Логотип Казан Утлары
Шигърият

МӘҢГЕЛЕКНЕҢ БЕР МИЗГЕЛЕ...


Куш бәхетле мизгел
Чык бөртеге саен
зеңли Кояш,
Таң тибенә
урман сиртмәсендә.
Үтте дәме төне
мәхәббәтнең
Куш бәхеттән үргән ятьмәсендә?!
Әйләнәли алан,
түгәрәк күл,
Яр сагында
шау каеннар явы.
Төне буе
шалаш түбәсенә
Учма-учма йолдыз көле яуды.
Төне... Тәне...
Тәме... Таңы нинди!
Бер ялкында –
ике мәҗүси җан.
Мең авазлы
урман сонатасын
Оеп тыңлагандыр мәэюс җиһан.
Әнә бит – Ул!
Шалаш чыбылдыгын
Ачып чыкты,
иркә аваз салып.
Сәламләде таңны,
куллар – канат,
Бар хәятне кочты алгысынып.
Яп-ялангач,
бәллүр фонтан сыман!
Раббы көнләшерлек
буй-сыныннан.
Бөтерелә алан,
ятсынмыйча,
Алиһанә назлы җир кызыннан.
Менә ул – Син!
Чыклы үлән өсләп
Спай гына атлап
киләсең дә...
Чәчләреңнең
куе шарлавыгын
Иңнәреңә җилпеп
сибәсең дә...
Курку җенен җиңеп,
нәзакәтле итеп,
Кулларыңны өскә чөясең дә –
сикерәсең!
Текә яр өстеннән,
киерелгән җәя угы сыман.
Чәлпәрәмә килә
су көзгесе,
Күл уяна, дертләп, йокысыннан.
Алкаланып
тарала да дулкын,
Бер мизгелгә
дөнья тынып кала.
Сине җуйсам...
дигән хәтәр бер шом –
Уйда гына бары, уйда гына...
Мин ташланам!
Сине йоткан дулкын уйдыгына.
Ыргыла су,
кыргый дәрте ташып,
Биләүли ул,
тәнне-тәнгә кушып,
Мәҗүси хис
күчкән безгә судан...
Ачыл әйдә,
ачыл, С у к а п у с ы !
Яралганбыз ласа бер догадан.
Күл төбеннән
калка төнбоеклар,
Кояш бии
каен очларында.
Иң әүвәл дә,
иң соңгы да булып,
Тирбәләбез
дулкын кочагында...


Синең бүлмәң
Бар иде бит Федосеев урамы,
табалмаслар шул аны...

Чаттагы йорт, синең ялгыз тәрәз.
Үпкәчел Ай көйри өлгедә.
Бикле ишек тынын кысып тора,
Күпме гаҗиз сорау күңелдә.
Синең бүлмәң – яшел аквариум
Кебек кенә иде,
иде шул...
Монда бүтән кайтмасыңны беләм,
Әмма никтер килдем,
килдем шул.
Янган еллар хәрабәсе сыман
Сукмакларда шомлы шәүләләр.
Тартылган бау калган болдырларда,
Ак керләрен анда кем эләр?..
Чыктан авырайган үрмә гөлләр,
Төнге күбәләкләр уянган.
Казансуның иркә җиле кайда –
Толымнарың сүтеп уйнаган?
Сызлан әле, сызлан, дигән сыман
Торасың күк ишек артында.
Ачылмый шул җиз тоткалы ишек,
Онытылып шакы-шакыма.
Кабатлану булмый кабат яну –
Бер кычкыра хәтер, бер тына.
Синең бүлмәң – яшел аквариум...
Яшәү төсен күңел тансыклар.
Язмыш ярларына сикердеме
Хыялдагы алтын балыклар?..


Ут алма син шәмдәлләргә
Күзләреңдә – төнге учак,
Җылыт, әйдә, арган җанны,
Мин оныттым бугай инде
Бәхет юрап узганнарны.
Тәрәзәгә сарыла җил –
Җылыт, әйдә, арган җанны...
Бүген безгә бирелгәнме
Мәңгелекнең бер мизгеле:
Гөнаһлардан арган җанны
Кочып алсын бер изгелек.
Пышылда син ягымлы сүз,
Мәңгелекнең бер мизгеле!..
Ут алма син шәмдәлләргә,
Кагылма син шәүләләргә,
Ай нурында коенсыннар.
Мәхәббәткә соңардык, дип,
Кыенсынма, кыенсынма...
Еллар аша төбәлик бер
Үкенечләр коесына.
Безгә дигән үксез бәхет
Айның туңган ягындамы?
Пышылда син ягымлы сүз,
Җылыт, әйдә, бу дөньяны.
Тәрәзәгә сарыла җил –
Сары яфрак явымнары...


Дәһшәтле чибәрлек
Кәттә атлап килә!
Нәзакәтле бармаклары арасында
Җем-җем көйри сигаретның көлсу күзе.
Кызыл-кучкыл иреннәрдән, бөдрәләтеп,
Боҗра-боҗра төтен чөеп килә үзе.
Көмеш ука – зәһәр озын тырнаклары,
Колагында – киергедәй алкалары.
Ничә илнең байрак төсе – чәчләрендә,
Сокланыйммы бу замана чәчәгенә?!
Бар да кебек, юк та кебек – кыска итәк,
Көязлекнең тантанасы – чая ботлар...
Чыкы-чыкы чукып бара үкчәләре,
Хәтта, туктап, тынын көйли чал ир-атлар.
Калку-текә күкрәгенең ядрәләре
Тетрәп тора муенсалар арасыннан.
Сискәнер дә кояш нуры кире чигәр
Назы качкан тәкәббер, боз карашыннан.
«Шоу» дигән шау, иблис көе – металл шаңы
Яшьлегеннән эчке моңын савып алган.
Узган гасыр комсомолы – әбисенең
Бер әчмуха татарлыгы йогып калган...
Чибәр үзе, каһәр!
Мондый килеш-килбәт
Халыкара модаларны тез чүктерә.
Асылында – нинди фасыл?..
Сүз камчысын
Селти язып, тыелалдым чүт-чүт кенә.
Яшь әни бу!
Парк буйлап этеп бара –
Фаэтондай купшы-матур бала арбасы.
Хакыйкатькә күзне ачыйк, менә нинди –
Милләтенең сөтен җуйган чор анасы...
........................................................................
Шакып уятты да...
Хатирәләр купты тамырыннан.
Әнә ул – мин, ята сабый, күккә карап,
Имезлеге – арыш камырыннан.
Кабык арба тартып әнкәм бара
Рәшәле басу камылыннан.
Кинәнәме тургай, нинди моңнар саркый,
Талир тәңкә чыңы – толымыннан.
Елату да шуннан, юату да шуннан –
Буыннардан күчкән үз моңыңнан.
Әнкә сөте белән, үлән суты белән
Ныгып, ялантәпи җилдергәнбез!
Туган телдән тәлгәш-сүзләр өзеп,
Тәм-сихәтен җанга сеңдергәнбез.
Тынма, хәтер... Йодрыклана үҗәтлегем:
Искермәгән әле иске көйләр!..
Бәхилләшә кырыс заман аръягыннан
Айлы алка таккан чын әниләр.
Җырда яшәү тапкан инәкәйләр...
...............................................................
Үтеп китте әнә!
Чәнти бармак белән
Этеп кенә затлы бала арбасын.
Үткен тояк – биек үкчә, чыкы-чыкы,
Узып бара, чәнчеп... ү з А л л а с ы н...


Эчтән сызып җылады ир
Алтын Мөгез култыгында
Шаулы кафе – яр читендә.
Моңын сыгып, савылып, бер
Кыз уйный виолончельдә.
Яшьсез җылый ир аһәңе
Виолончель кылларында.
Нинди тылсым бармакларда,
Нинди әрнү моң багында?
Өзгәләнә ир сагышы
Виолончель кылларында...
Җан тарыга. Шундый моңсу
Бу гомернең чал мизгеле.
Ярга таба дулкын арты
Дулкын кага Босфор җиле.
Җете утлар балкышында –
Төрек күге, Төрек җире.
Гөрли кафе. Табыннар мул.
Һәр өстәлнең үз кадере.
Виолончель кылларында
Актарыла ир бәгыре.
Исән бул, дим, хуш, Истанбул!
Бәлки кабат күралмам да...
Эчтән сызып, җылады ир
Виолончель кылларында.
Нәфис куллар тәлгәшеннән
Агылган моң тылсымына
Әсир төшеп, бөтен кафе
Сихерләнде, тына-тына...
Моң кылларын, гүзәл кызкай,
Соң чиккәчә инәлдереп,
Йә ярсытып, йә әрнетеп,
Үкендереп, үсендереп,
Әле чөеп, әле иеп,
И уйнады, алкышларга
Коенганчы, и уйнады!
Өзелмәде, түзде кыллар,
Ир йөрәген моң сынады.
Ә дулкыннар, сыктап килеп,
Ярны тешләп сулкылдады.