Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖЫРЫ БАРНЫҢ – ЧИКСЕЗ ГОМЕРЕ!

Хәтер кыры
Көтәләр, дип, башка язмам инде,
Мин елармын, ахры, тын гына.
Солдат хатыннары китеп бара,
Ирен эзләп хәтер кырына.
Әниләрнең кара чәчләренә
Хәсрәт-бәсләр иртә кундылар.
Бүгенгедәй, кайтып керер, диеп,
Ишек бикләмичә кундылар.
Соңгы каһарманнар басып тора,
Иртәгәне уйлап тартынам.
Җиңү мәйданына килми калса,
Кирәк булмас бару артыннан.
Тик батырлык янәшәдән атлар,
Тезелешеп узар күп еллар.
Һәйкәл яннарында, чәчәк тотып,
Солдат балалары торырлар.
Онытырлар, диеп, уйламагыз,
Җир төренгәч язгы бер ямьгә. –
Ап-ак чәчле солдат улларының
Оныклары килер бәйрәмгә!
Солдат хатыннары китеп бара,
Ирен эзләп хәтер кырына.
Мин бу хакта бүтән язмам инде,
Бер елармын, ахры, тын гына...

Бер бит кәгазь
Өстәлемдә ап-ак кәгазь ята,
Белү кирәк аның кадерен.
Мин Җәлилгә бер бит сузар идем,
Язсын өчен үлмәс шигырен.
Гади кәгазь азмы шагыйрьләргә
Мәңгелеккә якты юл ярган?
Кәгазь – хәтер, Бөек Кол Галинең
«Йосыф – Зөләйха»сын кайтарган!
Кәгазь тотсам, Такташ искә төшә –
Замананың моңлы шагыйре!
Ни гаҗәптер, киткәч арта төшә
Шагыйрьләрнең җирдә кадере!
Ә урамда күбәләк кар ява,
Бизәк булып куна талларга.
Җаннар күбәләктәй очканлыкны
Шагыйрь җаны кирәк аңларга.
Актан торган бу дөньяга баккач,
Күзләр чагылмавы икеле.
Ак кәгазьгә төшкән шигырь – энҗе,
Киләчәккә илче шикелле.
Шигырьләргә богау салынмавын
Кайсы хәким, әйтче, тыймаган?
Язу – бездән, ә илһамы исә –
Тиңсез бүләк иңә Ходайдан!
Өстәлләрдә сөттәй кәгазь ята,
Белү тиеш аның кадерен.
Мин Туфанга бер бит сузар идем,
Язар өчен үлмәс шигырен...


Билгесез солдат
Тол хатыннар көтте, күпме ана
Олы юлдан күзен алмады.
Миллионлаган сабый кабереңне
Әтинеке диеп санады.
Син танкта яндың, суда баттың,
Фашистларның бирдең кирәген.
Кем булса да, соңгы сулышкача
Ватан белән иде йөрәгең.
Мәрмәр һәйкәл, якты истәлекләр
Яңаралар кабат хәтердә.
Яу кырыннан гүя эндәшәсең:
«Улларыңны, Ватан, хәтерлә!»
Онытмадык, солдат: хәбәрсезләр
Мәңгелек ут булып яналар.
Сазлыклардан, урман эчләреннән
Оныкларың эзләп табалар...
Күрәсеңме, әнә, бер минутка
Тыгыз сафлар тынып калалар.
Аурупа буйлап яшьле күзләр
Кызыл кәнәферләр салалар.
Миллионлаган ятим кабереңне
Әтинеке, диеп, санады.
Тол хатыннар көтте, күпме ана
Кайтуыңны күрә алмады!
Бүгенгеләр барыр сукмакларын
Синең үрнәгеңдә билгели.
Син билгесез солдат саналсаң да,
Батырлыгың илгә билгеле!


«Шөгер» җырына мәдхия
Мәңгелеккә илтер юллама син,
Таулар сыман горур башыбыз.
Кайданлыкны әгәр сорасалар,
«Шөгер» җырын көйли башлыйбыз.
Мәгърур таулар – Урал итәкләре,
Шул итәккә үстек ябышып.
Юк, без читтә озак торалмадык,
Кайтып төштек моңга сабышып.
Без бәхетле җирдә, торган саен
Төп нигезнең арта кадере.
Җыры барның – күңел күтәренке,
Җыры барның – чиксез гомере!
Кырык өчтә, сугыш барган мәлдә,
Хәтерләргә төшә тагын да.
Кара алтын бирдең, һәрбер өйгә
Кара кәгазь килгән чагында.
Ә җәйләрен илнең амбарларын
Икмәк белән тутыра бу кырлар.
Йорт аралаш батыр яши бездә,
Адым саен очрый шагыйрьләр.
Синең матурлыкны сөйләгәндә,
Ышанмаучылар да бар, туган.
Тальян гармун җанын тыя алмый,
Аңлый алмый монда тумаган!
Җыры барның – килер язлары бар,
Борынгыдан килгән сүз рас ул.
Киләчәккә нурлы капка ачкан,
Гасырлардан килгән мирас ул!
Шушма белән таңда саубуллашып
Кузгалабыз ерак юлга без.
Сәхнәләрдән сине җырлаганда,
Чишмә суын эчеп чыгабыз!
Аягүрә басып тыңлыйм сине,
Утыралмыйм тик бер урында.
Үзем җырлыйм, үзем шигырь язам
Синең бөеклегең турында!
Мәңгелеккә илткән юллама син,
Таулар сыман горур башыбыз.
Газиз халкым белән кушылачак
«Шөгер» җырын көйли башлыйбыз!


Солдат хатыны
Рядовой да түгел, генерал да,
Погонның да юктыр алтыны.
Җиңү, дибез икән, иң беренче,
Сиңа рәхмәт, солдат хатыны.
Итәк тулы бала белән калдың,
Сыңар валчык кайчак капмадың.
Ирең илгә тугры булган сыман,
Иргә тугрылылык сакладың.
Синең хатың дошман пулясыннан,
Ядрәләрдән, ышан, саклады.
Ватан, диеп, синең исем белән,
Дзотларны ярың каплады.
– Бездә бар да әйбәт! – дидең һәрчак.
Авыр, диеп, кем соң сөйләсен?!
Хат ташучы керсә, курка идең,
Кара кәгазь генә килмәсен.
Язалмадың, юкса сабыйларың
Ипекәйне төштә күрделәр.
Бер уч бодай өчен хатыннарны
Себерләргә азмы сөрделәр?!
Салкын мендәр генә сөйли ала
Яшәү кыенлыгын ир-атсыз.
«Әтисе!» – дип каршы алдың аны,
Атлый алмаса да таяксыз!
Кайберләре һаман көтә әле,
Тәрәз чиртер, диеп, бәгырен.
Бүгенгеләр, беләбезме икән,
Солдат хатынының кадерен!
Рядовой да түгел, генерал да,
Погонның да юктыр алтыны.
Җиңү, дибез икән, иң беренче,
Сиңа рәхмәт, солдат хатыны!