Логотип Казан Утлары
Публицистика

Зариф Бәшири

Зариф Бәшири

(1888-1962)

Шагыйрь, язучы-прозаик, мәгърифәтче-педагог Зариф Бәшири (Зариф Шәрәфетдин улы Бәширов) 1888 елның 5 маенда хәзерге Татарстан Республикасының Кайбыч районына кергән Чүти авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Чүти – Тау ягының Гөбенә елгасы буена урнашкан һәм Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле зур авыл булып, тирә-ягында чуваш авыллары да күп булганлыктан, төбәк халкы милли яктан бер-берсе белән якыннан аралашып яшәгән. Шуңа күрә булачак язучы бала чактан ук чуваш телен һәм гореф-гадәтләрен тирәнтен белеп үсә, һәм аның әдәби иҗатында да чуваш темасы аерым бер урынны били.

Зарифның укуга сәләте, әдәбиятка омтылышы да бик иртә уяна. Башлангыч белемне туган авылында әтисеннән алгач, укуын 1898-1902 елларда Буа мәдрәсәсендә, аннан соң (1902-1906) хәзерге Яшел Үзән районына кергән Акъегет авылы мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Беренче иҗат тәҗрибәләреннән «Яшә, хөррият, яшә!» исемле шигыре «Казан мөхбире» газетасының 1906 елгы 20 гыйнвар санында басыла. Шул ук елларда Оренбургта чыккан «Шура» журналында чуваш халкының гореф-гадәтләре турында этнографик характердагы берничә мәкаләсе дә дөнья күрә.

Акъегет авылы мәдрәсәсен тәмамлап, бер кыш үз авылларында мөгаллимлек иткәннән соң, 1907 елның көзендә Казанга килә һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый башлый. Казанга килгән елда ук аның «Милләт кайгысы» исемле беренче шигъри җыентыгы басылып чыга. Шуннан соң яшь авторның мәгърифәтчелек идеяләре, милли азатлык мотивлары белән сугарылган шигырьләре бер-бер артлы «Фикер», «Бәянелхак», «Казан мөхбире», «Йолдыз», «Вакыт» газеталарында, «Шура» журналы битләрендә даими басыла.

1908 елның язында З.Бәшири, Оренбург шәһәренә китеп, Кәримев-Хөсәеневләр матбагасында корректор һәм берникадәр вакыт юмор-сатира журналы «Чүкеч» редакциясендә мөдир (сәркатип) булып эшли. 1908-1910 еллар арасында Орск, Оренбург нәшриятларында шагыйрьнең нәүбәттәге шигырь җыентыклары – «Тутый тавышы» (1908), «Язгы кояш» (1908), «Иртәнге азан» (1909), «Ядкяр» (1909), «Җуаткыч» (1909), «Яз тамчылары» (1909), «Хиссият бишекләре» (1910) исемле китаплары дөнья күрә. Мәгърифәткә, яктылыкка өндәү, тормыш-көнкүрештә очрый торган тискәре якларны тәнкыйть итү, гади кешеләрнең бәхетсез язмышына уфтану, табигать күренешләре, мәхәббәт кичерешләре – З.Бәшири шигырьләренең төп тематикасы. Әмма сан ягыннан күп язарга омтылу, ашыгу еш кына З.Бәшири шигырьләренең сәнгатьчә эшләнешен түбәнәйтә. Шуңа күрә аның шигъри иҗаты үз заманында Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Камалларның каты гына тәнкыйди чыгышларына, фельетоннарына тап була. Әче телле Шәехзадә Бабич та, әдипнең талымсызрак, әдәпсезрәк шигырьләрен күздә тотып: Әй, Зариф, чык ялтырап, тик бар да китсен аптырап, / Дошманыңны калтырат, борчакларыңны шалтырат! дип, аны зәһәр генә чеметеп ала.

З.Бәшири бу елларда проза әсәрләре дә язып бастыра. Алар арасында «Шаян Фәһим» исемле балалар хикәясе (1910) һәм «Чуваш кызы Әнисә» повесте (1910) әдипнең иҗатында күренекле урын тота. Чуваш кызы белән татар егетенең фаҗигале мәхәббәтен романтика катыш реалистик буяулар белән сурәтләгән әлеге повесть кат-кат басылып, соңыннан (1960 елда) чуваш теленә дә тәрҗемә ителә.

1910-1917 еллар арасында З.Бәшири Пенза һәм Тамбов төбәкләрендәге Аллагол, Вәрәки авылларында, аннан соң Казакъстанның Капал шәһәрендә балалар укыта. Февраль инкыйлабыннан соң Алма-Ата шәһәренә күчеп, анда уйгур газеталарында эшли. 1918-1919 елларда Казакъстанның Җарканат шәһәрендә мәгариф бүлеген җитәкли, соңыннан, 1930 елга кадәр, Ташкент шәһәренең мәгариф оешмаларында, газета-журнал идарәләрендә төрле җаваплы вазифалар башкара, Урта Азия дәүләт университеты каршындагы рабфакта үзбәк, уйгыр телләре һәм әдәбиятлары буенча дәресләр алып бара. 1930-1932 елларда әдип – Донбасста, татар шахтёрлары өчен чыгарыла торган «Пролетар» газетасының әдәби хезмәткәре. 1933 елда ул Уфага күчеп килә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда яши. З.Бәшири 1962 елның 21 октябрендә вафат була.