Логотип Казан Утлары
Публицистика

"Милли үзаң булмаса, үсеш тә юк"

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Хафизов белән әңгәмә

– Айдар абый, Сез – сәнгать дөньясында үз юлын булдырган күренекле шәхес, халкыбызның яраткан артисты, оста режиссёр. Артист булам, театр дөньясында иҗат итәм дигән уй-хыял күңелегездә кайчан бөреләнде? – Бу сорауга озаклап җавап биреп булыр иде. Бернәрсәне дә, кырт кына башыңа килде дә, шулай булды, дип әйтә алмыйсың бит. Мин – сугыш чоры баласы, 1943 елда туганмын. Сугышның иң кызган чагы. Гаиләдә сигезенче бала. Бу авыр елларда исән калуым да икеле булган. Әти-әниемнең беренче баласы, безнең иң өлкән абыебыз, 1944 елда унтугыз яшендә Смоленскида һәлак була. Без аның туганнар каберлегендә күмелүен белә алдык һәм эзләп таптык. Икенче абыебыз армиядән кайтып, колхозда үзебезнең үгезне җигеп эшли башлагач кына, рәхәтләнеп, авыз тутырып ипи ашый алдык. Аңа кадәр ипи дигән әйбер юк иде. Бәрәңгедән пешерәләр, аны көнендә генә ашап була. Урып-җыю чорында 1932 елгы апам – ун яшьлек бала – кырда башак җыйган вакытта, бераз гына башакны үзе теккән кечкенә киндер капчыкка тутырып яшереп калдыра. Мин, нарасый, бер айлык булганмын. Шушы ун яшьлек апам мине карарга кала. Елыйм да елыйм икән. Әни дә туйганчы ашый алмагач, сөте күпме булгандыр инде?! Шулчакта апа үзе җыеп куйган башакларын кул тегермәнендә ваклата. Аннары ботка пешерә һәм чүпрәк имезлеккә салып миңа каптыра. Әни кайтканда, мин йоклыйм икән. Әни: «Нишләттең, ничек йоклаттың?» – дип куркып кала. Апа сөйләп бирә инде. Шуннан мин бер тәүлек буе йоклаганмын. Аннары, искә төшереп сөйләгәндә, ачка елаган булгансың икән, дип әйтә иде әни. Менә шундый авыр заманда туып үскәнбез. Нинди монда артист булу турында хыяллану?! Шулай да, балачакта киләчәк һөнәремне үзләштерүдә миңа тәэсир ясаган кешеләр булды. Безнең урамда Муллахмәт абый бар иде, аның хатыны Сания апа – безнең беренче укытучыбыз. Ә Муллахмәт абыйның сугыштан алып кайткан патефоны бар. Ул патефонын тәрәзә төбенә куя. Авыл кешеләре җыелышып тыңлыйбыз, күңелләр үсеп китә инде. Аннары радио-тәлинкәләр куя башладылар. Алардан спектакльләр тыңлыйбыз. Үзебез күргән кебек күз алдына китерәбез. Балачакның кызык хатирәләре... Минем абый белән дус Галимхан абыйны да еш искә төшерәм. Аның вараксин гармуны бар. Яшь, җилкенчәк чаклары, өздереп уйныйлар гармунда. Ә мин аларга карап, тын да алмый тыңлап утыра идем. Шуннан үзем дә, гармунны кулга алып, көйләр чыгара башладым. Галимхан абый миңа каршы килми, киресенчә, уйнарга теләвемне сизеп өйрәтә башлады. Өченче сыйныфта укыганда, колхоз кырында күмелеп калган биш-алты капчык бәрәңге җыйдым. Шуннан әтигә: «Әти, без әйбәт кенә бәрәңгеләрне барыбер малларга ашатабыз. Әйдә, мин кырдан җыйган бәрәңгене яхшыларга алыштырыйк та гармун сатып алыйк әле», – дидем. Әти берсүзсез риза инде. Шулай итеп, гармунлы булдым. Дүртенче классларда миннән бер яшькә генә олы Миңнулла исемле малай белән концертларда катнаша башладык. Безгә ул чакта ун-унбер яшь. Мин гармунда уйныйм, ә Миңнулла моңлы итеп җырлый. Беренче тапкыр сәхнәгә чыгуларым бу. Сәхнәгә тартылуымда, сәнгать дөньясы белән тагын да ныграк кызыксына башлавымда тәэсир ясаган тагын бер кеше бар иде, ул – Мәхмүт абый. Миннән җиде яшькә олы, үзе сукыр иде. Аның дүрт төрле гармуны бар. Мәхмүт абый үзлегеннән өйрәнеп, бик оста итеп гармунда уйный иде. Мин аны клубка репетицияләргә, концертларга озатып йөрим. Ул кулына гармун алса, авыл кешеләре елап тыңлый иде. Йөрәкләргә шулкадәр үткәрә белә. Шаккатмалы инде. Мәхмүт абыйдан да гармун уйнау осталыгына төшендем. Ә бишенче сыйныфларга җиткәч, Гөлшат Зәйнашеваның бер пьесасын өйрәндек. Рус теле укытучыбыз Мария апа режиссёр булды. Шаккатам, без балаларны туплап, озын гына пьесаларны сәхнәләштерәләр иде бит. Район газетасында шушы спектаклебез турында зур гына мәкалә дә басылып чыкты. Танылган журналист Рахмай Хисмәтуллин безнең спектакльне килеп караган булган. Төп рольдә Айдар Хафиз уйнады, дип мине аерып язуына бик куандым шул чакта. Җиденче сыйныфны бетергәч, укуны дәвам итәр өчен, Шәлегә барырга кирәк иде. Без – сигез бала: олы абый башка чыкты, апам кияүдә, 1936 елгы абый армиядә, әнигә – 57, әтигә – 67 яшь. Бернинди пенсия түләү дигән әйбер юк. Колхозда эшләгәнгә бер тиен дә акча бирмиләр. Сыерыбыз һәм егерме биш сутый бәрәңге бакчасы гына бар. Укырга барыр өчен китап-дәфтәрләр алырга, өс-башны карарга кирәк. Кыскасы, акча булмагач, мәктәпкә бармадым. Кыш буе күрше авылга йөреп, Мишә буеннан таш чыгаруда катнаштым. Олылар вата, без ташыйбыз. Шул вакытта мин бертуктамый уйлыйм: «Нишләргә, нишләргә, нишләргә?» Уйлый торгач, бер фикергә килдем. Күрше егете Харис белән киңәшеп, авылның баш көтүчесе Каюм абый янына бардык та эшкә алуын сорадык. Авыл көтүен көткән өчен мең ике йөз сум акча түләнә, шуңа өстәп кырык пот бәрәңге җыела. Ул вакыт өчен бик зур акча инде. Каюм абый безне алырга ризалык бирде. Шулай итеп, ике ел көтү көттем. Авылда иң беренче булып ике рәтле хромка гармун алдым. Ул вакытларда бригадир абыйның гына велосипеды бар иде. Икенче елны, үзем эшләгән акчага, Казанның Бауман урамына барып, велосипед сатып алдым. Һәм авылга кадәр велосипедта кайттым. Өс-башны карадым. Абый армиядән кайтуга, безнең тормыш шактый җайланган, ризык бар, маллар бар иде инде. Болар барысы да уналты яшь тулганчы эшләнгән эшләр бит... Менә уналты яшь тулды. Паспорт бирделәр. Хәзер укуны дәвам итү турында уйлана башладым. Васильеводагы механика техникумында автомеханиклар чыгара торган бүлек бар икән. Мин, тәвәккәлләп, шунда киттем. Имтиханнарны тапшырып, Казанга кайтып барам, Юдино станциясендә минем яшьтәге малайлар килеп керде. Үзләре Шәмәрдәннән икән. Алар арасында, соңыннан Хезмәт Герое булган, «Оргсинтез»ны, «КамАЗ»ны төзегән Вазыйх Мавликов та бар иде. Бу шома малайлар: «Без тимер юл техникумына кердек, анда ике генә ел укыйсы, форма бирәләр, стипендия дә зур, әйдә, син дә безнең белән», – дип мактанырга тотындылар. Мин, «эх», дип көрсендем. Әмма, бу малайлар сүзләрендә нык тордылар, бергәләп кире Васильевога бардык та документларымны сорадык. Аларның русчасы бик әйбәт. Бирделәр документларымны. Шулай итеп, мин дә тимер юл техникумына укырга кердем. Шул елны анда зур гына мәдәният йорты ачылды, монда төрле түгәрәкләр эшли. Мин укудан кайтам да шунда йөгерәм. Хорга язылдым, биюгә йөрим. Бервакыт гармунда уйнаганымны ишетеп алып, мине татар ансамбленә баянчы итеп чакырдылар. Рус төркеменең баянчысы Александр абый, ул музыка училищесын тәмамлаган. Миңа нота грамотасын өйрәтте. Бик күңелле чаклар. Кварталга бер агитпоездларда станцияләргә барып, лекцияләр укыйбыз, концертлар куябыз. Ике ел сизелмичә дә үтте. Техникумны тәмамлагач, Владимир өлкәсенең Муром шәһәренә эшкә җибәрделәр. Укыган өчен ике ел эшләргә тиешсең.

Бераз вакыт узуга, ансамбль җитәкчебез Әхәт абый мине эзләп килеп җиткән бит. Мәдәният йортының директоры Борис Юрьевич, отпуск алып кайтсын, дип җибәргән. Отпуск бирделәр, Казанга кайтуга, агитбригада поезды белән чыгып та киттек. Инде ялга тиешле вакытлар да үтеп китте, Муромга кире барып, за прогул уволнять итегез, дидем, алар каршы торсалар да, ризалаштыра алдым. Кайтып, Юдино мәдәният йортында эшләвемне дәвам иттем.

Тыныч кына эшләп йөргәндә, Кайбыч районында гастрольләр вакытында бер игълан күреп алдым: Галиәсгар Камал театрының баш режиссёры Ширияздан Сарымсаков театр училищесында курс җыя. Тәвәккәлләдем... Күчмә театр ул вакытта Кремль башнясында урнашкан иде. Шунда имтихан бара. Алты йөзләп кеше җыелган. Шигырь, мәсәл, прозадан өзекләр укыдык. Иң төп имтихан көне килеп җитте, икенче тур. Карасак, егерме-утыз кеше калган. Шаккаттык. Имтиханны СССРның халык артистлары Хәлил Әбҗәлилов, Николай Якушенко, Габдулла Шамуков, танылган, көчле артистларыбыз Фатыйма апа Ильская, Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Празат Исәнбәт, Рифкать Бикчәнтәев, Шәүкәт Биктимеров кабул итә. Этюдлар күрсәтергә кирәк. Бу – иң катлаулысы. Поездда Казанга кайтып төшәм янәсе, һәм мине анда сөйгән кызым каршы ала, менә шул хакта этюд күрсәттем. Рәфкать Бикчәнтәевнең, өстәлгә суккалап, поезд тавышын чыгарып утырганы әле дә колагымда яңгырый. Күрәсең, алар мине ошатканнардыр. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, мин дә театр училищесы студенты булдым. Ул елны егерме ике кеше алырга тиешләр иде дә, барлыгы ундүрт кешене генә кабул иттеләр. Курсташларым арасында Наил Әюпов, Хәлим Җәләлов, Наил Шәйхетдинов, Дамир Нәбиуллин, Венера Хөснетдиновалар бар иде. Соңрак тагын өч кеше өстәлеп, без унҗидәү булдык. Менә, шулай итеп, мин дә театр дөньясына кереп киттем.

– Театр дөньясыннан тыш, Сезнең иҗат юлыгызда филармония һәм режиссёрлык эше дә бар. Бу юнәлешләрдә ничек эшләп киттегез? Күпкырлы иҗатыгызда зур нәтиҗәләргә ирешүегезнең сере нәрсәдә?

– Театр училищесында әйбәт кенә укып йөргәндә, мине армиягә алдылар. Кайтканда, курсташларым инде укып бетергән иде. Беренче курслар – бөтенләй башка төркем. Алар арасында булачак хатыным Фәридә дә бар иде. Әмма миңа инде укыган программаны яңадан уку кызык түгел. Шуннан яңа курсның җитәкчесе Марсель Сәлимҗанов миңа эшләп торырга тәкъдим итте. Алар өченче курска җиткәч, килерсең дә укуыңны тәмамларсың, диде. Шулай итеп, Күчмә театрда эшли башладым. Ә бераздан өйләндем. Фәридә апагыз белән матур гына гаилә кордык. Гаиләле булгач, ерак гастрольләргә чыгып йөрү уңайсыз, шуңа да филармониягә эшкә күчтем. Монда сүз остасы булдым. Ай буе программа әзерлисең дә гастрольләргә чыгып китәсең. Илһам Шакиров белән бик көчле программа әзерләгән идек ул чорда.

Режиссёрлык эшем хакында әйткәнче, тагын бер нәрсәне искәртеп үтәсем килә. Укыган вакытта Ширияздан абый Сарымсаков миңа музыка училищесына күчәргә тәкъдим иткән иде. Дәресләрдән соң бервакыт баянда уйнап утырам, Ширияздан абый мине тыңлап торган да шаккаткан. «Син шулай уйный беләсеңмени? Синнән зур музыкант чыга, әйдә, мин Әүһәдиевка әйтәм, һәм син музыка училищесында укып бетер», – ди. Мин инде: «Юк, юк, гармунда болай да уйный беләм, театр дөньясы үзенә күбрәк тарта», – дип баш тарттым. Чак кына музыкант булмый калдым. Әмма шулай да театрда музыка юнәлеше буенча эшләп алырга туры килде. Ул вакытларда театр бер урында гына түгел, ә бер кичтә берничә җирдә спектакльләр куя иде, ә музыкант берәү генә – Рәис Сәфиуллин. Ул үзе урынына читтәге спектакльга мине баянда уйнарга җибәрә иде. Шул вакытларда Рәис абый мине Сара апа Садыйкова белән күрештерде. Бауман урамындагы Горький клубында Сара апаның танылган халык хоры эшли иде. Аңа аккомпаниатор кирәк икән. Шулай итеп, армиягә киткәнче, студент вакытымда ук, Сара апа Садыйкова белән дә эшләп өлгердем. Ул хәтта мине армиягә озатырга да килде. Ә аннары армиягә җыр язып җибәрде. Сара апаның үз кулы белән язылган ул хатны әле дә кадерләп саклыйм. «Солдатым» дигән җырның текстын Мостафа Ногман язган, клавирдан карап, без бу җырны өйрәндек. Тәрҗемә итеп җырладык. Ул җыр бик популярлашып китте.

Студент елларыннан ук башлап, шушындый зур шәхесләр белән аралашу, эшләү, сәнгать дөньясында көн-төн кайнау үзе бер зур мәктәп булды.

Режиссёр эшенә дә үзеннән-үзе тартылдым. Училищеда укыганда, «тәрәзәләр» (буш дәресләр) вакытында театрда кала идем. Театр училищесының аерым бинасы булмагач, дәресләрнең күбесе театрда уза иде ул чакта. Буш вакыт булуга, курсташларым таралыша. Мин галеркада утырып, репетицияләр карыйм. Спектакль дигән могҗизаның ничек барлыкка килүен күрәм. Әле яшь Сәлимҗановның диплом спектаклен әзерләгәнен дә хәтерлим. Алар уйнаганда, һәр детальне анализлап утыра идем. Шушы хәл миңа үзе зур сабак булган. 1970 елда, укуны тәмамлап, театрда эшли башладык. Артист булу белән беррәттән, режиссёрлык эшенә дә кереп чумдым. Элек профессиональ театрлардан тыш, халык театрлары күп иде. Һәр зур оешманың мәдәният йорты бар. Аларда профессиональ дәрәҗәдәге спектакльләр куела. Мин Казан дәүләт университетының халык театрында һәм Ленин исемендәге мәдәният сараенда режиссёр идем. Туксанынчы еллардагы милли күтәрелеш чорында зур театраль чараларның режиссёры һәм оештыручысы булдым. Бу эш мине үзенә суырып алды, дисәм дә ялгыш булмас. Мөхәммәдьярның 500 еллыгы, Мәрҗанинең 180 еллыкларын уздыру... Кыскасы, шактый масштаблы эшләр эшләнде.

– Традицион соравым да бар – яраткан рольләрегез турында да сөйләгез әле?

– Артистның уйнаган рольләре берәү-икәү генә булмый бит. Гомер буе эшләгәч, рольләр саны дистәләп була. Рольләрне берсен яраттым, берсен яратмадым, дип аерып булмый. Аларның бөтенесе дә якын, чөнки һәр роль ачылган, табылган образ рәвешендә барлыкка килә. Роль турында бик күп уйланасың, бик күп чагыштыруларга нигезләп төзисең. Бик күп йокысыз төннәр, зур хезмәт, көч куеп тудырыла рольләр. Әлбәттә, күңелгә аеруча уелып калганнары була. Әйтик, Чыңгыз Айтматовның «Ай тотылган төндә» пьесасында Дәрвиш ролен уйнадым. Бик катлаулы образ. Мин бу рольне бик эзләнеп тудырдым. Туфан Миңнуллинның «Ат караклары»нда Листунов дигән ак гвардиячене уйнадым. Трагик һәм катлаулы роль. Аманулланың «Кылый Кирам балдагы» комедиясендә үзен доцент дип таныштыручы аферист бик кызыклы образ булып истә калган. Фәрит Бикчәнтәев Гаяз Исхакыйның әсәрләренә нигезләнгән «Курчак туе»н куйды. Андагы сәүдәгәр роле – фаҗигале образ. Аның фаҗигасен ачар өчен күп эзләндем. Гомумән, бу спектакльдә барлык образлар да үтә трагик. «Курчак туе» соңгы елларда куелган иң көчле спектакльләрнең берсе дип әйтер идем.

– Татар театры зур үсеш юлын узган. Бүгенге көндә аның хәле ничек дип уйлыйсыз? Киләчәге өметлеме?

 – Мине бик борчыган бер мәсьәлә бар. Бүгенге көндә Әлмәт һәм Минзәлә театрлары балаларга рус телендә уйный башлады. Бу нәрсә дигән сүз? Бу – үзең утырган агач ботагын үзең үк кисеп төшерү белән бер! Менә 1970-1980 елларда Казанда татар мәктәпләре беткән иде, ләкин без беркайчан да рус телендә уйнамадык. Камал театры һәрвакыт әдәби татар телен саклады. Ул бик зур тәрбияви дөреслек булды. Ә хәзер нәрсә? Безнең татар театрлары русча уйный икән, алар киләчәктә үзләренең тамашачысын югалтачак. Алар татар театрын яратучы тамашачыны тәрбияләргә тиеш бит. Ә монда татар телен оныттыру өстендә эш алып баралар булып чыга. Шулай ук русларның татар мохитенә ят булган пьесаларын уйнау да мантыйкка сыеп бетми. Безнең халык кабул итми андый пьесаларны. Ләкин рус һәм дөнья классикасы театр репертуарында һәрчак булырга тиеш. Үзебезнең драматургларны да үстерергә кирәк

Милли үзаң юк икән, үсеш тә юк дигән сүз. Сәнгать дөньясында кайнаган яшь буынга киңәшем – эшләрендә күпмедер дәрәҗәләргә ирешкәч тә, мин инде югары баскычка җиттем, дип, тукталып калмасыннар иде. Бу бик зур хата. Тагын да үсәргә тырышырга, бик күп уйланырга, һәрчак эзләнүдә булырга кирәк. Бервакытта да тукталып калырга ярамый.