Җилләр исә кыйбла ягыннан...

 

Татарстан

Чүккән идең, янә торып бастың,

Сүнгән сыман идең – ут булдың!

Яраларың ямап, зур галәмнең

Тәхетенә менеп утырдың.

 

Бал кортлары сиңа ширбәт ташый,

Сөлекләрең чирең суыра.

Яралангач, тору – табигый хәл,

Үлгәч кенә бары соң була.

 

Фәрештәләр болытларны куган,

Җен-пәриләр комнан бау ишкән.

Бар дөньясы тораташтай калыр,

Бездә өмет әле бар дисәң.

 

Бөтен дөнья тораташтай калыр,

Бөтен дөнья синсез адашкан.

Күтәрел дә, җиргә иман өләш,

Бар җиһанга ямь өр, Татарстан!

 

Яра эзе сине бизи генә,

Беләм, ныклы синең иманың!

Татарстан, әгәр син булмасаң,

Бер яме дә калмас дөньяның!

 

***

Бер адашкач, чыгып кара, әйдә,

Табарсыңмы юлын галәмнең?

Мин битараф, җаным, әллә нигә

Таш йөрәккә янә әйләндем.

 

Мәхәббәтем кышкы бураннарда

Өшегәнме, белмим, туңганмы...

Әллә инде сөю хисен җуеп,

Йөрәгем дә кинәт тынганмы?

 

Әллә ниләр булды... Ниләр булды?

Кем сихере, әйтче, кем эше?

Яши алмам мондый язмыш белән,

Битарафлык белән килешеп...

 

Мәхәббәтем әллә эрегәнме,

Язгы ташуларда акканмы?

...Еллар буйлап эзләп барам кебек

Керфегеңә кунган ак карны...

 

Җомга үтте...

 

Җомга үтте... Менә кояш байый...

Җилләр исә кыйбла ягыннан.

Шәфәкъ нуры иңгән җир йөзенә

Фирүзәдәй юрган ябылган.

 

Җомга үтте... Күккә моң эленгән,

Болытлар да эри тын гына.

Кар астыннан гөлләр эзләп йөрим,

Бар тапканым ләкин, туң гына.

 

Җомга үтте...

Тагын бәйрәм көтеп,

Җанда өмет белән йөрербез.

Тик иманны туңдырмаска иде, –

Кыштай салкын булыр илебез.

 

Сәерлектер

 

Кышкы урам. Ишеп карлар ява,

Мин тунымны салып йөгердем.

Ап-ак дөнья буйлап бер үтмәсәм,

Гүзәллекне ничек күрермен?

 

Тәрәзәдән тоеп буламыни

Бу сафлыкка чумган җир йөзен?!

Килә минем ак көртләргә батып,

Урман эчләрендә йөрисем.

 

Кар көртләре киртә буламыни,

Күңелләргә иңгән сафлыкка?!

Тәлгәш-тәлгәш ак йолдызлар ява,

Аксыл карга каеп ак ука.

 

Аклык белән иләсләнеп йөрим,

Мәхәббәтен тапкан яр сыман.

...Шагыйрь кеше сәеррәк була

Сәер кешеләрнең барсыннан.

 

Мондый ямьне күрми йөргән затмы?.. –

Ул – таш йөрәк, димәк, ул – агач.

Кеше ничек шагыйрь була алсын,

Минем кебек сәер булмагач?!

 

Тимер арба

Тимер арба кыңгыравы

Чыңлый да чыңлый гына.

Күңелдәге тиле уйлар

Тынмый да тынмый гына.

 

Уянып китәм салкыннан,

Чыгам да китәм юлга.

Бернәрсә дә сөендерми,

Сәбәп юк елмаерга.

 

Уянып китәм яшәүдән,

Тирәмдә – чынлык кына.

Котылырмын күк гамемнән

Юлларга чыгып кына.

 

Тимер арба кыңгыравы

Чыңлар да чыңлар һаман.

...Кешеләрнең күңелләре

Тимердәй каты заман.

 

Хыял булып яшәр ярыма

Итәкләрең җилдә җилфердидер,

Болыннарда шәүләң чагыла.

Тугайлардан йөгереп киләсеңдер,

Яшьлекнең иң ямьле чагына.

 

Көлүең – чулпы чыңы, йөрешләрең

Аккош көнләшерлек иде лә.

Кояш сыман сары күлмәгеңнең

Кагыласы иде җиңеңә.

 

Сылу идең, зифа буйлы идең,

Һәр авазың челтер чишмәдәй.

Офыкларга гына кереп киттең,

Су алырга гына төшкәндәй.

 

Тузганаклар арасында калдым,

Шул сурәтне салып җаныма.

Бу җырымны сиңа бүләк итәм –

Хыял булып яшәр ярыма.

 

Реклама