрдер...
Җиде ятка килеп сер бушаттым,
Мин, чынлап та, ахры, җүләрдер...
Әманәтен аның тапшыргач та,
Саубуллашу иде теләгем.
Әмма калдым, һаман тоткарландым...
Мин ышандым сиңа нигәдер...
Чакырмыйча килгән кунакны да
Яхшы хуҗа кыймас куарга.
Өең җылы. Күңелең дә җылы...
Тик китәргә кирәк шулай да.
Мине дә бит үз офыгым көтә,
Югалтулар булыр соңласам.
Төнге юллар адаштырмас кебек,
Учагыңнан ялкын урласам...
Җилләр сиңа миннән сәлам әйтер,
Хәбәр итәр: «Ул бар. Ул исән!»
Ишек ачарсың бит, бусагаңа,
Җылы эзләп, кабат мин килсәм?


***
Күпме юллар үтелгән дә,
Күпме еллар кичелгән.
Синдә – акыл, миндә – йөрәк
Төрле уйлар кичергән...
Кем җиңгән дә,
Кем җиңелгән?
Икебез дә бер чама.
Үткән булып, мөлдер-мөлдер
Татлы мизгелме тама?..
Ничә тапкыр очрашкан без,
Ничә тапкыр хушлашкан...
Утны бозга кушмак булып
Өзгәләнгән, саташкан...
Ни отты икән бу язмыш
Безне бергә бәйләүдән?
Миндә – акыл, синдә – йөрәк...
Ялкын бозга әйләнгән...


Яңа биттән...
Бик тырышсаң, хәтта ялганны да
Була аңлап, була кичереп.
Үпкә-рәнҗүләргә ишек ябып,
Саф хисләрне искә төшереп...
Шулай дисең... Оныт яраларны,
Саксыз әйткән тупас сүзләрне.
Хыянәтне кичер, күңелләрдән
Юып ташлыйк керле эзләрне...
Ап-ак кардай яңа биттән башлыйк,
Әйтерсең лә берни булмаган.
Арын, дисең, авыр биштәреңнән –
Җаның телеп торган уйлардан...
Шатлык, бәхетләрнең өр-яңасын
Безгә, имеш, бергә табасы...
Матур сүзләр...
...Тик син башта ышанычны кайтар!
Ышанычның булмый яңасы...


***
Үз өстемә алдым һаман
Дөньяның бар ачысын.
«Киләчәк» дигән касәгә
Җыйдым Бәхет тамчысын.
Балаларга булсын, дидем,
Язмышларның татлысы.
Юк икән шул... Аларга да
Әрем тәмен татыйсы...


***
Ничә кат яшимдер җирдә,
Кем генә булганмындыр...
Бу килүемдә, ахры,
Мең гасырлык гөнаһымны
Юарга туганмындыр...


Хәтерлимсез?..
Хәтерлимсез, бар иде бит
Безнең якта бер авыл.
Хәзер аны табып булмый,
Кычкырсаң да каравыл...
Урамнары иркен иде,
Тыйнак иде йортлары.
Юлчыларга сәлам биреп
Балкый иде утлары.
Балачакта йөгереп йөрдек
Чирәмле урамыннан.
Чиләкләп җиләкләр җыйдык
Әрәмә-урманыннан.
Хәзер юк ул... Сан-исәптән
Сызып ташланган авыл.
Җилләр генә ыңгырашып
Эзли һаман: «Кайда ул?»
Хәтерлимсез... Иншар дигән
Авылны безнең якта?
Гел шул авыл аша үтәм,
Кайтканда балачакка...