Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ак җилкән. Шигырьләр

Туган як

Һәр карыш җирең кадерле,

Сөйкемле халкың миңа.

Һәр талың, һәрбер камышың

Тугандай якын шуңа.

 

Һәр елың – чиксез куаныч,

Зур бәхет – һәрбер көнең.

Хәтта бер йотым суың да

Гомердәй кыйммәт синең!

 

Иркен сулышыңны тоеп

Үсә күк хәтта чирәм...

Яхшы җырга тиң яшәвең,

И газиз Туган җирем!

Илүзә Гелметдинова,

Яңа Чишмә районы Чертуш авылы

 

Төсләр

Төсләр күп инде алар:

Барысы да матурлар.

Ак төсне дә аламын,

Карасына манамын.

Кулланып һәммәсен дә

Ясап куям рәсемнәр.

Натюрморт та, шамаил дә,

Пейзажын да ясыймын,

Песиемнең портретын,

Савытын сөтле сыйның.

Ә песием мияулый,

Миңа күзен кыскалый.

“Булдырасың, апам! – ди, –

Тик арыдым, ятам”, – ди.

Әнисә Миръякупова,

Яңа Чишмә районы Шахмай авылы

 

Тәпи киттең...

Өйдә бүген барысы шат

Тәпи киттең тәүге кат.

Аллы-гөлле дөньяда

Сиңа әле бар да ят.

 

Бар да ят, бар да каты... –

Гел тояр гомер-йомгак...

Әлегә әни янда!

Әни – тәмле һәм йомшак.

 

Тәгәрәр гомер-йомгак,

Аның өчен киртә юк...

Әнидән дә кадерле,

Баладан да кадерле

Бу дөньяда берни юк!

Регина Ногманова,

Алабуга шәһәре