Логотип Казан Утлары
Публицистика

Уены-чыны бергә

Туфан Миңнуллин

"Татарочки"

Казанда бер мәктәпкә очрашуга чакырдылар. Татар теле укытучылары, татар балаларын ата-аналары белән бергә чакырып, татар телендә кичә үткәрергә ниятләгәннәр. Мин дә шул кичәдә чыгыш ясарга тиеш. Беренче рәттә утырам. Миңа хәтле сәхнәгә милли киемнәр киенгән укучы кызлар менеп җырлады. Сул ягымда, икенчеме-өченчеме классларда укучылардыр, күрәсең, берничә кызчык чыркылдый. Сәхнәгә милли киемдәге кызлар менгәндә, болар, бер-берсенә төртешеп:

– Смотри, Гузелька, татарочки, смотри, татарочки... Смотри, Дилярка, татарочки!– диештеләр.

Шуннан мин болардан:

– Ә сез кемнәр, руслармы? – дип сорадым. Мине аңламаганнарын күреп, русчалатып: – А вы кто, русские? – дип, соравымны кабатладым.

– Не-е-ет, – диделәр.

– Кто же?

– Не знаем.

Менә «интернациональ» тәрбиянең нәтиҗәсе. Рус та түгел, татар да түгел – маңкортлар. Болар үсеп җиткәч, ата-аналары сөенеп туймаслар инде...

 

Марсель Галиев

Ни бит

Илдар Юзеев белән җырчы Рафаэль Сәхәбиев урамнан баралар икән. Каршыларына композитор Зиннур Гыйбадуллин килеп чыккан. Күрешкәч, ул, Сәхәбиевнең җиңеннән тотып:

– Ниме?.. Ни бит син, чукынчык! Бик нитеп тордылар әле сине радиода. Мин дә ниттем. Минем теге нине нитәрсең инде. Нитмә, яме! Нитеп бетергәч, миңа нитәрсең дә... Нитеп нитәрбез. Тизрәк нитәргә иде бит! – дигән.

– Ярар. Ниткәчтен нитәрмен, Зиннур абый, – дигән Рафаэль Сәхәбиев.

Икесе генә калгач, Илдар Юзеев:

– Ни хакында сөйләштегез сез, Рафаэль, берни аңламадым? – дигән.

– Бик гади ул, Илдар абый. Аңа бераз күнегергә генә кирәк. Зиннур Гыйбадуллин: «Хәлләрең әйбәтме? Шәп җырчы бит син, чукынчык! Бик мактап тордылар әле сине радиода. Мин дә макташтым. Минем теге җырны өйрәнерсең инде. Сузма, яме! Өйрәнеп бетергәч, миңа шылтыратырсың да... очрашып алырбыз. Радиога тизрәк яздырырга иде бит!» – диде. Ә мин: «Ярар, өйрәнгәч хәбәр итәрмен, Зиннур абый», – дип җавап бирдем, – дип шәрехләп чыккан Рафаэль Сәхәбиев.

– Кызык бу, – дип баш чайкап куйган Илдар Юзеев, – өч сүз белән никадәр мәгънә... Хәер, егерме биш сүз белән калын роман язучылар бар безнең язучылар арасында да...

***

Бер тарафтарак яшәгәнлектән, Илдар Юзеев белән композитор Зиннур Гыйбадуллин күпер төбендәге азык-төлек кибетендә очрашкалыйлар икән. Бу кибеттә йөк ташучы булып телсезләр эшли. Берсеннән-берсе таза, чибәр егетләр. Алар, Зиннур Гыйбадуллинны күрүгә, елмая-елмая килеп җитеп, аны уратып алалар. Ә тегесе, егетләрнең җилкәсеннән кага-кага, нидер сөйли башлый. Авызын очлайта, башын селкеп куя, кашын сикертә, бот чаба, аягын күтәреп ала, йодрыгы белән маңгаена суга, күзен кыса, көзән җыергандагы кебек, бармакларын селкетә – егетләр исә бөгелеп-бөгелеп көләләр, рәхәтләнәләр генә.

Беркөнне Илдар Юзеев ярты сәгать буе кәнфиткә чират тора. Зиннур Гыйбадуллин исә ярты сәгать буе теге егетләр белән бер читтә тавышсыз гына сөйләшә. Әлеге дә баягы бөтен әгъзаларын хәрәкәттә тота.

Соңыннан Илдар Юзеев аңардан:

– Шулкадәр озак ни сөйләдең, син аларның телен беләсеңмени? – дип сораган.

– Ни бит, – дигән Зиннур Гыйбадуллин. – Ниткән бит инде... Нитәм дә... Нитәләр... Нигә нитмәсеннәр, мин бит ни!..

Берни аңламаган Илдар Юзеев:

– Зиннур, миңа да шул кул-аякларың белән телсезләр телендә генә сөйлә әле, – дигән.

 

Ахир

Ню!

Язучы һәм журналист Әхәт Гаффарга бер үзешчән шагыйрь шылтырата.

– Әхәт әфәнде, хәлләрегез ничек?

– Ню! – дип кыска гына сәлам биргән язучы.

– Шигырьләремне чыгаргансыз икән, рәхмәт! – дип сүзен дәвам иткән шагыйрь.

– Ню?!

– Тагын бер сәхифәлек шигырьләрем бар, аларын да алып килсәм, ничек булыр?

– Ню...

Шагыйрь, инде ни әйтергә дә белмичә, бер мәлгә аптырап тынып кала.

– Бер-бер алып куйган нәстәң юктыр ич?! – дип, ниһаять, телгә килә Әхәт. Сүз хәмер турында бара, билгеле. Үзе әйтмешли, бер «чүлли».

– Бар...

– Суң! Күптән шулай дип әйтәләр аны, шигырьләрең эченә төреп алып килергә онытма, яме!

– Ню...

 

Сынап караган

Әхәт Гаффар беренче язган пьесасын режиссёр Равил Тумашевка укырга биргән. Режиссёр аңардан сигез төрле вариант эшләткән. Шуннан соң гына куярга булган.

– Кайсысын? – дип сораган классик.

– Беренчесен! – дигән режиссёр.

– Суң... беренчесен куясы булгач, нишләп суң аны сигез тапкыр эшләттең?

– Драматург була алырсыңмы дип, сынап карарга уйлаган идем!

 

Сәхифәне Марсель Галиев әзерләде