Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛИЛИЯ ГЫЙБАДУЛЛИНА. ШИГЪРИЯТ


Лилия Гыйбадуллина – яшь буын шагыйрьләр арасында иң талантлылардан.
Фәлсәфилекне тирән психологизм белән кушу юлын тапкан – гаҗәеп тәэсирле һәм
төрлечә укыла торган шигъри энҗеләр иҗат итә. Текст төзелешендә охшаш яңгырашлы
авазлар кабатлануына корылган алымнарны күпләп куллана – сихерле аһәң тудыра.
Татар поэзиясен үстерә торган сыйфатлар болар.
Зур, өлгергән шагыйрьләр иҗатында гына күзәтелә торган сыйфат – төрле юнәлеш-
агымнарда яза ала, бер иҗат сукмагы белән чикләнми. Журналда тәкъдим ителгән
шигырьләр арасында да шушы төрлелек күзгә ташлана.
Беренче шигырь «...Барлыгымны беләм...» – сызлану (экзистенциализм) фәлсәфәсе,
якты сагыш, нечкә моң. Бер-берсенә тәңгәл, катлаулы эчтәлек белән форманың эчтәлек-
фикер ягын аерып карыйк. Лирик герой яшәеш һәм тормыш, кеше гомере турында
сөйли. Чынбарлыкта тормыш бар (әрем чәчкә ата), ул гаять матур (таңнар, карлыгачлар,
яңгыр җебе, зәңгәр пәрдәләр һ.б.), тик кеше гомере тиз үтә – вакытлы («Булмышымда
мизгел өне сеңә»). Әмма яшәү мәңгелек, һәр вакытлы гомердә кабатлана («Әрем чәчкә
ата һәрбер язда»). Дүртенче строфа фәлсәфәне шәхсиләштерә, лирик герой – иҗат
кешесе булып төгәлләшә һәм тагын бер мөһим фикер күренә: кыска гомернең мәгънәсе
– тормыш матурлыгын күрүдә, яшәешкә бала – яңа гомер бүләк итүдә («Бишек җыры
булып тамчы тама»), шушы матурлыкны җырга әйләндерүдә («Курай итә җилләр һәр
кураны»)! Шул фәлсәфәне дәвам итүнең төрле мөмкинлекләр төене калдырылган,
ачкыч билгеләнмәгән. Әйтик, әремнең «Гавам карашыннан качып кына» чәчәк атуы
шундыйлардан, һәркем үзенчә укый ала торган яңа фикерләргә алып чыга. Шигырь
күп укылышлы, күпмәгънәле.
Еш кына яңгыраш охшашлыгын ассызыклаган (аллитерация, ассонанс), кабатлауга
нигезләнгән фигуралар (эчке рифма һ.б.) төрлечә укылышка юл күрсәткән төеннәргә
(ачкычка түгел) әйләнә: җил тузына, төссез тузаннарны; булмышымда – җирге
тормышымда; сара соры төсләр һ.б.
Кайчак камил шигырь структурасында кабатлауларның артык булуы да күзгә
ташлана. Мәсәлән, беренче ике строфадагы «Барлыгымны беләм. Барлыгымда – /
Булмышымда әрем чәчкә ата» «барлыгымда» сүзен икенче тапкыр кабатланганда
алыштырасы килә (көй «тормышымда» сүзен сорый). Көйне боза торган тагын бер
кимчелек – 10/10 үлчәмендә язылган шигырьгә өченче строфада 12/12 үлчәме килеп
керү. «Таш юлларга аяк терәп, төнгә керә, / Өр-яңадан төсен җуеп һәрбер кала»
юлларын шунда ук 10/10 га кайтарасы килә («Таш юлларга туктап, төнгә керә, /
Үзен-төсен җуеп һәрбер кала», әйтик). Чөнки текст – сөйләм шигыре түгел, көйләм
шигыре. Дөрес, әгәр мондый тайпылыш әсәрнең фикер-идеясе тупланган урында
булса, ул акланыр иде. Әмма мин андый мөмкинлек күрмәдем (бәлки, ялгышамдыр...).
Икенче булып килгән «Соң инде...» шигырендә дә 9/9 үлчәмен ярып, беренче
строфаның өченче юлында 12 иҗек санала. Бу юлдагы «чигендә» сүзен алып
ташлаганда, мәгънә дә артык үзгәрми, көй дә саклана. Яки «...Вакыт кәүсәсендә...»
шигырендә 6нчы строфадагы беренче-икенче, 7нче строфадагы өченче юллар белән
дә шулай. Әйтик: «Хәтер – туфрак. Шул туфракны / Таптап китә, гөл утырта,
оя кора» тезмәсен «Хәтер – туфрак. Шул туфракны кеше / Таптап китә, гөлле оя
кора», дип үзгәртәсе килә.
«Соң инде...» шигыре – бөтенләй үзгә, ул символларга нигезләнгән. Шигырь мәгънәләргә
гаять бай, тәэсирле, символларны уку юллары күрсәтелмәү аны төрлечә аңлауга китерә.
Шигырь лирик геройның – асылыннан, талантыннан, максатына барудан... ваз кичкән кешегә
риторик эндәше формасында язылган. Риторик эндәш кичерешләрне соң чиккә җиткереп
көчәйтә, лирик геройның сызлануы белән кушыла. Җыр, сандугач, чирү, кыйбла, ятлар,
шәүлә – текст эчендә автор символларына әйләнә. Укылыш мөмкинлекләре шулкадәр күп,
ул гомумкешелек проблемасыннан – конкрет-тарихи проблемага кадәр аралыкны колачлый.
144
Мәсәлән, хәзерге ситуациядә аны ниндидер башка кыйблаларга йөз тотып, туган телен
якламаган татар кешесе фаҗигасе буларак та карарга мөмкин, гәрчә болай уку өчен детальләр
ассызыклап күрсәтелмәсә дә. Кайбер укылыш юлларын күрсәтеп-калкытыбрак кую, ачкыч
бирү отышлы булыр иде. Моның өчен кабатланган сүз-образларның санын киметеп, нәкъ
менә мотивлаштырып кабатлау да җитә. Башка алымнары да бар.
«...Вакыт кәүсәсендә...» – күпмедер яшәгәннәрнең фәлсәфәсе, һәр кеше күпмедер
яшәгәннән соң килә торган нәтиҗә! Әмма шулай ук символларга корылган бу текст,
фәлсәфәдән бигрәк, гражданлык лирикасы үрнәге кебек укыла. «Мин синеңме углың,
газиз токым?» соравы кабатлану лирик геройның, иң беренче чиратта, милләткә
эндәшүе һәм аның бер вәкиле кебек чыгыш ясавы турында сөйли. Бу укылыш
нигез ташы, җыр, таң (шунда ук ХХ йөз башы шигъриятендәге таң символы белән
интертекстуаль бәйләнеш урнаша) кебек ассоциатив образлар ярдәмендә тирәнәйтелә.
Нәтиҗәдә, яңа буындагы кешелексезлек түгел, бәлки милләтнең әйдаманнары, аның
өчен янган «кешеләре» булмау эчтәлеген ала. Сүзләрнең төгәл һәм матур сайланышы,
аларның текст эчендә уйландырырлык мәгънәләр тупланмасына әйләнүе, сүз
уеннары (уем-уен; хәтерне таптау-нигез ташын таптау һ.б.), риторик сорауларның
кичерешләрне киеренкеләндерүе – шигырьнең камиллеген һәм укылышын тәэмин
иткән хасиятләр. Иң соңгы строфа текст контекстында фаҗигале укыла – татар
милләтенең тарих барышында юкка чыкканлыгын раслаган «уем» «вакыт кәүсәсенә»
уела. Г.Исхакыйның «Инкыйраз...»ыннан килә торган фикер-кисәтү Л.Гыйбадуллина
иҗатында тагын бер кат үзенчәлекле яңгыраш ала һәм ХХI гасыр татар шигъриятендә
гражданлык лирикасының үзгәрүенә (совет чорындагы – яшерен эчтәлек тә, үзгәртеп
корулар чорының декларатив-ачык фикер белдерүе дә түгел инде) дәлил булып та
килә. Шагыйрәнең осталыгын күрсәтеп, алдарак хасил ителгән уем-уен күчешләре
укылышны шәхси яссылыкка күчерергә, гомере узып баручы лирик геройның шәхси
кичерешләре, үткән тормышыннан, эш-гамәлләреннән канәгатьсезлеге, милләт
язмышына нисбәтле мин дә үз өлешемне җитәрлек кертә алмаганмындыр, дип
сызлануы кебек шәрехләргә дә юл калдыра.
Ассоциативлык, милли дөнья сурәтендә таныш образ-детальләрне сайлый белү,
шигырьләргә кат-кат әйләнеп кайтып, аларның серенә төшенергә теләү тудыра. «Кайту»да
да шулай. Көз символы шәхси яссылыкта – кеше гомеренең көзе буларак та, иҗтимагый
кимәлдә – җәмгыятьтә туңлык дәвере башлануга да ишарә ясый. Текстта беренче, шәхси
укылыш варианты калкытып куелган, икенче укылышка «Урамнарда инде җилле, диләр...»
юллары ачкыч бирә, ялган чак – янган чак; тәрәзләргә ут ягылган вакыт, хакыйкатьнең
хата булуы кебек детальләр аны көчәйтеп киләләр. Әмма шушы ике эчтәлек янында
өченче – милли дөнья сурәте калка, Үлмәсбикә образы тирәсенә берәм-берәм җылы
оек, сиртмәле кое, асылмалы күпер, такта кагылган газиз тәрәзәләр – җыелып, татар
тормышының үткәнен сагыну, сызлану хасил итә. Шушы контекстта Үлмәсбикә – милләт
символы, милләт анасы булып төгәлләшә дә, шигырь якты өмет белән сугарыла, татар
халкының мәңгелек кыйммәтләре җуелмас, дип раслый. Шәхси яссылыкта ул кешенең
киләчәк буыннар хәтерендә, сынында, уенда яшәячәген («йөргәләрмен төшегезгә кереп»)
якты өмет итеп күтәрә. Журнал вариантында булмаган, әмма шигырьнең әле генә укучы
кулына килеп кергән «Кайту» җыентыгындагы вариантында тагын ике строфа бар. Алар
инде иҗтимагый укылышны калкыталар, «Кабат көзләр кайта, / Мин өзелеп көттем бу
кайтуны» юлларында көзнең – яз килүгә адым булуы, көз узганнан соң, яз киләчәгенә
ышаныч белдереп яңгырый. Һәр кеше әлеге текстта үз шигырен – үз эчтәлеген таба.
Барлык шигырьләре турында фикер әйтәсе килә... Татар шигъриятендә мәхәббәт
турында «...Тәрәзәңне ачтың...»дагы кебек көчле сызлану җырын күрсәтү дә
авыр. Шагыйрь һәр шигырьгә кеше һәм кешелек язмышын сыйдыра, романнарда
аңлатылырлык фаҗигаләрне туплый белә. Фәлсәфи лирика, мәхәббәт лирикасы,
гражданлык лирикасы булсын – бөтенләй үзгә югарылыкта яңгырый. Болай яза алган
Лилия Гыйбадуллина – зур шагыйрәбез булып җитешкән инде! Ак юллар аңа.