Фәннүр Сафин шигырьләре

Фәннур Сафинның тууына 70 ел

 

Шагыйрь Фәннур Сафинның романтик шигъриятен күңел тиз тоя, тиз таный. Инде ул сагындырган да шикелле. Әлбәттә, беренче чиратта, төсе-моңы белән якты җырлары һич онытылмый, аларны бүген дә яратып җырлыйлар. “Хушлашырга ашыкма”, “Ялгыз көймә”, “Җырымда юатырмын” һ.б. шигырьләре көйгә салынып, заманалар агышына җайлашып, чордан-чорга күчә киләләр. Хәер, бу табигыйдер дә. Чөнки, битараф җаннарны да сискәндереп, дертләтеп куярлык халыкчанлык, хис тирәнлеге һәм илаһи җегәр бар аның шигъриятендә.

Туган җире – Татарстанның Минзәлә районы Күзкәй авылыннан күңел биштәренә салып, олы юлга алып чыккан яшьлек романтикасын да ахыргача, югалтмыйча саклый     алган шагыйрь шул ул. Ил, халык язмышы турында уйланганда да, “Без кемнәр?” дип үз-үзенә сорау биргәндә дә Фәннур Сафин көчле-җегәрле егет булып, яшьлек аша эндәшә һәм һаман да безгә үзенчәлекле иҗаты белән яшьлек бусагасыннан карап торадыр кебек...

 

Сез кемнәр?

 

Сез кемнәр, сез кемнәр, сез кемнәр?

Сихерле киртәме юлларда?

Томаннар аша без үреләбез

Күрешергә үрелгән кулларга.

 

Абынган, егылган чак була,

Барысын аңлыйсыз, күрәсез.

Ялына ут капкан толпардан

Кул сузып, төшләргә керәсез.

 

Ничәмә мәртәбә бит инде

Киләчәк өчен сез янасыз!..

Без юлга чыкканда,

                              кул болгап,

Ялкыннар эчендә каласыз!..

 

...Шартлаулар, янгыннар яктыртса,

Барыбер караңгы ул төннәр...

Шул төндә яндыгыз, туганнар,

Менә бит сез кемнәр, сез кемнәр...

 

Янды тән, янды кан – җан калды,

Шуңамы якты бу ак көннәр?

Һәм шуңа ни булыр җавабың? –

Без кемнәр, без кемнәр, без кемнәр?!

 

Зур серләр ачсак та – без кемнәр?

Галәмгә очсак та шул сорау!

Илләрдән китсәк тә, кайтсак та,

Ярларны кочсак та – шул сорау!..

 

...Төшләргә керәсез, күрәсез:

Шул юлда безнең дә гомерләр.

Меңләгән күз карый бу чорга:

 – Сез кемнәр, сез кемнәр?

                                Сез кемнәр?!

 

Музей ачтым...

 

Мин гаҗәеп музей ачтым.

                                            Анда

Фатих Кәрим язган каләм бар.

Мин өр-яңа музей ачтым.

                                           Анда,

Кутуй кайта, дигән хәбәр бар.

 

Минем музеемда Мөҗәйләрдән,

Алишлардан яңа хатлар бар.

Анда Җәлил ярсып шигырь укый!

Ә янында...

аның башын кискән балта бар.

 

Музеемда –

          канәфер чәчәкләре,

кашкарыйлар,

          кыргый гөләпләр.

Ядрә тишеп үткән йөрәкләр бар,

Үтерелгән җырлар,

          теләкләр...

 

Музеемда – каен тузы түгел –

ә кешеләр янган мичләр бар,

һәм солдатлар сөйгән хатыннарын

соңгы тапкыр кочкан кичләр бар...

Ярсу хисләр, бетмәс үчләр бар!..

 

Табалмассыз ләкин ул музейны,

җитсәгез дә җирнең читенә...

Яңа музей – минем йөрәгемдә,

килегез сез аңа,

                Кешеләр!..

 

Дөнья...

 

Кемдер дәшми шәһит китә,

Туры калыр өчен.

Кемдер яши, тугры сүзне

Ярып салыр өчен.

 

Кемдер яши, тыныч кына

Гомер үтсен диеп.

Яки минем алда дөнья

Тезен чүксен диеп.

 

Кемдер яши “сөям...” дигән

Бердәнбере өчен.

Һәм кемгәдер күкрәгеннән

Ялкын өрер өчен...

 

Шул кемнәрдер өчен бу җир

Борчыла, сөенә:

Бер карадан киенә ул,

Бер актан киенә...

 

 

Әнкәй!..

 

(Бер көндәлектән)

 

Үз илем бар, рәхмәт, әнкәй!

Үз телем бар, рәхмәт, әнкәй!

 

Дөньяларда ямьнәр табып,

Дулкынланып, ярсып-янып

Яшәү шундый рәхәт, әнкәй, -   

Барысы өчен рәхмәт, әнкәй!

 

Ризык биргән,

                гомереннән

өзеп биргән син үк, әнкәй...

Ләкин бөтен рәхмәтләрне

                ничек әйтим? –

Син юк, әнкәй...

 

 

Онытмадым

 

Туган якның мамык карын,

Катлам-катлам болытларын –

Онытмадым!..

 

Күкчәчәкле болыннарын,

Балкып торган кызыл ярын –

Онытмадым!..

 

Никтер тагын Ык суларын,

Бөдрә-бөдрә яшел талын –

Онытмадым...

 

...Янә кайттым.

Тауларына менеп бактым,

Ярларына төшеп яттым,

Иләсләнде күңел. –

Онытылырлык түгел

Берние дә Туган якның –

Балачакның...

 

 

Җитми!

 

Җитми бәхет, шул бәхетне

табар өчен гомер җитми.

Кышын кояш булмаганда

җылынырга шигырь җитми.

 

Җитми дуслар, күзләр җитми,

арттан килеп дошман бәрсә.

Һәм җитми бер-берең өчен

калкан булу дигән нәрсә.

 

Син дә, дускай, уйланасың,

карашларың моңсу-җитди.

 Карашлар да берни түгел,

Яратуың синең җитми!..

 

Алма бакчасында

 

Туп-туп коела алмалар,

“Син!” дип барсам – җил исә.

Ул алманы мин үзем дә

Өзәр идем югыйсә.

 

Өзәр идем...

Һәм әйтерсең

Гомер буе, бер генәм,

Кычытканга чагыла-чагыла

Мин алмага үреләм.

 

Ә ул алма йолдыздан да

Югарырак икән бит!

Юкка җанны ышандырам,

Беркөн буем җитәр дип.

 

Җиталмагач, өмет өзеп,

Күзләр түбән карады.

...Күктән эзләгәнмен икән

Яныма төшкән алманы!..

 

 

 

Реклама