Логотип Казан Утлары
Публицистика

Язмыш сынауларына бирешмичә

Бу вакыйгаларны кичергән Барый Галиев Теләче районы Балыклы авылында туып үсә. Аның узган язмыш юлы сикәлтәле һәм бик тә катлаулы... Шулай да ул һәрвакыт кешеләргә булган хөрмәт хисен югалтмый, дөньяны яратуыннан туктамый. Исеме

акланганнан соң, озак еллар мәктәптә балаларны балта осталыгы серләренә өйрәтә. Бүгенге көндә лаеклы ялда, балалары белән Теләче районының Алан авылында көн итә.

Материал тулысынча аның сөйләве буенча язылды.

Ямьле яз көнендә Барый карт ихатасына яшь кенә кыз белән бер егет килеп керде. Алан урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары икән. «Соңгы кыңгырау» бәйрәменә мәктәптән чакыру кәгазе китергәннәр. Итагатьлелек саклап, бераз сөйләшеп тордылар.

Аннан чакыру турында кабат искәртеп, саубуллашып китеп тә бардылар. Карт аларны капка төбенә кадәр озата чыкты. Яшьләргә сокланып карап калды. Их, яшьлек, яшьлек!

Иң матур, иң рәхәт вакытлар... Әйе... Ул да шушы Алан мәктәбендә укыды бит. Аның да яшь вакытлары, изге хыяллары бар иде. Тик сугыш дигән аждаһа бөтен хыялларны чәлпәрәмә китерде.

Барый урта мәктәпне 1939 елда тәмамлады. Районда алдынгы мәктәпләрнең берсе иде бу. Директор Нур Шәфиевич Сафиуллин, фәннәрне яхшы укыту белән генә канәгатьләнмичә, сыйныфтан тыш чаралар оештыруга да зур игътибар бирә белде.

Барый иң актив укучылар рәтендә булды. Түгәрәктә мандолина уйнау серләренә төшенде. Гармунда уйнарга инде кечкенәдән үк өйрәнгән иде. Мәктәптәге бер генә кичә дә аннан башка үтмәде. Мәктәптә үткәрелгән төз ату ярышларында да иң яхшы

атучылардан саналды. Шуңа да егетләрчә горурлык белән күкрәгендә «Отличный стрелок» һәм ПВХО (противовоздушная и химическая оборона) билгесен йөртте. Сигезенче сыйныфтан ук үзенең алга таба кая барасын, кем булачагын ачык күз

алдына китерә иде. Ул хәрби офицер булачак! Барый үзен шуңа әзерләде. Хәрби темага китаплар укыды, төрле походларда катнашты, күренекле хәрби җитәкчеләрнең тормыш юлын өйрәнде. Егетнең активлыгын тиз күреп алдылар. Унынчыда укыганда,

партиягә кандидат итеп кабул ителде.

Мәктәп тә артта калды. Көзге чакыру башлангач, Теләчегә килеп, хәрби комиссар Васильевка үзенең хыяллары турында сөйләп бирде. Бу вакытта армиягә китү өчен мөмкинлек чыкмады. Өч ай партия райкомында статист булып эшләгәннән соң, ноябрьдә Орлов хәрби пехота училищесына юллама тапшырдылар. Егетнең башы күккә тия язган иде ул вакытта. Гади авыл малае – хәрби офицер!

Бу юлның бик катлаулы буласын, алда озакка сузылган сугыш михнәтләре, чит җирләрдәге әсирлек, илгә кайткач күрәчәк хурлыклы газаплар – боларның берсен дә күз алдына китермәде Барый ул вакытта.

Әнисе Барыйны юлга әзерли башлады. Ә ул, әтисенә ияреп, колхозның атларын карашырга барды. Аның да ярты гомере әтисе белән шушы атлар арасында үтте бит. Хуҗалыкта алтмышка якын ат бар. Барый һәрберсенең исемен, холкын белә. Алар арасында яраткан чаптары – җиңел сөякле Йолдыз кашка! Ничек инде аларны күрмичә, саубуллашмыйча китәсең, ди. Әле тагын кайчан кайтыла?!

Менә ат базары. Зур капканы ачып, эчкә үттеләр. Моңа кадәр тыныч кына печән чемченеп яткан малкайлар, хуҗалар килгәнне күреп, пошкырып сәлам бирделәр, урыннарында тыныч кына тора алмыйча, тыпырдап биеп алдылар. Ата белән ул, артык сөйләшмичә генә, атлар астындагы сайгакларны себереп җыештырдылар.

Иң аргы башка кертеп өелгән печән кибәненнән йолкып, утлыкларга азык салып чыктылар. Кайтып китәр алдыннан Барый Йолдыз янына тукталды. Чаптар егетнең күңелендә нинди уйлар кайнаганын белми иде шул. Ул егет белән шаярырга маташты.

Гадәт буенча, хуҗасының кесәсеннән шикәр шакмагы, ипи кисәге эзләде, пинжәкнең җиңнәренә, түшенә кагылды. Беренче тапкыр Барый «китү» сүзенең чын мәгънәсен шушында аңлады. Бугазына кайнар төер утырды.

...Орёл пехота училищесындагы курсантлар арасында төрле милләт вәкилләре бар иде. Бәхеткә, татарлар да шактый икән. Взвод командиры Хатыйп Галимов та күрше Сауш авылыннан булып чыкты. Арча педучилищесын бетереп килгән. Мирсәет

Заһидуллин – Бөгелмәдән. Алар Барыйның иң якын дусларына әйләнделәр.

Авылда эшләп үскән Барыйга училищеда уку артык кыен булмады. Зачётларны, ату нормаларын «яхшы» билгеләренә тапшырып килде, шушында партия сафларына кабул ителде.

Сугыш башлану турындагы хәбәрне Барый туган авылында ишетте. Ике ел уку дәверендә беренче тапкыр ялга җибәрелгән курсант куш атнасын да тутыра алмыйча, 23 июнь көнне

училищега китеп барды. Юлда барганда ук, Тула шәһәренә җитәрәк, аларның эшелонын бомбага тоттылар. Тәүге тапкыр егетнең фашистлар белән очрашуы шушында булды. Сугыш

китергән канлы вәхшәтне, беренче үлемне, кул-аяклары бомба ярчыкларыннан теткәләнеп беткән хатын-кызларны, балаларны күреп тетрәнде, гаҗизләнде.

Сугыш училище тормышына да кырыс үзгәрешләр кертте. Барлык өйрәнүләр урманда, лагерьда үткәрелә башлады. Укыту срогын кыскартып, июнь ахырында барлык курсантларга лейтенант дәрәҗәсе биреп, фронтның төрле участокларына тараттылар.

Мценск шәһәре янында яңа дивизия туплана башлаган икән. Барыйны шушы 51 нче Перескоп армиясе составына кергән 271 нче дивизиянең 176 нчы полкына транспорт ротасы командиры итеп билгеләделәр. Дивизия тупланып беткәч, көньяк фронтка – Кырымга җибәрделәр. Юлда ук эшелон дистәләрчә тапкыр бомбага тотылды. Аеруча Джанкой станциясе янында булган канлы сугышлар йөрәккә сеңеп калды. Сугышның беренче айларына иң авыр, иң күп югалтулар туры килеп, совет

армиясе бөтен фронт буйлап чигенде. Джанкой, Алупка, Алушта шәһәрләре немецлар кулында калды. Алушта шәһәре янында Барыйлар полкы да тулысынча тар-мар ителде. Полк командиры полковник Рогозянов (азәрбайҗан, заманында Казанда укыган,

татарча яхшы белә) җитәкчелегендәге командирлар төркеме полкның документларын яндырырга, байракны яшерергә дигән карарга килде. Бу авыр миссияне башкаруда Барый да катнашты. Полкның исән калган кешеләре, командирларының соңгы боерыгы

буенча ике-өч кешелек төркемнәргә таркалып, таулар аша Севастопольгә чыгу өчен хәрәкәт итәргә тиеш булды. Барый җитәкләгән төркем – хәрби техник Василий Игушин (белорус) һәм мал табибы Алексей Кудрин карта буенча үзләренең кайда

икәнлекләрен ачыклаганнан соң, юлга кузгалдылар. Бер авылга кереп, хәрби форманы калдырып, гади киемнәргә алыштырып чыктылар. Барый үзенең офицер киемен һәм документларын юк итте. Бары тик бүрек эченә тегелгән партбилетын гына калдырды.

Юлда барганда, алар партизаннар белән очрашты. Отряд бары коммунистлардан гына тора. Аларның командиры белән сөйләшкәннән соң, Барый да партизаннар янында калырга булды. Иптәшләре генә партиядә булмаганлыктан, партизаннар

отрядында кала алмый. Дуслары Василий һәм Алексей командирларыннан аерылырга теләмәүләрен әйткәч, Барый да фикереннән кире кайтты. Ни күрсәк тә, бергә күрербез, дип юлга кузгалдылар. Партизаннар командиры аларга үзенең бер үтенечен җиткерде: «Әгәр дә, Севастопольгә барып җитә алсагыз, Чапаевская урамындагы егерме икенче номерлы йортны табып, әниемә исән икәнлегемне хәбәр итегезче...»

Бу үтенечне үти алмадылар, Севастопольгә барып җитәрәк, өч егетне дә әсирлеккә төшерделәр...

Шушы авыр хатирәләрне яңартып утырганда, Барыйның кулына бер умарта корты килеп кунды. Күп бал җыеп арыган идеме, әллә сусызлыктан әлсерәп төшүе булдымы – умарта корты, йөгерештән килгән чабышчы шикелле, бөтен гәүдәсе белән сулап торды

да, үз юлы белән очып китте. Әйе, бу дөньяда һәрбер җан иясенең үз юлы бар шул.

Табигать бар тереклекне үзенчә ирекле итеп яраткан. Бар җан иясенә ирек кирәк, ирек...

Әсирләрне, мылтык түтәләре белән төрткәләп, авылга таба куаладылар. Бу Кырым татарлары яши торган Өскет авылы булып чыкты. Авылны бүлеп, көчле елга агып ята.

Барый, озак уйлап тормыйча, суга сикерде. Немецлар бу хәлне көтмәгән иде булса кирәк. Алар, мылтыкларын төзәп ата башлаганчы, көчле су ташкыны егетне дошманнарыннан

ерагайтты. Партбилет белән бүрек тә дулкыннар арасында юкка чыкты. Әмма качып котылырга язмаган икән. Елганың алдагы борылышында фрицлар, мондагы ыгы-зыгыны күреп, иптәшләренә ярдәмгә ташландылар. Барыйны, тотып алып, калын олтанлы итекләре белән типкәләп, иптәшләре янына алып килделәр. Өчесен дә ниндидер таш стена янына тезеп куйдылар. Немец капитаны (гаупман) авылдан мулла чакыртты.

Бөтенесе дә үлем якынлашканын аңлый иде. Ни могҗиза, бу юлы үлем аларны читләтеп үтте. Офицер белән мулла арасында булган сөйләшүдән Барый бары: «Бигрәк яшь бит. Малай гына әле», – кебек сүзләрнең мәгънәсенә төшенә алды.

Шуннан бер атна буе аларны салкын подвалда тоттылар. Сорау алулар көнаралаш кабатланды. Барый үзенең офицер икәнен дә, коммунист булуын да яшерде. Фамилиясен үзгәртеп, Вәлиев дип яздырды һәм сугыш беткәнче шушы фамилия белән йөрде. Суга төшкәч, энәсеннән-җебенә кадәр чыланган Барыйның чалбарлары да, сырмасы да шыкраеп катты. Салкын тиеп, аяк һәм кул буыннары киемнәргә сыймаслык дәрәҗәдә шеште, урыныннан да кузгала алмас булды. Берничә көннән әсирләрне лагерьга озату өчен конвоирлар килде. Үз аяклары белән атлый алмаганнарны юлда ук атып калдырдылар. Иптәшләренә рәхмәт, Барыйны, ике яктан култыклап, күтәреп диярлек йөрделәр. Казакъ егете Рәхимов, Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылыннан Миңлебаев иң авыр вакытта да аны ташламадылар. Лагерьда да йә ипи кисәгеннән, йә үзләренең баландаларыннан өлеш чыгардылар. Аягына басарлык хәлгә килгәч, Барый да иптәшләре белән эшкә йөри башлады. (Эшкә йөрмәүчеләргә бер грамм да

икмәк бирелми.)

Бервакыт аларны Бахчасарай шәһәреннән Херсонга җәяүләп алып киттеләр. Башта җиде йөзгә якын кешене өчәрләп колоннага тезделәр. Алдан-арттан овчаркалы солдатлар озата барды. Ике тәүлек ашарга-эчәргә бирми интектерделәр. Бервакыт колонна чөгендер басуы кырыеннан үтә башлады. Берничә әсир белән Барый да татлы ризык эләктереп чыкты. Алардан күреп, тагын бер төркем басуга ташланды. Фашистлар, котырып, автоматлардан ата башладылар. Чөгендер басуында дистәләгән кеше ятып калды.

Авыллар аша үткәндә, җирле халык әсирләрне кызгана, ярдәм итәргә тырыша иде. Алар колоннаның кайчан үтәсен ничек белгәннәрдер, ләкин һәрвакыт тоткыннарны алдан әзерләнеп каршы алалар. Хатын-кызлар йә сало кисәге алып килә, йә ипи

кыерчыгын кесәгә сала. Немецлар моңа сүз әйтми. Әсирләрне ашату проблемасын шулай хәл итәргә күнеккән булганнардыр, күрәсең. Тукталыш болында яки киңрәк бер тигезлектә оештырыла. Халык белән очрашуга берәмләп кенә чыгаралар. Ачлык тәмугка кертә, диләр бит. Барый да, үз порциясен ялмап куйгач, икенче «рейска» чыгарга батырчылык итте. Читтән күзәтеп торучы немец солдаты, озын гәүдәле чандыр татар егетен чамалап калган, күрәсең, шунда ук үзенең овчаркасын өстерде. Минут эчендә бозау кадәр эт гимнастёркадан эләктереп алды да хәлсез Барыйны болгап та ыргытты. Ярый әле тешләмәде, бөтенләй бугазлап ташламады, ләкин торырга да ирек бирмәде. Барый торып кына баса, эт ырылдап җиңнән яки итәктән каптырып

ала да җиргә кабат егып сала. Немец солдатлары, мәзәк ясап, әсирне чолгап алдылар, шарык-шорык көлешеп, этне кабат-кабат өстерделәр.

...Барый калтырый башлаган куллары белән күз яшьләрен сөртеп алды. Тамак төбенә килеп бөялгән төерне йотып җибәрде. Әйе, егуын күп ектылар, ләкин сындыра, тормышка, яшәешкә, кешеләргә булган мәхәббәтен сүндерә, үтерә алмадылар.

Гомере бетмәгәч, Бахчасарай, Херсон, Симферополь, Николаевск шәһәрләрендәге хәрби лагерьлар тормышының барлык «рәхәтлек»ләрен дә татырга туры килде аңа. Ә күпме кеше шушы тимерчыбык киртә эчендә ятып калды?! Күпме гөнаһсыз

җан кыелды монда?! Николаевскида Барыйны төрле эшләргә йөрттеләр. Бервакыт иптәшләре аша шәһәр кешеләре белән бәйләнешкә кереп, качарга булды. Алдан сөйләшенгәнчә, үлек чыгаручылар аны, мәетләр белән бер арбага төяп, зур чокырга

ташлады. Егет көнне мәетләр арасында уздырды. Өстенә дистәләрчә кеше гәүдәләре ташланганлыктан, әздән генә үзе дә теге дөньяга китеп бармады ул. Төнлә Шура исемле рус хатыны һәм аның энесе Алексей, чокырга төшеп, мәетләр арасыннан татар егетен актарып алдылар һәм бау белән тартып чыгардылар. Ике атнага якын ул шушы шәфкатьле гаиләдә яшәде. Алар, шәһәр читендәге зират янында, Рыбная урамындагы кечкенә генә йортта көн итә. Ләкин кемнеңдер немецларга җиткерүе нәтиҗәсендә, ул

кабат лагерьга эләкте.

1943 ел башларында бер төркем әсирләрне Польшага озаттылар, алар арасында Барый да бар иде. Башта Радом шәһәрендәге, аннан Едлино станциясе янындагы лагерьга күчерделәр. «Идел-Урал» легионы турында ул беренче тапкыр шушында ишетте. Сталинград янында җиңелгәннән соң, фашистларның тактикасы нык үзгәреп, алар Совет Армиясе солдатларының әсирлеккә эләккәннәренә, большевиклар коллыгыннан коткаруны вәгъдә итеп, милли дәүләтчелек төзергә мөмкинлек тудырачакларына ышандырырга тотындылар. Шушы максаттан, рус булмаган милләт вәкилләрен «Идел-Урал» легионына туплауны башлап җибәрделәр.

Билгеле, күпчелек әсирләр немецларның бу эшчәнлеген провокацион, ялган алым икәнлеген яхшы аңлый. Ә үзебезнең үк татар әсирләре, немец формасы киеп, легионга язылырга өндәп йөри башлагач, күпләр гаҗәпләнеп калды. Каршы чыгучылар, аларны сатлыкҗанлыкта гаепләүчеләр, турыдан-туры йөзләренә бәреп, «хаин» дип әйтүчеләр дә булды. Тора-бара мәсьәләгә ачыклык керде. Бараклар кырыенда ачык сәхнә ясалып,

концертлар куя башладылар. Татарларның концерт труппалары туган ил, туган тел турында шигырьләр укыды, халык күңеленә үтеп керә алырлык җырлар башкарды.

Шушы туган ил турында җырлар тыңлаганнан соң, тоткыннарның йөзләре яктырып китте, йөрәкләргә яңа кан йөгерде, алга таба яшәүгә өмет уянды. «Кием алыштыру гына әле ул сатылу дигән сүз түгел. Киегез киемен, алыгыз коралын. Аннан намусыгыз

кушканча эш итәрсез. Болай, башыгызны иеп, палач балтасына таба атлыйсыз. Ә беләсезме бу лагерьда безнең кебекләрнең йөзәрләп, меңәрләп һәлак булганын?!

Шуннан үзегез уйлап карагыз инде. Татар халык мәкален онытмагыз, «ятып калганчы, атып кал!» Бу сүзләр Барыйның күңелендә әле дә яңгырап тора. Бераз соңрак аңа бу эшне оештыруда төп рольне Җәлил җитәкләгән «каршылык» группасы уйнавы мәгълүм булды. Әйе, Барый – дошман өнендә бүгенге көндә бөтен дөньяга танылган татар шагыйре Муса Җәлилнең шигырьләрен тыңлаган кеше.

Җәлилчеләр алар лагеренда берничә тапкыр булды. Легионерларга караш үзгәрде. 1943 елда Барый да легионга керде. Аларны, немецлар белән аралаштырып, каравылга куйдылар, төрле объектларны сакларга йөрттеләр. Берничә айдан өченче батальонның көнчыгыш фронтка озатылуы, аларның үз араларындагы немецларны юк итеп, үзебезнекеләр ягына

чыгуы ишетелде. Вакыт үткән саен, немецлар легионерларга ышанычын югалта барды, таләпләр кырысланды, һәркемне күзәтә, тикшерә бардылар. Озак та үтмәде, өч батальонны Франциягә озаттылар. Барый да шунда иде. Көньяк Франциядәге Ле-Пюи шәһәренә килеп урнаштылар. Хәлләренең мөшкел булуына карамастан, немецлар легионерларны фронтка җибәрергә шикләнделәр, төрле өйрәнү эшләренә генә йөрттеләр.

Франциядә яшәүче рус эмигранты аша француз партизаннары белән бәйләнеш булдырылды. 1944 елның маенда капитан Хаҗи Галиев җитәкчелегендә сиксәнләп легионер француз партизаннары белән кушылды. Барый да партизан булып китте.

Яңа чыкканнардан өч взвод оешты. Беренче взвод командиры итеп – Барый, икенче взводка башкорт егете Мәхмүт билгеләнде. Отряд белән полковник Люзеш җитәкчелек итте. Партизаннар Франциянең күп кенә шәһәрләрен һәм авылларын фашистлардан

коткарды. Шундый шәһәрләрнең берсе Уссельне азат иткәндә, Барый взводы җитмеш дүрт немец солдатын әсирлеккә төшерде. Уссель шәһәрен азат итү хөрмәтенә зур банкет оештырылды. Бу бәйрәмдә татарлардан ике егет – рота командиры капитан Хаҗи

Галиев белән Барый да катнашты. Люзеш татар егетләрен хөрмәт итә иде. Барыйны үзенең егерме яшьлек кызы белән таныштырды хәтта.

Маймак, Марат, Сантанжел шәһәрләре, партизаннар көче белән, дошманнан чистартылды. Франция хөкүмәте офицерларга ул чор өчен шактый зур суммада хезмәт хакы да түли башлады. Лимож шәһәрен азат итүдә күрсәткән батырлыгы өчен Барыйны Франциянең көмеш ордены белән бүләкләделәр. Шәһәрне алганнан соң, отряд белән фотога төштеләр. Барысы да – француз партизаннары символына әйләнгән береткалардан, шортиктан, аякларда – калын табанлы ботинкалар.

Немецлар Франциядән тулысынча куып чыгарылды. Советлар иле фашизмны җиңде. Туган җиргә, илгә кайту мәсьәләсе алга килеп басты. Татар егетләренең булдыклылыгына инанган полковник Люзеш берничә тапкыр Барый һәм Хаҗига

Франциядә калырга тәкъдим ясады. Егетләр баш тартты. Туган җир бик сагындырган иде шул. Илчелеккә барып сөйләшкәннән соң, Уссель шәһәре янындагы җыю пунктына килделәр. Кемнәр генә юк иде монда. Хатын-кызлар, балалар, хәрбиләр... Араларыннан Франциядә калучылар да булды. Инде кайтырга дип тезелгәч тә, берничә кеше, колоннадан чыгып, калучылар ягына басты.

Юл буе Хаҗи Галиев, Бөгелмә егете Вазыйх һәм Барый, гел бергә булып, киләчәккә планнар корып, изге хыяллар белән кайттылар.

Менә алар үзләре сугышта яулап алган кораллары белән, француз партизаннары формасыннан Германиянең Франкфурт шәһәренә аяк бастылар. Монда аларны чекистлар каршылады. Коралларны шундук җыйнап алдылар. Француз хөкүмәте биргән күкрәкләрдәге бүләкләр дә йолкып алынды. Берничә көн ябулы баракларда

тотканнан соң, товар вагоннарына төяп, этап белән Коми АССРга алып киттеләр. Ике айлап вакыт юлда үтте. Меңнәрчә чакрым газаплы юл узганнан соң, состав Котлас станциясендә туктап калды. Хаҗи һәм Вазыйх белән Барый шунда аерылышты. Аны

Абезь шәһәренә алып килделәр. Элекке әсирләрне фильтрацион лагерь аша уздыру башланды. Үзе кичергән, күргән вакыйгаларны бөртекләп сөйләп бирергә туры килде.

Тикшерү аны гаепсез дип тапты. «Спецпереселенец» дигән ярлык белән иреккә чыгардылар, ләкин шулай да еракка китәргә ярамый иде. Ул балта остасы булып эшкә урнашты. Василий Князев исемле рус егете аны агач эшенең барлык серләренә

өйрәтте. Заманында үзе Мәскәүдә Кремльдә столяр булып эшләгән. Сәяси тоткын булып йөри. Монда бер-береңнән, нәрсә өчен хөкем ителдең, дип сорау юк. Кирәк дип таба икән, кеше үзе сөйли. Еллар буе бергә эшләп тә, иптәшеңнең кем икәнлеген

белмәскә мөмкинсең. Василий белән икесе урындыклар, өстәлләр ясадылар. Башка легионерларны тагын да еракка озатканда, белгеч буларак, Барый лагерьда калды.

Шушы һөнәре, хезмәтне яратуы тагын күп мәртәбәләр ачлыктан, үлемнән саклап калды әле егетне. 1947 елда аның кулына чиста документ тоттырдылар, өйгә кайтырга рөхсәт бирделәр. Шулай итеп, хәбәрсез югалган дип саналган Барый алты елдан соң

туган авылы Балыклыга кайтып керде. Ул югында авыл да үзгәргән икән, һай үзгәргән.

Сугыш авылны да нык картайткан... Барый, туган-тумачаларын күреп чыкканнан соң, кичләтеп, урам буйлап атлады. Мишә ярларын урап менде, ферма яныннан үткәндә, атлар торагына да сугылырга итте. Күңелендә балачак хатирәләре яңарды. Менә

таныш сукмак. Абзар кырыенда су ташу өчен җайлап зур кисмәк утыртылган шул ук арба тора. Шул ук шыгырдап ачылучы капка, шул ук балачактан таныш абзар исе. Тик Барый эшләгәндә тулып торган абзар бушап калган, ул вакыттагы атларның яртысы да юк. Булганнары да шулкадәр ябык, эчләре-эчкә ябышкан, үтәли күренеп тора. Егет аранлык арасыннан Йолдыз кашканы эзләде, ләкин таба алмады. Бары соңыннан гына Йолдыз һәм аның кебек дистәләрчә башка атларның фронтка озатылуын ишетте ул.

Арчага илтеп, вагоннарга төяп җибәргәннәр икән. Аларның алдагы язмышы берәүгә дә билгеле түгел иде инде...

Бераздан Барый колхозда эшли башлады. Нәрсә генә булса да, тормыш алып барырга, яшәргә кирәк иде. Кышка керделәр. Замананың авырлыгына карамастан, яшьлек үзенекен итә икән. Авылда кичке уеннар, аулак өйләр яңарды. Гармунда яхшы

уйнаучы Барый бу кичәләрнең түрендә булды.

Беркөнне авылга чегәннәр килүе турында хәбәр таралды. Йортларга кереп күрәзәлек итеп тә йөриләр икән. Гаҗилә апаларда кызлар аулак өй ясаган көнне багучылар арасыннан 16-17 яшьлек бер чибәр чегән кызы да кичке уенга эләкте. Кызлар – кызлар

инде, һәрберсе үзенең киләчәк язмышы турында сораштыра башлады, егетләре, булачак ирләре белән кызыксынып, багучыны сырып алдылар. Тик араларында ник берсе русча белсен. Шуңа барысы да Барыйга ябырылды.

– Син русча яхшы беләсең бит, әйдә, безгә тәрҗемәче бул. Тик серләребезне сакларга сүз бир.

Кап-кара толымлы, кара күзле чегән кызы, тәҗрибәле юраучылар кебек, кызларны аерым-аерым чаршау артына алып кереп, күрәзәлек итә башлады. Барый бераз шомартып, кызларның күңеленә хуш килерлек итеп, юрау сүзләрен җиткерә торды.

Самими җанлы авыл кызлары чын күңелдән киләчәк матур язмышларын уйлап, сөйгәннәре белән озак та үтми кавышачакларына инанып, тарала тордылар.

– Әйдә, батыр егет, хәзер синең язмышың турында сөйләп бирәм – дип, чегән кызы сихри шомырт кара күзләрен Барыйга төбәде. – Алда озын һәм авыр юл күренә. Күргәнеңә караганда, күрәселәрең тагын да яманрак булырга охшый. Язмышың сиңа зур каршылыклар әзерләгән. Шунысы сөенечле: син боларның барысын да җиңәчәксең, ерак юлдан исән-сау кайтырсың. Үзең яхшы белгән кызга өйләнерсең. Бер малаең, ике кызың булыр. Иптәшең белән бергә байлыкта һәм муллыкта бәхетле озын гомер

кичерерсез. Бу авылда яшәмәссез, – дип тәмамлады үзенең сүзен.

Барый моны бары шаяру итеп кенә кабул итте. Их, кем уйлаган аны ул вакытта, чегән кызы әйткән һәрбер сүзнең рас киләсен, кем уйлаган...

 

Көннәр үтә торды. Тормыш мәшәкатьләре белән чегәннәр дә онытылды. Барый көн дә колхоз эшенә йөри, бригада белән җимерек торакларны яңарталар, фермаларны ремонтлыйлар. Ел ахырында, артык зурдан купмыйча гына, күрше Алан авылыннан

укытучы Мәрьям белән никах укытып, гаилә корып җибәрделәр. Егет кызны күптән белә иде, сигезенче сыйныфка кадәр бергә укыдылар, бер партада утырдылар.

Авыл кешесенә хас булган йөз төрле мәшәкать белән чабып йөргәндә, Барыйны кинәт кенә Теләчегә чакырттылар. Икенче көнне сак астына алып, Казанга – «Черек күл» дип йөртелә торган НКВД төрмәсенә алып киттеләр. Легионерлар эшен кабат

тикшерә башлаганнар икән. Башта Барыйга ничек пленга төшүе, әсирлектәге тормышы турында тәфсилләп язып бирергә куштылар. Аннан сорау алу башланды. Бу хәл 1948 елның көзеннән 1949 елның апреленә кадәр дәвам итте. Беренче айларда эшне Горшков фамилияле яшь кенә лейтенант алып барды. Сораулар һаман да бер үк, биш- ун тапкыр кабатлана:

– Ни өчен әсир төштең? Син – офицер, коммунист, нишләп «Соңгы патронны үзең өчен саклау» турындагы приказны үтәмәдең? Синең белән тагын кемнәр бар иде?

Мондый вакытларда Барый да аннан:

– Сиңа хәзер ничә яшь? Приказ биреп кенә бүген үз-үзеңә пуля җибәрә алыр идеңме? Чын сугышны күргәнең бармы, аның ни икәнен беләсеңме? – дип сорый иде. – Ике кешегә бер мылтык биреп, немец танкына каршы җибәрелгән солдатны,

әсир төшкән өчен, сатлыкҗанга саныйсыз. Безнең дүртенче армияне җитәкчеләр немецларга саттылар, анда 500 меңнән артык кеше бар иде. Шушы 500 меңне дә сатлыкка санаргамы? Без үзебезнекеләргә каршы корал күтәрмәдек. Шул соңгы чиктә

үзебезнең маңгаебызга пуля җибәрә алмаганга гаепләсәгез генә инде. Лейтенант хаксызлыгын үзе дә аңлый иде, күрәсең. Шуңа күрә артык җәбер-золым күрсәтмәде. Ләкин ул – кечкенә кеше, өстән кушканны үтәргә, приказга буйсынырга тиеш. Тикшерү

озакка сузылып та, гаепләрлек дәлилләр табылмагач, эшне башкага бирделәр. Монысы – майор. Тикшерү бүлеге начальнигы. Моның белән кешечә сөйләшү мөмкин түгел. Телендә гел мыскыллы сүзләр.

– Сатлыкҗаннар, фашист ялчылары. Төрмәдә черетәчәкмен мин сезне.

Янаулар буш булып чыкмады. Барыйны 58нче статья буенча атарга хөкем иттеләр. Ләкин, бәхеткә, яшь булуын исәпкә алып, атуны егерме биш ел төрмә белән алыштырдылар. Әлеге статья буенча хөкем ителүчеләрне «пересыльный» пунктка җыйдылар. Бу – яманаты халык теленә кергән «Пләтән» төрмәсе булып чыкты. «Кара козгын»нар көн саен яңа тоткыннарны ташып кына тора икән. Озак та үтмәде, аларны Колымага озаттылар.

Ә өйдәгеләр, Барый турында бернинди дә хәбәр ала алмыйча, кара кайгыда, ут йотып яшәделәр. Авылда калган беренче сабыен көтүче хатыны Мәрьямнең тормышы 180 градуска үзгәрде дә куйды.

Иң авыры юлда бару булгандыр, мөгаен. Товар вагоннары тоткыннар белән шыплап тулган. Ашарга начар, су бөтенләй юк диярлек. Көндезләрен сулыш алуы да авырлаша. Бу газапларга түзә алмыйча, шактый кеше юлда ук дөнья белән саубуллашты. 1949 елның июнь-июль айлары юлда үтте. Поезддан төшкәч, аларны Охота диңгезе буендагы Ванино портына китерделәр. Моннан «Дзержинский» исемендәге теплоходка төяп,

Магаданга озаттылар. Җыелу пунктында бераз тотканнан соң, Колыма елгасы буена урнашкан Сусуман шәһәренә җибәрделәр. Аннан биш йөзләп кешене сак астында «Фролыч» исемле алтын приискасына алып киттеләр. Килүчеләрне мәйданга тезеп,

һөнәрләренә карап, төрле отрядларга бүлә башладылар. Балта осталары төркемендә Барый берүзе булып чыкты. Мондый һөнәр иясенә лагерьда ихтыяҗ зур икән. Ул белгечләр өчен булган аерым баракка урнашты. Монда медик, повар һәм мастерлар

тора. Барысы да сәяси тоткыннар, озак срокка хөкем ителгәннәр. Беренче көнне үк яңа килүчене чолгап алып, сугыш, илдә булган башка вакыйгалар турында сораштыра башладылар. Барый үзенең әсирлектә булуын, Франциядә партизан отрядында

сугышып йөрүен, монда ничек килеп эләгүен сөйләде.

Километрларга сузылган мәңгелек туң җир. Кешеләр шуны кәйлә, лом белән чокып, 2-3 метр тирәнлеккә төшәләр (алтын комына җиткәнче). Бу кыш көне эшләнә. Яз җиткәч, шушы меңләгән чокырга динамит урнаштырыла һәм бөтенесе берьюлы

шартлатыла. Актарылып ташланган ком-таш кисәкләренең өске өлешен бульдозерлар чистартып чыга. Аста калган катламны, вагонеткаларга төяп, алты метр биеклектәге бункерларга меңгереп бушаталар. Моннан ташлы ком улак аша үтә. Шушы вакытта басым белән су җибәрелә. Алтын комы, улак төбенә җәелгән йонлы тукымага эләгеп, утырып кала. Эрерәк алтын «самородок»ларын һәм таш кисәкләрен аста күзәтеп торучы эшчеләр «бутырка» белән ике сортка аерып тора. Вакыт-вакыт өч-дүрт килограммлы «самородок»лар да очрап куя. Билгеле бер вакыттан соң, улакка җәелгән полотноны алып, алтын комын коялар. Аннан, балчык чүлмәкләргә тутырып, кислота белән эшкәртәләр. Чистарып калган алтын агач тартмаларда Магаданга озатыла...

Ашарга мул бирәләр. Су дуңгызы ите, селёдка, икмәк өстәлдән өзелми. Сугыш чорында америкалылардан кергән сало, күкәй порошогы да алтын чыгаручылар авызына еш эләгә. Беренчедән, хезмәт бик авыр, хәлсез кеше алтын юу эшен башкара

алмас иде. Икенчедән, бу эш ил өчен бик табышлы. Араларында булган экономист: «Дальстройның бер көне СССРны бер атна туйдырып торырга җитә», – дип әйтә торган иде. Алга таба эшләгән өчен тоткыннарның махсус счётына акча да күчерә

башладылар. Зонадагыларга бер грамм алтын комы юып тапшырган өчен – ике сум, ә иректәгеләргә дүрт сум хезмәт хакы яздылар. Ләкин кырыс климат, ирексез яшәү рәвеше, цинга авыруы меңнәрчә кешене вакытсыз теге дөньяга алып китә торды. Бу якларда кыш аеруча салкын була. Температура еш кына илле градустан да түбән төшә. Бараклар беләктән аз гына юанрак агачлардан салынган. Уртада – тимер мичкәдән ясалган мич. Ул, көне-төне янып торуга карамастан, бүлмәне җылыта алмый. Стеналар берничә сантиметр калынлыгындагы боз белән каплана. Шушында, ике яруслы нарларда, калын чалбардан һәм сырмадан йөзләрчә тоткын төн үткәрә. Иртән тагын

шул ук эш, тагын җир вату, тагын ком-таш чыгару...

Ике ел узганнан соң, Барыйны прииска начальнигы Авраам Моисеевич Непомнящий үзенә чакыртты. Аның күтәреп куелган йорты бар икән. Шуны торырлык итәргә кирәк. Барый берничә иптәше белән өйне эшләп чыкты. Тәрәзә-ишекләр куйдылар, идән-

түшәмнәрен кыстылар, бурасын мүкләп-чутлап, яшәрлек хәлгә китерделәр, соңыннан хәтта мичен дә үзләре чыгардылар. Боларның осталыгын күреп, Авраам Моисеевич өй өчен җиһазларга да заказ бирде. Буфет, кәнәфи, ачылмалы өстәл прииска хуҗасының күңеленә хуш килде. Моннан соң Барыйны казу эшләренә йөртмәделәр. Ул тулысынча столярлыкка күчте.

1953 елның язы якынлашты. Тоткынлыкта үткән бишенче яз иде бу. Шундый көннәрнең берсендә аңа бер төш керде. Төсле төш. Имеш, алар җир астыннан тоннель казыйлар икән. Инде казылган өлеше дә шактый. Менә ул тоннель буйлап алга таба

атлый. Еракта-еракта алсу яктылык күренде. Барый шул яктылыкка таба йөгерә башлады. Озак та үтмәде, чәчәкле якты аланга килеп чыкты. Бөтен дөнья ямь-яшел. Күктә кояш көлә, кошлар сайрый. Алан кырыенда җыйнак кына өй тора. Аяклары

үзеннән-үзе шушы өйгә таба алып китте. Йортның ишеген ачып, түргә узды. Аның каршында яшь бала күтәргән мөлаем гына бер хатын пәйда булды. Стена кырыенда агач эше өчен верстак куелган, өстендә фуганка ята.

– Абый, балама уйнар өчен струг йомычкасы юнып кына бирче әле, – ди яшь хатын. Барый фуганканы алып, агач өстеннән йөртә башлый. Шундый җиңел, шома бара. Алкаланып, бөтерелеп, агач йомычкасы сыдырыла. Барый аны хатынга сузды.

– Рәхмәт, – диде ханым, елмаеп. Төшенең шушы урынында уянып китте. Күргән тәэсирләреннән айный алмыйча, озак кына уйланып ятты.

– Егетләр, берничә көннән мин илгә кайтып китәчәкмен. Күңелем шулай сизә, менә күрерсез, – диде ул иптәшләренә. Алар моңа көлеп кенә карады.

Смена бетәр алдыннан цех начальнигы Шпаков Барыйны үз янына чакырып алды да: «Борис, по секрету скажу, ты скоро уедешь. Только пока никому не говори об этом», – диде. Төшен кайтуга юраса да, күңеле белән азат ителүне көтсә дә, чын

мәгънәсендә хыялының тормышка ашуына тиз генә ышанып җитә алмады Барый. Ике көннән аңа эш коралларын тапшырырга куштылар. Башта самолёт белән Магаданга, аннан пароход белән Ванинога озаттылар. 1953 елның маенда ул Уфада иде инде. Бу

вакытта Башкортстанда аның белән бергә әсирлектә булганнарны яңа «җыя» гына башлаганнар икән. Барыйны шуларны тану өчен алып килгәннәр булып чыкты.

Гали Рәхимов белән күзгә-күз очрашу оештырдылар (әсирлектә ул Гали Белый булып йөри). Алар бер-берсен таныдылар һәм аны яшермәделәр дә. Галине әле яңа гына кулга алганнар. Тикшерү эшен алып баручы следователь – Советлар Союзы Герое.

Сугышны үз җилкәсендә татыган кеше. Солдатларның хәлен аңлый, сорауларын да ипләп бирә. Барый Галинең намуслы кеше булуын, бергәләп әсирлектә булуларын, француз партизан отрядларында сугышуларын сөйләп бирде. Рәхимов камерада илдәге үзгәрешләр турында сөйләде. «Заманалар үзгәрә, утырсак та, бер-ике елдан артмас», – дип белдерде. Чыннан да, аның сүзен раслагандай, ике-өч көн үтүгә, Сталинның үлеме турындагы бөтен дөньяны шаулаткан хәбәр төрмәдәге тоткыннарга да килеп

иреште. Бу көнне йөзләрчә завод-фабрикалар, сәгать саен гудок биреп, «халыклар атасы»н искә алды. Тоткыннар өчен исә бу гудок тиздән яңа тормыш, үзгәрешләр башланачагын хәбәр итүче сигнал булып яңгырады. Бу вакыйгалардан соң Барыйны,

Уфада озак тоткарламыйча, Казанга кайтардылар. Аның эше беренче тапкыр Колымага озату өчен күп «хезмәт» куйган следователь кулына эләкте. Ул инде подполковник. Сөйләшү рәвеше генә элеккечә. Аның өчен монда эләккәннәр кеше исәбенә керми иде, билгеле. Барый да элеккеге тоткын түгел иде

инде. Казанда аны әсирлектәге иптәше Василий Зайцев белән очраштырдылар. (Аңа да хәзергә кадәр кагылмаганнар булып чыкты.) Барый Василийны танымаганга сабышты.

Тикшерүченең янаулары да, куркытуы да тәэсир итмәде аңа бу юлы. – Без үлемне күрдек инде. Кешене ике тапкыр үтереп булмый. Син безне Колымага җибәрдең. Шунда бетәрләр, югалырлар, дип уйладың. Аннан да исән кайттык. Ирекле

булмасак та, безгә ышандылар, дошманга санамадылар. Безгә Ленин әсәрләрен дә укырга рөхсәт итәләр иде. Эшләгәнгә акча да түләделәр. Син үлемгә җибәргән урыннан мин акча белән кайттым. Безнең чыгар вакыт җитеп килә. Ә менә синең һәм синең

шикеллеләрнең утырасы алда әле!

Бу Барыйның подполковникка әйткән соңгы сүзләре булды. Аны бер кешелек таш камерага ташладылар. Ай буе янына керүче дә, сорау алучы да булмады. Иң куркынычы – ялгызлык икән. Дөньядан аерып, кешеләр белән аралашуны чикләсәң, һәркемне бик тиз акылдан яздырып була, дип сөйләгәннәрен ишеткәне бар иде аның. Инде моның дөреслегенә үзе дә ышанды. Берничә метрлы кечкенә генә таш бүлмә. Түрдәге төнлек тишеге кадәрле тәрәзәдән аз гына яктылык төшеп тора. Шуңа күрә монда һәрвакыт

ярымкараңгылык хөкем сөрә. Көннең кайсы вакыты икәнлеген дә белеп булмый. Калын таш стеналар тоткынны тышкы дөньядан тулысынча аера. Ник шунда бер шылт иткән тавыш ишетелсен. Монда вакытның чиге юк. Камерада үткәргән бер сәгать көннәр,

айлар булып тоела башлый. Бетон таш стеналар арасында тычканнарга да юл юк, дымсу почмакларга үрмәкүчләр дә оя кормый, хәтта тараканнар да күренми. Беркөнне бүлмәгә

чебен очып керде. Мондый хәлгә тарымаганнар бәлки көләр, ышанмас, ләкин ялгыз тоткын өчен ул да бер бәйрәм булды. Барый аны көн дә көтеп ала башлады. Тумбочка өстендә аз гына юеш шикәр комы калдыра килде. Нәрсә генә әйтсәң дә, егетне тышкы дөнья белән бәйләп торучы бердәнбер җан иясе иде шул ул... Аллаһы Тәгалә Барыйны монда да кызганды. Психологик яктан сындырырга тырышулары барып чыкмады. Барый

үз сүзеннән кайтмады. Аны Мордовиягә, каты режимлы лагерьга озаттылар. Лагерь урман эченә урнашкан. Бар җирдә тәртип, чисталык хөкем сөрә. Яңа килгәннәрнең барысына да

номер сугылган кара төстәге спецовкалар өләштеләр. Барыйның номеры – Е-4535. Монда да мебель җыю цехы эшли икән. Аны шифоньер җыюга билгеләделәр. Яңа килүче өч көн эш белән танышып йөрергә тиеш, дүртенче көнне үзе мөстәкыйль рәвештә норма үти башлый. Көнгә өч шифоньер җыю каралган. Барый икенче көнне үк эшкә тотынды. Норманы да тиешенчә үтәде. Тора-бара лагерьда алдынгы осталарның берсенә әйләнде.

Өч шифоньерны ул 5-6 сәгать эчендә җыя иде. Калган вакытын иптәшләренә булышып йә ял итеп үткәрде. Дүртне иркен рәвештә эшли алса да, иптәшләренә авырлык китерермен дип шикләнде. Аңа карап, башкалар өчен дә норманы арттырырга мөмкиннәр иде бит. Егетнең фотосын «Почёт тактасы»на куйдылар. (Фото бүген дә альбомда саклана.)

Килүләренә 15-20 көн вакыт узмады, «каты режим»ны күрсәтүче номерлы киемнәрне салдырып аттылар. Үзәктән килгән приказ нигезендә, ул гомуми режимдагы «төзәтү-хезмәт лагере» итеп үзгәртелде. 1954 елда Барыйны тагын башка лагерьга күчерделәр. Монда килгәч, агач кыру станогында эшли башлады. Бук, каен агачларыннан шахмат фигуралары кырдылар. Барый «турка»лар җитештерде. Токарь сменага 140-160 фигура ясарга тиеш. Оста монда да норманы арттырып үтәде, монда да рәсеме «Почёт тактасы»на менде.

Беркөнне йоклар алдыннан Борис исемле танышы (партиягә каршы ниндидер союз оештыручы буларак хөкем ителгән):

– Озакламый сезнең статья буенча хөкем ителүчеләрне кайтарырга тиешләр. Минем апа Кремльдә эшли, шул язды, – дип, Барыйга сөенечле хәбәр җиткерде.

Бер атна вакыт узгач, Барыйның кулына чиста документ бирделәр, «гаебе булмаганга акланды» дигән белешмә белән (җиде ел төрмәдә утырганнан соң!) кайтарып җибәрделәр.

Авылда аны хатыны Мәрьям һәм үзе китеп дүрт ай үткәннән соң дөньяга килгән җиде яшьлек улы каршы алды. Әле беренче тапкыр әтисен күрүче бала, бер дә тарсынмыйча, Барыйның тезенә менеп кунаклады, үпкәләгән тавыш белән:

– Әти, син кайда йөрдең соң, ник бик озак кайтмадың? – дип, аның муеныннан кочаклап алды.

Нәрсә дип җавап бирә ала иде соң Барый бу сабыйга... Ата яшь тибеп чыккан күзләрен улыннан читкә борды.

Барыйны иң авыр вакытларында иптәшләренең яхшылыгы, үзенең тырышлыгы, киләчәккә булган өмете саклап калды. Тормышның шундый сынауларына карамастан, Барый бүгенге көндә үзен бәхетле кеше дип саный. Әйе, ул бәхетле, инде менә 73 нче

тапкыр җиңү язын каршылый. Әйе, ул бәхетле, бүген дә үзенең яраткан балалары, оныклары тәрбиясендә мул тормышта яши, өлкән яшьтә булуына карамастан, яраткан эше белән әле дә шөгыльләнә ала.

Уйларыннан арынырга теләгәндәй, Барый тирә-юньгә күз ташлады. Язгы табигатьтә барган үзгәрешләргә, анда кайнаган тормышка шатланып, сокланып карап торды. Яшәешнең нигезендә ятучы бетмәс-төкәнмәс мәңгелек хәрәкәт. Шулвакыт берничә өй аша булган күршесенең үзләренә таба килгәнен күреп, каударланып, аягына басты, береткасын рәтләп куйды. Күршесенең кызы Сабантуйда кияүгә чыгарга әзерләнә,

шуңа бер атна элек «килен сандыгы» эшләргә заказ биреп киткән иде. Ә Барыйның әле сандык читләрен бизәкләп бетерәсе бар. Шуларны уйлап, остаханәсенә таба кузгалды ул. Туксан бишенче яше белән баручы Барыйны анда гомере буе эшләп тә туйдырмаган, күп тапкырлар үзен үлемнән алып калган, яраткан эш-шөгыле көтә иде.