Алда – биек тау түбәсе...

 

Әни

Әни судан кайтты. Песие

Каршысына килде йөгереп.

Һәм уйнаклап исте йомшак җил,

Ачык тәрәзәдә гөл күреп.

Шомырт чәчәгенең таҗлары

Сулы чиләкләрдә йөзә ич.

Әни белән кайткан гүзәллек

Бездә генә бары, бездә ич!

Чиләкләрне әни бик ипләп

Утыртты да сары баскычка,

Үрелде дә мүкле ярыкка

Кыстырылган баулы ачкычка,

Ачып кереп китте ишекне.

Шыгыр- шыгыр сайгак сайравын

Үрмәкүчләр хәтта ишетте.

Чормадагы ап-ак пәрәвез

Тирбәлгәләп алды, чайкалды.

Әни чыкты самавыр тотып,

Чишмә суы белән чайкады...

Ак парларын бөркер самавыр,

Һәм сандыктан чыгар чәй кабы.

Көянтәсен элде кадакка,

Ак песие килде... Иркә бик.

Әни аны җылы кулында

Сыйпый-сыйпый гына йөртә бит.

Ак чиләктә кояш күтәреп,

Кереп китте алар икәүләп.

Ишегалды, кояш, ак песи,

Ак яулыклы әни – бер дәүләт...

Әни дә юк инде... Песи дә...

Айлы төндә кереп төшләргә

Сынап карый, әни, кайвакыт:

“Насыйп булсын озак яшәргә,

Хатирәләр белән яшәргә!”

Мин чишмәгә киләм... Баш иям

Сукмагында үскән гөленә.

Чәчрәп-чәчрәп оча тамчылар,

Керфегемә тамчы эленә.

 

Кайту

Күзе яшьле моңсу балачакның

Йөрәгемдә калды юшкыны.

Карт зиратта япь-яшь үлән үсә

Чардуганга синең ышкылып.

Гомер буе сиңа кайтам, әни,

Сөйләр сүзләрем күп. Әйталмыйм.

Басып торам соңгы тукталышта,

Һаман сиңа кайтып җиталмыйм.

 

Печәнче

Транзисторы тын болында

Нидер сөйли мыгыр-мыгыр.

Корымланган чәйнегендә

Су кайнады быгыр-быгыр.

Камыт, дуга ята читтә,

Болын тулып бии нурлар.

Яшелләнә бик якында

Төлке уйнар текә урлар.

Тиргә баткан ат сыртына

Килеп куна төклетура.

Печән чапкан ирне күзләп

Кымшанмый да тик утыра.

Талчыкканын таза бу ир

Сизде бугай хәзер генә.

Баш очында ап-ак болыт

Кульяулыгы кадәр генә.

Ак кульяулык чыгара ул

Чалбарының кесәсеннән.

Эре-эре ак тамчылар

Тәгәрәшә иңсәсеннән.

Ир тирләгән битен сөртә,

Су тамыза учагына.

Юешләнгән учак чыжлый,

Яктылыктан күз чагыла.

Җәй эссесе – кочагында,

Ат пошкыра. Черки безли.

Сүнәр-сүнмәс вак күмерләр

Пышылдаша учагында...

 

Челтери кичке сулар

Челтери кичке сулар...

Таллыкка качып кына

Аякларын юа кыз

Ак ташка басып кына.

Ак күлмәге итәген

Селкеткәли шаян җил.

Суга иелгән саен,

Сыгылыплар китә бил.

Челтери кичке сулар...

 

Кыз башын игән саен,

Толымнарының очы

Суларга тигән саен,

Чәчрәп куна тамчылар

Кызның ап-ак тезенә.

Сүнә кояш. Таллардан

Соңгы нурлар өзелә.

Челтери кичке сулар...

Ап-ачык ишетелә

Шул челтерәү тавышы.

Очып арган кошларның

Салмак канат кагышы.

Кызны күзли бер егет

Таллыкка качып кына.

Яшел мүккә төренгән

Түмгәккә басып кына.

Селкеткәли чәчләрен

Кошның канат җилләре.

Ымсындыра кызыйның

Сыгылмалы билләре.

Сихерләде егетне

Ап-ак ташка баскан кыз.

...Кич җитүгә күкләрдә

Кабыначак пар йолдыз.

Челтери кичке сулар...

 

Күкләрдән килгән аваз

Моң үкси сулык-сулык:

– Гөл идек! Сулдык... Сулдык...

Килде бу нинди заман?

Җан өши. Суык... Суык...

Әллә ниткән халәт бу,

Бер дә бетмәс моңсулык.

Үле җырлар ил тулы,

Җаннарга да сил тулды.

Юа җан гәүһәрләрен,

Милләтнең җәүһәрләрен.

Кабатлана шул аваз:

– Гөл идек! Сулдык... Сулдык...

Милләтнең бакчасында

Җилгә очар көл булдык.

Чүп-чар тулы бакчада

Әкренләп күкси-күкси,

Иртәсен дә, кичен дә

Халык җырлары үкси.

...Күзем ачтым, сискәнеп,

Кояш чыккан. Өй якты.

Төшләнеп ятам ласа,

“Әдрән диңгез” уятты...

 

Ташландык авыл

Кунаклар да кайтмый инде,

Чит-ятлар да күренми.

Ишегалды буш. Сабыйлар

Шомыртларга үрелми.

Атлар беткән. Ара-тирә

Атлы арба үр менми.

Арба тәгәрмәче төшкәч,

Йөкчеләр дә сүгенми.

Каршыга тик чабып килә

Хуҗасыз этләр генә.

Яшь туйралар чыгып килә

Карт агач төпләренә.

Сүнгән өметләр генә.

Тишек-тошыктан сикереп

Менгән дә кыю гына,

Тырнак чарлый кара песи

Буш абзар кыегында.

Кыштыр-мыштыр килә картлар

Күзен кысып кояшка.

Кулны тыгып билләрдәге

Кыршылган тар каешка:

– Ике адым атлаганчы

Аяклар арый, – диләр.

Айлык пинсәне алганчы

Яшәсәк ярый, – диләр.

Үткәннәрдән, гамьле чактан

Кайтаваз килә кебек.

...Утыра ул тау астында

Тавышсыз кино кебек.

 

«Мин үзем дә ил сыман...»

Мин үзем дә ил сыман

Хәлсезләндем, таушалдым.

Таш атканга аш аттым,

Шактый кыен ашадым.

Аязыр, диеп, көннәр,

Хыялланып яшәдем.

Ирексез ил җилендә

Кибеп бетте яшьләрем.

Сүтмәдем күперләрне,

Янып кала учагым.

Ишетәм: яшьләр килә,

Һәрберсенең ут чагы.

Фидакарьләр булсыннар,

Ил-көн диеп янсыннар.

Без нигез салдык инде,

Алар ирек алсыннар!

 

Тауга таба

Әйтәсең гел: “Янәшәңдә

Мин барында туңмассың!”

Кай арада бу гомерләр

Искән җилдәй узган соң?

Менә тагын юлдан кайттым,

Синнән башка авыр ла.

Сөрт яшеңне, елмай әле,

Күмер сал самавырга.

Бер тын чәйләп алырбыз,

Үткән көннәрне уйлап.

Ипи сал син, китап сал син,

Биштәремне куй җайлап.

Алда әле безне көткән

Биек тау түбәсе бар.

Төнгә кадәр, җитәкләшеп,

Шул тауга менәсе бар.

Йолдыз нурына сөттәй ак

Яулыгың эләсе бар.

Җанымда сиңа укыйсы

Мәхәббәт сүрәсе бар.

...Ак күлмәгең ки, аппагым!

Юллар кыска, тау якын.

Кузгалыйкчы,

Йөрәкләрдә

Сүнмәгән әле ялкын.

Реклама