Каһәр (роман)

КАҺӘР
РОМАН
I
Динә Әхәтовна иң элек эш урыны турында белешергә тотынды:
– Альфредның кәефе ничек? – Ул дикъкать белән шәфкать туташы Таняның
йөзенә төбәлде.
Таня көрәнсу битле, төз борынлы, бантик иренле, коңгырт күзле кыз иде.
Һәр ир-атның карашы иярә аңарга. Ләкин Таняның тыйнак йөзе, хәрәкәтләре,
бераз төксерәк мимикасы ул карашларга бик тиз чик куя, өметләрен сузмаска
кисәтә кебек иде.
– Кулында һаман китап... – диде Таня, ничек дип әйтергә белмичә.
– Синең белән сөйләштеме?
– Юк.
– Ә син сүз куертып маташасыңмы инде? Горурлыгыма көч килер дип
курыктың инде, ә? Их, горурлык, безне бәхеттән мәхрүм итә торган нәрсә...
– Кешегә көчләп ничек тагылырга мөмкин, Динә Әхәтовна? Ул үзе дә бик
горур зат бит! Әгәр «агрессиямне» сизсә, миннән тәмам йөз чөерер.
– Ничектер аның белән уртак тел табарга иде. Күңеленә керергә иде, ә?
Таня, моңа бары синең генә әгъваң җитәр.
– Ул эш көчләп эшләнми, үзегез дә беләсез.
– Син аны сөйләштер, укыган китаплары турында сораштыр, кызыксын.
Кайсы язучыларны ярата икән ул?
– Завхоз Ваня абый аша Сорочидан алдыра, диләр.
– Алайса, бик кызыклы китаплардыр инде?
– Ул миңа бераз кырын карый төсле. Уңайсызлана да шикелле. Без аның
«секретларын» белгәнгә ачуы килә, ахрысы. Үзенең начар хәлдә калуын белгән
шаһитларны кеше яратмый. Табигый хәл...
– Нишләргә инде, ә? – дип, Динә Әхәтовна тәрәзәгә таба башын борды да
тынып калды. Ул уйлана иде. Матур төз маңгаенда, чүмечкә алган суда нечкә
Хисам КАМАЛ (1926-2016) — Татарстанның халык язучысы, сугыш һәм хезмәт ветераны.
Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, биш томлык «Сайланма әсәрләр» һәм төрле
телләрдә дөнья күргән күпсанлы китаплар авторы. Роман – авторның соңгы әсәре.
5
дулкыннар барлыкка килгән төсле, җыерчыклар пәйда булды. Ханымның мөлаем
йөзе җитдиләнде, анда читен хәлдән чыга алмаудан гаҗизлек төсмере шәйләнә иде.
Тәрәзәдән каршы яктагы госпиталь һәм аның бакчасы күренә. Бакчада
– яралылар. Кайсылары – кәстилдән, кайсыларының сыңар кулы юк,
кайсыларының иякләре башына ак бинт белән бәйләнгән – болары
«челюстник»лар, теш казналары яраланган кешеләр. Мең тугыз йөз кырык
алтынчы елның көзе җитүгә карамастан, сугышта яраланганнар бик күп әле.
Һаман төзәлеп бетә алмыйлар. Каты яра алганнар шул. Әмма кайберләренең
ярасы гомергә төзәлмәс. Алар еллар буе госпитальләрдә, больницаларда ятачак.
Әйе, сугыш бар адәм балаларын яралап бетерде. Сугышта булганнарын да,
булмаганнарын да! Нишләмәк кирәк, без врачларның эше дәвалау да дәвалау
инде. Әйтерсең, адәм балалары яралану һәм дәвалану өчен генә дөньяга килә.
Моннан ай ярым чамасы элек шул госпитальдән лейтенант Альфред
Бачуринны ГИДУВка күчерделәр. Динә Әхәтовна аңа операция ясады. Таня
ассистентлык итте. Альфредның ярасы нечкә җирдә иде. Бу – инде икенче
операция. Динә Әхәтовна аңа сигез ай элек, госпитальгә барып, беренче операция
ясаган иде. Өметләндерә торган нәтиҗәләр беленде. Шуңа күрә Альфредны
бирегә, Динә Әхәтовна карамагына күчерделәр. Моңа гаҗәпләнеп тә булмый.
Альфредның әтисе – генерал, Германиядәге безнең гаскәрләр башлыгы. Өлкә
комитетына гына шалтырата. Генералның хатыны – врач-терапевт, беренче
операция ясалганчы ук, Динә белән элемтәгә керде. Хат аша да, телефон белән
дә. Яшереп торасы юк, Динәгә посылка белән бик күп әйберләр җибәрде алар.
Динә баш тартып карады, әмма генерал аның авызын тиз япты: без андагы
хәлне беләбез, зинһар, тыйнак булып маташмагыз, диде. Яхшы врачка бүләк
бирү – элеккедән калган халык гадәте, аның бернинди мораль дә, политик
та гаебе юк, янәсе. Беренче операция өмет уятырлык билгеләр күрсәткәч,
генерал аңа контейнер белән үк әйберләр җибәрде. Берничә зур-зур ковёр,
көзгеләр... Альфред аларга сөенечле хат язгандыр, мөгаен. Терелүгә барам,
дигәндер. Ләкин егет үзенең сиземләүләрендә, өметләнүләрендә алданмады
микән? Динә Әхәтовна курка калды, үз кулларына үзе ышанмаган халәттә нык
борчуга төште. Операцияләре көткән нәтиҗәне бирмәсә, нишләр ул? Оятын
ничек күтәрер? Бу бүләкләр аны тәмам кыен хәлгә куйды. Мондый нәрсәләрне
күрмәгән, хуплауларга өйрәнмәгән ул. Телефон аша бик нык карышып та
маташты, әмма генералның үз сүзе сүз иде. Беркөнне Динә Әхәтовна исеменә
язу килде. Станциядә сезгә контейнер бар, тизрәк алуыгыз сорала, диелгән иде
анда. Шулай итеп, Динә Әхәтовна ике ут арасында калды. Ничек аңардан баш
тартасың?.. Бүтән берәү булса, моны шулай тиеш дип кабул итәр иде, әмма
Динә Әхәтовна курыкты. Альфредка тагын берничә операция ясалырга тиеш
иде әле. Операцияләр рәтле булып чыкмаса, ул аларга ни йөз белән күренер?
Кыскасы, бер бәлагә әйләнде бу бүләкләр. Җанны кимереп, бимазалап тора
башлады. Хәзер инде аңа ничек тә Альфредны сәламәтләндерерлек, нормаль
кеше итәрлек операцияләр ясарга кирәк иде. Ә бит ул, шундый зур бүләкләр
бирмәсәләр дә, операция уңышлы чыксын өчен, бар көчен куя иде. Хәзер исә
әллә ничегрәк. Операция, гомумән, дәвалауда арттырып җибәрү бар эшне харап
итә. Биредә артык тырышлык еш кына уңыш китерми, киресенчә, кире нәтиҗә
бирә... Менә ул нәрсәдән курка... Динә, уйларының җебен теше белән өзгән
кебек итеп, бүленде дә Таняга таба борылды.
– Альфред сиңа ошыймы? Кеше буларак, дим? – Аның йөзенә кызыклы
сөйләшүгә ишарәли торган нурлар тибеп чыкты.
6
– Сәер, нигә шулай сорыйсыз? – Таняның каратут йөзендә шулай ук
кызыксынучан төсмер чагылып китте.
– Ә син сорауга җавап бир.
– Белмим, ничектер, уйлаганым булмады.
– Яшермә, ул синең уйларыңа күп мәртәбәләр кереп чыкты, – дип, Динә
елмаеп куйды. Таня да бераз кызарып киткән төсле булды да көләргә үк
кереште.
Динә дә аңа кушылды. Үзенең гөманы дөрескә чыгуына күңеле булды аның.
– Син Альфред белән шаяра башларга тиешсең, – дип, көлүен дәвам итте
Динә. Бу хакта көлеп сөйләшү килешеп тә бетми, әмма һәр шаян сүздә бер чын
мәгънә була бит. Таня сүз сөрешен аңлар, бик сизгер күңелле кыз ул.
– Тычканмы, мәчеме? – дип, Таня да һаман көлде. Ләкин үзен очсызлый
торган көлү түгел бу. Кайбер кызлар, үзләренең күңел ишекләреннән тиз үтеп
булганын белгерткәндәй, көчәнүсез генә көлә торган була. Әрсез егетләр бу
ишарәне бик тиз аңлап ала. Таняның көлүендә күңел ишекләре ябык, һәм үтеп
булмаслык чытырманлыклар шәйләнә. Егетләр бик сизгер, алар Таняга елыша
алмый, чигенергә туры киләчәген алдан ук чамалый.
– Әллә уйныйсың килмиме? – диде Динә, җитдиләнеп. – Синең
борчуларыңны аңлыйм, әти-әниеңнең язмышы һаман билгесез. Ә сиңа Елгавага
кайтырга рөхсәт итмиләр әле. Ләкин, Таня, әз генә сабыр итик, мин кайбер
начальниклар белән сөйләштем. Латвиядә хәзер хәлләр катлаулы икән. Көтәргә
куштылар... Ә безгә иң элек Альфредны аякка бастырырга кирәк. Аның әти-
әнисе хәлне аңлый. Мин синең хакта яздым аларга, телефоннан сөйләшеп
торабыз. Хуплыйлар, үз кызыбыз кебек булыр, диләр, бары Альфред кына
ошатсын, дип, авыз суларын корыталар. Альфредның кылын тартып карадым,
син аның күңеленә кергәнсең шикелле. Син, Таня, теләсә нинди таш йөрәкне
эретә ала торган...
– Фу, мактаганны яратмыйм. Мактау – ялганлау ул, французча «комплимент»
– ялганлау дигән сүз, – дип, Таня Динәнең сүзен бүлдерде.
– Ә күпләр ялганны ярата, – диде Динә. – Юк, мин ялганламыйм, Таня,
сиңа чынын әйтәм.
– Нигә әйтәсез, менә хәзер шик төште...
– Синең тормышыңны җайламакчы булам, Таня, калганын теләсә ничек
аңла, – дип, Динә җитдиләнеп калды.
– Тычканмы, мәчеме, дидегез бит, – диде Таня, көлеп. Аның Динә сүзләренә
тамчы да каршы килмәве күренә иде.
– Әйе, уен зарури синең ише кызга! «Серкәләнү» кирәк. Ә уйнамыйча
«серкәләнеп» булмый. Һәр чәчәк серкәләнергә ашыга...
– Сез философ та икән! – Таня тагын тыенкы гына көлеп алды.
– Альфредның холык-фигыле болай ипле булырга охшаган... – Динә үз
фикерен ныгытырга тели иде.
– Юк, биредә белеп булмый аны, чын холык-фигыль гаиләдә генә беленә,
диләр бит... – Таня эшлекле һәм кызыксынучан сөйли иде.
– Чамаларга була инде, – диде Динә. – Гаиләдә бердәнбер малай, варис...
– Бер булганга шыр булган, диләр.
– Альфредны алай дип әйтә алмыйсың, юк!
– Ул минем кайдан, кемнәр баласы икәнемне белсә, үзе үк йөз чөерер. Әтисе
дә шулай кушар. Алар политиканнардыр, мөгаен.
– Син катлауландырма, Таня. Ул мәсьәлә алга килеп басса, үзем рәтләрмен.
Х И С А М К А М А Л
7
– Барча нәрсә дә политика бит хәзер. Беләсез. Ир белән хатын арасында
да – политика, хәтта ятакларында да шул ук нәрсә! Баш җитәрлек кенә түгел.
– Әнә үзең дә аңлыйсың икән. Әйбәт. Адәм баласыннан нәрсә таләп ителә?
Шул шартларга җайлашу таләп ителә. Телисеңме, теләмисеңме, шартларны
атлап узып булмый. Без генә түгел, беркем дә уза алмый, Таня! Минемчә,
Альфред белән борчак пешерә алсаң, ким-хур булмассың...
– Кем белгән аны, алдагы язмыш – суга сәнәк белән язылган.
– Алай димә, Таня, читкә чәчелмә! Туктале, әллә берәрсе үзеңә кармак
салдымы? Ә? Җим бик тәмлеме әллә? Юк, мин болай, хатын-кыз буларак кына
кызыксынам. – Ул кызга сынап карап торды.
– Күлгә кармак салмый тормыйлар инде, Динә Әхәтовна, – диде Таня һәм
тамак төбе белән генә кет-кет көлеп алды.
– Мин әйткәнне тыңла, Таня. Минем сиңа яхшылык кына теләгәнемне
аңлыйсыңдыр... – Динә җитдиләнеп китте. Ул чын күңеленнән яхшылык эшлисе
килеп тырыша иде. Таня бусын инде яхшы белә һәм шуңа күрә күңеленнән Динә
әйткәннәрне ничек тормышка ашырырга дип, хисләре үлчәвенә бер салып, бер
алып карый. Җаен, чамасын табарга итә. Альфредның генерал улы икәнен белгәч,
ул башта сузылган нәфес хисләрен таяклап дигәндәй кире үз урынына куып
җибәрде һәм шуның белән үзендә читләшү иммунитеты эшләп чыгаргандай
булды. Ул хисләр кысрыклавына кабат колак салмаска, әйләнеп кайтмаска дип
фикер төйнәде. Белә ул андый югары дәрәҗәдәге кешеләрне. Әз генә башка төрле
политикага бирешү дә бик куркыта. Чөнки шул политиканы башка нәрсәдән
өстен куеп, бары политикача яши алганга күрә генә, алар югары дәрәҗәгә
ирешкән. Политиканың тылсымлы көче белән шул югарылыкта торалар. Бер
карыш читкә тайпылырга кан калтырыйлар, чөнки чак кына, бер генә адым
кырыйга авыштыңмы – беттең, упкынга төшәсең дә югаласың... Шуңа аларның
кешечә тормышлары да юк. Колларча буйсынып, гел шул нәрсәгә генә бирелеп
яшәргә мәҗбүрләр. Аның каравы алар матди яктан яхшы тәэмин ителә. Алар
һәр төштә өстен... Адәм баласын, гадәттә, әнә шул ягы кызыксындыра. Таня
хәзер кемне үз, кемне үги итүләрен бик яхшы белә. Үзе татып, үзе кичереп...
Алар аулаграк бүлмәдә утыра иде. Бер шәфкать туташы килеп керде.
Ниндидер эш буенча Динә Әхәтовнага хаҗәте төшкән. Туташ татарча сөйләшә,
авылдан килгән булса кирәк. Динә исә аңа русча гына җавап кайтара. Таня
гаҗәпкә калыбрак торды. Нигә үз телләрендә генә сөйләшмиләр? Уйлагач,
төшенде. Биредә дә шул ук политика. Татарча сөйләшкәнне русларның
кайберләре өнәп бетерми, кырын карый башлый. Динә Әхәтовна шуңардан
сагая, ышанычын югалтасы килми. Гел үз телеңдә генә сөйләшсәң, билгеле,
ышаныч кими. Табигый хәл. Моны гаеп итеп буламыни? Әгәр рус кешесе
янында бүтән телдә сөйләшсәң, аны кимсетү шикелле килеп чыга. Бу – гади
этика, биредә бернинди сәясәт дигән нәрсә юк икән.
Шәфкать туташы киткәч, Динә үзенең төп фикерен урау юллар аша Таняга
аңлатырга тырышты. Альфредка ясалган операция нинди нәтиҗә биргәнен сынап
карарга кирәк. Моны бары хатын-кыз аркылы, хатын-кыз белән генә эшләргә
мөмкин. Дөрес, Альфредка операция уңышлы үтте, хәтта көлә башладым, дип
язган әти-әнисенә. Динәгә генерал Бресттан шалтыратты. Германиядән шунда
командировкага кайткан булган. Ләкин ул бар нечкәлекләрне, катлаулылыкларны
белеп бетерми. Бәлки, гөманы белән аңлыйдыр, шулай да ул хакта сөйләшү
мөмкин түгел. Төгәл сүзләре дә юк аның. Альфред та әти-әнисенә барысын да
әйтеп бирә алмый. Теләсә дә, белгертә, аңлата алмас иде. Альфредның чын хәлен,
КАҺӘР
8
авыруын бары врач Динә Әхәтовна, тагын бер-ике невропатолог һәм Таня гына
белә. Белергә тиешлесен генә белә. Аның әле тиешле булмаганы һәм мөмкин
түгеле күпме! Альфредның үзеннән дәвалаучы врач та турыдан-туры сорый
алмый. Дөрес, психология ярдәмендә күп нәрсәләрне белеп була. Ә биредә эш
тоташ психологиядән тора. Альфредның кәефен һәр көнне күзәтеп барырга
һәм, истә тотар өчен, язып алырга туры килә. Динә Әхәтовна моны бик теләп
эшли, чөнки киләчәктә диссертация әзерләргә хыяллана ул. Һәр авыру турында
көндәлек алып бара, күзәтүләрен теркәп куя.
– Безгә Альфредны сынап карарга кирәк, – диде Динә Әхәтовна Таняга. –
Ирлеге кайтканмы әле, әллә юкмы? Аңлыйсыңмы? Моны бит аның үзеннән
сорап булмый. Үзенең дә белмәве мөмкин. Төшенәсеңме?
– Ә ничек сыныйсың аны?
– Бар кыенлыгы да шунда, Таня, – дип, тавышын әкренәйтте Динә Әхәтовна,
гүя алар бик зур сер бүлешә, моны беркем дә белмәскә тиеш иде... Ул бераз
тын торды да әйтте: – Син Альфредны үзеңә кунакка дәш... – диде. Аның
сүзләреннән Таня аптырап китте һәм, гаҗәпләнеп, рәнҗеп, Динәгә карады.
Юньле-рәтле киемнәре дә юк бит ичмасам...
– Барысы да бар: табынга куя торган нәрсәләрне, кәләшкә, ягъни сиңа дигән
эчке һәм тышкы киемнәрне генерал контейнер белән җибәрде. Гаҗәпләнмә,
мин синең хакта аларга яздым, фотоңны да җибәргән идем. Бик ошатканнар.
Әйтәм бит, сиңа да бик вакыт... Шулай түгелмени?..
– Нишлисең, мин сезне тыңларга күнектем инде, – дип, көлгәндәй итте Таня.
Кич булган, күз бәйләнгән иде. Киенеп тышка чыктылар. Комлев урамы
буйлап атладылар. Динә Әхәтовна үзе Гоголь урамында яши иде.
– Ашап-эчеп, күңел ачып утырырсыз, – дип сүзне ялгады Динә Әхәтовна.
– Ә аннары... Үзең беләсең инде...
– Аның белән йокларгамы? Юк, булмый, Динә Әхәтовна, – дип кырт кисте Таня.
– Юләр, әгәр йокларга теләсә, бу бик зур уңыш, Таня! Медицина ягыннан
карап әйтәм. Җиңү! Димәк, безнең операция дөрес ясалган. Аңлыйсыңмы?
– Аңлыйм да соң, шуның өчен мине корбан итмәкчесезме? – диде Таня,
үпкәләгән кебек.
– Туктале, әллә үпкәли үк башладыңмы? Таня, күгәрченкәем, Альфредны
тик шулай гына сынап була. Безнең операцияләрнең нәтиҗәсен шул юл белән
генә тикшерергә мөмкин. Бу – безгә йөкләнгән бурыч. Әйе, задание.
– Ул теләсә, мин бөтенләй дә каршы килергә тиеш түгелмени? Задание,
дисез... Мин бит кыз кеше...
– Ничек инде кыз кеше, юкны сөйләмә...
– Шулай, кыз кеше, әйе, үземне сакладым... Бик зәһәр бәйләнүчеләр булды,
билгеле...
Таняның бу сүзләренә Динә ышанырга да, ышанмаска да белмәде, телсез
калды. Өч ел буе бергә эшләсәләр дә, ул Таняның эчке дөньясына кермәде. Дөрес,
аларның якынаеп китүенә ел ярым чамасы гына. Таня Эдуард Хәлимович кул
астында эшләде. Бервакыт алар арасында ниндидер интим бәйләнешләр турында
да сүз йөрде. Әллә гайбәт, кеше сүзе генә булдымы? Эдуардның хатыны килеп
җәнҗал кубарып йөргәч, Таняны Динә группасына күчергәннәр иде. Андый
бәйләнешләргә Динә үзе чагыштырмача җиңел карый. Медицина күзлегеннән
фикер йөртә. Ир белән хатын-кызның бер-берсенә күңелләре, җаннары туры
килеп, алар үзара уртак тел таба ала икән, моның әллә ни гөнаһы булмаска тиеш.
Җаннарның бер-берсенә туры килүе бик сирәк була бит ул...
Х И С А М К А М А Л
9
Таняның гыйффәтле кыз булуы мәсьәләне катлауландыра, билгеле. Әмма
Динәнең моңа һич тә ышанасы килми. Таня үзенең бәясен, абруен күтәрү өчен
генә шулай әйтә торгандыр. Әллә таныйсы килмиме? Андый хатын-кызлар
да була бит. Әллә ничә ир-ат кочагында булган, ә үзен һаман кыз кеше дип
йөри. Юк, Таня андый булмас, чөнки медицина кешесе бу мәсьәләне артык
катлауландырмый. Физиологик, табигый күренеш итеп карый. Аңа артык зур
әһәмият бирми, аңардан һич тә фаҗига ясамый инде. Юк, бу – әхлаксызлык
түгел, йөгәнсезлек дип тә әйтеп булмый моны. Бу – бары кеше табигатен аңлау
һәм ул күренешне табигатьчә бәяләү генә. Артык та түгел, ким дә түгел.
– Эдуард белән синең арада берни дә булмадымыни? – дип, уңайсыз булса
да, сорарга кыйды Динә. – Сөйләгәннәр иде...
– Шул Лиза Маркова чакты инде, көнләшеп...
– Эдуардның бик ертлач икәнен яхшы беләм... – диде Динә һәм уйлап куйды:
Эдуард үзенең хезмәте өчен бәхилләтү көткәндер, билгеле. Ул бер нәрсәне дә
бушка эшли торган адәм түгел. Ә Таня ни белән түләсен? Хатын-кызның әлеге
дә баягы шул тән инде, аның тагын нинди байлыгы булсын.
– Мин, ничектер, алай сизми идем. Ул миңа квартира мәсьәләсендә
булышты... – Таня сүзен тагын әйтеп бетермәде.
Динә теге уен кабат дәвам итте: Эдуард – тиярен дә, тимәсен дә ала торган,
иртәгәгә калдырмый торган кеше. Миннән дә алды ул, Лизадан да... Лизаның
Танядан көнләшүе табигый.
Алар ярым караңгы тротуардан бераз сүзсез генә атлады. Аннары, трамвай
юлын аркылы кисеп чыгып, аска таба төшеп киттеләр.
– Син бер карчыкта фатирда яши идең, әйе бит? Ул карчык үлде. Бүлмәне
сиңа калдыру буенча Эдуард чабып йөрде. Шулай бит? Обкомда аның
танышлары күп шул.
– Мине аның сөяркәсе дип, сүз тараттылар. Кайбер кешеләр бер-берсенә яра
салудан рәхәт таба бит, Динә Әхәтовна, – дип, Таня акланган сыман әйтеп куйды.
Таня, дөресен әйткәндә, Динәнең сүзләрен бераз шаяру кебек кабул иткән һәм
аңа ышанмаган иде. Ничек инде, Динә Әхәтовна сүзенә карап, заочный кәләшкә
дип әйбер-кара җибәрсеннәр. Шултикле беркатлы, китапча кешеләрнең булуы
мөмкин түгел. Дөрес, Альфредның ярасы бик җитди. Ата-анасына да бер генә
малай. Генерал үзе зур урында эшли, әнисе – шулай ук абруйлы врач. Ире генерал
булгач, аның хатыны да барыбер капитан дәрәҗәсеннән дә ким йөрми инде. Гәрчә
үзе хәрби булмаса да. Ирнең абруе хатынының да дәрәҗәсен бермә-бер күтәрә.
Бу – бик билгеле хәл. Хатын-кызларда «йолдыз»га омтылу чире юкка түгел.
Хатыннар ирләре белән мактана, алардагы дәрәҗәнең яртысын үзләренә ала,
үзләренеке дип белә һәм шуңа ышанып яши. Хатын-кыз – бик сәер халык ул...
– Менә ачылмаган-тимәгән, шәхсән сиңа тәгаенләнгән, – дип, Динә
Әхәтовна, караңгы бүлмәдән зур гына ике картон тартма чыгарып, аның алдына
куйды. Таня исе китеп карап катты: чынмы бу, әллә ул төш күрәме? Төш дияр
идең, Динә Әхәтовнаның тавышы бик ачык булып ишетелә.
– Ничек инде, белмәгән-күрмәгән кешегәме? Шаярту болай булмый, Динә
Әхәтовна.
Таня өстәл янындагы урындыкка барып утырды. Динә иреннәрен кысты,
аның инде ачуы килә башлаган төсле иде. Әмма ул – ачуын эчендә җиңә ала
торган хатын. Юк, ачуланмаган икән, менә ханым матур, тактага яза торган
акбурдай ак тешләрен күрсәтеп елмаеп куйды. Хәлне ерактан башлап сөйләп,
аңлатып бирергә кирәк иде. Динәнең әти-әниләре Альфредныкылар белән
КАҺӘР
10
электән үк таныш. Арча кырындагы хәрби шәһәрчектә яшәгәннәр. Динәнең
әтисе – хәрби, әнисе – шулай ук врач. Динә үзе Альфредны малай чакта бер-
ике мәртәбә генә күреп калган. Аны әтисенең Мәскәүдә яши торган югары
чиндагы бабалары үзләрендә тәрбияләгән. Сугыш алдыннан гына Альфредның
әти-әнисе дә каядыр күчерелгән. Мәскәүдәге бабалары исә каһәргә юлыккан.
Ул елларда бик күп хәрбиләрне кулга алдылар шул. Ә Альфредның әнисе
бездәге Тарковскийларга чыбык очы тиешле икән.
– Бердәнбер малайлары хәл эчендә, үзең дә күреп торасың. Әти-әнисе моны
яхшы аңлый һәм бернәрсәләрен дә кызганмый. Уллары белән чагыштырганда,
бу чүпрәк-чапрак нәрсә инде?! – диде Динә Әхәтовна, ачыргаланып.
Таня хәзер аңлады инде: югарыдан Динә Әхәтовнага бик ныклап бурыч
йөкләтелгән. Альфред Бачуринны ничек тә терелтергә, аякка бастырырга!
Нинди генә әмәл белән булса да! Обкомнан ук әйттеләр микәнни? Шулай
сизелә. Генералның анда да танышлары бардыр, ахрысы. Булмаса, Мәскәү
аша эш йөртәдер. Казанга Мәскәү боерыгы күктән атылган яшен кебек
тәэсир көченә ия. Казанда Мәскәүнең бер әмере дә үтәлмичә калмый. Казан
ул күндәм, таш яуса да, авыз-борыныннан кан акса да, боерыкны барыбер
үтәп чыга. Шулай итеп, Таня мәсьәләнең җитди икәнлегенә тәмам төшенде.
Димәк, шундый катгый бурыч куелган. Ничек инде аңа каршы киләсең? Мин-
минлегең, горурлыгың белән ничек санашып торасың?
– Менә, барысы да сиңа, әйдә, ач, кара, үлчә, – диде Динә Әхәтовна, елмаеп.
– Мин ботканы пешердем, әмма ашатуы кыен...
Ул, мул күкрәкләре өстенә учын куеп, көлгәндәй итте. Динә Танядан үзен
аңлавын һәм кире какмавын сорый төсле иде. Таняның башында һаман бер уй
болгана: димәк, Тарковскийга өстән басым ясаганнар, Тарковский исә – сектор
мөдиренә, сектор мөдире – Динә Әхәтовнага, Динә Әхәтовна үз чиратында – аңа.
Бәлки, Таняга бәхет шулай кул сузадыр? Бәхетне сайлап алып булмый, диләр бит.
Кешегә яман һәм әйбәт хәлләр үз чираты белән килә. Адәм баласы шуларның
барысын да тигез күтәрергә тиеш. Начарын да, яхшысын да. Шул хәлләр аны
сыный, имеш. Начар хәлләрне дә сыкранмыйча, шыңшымыйча үзең күтәрсәң,
сеңдерсәң, гафил калмыйсың, имеш. Барыбер бәхетең сиңа бер елмая, ди.
Таня шундый юк-бар нәрсәләргә дә әһәмият итә һәм ышана иде. Моның
мәгънәсез бер эш икәнен аңласа да, шул нәрсәләр иркенә бирелә. Тартмаларны
ачтылар. Анда ефәк тә вискоза иде. Елык-елык итеп торалар. Болар – билгеле,
Таняга бик тансык, кирәкле нәрсәләр. Ул комбинацияләр, ул үтә күренмәле
оеклар дисеңме – бездә боларның берсе дә юк. Төшеңә дә керми торган әйберләр.
– Син, Таня, бер дә аптырама, алар моны акча түләп алган дисеңме? – диде
Динә. – Анда, байлар ташлап киткән кибетләрдә, моның ише ганимәтләр
тулып ята, ди. Вагонлап ал, имеш. Шуның өчен, күңелең тыныч булсын,
бер дә борчылма. Альфредны караган, тәрбияләгән өчен бүләк бу. Миңа да
җибәрделәр. Һич икеләнмичә кабул иттем. Врач-сестраларга бүләк бирүнең
бернинди хилафлыгы юк аның. Электән килгән бер йола гына...
– Шулай да бүләкләр бик күп бит, мин аклый алырмынмы соң? – диде Таня,
вискоза комбинацияне баш аркылы кия-кия.
– Борчылма, барысы да әйбәт булыр. Минем киңәшне генә салып таптама...
Динә кызның шоколад төсле матур йомры иңнәреннән карашын шудырып
узды. «Таняда теләсә нинди бирешмәс йөрәкне эретеп, үзенә кол итә торган
гәүдә-сын икән ич... Их, миндә булса иде ул шундый яшь, җәлеп итә торган

гүзәллек!»
Х И С А М К А М А Л
11
– Сез Альфредка беренче кичне үк бирелергә кушасыз, Динә Әхәтовна, –
диде Таня, шаяртулы тон белән. – Менә болар барысы да шуңа хәзерлекме инде?
– Беренчеме, икенче кичме – анысы барыбер, Таня.
– Әгәр миннән булмый, дисәм, Динә Әхәтовна? – диде Таня, көмеш кебек
елык-елык килеп торган лифен чишә-чишә.
– И-и, Таня, син артта калган кеше икән. Хәзерге кызлар шуның белән
санашып торамы инде? Үзләре ир-ат кочагына атылырга тора.
– Башта язылышыйк, Динә Әхәтовна, аннары...
– И-и, Таня, син нәрсә инде, ә? Шундый егеткә...
– Минем бит кияүгә чыгасым бар, Динә Әхәтовна.
– Юкка борчыласың икән, әгәр Альфредның ирлек сәләте кайтса, ул сине
хатынлыкка алмас дисеңмени? Ала, билгеле! Синдәй гүзәлне ычкындыралармы
соң? Бигрәк тә син әти-әнисенә бик ошагансың. Юк, ике дә уйлама, ала ул
сине, ала!
– Кем белгән аны, Динә Әхәтовна. Беренче кичтә үк ул миннән бизсә? Мин
аңа кайсы ягым беләндер ярамасам? Әнә иптәш кызым белән дә шулай булды.
Танышып, бер-берсен яратышып өйләнештеләр һәм озак та үтми аерылыштылар.
Иптәш кызым әйтте: беренче төндә үк безнең элеккеге мәхәббәт чәлпәрәмә
килде, диде. Кыз сизгән: егет аны ошатмаган. Иртән йокыдан бер-берсеннән
читләшеп торганнар. Егет, аска караган килеш, карават янына утырып тәмәке
тарткан да тәмәке тарткан. Авыр көрсенгән. Кызга күтәрелеп карарга кыймаган.
Салынып төшкән җилкәләре генә кыймылдап-селкенеп торган. Көндез чыгып
киткән дә бүтән кайтмаган... Әгәр әнә шулай булса?
– Юк, алай булмас, Таня, менә әйткән иде, диярсең. Альфред – бик намуслы
кеше. Андый нәрсәләргә сәләтсез ул.
– Динә Әхәтовна, әйтик, минем аңа кай ягым белән ярамавыма ул гаепле
түгел бит, мин дә гаепле түгел. Менә хикмәт нәрсәдә...
– Ул мәсьәләдә артык нәзберек булырга ярамый, Таня, тирәнгә керергә дә
кирәк түгел. Ну, син нәрсә югалтасың?
– Язмышымны хәл итә торган нәрсәне югалтам, Динә Әхәтовна.
– Тагын катлауландырасың, Таня. Ни мәгънә? Әгәр син Альфредның дәрте
кузгалганда киреләнсәң, аңа бик тирән яра ясыйсың һәм операцияне юкка
чыгарасың. Аңлаттым бит, врач рецепты буенча Альфредка шулай тиеш. Син
аңа – дару урынына...
– Сез аның турында гына кайгыртасыз, мине дару итеп...
– Табибларның язмышы шундый инде, Таня. Чын врач, авыруны терелтер
өчен, бернәрсәсен дә кызганмый. Хәтта гомерен дә.
– Анысы әүвәлге заманнарда булган, хәзер башка...
– Альфред белән сөйләшәм дә сине аңа димлим, шулай бит. Ә? Бәлки, ул
үзе дә язылышмыйча риза булмас. Ә? Психик яктан бик нечкәргән ул, көне-
төне китап укый. Беркем белән сөйләшми. Синең белән сөйләшү аңа күңелле,
ахрысы? Ә?
– Болай йөзендә нур кабынып киткәндәй була анысы. Сизүемчә, ул мине
өнәмәс, Динә Әхәтовна. Ник дисәгез, мин аның кимчелекле ягын беләм бит,
ә кеше андый затны өнәми. Менә шул яктан чыгып әйтүем. Сезнең тактика
дөрес микән соң?
– Таня, син кушканны гына үтә. Бу мәсьәләдә без киңәштек, белештек,
шундый фикергә килдек. Мин үзем генә карар кабул итмәдем...
Таняны өенә озата чыккач та, сүз һаман шул юнәлештә дәвам итте. Ахырда
КАҺӘР
12
кыз Динә кушканнарны үтәргә риза булды. Табиблар, үз-үзләрен корбан итеп
булса да, авыруларны терелтергә тырышкан. Элек шулай иткәннәр, ләкин хәзер
дә намус дигән нәрсә гел үк бетеп җитмәгән ич әле. Таня кебек кызларда бар
әле ул, калган икән. Әйе, ул үзенең сафлыгын корбан итәргә әзер, тик яралы
лейтенант кына сафка бассын. Фашистларны җиңүдә аның да өлеше бар, йә,
ничек аның хәленә кермисең ди?!
Ихтимал, ул Альфредны ярата алыр кебек. Тик менә аның Эдуардка булган
хисләре дә сүнмәгән, сүрелмәгән. Бик яшерен рәвештә генә ир бер-ике мәртәбә
Таня янына да килде. Кочты, үпте. Хатынын бер тамчы да яратмавын ачынып
сөйләде. Әмма кечкенә кызы өчен үлеп тора икән, куен кесәсеннән фотосын
алып күрсәтте. Менә шуның хакына гына шул убыр белән яшим, диде. Гадәттә,
ир-ат, үзенекен алыр өчен, әллә нинди кыяфәтләргә керә. Йомшак куян кебек
була, юмалана, ялагайлана, тирәңдә арты белән шуып йөри, матур сүзләр
сөйли, чын артистка әйләнә. Шулай синең аңыңны томаламакчы була. Шунда
син һаман бирешмисең, каты торасың, һәм теге кинәт ачулана, бүртенеп чыга
һәм ерткычларча сиңа килеп ябыша... Таня андыйларны да күрде, кичерде. Ә
Эдуард андый түгел, стенага китереп терәми, эчке культурасы бар. Кыз аңардан:
«Нигә аерылмыйсың?» – дип сорады. Эдуардның битләре җыерылып килде,
йөзе чытылды. Кулын өметсез селтәде. «Үзең беләсең, аерылу гаять катлаулы
бит, – диде. – Бар законнар хатын-кыз ягында. Аерылсам, мине партиядән
сөрәчәкләр, мөдирлектән алачаклар. Уф, син дә мине аңламыйсың», – диде.
«Аңлыйм да соң, хатының бар бит», – диде Таня...
Эдуард үзенең кызга күрсәткән игелеге өчен бәхилләтү өмет иткәндер,
билгеле. Берни дә бушка гына эшләнми, һәрнәрсә өчен түләргә туры килә. Ә
Таня салкын канлылык саклый алды. Ир дә артык тукынмады, тик иңбашын
борганда гына яңак сөякләре тартышып-тартышып куйганы шәйләнде.
Шул көннән соң ул Танядан тәмам ерагайды. Очрашканда да, элеккеге ерак
таныш шикелле, ияк кагып кына исәнләште, икесе генә калган чакларда да
сөйләшмәде, өзлексез тәмәке генә тарта иде. Аның кайгылы йөзеннән убыр
белән яшәүнең никадәр авыр һәм үкенечле икәнен сизәргә була иде.
Ә менә Альфред белән ничек булыр? Акылы белән кыз аңа омтыла, акылы
белән аны уйлый, чөнки күңелендә тормышны рәткә сала алмаммы дигән өмет
уянды. Аннары, хисләргә караганда, акылны күбрәк тыңларга кирәк, диләр ич.
Альфред хәзер үз хәлен тәгаен аңлаган иде. Ләкин җаны бу хәлгә
буйсынырга теләми, бунт күтәрә, ачулана, бәргәләнә. Бу тартышлар барысы
да аның күңелендә бара, ул аларны тышка чыгармый иде. Шуңа күрә башында
уйлары, умарта кортлары кебек, һәрчак гөжләп тора. Уйлардан беркая да
качып булмый... Нүжәли ир-ат хатын-кыздан башка яши алмый, тормыш
итә алмый икән? Дөрес, ул тәнендә дегенерация күренешләрен сизми дә
шикелле. Әллә бу процесс сиздерми генә барамы? Юк, әз булса да сизелер иде
ул. Беркөнне невропатолог аңардан шаяртып кына сорап та куйды: башыңа
кызлар турында уйлар киләме, янәсе. Ул кызарып китте, битендә кайнарлык
сизде. Һәм игътираф итәргә базмады. Хәер, врач көтелмәгән сораулары белән
гел шаккатырып тора. Альфредның уенда гел кызлар гына булмаса да, ул
хакта да еш уйландыра, билгеле. Врачка да шулай әйтте. Эчеңдә нәрсә бар,
берсен дә яшермәскә кирәк. Врач шуны таләп итә. Бу – дәвалауны планлы
һәм максатлы юнәлештә алып бару өчен мәҗбүри нәрсә, ди. Чынлап та, аның
авырту-сызлауларын, эчке хаҗәтләрен кем белеп бетерсен соң? Белмәгәч, ничек
итеп дәваласыннар? Врач хаклы. Ләкин аңа да барысын әйтеп бетереп булмый.
Х И С А М К А М А Л
13
Чөнки үз халәтен ул үзе дә аңлап, белеп бетерми. Бик сәер бу. Әмма, уйлап
карасаң, адәм баласы үзен-үзе бик аз белә икән. Эчке тойгыларын аңлатырга
сүзләр юк, тәгъбирләр җитми. Галимнәр берсен-берсе кабатлый. Практикадан
чыгып язучылар бик аз. Күбесе, теориядән этәрелеп китеп, интуициягә бирелә.
Үзенең версиясен тасвирлый. Ул, әлбәттә, үзеннән чыгып фикер йөртә. Ә һәр
затның үз сыйфатлары, үз тойгы-сиземләүләре бар.
Ә бит гомер буе өйләнмичә яшәгән ирләр дә бар. Алар нинди хисләр кичерә?
Нигә хатын-кызга якын бармыйлар? Әллә аның кебек авырыйлармы? Ә бит
табигатьтән дә хатын-кызны чит күргән, аны күралмаган ирләр була, ди. Хатын-
кызга ул үзе ничек карый соң? Кызыксыныпмы, әллә салкын битарафлык
беләнме? Әллә аңа бәла китерә торган зат дип, куркып-шүрләпме? Боларны
үзең өчен тәгаенләргә кирәк. Әмма күп нәрсәләргә егетнең уй ихтыяры җитми.
Уйлый башласа, башын томан сара, һәм уй җепләре шул томан эченә батып
югала. Очларын табып булмый. Уйлар ерак китә алмый, сазлыкка эләккән
юлчы кебек, кире борыла. Элек исә уйлары ерак-ерак китә, әллә кайларга
барып җитә торган иде. Барысы да шушы каһәр суккан яра галәмәтедер инде.
Ярасы исә бик яман иде. Ике бот төбе дә яраланган, эчке яктан да, тышкы
яктан да ядрә ярчыклары белән теткәләнгән, мунчалаланып беткән иде. Шунда
ук бәвел каналы да зарарланган. Эче бик зур шар кебек күпкән булган, шул хәл
аңын җуйдырган. Бәвел куыгы турысыннан тишеп, шланг-катетер куйганнар.
Үзе җиде көн аңына килә алмаган, чөнки сидек канга үтеп керә башлаган.
Альфред ярты ел чамасы биленә шешә асып, сидек куыгыннан килә торган
нечкә шлангны шуңа тоташтырган килеш йөрде. Боттагы яралар озак төзәлде.
Тәненнән ит качып беткән иде. Сидекнең канга эләгүе бик тә хәтәр, организмны
тәмам агулый икән.
Ә иң яманы – нәрсәдер эчне пошырып, ямансулатып тора. Шул ярадан микән
инде ул? Күңелне билгесезлек басып, изеп тора. Җан беркая да омтылмый,
берни белән дә кызыксынмый. Юктан гына да ачу кабына, эчкә ут агыла.
Нишләргә, кая барып бәрелергә белмисең. Бу изә торган халәттән нәрсәдер
эшлисе, котыласы килә. Нәкъ читлеккә бикләнгән җәнлек кебек сизәсең үзеңне.
Әйе, аның тәне түгел, рухы яраланган булса кирәк. Таза вакытта егет һич тә
мондый халәттә калганын хәтерләми. Ул һәр якты көнгә сөенә, эчендә шатлык
уяна, куян кебек сикергәли, шаяра иде. Авыр, кискен вакытларда да күңеле
төшми, кайгыны бик тиз үткәреп җибәрә иде. Ә хәзер ниндидер билгесезлек
аны чыгырдан чыгара, зиһенен томалый, һәр теләген бетерә. Аңарда хәзер
бернинди кызыксыну калмады. Китапларны да эч пошуны басу, вакыт үткәрү
өчен генә укый. Нәрсә инде бу? Ни булды аңа? Шулай да рәткә керә алмас
микәнни? Ичмаса, яраң бүтәннәрнеке кебек беленеп торса иде. Кешегә әйтергә
оят. Бер врач та тәгаен генә берни белми. Ул үзе дә ачык кына әйтә алмый.
Элек аның уйлары, ният-теләкләре ап-ачык иде. Хәзер теләк-омтылышлар
сүнгән, беткән, көле генә калган кебек. Менә шул көлдә казынып ят инде.
Шул көлләрне актарырга гына калды, әй, егетләр! Ничек килеп чыкты соң бу?
II
...Латвия белән Литва чигендә Пепкуле дигән шәһәрчек бар иде. Немецлар
анда хәзер гел оборона тота. Кырык дүртенче ел тәмамланып килә. Башка
фронтлар бик нык алга китте, Балтыйк буе гына тоткарланды. Бу хәл, билгеле,
командованиедә борчу тудыра иде. Шуңа «һөҗүмгә күчәргә» дигән боерык
шактый еш килә. Ә һөҗүмне бик җентекләп әзерләргә кирәк. Һәр һөҗүм РС
КАҺӘР
14
батареяларының залпы белән башлана. Цельләр алдан әйтелми, сер итеп саклана
иде. Ә без – каторжаннарга снарядлар ташучы взвод. Минем карамакта – дүрт
студэбеккер. Дошман кулына төшү куркынычы булганда, без снаряд төялгән
машиналарны шартлатырга тиеш. Моның өчен ПОУ дигән прибор куелган.
Шуның рычагын тартасың да – вәссәлам. РС снарядлары, билгеле, җитәрлек
кадәр тылдарак, шулай да алгы сызыкка да бик тиз илтеп җиткерергә кирәк була...
Безнең янәшәдә махсус пропаганда хезмәтләре урнашкан иде. Аларның
юка броня белән бөркәлгән машиналары түбәсенә зур динамик куелган, ә эчтә
– мегафон приборлары. Төнлә алгы сызыкка бик якын урнашып, немецларга
динамик аша сөйлиләр. Безгә әсир төшкән зуррак чиндагы немецларны
сөйләтәләр. Лена Лузина шул бүлектә тәрҗемәче булып эшли иде. Дивизия
штабы янәшәсендә бергә ашап-эчеп йөргәндә танышып киттек. Ничектер
үзеннән-үзе килеп чыкты. Хисләр һәрчак уяу, һәрчак эзләнә, ничектер
ихтыярың белән дә санлашмаска итә. Башта шаярып-уйнап сөйләшеп йөрдек,
аннары чынга әйләнде. Икебез дә бер-беребезгә тартыла башладык. Моны инде
эчтә йомып кына калдыру, сүндерү мөмкин түгел иде. Лена тыйнак, җитди кыз
иде. Уртачадан биегрәк буйлы, йомры иңле, озын муенлы, түгәрәк битле. Кыска
итеп алган чәче өстендәге коңгырт береты, сержант погонлы гимнастёркасы
аның туры, килешле гәүдәсен тагын да мөлаем итә кебек. Барыннан да бигрәк
тавышы һәм сөйләшүе үзенә бертөрле ягымлы иде.
Яңа елда без старшина каптёркасында икәү генә калдык, һәм мин Ленаны
кочаклый, үбә башладым, ә ул иркәләүне салкын кабул итте. Мин аны үзем
кебек «кабындырмакчы» булам, әмма ул салкын, «кабынмый». Ахыр чиктә мин
кыюланып ук киттем. Лена, корт чаккандай, кинәт торып басты. Киемнәрен
төзәтте, ә чыраена ризасызлык төсмере чыкты.
– Безнең арада мәхәббәт дип торам, – диде ул, әле генә ашап-эчеп утырган
өстәл янына барып. – Юк икән, юк!
– Ә нәрсә соң безнең арада, Лена? Йә инде, ачуланма! Хисләремне ничек
аңлатыйм соң?
– Ярату булмаган, юк, әллә нәрсә! Син алырга телисең, мин бирмәскә телим.
Шулмы ярату, ә? Ярату мөнәсәбәте түгел бу, алыш-биреш мөнәсәбәте, икенче
төрле әйткәндә, сату-алу мөнәсәбәте. Нәкъ политэкономиядәгечә килеп чыга...
– Безнең мөнәсәбәтләр чын дип уйлаган идем мин, Лена.
– Мин дә чын дип ышана башлаган идем, Альфред, ә уен гына булуын үзең
белгерттең...
Лена ачуланмый, чыгырыннан чыкмый, тыныч кына сөйли. Гүя ул моны
көткән һәм шуңа әзерләнгән дә шикелле иде. Билгеле, биредә аңа бәйләнүчеләр
бардыр. Минем кебек яшь лейтенантлар шактый күренә. Барысы да чибәр,
кире какмаслыклар. Кайбер кызларның башлары әйләнсә дә, гаеп итәргә тел
бармас. Ә адәм затына бирелгән хисләр фонды – кызларда. Шул фонд белән
ничек идарә итә аласың, хикмәт шуңарда.
Авыр тынлык урнашты. Элемтәләрне өзәсе килми, эчтәге тойгылар аваз
сала, килеп чыккан кытыршылыкны тизрәк бетер, бетер, дип әйткән кебек иде.
– Юк, мин уйнамыйм, Лена. Яратуымны шулай белгертмәкче идем.
– Бу – яратуны белгертү түгел, алырга дигән ниятне белдерү.
– Хисләр шулай кушкач, нишлим соң, Лена? Әйт, өйрәт.
– Хисләр юләр ул, Альфред, аларга карап йөрсәң...
– Күрәм, синең хисләрең булмаган, ихлас тойгыларым белән бозга килеп
бәрелгән күк иттең. Бу – минем беренче хисләремдер, беренче өметләремдер,
Х И С А М К А М А Л
15
ә син... Лена, ну, нәрсә булды, ә? Ярар, бу – синең беренчесе түгелдер, ә минем
– беренчесе. Шуңа бик авыр булды.
– Ну, Альфред, шыттыра беләсең дә инде!
– Исбатлап маташмыйм, ә синең беренчесе түгел икәнен генә бик яхшы
аңлыйм, Лена.
– Билгеле, миңа беренче генә бәйләнмиләр, әйе. Бәйләнүчеләр күп булды,
яшермим. Барысы да вакытлы гына элемтә ягында иде, ә миңа гомерлек булсын,
вакытлычага мин риза түгел. Сиңа да мин вакытлы гына кирәк, шулай бит? –
Лена һич тә ачуланмый, чәүчәләнми, зар авазы да чыкмый үзеннән.
– Мин чын хисләремне әйткән идем, Лена, ачуланма инде, зинһар!
– Вакытлы гына кузгалган хисләр, Альфред, – диде Лена, бик гади нәрсә
хакында әйткән төсле. – Приступ шикелле, хисләр пристубы, ә? Өянәк үтә ул...
– Син «атака»ны кире кайтарырга остарып беткәнсең димме?
– Дөнья өйрәтә, Альфред, дөнья. Ә без – дөньяның мәхлуклары.
– Юк, миңа әллә нәрсә булды, Лена. Син миңа ышанмыйсың, шулай бит?
Димәк, миңа карата хисләрең булмаган... Шулай да...
– Син миңа ошыйсың, Альфред, чөнки син берни дә вәгъдә итмисең,
ялганламыйсың, мине, ымсындырып, алтын элмәккә эләктерергә
тырышмыйсың. Шуңа күрә, әллә синдә чынлап та беренче хисләр микән, дип
уйлап та куйдым. Юк, булмас, дидем эчемнән генә, алданма... Хәер, барыбер
бер алданырга туры килер, мөгаен...
– Әйе, адәм баласы иң элек мәхәббәттә алдана, аннары бүтән нәрсәләрдә,
диләр... Ә без бер-беребезне алдамыйк, Лена, яме.
– Ә бу мөмкин эшме соң? Хисләр үзгәреп тора, бүген бар ул хис, иртәгә
бетә дә куя. Синең белән шундый хәлләр булдымы?
– Минем хисләр алай тиз алышынмый, Лена. Бу, ахры, табигатьтән килә.
Ә синеке һава торышы кебек тиз алмашынып торамыни?
– Әйе, һава торышы кебегрәк шул. Кайчак үз-үземне аңламыйм, үз-үземә
җирәнгеч булам. Уф! Юк, мин үземне яратмыйм. Ә син үзеңне яратасыңмы?
– Мине үземне ярата торган итеп тәрбияләгәннәр. Нигә, бу начармы әллә?
– Әйтә алмыйм, үзен яратмаган кеше бүтәннәрне дә ярата алмый, ди
аналитиклар...
– Димәк, бу әйтем сиңа туры килә. Ник үз өстеңә сөйлисең, Лена? Болар
берсе дә дөрес түгел бит.
– Ир-ат кыска «элемтәләрне» ярата, хатын-кызга гомерлек булсын. Менә
безнең аерма шунда, Альфред.
– Лена, бер сүз әйтимме? Син артык акыллы, бик исәп-хисаплы, ә?
– Миннән дә ахмакны таба алмыйсың, әйтмә! Мин ул сүзләрне чынга
алмыйм, чөнки уйлап җиткермәүчәнлегем миңа адым саен аяк чалып тора.
– Алай мескенләнмә, Лена. Бик әйбәт кеше, диләр сине.
– Кемгә әйбәт, ә кемгә начар. Син дә бар кешегә дә яхшы түгелсеңдер әле.
– Билгеле инде. Юк, мин үземне яхшы кеше дип беләм. Мактанып әйтүем түгел.
– Мин үземне алай раслый алмыйм. Чын яхшы кеше булу мөмкинме икән?
Юктыр, мөгаен. Яхшы булып кыланганнарны җенем сөйми.
– Мин дә яхшы булу уенын уйныйммы?
– Белмим, Альфред, мин сине эштә сынаганым юк. Болай, сөйләшкәндә,
үзен һәркем хаклы, фәрештә итеп күрсәтә. Адәм баласы үзенең теләсә нинди
әшәкелеген дә аклый, нигезли. Үзен хаклыга чыгара...
– Синең белән сөйләшүе күңелле, Лена, чын менә.
КАҺӘР
16
– Ягъни безнең «җитештерү мөнәсәбәтләре» барып чыкмады, шулай бит?
Лена елмайды, бит очында матур чокырчыклар пәйда булды. Алар ниндидер
нур бөрки иде. Нишләп шултиклем ымсындыргыч соң бу Лена? Бүтән кызлардан
нәрсәсе беләндер аерылып тора ул... Артык аек фикер йөртүе һәм яшьләрдә
күзәтелә торган романтик чалымнарның бер дә булмавы беләнме? Аны мәхәббәт
иллюзияләре адаштыра алмастыр. Әллә ул хыялларның чәлпәрәмә килү чорын
инде узганмы? Тормыш мәктәбе аны шулай барына да ис китмичә генә карарга
өйрәткәнме? Ә бергә шаярып-көлешеп йөргән чакта, Ленаның характеры
җиңелдер шикелле тоела иде. Хәтта җилбәзәк кыз түгел микән бу, дигән уй да килә
иде. Шулай җиңел булып күренүе дә хисләргә ирек бирде бугай. Җиңел уйлаучы
кызлар белән элемтәгә дә җиңел кереп була. Җиңел генә дуслашасың да җиңел
генә аерылышасың. Ул да яшь түкми, син дә уфтанмыйсың. Сагынып сөйләрлек
бер истәлек кенә кала. Җиңелләр белән әйбәт, эшне катлауландырмыйлар, зурга
җибәрмиләр. Ул кызларга егетләр дә рәхмәтле була. Ләкин андый кызларны,
гадәттә, тормыш юлдашы гына итмиләр. Ә Лена – четерекле зат. Һәрнәрсәгә
артык җитди карый. Үз-үзенә ышанып җитмидер, мөгаен. Әллә таяныр, булышыр
кешеләре юкмы, һәрхәлдә, бар авырлыкны үзе генә күтәреп яшәгәнгә охшый ул.
Минем хисләр, Ленаның каршылыгына очрап, барыбер сүрелмәде, отыры
көчәйде генә. Мин-минлек тә үҗәт авазлар белән үчекләп торган кебек иде.
Ничек инде, мин аңа чын тойгыларымны белгертәм, ә кыз барын да кире кага.
Мине юкка чыгара, хисләрне генә түгел, мине шәхес буларак та танырга теләми.
Асылда шулай килеп чыга бит... Үзенең бетүе, чүпкә калуы белән кем килешә
алсын? Юк, Лена алай итмәсен, мине беткәнгә санамасын. Мин алырга гына
телим, имеш. Әллә чынлап та шулаймы? Адәм баласын иң күп алдаучы – ул
аның хисләре. Әллә мине дә хисләрем алдыймы?
Лена белән ара өзелмәде, киресенчә, тагын да якыная гына барды. Безнең
ачыктан-ачык аңлашу ярдәм итте бугай. Ул минем кайбер сыйфатларымны
белде, мин – аныкын. Лена да уйлана иде шикелле. Очрашкан саен әйбәтләнә,
йомшара барган төсле иде. Хисләренә дә ирек биргәли, иркәләүләргә җавап
кайтара, кире җибәрми иде. Берсендә шулай әйтеп тә куйды:
– Син мине барыбер ташлаячаксың, шулай бит, йә, боргаланмыйча гына
әйт әле? – диде һәм торып утырды, чәчендәге приколкаларын алып, авызына
капты, төзәтенә башлады. Үзенең күзе гел миндә иде. Мин ни әйтергә
белмәдем, өйләнергә дигән уем да юк иде. Ялганларга кирәк иде, шайтан,
кызлар янында гел дөресен генә сөйләп утырып булмый. Үзеңне тоттырмаска
тиешсең. Артык хисләнгән чакларда телдән ычкынган борчак шыттыруларга
үзеңнең эшләреңне дә туры китерергә кирәк. Авызым, корт чаккыры, борчакны
чамаламыйчарак сибеп ташлады, ахры. Өйләнәм дип үк әйттем микәнни?
– Юк, ташламыйм, Лена, нигә ышанмыйсың? Ну, инде нигә ташлашырга?
– дидем мин, кыюланып китеп.
– Миннән матурракларга күзең төшәр дә... Ирләрнең табигате шундый,
ди бит... – Лена мөлаем гына көлеп куйды. Приколкаларын, ирен арасыннан
алып, чәченә кадады...
Чынын әйтә бит кызый, минем эчтә нәрсә ятканын сизеп фикер йөртә. Менә
тагын ялганларга туры килә инде. Юк, алай түгел, минем күңел бүтәннәр өчен
бикле, мин әйтәм. Лена тамчы да ышанмый шикелле. Юк, ышана, дөресрәге,
ышанырга тели кебек.
– Син минем күземне бәйләдең инде, хәзер ул бүтәннәрне күрмәячәк... –
Мин моны бик ышандырырлык тон белән әйттем. Битемә әз генә кызыллык
Х И С А М К А М А Л
17
йөгергәнен сиздем. Ленага беленмәсен дип курыктым. Ул мине үзенеке генә
итмәкче була, фронт шартларында элемтәләрнең ничек, кайчан өзеләсен яки
өзелмәсен һич тә алдан гөманлап булмый. Ул шул хәлне исәпкә алып җиткерми,
әллә үзенең башка планнары бармы? Мин исә реаль уйлыйм, сугышта берни
дә тотрыклы була алмый. Якын элемтәләр, туганлык мөнәсәбәтләре бик тиз
чәлпәрәмә килә. Биредә бернигә дә ышанырга, таянырга мөмкин түгел. Лена
ышанырга, таяныч булдырырга тырыша. Шуңа күрә миңа эчтән бер төрле
уйлап, тыштан икенче төрле сөйләргә туры килә. Һич тә гаиләгә җигеләсе
килми, мин шул нәрсәдән нигәдер куркам да. Кызлар белән танышканда
уйлыйм, борчылам: бу мине гаиләгә китереп бәйләмәсме? Шартларның яман
булуы гына сәбәпме минем куркуыма? Әллә мин белмәгән башка сәбәпләре
бармы? Мин Лена белән гаилә кору ягында түгел. Нигә, шулай бер-береңне
яратышып кына очрашкалау начармыни? Кай төшең кими аңардан? Лена исә
моңа риза түгел. Мине гомерлеккә үзенеке итәргә өметләнә. Шул юнәлештә
үзенчә мине тәрбияләргә тырыша. Зиһене бик уяу, үткер кыз. Хәер, минем
үземнең дә Ленага карата хисләрем чын бит, ихлас яратам мин аны, әмма гаилә
камытына һич тә керәсе килми. Эчтә протест кузгала. Чын хисләр белән генә
булмый икән, аңардан өстен нәрсәләр дә бар.
– И ялганчы, сөйләп торган буласың бит! – дип, Лена, яратып, җилкәмә
төртеп куйды. Ул минем ике төрле сөйләвемә ышанып бетми, бергә булуга өмет
итә, шул ук вакытта нидер сизенә дә. Начар очрак өчен үзен алдан әзерли кебек.
Мин дә бит, гаилә тормышының җаваплы һәм авыр булуыннан шүрләп, алдан
әзерлек эшләре алып барам. Лена белән артык тирәнгә кереп сөйләшмим, берни
дә вәгъдә итмим. Үземне кыерсытылган, язмыш тарафыннан рәнҗетелгәнрәк
итеп күрсәтәм. Янәсе Лена ымсынмасын, иллюзияләр кормасын. Алдагы
тормышымны да томанлы итеп сурәтлим. Анысы чынлап та шулай: алда гомер
әллә бар, әллә юк. Моны Лена үзе дә яхшы аңлый.
– Син менә үзеңнекен алдың да хәзер миннән ничек котылу җаен эзлисең
бугай... – диде Лена, ничектер күңеле төшкән кыяфәт чыгарып.
– Лена, минем хакта начар уйлыйсың икән, ай-яй! – Ничек тә аның күңеленә
килгән бу фикерләрне таратырга, юкка чыгарырга кирәк. Әмма көчем җитеп
бетми, дөресне юкка чыгару – шактый мәшәкатьле, күп көч сорый торган, нечкә
эш. Чынлап та, миңа шундыйрак уйлар килгәли иде. Безнең якынлык очрашкан
саен тирәнәя бара иде. Башта ул минем хисләрдә генә иде, хәзер тәнгә һәм акылга
үтеп керә башлады. Бу хәл мине шактый ук борчый иде. Бер яктан – яратышу,
рәхәтлек, икенче яктан – эчне таракан кебек кырып, бимазага салып торган халәт.
Нәрсәгәдер борчылам, уйсыз гына тора алмыйм. Ленаны кызгана башлыйм.
Лена бит ул миңа ышанды, үзен жәлләмәде, ә мин аны алдарга җыенам шикелле.
Башта ук безнең бәйләнеш вакытлы гына булырга тиеш дип уйланылган иде.
Әллә шуңа микән, минем алдау бер дә алдау түгелдер кебек тоела. Лена өчен
ул алдау булыр инде, ә минем өчен гөнаһлы нәрсә түгел. Мин һаман гаепне үз
өстемнән читкә шудырмакчы булам. Нәрсәдән бу? Фронт шартлары, сугыш
климатыннанмы? Аннары иң зур тынычландыру дәлиле башыма килә: Лена өчен
мин беренчесе булмадым бит. Шулай булгач, җаваплылыкның яртысы үзеннән-
үзе чуттан төшә. Аңа нәрсә – берәү артык, берәү ким – барыбер түгелмени? Юк,
мин мең мәртәбә хаксыз болай уйлавым белән. Бу – начар уй, культурасызлык,
намуссызлык! Үзен синең иреккә куйган кыз турында ничек әшәке уйларга
мөмкин? Димәк, мин үзем әшәке, беткән зат булып чыгам. Менә бит ир-ат хатын-
кыз алдында нинди икейөзлегә әйләнә! Гаҗәпкә калырсың. Минем бүтән чакта
КАҺӘР
18
болай монафикъ булганым юк, була да алмыйм. Хатын-кызлар алдында әллә
нинди түбәнлекләргә төшәсең дә куясың, үзең дә сизмисең. Лена берчак шулай
терсәге белән мендәргә таянды да чәчләремнән сыйпады.
– Әллә ни уйлама, – диде ул, икенче учы белән ачык күкрәген каплап. –
Мин сине жәлләдем, минем алда үзеңне түбәнсетүгә кадәр җитүең намусыма
тиде. Шул сындырды, кешенең түбәнсенүен күрү түзеп булмаслык хәл бит...
– Син бик әйбәт кеше, Лена! Байлыгыңны миннән жәлләмәдең. Рәхмәтле
мин сиңа...
– Тукта, син минем белән саубуллашасың түгелме соң? Аерылышканда
гына шундый сүзләр әйтәләр.
– Син нәрсә, Лена? Юк, һич юк... – дидем мин, ләкин әйткәннәрне кире
алып булмый иде. Артыграк ачык күңеллеләнеп киткәнмен, шайтан алгыры!
Үзем дә сизмәстән, күңел халәтемне әйтеп, үземне сатып ятам икән... Лена
бу юлы минем сүзләргә нык әһәмият бирде, зиһене бик уяу икән. Шуннан ул
торып утырды да, бик күңелсезләнеп, башын аска иде. Озак кына эндәшми
торды. Аның уйлары эшли, хәрәкәт итә, моны битендәге әле яктырган, әле
караңгыланып киткән шәүләләрдән чамаларга була иде.
Лена ничектер дөрес сизгән: без шул кичтән соң бүтән очраша алмадык.
Мин машиналар белән РС снарядлары илтергә алгы сызыкка киттем.
Йөкләрне тиешле батареяларга тапшырдык. Көн яктырып беткән иде. Соңга
калганыбызны аңлап, ачык урыннардан тизрәк элдердек. Ләкин бер урман
арасында немецның ерактан ата торган туплары утына юлыктык. Нишләптер
снарядлар еш төшә иде. Узып китеп өлгереп булмады, машинадан ерак түгел
авыр снаряд шартлады. Мин, ул-бу булган очракта тизрәк җиргә сикерер өчен,
кабина ишеген ачып куйган идем. Әмма өлгерә алмадым – бер мәлгә машина
әллә кая очып киткән кебек булды, нәрсәдер кабинадан мине суырып алды,
шатыр-шотыр килеп киемнәремнең эләгеп ертылган тавышы колакка керде
кебек. Шуннан соң берни белмим. Кем мине җыеп алган, кем санбатка алып
кайткан – барысы да билгесез. Аңга килгәндә, янымда врачлар-сестралар иде.
Бу – безнең санбат түгел, бүтән частьның госпитале иде...
Аңга килеп, бераз рәтләнә башлагач, үзебезнең частька хат яздым. Озак
җавап килми торды. Фронт штабына язгач кына, «Часть таратылды» дигән ике
генә сүзле җавап килде. Ленага да яздым, ләкин үземнең нинди яра алуымны
ул чакта аңлап һәм белеп җиткермәгән идем әле. Аңсыз көе шундый ахмаклык
эшләп куйганмын. Ярый әле аңардан бер хәбәр дә килмәде. Югыйсә ярамны
ничек тасвирлап язар идем икән. Каһәр суккыры! Минем яралануны әти-әни дә
врачлар белән элемтәгә кереп кенә белә алды. Күпме генә кыстасалар да, мин
яза алмадым. Әни, врач буларак, һаман диагноз таләп итте. Ачуланып бетерде.
Минем белән бергә яткан лейтенант, ярамның нинди икәнлеген белгәч,
әйтә куйды:
– Син хәзер кеше түгел инде, – диде. – Туры әйткәнгә үпкәләмә, зинһар!
Мәсьәләгә аек карарга кирәк...
– Ничек инде кеше түгел? – Мин аны шаярта дип торам. Йөзенә карыйм,
бик җитди әйтә. Дөрес, минем рухсызлык, сүнгәнлек бар кыяфәтемә чыккан.
Шуннан чыгып әйтә торгандыр инде.
– Эчеңдә стерженең булмагач, булмый инде, – дип куйды ул, минем сүзләрне
ишетмәгәндәй.
– Кешене шул гына кеше итәмени соң? Юк, дөрес түгел, – дидем мин, эчемдә
кузгалган каршы тору үҗәтлеге белән. Әмма сүзне дәвам итә алмадым, чөнки
Х И С А М К А М А Л
19
фикер очы югалды, аңымның дәрте, егәре бетте. Хәер, моның әһәмияте юк та
сыман тоелды. Үртәлү, гарьчеллек хисләре дә үтмәсләнеп беткән икән миндә...
Бары рәнҗүле, мескен хисләр генә кузгалып куя. Алар мине аска таба тарта,
җирдән үрмәләргә мәҗбүр итә шикелле. Юк, мин җирдә мүкәләп йөрергә,
түбән тәгәрәргә тиеш түгел. Мин шундый егет идеммени? Яра мине бөтенләй
бетереп ташладымыни? Аяк-кулым исән, күзем күрә, гәүдәм дә бөтен килеш,
нүжәли мин беткән кеше инде?! Дөрес түгел, ышанмыйм мин моңа. Адәм
баласын нәрсә йөртә, актык чутта нәрсә яшәтә? Нәрсәдәндер мәгънә таба,
шуның мәгънәсенә ышана, һәм шул ышанычы йөртәме аны? Ихтыяҗ, кирәклек
йөртә, дип яза галимнәр. Ә ихтыяҗ, кирәклелек каян килә? Алары кешенең
эчендә: тәнендә, җанында, башында, ди. Туганда ук, кан аша нәселдән бирелә.
Шул нәселдән килгән ихтыяҗ кешене әллә ниләр эшләргә мәҗбүр итә. Урман
кистереп, өй салдыра, җир сөрдереп, иген иктерә. Тагын бик күп, бик күп эшләр
эшләтә. Барына да шул кандагы ихтыяҗ, хаҗәт көч бирә. Кеше тир түгә, кан
коя, әмма барыбер хәрәкәттән туктамый. Чыкмаган җаны һаман яшәргә омтыла.
Бу омтылыш бик көчле. Җанның омтылышы, яшәргә ашкынуы бернинди
киртәләрне танымый. Ул комачау иткән һәрнәрсәне җиңә, ватып-җимереп
булса да үтә, алга китә. Ә менә аның двигателе ни хисабына, нинди «ягулык»
хисабына эшли соң? «Ягулыксыз» гына табигатьтә берни дә эшли алмый.
«Ягулык»ка өстәмә тагын нәрсәдер бар, чөнки адәм баласы икмәк белән генә
тук тора алмый, икмәккә генә риза булып яшәми. Аңа тагын нәрсәләрдер кирәк.
Шатлыклар белән генә дә канәгатьләнеп яши алмый ул. Аңа газаплар да кирәк.
Нинди генә авыр хәлгә калганда да, тәмам беттем дигәндә дә, адәм баласы
өметен өзми. Тере җанда өмет бар, диләр. Ә җан үзе нәрсә? Кешене яшәтүче,
алга омтылдыручы атом кебек ул җан. Атомның көче бик зур булган кебек,
җанның да көче биниһая. Минем әнә шул җан җирем яраланып эштән чыккан.
Тән ярасы төзәлә, җан ярасы төзәлми, диләр. Мин дә төзәлә алмам микәнни?
Юк, дөрес түгел, мин терелергә тиеш. Үзең терелергә теләмәсәң, тырышмасаң,
сине врачлар гына кеше итә алмый... Нишләп мин шултикле кайгырам әле? Ә
бит кайбер ир-атлар гомер буе өйләнми, хатын-кыз янына барып та карамый
ич. Дөресме шул хәл? Нигә дөрес булмасын? Ә бит аларның барча әгъзалары
таза-сау. Нәрсәсе бар ул хатын-кызның? Ирләргә нигә кирәк алар? Бары нәсел
калдыру өченме? Ә күпме адәмнәрнең бернинди нәселе-нәсәбе калмый! Ә нигә
ул нәсел калдыру? Калмаса, нәрсә була? Нәсел калдыручылар дөньяда болай
да җитәрлек. Ярар, нәсел калдыра алдың ди. Шуннан нәрсә? Моның нинди
мәгънәсе бар соң? Менә минем нәселем кала дип сөенүме? Ә нигә сөенергә?
Нәселең сине искә дә төшереп карамаска мөмкин бит. Син үлеп җир астына
кергәч, аның искә алуыннан ни мәгънә соң? Юк, шулай да искә алуларын тели
күңел. Ни өчен? Миңа бит салкын җир куенында искә алсалар да, алмасалар
да барыбер булачак. Нилектән күңелнең бер почмагында онытмасыннар иде
дигән теләк аваз сала. Юкса барыбер түгелмени?
Шулай да һаман шул бер сорау баш миен бораулый: нәрсә йөртә соң адәм
баласын? Дөньяга килгәнгә күрә генә яшиме ул? Чөнки кеше дөньяга үз
ихтыярыннан тыш килә. Дөньяга килүендә аның бер катнашы да юк. Менә
аны, тормыш биреп, якты дөньяга чыгардылар, һәм ул бар көченә яшәргә
омтыла башлады. Ни өчен туганын, ни өчен омтылганын белмичә. Һәр тере
җан яшәргә тырышкан кебек, адәм заты да шуңа омтыла. Бары тере җан булган
өчен генәме? Аның яшәүдән башка бер максаты да булмый. Ул үзеннән алда
килгәннәр төзегән әзер тормышка килә. Шул тормыш тәртипләре белән, телиме,
КАҺӘР
20
теләмиме, яшәвен дәвам итә. Ә аңардан алда килеп киткәннәр коточкыч әшәке
дөнья төзегән. Үзләре төзегән, үзләре законнар чыгарган һәм шул коточкыч
тормышта газапланып яши бирә. Әллә нинди аллалар уйлап чыгарганнар. Алар
адәм балаларын аскан-кискән, канын эчкән. Ә адәм балалары шуның өчен
аллаларга рәхмәт укыган, зурлаган. Нәрсә инде бу? Үзеңнең каныңны эчкән,
балаларыңны тартып алган аллаларга табынып гомер ит, имеш! Кем көлә бу
адәм затыннан шултикле? Кем аны шултикле мыскыл итә? Гомерен бәхетсез
иткән, тормыш көтәргә мөмкинлек бирмәгән залимнәргә бил бөгеп, аларның
табанын ялап яшәргә адәм баласын нәрсә мәҗбүр иткән?..
III
Урамга чыккач, Альфред үзенең нык кына мәлҗерәгәнен тойды. Шактый
булынган икән, шайтан алгыры!
Бераздан ул үзен үзе тыңлап бара башлады. Элек, фронтта чакта, ядрә
кыйпылчыгы эләккәнче, авызга әзрәк эчемлек керсә, төрле инстинктлар
кузгала, тәнне кайнарлата иде. Сөйләшәсе килә, хатын-кыз кочагына керәсе
килә. Бер уңышлы операциядән соң аларга шактый эчемлек тәтегән иде.
Альфредны көчләп эчерделәр. Ир кешеме син, әллә ирлегеңне төшереп
калдырган мәхлукмы, дия-дия, мин-минлегенә тиеп беттеләр. Эчми кара
шуннан соң. Эчеп куйгач, рәхәт булып китте. Башына акыллы фикерләр килә,
теленә матур сүзләр өелә башлады. Тойгылар урыныннан кузгалды һәм тышка
ыргылырга тотынды. Ул Ленаны эзләп китте. Аның эштән чыкканын озак
көтеп утырды. Тәнендә сызып, йөгереп тизләнеш алган тойгылар бары тик
Ленада гына тынычлык табар иде шикелле. Көтеп утырганда, ул хисләренең
үзен ничек газаплавын, теңкәсенә тиюен аңлады. Ир-атка хатын-кыздан башка
бик авыр һәм начар икәнен белде. Озак көтте. Тойгылар кыставы шундый
көчле иде, хәтта күз аллары караңгылангандай булды. Ленаны ул көчкә көтеп
алды. Кыз киреләнмәде, чәүчәләкләнмәде. Шунда Альфред аңа эчтән генә мең
рәхмәтләр укыган иде...
Ә хәзер ул хисләр бөтенләй юк. Кая китте шул рәхәт тетрәндерә торган
тойгылар? Юк, тойгысыз адәм тулы канлы була алмый. Тойгысыз бик яман.
Бәлки, берәр хатын-кыз аның тойгыларын уята алыр? Мәскәү институтыннан
килгән профессор да шул хакта ишарә ясады бит. Хатын-кыз белән ныклап
якынаерга кирәк, диде. Альфред бераз уңайсызланды, ләкин берни эшләр
хәл юк. Бу – аның өчен тормыш мәсьәләсе. Хатын-кыз белән танышу өчен,
әрсезлек һәм кыюлык кирәк, ә аңарда ул юк. Шуңа күрә бераз хәмер кулланырга
өйрәнмичә дә булмас. Ул тартыну хисен җиңәргә ярдәм итә. Сәламәт кешеләр
аракыны кыюлык өчен махсус та эчә. Димәк, аңа, яралы кешегә, ул гел дә
зарури. Дару шикелле. Әмма хәмергә ияләнеп китүең дә бар, ә бу һәлакәткә
тиң. Әллә аңа врач белән киңәшеп караргамы? Ул, билгеле, ярамый, дияр.
Бик әз генә кулланып кара, дип әйтүе дә бар. Альфред та бит, бераз гына, ди.
Әллә ул хәмернең бик яман нәрсә икәнен белмиме, аңламыймы? Аңардан да
әшәке әйбер юк, ул теге әкияттәге шешәдән чыккан гыйфрит белән бер. Аның
тозагына бер эләксәң, ычкына алмыйсың инде, юк! Стаканга батып, күпме
әйбәт кешеләр харап була! Альфред алай бетәргә теләми. Аракыга бер күнексәң,
ул бар ихтыярыңны сындыра, ди. Кыскасы, уңга китсәң дә, баш бетә, сулга
таба китсәң дә – чоңгыл! Сират күпереннән ничек барырга?
Егет сизә: бу яра аның бар вөҗүден үзгәрткән, ахрысы. Таза чакта ул болай
түгел иде. Эченә әз генә эчемлек керсә, күңеле шундук хатын-кызга тартыла,
Х И С А М К А М А Л
21
яратасы килә башлый иде. Хәзер исә берни юк, хатын-кызның матурлыгы да
күзенә күренми. Аларда бернинди сер, вәсвәсә калмады. Ә ничек соң алар
Лена белән бер-берсенә йөрәкләрен ачты? Ни этәрде? Нинди көч, кодрәт?
Хәзер ул көч кая киткән? Гомергә югалганмы? Каһәр суккан яра! Ә яшәүнең
мәгънәсе фәкать шуңарда гынамы? Моны ничек аңларга? Адәм баласының
двигателе әллә шул микән? Тукта, кайчандыр укыды бит ул: борынгы Римның
бер скульпторы, бар энергиясен эшкә генә бирү өчен, үзен печтергән, имеш.
Әйе, әйе, бу – чын, булган хәл. Димәк, яшәүнең мәгънәсе аңарда гына түгел
икән. Яшәү мәгънәсен сынчы эштә, хезмәттә генә тапкан, билгеле. Иң начар
очракта аңа да әнә шундый мөмкинлек бар икән бит...
Ә хәзергә үзенә массаж ясаучы шәфкать туташы Аняның кылын тартып
караргамы әллә? Әмма ул бик фәкыйрь күренә. Артык фәкыйрьлек аңа кире тәэсир
итә. Бервакыт алар Латвиядә ярлы гына утарга тукталды. Хуҗалары – бетерешкән,
алама-салама кигән карт белән карчык иде. Бәрәңге пешергән булдылар, чикләвек
зурлыгындагы вак кына бәрәңгеләр. Ике яклап ярылган агач коштабакка салып,
өстәлгә куйдылар. Иптәшләре ашагандай итте, ә аның тамагыннан үтмәс кебек
иде, шуны сизеп, ул табынга утырырга да базмады. Үзенә эш тапкан булып, тышка
чыгып китте. Ничек шул ярлыларның ризыгын ашарга мөмкин?! Хәерчене талаган
кебегрәк килеп чыга ич бу. Шуңа күрә Аня белән дә шулай килеп чыгар дип курка.
Юк, ул үзеннән дә фәкыйрьрәкләрдән берни дә ала алмый. Сәбәбен генә белми.
Хәер, кеше үзенең бик күп нәрсәләрен белми әле.
Юк, Аняны алдарга ярамый. Ул болай да язмыш тарафыннан рәнҗетелгән
кебек күренә. Үзе бик аз сүзле, күңеле төшенке. Ачлы-туклы яшиләр, ахрысы.
Аның янына ни йөрәгең җитеп бармак кирәк? Хәтта барысына риза булган
очракта да. Юк, мондый киртәне атлап чыга алмый ул. Үзеңә тиңне табарга
кирәк. Аняның киемнәре дә искедән сүтеп тегелгән... Альфредның ярлылыкка
йөз чытып каравы һич тә аристократ психологиясеннән түгел, ә шул ярлылык
өчен үзен гаепле итеп санавыннан. Әйе, үзенең ниндидер гаделсез эшләре
аркасында алар шулай ярлы булган шикелле тоела аңа. Моның абсурд икәнен
ул җаны-тәне белән аңлый, әмма ярлыларны күрсә, шундый авыр хис кичерә.
Үзен гаепле санаган кебек була. Һәркем кемдер алдында булса да гаепле, диләр.
Моны ул матур сүзләр генә дип уйлап йөри иде. Түгел икән. Әллә бу яра аның
күңелен артык нечкәрттеме? Нечкәрү артыкка китсә дә әйбәт түгел бит. Ялгыш
тарафка алып китүе бар. Реальлекне югалту тарафына...
IV
Динә Әхәтовна белән Таня Свияжскига килде. Биредәге психбольницада
Динәнең ире Нәсих ята иде. Ул сугышның беренче көннәрендә үк утка кергән.
Киев тирәсендә чолганышта калып, әсирлеккә эләккән. Польшаның кайсыдыр
шәһәрендә, концлагерьда аны бик нык җәзалаганнар, башын төйгәннәр. Баш
сөяге берничә төштән чатнап, эчкә батып кергән. Маңгаеның уң ягында сөяк
бөтенләй юк, чокыр. Эчкә баткан яра эзе йөрәк тибеше ритмында селкенеп тора.
Бу беренче килүләре генә түгел. Моннан алда да Динә Таняны үзе белән
алып килгән иде. Шулай бер-берсенең кайгы-хәсрәтен уртаклашып, үзеннән-
үзе якынаеп киттеләр. Динә кызны сынаган, аңардан сер яшерми, теге яки бу
хәлләр хакында аның белән киңәш-табыш итә. Таняның төпле, реаль фикер
йөртүче кыз икәнен аңлады ул. Аның үз иптәшләрен сатмавын, сөйләгән
серләрне читкә чәчмәвен дә бәяләмичә мөмкин түгел иде.
Пароходтан төшеп, үргә шактый озак күтәрелделәр. Менә зур гына, әллә
КАҺӘР
22
ничә гөмбәзле кызыл кирпеч чиркәү янына килеп җиттеләр. Ихатасы чәнечкеле
тимерчыбык белән уратып алынган. Динә сакчыга ниндидер кәгазь чыгарып
күрсәтте дә, аларны эчкә үткәреп җибәрделәр.
Ярым җимерек ишектән керделәр. Шыксыз коридорның стеналарындагы
штукатуркалар кубып-кубып төшкән. Кызыл кирпечләр ничектер чи яраны
хәтерләтеп тора, һәм тәнгә каз тәнчекләре йөгерә иде. Динә, арырак китеп, ак
халатлы, беләген сызганган, таза гәүдәле санитар белән исәнләште, иренең хәлен
сорашты. Нәсихның хәле билгеле инде – ул «өметсезләр» исемлегендә иде.
Көтү бүлмәсе дә тәнне чымырдатырлык күңелсез иде. Анда идәнгә
беркетелгән, каралып, киртләнеп, пычранып беткән озын өстәл дә берничә
артсыз урындык кына бар иде.
Менә теге таза санитар Нәсихны беләгеннән тотып бүлмәгә алып керде дә
өстәл янына утыртты. Аннары аңа бармак янарга кереште, янады-янады да чыгып
китте. Динә алып килгән ризыкларын иренең алдына куйды. Нәсих, хатынына
карап та тормастан, аларны ашык-пошык ике куллап авызына тутырырга
тотынды. Күзләре тәмам акайды, ак бильярд шарлары кебек, як-якка тәгәрәшә
иде. Әйтерсең, азыгын алып китәрләр дип шикләнеп, кабаланып, тирә-ягына
карана-карана, кемнәндер качып ашый иде. Ашавының да чик-чамасы булмады.
Тәгамне туздырып, ваклап бетерде, валчыкларны җыеп авызына озата торды.
Үзе, сыер кебек, бүлмәне тутырып мышный иде. Менә ризык бетте. Ул күзләрен
алга төбәде, шунда Динәне, Таняны күрергә тиеш иде. Ләкин аның күргәнлеге
һич сизелмәде. Нәсих капчык кебек кара киндер күлмәген күтәрде, бүксәсенә
учы белән суккалап алды. Шул мәлдә күзләренә аң кергән сыман булды, хатын-
кызларга текәлеп карап алды. Ләкин аңы шунда ук сүнде. Ул көрәк шикелле зур
учы белән битен сыпыргалады, борыны, авызы һәм маңгае җыерылып килде.
Аның куллары, аяклары симметрияне бозарлык дәрәҗәдә зур. Күрәсең, баш
миендәге ниндидер үзәкләре дөрес эшләми иде. Ул кинәт торып басты, авыз
эченнән нидер мыгырдый башлады: «Мин, – диде ул, быгыр-быгыр килеп һәм
мышнап, – кичә Калинин белән сөйләштем. И-и-и, синең кызыңны коткарам...
И-и-и...» – Нәсихның башы өстәлгә таба иелде, үзе еш-еш сулый, нәкъ чабып
килеп туктаган ат кебек иде. Ул өстәл кырыена куллары белән ябышкан иде, өстәл
тактасы шатыр-шотыр килеп кубып та чыкты. Юләрдә көч күп була шул. Нәсих
елаганга охшаган нечкә тавыш чыгарырга тотынды. Зи-и-и, зи-и-и... Әллә нинди
кыргый маймыл чыелдыймыни. Ул кинәт калкынып куйды, бер кулын югары
күтәрде һәм тагын авыз эчендә ботка пешерә башлады: «Мин Калинин белән
сөйләшеп утырдым!» Ул тагын нидер мыгырдады, ә төс-кыяфәтендә горурлык
һәм эрелек галәмәте шәйләнә иде. Нинди хәлдә диген! Кешедә үзен башкалардан
өстен итеп күрсәтү инстинкты һаман бетмәгән. Адәм баласының чын, битлексез
йөзе әллә шушымы? Һәр кеше тормыш иткәндә битлек кия, менә без дә – битлек
белән. «Калинин бабай үлде шул инде», – дип куйды Динә, кайгылы тон белән.
Нәсих аның сүзләрен ишетмәде, аңы саңгырау булгач, колагына да берни керми
иде, ахрысы. Динәнең йөзе тагын да караңгыланды, җилкәләре салынып төште.
Кайчандыр йөрәккә якын кешесенең шулай беткәнен күреп тору чиксез авыр иде
аңа. Ул инде аның терелә алмаячагына үзен, врач буларак, тәмам ышандырган,
бу хәсрәтне күтәрергә күңелен әзерләгән. Ләкин аңа әле дә булса авыр. Таня
Динәне болай йөрәккә якын ала дип белми иде. Тере, каны кайнап торган хатын
ир-ат белән дә чуалгалый, аңардан кайгы да шуып кына үтәдер, дип уйлый
иде. Баксаң, барын да эчендә саклап йөртә, ахрысы. Әллә ул бәлане, күзе белән
күргәч, авыр кичерә дә, күз алдыннан киткәч, аны онытамы? Андый затлар да
Х И С А М К А М А Л
23
була. Әйтик, мәсәлән, Динәнең һәрчак шат күңелле булуын ничек аңлатырга?
Врачның вазифа-бурычы дипме? Ә бит ясалма рәвештә күтәренке күңел белән
йөрү кайчандыр барыбер фаш булыр иде. Юк, биредә нәрсәдер аңлашылып
бетми. Алла бәндәсе Динәнең бәхетен тәмам җимергән, җанын тоташ газапка
дучар иткән. Ә җаның, күңелең богауланган көе яшәү җиңел була аламы соң?
Ходай күрсәтмәсен! Аның да бүтән хатын-кызлар кебек чәчәк атып яшәргә хакы
юкмыни? Бар, билгеле. Ләкин башка хатын-кызлар да дошман кулы астында
нинди генә газаплар кичермәде бит! Менә бу хәл Динәне үз бәласе, бәхетсезлеге
белән килешергә, элеккеге ире булган затны кызганырга этәрәдер. Ул да шушы
хәлгә үз ихтыяры белән төшмәгән ич. Фашистлар ерткычлыгы корбаны булган.
Ничек аны исәпләмисең? Шул ук вакытта Нәсих Динәгә үз тормышын корырга
комачау итеп тә тора. Хатын-кызны, гадәттә, итагать, әдәплелек кысалары бик
нык тәртип-низамда тота. Аларга ул табигать тарафыннан бирелгән. Аннан
болай гына котылып булмый. Җилкәңнән селкеп кенә төшерә алмыйсың. Шуңа
хатын-кызның бәхете бары ирләрдән генә торуы өстәлә. Хатын-кыз – ирләр
ихтыярында. Алар аны теләсә ни эшләтә ала. Табигать тә ир-атка күбрәк көч
биргән. Кем көчле – шул властьлы.
Нәсих өстәл тактасын тагын кубарып ала башлады. Таня, куркып, ишеккә таба
ыргылды, санитарны алып керергә итте. Ә ул үзе кереп килә икән. Нәсих аны
күрми, тактаны кадаклардан каера бирә. Санитар аның каршына килеп баскач
кына, ул һушына кайткан кебек булды, тактаны кинәт ычкындырды. Иләмсез
зурайган сай күзләрендә идиотларга хас мәгънәсезлек, бушлык иде. Бөтен төс-
кыяфәтендә өн беткән. Аңарда кеше йөзе юк. Йөзгә бик күп нәрсәләр языла бит.
Ә моңарда сәламәтлеккә хас төсмер, «язулар» бетерелгән, сызып ташланган,
эчтәлексез калдырылган. Ә гәүдәсе галәмәт таза күренә. Куллары зур, көчле.
Нинди нык кадакланган тактаны бер талпынуда шартлатып суырып алды.
V
Коридорның теге башындагы бүлмәдә бер бала елый иде. Яшь бала түгел,
алты-җиде яшьләрендә булырга тиеш. Шунда карлыккан исерек хатын-кыз
тавышы һәм ишек дөбердәтү ишетелде. «Ач ишекне, ач! – дип ду кубара
иде хатын. – Ач, хәзер кирәгеңне бирәм. Ачасыңмы, юкмы?..» Эчтән теге
малайның еламсыраган тавышы килде: «Ишекне таба алмыйм, кая соң ишек?
Утны кабызып булмый...»
Таня Альфредка аңлатып бирде: киоскта сыра сатучы Айша шулай төн
уртасында исереп кайта. Ә малае йокыдан уяна алмый, әнә шулай йокылы-
уяулы ишекне таба алмый изалана мескен. Авыру малай. Һәрчак астын юешли.
Шуның өчен әнисе аны бик каты кыйный. Миңгерәүләтеп бетергән, ахрысы.
Көн саен диярлек шундый хәл.
– Бала елаган тавыш җанга тия, – дип куйды Альфред, өстәл яныннан
кечкенә диванга күчеп утырып.
– Мин дә бала елавын күтәрә алмыйм... – Таня торып басты, ачылган изүен
рәтләде. – Мин ул Айша белән әллә ничә кычкырыштым, шул малайны яклап.
Дарулар алып кайтып бирдем. Эчермәгән, чүплеккә аткан.
Таня өстәл лампасын кабызды, түшәмдәгесен сүндерде һәм Альфред янына
килеп утырды. Егет аны кочып алырга тиеш иде. Кызның бар төс-рәвеше шуны
көтеп тора. Әмма эчтә дәрт юк шул. Акыл эшчәнлеге белән туган омтылыш
ясалма һәм салкын килеп чыга. Хикмәт – хисләрдә генә. Шунсыз адәм баласы
исәп-хисаплы бүкәнгә әйләнә. Альфред, ихтыярын җигеп, кызны кочагына
КАҺӘР
24
алды. Кыз аңа туп шикелле атылды һәм кайнар беләкләре белән муеныннан
кысып алды да үбәргә кереште. Куллары муенны пешерерлек кайнар, иреннәре
исә тагын да утлырак тоелды. Ләкин егеттә җавап хисе уянмады, шуңа ул тәмам
каушап төште. Кызның тәненнән чыккан чаткылар егеткә килә дә сүнә, килә
дә сүнә кебек иде. Күпме чаткылар җибәрергә һәм аларны күпме сүндерергә
мөмкин соң? Моны Таня сизсә, бик хәтәр бит. Коточкыч рәнҗер. Гәрчә ул
Альфредның хәлен аңласа да, бөтенләй белеп җиткерми... Альфред, эчтән
каушаганын белгертмәс өчен, кулларын эшкә җиккән була. Куллар да аны
«сата» шикелле – дәртсезләр, салкыннар. Кызның ялкыннарына су сибәләр,
су чәчрәтәләр кебек. Кыз исә моңа әһәмият итми, ялкынланганнан-ялкынлана
бара. Әллә ул да акыл көчен җигәме? Юк, бик ихлас ялкынлана. Менә кызның
тәне тоташ ялкын кебек булып кызды: «Альфред, җаным, Альфред, бәгърем»,
– дия-дия, үзенә буйсындыра торган ниндидер бер дәрт ирегенә бирелде.
Кыз егеттән һаман җавап – дәрт өмет итә, үз ялкынына егет ялкыны да килеп
кушылыр дип көтә. Кайнар иреннәре, күкрәкләре, куллары ач сусын белән
тулган, сусынны бетерер өчен берни белән санашып тормас шикелле. Альфред
кыздагы вулкан кебек дәрт ташкынына эчтән генә гаҗәпләнде. Шушы чаклы
ихласлык, шушы тиклем бирелгәнлек. Моны ничек аңларга?
– Син мине яратмыйсың, Альфред, – диде Таня, тыны беткәч, егетнең иңенә
башын куеп. Аның чәчләреннән килә торган хуш ис ничектер күңел кайтаргыч
төче сыман тоелды.
– Ярату турында сөйләмә, – дип шаяртты егет һәм бер шигырь әйтеп бирде:
«Ярату турында сөйләмә син, Хис теләген чынга ашырыйк. Бар гаделлек
шунда, үзебезне Хисләр ирегенә тапшырыйк...»
– Син шаяртасың, Альфред, мин чынлап...
– Яратуны аңламыйм мин, Таня.
– Синең хатын-кызларың булгандыр, мөгаен, ә? – Кызның көнче сүзләре
хисләренең җитди булуын белгертә иде.
– Юк, юк, Таня, – дип ялганлады егет һәм уйлап куйды: нигә хатын-кызлар
янында дөресен әйтмәскә туры килә икән? Аңа тиз ышанганга күрәме, әллә
ялганны ярата төшкәнгәме?
– Хатын-кызлар сиңа үзләре сыланадыр?
– Минем тарафтан реакция булмагач, тиз таялар, – дип куйды егет. Таня
соравын астарлы итеп биргән иде, үзенең егеткә бик хисләнеп ябышуына
ничек карый икән, гаеп итәме, әллә аңа әһәмият бирмиме, дип. Беләсе килеп.
Әмма кыз берни дә белә алмады.
– Күңелгә ошаганнары очрамыймы?
– Бу хакта уйлаган булмады. Ярату юктыр ла ул. Уйлап чыгарылган
нәрсәдер. Энгельс яза, капиталистлар мәхәббәтне үзләренең кереме өчен
файдалана, ди. Димәк, мәхәббәт тә баланста.
– Аңлап җиткермим, ничек баланста?
– Менә, әйтик, ир белән хатын-кыз бер-берсен тигез яратышып яшәсә, алар
җитештерүдә дә әйбәт нәтиҗә бирә. Нормаларын арттырып үти. Хатыны белән
талашып, нервланып эшкә килгән ир, әлбәттә, начар эшли.
– Ягъни без дә баланста инде, ә? Ә син баланска керергә телисеңме соң?
– Баланска цифр булыр өчен генәме?
– Без бит кайдадыр барыбер цифрлар. Соңгы чутта мәхәббәт балансына
цифр булып керергә...
– Юк, минем цифр буласым килми...
Х И С А М К А М А Л
25
– Телисеңме-юкмы, барыбер цифр буласың. Син – «А», димәк, «1»ле цифры.
Мин – «Т», димәк, «20»ле.
– Кара, 1 + 20 = очко була икән!
Альфред көлеп җибәрде, бусы Таняга да кызык тоелды, ул да:
– Кешеләрне плюс белән генә кушып булмый, – дип, күңеле булып, тыенкы
гына көлеп куйды.
– Була, нигә булмасын? – диде Альфред. – Кешеләр белән ниләр генә
эшләмиләр...
– Күңелгә ошау гына кешеләрне бергә кушарга тиеш.
– Кайберәүләр очраклы кушыла, аннары гына бер-берсенә ошый башлый.
– Юк, мин бер-береңә карата хис булса гына кушылу ягында.
– Хис бит соңыннан да килә. Күпме андыйлар! Ә кайвакыт бер-берсен
кайнар яратып кушылганнар бергә тора алмыйча аерылыша. Менә сиңа хис.
Элек әнә татар кызларын бөтенләй күрмәгән-белмәгән кешегә биргәннәр. Кая
анда ярату дигән нәрсә...
– Ул чагында хатын-кыз үз дәрәҗәсе хакына көрәшә алмаган, ирексез булган...
– Иреккә ирешү белән, тойгы-хисләре күбәйгәндер дисеңме? Табигать
бирмәгән булса...
– Ну, хәзер хатын-кызлар үзләрен яклый һәм ирне сайлый ала. Бу бик мөһим.
Чөнки яраткан ирдән генә яхшы балалар туа, ди.
– Монысы инде аның философлар сүзедер. Ярату-яратмау балада чагыла
микәнни? Сез, медиклар, бу мәсьәләдә, бәлки, күбрәк беләсездер? Ләкин мин
тормышта башкачарак күрдем. Әйтик, мосафир ир бер хатын янында бары
бер төн кунып чыкты. Кичтән килде, иртән китте. Шуннан бер малай туды.
Ул малайның яхшылыгына, акыллылыгына исең китәр иде. Яратудан туган
баламы ул? Юк, билгеле.
– Шул мәлдә, бәлки, алар бер-берсен яратканнардыр. Ә нигә, шулай булуы
мөмкин түгелмени?
– Ярату хисе ул кыска арада гына туа алмый.
– Нишләп туа алмасын? Туа, ничек кенә туа әле!
– Хатын-кыз ул якны, бәлки, нечкәрәк беләдер. Минемчә, бер-береңне
белмәгән көе хисләр тумый. Адәм баласы хайван түгел лә...
– Ә үзең бая «ярату уйлап чыгарылган нәрсә бугай», дидең.
– Мин тормышта күргән-белгәнемнән чыгып әйттем. Ә монысын –
үземнән...
– Кешедә дә хайвани сыйфатлар бар ич.
– Билгеле, кешегә карата кулланганда, исемнәре генә башка...
– Кайбер кешеләр тышкы кыяфәтләре белән дә җәнлек-хайваннарга охшап
тора. Мин үзем төлке чырайлы кешене беләм.
– Тычканга охшаган йөзле бер кеше безнең палатада да ятты. Холык-
фигылендә нәрсәдер бар иде: көндез йоклый, кич булгач җанлана, астан гына
эш йөртә башлый.
– Йә, әйт әле, менә мин нинди җәнлеккә охшаган? – дип көлеп куйды Таня.
Альфред та кушылып көлде, чөнки бу шаян сорауга җавап биреп булмый
иде. Таняда тегенди-мондый ят чалымнар беленмәгәнгә генә түгел, кызга бик
матур сүз әйтәсе килгәнгә, шул сүзне таба алмаганга. Шуңа, икесе бергә көлеп,
бу сорауны йомдылар. Альфред торды, өстәлдәге шешәдән әз генә эчемлек
салып эчте, кызга да тәкъдим иткән иде, ул баш кына селекте.
Таня иске генә шифоньердан ак җәймәләр, мендәр алып, диванга урын
КАҺӘР
26
җәяргә кереште. Инде вакыт соң иде, Альфред кайтып йөреп булмаслыгын
аңлады. Госпитальдә ул врачтан рөхсәт алып китте (операциядән соң аны тагын
госпитальгә күчерделәр. ГИДУВка исә врачларга каралырга гына чакырып
алалар иде. Бу хәл Альфредка Таня белән ныграк якынаерга да ярдәм итте. Таня
үз караватыннан бер одеял алып, аңа ак тыш кидерде, диванга куйды. Альфред
ишекле-түрле йөренә иде. Нидер уйлана, ә уйлары күңелсез шикелле – йөзенә
үк чыккан. Таня өстәлне җыйгалады, газеталар белән каплаштырды. Ә үзенең
төсендә, хәрәкәтләрендә киеренкелек сизелә, әмма ул сер бирмәскә тырыша иде.
– Утны сүндер, – диде Таня өстәл янында басып торган Альфредка һәм,
күз караңгыга ияләнеп өлгергәнче, тиз генә күлмәген салды да юрган астына
чумды. Альфред күзе караңгыга ияләнгәнче басып торды, аннары диван
янына килеп чишенде. Таняның уңган, зиһенле кыз булуы урынны ике җиргә
җәюендә дә күренә иде. Барысына да риза булуын белгертте бит. Әллә егеткә
ышанып бетмәдеме? Юк, бу гамәле белән ул үзенең саф булуын әйтергә
теләде, ахрысы. Бер бүлмәдә ир-ат белән хатын-кыз аерым-аерым ята аламы?
Ир-ат, ни генә булса да, хәтта үз-үзенә каршы килеп, хатын-кыз янына үрмәли
инде. Табигать тарафыннан ир-ат хатын-кыз тозагында итеп яратылган. Берни
эшләр хәл дә юк. Ләкин фронтта алган яра Альфредны шул тозак хисеннән
мәхрүм итте. Үзең теләп керә торган рәхәт тозак хисеннән. Ә тозактан башка
яшәү мөмкин түгел, диләр. Нигә? Менә ул яши түгелме соң? Әмма мондый
«тозаксыз» яшәүне яшәүгә санамыйлар, тереклек итү генә, диләр. Кыскасы,
тозак ул – яшәүнең бик кирәкле бер компоненты.
Альфред тиз генә йокыга китә алмады. Аңа үзен ничек тә сынап карарга
кирәк дигән уй килде. Үзенең вөҗүден тыңлап торды, әмма кыз янына барырга
чакыру ишетмәде. Әмма эчке өндәүне, омтылышны көтеп ятарга кирәкме
икән? Таня да әнә ятагында боргалана-сыргалана, йоклап китә алмый ята
ич. Альфред вөҗүдендәге каршы тору көче белән көрәшә-көрәшә торып
утырды да тәвәккәл генә бер адым атлады. Кыз аны көтеп кенә торган икән,
ул шунда ук юрганын ачып урын бирде. Шул мәлдә үк ут кебек кайнар Таня
егет кочагына кереп бетә язган иде. Ә егеттә бернинди дәрт уянмады, ул үлгән
шикелле ята бирде. Ихтыяр көче белән генә кызны үпкән, кочкан булды. Ә каны
кызмый, тамырларында кан түгел, боз ага кебек. Нишләп болай? Операциянең
бернинди нәтиҗәсе булмады микәнни? Нинди зур «светило» дигәннәр иде
ул профессорны. Нәрсә инде бу?! Ул бит әлеге операциягә бик зур өметләр
баглаган иде. Дөрес, операцияне алдан төгәл гөман итеп булмый, нәтиҗәсе йә
плюс, йә минус булуы ихтимал, дигәннәр иде. Билгеле, сукыр эчәккә ясаган
гап-гади операция дә ике төрле була. Ә бу – нечкә, нейрохирургик операция...
Кара инде, Таняның утлы тимер мич шикелле кайнар тәне канны әз генә дә
җылыта алмый. Әйе, нервылар тәмам беткән икән, хәерсез. Нишләргә соң?
Таняда бик булдыклы кызлар сизгерлеге бар. Ул үзен тулысынча егет
иркенә куйды. Моңа үзен әзерләгән, алдын да, артын да уйлаган, күрәсең.
Бернинди таләп-дәгъва куймый. Бары егеткә сәламәтлек кенә кайтсын. Ул аның
хакына үзен корбан итәргә дә әзер. Яратмаса, бәйләнеп-тагылып йөрмәячәк.
Альфредны тулы канлы тормышка кайтару өчен, кызлык дәрәҗәсе дә, үзенең
исеме дә жәл түгел. Егет кенә терелсен, бәхетле тормыш өчен аңа мөмкинлек
тусын. Әгәр сафка кайтып, бәхетен Таня белән бүлешә икән, бик хуп, әгәр
бүлешми икән, аның аңа һич кенә дә хәтере калмаячак. Димәк, язмыш үзенә
шундый өлеш чыгарган дияр дә тынычланыр. Кешене мәҗбүр итеп яраттырып
булмый. Үзен яратмаган кешедән мәхәббәт теләнүне Таняның күңеле кабул
Х И С А М К А М А Л
27
итә алмый. Мәхәббәт теләнчесе булып яшәү... Фу! Ә бит яши кайберәүләр...
Бәгъзеләрнең холык-фигылендә теләнчелек психологиясе була. Алар өчен ул
нормаль хәл санала. Кешеләр холык-фигыльләре ягыннан төрле дәрәҗәдә.
Бер ишләре югарыда, бер ишләре түбәндә тора. Чокырда. Үз чокырларыннан
чыгарга куркалар. Таня гына качып яши торган әкәм-төкәм кебек. Әмма нәсел
дәвам итүнең бөек чакыруы аларны чокырдан чыгарга мәҗбүр итә. Шул чакта
югары һәм түбән баскычтагы холык-фигыльлеләр бергә очраша. Ниндидер
парлар югары күтәрелә, ниндиләредер түбәнгә китә.
Егетнең берни дә эшли алмаудан гасабилануын Таня сизде. Аны әкрен генә
юатты, табибларча тынычландырды.
– Альфред, син бер дә борчылма, барысы да әйбәт булыр, – диде, аны үбә-
үбә. – Яле, киеренкелегеңне бетер...
– Ничек итеп? – дип пышылдады маңгае манма су булган егет.
– Ихтыяр көчеңне эшкә җик, паникага бирелмә, үзеңне үзең ышандыр...
– Булмаган нәрсәгә ничек үз-үземне ышандырыйм соң?
– Әйтәм бит, барысы да үз урынына кайтыр. Син бу хакта алдан артык күп
уйлагансың, артык күп кичергәнсең һәм өмет баглагансың. Кинәт шуның
киресе килеп тугач, синдә шок барлыкка килгән. Тынычлан, кара, нинди
паникёр икәнсең...
– Син миңа, Таня, үз бәлам белән килешергә кушма!
– Соң, без бит әле бер-беребезгә бөтенләй ияләнмәгән. Сизәсеңме? Без бер-
беребезне белмибез. Тора-бара әкренләп ияләнү, аңлашу килер. Ансат кына
булмый ул. Син, Альфред, катлаулы шәхес. Катлаулы шәхесләр белән шулай
була. Аптырама... яме. Мин кичә дежурда идем, бер дә баш төртеп булмады.
Йоклыйм әле, үпкәләмә...
– Йокла, Таня, йокла, – диде Альфред.
Кыз егетнең кочагыннан чыкты да борылып ятты, тәмам изрәп, берни
белмәс, сизмәс булды.
Альфредка йокы кермәде. Шайтан алгыры! Бар өметләре чәлпәрәмә килде
бит. Киләчәктә бернинди яктылык әсәре шәйләнми. Ичмаса, бер чаткысы гына
беленсен иде! Юк бит, бөтенләй үлгән-беткән, дөм караңгылык. Тукта, нигә ул
моңа шултиклем борчыла соң? Юләр, кайбер кешеләр бар әгъзалары таза килеш тә
хатын-кызсыз яши. Хатын-кыз дигән тозакка керми генә. Ул да тора алмасмыни?
Иң мөһиме – бу яраны бүтәннәрдән яшерергә кирәк. Бер дә серне ачмаска. Таза
дип белсеннәр. Ә хатын-кызлардан качу гайре табигый хәл, кешеләрдә төрле
халәтләр уятыр, гөманнар тудырыр. Кешеләргә гайбәт кенә булсын. Чүпрә
сала-сала чәйниләр. Ә гайбәтләрдән үзеңне ничек араларга? Ышыклану өчен
өйләнергәме? Ул шәп ышык, капкын булыр иде, билгеле. Кызыксыну уятмыйсың
– барысы «шито-крыто». Чынлап та! Ә менә авыру кеше репутациясе белән гомер
кичерү бик кыен. Ул аны күтәрә алмас. Шуның өчен пәрдә артына керми булмас.
Мөмкинме шул хәл? Моңа нинди хатын-кыз риза булыр икән? Башта ризалашыр
да ди. Ә тора-бара? Кеше дигәнең көн саен диярлек үзгәреп тора. Кем аның өчен
үзенең яшь гомерен әрәм итәр? Шуңа бәрабәр ул аңа нәрсә бирә ала? Җитешле
матди тормышмы? Әти-әнисе ярдәмендә анысы да булыр. Әмма мондый тормыш
барыбер уңайсызлык китереп чыгарыр.
Әйе, чынлыкта бер-береңә күнегергә, ияләшергә кирәктер. Таня белми
әйтмәс. Нигә әле егет шултиклем югалып калды. Дөрестән дә, ул операциядән
соң тәмам терелермен, нормаль хәлгә килермен дип нык өметләнгән иде. Артык
нык ышанды, күрәсең. «Осечка» булу ихтималын башына да китермәде.
КАҺӘР
28
Әтисе каршына да авыру кеше булып барасы килми. Ул аңардан күпне
көткән иде. Хәзер җаны кыйналыр инде. Аларның нәселе артык горур, гадел
шул. Курляндиягә эшкә билгеләнгәч, әтисе улына: «Син анда үсә алмассың,
перспектива юк», – дип язган иде. Альфредны бүтән фронтка күчертергә дә
уйлаган иде. Әмма кешеләрдән уңайсызланды, ул ниятеннән кире кайтты.
Әнисе дә катнашкандыр, билгеле. Урыныңнан файдалангансың, дип әйтерләр,
безнең әз генә җитешсезлекне дә сагалап кына торалар бит, дигәндер.
Егет үзе дә, иптәшләрдән уңайсыз, кирәкмәс, дип язган иде. Кайда ничек,
нәрсә килеп чыгасын алдан белеп булмый, әлбәттә. Шул сүз белән күңелне
тынычландырасың, язмышка сылтыйсың. Әйе, язмыш чынлап та бар, ахрысы.
Менә бу кызны да аңа язмыш бүләге дип әйтергә була. Ул да егеттән күп
нәрсәләр көтә. Альфред исә Таня өмет иткәнне бирә алмый. Ул алданыр, аны
каһәрләр. Йөр аннары өстеңдә кеше каһәрен күтәреп. Нинди тормыш ул?! Сине
кайдадыр бик ачы каһәрләсеннәр, ә син берни булмагандай тыныч кына яшә.
Юк, ул алай булдыра алмый. Ә кемнәрдер шулай яши бирә.
Аны инвалидлыкка гына чыгара күрмәсеннәр. Менә нәрсәдән сакланырга
кирәк. Тагын да авыр фаҗига булачак. Нерв авырулы дип табып, группа
бирсәләр, беттең. Альфредка хәзер бер юл бар: мин төзәлдем, минем барысы
да нормаль дип раслау. Ә Таня серне чишмәскә тиеш. Аңардан белешерләр, ә
ул ялганлый алырмы? Шайтан алгыры, тагын ялганларга! Әмма бу ялган чын
дөреслеккә бәрабәр булачак ич. Ялган да дөреслек урынына йөри ала. Шулай
булгач, ялган тормышта ничек бетсен?! Дөреслек ала алмаган «крепость»ны
ялган бик ансат кына алып та куя.
Альфред караваттан төшеп, бүлмәнең ишек катындарак торган, җыйнак
кына эшләнгән мич янына килде. Үрелеп аның юшкәсен ачты. Кечкенә плитәсе
янына утырды да тәмәке кабызды. Барыбер йокы алмый иде.
Бераздан өстәлдәге будильник шырыйлап шалтырарга тотынды. Таня,
караватыннан сикереп төшеп, аның төймәсенә басты. Мич янында басып
торган Альфредны күреп, бер дә гаҗәпләнмәде. Аңа плитәгә ягып җибәрергә
кушты. Аралыкта өелгән утыннар пәрдә белән каплап куелган икән.
Чәй эчкәндә, Альфред Таняның кулыннан тотып алды.
– Таня, син ризамы? – дип сорады.
Кыз аңа томырылып карады, күз алмалары түгәрәкләнеп килде, караңгырак
ут яктысында чаткылар сипкән кебек булды, ләкин сөенечен яшерергә
тырышты.
– Син чынлапмы, Альфред? – диде ул. – Барысын да уйладыңмы?
Ашыкмыйсыңмы? Юк, кабат уйла әле...
– Җиде кат үлчә, бер кат кис, әйеме?
– Мондый җитди адым атлаганда зыян итмәс.
– Күпме генә үлчәсәң дә, шул бернәрсә, Таня. Ә син?
– Һи-и, – дип көлде Таня. – Хатын-кыз таяк янында нуль булырга әзер
инде ул.
– Мин чынлап әйтәм, Таня.
– Ми тартмаңда шул мәсьәләне тагын бер кайнат әле, ә?
– Мин шундый карарга килдем, Таня, син миңа ярдәм ит. Хәлемне үзең
күрдең, аңладың.
– Сиңа нык кына дәваланырга кирәк, Альфред. Биредә түгел, Мәскәүдә...
– Синнән башка дәвалана алмыйм мин. Инвалидлык бирмәгәйләре дип
куркам. Син ничек уйлыйсың?
Х И С А М К А М А Л
29
– Андый куркыныч бар.
– Аны ничек читләтеп үтәргә? Монда миңа син генә ярдәм итә аласың,
Таня, – диде Альфред, тирән мәгънә аңлата торган тавыш белән.
– Динә Әхәтовна миңа болай уңай карый...
– Юк, андый мәгънәдә түгел... Әйдә, эшкә соңга каласың. Юлда аңлатып
карармын. Үз сүзеңне аннан соң әйтерсең...
Альфред, учакта ут калдырмас өчен, вак кисәүләрне кәкре тимер белән
суккалап сүндергәләп маташты. Шул арада Таня урыннарны җыйды, рәтләде.
Ул һәр төштә пөхтәлекне ярата иде. Бер дә иренеп тормый.
Таня өстенә киенгәч, Альфред та шинелен, фуражкасын киде. Иртә иде әле,
алар шыпырт кына адымнар белән гомуми коридор аша бардылар. Тышкы
ишекне япкач кына сөйләшергә тотындылар.
VI
Динә Әхәтовна минем шикле биографиягә бер дә исе китмичә карады.
Ул әллә үз өстенә тиешледән күбрәк алучылардан идеме? Кайберәүләрне
шелтәләгәндә, каты бер дәлил итеп үз өстеңә күпне аласың, дип әйтәләр иде.
Шул сүзләрдән кайберәүләр бик курка иде. Шул ук Эдуард Хәлимович та
бервакыт әзрәк спирт капкан иде, ачылып китте: «Хатын миңа, соңга калып
кайтсам, үз өстеңә күпне аласың, чамала, дип яный, куркыта. Ә кемне генә
хатыны куркытмый икән? Таня, син дә иреңне газаплап яши торган җен
хатыны булып китәрсеңме? Ә? Юк, әйт, китәрсеңме?..» – дип тукынды. Мин
әйттем: «Әгәр иргә чыга калсам, мин аңа тулы ирек куячакмын», – дидем.
Ул ышанмады, башын як-якка чайкап: «Син әле хосусый милек белән
авызланмаган, син әле ул хисне белмисең, – диде. – Хатын бит иренә гомер
буе имеп торырга тиешле шәхси милке итеп карый. Менә кем ул ир дигән
зат. Хатынына гомере буе төшем биреп торучы, закладка салынган байлык.
Кайбер хатыннар ирләрен фәкать шәхси милек итеп саный». «Ирләр дә бит
хатыннарын шәхси милек итә, дидем мин, Эдуард Хәлимовичка каршы
төшеп. – Ирләргә яраган хатыннарга ярамыймыни?» «Ярый, – диде Эдуард,
– хатыннар – ирләренә, ирләр хатыннарына шәхси милек итеп карый. Шуңа
күрә бездә ир белән хатын арасы гаять киеренке, катлаулы. Хатын, мәсәлән,
мине теләсә нишләтә ала, ә мин хатынны берни дә эшләтә алмыйм. Бу хәл дә
бик четерекле, күп кенә низагларны кискенләштерә һәм фаҗигале итә. Хатын
белән ир арасы төрле богаулардан азат булырга тиеш, чөнки кешелек җәмгыяте
эшләп чыгарган әхлак нормалары бар: ир белән хатын арасында ирек булмаса,
мәхәббәт тә булмый...» «Анысы тагын нәрсә, аңламыйм», – дидем мин. «Син
әле аны аңламыйсың, – диде Эдуард Хәлимович. – Менә иргә чык, сине үзенең
шәхси милке итеп караучы кешегә туры кил, шул чакта аңларсың...» «Андый
ирләр сирәк буладыр, Эдуард Хәлимович». «Сирәк, но була. Биредә ир-атка
вакчыл булырга ярамый. Менә мин хатыныма шәхси милек итеп карамыйм, һич
тә!» «Ә ул сезгә карый...» «Бу – үзенә күрә ярату билгесе. Әмма хатыннарның
бу хисенә күп кенә бүтән хисләр кушыла. Иргә чыгуны алар зур горурлык һәм
уңыш саный. Үзең дә беләсең, хатыннар ирләре белән ничек кенә мактанмый,
ә? Синдә дә шундый хис йоклыйдыр әле». «Юк, миндә андый хисләр, Эдуард
Хәлимович». «Кияүгә генә чык, барысы да кинәт уяныр», – диде Эдуард һәм
көлеп җибәрде. Аңа кушылып мин дә көләргә тотындым.
Билгеле, Эдуардның гаиләле булуы күңелдә кузгалган тойгыларны да
кире куа, салкын су сипкән кебек итә иде. Эдуард белән утырганда, мин гел
КАҺӘР
30
шундый каршылыклы уйлар кичердем. Эдуард янәшә булмаганда, миндә акыл
өстенлек итә, хисләрне уятырга ирек бирми иде. Озаграк очрашмый торылса,
үзен бөтенләй оныта башлыйм. Берни дә булмаган кебек...
* * *
Алар Ирек мәйданы аша үткәндә, Альфред төзелеп ята торган театр
бинасына ымлап әйтте. «Анда фрицларны эшләтәләр», – диде. «Күргәнем бар»,
– диде Таня. Альфред ничектер шуны сизде, аның фрицлар турында мыскыллы
тонда әйтүен Таня бүлешкән шикелле булды. Икенче мәлдә Альфредка барып
җитте: фрицларны биредә эшләтүдән канәгатьлек табу, болай уйлап караганда,
обыватель эше, шактый сай нәрсә иде.
Бераз тын гына бардылар, аннан Альфред тагын сүз башлады.
– Таня, син дөресен әйтмә, – диде көлемсерәп. – Барысы да нормально,
диген. Ә?
– Альфред, син нәрсә хакында әйтәсең, ә? – Таняның күзләре гаҗәпләнүдән
зур булып ачылып, түгәрәкләнеп китте.
Альфред аның кулын тотып, учында каты гына кысты.
– Таня, син минем белән уйнама! – диде ул, тавышын күтәреп.
Таня шунда ук тынды, каршы килмәде, тын гына бераз уйланып барды. Аннары:
– Альфред, дәвалану өчен зарар итәрбез бит, – диде. – Ә сиңа... бу очракта
яшерү әйбәт булмас, чирен яшергән үләр, ди татарлар.
Шуны әйтергә кирәк, Таня татарча яхшы аңлый иде. Динә Әхәтовна аны үзе
белгән бик чиста бер татар карчыгына фатирга урнаштырган иде. Карчыкның
беркеме дә юк, холкы да күркәм иде, аналы-кызлы кебек яшәделәр. Карчык
русчаны начар белә, ярым русча, ярым татарча сөйләшә иде. Күңеле нечкәреп
киткән чакларда, бүлмәне сиңа калдырам, дигән сүзләр дә ычкындырды. Аны
кайсыдыр ерак туганы, җылы яктан кайтып, үзләренә алып китәргә тиеш иде.
Ул һаман шуны көтте, өметен өзмәде. Чөнки аңа бер дә җылы җитмәде, гел
күшекте дә күшекте ул. Җылы көннәрне зур бәхет көткәндәй зарыгып көтеп
ала иде. Җылы якны бик сагынды. Әмма аннан хәбәр килмәде дә килмәде.
Бер иртәне, Таня төнге сменадан кайтканда, карчык телдән калган, дөнья
белән бәхилләшеп ята иде.
Әмма карчыкның коммуналкадагы бүлмәсен Таня исеменә күчерү бик
мәшәкатьле булды. Эдуард Хәлимович ярдәм итмәгән булса, эш бөтенләй
өметсез иде.
– Таня, минем сүзне аяк астына салмачы?! – диде Альфред, тагын да ныграк
ялынып сораган кебек.
– Үзеңә генә начар эшлисең, Альфред, – дип, Таня үз дәлилләрен китерде.
– Сиңа яңа дәвалар бирерләр иде, Мәскәүгә юллама алырга да нигез булыр...
– Алар бозып кына бетерәләр, – диде Альфред. – Организм үзе дәвасын,
әмәлен табарга тиеш.
– Кем әйтте сиңа бу фикерне?
– Үзем шундый нәтиҗәгә килдем. Медицина гарипләгән кешеләр азмыни?
Күргәнем бар...
Альфредның бу дәлиленә каршы Таня берни дә әйтә алмады. Мондый
очракта кайбер врачлар «дело хозяйское» дип, җаваплылыкны өсләреннән
төшереп, авыру җилкәсенә сала.
Таня, эшкә килгәч, врачлар күзенә чалынмаска тырышыбрак йөрде. Ничек
дип әйтергә? Аңардан Динә Әхәтовна сораячак бит. Альфред кушканча
Х И С А М К А М А Л
31
эшләргәме, әллә дөресен әйтеп бирергәме? Бу Альфред нәрсә эшләмәкче була?
Нигә шулай әйтергә куша? Ирлек горурлыгымы, әллә дәвалауга ышанычы
беткәнме? Нишләргә? Таня Динә Әхәтовнага ялганлый алмый. Альфредны
тыңламаска да хакы юк. Йә тегеләй, йә болай. Нишләп аңа шулай гел ике ут
арасында калырга туры килә? Моңа әллә бәхетсез характеры гаеплеме?
Альфред тәкъдименә ышаныргамы? Ә ышанмаска нигез бармы? Ул моны
уйлап эшләдеме, әллә уйнапмы? Әгәр чынлап икән, кыз Альфред сүзен тыңларга
тиеш. Ул бит икесе генә белгән серне ачмаска кушты. Бер-берсенә физик яки рухи
якын кешеләр арасында сер булырга тиеш. Сер булмаса, якынлык та булмый.
Икенең берсе серне ачса, ул хыянәтче санала. Альфредка хыянәт итәргәме? Әгәр
серне ачса, аның Танядан тәмам йөз чөерүе мөмкин. Чөнки бу хәл аның мин-
минлеге, горурлыгы белән бәйләнгән. Кинәт ачудан бар мөнәсәбәтне өзеп куйса?
Нервлары тәмам какшаган кешедән барын да көтәргә була. Әле холкындагы
яшьлек кискенлеге дә чыгып бетмәгән, очлы почмаклары бик күп.
Хуш, Таня Динә Әхәтовнага дөресен дә сөйләсен, ләкин ул моны авыруга
берничек тә сиздермәскә тиеш. Менә хәлдән чыгу юлы бар икән бит. Ләкин
Динә Әхәтовнаның артык беркатлы булып ала торган чаклары да була. Шунда
берәр сүз ычкындырмаса гына инде. Әгәр ычкындырса, Альфред сизеп алса,
баш бетте дигән сүз инде. Уф! Нишләп ул шушындый икән? Гомер кыл өстендә
генә тора... Кыз Альфред белән ара өзелүен теләми, чөнки аның хыяллары,
өметләре шул егеткә бәйләнде, ул аңарда таяныч тапкандай булды...
Альфредның исә үз планы бар иде – Таняга өйләнергә һәм үзенең авыруын
шуның артына яшерергә. Гаилә пәрдәсе белән капларга. Кемнең ни эше
бар? Тату гына ирле-хатынлы кешеләр, берсе – хәрби, икенчесе – медицина
хезмәткәре. Алар арасындагы серне кем белер? Юк, беркем дә белмәс. Ә Таня
моңа риза булырмы соң? Булыр, һичшиксез булыр. Бунт күтәрсә дә, фәкать
берничә ел үткәч кенә күтәрер. Ә ул чакта инде Альфредның, бәлки, бу ярасы
төзәлгән булыр, бәлки, бүтән берәр хәл килеп чыгар. Анда күз күрер әле. Ә
хәзер гаилә корырга да эшкә урнашырга кирәк. Тик менә врачлар, хәерсезләр,
үзәк нерв системасы бик нык зарарланган, тузган, дип бара. Бу диагноз белән
аны хәрби учёттан төшерүләре дә бик ихтимал бит! Шайтан алгыры! Менә
чын бәла кайчан булачак. Гражданскида ул нишли ала? Юк дәрәҗәсенә төшә.
Авызын корт чаккыры! Кая бара эшләр? Прәме ят та үл, җиргә башыңны ора-
ора ела, бу бәладән беркая да кача алмыйсың.
Тукта, аның хәле шулай ук өметсез микәнни? Нәрсә тоя ул? Элеккедән
аермалы буларак, бик тиз кабынып китә, ни әйткәнен һәм нинди хәрәкәт
ясаганын контрольдә тота алмый. Тиз кабынып китә торган кешеләр бер
бәла ул, әмма шул мәлдә нишләгәнеңне белмәү – бу инде бик җитди симптом
булырга охшый. Барысы да шул үзенчәлекле яра аркасында килеп туганмы?
Тик аңа бу авыру иркенә бирелергә ярамый. Гомумән, ул үзен нормаль тоя
кебек. Әллә нидер аңлап җиткермимме? Шунысы кыен, баш миендә томан
кебек нәрсә, ачыклык юк, тәгаенлек юк. Менә шул нәрсә эчен пошыра, сөлек
кебек, җанны авырттырып, имеп тора. Хикмәт шунда: баш яхшы эшләсә,
бар нәрсәне майтарып, булдырып була. Моңа ничек ирешергә? Элек тә
Альфредның башы мактанырлык эшләми иде. Хәзер бөтенләй куе томан
эчендә кебек. Ничек арынырга бу авыр, күңелне гел басып торган томаннан?
Әллә ныклап дәваланып караргамы? Әтисенең элеккеге таныш профессоры
әйтә: организмның үзенә ирек бирергә кирәк, ди. Ул бит үз-үзен дәвалый, аңа
комачау итмәү яхшы, ди. Көн дә физкультура белән шөгыльләнергә куша.
КАҺӘР
32
VII
Зур сумка белән азык-төлек күтәреп, Радик кайтып керде. Күпме генә
кытлыкта яшәсәләр дә, әнисе Клара улының бу нигъмәтләренә сөенеп
карамады. Сынаганы бар: Радик азык-төлек алып кайтса, өйдә тавыш куба.
Егет әтисе белән бәхәсләшә, аңа басым ясый башлый. Әйе, әйе, һөҗүм итә,
дөресрәге, аның рухына тукына, дөньяга карашыннан көлә, һәм шул кыланышы
әтисен чыгырдан чыгара, провокация ясаган кебек итә. Аңлы рәвештә белеп
эшлиме, әллә берәр максатны күз алдында тотамы ул?
Радик әнисенә ит консервасы ачып бирде, шуның белән бәрәңге кыздырырга
кушты. Элеккеге иждивенец малайдан ул хәзер гаилә башлыгына әйләнеп бара
иде. Немецлар аны ничектер шәһәр магистраленә эшкә алды. Радик телне әйбәт
белә иде. Шунда эшли башлаганнан бирле, егет бик нык үзгәрде. Әнисенең
сораулы карашыннан уңайсызланып, беркөнне әйтеп тә куйды: «Немецлар
мине үз тәртипләренә өйрәтә, мин аларга совет тәртипләрен аңлатам», – диде.
Әнисе аңа, ачуын китермәслек йомшак тавыш белән: «Кеше газапларына
сәбәпче була күрмә», – диде. Соңгы вакытларда бик күтәренке кәеф белән
йөрсә дә, егет бер сүздән дә кинәт кабынып китүчән була башлады. Нидән
бу? Үзенең мөстәкыйльлеген тануданмы? Әллә моның артында бүтән нәрсә
ятамы? Элек ул мыштым иде, хәзер исә аның йөзендә «мин беләм, ә сез берни
дә белмисез» дигән нәрсә шәйләнә. Әллә немецлар аны тәмам үз кулларына
алырга өлгердеме? Алар әнә шундый яшьләрне үз кармагына эләктереп сыный
да үзләре яклы итеп эшкәртә. Моның өчен аерым кешеләре бар. Радик та
шундый эшкәртүче кулына капканмы әллә? Алай булса, бик хәтәр бу. Ире
Андрей үзенең сиземләвен әйткәч, хатыны аңа ышанып җитмәгән иде. Ләкин
беркөнге сөйләшү бик нык сагайтты. Кич белән чәй эчеп утырганда, Радик:
– Немецлар Мәскәүне алган... – дип, ниндидер канәгатьлек белән әйтеп
куйды.
Андрей улының немецлар белән уртак тел табуын бер дә өнәмәде, шуңа
күрә аңа шикләнеп һәм куркып карый иде. Әнисе дә эндәшми кала алмады.
– Сөйләмә юкны, кеше ышанмастай сүзне! – диде ул кырыс кына. – Безне
сынар өчен генә әйтәсең...
– Әни, син күп нәрсәләрне белмисең әле... – Радикның күзләре еракка
караган кебек кысылды.
– Син әллә немецлар кубызына биисеңме? Алдыңны-артыңны чамала,
уйла! – диде әнисе, кисәтүле тавыш белән.
– Нәрсә уйларга? Сайларга мөмкинлек юк...
– Немецларның әкиятләренә ышанма. Әнә ничек шапырыналар...
– Әни, син политиканы аңламыйсың, әти йогынтысыннан чыга алмыйсың.
– Тукта, шапырыну нәрсәдән килеп туды, ә? Нинди кеше шапырынучан
була? Йә?
– Адәм баласын бөгеп буламыни? Көчлелектән дә шапырыналар. Син нәрсә?
– Көчлелектән беркем дә шапырынмый. Ә үз көченә ышанмаудан шапырыну
килеп туа.
– Син әти фикерләрен тукыйсың...
– Анысы мөһим түгел, ә үз көчеңә ышанмаудан шапырыну хакында әйтәм мин.
– Немецлар – бик исәпле халык... Аннары...
– Хискә бирелмә, улым, хис алдый ул. Немецлар шуңа исәп тота.
– Аларда бар төштә дә төгәллек, әни. Син әти сүзләрен сөйлисең.
Х И С А М К А М А Л
33
– Төгәллек белән әллә кая китеп булмый. Менә филне әнчек җиңә аламы?
– Филне кырмыскалар да җиңә ала, әгәр фил тирән чокырга төшсә, – дип,
Радик көлеп куйды.
– Ул аерым очрак кына, ә безнең ил аерым очрак кына түгел, улым. Ул –
бик көчле фил.
– Әнә бит немецлар кая кадәр керде хәзер. Ленинградны алырга җыеналар...
– Вакытлыча андый нәрсәләр булуы мөмкин. Шул хакта шапырынулары
аларны сата да. Шапырыну аларның үзләренең дә күзен томалый һәм бу нәрсә,
һичшиксез, җиңелүгә китерәчәк...
– Әни, син ничек шулчаклы ышаныч белән раслыйсың, ә? Әти тәмам миеңне
чүпләп бетергән икән.
– Бар нәрсәне экономика – материаль ресурслар хәл итә.
– Безнең әти һаман шул экономик теориядән аерыла алмый инде. Хәзер
бар эшне политика хәл итә.
– Политика вакытлыча гына ота ул, фәкать экономика гына тотрыклы эш
итә. Бу – немецларның әлегә политик отуы гына. Ул озакка бара алмый.
– Һаман әти фикерләрен сөйлисең. Политик отуны экономик оту белән
ныгыталар да, менә шул чын оту була. Әллә немецлар шуны белми дисеңме?
Без белгәнне алар әллә кайчан чыгарып элгән.
– Аларның политик оту уңышыннан башлары әйләнгән. Уңышлардан
һәркемнең башы әйләнә ул. Әйтәм бит, политик оту бары вакытлыча гына
була ала.
– Әни, сукыр булма, әти хаталана. Нигә ул немецларга ышанмыйча карый,
ә? Моның начар булып бетүе дә ихтимал бит...
– Ә нигә син әтиеңнән баш тартасың әле? Син аның улымы?
– Баш тартмыйм, әни, мин хәзерге шартларны гына күздә тотам. Яшәр өчен
шул таләп ителә. Кем шартларга җайлаша алмый, шул бетә. Табигать законы.
Шартларга яраша алмаган күпме кешеләр харап була.
– Немецлар чын ерткычлар, Радик, үз күзләрең белән күреп торасың. Күпме
гаепсез кешеләрне концлагерьларга озаттылар?!
– Юк, әни, немецлар уйлап эш итә. Ул кешеләр Советлар тарафыннан
подпольеда эшләргә калдырылган булган. Аларны үз араларыннан берәү
саткан. Партийный хатын. Ничек кеше сатлык җан булып китә? Менә бу
сатылуларны күргәч, мин шул хакта көне-төне уйланам...
Радик китап шкафы янына килде. Аның пыялалы ишеген ипләп кенә ачты
да Пушкин томын алып актара башлады...
VIII
Алар хәрби шәһәрчектәге фатирларыннан китеп, бер танышларының ике
бүлмәсенә урнашырга өлгерде. Бу эз югалту өчен дә эшләнде. Йорт хуҗасы
гимназия укытучысы булып, анда рус теле һәм әдәбияты дәресләрен алып бара
иде. Аның хатыны әбиләре ягыннан Кларага чыбык очы туган иде. Милашлар
бирегә килгәч тә элемтәгә кергән иде. Бер-берсенә кунакка йөрештеләр. Ләкин
хуҗаны безнекеләр кулга алды. Моның башбаштаклык икәнен белеп, Андрей
күпме чапты аны араларга, күпме тырышып карады, әмма берни булдыра
алмады. Ул ниндидер яшерен политик оешмада торган. Ул оешманы Советлар
алдан ук белгән булган. Әлеге оешмадан берәү Советлар ягына чыккан да шул
исемлекне ачкан. Шуннан берәм-берәм чүпләгәннәр. Нинди яшерен оешма –
анысын шайтан белсен. Русларга каршы оешма булды микәнни? Андрей берни
КАҺӘР
2. «К. У.» №5
34
дә белә алмады... Балалары булмаган, бүтән туганнары да юк иде, Клара хуҗа
карчыгына бердәнбер якын кеше булып калды.
Алар Добелэдән кайтырга җыенып йөргән көндә генә сугыш башланганлыгын
әйттеләр. Әле бернигә ышанырлык түгел иде. Өйлә җитәрәк, канатларында зур-
зур тәреле самолётлар шәһәр өстеннән түбәнтен генә очып үтте. Ул арада кичкә
таба шосседан танклар хәрәкәт иткәне күренде. Танклар артыннан күтәрелгән
тузан, куе томан булып, бар тирәне сарып алды. Андрей тизрәк биредән ычкыну
хәстәрен күрә башлады. Аны бигрәк тә Таня борчый, ул аның язмышы турында
кайгыра иде. Бүтән нәрсә хакында колагына да керми иде. Тегендә дә, монда да
барыбер түгелмени хәзер? Андрейның күзләрендә бизгәк уты янып торды. Ул
үзенә урын таба алмый йөдәде. Дөрес, аның болай ашкынуы бер Таня өчен генә
булмаска тиеш кебек иде. Рита да, баласын алып, алар белән Митавага китәргә
карар кылды. Әмма Отто, нидер сизенеп, моңа ризалашмады. Шәһәрләрдә хәзер
ачлык булачак, ә аларның ерак түгел хуторда үз җирләре бар. Советлар килгәч,
әле җирләрне тартып алырга өлгермәгән иде. Хәер, Оттоның алыр нәрсәсе
юк, бер гектар чамасы урман кисәге, ике гектар булыр-булмас көлсу туфраклы
сөрү җире генә бар иде. Шулай да мондый чакта бу җир белән дә ачка үлмәскә
булыр дип уйланылды. «Ә без нишләрбез, безнең җиребез юк», – диде Клара.
«Сезгә дә җир табылыр, биредә калыгыз, – диде Отто. – Анда, шәһәрдә яман
булачак...» Андрейның боларны ишетәсе дә килмәде. Ул бик ашыктырды. Күп
бәхәсләр, ачуланышулар, үпкәләшүләр булды. Рита баласы белән Андрейларга
иярергә теләде. Нигә шулай итте икән, әллә Оттоның бик үк ышанычлы түгеллеге
белендеме? Араларыннан кара мәче үттеме? Алай дисәң, соңгы вакытларда
Оттоны эш урынында күтәргәннәр, директор урынбасары иткәннәр, аңа ышаныч
арткан иде. Отто шуңа бик горурлана. Рита да моңа бик канәгать иде кебек.
Оттоның горурлануы хәзер артык-портык сүзләр сөйләшмәвендә дә күренә иде.
Элеккеге кебек, ул бернинди сорау бирми, бернигә ачуланмый-борчылмый иде
шикелле. Күп нәрсәләрне үзе аңлаганмы, әллә үз эченә бикләнгәнме? Шартлар
белән килешмәгән кешеләр, бер авызлары пешкәч, үз эчләренә бикләнеп яши
башлый. Отто да шулай булганмы? Тормыш шартлары адәм баласын кырыкка
бөгә. Әмма Ританың да тәэсире булмый калмагандыр. Ул җылы җилнең кай
яктан искәнен бик тиз сизеп ала, нәкъ флюгер кебек. Һәм кыйбласын шуның
уңаена юнәлтә. Бу аның сәләтле булуыннан килә торгандыр. Ләкин Кларада,
күпме тырышса да, андый сәләт юк. Андрей исә башка сорт кеше, хатынының
аны хәзергә чаклы аңлап бетергәне юк.
Отто аларга ат һәм олау тапты. Завод хуҗалыгында атлар күп иде, шуннан
бер ямчы яллады. Әзерләнеп беткәч, Рита, баласын кочаклап, арба янында
буталды, менеп үк утырды. Отто аны һәм малаен арбадан күтәреп төшерде.
Рита еларга тотынды, Кларага килеп асылынды. Ул, аптырап, бер Оттога, бер
Андрейга карады. Алар икесе дә күзләрен читкә яшерде. Нигә Андрей шулай
эшләде икән? Үз өстенә йөк аласы килмиме? «Ритага Отто янында хәвефсезрәк
булыр, – дип пышылдады ул хатынының колагына. – Отто, ни әйтсәң дә, гәрчә
латышлашкан булса да, немец. Алар үз милләттәшенә рәхимлерәк булыр.
Мин менә шулай сизәм». Рита исә: «Безне бетерәчәкләр, – дип, ачыргаланып
еларга кереште. – Отто бит русларга эшләде, русларга яраклашты, немецлар
әллә исәпкә алмаслар дисеңме?..» Сүзгә Андрей кушылды: «Хәзер немецларга
яраклашырга туры киләчәк. Берни эшләр хәл юк...» – диде. «Ике дингә дә
чукынырга без әллә тегеләйме?» – дип куйды Рита. «Чараң булмагач нишлисең,
чукынасың, – диде Андрей. – Адәм баласына тия торган өлеш әнә шундый.
Х И С А М К А М А Л
35
Элек тә, хәзер дә...» «Элек алай булмаган, – дип, Андрей сүзләренә ачуы чыгып
чәрелдәде Рита. – Хәзер генә бар төшкә политика катнаштырып, тормышны
газапка әйләндерделәр. Ир белән хатын арасына политика китереп керттеләр,
ата белән баланы шуның аша дошманлаштырдылар...» «Әнә немецлар ирек
алып киләбез дип дөнья кубара, – диде Андрей. – Бәлки, рәтле тормыш
корып бирерләр?» – Аның тавышында зәһәр киная ишетелде. «Алар безне
кызыллар дип эзәрлекләячәк, ул фашистларга ышанмыйм мин. Әнә Тельманны
нишләттеләр? Роза Люксембургны? Аларның бит тамчы да гаепләре булмаган.
Бары тик карашлары өчен генә җәзага тартканнар. Шулармы ирек алып килер?
Ирек дигән нәрсә юк ул хәзер, була да алмый, бары сүзләр генә!..» Ританың
сүзләреннән Андрей да уйга калды, йөзенә икеләнү төсмере чыккандай булды.
«Болай итәбез, – диде ул, ниһаять, бер карарга килеп, – без хәзер Митавага
кайтабыз, Таняның хәлен беләбез. Аннары берничә көннән шушы ук олау
белән барыбыз бергә сезнең янга киләбез. Отто канаты астына. Оттога үзебезгә
ышанган кебек ышанабыз. Аның утарындагы җирдән безгә дә туенып торырга
мөмкин булачак... Отто, син бу планга ничек карыйсың?» «Уңай карыйм, – диде
Отто, аптыравын җиңә алмыйча. – Ни күрсәк тә бергә дигәндәй». «Немецлар
сиңа тимәскә тиеш», – диде Андрей. «Кем белгән, кем белгән...» – дип куйды
Отто. Аның куш ияге уртасындагы чокыр кып-кызыл булып тора иде...
Олау янында шундый әйткәләшү булып алды. Аңлашу рус һәм немец
телләрендә барды. Ямчы латыш иде, ул русча да, немецча да аңламый иде
шикелле. Шулай итеп, алар шушы олау белән берничә көннән соң кире әйләнеп
кайтырбыз дигән карарга килде. Биек маңгайлы картуз кигән, түгәрәк битен
керпе энәләре кебек каты төк баскан ямчы җирдән дилбегәсен иелеп алды
да атны алгарак тарттырды. Бу тизрәк булыгыз дигәнне аңлата иде. Отто аңа
латышча кат-кат аңлатты: олы юлдан йөрмә, хутордан хуторга бара торган ян
юлларны чамала, диде.
Ямчы аларны шәһәргә илтеп җиткерде. Артык газап күрмәделәр. Ләкин
курку һәркайсының өнен алып бетергән иде, шуңа күрә җаннары уч төбендә
булды. Аларның элеккеге ихтыяры беткән, барысы белән курку идарә итә иде.
Юл узган саен, курку арта гына барды. Бер юл чатында әсир кызылармиячеләрне
күреп, йөрәкләре тәмам ярыла язды. Берничәсенең кулбашы яраланган, аны
марля белән түгел, эчке күлмәкне ертып бәйләп куйганнар иде. Куллары,
битләре шешенгән. Тукта, болар биредәге частьлар түгелме соң? Арадан
берәрсе үзләрен танып алса нишләргә? Йөрәкләрен шул нәрсә дә чәнчеп куя
иде. Алар белән бергә алып китүләре дә мөмкин ич. Андрей шуңа аска карабрак
утырды. Клара да читкә карамаска тырышты. Гәрчә алар хәрби частьта эшләсә
дә, хәрбиләр түгел иде. Әмма үзләре хәрби паёк белән яшәде. Кием-салым
алырга литер биреп торалар иде.
Аларны хәрби шәһәрчеккә кертмәделәр. Анда сак куелган иде. Клара
каравыл начальнигы белән дә сөйләшеп карады. Ул хатынның сорауларына
җавап бирмәде, гел аның немецча белүе белән кызыксынды. Үзләренә эшкә
чакырды. Клара, квартирама үткәрегез, анда безнең балабыз калды, диде.
Ләкин каравыл начальнигы риза булмады, кулын гына селтәде.
Алар шәһәр үзәгендәрәк, елганың аргы ягында яшәүче теге кардәш әбигә
килеп ауды. Туганнарын күрүгә, карчык әй шатланды, әй куанды. Ә тегеләрнең
сөйләшерлек хәле дә юк иде. «Таня кайда, ничек?» – дип ут йотты алар. Әби
хәрби шәһәрчектән бар кешеләрне шәһәргә күчерүләре турында әйтте. Әмма
Таня биредә күренмәгән икән.
КАҺӘР
2.*
36
Алар Таняны эзләргә кереште. Каян, ничек эзлисең? Клара берничә
танышына барып карады, ләкин берсен дә очрата алмады. Әллә ишекләрен
ачмадылармы? Бөтенесе урамга чыгарга куркып ята. Әмма урам да буш түгел,
таныш түгел җирле халык әллә кайдан гына пәйда булган сыман иде. Клара
урамга бары үзенең немецча белүенә ышанып кына чыкты. Чынлап та, тел
белү бик нык ярдәм итә иде... Ә Таня табылмады. Тик менә өйгә ничек керергә
соң? Анда, бәлки, ни дә булса калдыргандыр ул? Ләкин шәһәрчек чәнечкеле
тимерчыбык белән уратып алынган, беркемне кертмиләр. Начальниклар да
«белмим»нән башканы әйтми иде.
Төнлә Андрей да «ау»га чыгып керде. Аның хатыныннан яшерен адреслары
булырга тиеш иде. Һәрхәлдә, Клара шулай сизә, әмма аңардан берни төпченми
иде. Андрей үзе дә әйтми. Биредә подпольеда эшләргә кемнәрнедер калдырган
булырга тиешләр бит. Андрей шуларны да эзли иде. Әмма ул хатынына бу
хакта белгертүне кирәк санамады. Моңа, әлбәттә, сәбәпләр дә күп булды.
Андрей белән Радик тәмам дошманлашып бетте. Табын янына бергә утыра
алмыйлар, ачуланышып китәләр. Ризык җыю дигән изге гадәт бозылышу белән
бетә, тәгамнең бәрәкәтен җибәрә. Радикның немецлар ягына бик тиз авышуы
җанны кыйнап тора, Андрейга исә бу хәл бигрәк тә нык суккан иде. Эчтән
рухы сынган кебек йөрде ул. Шулай булмыйни, ничек рух сынмасын? Совет
мәктәбендә укыган, совет гаиләсендә тәрбияләнгән малай немецлар белән
якынаеп китте, алар идеологиясенә ышана башлады. Моңа, билгеле, телгә
сәләте булуы да ярдәм иткәндер. Немец телен ярыйсы белә иде ул. Кечкенәдән
әнисе аның белән немецча сөйләшергә тырыша иде. Элек башына сеңгән сүзләр
хәзер, кирәге булгач, калкып чыкканмы? Кеше организмына гаҗәпләнерсең.
Аңарда әллә нинди сәләтләр үз шартларын көтеп ята шикелле. Адәм баласында
теләсә нинди мохиткә җайлаша ала торган көчләр бар. Моны бер Радик
мисалында гына түгел, күпләрдә күрергә була. Шәһәр башкарма комитетының
медицина-санаторий бүлеге мөдире, ягымлы гына Гульманис фамилияле адәм,
мәсәлән, хәзер немецларда бик югары постта хезмәт итә икән. Клара моңа бик
нык аптырады. Ничек шулай үзгәрергә, кыйбланы шулай тиз алыштырырга
мөмкин? Моны аның аңы сыйдыра алмый иде. Теге чакта Клара Гульманис
янында ике-өч тапкыр булды, ул эш эзли, аңа хәрби частьтан китәргә кирәк
иде. Үзенә дә, иренә дә җитәкчелек тарафыннан басым нык көчәйде. Юкка
да бәйләнә башладылар. Политик карашларны көн саен диярлек төрле юллар
белән сынап торалар. Алар ниндидер пунктка да туры килми, моны үзләре дә
яхшы сизеп йөри иде. Частьның политидарәсендә эшләүче өлкән политрук
хатынына һәм тагын ниндидер якыннарына эш урыны кирәк икән дип тә
ишеттеләр. Шулай да сәбәпнең иң зурысы – аларның сәяси карашларының
ниндидер пунктка туры килмәве иде. Шул төп аргумент, ә сәбәпләрне бик
күпләп табарга була. Беркем дә гөнаһсыз түгел. Клара бер кызылармияченең
сукыр эчәгесе авырта дип диагноз куйган иде. Берничә тапкыр өянәк булгач,
шул диагноз буенча операция ясадылар. Ләкин эчәгесе таза булып чыкты.
Аның бөерендә таш булган. Таш бәвел юлыннан чыкты, ә сукыр эчәгесенә
ясалган яра төзәлмәде. Әллә нинди дәвалар кулланып карадылар, әмма терелтә
алмадылар. Яраны яңадан ачып карарга булдылар. Кызылармияченең хәле
тагын да начарланды, аннары үлде. Андрейның да шундый «ялгыш»ларын
искә төшерәләр иде. Врач, билгеле, Алла түгел. Алар да күп нәрсәләрне
белми. Юк, Клара моның белән акланырга теләми. Әгәр кеше врачлар хатасы
аркасында дөнья куя икән, бу – зур җинаять. Ләкин бу шәхсән аларның гына
Х И С А М К А М А Л
37
бәласе түгел. Ул медицина өлкәсендәге гомуми белемнәр җитенкерәмәүдән,
диагноз куя торган бернинди инструмент булмаудан да килеп чыккан бәла.
Шул рәвешле, аларны үз теләге белән китәргә мәҗбүр иттеләр. Радик,
моны белгәч, бик нык борчылды. Әти-әнисенә шырпы кадый-кадый, кинаяле
сөйләшкәләде. Менә, намус саклап йөргән идегез, күрдегезме, сезнең
намуслылык нәрсәгә китерде, янәсе. Намус дигән нәрсә сүздә генә бит ул!..
Андрей шулчак корт чаккандай кинәт сикереп торды да Радикның яңагына
чалтыратып җибәрде. Егет нишләргә белмичә аптырап торды, атасы исен җыеп
өлгерде һәм: «Гафу ит!» – диде. Радик, берни әйтмичә, үз ягына кереп китте.
Шул көннән соң ул бөтенләй сөйләшмәс булды.
Алар, хәрби частьтан китеп, үзләренә эш эзли иде. Гульманис шәһәр
больницасында эш вәгъдә итә итүен, ләкин аның юлламасы белән барсалар,
бездә урын юк, дип җибәрәләр иде. Баш әйләндергеч нәрсә булды. Шул чакта
аларны Отто килеп алды.
Яңа власть урнашкач, кешеләрнең кинәт үзгәрүе иң гаҗәпләндергән, таң
калдырган нәрсә булды. Әле кайчан гына Май бәйрәмен билгеләп үткән
тантаналы җыелышта речь сөйләгән Гульманис – киң маңгайлы, фырт ир-ат –
бүген икенче властька теләп хезмәт итә. Ничек иманны шулай тиз алмаштырырга
мөмкин? Иман бит ул кешенең рухы, җаны. Андрей хатынын юата: аны
безнекеләр немецларда эшләү өчен махсус калдырган булырга тиеш, ди. Әмма
моңа ышануы кыен, чөнки шәһәрдә аны күпләр таный бит. Немецлар белми
дисеңме? Һәр адымын, һәр гамәлен күзәтәләрдер. Әгәр дә инде ике якка да уйнау
политикасын алып бара икән, шулай ук ышандырмый. Элеккеге большевик
Самарецны кулга алдылар. Гульманисның кулы уйнаган, дип сөйләделәр.
Андрей аның янына барып, кылын тартып карарга булды. Безгә эш кирәк иде,
эш белешүне сәбәп итәргә уңай мәл иде, һәм, чынлап та, Гульманис Клараны
бер больницага рекомендация белән җибәрде. Андрейга ни өчендер андый язуны
бирмәде. Соңрак килерсез, мин хәзер ул эшләрдән ерак, диде. Шулай да ул аларны
таныды. Шуңа сөенделәр. Әллә безнекеләр калдырганмы, дигән фикер аларда
да ныгыган кебек булды. Тик аның Андрейга ышанып җитмәве беленде. Бу исә
ир белән хатынның ныгый башлаган фикерләрен тамырдан какшата иде. Нинди
битлек кигән ул? Кемгә хезмәт итә – Аллагамы, Иблискәме? Битлек – көчсез
рухлы кеше коралы. Ә алар нигә битлек кия белми? Юкса үзләрен көчлеләрдән
дә санамый ич. Ә битлек артына посарга тартыналар. Оялалар, чөнки аларда
оят бетмәгән. Бүтәннәр әнә бик тиз алмашына бит, ә алар нигә булдыра алмый?
Радик менә ул яктан ата-анасына охшамаган икән. Тизрәк җайлашу сәләтенә ия,
ахрысы. Әллә соң тормышта гаделлек юк, дигән фикер аңарда тамыр җибәреп
өлгергәнме? Әгәр шулай булса, аның тиз алмашынуы беркадәр аңлашыла.
Әлбәттә, тормышта килеп туган гаделсезлекләрне Радик күргәләде. Ләкин ул
кимчелекләр гаделсезлекләр генә идеме соң? Гомумән, бер-бер кимчелексез
тормыш була алмый бит. Һәр кимчелекне гаделсезлек дип санарга ярамый. Радик
менә шул нәрсәне аера белми иде шикелле. Аерырга яше дә җитмәгән. Малайның
уй-фикере генә түгел, тәне-каны да утырып җитмәгән. Кыскасы, теләсә кем
теләсә ничек бөгә ала торган вакыты аның. Моңа әнисе бик курка иде. Андрей да
аның яшьлегенә, яшь кан котыруы чорын үтеп җитмәвенә ташлама ясый. Шулай
да немецлар идеологиясен тиз кабул күрүен барыбер гафу итә алмый. Әнисенә
исә Радик якын, әмма ул ике ут арасында яши. Немецларның ерткычлыкларын
үз күзләре белән күрә башлагач, үзе дә аларга төкерер, бизәр дип үз-үзен юата.
Хәзер әле ул сукыр көе йөри. Немецларда күзне сукырайтырлык нәрсәләр дә
КАҺӘР
38
бар шул. Тик алар вакытлыча әйберләр. Шулай булгач, фашистлар үзләре дә
вакытлыча. Әмма моны Радикка һич төшендереп булмый иде.
...Радик, ниһаять, Пушкин томыннан үзенә кирәкле битне эзләп тапты,
ничектер канәгать чырай белән укып та китте: «На всех стихиях человек –
тиран, предатель или узник»...
– Син үзеңнең немецларга тәлинкә тотуыңа аргумент эзлисең, – диде
әнисе. – Йә, йә?
– И әни, хыянәт итми торган кеше юк ул.
– Немецлар үзләренең канлы эшләрен әнә синең кебекләр кулы белән эшли.
Шундый эшләргә тартырлар дип куркам. Бер буялдыңмы, тормышың бетә
инде, бетә! Аңлыйсыңмы шуны? Кеше канын коярга сәбәпче икәнсең, син
кеше булып яшәүдән туктыйсың. Ерткычка әйләнәсең! Йә, шушындый кан
кою озак дәвам итә аламы? Кеше каны бит ул!
– Үзегезнең дә сөйләгәнегез бар, теге елларны бездә дә күпме яхшы
кешеләрне нахакка әрәм иткәннәр. Кемгә нәрсә булды? Исәннәр рәхәтләнеп
яшәде, – диде Радик. Әнисен ялган өстендә тотмакчы булды.
– Бездә андый хәл булмады, улым, ялгышма!
– Соң, бер сүз өчен безнең тарих укытучысын утырттылар. Утыз тугызынчы
елда. Булмады, имеш...
– Нигә немецларны безнең ул чактагы хәлләр белән чагыштырасың? Бездә
партия сафларының чисталыгы өчен көрәш барды. Бездә бөтенләй башка, улым...
– Нинди генә сәбәп белән булмасын, барыбер кеше канын кою ул! Кешене
харап итәргә бернинди сәбәп булырга тиеш түгел. Әйе, түгел! Бу – закон!
– Шулай да меңләгән гаепсез кешеләрне кыралар, бетерәләр! Мин әйткән
закон немецларның үзләренә кагылмыймыни?
– Билгеле, кагыла. Алар, без дөньяны һәртөрле пычрактан чистартабыз, диләр.
– Адәм затларын кырып, дөнья чистара димени? Ничек шуны уйларлык та
башың юк синең? Кан коюдан да пычраграк эш юк. Димәк, дөньяны ныграк
пычракка батыралар, тормышны тәмугка әйләндерәләр. Әнә Рига янындагы
концлагерьга туганнары янына барып кайтучылар бар. Анда көн дә меңәрләгән
кеше ачтан үлә, ди. Син моны беләсең, ишетәсең һәм кайбер нәрсәләрне
күрәсең дә. Синең күңел күзеңне немецлар ничек сукырайтты? Һич аңламыйм.
– Мине беркем сукырайтмады, – диде Радик, китапны шкафка урнаштырып.
– Бәхәсне туктатыйк, әни, мин ачыгып кайттым. Ач кешенең ачуы яман, диләр.
Алар кухняда өчәү бергә чәй эчәргә утырды. Клара ит консервасы белән
бәрәңге кыздырган иде. Ул шундый тәмле булган. Әллә мондый ризык бик
сирәк эләккәнгә шулай инде. Клара да, Андрей да рәхмәт әйтә-әйтә ашады.
Радикның шуңа бик кәефе булды, әмма аның бераз салмыш икәне ничектер
менә хәзер генә беленде. Ул көтмәгәндә әтисенә бәйләнергә тотынды.
– Әти, син нигә немецларны кабул итмисең, ә? – диде ул, һаман үзенең
ниндидер властен сиздереп.
Андрей аптырап калды. Немецларны кабул итмәүне тану үлем белән
бер икәнен белә ул. Радикка һич ышаныч юк иде. Әти-әнисе аның алдында
немецларны начар итеп телгә алмаска дигән карарга килде. Андрейга
ялганлаудан башка әмәл юк иде.
– Ни сөйлисең, улым, – диде ул, ялагайланып. – Немецларны хөрмәт итәм
мин. Аларның техникалары иң камиле. Музыкалары бөтен дөньяда яңгырый.
– Әти, сиңа карашыңны үзгәртергә кирәк, – дип куйды Радик, аның
сүзләренә ышанмыйча.
Х И С А М К А М А Л
39
– Ничек үзгәртергә? – диде Андрей. – Әйтәм бит, немецларга уңай карыйм,
дим.
– Уңай карашыңны гамәлдә күрсәтергә кирәк, әти. Немецлар сүзгә
ышанмый, алар башка. Бездә генә кызык сүз сөйләп карьерага үрлиләр иде,
шул карьеристлар Россияне харап итте дә! Немецларда башка...
– Аларда да карьеристлар җитәрлек...
– Немецлар бүтән, әти. Ә Россияне карьеристлар, яһүдләр шул хәлгә
төшерде. Моны танырга кирәк инде...
– Россияне, улым, бернинди карьеристлар да, яһүдләр дә харап итә алмый,
– диде Андрей, тыныч кына тавыш белән нык итеп. – Россия бит ул гаять зур
континент. Әнә Себергә крепостное право да үтеп керә алмаган һәм анда колхоз
төзүләр дә булмаган. Себернең үз законнары. Шуның шикелле, рус халкының
үз характеры, үз холык-фигыле. Ул берәр нәрсәсен югалта башлагач кына,
чынлап торып кузгала...
Андрей тагын нәрсәдер әйтмәкче иде, Радикның йөзе чытыла башлагач
туктады. Ул аның ачуын гына китерер һәм араны тагын да катлауландырыр
дип шикләнде.
– Юк, карашыңны уңга таба борырга кирәк сиңа, – дип, Радик башын
күтәрде, аның йөзе тартылган, иреннәре кысылган иде. Борын яфраклары да
киеренкелек белән кабарган.
– Минем карашым болай да сул түгел, ә турыдан, – дип, Андрей ничектер
гаепле кеше төсле әйтеп куйды. Радикның нервысын чыгармас өчен, ул инде
малаеның җаеннан гына тора иде.
– Турыдан ерак барып булмый, әти. Нигә син шултиклем тискәре? Үз иленең
патриоты, имеш. Аларга синең ватандарлыгың бер тиен. Нинди легендар
командирларны утыртып бетерделәр. Үзеңнең әйткәнең бар. Менә хәзер
шуның җәзасын күрәләр.
– Мин үземне патриот санамыйм. Ә тугрылыгым алар өчен түгел, үзем
өчен генә.
– Тугрылыгыңны бәяләрләр дисеңме? Уптым утыртырлар да куярлар.
Аларга бит кызыл сүзләр, антлар кирәк. Ялган антлар, ялган сүзләр. Ә син
кызыл сүз артына поса алмыйсың. Немецлар эшлекле, сүзләргә алданмыйлар.
– Юк, алданалар, – диде Андрей. – Соңрак үзең дә күрерсең. Ә бит фюрерга,
безгә берьюлы ике фронтта сугышырга ярамый, дип әйтүче аек акыллар да
булгандыр. Ә ул андыйларның башын кистергән. Ә тәлинкә ялаучыларның
сүзен тыңлап, Россиягә каршы сугыш башлады. Сүзгә алдану түгелмени бу?
– Бәлки, фюрерның планы өстен чыгар? Ул чакта нәрсә?
– Белмим, әйтә алмыйм, – диде Андрей, үзен җиңелгәнгә санап һәм
тавышын мескенәйтеп.
– Нәкъ менә карьеристлар немецларны харап итәчәк тә, – дип, сүзгә
кушылды Клара. – Фюрер шуларның сүзен тыңлаган, чөнки үзе дә шундый
сорттан булса кирәк. Немецлар үзләрен дөньяга бәхет алып килә торган
«сверхчеловек» дип игълан итте. Дөнья белән алар идарә итәргә, ә бүтән
халыклар кол дәрәҗәсендә яшәргә тиешләр...
– Әни, син һәрчак кирегә сукалыйсың. Ни өчен немецлар безгә каршы сугыш
башлаган? Чөнки Россия үзен дөньяда әйбәт тормыш кора торган система
дип тәкъдим итте. Совет кешеләре барча китапларда фәрештә кебек изге итеп
сурәтләнде. Бу да шулай ук «сверхчеловек» дигән сүз инде. Ә немецларның
беренчелекне бирәселәре килмәгән.
КАҺӘР
40
– Төп сәбәп экономикага кайтып кала, – диде Андрей, Радикның башына
немецлар ниләр иңдергәнен чамалап. Шуның өчен дә Радик белән сөйләшеп
утырырга, аның рәнҗетүләрен күтәрергә кирәк иде. – Ресурслары саегып
бара, ә бездә кул тимәгән иксез-чиксез байлык. Капиталистларның моңа
күзләре яна. Басып алып булмасмы? Шул максатка юнәлтелгән идеология
булдыралар. Озак еллар буе Көнчыгышка поход девизы астында кешеләрнең
миләрен эшкәртәләр...
– Алай түгел, немецларны большевикларның дөньяда социализм төзү
идеясе котырткан, гыйфритне шул шешәдән чыгарган. Алар бу дөньяга яңа кан
бирергә үзләрен генә сәләтле дип саный. Алдынгылыкны бирәселәре килми.
Техника, фән буенча барча ачышлар диярлек немецларныкы бит. Ә Россия фән-
техника буенча бер генә зур ачыш та ясый алмаган. Бөтен җирдә техниканы,
фәнне, философияне, музыканы немец халкы алга җибәргән. Маркс, Энгельсны
алар биргән. Шуңа күрә үзләрен законлы рәвештә «сверхчеловек» дип атаган.
Радикның тавышында кырыслык төсмере бераз кимеде, чөнки аның
дәлилләре көчле иде. Инкяр итеп булмый, бар зур ачышлар диярлек чынлап
та немецларныкы. Моңа каршы нинди дәлилләр китерәсең?
Бу казанышлар немецларга башка халыкларны кол итәргә хокук бирми
ләбаса. Коллык заманнары үткән инде. Хәзер бүтән дәвер. Халыклар коллыкта
яшәргә риза булмаячак. Хәтта немецлар җиңгән очракта да. Заман үзгәргән,
заман башка.
– Җиңсәләр, чарасын табарлар, аларның башы йомры, – диде Радик.
– Патшалар ил белән без идарә итәбез дип уйлый һәм ялгыша. Ил белән
заман идарә итә. Заманны исәпкә алмаган патша, нинди генә көчле булуына
карамастан, иртәме, соңмы, барыбер җиңелә.
– Немецлар җиңәрме, юкмы? – дип, тамак төбе белән кеткелдәп куйды
Радик. Әтисенең бу сорауны провокацион дип уйлавын белеп, ул аны шаяру
формасында әйтте шикелле. Әмма ата берни булмаган кебек гади генә җавап
кайтарды:
– Белмим, белмим...
– «Белмим»нең башы авыртмый инде аның, – дип куйды Радик, кәефе
кырылган төстә.
– Син дә юкка баш авырттырып йөрмә, Радик, – диде Андрей.
– Үзем беләм мин, миндә эшең булмасын! – дип кычкырып җибәрде Радик.
– Мин сезгә малай-шалай түгел! Үз эскәнҗәгездә күп тоттыгыз, җитәр! Үземчә
яшәргә телим, миңа комачауламагыз! Сез генә түгел дөньяда!
– Әтиең сине кайгыртып әйтә, Радик, – дип арага керде Клара.
– Сез үзегезне кайгыртасыз, мине түгел! – диде уллары, үз алдында бармак
яный-яный.
Ата-анасы аңа гаҗәпләнеп карады: бу аларның улымы соң, әллә башка
берәүме? Кем аны шулай алыштырып куйды?..
Радик үз ягына кереп яткач та, ир белән хатын, бер-берсенә карарга
базмыйча, гаепле кешеләр сыман утырды. Тәмле ризыкның бәрәкәте
киткәнгә генә түгел, йөрәк парәсе кебек кадерле уллары аларның сүзен санга
сукмаганга, икесенең дә күңеле нык кимсенгән иде. Әле кайчан гына алар
аны үз өлешләренә тигән иң зур шатлык, бәхет саный иде. Ул ата белән ана
өчен дөньядагы иң зур куаныч булды. Аның тууы һәм яшәве аларның гомерен
мәгънәле, тулы итте. Үзләренә авыр вакытларда шул бала кеше күтәрә алмас
кайгыларын басарга ярдәм итте, кара көннәрен яктыртты. Бала бәгырьдән
Х И С А М К А М А Л
41
өзелеп төшә һәм гомер буе җаныңның тере кисәге булып кала бирә. Синең
өчен аңардан да кадерлерәк берни дә юк. Менә шул зат үзен тудырган,
үстергән әти-әнисенә каршы бара, үзенә кан һәм җан биргәннәргә дошманга
караган кебек карый. Моны ничек аңларга? Ничек башка сыйдырырга кирәк?
Һич мөмкин эш түгел бу. Җан кабул итми мондый хәлне. Бу нигә шулай? Ата-
анасы биргән тәрбиянең начар булуыннанмы? Әллә шартлар гаеплеме моңа?
Дөрес, Радик үскәндә, тормыш тигез генә бармады. Бер гаепсез кешеләрне
кулга алулар турында астан гына йөргән хәбәрләрне ишетте ул. Сүзләр бер
төрле, ә гамәл бөтенләй икенче төрле булуын үзе күреп, татып дигәндәй белде.
Менә шушы хәл аның немецлар ягына авышуына төп сәбәп булды, ахры. Ул
аларда дисциплина күрде, сүз белән гамәлнең аерылмавын белде. Шулай да
төп гаеп ата-анада, аны үстерүчеләрдә иде. Алар Радикны идеяле кеше итә
алмады. Идеялелекне Клара кызыл сүзләр генә дип йөри иде. Үз башыңа
төшкәч кенә беләсең бит: баланы яшьтән үк идеяле итәргә тырышырга кирәк
икән. Кешенең үзенең бер идеясе-омтылышы булырга тиеш. Адәм баласын
шул нәрсә йөртә бит инде. Идеяне баланың канына сеңдерергә кирәк. Ә
Радик бер идеясез, иркә бала булып үсте. Идеясез кешенең аумакай булуы –
билгеле нәрсә. Ул шунлыктан немецларны хуп күрде. Яшәү шартлары шуңа
барырга мәҗбүр иттеме? Моны да исәптән төшерергә ярамый иде. Шартлар
кешене кырыкка бөгә.
Яшьләрне Германиягә җыеп озаталар икән дигән хәбәрне алар алдан ук
ишеткән иде. Моның өчен врач комиссияләре төзеделәр. Клара немец врачлары
өчен тәрҗемәче булды. Берничә рус врачы да бар иде. Андрей да хатыны ярдәме
белән шунда урнашты, чөнки эшләгән өчен паёк бирәләр иде. Эшләмәгән кеше
шунда ук шик астына алына, партизаннарга ярдәм итүче булып хисаплана һәм
концлагерьга озатыла иде. Немец властьлары белән сөйләшеп, Клара Радикны
да почтага эшкә урнаштырды. Ул анда әйбәт кенә эшләп китте. Немецлар аны
ошатты. Тел белү бик зур нәрсә шул. Тел кешеләрне бер-берсенә якынайта.
Кеше газаплары белән бәйләнгән эштән читтә булу аларга бераз юаныч бирә,
юкса немецлар барча канлы, пычрак эшләрне җирле латышлар һәм руслар
кулы белән башкара иде. Андрейлар моны тиз сизеп алды. Иң яман эшләрнең
башында немецлар тора, ә башкаручылары гел җирле сатлыкҗан мөртәтләр
иде. Сатылучыларның күп булуы Адрей белән Клараның җанын гел газаплап
торды. Уллары өчен ут йотып яшәү белән беррәттән, күпләрнең немец ягына
бик ансат кына чыгуы шаккаткыч иде. Ни өчен шулай үзләре теләп чыгалар?
Юкса алар да ачлык кичерде һәм үлем куркынычы астында яшәде. Клараны
да, Андрейны да аерым-аерым чакырттылар, бик төшемле урыннар тәкъдим
иттеләр. Шуның бәрабәренә немец подданныйлыгы алырга кыстадылар. Ләкин
алар риза булмады. Ә ирле-хатынлы таныш врачлары немец тәкъдимен кабул
итте. Аларга ат, олау бирелде, шуңа утырып, хуторларда медицина ярдәме
күрсәтеп йөриләр иде. Бер-ике ай эчендә балда-майда йөзә башладылар.
Андрейлар ач иде, аларны хәрби заказлар үтәргә көйләнгән завод-фабрика
санчастена куйдылар, ләкин бертөрле медикамент та бирмәделәр. Алар, им-
томчы карчыклар шикелле, төрле халык ысуллары кулланырга киңәш биреп
утыручы булды. Әмма үзләре барыбер немецларга булышканлык хисе тоя иде.
Бу хис аларны эчтән генә гел кимереп торды.
Нинди генә авыр шартлар булса да, барыбер чыдыйсың, актык көчкә
җанны уч төбенә йомарлап дигәндәй тереклек итәсең. Барысын да шулай
тиеш дип кабул итәсең, түзәсең. Әмма Радикның үз әти-әнисен дошман күрүгә
КАҺӘР
42
хәтле барып җитүенә чыдап булмый иде. Аның үз-үзен тотышында читтән
көчләп тагылган нәрсәләр отыры күбрәк күренде. Әти-әнисе бит Радикның
холык-фигылен яхшы белә, аңа тагылган нәрсәләрне сизү, белү авыр түгел
иде. Аңа еш кына бүләкләр биреп кайтаралар һәм шул кичне Радик әтисенә,
әнисенә бәйләнмичә калмый иде. Кызык бит, бүләк бирәләр дә аларны үзара
дошманлаштыралар. Әйтерсең, Радикка бүләк бирү белән бергә әти-әнисенә
басым ясарга, аларны төрлечә хәкарәтләргә мәҗбүр итәләр кебек иде. Моның
күп мәртәбәләр кабатланып, системага салынуы, ниһаять, аларның гөманын
раслады кебек. Радикны кемдер астан гына котырта, һәрчак әти-әнисенә
басым ясап торырга боера иде. Кем булыр ул? Немецның шундый агентлары
бар дип аларның колагына кергәне булды анысы. Башта, билгеле, ышанмаган
иделәр, аннары ышанырга мәҗбүр булдылар. Радикны бик явыз җаннар үз
кулларында тота һәм кубызларына биетә иде. Аның әти-әнисе шик астына
эләккән кешеләр, әмма тотып ябарлык гаепләре дә күренми. Менә шуңа,
үз карашларын кабул итмәгәнгә күрә, астан гына үч алалар. Баланы үз ата-
анасын кыйнарга мәҗбүр итәләр! Моннан ары әшәкелек була алырмы? Юк,
билгеле. Бәлки, әле Радикка үтерү белән дә яный торганнардыр? Әгәр безгә
каршы уйда йөргән әти-әниеңне җәзаламасаң, без сине расходка чыгарырга
да күп сорамабыз, дияләрдер. Вакытны үзең беләсең, йә мал, йә җан, дип
тукыналардыр. Радик әйтми генә, ул тулысынча ерткычлар тырнагында иде.
Ничек аны коткарырга, чынбарлыкка күзләрен ачарга? Ул бүгенге белән
генә яши, алда ни буласын уйлап карамый. Тәмам башы миңгерәүләнгән.
Яшь белән бәйләнгән, яшьлек юләрлегеннән килә торган шушы халәттән
аны ничек аерырга? Чәчәк авыруы шикелле нәрсә бу. Яшьләр ул вакытны
авырып уздырырга тиешләр. Биредә башка нәрсә. Радик психологиясенең
йомшак ягын сизеп алганнар да шуның белән уйныйлар. Ул мактаганны,
күпертелгән мин-минлекне ярата. Менә аның йомшак «кнопкасы». Эшендәме
яисә «яшерен киңәшче»семе аны бик каты мактый. Радик, беркатлы күңел,
шуларны чынга ала. Андыйлар мактаган саен күперенә, үзен бар кешеләрдән
өстен күрә. Үз-үзен барларга, нәрсә эшләгәнен шәйләргә уена да килми. Ул
шөһрәт дәрманы белән тулган. Зиһене томаланган. Шул сукыр килеш түбән
таба тәгәри. Тәгәрәгәнен әз генә аңларга, күрергә теләми. Якын да килми.
Телендә мин дә мин, башка нәрсә аның өчен әллә бар, әллә – юк. Әтисе белән
әнисен дә күрми, барын да шөһрәт сөреме йоткан. Туганлык хисләре, вөҗүди
якынлык, кан кардәшлектән барысы шул шөһрәткә омтылуга корбан ителгән.
Кеше психологиясендә шөһрәт компоненты иң көчлеләрдән санала. Кайбер
шәхесләрдә бу хис гаять көчле була. Менә Радикның шул хисен төрле бүләк,
мактау ише нәрсәләр белән ризыкландыралар, үстерәләр. Шөһрәт шулай
үсә, көчәйгәннән-көчәя бара. Ул шешәдән чыгарылган гыйфрит шикелле.
Бер көчәеп китсә, берни белән дә санлашмый башлый. Аның үз тирәсендәге
бар кешеләрне шушы хисне «тукландыру» өчен корбан итүе дә мөмкин. Бу
аның өчен гади бер нәрсә булып күренә, чөнки ул үзен зур шәхес дип таный.
Ул – акыл иясе, көчле ихтыярлы да, шуңа күрә бүтәннәр аның боерганын
көтеп торырга һәм һәр сүзен үтәргә тиешләр дип саный. Шөһрәт хисе моның
белән генә һич тә канәгатьләнә алмый әле. Аны һәр төштә, һәр көн мактап
торулары кирәк. Аның дәгъвалары гаять күбәя. Таләпләре бик нык арта.
Әмма ул таләпләр үзенә карата түгел, бүтәннәргә карата.
Радик отыры түзеп булмаслык булып бара иде. Өйдә ызгыш-талаш көннән-
көн көчәйде...
Х И С А М К А М А Л
43

Немецларның кадрларны психологик яктан эшкәртү оешмалары бар иде.
Биредә дә үз илләрендәге кебек хәрәкәт җәелдерделәр. Беренче көннәрдә
үк Латвияне Германиянең хәләл өлеше дип, элеккеге законлы җирләре дип
игълан иттеләр. Тулы хуҗа булып алдылар. Хуҗаларча яңа җирне, халыкны
үзләштерергә керештеләр. Кыскасы, алга карап эш йөртәләр. Әмма ышанычлы
кадрлардан башка бер эш тә майтара алмыйсың. Латвиядә дә Германиягә җаны-
тәне белән бирелгән кадрлар кирәк. Хәзер дә, киләчәктә дә. Латышлардан,
руслардан, башка милләтләрдән булса, тагын да яхшы. Латышлар русларга
шикләнеп карый, үз чиратында руслар да кайбер латышларны өнәп бетерми.
Идарә эшендә милли каршылыкларны куллану бик үтемле ысул.
Ә Милашлар нәселенә татар каны да катнашкан. Андрейның әнисе татар,
ләкин ул инде руслашып бетә язган иде. Шуңа күрә Андрей татарча бер авыз
сүз белми. Ә кан тел белүгә-белмәүгә карамый, буыннан-буынга ага бирә.
Кан тел кебек тиз генә бирешми, юкка чыкмый. Ул тирәндәрәк. Аны кысу-
җимерүләр һәм указлар белән генә бетереп булмый. Кайчак һич көтмәгән җирдә
кан үзенең холкын күрсәтеп куярга мөмкин. Гасырлар буе тыелып килгән үчме
яки якты хисме, бер мәлдә хәлиткеч көчкә әверелә дә куя. Билгеле, тышкы
шартлар туры килсә генә.
Немец органнары тышкы шартларны үзләре теләгәнчә булдыра ала. Алар
Радик өчен шундый шартлар тудырды да. Иң элек бер бай латыш кызы белән
таныштырдылар. Инга исемле зур гына борынлы, ягымлы гына кыз. Әгәр
борыны зур булмаса, аны татар дип тә әйтергә мөмкин иде. Ни өчен борыны
зур кызны сайлаганнар? Моның бер хикмәте бар, әлбәттә. Борыны зур кешеләр,
гадәттә, секс ягына авышучан була. Ә адәм баласы өчен бу – хәлиткеч нәрсә.
Секс ягына авышып, шуңа хирысланган кешенең тора-бара ихтыяры сына.
Аның өчен секс иң мөһим нәрсәгә әверелә. Ашау-эчү кебек үк, ул шуңардан
башка көн итә алмый. Ач кешенең уенда бары ашау гына булган кебек, моның
уена да башка идеяләр керә алмый. Ә идеясез кешенең бернинди хәтәрлеге
юк. Ул нәрсә кушсаң, шуны эшли. Бер эштән дә баш тартмый. Ул – чын
мәгънәсендә кол. Аңа нинди дә булса эш бир, ашарына бир һәм секс бир. Аның
дөньясы шуның белән түгәрәкләнә. Шул түгәрәктән ул читкә бер карыш та
чыга алмый. Менә сиңа капкын әзер. Бу – иң ышанычлы һәм «осечка» бирми
торган капкын. Шунысы мөһим: адәм баласы бу капкыннан үзе дә ычкынырга
һич теләми. Хәтта аны коткаручылар булса да, ул риза түгел. Капкындагы
кеше властьлар өчен куркыныч түгел. Ул инде зур эшләр өчен яраксыз кеше.
Канатлары сындырылган, имгәтелгән, беркая да оча алмый. Шәхес буларак
бернигә тормый, шәхесе шул секска сарыф ителеп бетеп бара.
Асыл егетләрне яшь чакта, акылга утырганчы, әнә шул ысул белән бөгәләр,
бетерәләр.
Икенче юл да бар. Анысы – аракы белән капкынга эләктерү. Дөресрәге,
аракы капкынына. Яшь вакытында адәм баласы талымсыз, чөнки әле аның
акылы әйле-шәйле. Хисләре утырмаган, кайнар ташкын кебек, тән тиресе
эчендә ургыла-ургыла ага. Яшь йөрәкне бер чиктән икенче чиккә ташлый. Шул
мәлдә аңа аракы тәкъдим итәләр. Моның өчен үзенә аерым кешеләр була. Яшь
кешене әледән-әле эчертеп торалар. Аракы – мәкерле нәрсә, ул яшь организмны
тиз агулый, яулап ала. Бераздан яшь кеше аракы колына әйләнә, шунсыз яши
алмый башлый. Алкоголик стадиясенә җиткерелгән кеше – шулай ук беткән
КАҺӘР
44
кеше. Аның башына яңа фикерләр, идеяләр килә алмый. Бүтән эшләргә инде
сәләте дә, теләге дә калмаган. Хәмер капкыны йотып бетергән.
Немец органнары ихтыярлы, талантлы, үз фикере булган яшьләрне әнә шул
ике капкынның берсенә каптыра, көчсезләндерә, нейтральләштерә. Эзәрлекләнә
торган кеше малайларын шушы ике капкынга кандидат итеп теркиләр һәм
ниятләрен әкренләп, тайпылышсыз тормышка ашыралар. Ә эзәрлекләнә торган
кешенең малайлары булмаса, кызларына законсыз бала ясаттыралар. Бу эшне
аерым, бозылган, әшәке егетләрдән яки ирләрдән эшләтәләр.
Милашлар эзәрлекләнүчеләр исемлегенә теркәлде, чөнки немецларга эшләүдән
баш тартты. Дөрес, үзләре больницада эштә калдырылды, әмма аларга караш бик
начар иде. Немецка эш башкару гына җитми икән, эшләү өстенә син күзәтчелек
белән дә шөгыльләнергә тиешсең. Ягъни орган кешесе сиңа кем өстеннәндер
күзәтчелек итәргә куша. Син шымчылык эшен үтәсәң һәм агентка җиткереп
торсаң гына, тулы хокуклы адәм саналасың. Шунда гына сиңа ышаналар. Димәк,
син Германия мәнфәгатен кайгыртасың. Әгәр агент кушканнардан баш тартсаң,
димәк, син Германия өчен көч куймыйсың һәм аның тулы хокуклы гражданы да
була алмыйсың. Сине инде властьлар бөтен җирдә кыерсыта. Юньле эш бирмиләр,
торакның да иң начары – сиңа. Азык-төлек бүлгәндә дә, бу бик нык исәпкә алына.
Кыскасы, сиңа бернинди мөмкинлек калдырылмый.
Болар барысы да астан гына эшләнә, бик яшертен генә тормышка ашырыла.
Кайбер калын тиреле, уйлаудан мәхрүм кешеләр моны сизмәскә дә мөмкин.
Менә сиңа бәла килде: сыерың югалды, ди. Кемнәрдер урлаган. Ә кай очракта
органнар моны шул кешегә җәза бирү өчен махсус эшли. Син исә караклар
эше дип йөрисең.
Немец органнары барча кешеләрне үз ятьмәсенә каптырырга тели. Берәүне
дә читтә калдырмыйлар. Хәтта гарипләрне дә. Шулай итеп, бик тыгыз челтәр
барлыкка китерәләр. Аннары һәркемгә, эшенә, урынына карап, күрсәтмә
биреп кенә торалар. Син аны үтәми генә кара! Син бит үтәргә риза булып
имза куйган! Вербовать иткән чакта, төрле сәбәпләр, дәлилләр китереп, сине
ике агент кыса. Зур сүзләр сөйләп, алар сине какшата белә инде. Каты гына
яныйлар да. Имза куймый кала алмыйсың. Юкса сине хыянәтчеләр рәтенә
куялар, һәм син бирешәсең.
Агентлар кушкан эшне теге яки бу сәбәп белән үтәмәсәң, һич тә гафу ителми.
Ике тапкыр үти алмасаң, теге яки бу яктан җәза бирәләр. Моның мең төрле
ысулларын белә алар. Мәсәлән, яга торган утынга башка ис тидерә торган агу
сибү яки кое суына эчәктә бабасыр үрчетә һәм шуның белән кешене аяктан ега
торган дару салу... Немецлар бернидән дә чирканып тормый. Максатларына
ирешү өчен, алар барлык чараларны да куллана. Бу өлкәдә «немец төгәллеге»
дигән нәрсә тагын да ныграк тормышка ашырыла.
Милашларны уллары Радик аша җәзалыйлар иде. Радик эштән төн уртасында
гына кайта. Һәрвакыт салмыш була. Аңа Инга да ияргән. Кыз алдында егетнең
үзен күрсәтәсе килә һәм ул әти-әнисенә тиккә дә бәйләнә башлый. «Нигә сез
Ингага кырын карыйсыз, ә?» – дип кычкыра. Моны ул әнисенә төбәп әйтә,
әнисе дәшүдән куркып бер якка кереп поскач, әтисенә тотына... Син әнә үзең
хатының белән рәхәтләнеп яшисең, ә миңа ярамыймыни? Мин дә кеше, минем
дә кеше төсле яшисем килә. Нигә, әллә моңа хакым юкмы? Син әйт, бармы
хакым, юкмы? Ник су каптың? Беләм мин сине, немецларны яратмыйсың...»
– Тукта! – дип, теш арасыннан кысып чыгарды әтисе сүзләрен, чөнки Инга
алдында шундый сүз ычкындыру хәтәр иде.
Х И С А М К А М А Л
45
– Нигә туктыйм? – диде Радик, идән уртасына хуҗаларча баскан килеш. –
Син Инганы да өнәмисең, аны фахишә дип атыйсың.
– Ялганлама, сволочь! – дип кычкырып куйды Андрей, чыгырыннан
чыгып. – Мин Инганы алай атаганым юк! Юк! Ә син артыграк эчкәнсең. Син
сөйләмисең, эчкән аракың сөйли. Телең ни әйткәнне колагың ишетми...
Инга биек үкчәле туфлидән, болай да сузан буе белән стенага терәлгән
килеш карап торуын белде. «Әтиеңә нигә бәйләнәсең?» – дип, ул Радикны
тыярга, тынычландырырга тиеш иде ләбаса. Тик Инга аның батыраюына
сокланган, горурланган төстә карый, бер сүз эндәшми. Бәлки, эченнән генә,
шул кирәк аларга, дип тә торадыр әле. Өстәвенә үзе турында әйтелгән сүзләргә
дә ышанды бугай ул. Радик исә әти дип тормады, үз атасын шушы сиртмә
койрык Ингага сатты. Димәк, аңа Инга кадерлерәк икән. Малайлар, үсеп җитеп,
хатын-кыз итәгенә каплану белән, әти-әнисен онытучан була шул.
Ата-ана эчтән, билгеле, Инганы һич тә кабул итмәде. Аздыручы, малайны
адаштыручы, диделәр. Ә тыштан берни сиздермәделәр, яхшы мөгамәлә
күрсәттеләр. Бигрәк тә Клара Инганың күңелен күрергә тырыша, аның белән
ихлас сөйләшергә, аңлашырга тели иде. Бәлки, ул начар кыз да түгелдер.
Тыңлаучандыр. Әйбәт тәрбия алган булуы да мөмкин. Радик аны бай кызы
дип әйткән иде. Курляндиядә әтисенең туку фабрикасы булган. Кызыллар
килгәч тартып алганнар. Хәзер әтисе үз фабрикасына кабат үзе хуҗа икән.
Әмма фабриканы сатып, чит илгә китәргә дигән карарга килгән. «Нишләп?»
дип сорагач, Инга «Белмим» дип кенә куйды. Клара шуннан соң үзенчә нәтиҗә
чыгарды: димәк, ул немецларга ышанмый, шуңа читкә таярга уйлый... Менә
бит, бер алар гына түгел, латыш капиталистлары да, әнә, немецларга ышанып
бетми. Капиталист акыллы ул, күп нәрсәләрне алдан сизә.
Радик тузынды, әмма әти-әнисе тарафыннан аңа каршы тору ише бер
хәрәкәт булмагач, бераз басылды. Ул Инганы үз ягына алып кереп китте дә
ишеген бикләгәне ишетелеп калды.
Ә ата-ана төне буе җаннарын кая куярга, нишләргә белмәде. Яткан җирдән
колакны колакка куеп, пышылдап кына сөйләштеләр.
– Бу Инга агент булмыйча, кем булсын, – диде Клара. – Радик ахмак, шуңа
ышана, ә безгә – юк!
– Мин күп нәрсәгә әзер идем, әмма улым кайчан да булса мине бер
хатын-кызга алыштырыр дип башыма да китермәдем, – дип, Андрей йөрәк
ачысы белән карганды. – Менә син баланы кадерләп үстер. Аны син генә
артык иркәләп боздың. Һәрвакыт, син акыллы, дип мактап кына тордың.
Мактауга кечкенәдән күнекте, канына сеңде ул аның. Кан хәзер көчәйде һәм
ул гел мактауны таләп итә. Немецлар аның салпы ягына салам кыстырып,
мактап, үзләренеке итте. Мактауның фаҗигасен күрдеңме инде? Мин әйткәч
ышанмыйча, һәрчак каршы килеп, ачуланырга керешә идең. Мактау – наркотик
шикелле үк нәрсә ул.
– Тормышыбызның болай асты-өскә килер дип белмәдем мин. Радикны
җаным кебек ярата идем, аны мактап кына торасы килә иде.
– Артык ярату фаҗигагә китерә, дип белми әйтмәгәннәр.
– Шуңа күрә мине дә үлчәп кенә яраттың, бәхетле дә итмәдең, – дип әйтеп
куйды Клара. Сүзләре урынсыз булса да, күңелендә тәгаенләнгән нәрсә
искәрмәстән чишелеп алды.
– Нәрсә сөйлисең син, Клара, ә? Бәхетле итмәдең, имеш. Ә син мине бәхетле
иттеңме соң? Ул хакта нигә тагын бәхәсләшергә? Менә безнең уртак балабыз
КАҺӘР
46
турында сөйләшергә кирәк. Радик һәлак булачак һәм безне дә бетерәчәк ул.
Хикмәт шунда. Без аны коткарырга бурычлы!
– Ничек итеп коткарырга, ничек? Син – ата кеше...
– Ул мине гомер буе санга сукмады, син, мактап, аны үзеңә якынайттың.
Сине генә тыңлады. Хәзер дә тыңлату әмәлен тап...
– Кулымда бер корал да юк бит, Андрей. Ник шулай әйтәсең? Минем
мактауга мохтаҗ түгел ул, гаиләдән киткән. Тормыш эченә кергән, әнә шул
тормыштан килгән мактауны гына санлый ул. Чөнки шуның гына әһәмияте
бар. Хәзер мин көчсез...
– Тукта, аның өчен син һаман да көч әле. Синең белән бераз санлаша да.
Ана хакы көчле ул.
– Хәзер итәктән аера аласыңмы аны? – диде Клара, шелтәләгән төстә. – Мин
ул юбкадан көчлерәк түгел инде. Ир-ат итәккә бер капланса, башын җуя инде.
Бетте дигән сүз. Үзеңне хәтерлә. Беренче кичтән соң ничек итәгемә ябышып
каттың. Кубарып алып булмый иде. Радик та шулай инде. Берни белән дә итәк
эченнән тартып чыгарып булмаячак аны. Үзең әйткәндәй, хатын-кыз итәге
бүре капкыны белән бер, аңа бер эләксәң, ычкынам димә.
– Баланың беткәнен карап торыйкмыни?
– Шулай инде, әнә немецлар бер хуторда карт белән карчыкны утка
ыргытканнар, ә ике өлкән баласы карап торган. Берни эшли алмаганнар.
Коткарырга тырышсаң, үзеңне аталар да үтерәләр. Әтисе ут эченнән: «Безне
коткарырга маташмагыз!» – дип, балаларын кисәтергә өлгергән.
– Биредә ут-ялкын юк шикелле әле...
– Ә нәрсә соң? Улың һәр көнне исереп, бер хатын-кыз ияртеп кайта да
шуның алдында безне адәм хуры итеп сүгә. Өченчекөн бәхәсләшкәндә, сиңа
тибеп, мине этеп җибәрде. Бу хәл уттан ким түгел. Менә минем күңелем, эчем,
аңым эчтән янып, кара көеп бетте. Синең дә күз төпләреңә кара сары күләгә
булып ятты, тикмәгә түгел. Нинди калын тиреле кешесең әле югыйсә...
Клараның бу сүзләреннән Андрей авыр итеп уфтанып кына куйды.
– Хәзер Инганы безгә каршы куйдылар. Радикны агентлар котыртса,
монысы өстәп торачак, – диде Андрей. – Һәм ул шул ук вакытта Радикның
агентлар биргән күрсәтмәне ничек үтәвенә шаһит та. Билгеле, Инганың үзенең
аерым агенты бар, ул шуның күрсәтмәсе буенча эш итә.
– Нинди тыгыз боҗра! Ычкынып кара син моннан...
– Әйе, баланы үз ата-анасын сатарга һәм кыйнарга мәҗбүр итү – фашизмның
әшәкелеге. Бу бернинди әхлакка да сыймый. Моңардан да зуррак явызлык
була аламы? Һәм шушы нәрсә астан гына, бер гаилә эчендә эшләнә. Туганнар
арасында эшләнә. Аңгыра Радик ник ул агентларга, булдыра алмыйм мондый
эшне, дип әйтми икән? Ул бик оялчан бала иде бит, кая китте аның намус-
вөҗданы?
Оялчанлыкны аны хатын-кызга кушып бетерәләр икән. Инга бик тәҗрибәле
күренә, ул Радикны үзенең колы итте. Колга боерык кына бир, теләсә ни
эшли ул. Кол итү мөһим. Аннары адәм кулы белән әллә нинди әшәкелекләрне
чирканмый эшлиләр.
– Оялчанлыгын бетерү өчен эчертәләр. Иң элек эчендәге кешелеген
җимереп юкка чыгаралар. Бервакыт аны партизаннарны эзләү операциясенә
җәлеп иттеләр. Ул анда берәрсен атмадымы? Кулын канга буямадымы икән?
Фашистлар кешедән пычрак эшне эшләтә, гаеп, гөнаһ ясата. Гаепле кешегә
әмер бирү җиңел. Әгәр алар кушканны үтәмәсә, аңа гаебен исенә төшерәләр,
Х И С А М К А М А Л
47
пычрагын борын төбенә китереп иснәтәләр. Кеше бөгелә дә төшә. Ни боерасың,
дип тора башлый... – дип, һаман бер нәрсә хакында сөйләнде Андрей.
Клара, бераз уйланып торганнан соң, телгә килде:
– Ул операция алдыннан кисәттем мин аны: немецлар синең кулыңны канга
буярга тели, дидем...
– Чынлап шулай әйтә алдыңмы?
– Кайткач та, операция турында сорашып утырдым. Ул тәгаен генә әйтмәде,
ләкин эш кан коюга хәтле барып җитмәгән иде шикелле.
– Үзе теләп барды микәнни?
– Нишләп, мәҗбүр иткәннәр, билгеле!
– Белмәссең, немецлардан макталасы гына килеп тора аның! Рас каты
мактаулар белән агулангач...
– Бигрәк инде син, Радикны чит кеше баласы кебек күреп фикер йөртәсең.
– Чит кеше балалары безне кыйнамый, үз балабыз кыйный.
– Аны бит мәҗбүр итәләр! Нүжәли аңламыйбыз? Менә күкрәгеңә пистолет
терәп мәҗбүр итсәләр, үзең нишләр идең?
– Әти-әнине кыйнарга кулым бармас иде.
– Алайса, сине атып үтерерләр иде. Синең үз башыңа төшмәгән, шуңа
кырыс хөкем итәсең. Үзеңне стенага терәсәләр, йә әти-әниең, йә үзең, дисәләр...
Радикны гына гаепләргә ашыкма! Нишләсен ул, йә! Аңа нибары унтугыз яшь.
Аның яшисе килә...
– Юк, Клара, моны аклап булмый.
– Була, Андрей, йә, менә үзең кайсын сайлар идең?
– Белмим, әйтә алмыйм, – дип мөгрәде Андрей. – Башка сыймый бу.
– Радик, бичара, нишләсен? Ну, нишли ала ул? Ә син, Андрей, әйдә, без
бетсәк тә ярый, ул яшәсен, дип әйтә алмыйсыңмыни?
– Әллә шуның бәрабәренә яшәтәчәкләр дисеңме? Тот капчыгыңны!
Фашистлар, диләр аларны!
Тагын озак кына уйга чумып яттылар. Ашарга юк иде, моңарчы элеккеге
запас белән тернәкләнделәр. Радикка бирелгән паёк та әйбәт кенә иде. Ләкин
өч җанга җитәрлек түгел. Хәзер ул паёк та тәтемәячәк, чөнки Инга пәйда
булды. Нишләргә?
– Андрей, мин немецларга эшкә керәм, – диде Клара.
– Эш өстенә шымчылык итәргә кушуларына риза булыпмы?
– Башкача ничек? Ачка үликмени? Бүтәннәр ничек, без дә шулай. Ни булса
– шул. Без белгән кешеләр барысы да төрлесе төрле җиргә урнашты...
– Өч смена эшләргә дә ризамын, әмма миннән шымчылык, юк, булмый.
– Миңа нишләргә кушасың?
– Булдыра аласың икән, кер, эшлә. Яткан таш астыннан су йөрми, диләр.
– Ничек булдыра алыйм? Ачка үлмәс өчен әллә нәрсәләргә барырсың.
Бәлки, частный практикага рөхсәт бирерләр, ә? Әнә, Кальнин эшли бит. Мин
үз исемемә кәгазь алсам, син минем кул астында эшләүче буласың инде, ә?
Клараның тавышы өмет белән тулы иде. Андрей аңа гаҗәпләнеп карап
куйды. Бу ниндидер яңа нәрсә. Клара иренә әйтмичә генә немецлар белән
элемтәгә кереп караган мәллә? Шайтан алгыры! Ирнең күңелендә шик корты
кыймылдап куйды. Клара, әллә тел белгәнгә, оккупантлар белән ничектер
борчак пешерә ала иде. Нәрсә бу? Чынлап та частный практика ачарга рөхсәт
бирерләр дип өметләнәме?
Андрей озак кына дәшми торганнан соң:
КАҺӘР
48
– Мине үз җаваплылыгыңа аласың, шулаймы? Рас синең булышчың булып
эшләгәч, ә? – дип әйтеп куйды.
– Минем кул астына керергә теләмисеңмени? Кара нинди горур хәерче, ә?
– Сиңа бит минем өстән күзәтчелек итәргә кушарлар?!
– Нигә, мин болай да сине күзәтү астында тотам бит, яшьрәк, чибәррәк
хатынга китмәсен дип... – Клара, тавышсыз көлә-көлә, Андрейның битенә
йөзен куйды. – Ризамы, ә?
– Димәк, син минем шымчым буласың инде, ә?
– Шымчымы-ниме, рөхсәт алырга кирәк, – диде Клара. – Бар шартларына
риза булып. Анда күз күрер. Юкса ачка кәкрәячәкбез. Андрей, ачлыктан бик
куркам мин!
– Син чынлапмыни? Шаяртасың дип торам...
– Ахмак, гомерең кыл өстендә чакта нинди шаярту ди...
Клара иренең муеныннан кочаклап алды. Андрей эндәшмәде. Ул соңгы
вакытларда шикләнүчән булып беткән иде. Әллә Клараны немецлар вербовать
иткәнме икән дип дә уйлады. Әмма бу уен тышка чыгарырга, хәтта үзенә
әйтергә дә курыкты.
X
Бер-ике көннән соң Радик тагын бүләкләр тотып кәефләнеп кайтты. Инга
белән бергә. Ләкин бу юлы кызның йөзендә читләшкәнлек төсмерләре сизелә
иде. Әллә инде Радик белән аралары салкынайганмы? Әллә бу бер битлек
кенәме? Хәзер һәркемдә битлек, чын йөзне берничек тә күрмисең. Дөнья кысан
булгач, адәм баласы битлек артына поса, чөнки бүтән саклану һәм гомерен
саклау чарасы юк. Инга да битлек артына яшеренгәнме? Әллә кешегә хас әз
генә оялчанлыгы бармы?
Ата-ана балага һәрчак өмет белән карый. Менә ул бүген әйбәтләнгәндер,
элеккеге шәфкатьсезлеге беткәндер дип уйлый. Радикның да ата-анасына
мөнәсәбәте яхшы якка үзгәрсә, барысы да үз урынына утырыр төсле. Кытлыкка,
башка төрле түбәнлекләргә дә түзәргә була. Алары әллә ни авыр түгел. Иң
авыры – үз балаң тарафыннан кыерсытылу, кимсетелү. Радикның йөзенә уйчан
көлемсерәү, битенә бераз гына сәламәт алсулык йөгергән иде. Ул Инганы
үз бүлмәсендә калдырып чыкты да, әнисенә нәрсәдер әйтергә теләгән, шуңа
җай эзләгән кебек йөренә иде. Клара кухняда, йөзенә шатлык нуры чыгарып,
өстәл әзерләп йөри, Андрей аңа бик теләп булыша. Ул да улын әйбәтләнер дип
өметләнә, шуңа куллары да дәртле хәрәкәтләнә иде. Ата-ана өчен рәхәт мизгел
бу. Уллары эштән кайткан, хәер, бик соң инде соңын, шулай да әйбәт. Менә
гаилә бергә җыелып, рәхәтләнеп чәй эчәр, сөйләшер, хәбәрләшер. Кешегә иң
зур җәза – аңа сөйләшер шартлар булдырмау, сөйләшүдән тыю. Дөрес, властьлар
ата-ана белән бала арасына чөй какты кагуын. Шулай да ата-ананың мәхәббәте
чиксез, баланың һәр кимчелеген онытырга, аңардан күргән җәберне гафу итәргә
әзер тора. Әнә алар нинди ихласлык һәм ярату белән табын әзерләп йөри.
Тизрәк табынга бергә утырып сөйләшәселәре, улларын ныклап күрәселәре,
аның сөйләгәннәрен тыңлыйсылары килә. Шуңа бик зарыкканнар. Радик бит
андый бала түгел иде, шушы немец мәлгуньнәр килеп кенә адаштырды аны. Ул
акыллы бит, исенә киләчәк, әти-әнисен санлап, олылап торачак. Аның күңеле
яхшылыкта булырга тиеш. Бу аның әтәчләнү чоры, яшьлек авыруы гына.
Авыруны уздырмыйча булмый инде. Һәркем башына килә торган нәрсә ул...
Табынга утырырга торганда гына, Радик бүлмәсенә кереп китте дә,
Х И С А М К А М А Л
49
кызарынып, авызын учы белән сөртә-сөртә килеп чыкты, әнисе янына килеп
басты һәм каты гына тавыш белән сүз башлады:
– Әни, мин Ингага өйләндем, – диде.
Клара, эшеннән туктап, аңа борылды.
Андрей, Радикның ачулы һәм җирәнүле карашын күрде дә, ишекне ябып,
кухнядан ян бүлмәгә шылды.
– Ничек инде, бу ниткән сүз? Шушындый вакытта? – дип, Клара, лып итеп,
урындыкка утырды да алъяпкычына кулларын сөрткәләде. Улының бу эшне
уйламыйча эшләгәнлеге күренеп тора иде.
– Без Инга белән бер ай инде ир һәм хатын булып яшибез! – диде Радик,
масайган тавыш белән. Муен төене бер өскә, бер аска хәрәкәтләнә иде.
– Чынлапмы, болай гынамы? Ныклап уйладыңмы? Бу бит авыр камыт
кию, Радик! Ул камытны кияргә син әле әзер түгел шикелле. Нигә үзең теләп
муеныңны камытка кертәсең? Үкенмәссеңме?
– Син риза булмассыңмыни? Нигә, сәбәп нәрсәдә? Инга ошамыймы?
– Радик, ул бик тәҗрибәле күренә, сине харап итәр кебек. Бел, көлдергән
дә хатын, бөлдергән дә хатын, диләр.
– Ялгышасың, әни, Инга мине бәхетле итәм, ди. Ул андый түгел.
– Яшьли нәрсәгә ул камыт? Йә? Өзлегерсең, имгәнеп калырсың.
– Юк, мин Инганы ташламыйм, ул да мине ярата.
– Ярату юктыр анысы, инстинкт кынадыр. Аңа, бәлки, чынлап та, җенси
теләген канәгатьләндереп торырдай ир генә кирәктер? Син аңа чын ир түгел,
ә нервыларының киеренкелеген бетереп торучы бер корал гына булачаксың.
– Әһә, син Инганы кимсетергә телисеңме? – дип, тавышын күтәрде Радик.
– Врач буларак күзәтүемне әйтәм, Радик. Сиңа иш түгел ул, юк! Синнән
олырак та...
– Өч яшькә генә, куркыныч түгел. Мин кыз кеше идем, ди.
– Синең аның өчен беренче булуың – бу миф, билгеле. Ул инде әллә ничә
кулда булгандыр.
– Тукта, авызыңны чамалап ач, әни! Юкса!.. Нигә Инганы кимсетәсең?
– Мин кимсетәсе калмагандыр инде. Ул синең аша нигәдер ирешергә тели.
Аңлыйсыңмы, юкмы? Бәлки, ул гестапо агентыдыр. Шул хакта уйлаганың
юкмыни? Барыбызны утыртып бетерер. Безне харап итмәкче буласыңмы?
– Инга андый түгел, моны синең куркуың әйттерә.
– Кайда эшли соң ул?
– Тегү фабрикасында ниндидер мөдир, башлык...
– Әнә күрдеңме? Немецлар үзләренә яшерен хезмәт итүчене генә башлык
итеп куя. Бу – аларның тайпылышсыз үтәлә торган законы. Фәкать органнарда
актив эшләгән кеше генә башлык була... Үзең дә беләсең...
– Юк, Инга андый түгел, – диде Радик, ләкин тавышында ниндидер ышанып
бетмәү төсмере чагылып алды, чөнки аның моны кире кага торган ныклы
дәлиле юк иде. Ул Инга янына кереп китте...
Әйе, немецлар органнарга вербовать ителгән һәм аларның яшерен
боерыкларын үтәп барган кешеләрне генә җайлы, төшемле урынга куя.
Дөресрәге, ул кешене яхшы урын белән сатып ала. Немецларда эш урыннары
кешенең сәләтенә карап бүленми, ә органнарга ничек хезмәт күрсәтүенә
карап бирелә. Әйтик, жулик табигатьле, ертлач, гуҗ кеше органнарның һәр
боерыгын бик яхшы үтәп бара, хәтта арттырып үти. Теләсә нинди яшерен
эшләрен башкарырга булдыра. Менә шул бәндә иң югары идарәгә баш итеп
КАҺӘР
50
куела. Аларда бары шундый принцип гамәлдә. Кешедәге бүтән бер сәләт тә
исәпкә алынмый, фәкать органнарның яшерен боерыгын карусыз үтәү генә
карьера баскычы буйлап күтәрә. Карьерага омтыласың икән, талантлымы
син, ачышлар ясыйсыңмы – барыбер органнарның яшерен боерыкларын
үтәргә тиешсең. Ягъни, асылда, син ике төрле эш башкарасың. Беренче
урында – органнар боерыгы буенча яшерен, психологик эш, фәкать шуннан
соң гына син төп эшеңә хокук яулый аласың. Әгәр органнарга вербовать
ителүдән баш тартсаң, сине беркем дә кешегә санамый. Син ил гражданы
түгел, син эмигрант хәлендә. Сине эчке эмигрант дип йөртәләр. Сиңа юньле
эш бирмиләр. Синең өчен иң юньле эш – җир казу. Шул җирдән башыңны
чыгармыйлар. Азык-төлекнең дә начар сортын гына бирәләр. Торак урыны
фәкать барактан гына була.
Радик бүлмәдән чыкты, үзе тагын да кәефләнгән иде шикелле.
– Инга син әйткәннәрнең берсе дә түгел, – диде ул, әнисе каршына килеп.
Клара алдына карап утырган җирдән башын калкытты. Чырае хәтәр
чытылды, калын иреннәре ачу белән бөреште:
– Икәү сөйләшкәннәрне җиткердеңмени? Ахмак! – диде Клара һәм, өметен
өзгәндәй, башын икенче якка борды. Шулай озак кына сүзсез торганнан соң,
улына карап: – Нүжәли синдә әз генә булса да туганлык хисе калмады, ә?
Шул калдык-постык хатынга әти-әниеңне саттың! Оятың кайда синең? Йа
Хода! – дип инәлде.
– Син ни генә әйтсәң дә, мин Инганы ташламыйм, – диде Радик, нык тавыш
белән. – Ул миңа яшьлеген бүләк итте...
– Нинди яшьлек, ахмак, күзеңне ачыбрак кара!
– Мин сүз бирдем, хәзер чигенмәячәкмен. Аннары, әни, сез политиканы
аңламыйсыз. Инга аша мин югарыга үрләячәкмен. Элемтәләре күп аның...
– Элемтәләр барысы да юкка чыгачак. Алданып йөрмә, дип, ничә тапкыр
кисәттем инде...
– Юк, сез политиканы аңламыйсыз...
– Нигә син безне шул өстерәлчеккә алыштырасың? Йә, әйт әле?
– Ул – башка, сез – башка. Нәрсәсе гаҗәп моның? Ярар, бу хакта сөйләштек
инде. Мин бит сезнең өчен тырышам. Инга белән булсам, материаль яктан
хәлебез дә яхшырачак. Алар байлар.
– Әйе, сиңа берни керми икән! – дип, Клара, тагын кулын селтәп, башын
икенче якка борды.
– Син әти сүзләрен тәкрарлыйсың, – диде Радик, янаулы тавыш белән.
– Мин үз сүземне әйтәм, ул өстерәлчек белән бер өстәл янына утыра
алмыйм, – дип кычкырды Клара.
Радикның күз аклары зурайды, борын яфраклары дерелдәргә тотынды.
– Әһә, сез әле шулаймы? – диде ул, нәрсәгә тотынырга белмичә, һавада
кулларын бутады. Кинәт бер артлы урындыкны алып, идәнгә бәрде. Урындык
дүрткә аерылды. Тавышка Андрей килеп керде. Радик, шуны гына көткәндәй,
кинәт аңа барып ябышты: – Син бутап ятасың безнең тормышны! – дип, тегенең
яңагына чалт-чолт суккалый башлады.
Клара, инәлеп кычкыра-кычкыра, ата белән улны аермакчы булып маташты.
Радик аңа тибеп җибәрде, Андрейны идәнгә бөгеп салды. Башына, иңенә
ботинкасы белән типкәләде. Ул исереклек белән бик нык ярсыган, нәрсә
кыланганын белештерми иде шикелле. Клара, Андрей янына иелеп, Радикның
аякларыннан эләктерде, тегесе гөрселдәп стенага бәрелде. Аркасы белән
Х И С А М К А М А Л
51
стенаны сыдырып төшеп, идәнгә таянды. Аның борыны гыр-гыр килә иде...
Ул кинәт кенә сикереп торды да үз ягына таба атлады...
Бераздан, дөбер-шатыр килеп, Инга белән өйдән чыгып киттеләр.
Андрейның яңаклары, күз төпләре кара янып беткән иде.
– Тәмам җене котырган икән, – диде ул, өстен-башын кага-кага. – Ярый әле
касыкка, бавырга типмәде. Үз башына кылана торгандыр...
– Ничек үз балаңа шулай әйтәсең, – дип каршы төште Клара, ана хисләренең
үртәлүенә чыдый алмыйча.
– Аңардан барыбер игелек күрмәссең, юк!
– Немец ерткычлар харап итте баланы! – Клара елый ук башлады. Аның
ирләрнекедәй киң иңе һәм калку күкрәкләре, гаҗизлек белән тулышып, дер-дер
селкенә, бите буйлап тар гына юеш тасмалар сузылып төшкән иде.
– Юк, монда немец кына түгел, ул үзе дә гаепле! – диде Андрей, тонык
тавыш белән.
– Ни сөйлисең, шул фашистлар гына харап итте аны. Кабахәтләр! Дөньяны
ерткычлар белән тутырдылар.
– Мондый улың булганчы... Тфү!
– Радик гаепле түгел монда, түгел! Аны әнә шул өстерәлчек Инга гына
аздыра. Әнә баланы ияртеп алып чыгып та китте. Берни эшли алмыйсың.
– Радик теләмәсә, алып китә алмас иде.
– Аның өчен хатын-кыз итәге бездән күпкә көчлерәк шул! Кемдә көч –
шул җиңә! Безнең көч аңа тәэсир итми. Әнә бер өстерәлчек бездән көчлерәк!
Уф! – Клара тагын күз яшенә буылды, бераз лышык-лышык елады да аннан
ачыргаланып кычкырырга тотынды.
Андрей аны юатмады. Ул, чүпрәк юешләп, шуны битендәге авырткан
җирләренә куйгалап йөрде. Клара һаман елады. Иң яраткан, җаны кебек күргән
баласы бит. Ничек гарьләнмисең? Үзең табып, кадерләп үстергән затның
хыянәте икеләтә авыр була икән...
Клара елый-елый тәмам йончыды. Шуннан соң гына туктады. Ата белән
ана, балалары үлгәндәге кебек, кара кайгыга батып утырды. Эчләре дөрләп
яна, әмма төтене күренми иде. Адәм заты өчен бала китергән кайгыдан да
авыррак нәрсә юк шул...
Радик икенче, өченче, дүртенче көнне дә кайтмады. Ингаларда яшәргә
булдылар микәнни? Радикның ташлап китүе һәм билгесезлек ата-ананы бик
нык изә иде. Йокылары – йокы, ашаулары ашау түгел. Яшәүнең бөтенләй
рәте калмады. Ни өчен шушы кадәр газаплар, түбәнлекләр кичерергә? Ә
кичерми мөмкин түгел. Салкын канлы булып тумагансың икән, акыл белән
генә хисләреңне тыя алмыйсың. Бәгырьгә боерык биреп булмый, ул һаман
сыза да сыза. Кызган табадагы май кебек сыза ул. Үзеннән-үзе. Акылыңа һич
тә буйсынмыйча.
– Радикны бер-ике айда үзе кебек зиначы итеп бетерәчәк ул өстерәлчек, –
дип, кайгысыннан нишләргә белмичә бәргәләнде Клара.
– Фәхеш кеше беткән кеше инде, теләсә кемне сатарга сәләтле ул.
– Хикмәт тә шунда шул. Шәхесен җимерәләр.
– Аның шәхесе бар идеме соң? Умырткасы юк иде бит аның, – дип, Андрей
үз баласы турында дөресен әйтергә тайчынмады.
– Кавырсыны нык кебек иде лә, әнә шул сиртмә койрык кына сындырды.
Хатын-кыз алдында сынмаган ир-ат юк инде анысы...
– Бар, нигә булмасын? Син мине сындыра алдыңмы соң?
КАҺӘР
52
– Безнең алда андый мәсьәлә тормады.
– Үз кубызыңа биетергә күпме тырыштың...
– Йә, шаяртма. Әллә мин синең кубызыңа биеп тордыммы?
– Һәр шәхеснең үз дөньясы, сере булырга тиеш, – диде Андрей. – Юкса
ирек фикция генә булып чыга түгелме?
– Юк, булырга тиеш түгел! Синең миннән гайре серең, дөньяң булмасын! Юк!
– Алайса, бездә шәхес иреге була алмый. Шулаймы?
– Нәрсәгә сиңа шәхес иреге? Әллә син берәр бөек кешеме, иҗади шәхесме?
Сиңа тышкы ирек бирелгән, шул җиткән...
– Тышкы ирек бәрабәренә эчке ирек тартып алынган. Хатыннар тартып
алды аны. Шуның өчен бездә хатын-кызга дан һәм дәрәҗә!
– Эчке ирек белән нишләмәкче буласың? Бүтән яшьрәк хатын-кызларны
яратасың киләме? Бу бит азгынлык! Азып-тузып йөргән ир-ат бернигә ярамый
ул. Эштә дә бернигә ирешә алмый, көче азу-тузуга исраф була. Син шуны
телисеңме? Сез хатыннарга рәхмәт укып кына торырга тиешсез.
– Эчке ирекне азу-тузуга исраф итмичә, нәрсәдер уйлап чыгарырга, иҗатка
чумарга була.
– Ярар, пүчтәк нәрсәләр хакында әрепләшеп, тел әрәм итмик. Ничек итеп
Радикны теге сөйрәлчек тырнагыннан коткару турында уйла син.
– Котырыгы беткәч, үзе үк бизәр...
– Бизми, бизми, уйлама да. Баланы ашап бетерә ул ерткыч, бетерә. Авызын
да сөртмәс. Төн йокыларым качты, бер ерткычның балаңны кимергәнен ничек
карап торырга? Син менә тыныч, бер дә борчылмыйсың кебек...
– Җитте, булды. Эш турында уйларга кирәк... Теге аптекарь...
– Баланы коткармыйча торып, башым эшләми.
– Теге аптекарь немец сиңа бәйләнәме әллә? – дип, Андрей сәер генә
Кларага карап куйды.
– Әһә, син дә көнләшә беләсеңмени, Ходаем? Алга китеш бар. Әйе, миңа
аерым игътибар күрсәтә.
– Ирең барын белмимени?
– Беләдер, ахрысы. «Ирем бар», дигәч, бер дә гаҗәпләнмәде.
– Оккупантларга бар нәрсә дә рөхсәт ителә дип уйлыйлар, кабахәтләр!
– Бәлки, аның белән уйнап караргадыр, ә? Борыныннан тартып
йөртергә...
– Ул алашага яшьләр беткәнмени? Әнә алар күпме!
– Мин дә шулай әйттем, ә ул, миңа сөйләшә белә торганы булсын, ди. Без
бит хайваннар түгел, дип җибәрә.
– Кабахәт, ерткыч! – Андрейның йодрыклары төйнәлә башлады.
– Йә, йә, калай әтәчләнмә, – диде Клара, җитди итеп. – Мин аның белән уен
башлап карыйм әле. Кызык, нәрсәләр сайрар икән... Кара, син әллә чынлап
көнләшәсең инде?
– Юк, туктале, немецлар бик мәкерле халык, үзеңнең башыңны ашамасын.
– Соң, болай ачка үләргәмени? Тәвәккәлләмичә, бер эш тә майтара
алмыйсың. Үзебез өчен бит...
– Белмим, белмим...
– Үзең тап, алайса, немецка берәр чәчбикә, мин әйләнеп тә карамас идем...
Тегеләйгә борылсаң да – стена, болайга атласаң да стена иде. Алар
тикмәгә сөйләшүләрен эчтән аңлап, үзләрен эчтән тыйды. Бүтән бер сүз дә
катмадылар.
Х И С А М К А М А Л
53
XI
Озак та үтми, Клара Радикның эшләгән җиренә барды. Эш сәгате бетеп
килә иде, Радик начальнигыннан сорап чыкты да иртәрәк китте. Клара юл буе
елады. Үзе бертуктаусыз: «Ничек син шулай эшли алдың?» – дип кабатлады.
Радик бик ябыккан, яңаклары эчкә батып кергән, иякләренә каты төкләр чыга
башлаган. Йа Хода, теге пәри кызы ничек суырган баланы! Менә бит ул ничек!
Радик үзенең беткәнен мин рәхәтлек кичерәм, дип уйлый. Ә бит һәрнәрсәгә
түләргә кирәк. Берни дә бушка гына бирелми. Шул рәхәтлек өчен Радик
табигатьтән килгән интеллектын тәмам сарыф итү белән түли. Түлим дип
уйламый ул. Алам гына дип исәпли. Шул ялган рәхәтлек аның аңын томалый,
зиһенен саектыра. Физик яктан тәмам имгәтә.
Клара ипләп кенә аңлата барды, Радик исә бераз тыңлады да кинәт ачуланып
кычкырып җибәрде. Ана кеше барысына да түзә инде, ул улын юмаларга кереште:
«Син, Радик, нинди акыллы бала идең, ничек болай үзгәрдең соң? – диде. –
Дөресен генә әйт әле, бу хәл бер сәбәпсез генә булмас. Немецлар нишләтте сине,
кыйнадымы? Кыйнап үз якларына аудардымы?..» Радик озак кына дәшми барды.
Анасының рәнҗүле тавышы, гозерләп соравы аны бераз йомшатты шикелле...
«Беләсеңме, – диде ул, – без Петер дәдәйләргә кунакка барган идек. Кырыгынчы
елның феврале иде бу. Петер дәдәйне шул төнне кулга алдылар. Ул: «Минем бер
гаебем дә юк, антихристлар! Юк! Юк! Гаепсез кешеләр хакы бер килеп тотар,
кеше каны җирдә ятмый! – дип карганды. – Хәтереңдәме?..» «Хәтеремдә, – диде
Клара. – Апаның җан ачысы белән кычкыруы һаман да колагымда чыңлап тора...»
«Менә шул чагында, – дип дәвам итте Радик, – эчемдә ниндидер җеп өзелде,
һәм шул җеп аркасында гына бөтен булып торган нәрсәләр кинәт җимерелде дә
төште. Шул вакытны нигәдер ачык хәтерлим. Миңа бик нык авыр булды. Петер
дәдәйнең тамчы гаебе дә булмаган юкса».
Алар матур гына бер бинаның икенче катына күтәрелде. Радик ишекне
ачты. Кечкенә генә ишек каты, аннан тар гына коридор, шунда бүлмәләр булса
кирәк. Бернинди җиһаз-мазар юк, ниндидер ташландык квартирага кергән
шикелле тәэсир кала.
Ишек тавышына, йокыдан яңа гына торып, өстенә бака ефәге төсле озын,
ялтыравык халат кигән Инга чыкты. Күкрәкләре ярым ачык. Әнә шул иблис
алмалары белән капкынга эләктерде дә инде ул Радикны. Чәчләре матур булып
тузгыган, чынлап та пәри вәсвәсәсе бар бугай үзендә!
Радик өстен чишенде, бер бүлмәгә уздылар. Анда, стена буенда, хөрти
генә диваннар тора иде. Дәшми-тынмый гына шунда утырдылар. Инганың
күзләре сизгер җәнлек күзләре шикелле әле Радикка, әле Кларага сикереп
йөрде. Ул нәрсәдер чамалап алды. Радикның йөзендәге икеләнү төсмере,
хәрәкәтләрендәге салмаклык гаҗәпкә калдырды кебек аны. Ул Радикка, таный
алмаган сыман, озак итеп карап торды. Аның янаулы карашы гүя әйтә иде:
син миңа хыянәт иттеңме, син мине шулай бәяләдеңме? Кара аны, минем сине
генә бөгәрлек көчем бар. Син – минеке!.. Радик аска карап бераз утырды да:
«Уф, арыдым», – дип, иренеп кенә атлап, икенче бүлмәгә чыгып китте. Инга
аны туктатмады. Ул, һөҗүм көткән үткен тешле бурсык кебек, бераз артка
китебрәк утыра иде. Йөзе кайгыдан чытылган Клара исә, ничек сүз башларга
белмичә, тезләре өстендә кул чукларын угалый иде.
– Инга, – диде Клара, бераз калтыранганрак тавыш белән. Аның,
мескенләнеп, тегенең кызгану хисен кузгатасы килә иде, ләкин ул берничек
КАҺӘР
54
тә икейөзләнә алмый иде шул. – Зинһар, аңла, мин – ана кеше. Синдә дә ана
йөрәге булырга тиеш. Радикны калдыр, үзеңнән биздер, ә? Зинһар!
Инга шуны гына көткән диярсең, – ызгыш-талашны ярата, ахры, – битендәге
җыерчыклары язылгандай булды, кыяфәтенә эрелек һәм бер карыш та чигенмәү
төсмере чыкты. Ул башын як-якка чайкады:
– Мин Радикны беркемгә дә бирмим, – диде. – Ул – минеке. Сез үстергәнсез,
җиткергәнсез, хәзер аңа сез түгел, мин кирәк. Моның нәрсәсе аңлашылмый,
нәрсәсе табигый түгел?!
– Сезгә башка ир-ат беткәнмени? Әнә алар күпме! – диде Клара, инәлүле
тавыш белән.
– Мин Радиктан башканы белмим. Ул да шулай...
– Аның сәламәтлеге шәптән түгел, йөгенеп бетәр. Аннары авырыр. Сез
аны кайгыртмыйсыз ич...
– Аның зарланганы юк. Ә үз сәламәтлеген һәркем үзе кайгыртырга тиеш.
Чөнки аны үзеннән башка берәү дә белми. Шулаймы?
– Радик үзен кайгырта белми шул, юк.
– Белсен, аны кем тота? Йә?
– Сез аның согын эчеп бетерерсез дә ташларсыз! Мондый бәйләнеш шулай
тәмамлана...
– Ул минем согымны эчә, мин – аныкын. Бергә – бер. Нәрсәсе аңлашылмый
моның?
– Юк, син аның согын икеләтә эчәсең, беләм мин. Эчәрсең дә туйгач
ташларсың!
– Ул минем ирем, минем милкем, ни телим, шуны эшлим. Мин дә аның
милке, минем белән ни тели, шуны эшли ала.
– Юк, Радик итагатьле, ни-нәрсә теләсә, шуны эшли алмый. Ул намусына
ертлач түгел!
– Сез аны белмисез, Клара ханым, аңарда ирләр эгоизмы бик көчле.
– Юк, аңарда эгоизм тамчы да юк!
– Элек сез сизмәгәнсездер. Ирләр, хатын-кыз белән кушылгач, икенче төрле
ачыла. Моны алдан үзләре башка да китермәгәнчә ачыла. Радикның миңа үзе
әйткәне бар...
– Инга, син чибәр, яшь, нигә үзеңә башкаларны каратмыйсың? Нигә
Радикны капкынга эләктердең, ә? Берәрсе күрсәтмә бирдеме?
– Киресенчә, ул мине капкынга эләктерде, беләсегез килсә. Аңардан башка
бер ир-ат та күземә күренми.
– Дөрес түгел, юк. Дөресен сөйләмисең. Нигә сез минем Радикка
каныктыгыз, ә? Йөрәгенә кан сауган ананы аңлый аласызмы сез? – Клара елап
җибәрүдән көчкә тыелып калды. Ул бөгелеп төште, җилкәләре калтырана иде.
– Сез һәрнәрсәне фаҗигагә әйләндерә торган зат, ахрысы, – дип, Инга
ярсудан урыныннан сикереп торды һәм идән буйлап йөрергә кереште. –
Нәрсәсе нормаль түгел, йә? Ике яшь кеше очрашкан, бер-берсен ошатышып
кушылган. Нигә моңардан фаҗига ясарга? Мин бит Радикны элегрәк тә белә
идем... Гимназиянең соңгы курсында...
– Юк, сез – тәҗрибәле хатын, Радик сезнең чираттагы корбаныгыз гына...
Калдыр баламны, зинһарлап сорыйм.
– Чираттагы корбан, имеш. Алай ачуландырсагыз, Радикны кимереп үк
бетерермен, сезгә сөякләре генә калыр. Корбан, имеш. Без бер-беребезне үлеп
яратабыз. Мин теләсәм дә, Радик миннән китмәячәк. Ул үзе минем согымны
Х И С А М К А М А Л
55
эчә. Беләсегез килсә, синнән башка тора алмыйм, дип, көн-төн тәкрарлый.
Нәрсәсе начар моның, аңламыйм...
– Сез аның ата-анасын ташлаттырдыгыз...
– Мин көчләдемме әллә? Ул үзе бит. Ә монысы да гел кешеләрчә: кеше
берсен ташламыйча, икенче тормыш башлый алмый. Радик икенче тормыш
башлады. Табигать кушканча, билгеле бер яшькә җиткәч, ул сезне ташлап
китәргә тиеш иде. Сез моны беләсез...
– Ләкин корбан булу рәвешендә түгел...
– Бәлки, мин аның корбаныдыр? Кем белгән аны? Хәзерге вакытта һәр адәм
баласы корбан... Йә тегеләй, йә болай – барыбер корбан...
Инга, ашыга-ашыга, икенче бүлмәгә кереп китте. Бераздан йокыдан уянып
җитмәгән Радикны эткәләп-төрткәләп алып чыкты.
– Әнә әниең сине алырга килгән, бар! – дип, аның аркасына учы белән
бәргәләп алды.
Радик, озын керфекле күзләре белән әнисенең башыннан аягына кадәр
үлчәгәндәй, ачулы карап торды, иреннәре кысылды.
– Син тагын минем тормышны җимереп йөрисеңме? – дип кычкырырга
тотынды.
Улының кыяфәте үзгәрүдән Клараның коты алынды һәм ул, урыныннан
торып, ишеккә таба атлады.
– Вон биредән, башка эзең булмасын!
– Әнә ул үзе сезне куа, мин түгел, мин түгел! – дия-дия, Инга Клараның
колак төбендә быкылдый иде.
Радик исә, аның саен ярсып, анасына ташланды, Инга алдында үзенең
батырлыгын, ир булуын күрсәтергә тырышты, янәсе, ул «маменькин сынок»
түгел, ул көчле, Инга өчен дә тора алырлык...
Клара чыгып китте. Аяклары атлаганны да сизмәде. Дөньяның асты-өскә
килде. Радикмы соң бу? Әллә бүтән затмы? Кем аны шулай алыштырды? Бер
дә болай булыр төсле түгел иде. Әйе, Радикның нервылары тәртиптә түгел.
Ул икенче категория неврастения белән авырды. Ул үзенең ни эшләгәнен, ни
әйткәнен белми. Фәкать эшне эшләгәч, сүзне әйткәч кенә нишләгәнен аңлый.
Ләкин эш узган була инде... Клара улын һаман гаепли алмый иде әле...
XII
Андрей беркөнне һич көтмәгәндә танышын очратты. Ул Зорис фамилияле
теш технигы иде. Милләте буенча латышмы, эстонмы, белмәссең. Зорис бер
сөйләшкәндә үзен эстон дип, икенче очрашканда латыш дип таныштыра иде.
Тулы алсу йөзле, киң җилкәле, бик елгыр хәрәкәтле, кырыклар тирәсендәге бу
кешегә бернинди кайгы-хәсрәт, бәла-каза килмәгәндер иде кебек. Һәрвакыт шат
күңелле, балаң турында сөйләп зарлана башласаң, үзең гаепле, дип тәкрарларга
ярата. «Кешенең үзеннән башка бүтән бер иблис тә аңа шултикле бәла китерә
алмый» дигән мәкальне әйтеп, авызны яба. Ул, хәрби шәһәрчеккә атнага ике
тапкыр килеп, санчастьта теш кую белән шөгыльләнә иде. Хосусый рәвештә
эшләсә дә, ничектер рөхсәт иткәннәр. Шуңа күрә «ничек ышанганнар моңа»
дигән уй да башка килми калмый иде. Хәер, хәрби шәһәрчектә кавалерия
частьлары урнашкан, анда яшерен нәрсә юк иде шикелле. Әмма һәр кешедән
шикләнү, бар кешегә таныш нәрсәләрне дә сер итеп тоту гаять нык куелган
иде. Әйтик, ике катлы казармалар янында хәрби киемле таныш түгел берәү
пәйда була да, бер кызылармиячедән, бәдрәф кайда, дип сорый. Тегесе
КАҺӘР
56
кайда икәнен кулы белән күрсәтә. Бу хәлне политрук күзәтеп торган икән.
Икенче көнне, саф алдына бастырып, бәдрәфне күрсәткән кызылармиячене
бик каты «пешерәләр». Ул таныш түгел хәрби, бәлки, шпиондыр, ә син аңа
серне ачкансың. Бәдрәфтә күзәтеп ятмас дисеңмени ул дошманны? Бәлки,
аны халыкара империалистлар диверсия ясарга җибәргәндер? Каян беләсең,
маңгаена язылмаган... Егетне үзенең иптәшләре, янәшә караватта ятучы, көне-
төне бергә аралашып яшәүче дуслары тетепме-тетә генә.
Армиядә менә шундый вазгыять иде. Шундый шартларда да Зорис ничек
ышаныч казанган икән соң? Бәлки, буржуаз Латвия вакытында ук русларга
берәр яхшылык эшләгәндер. Зорис шикеллеләр теләсә нинди эшне булдыра ала.
Латвия мөстәкыйль чагында ук, анда безнең агентура эшләгән булырга тиеш.
Юкса мөстәкыйль ил икенче илгә ансат кына кушыла алмас иде. Зорис та әнә
шундый кешеләр белән танышкандыр һәм, алар куйган шартларга күнеп, ярдәм
иткәндер, боерганны үтәгәндер. Ләкин үз энтузиазмы белән яки Советларны
яратудан түгел, ә ниндидер хак бәрабәренә генә. Ул дебет-кредитны гына белә.
Акчасы булса, шайтанның үзе белән дә дуслашыр һәм аңа хезмәт итәр. Андрей
аны нык белмәсә дә, кешеләр белән тиз аралаша, дуслаша алуын чамалап, аңа
ышанып бетмичә карый иде. Зорис берничә тапкыр Андрей белән якынаерга
да маташып карады кебек. Ләкин берни дә барып чыкмады. Андрей болай да
кешеләр белән бик авыр аралаша, авыр табыша. Ул гына түгел, бүтән иҗтимагый
сәбәпләр дә комачаулагандыр. Әмма хәзер Андрей Зориска ниндидер өмет белән
карады. Егылсаң, еланга тотынырсың, диләр. Андрейның хәле мөшкел иде.
Материаль яктан гына түгел, эш буенча да. Аны кайсы акылы сизерәгән, кайсы
симулянт солдатлар лазаретына бер немец врачы кул астында эшкә куйдылар.
Биредә медицина белеменнән бигрәк физик көч кирәк иде. Лазаретта акылдан
язган дигән диагноз белән сугышка барудан качкан немец солдатларын кыйнар
өчен махсус штат тоталар. Андрей ул штатта тормаса да, ара-тирә аны да мәҗбүр
итәләр. Кайчак симулянт үзе килеп ябыша, бик каты итеп суга... Андрей паёк
хисабына, бары ачтан үлмәс өчен генә шунда эшләргә мәҗбүр иде. Берничә ай
эшсез йөреп, тәмам чиккә терәлгәч кенә, ул бу эшкә риза булган, ләкин биредәге
хәлләрне һич тә күз алдына китерә алмаган иде. Кайбер симулянтларны тимер
читлекләргә ябып куялар. Бик көчле тәэсир итә торган дарулар белән укол
ясыйлар. Андрейны укол кадаучы сыйфатында тоталар. Әмма сөйләшүләренә
караганда, биредә авырулар һич тә симулянтка охшамаган иде. Әмма һәр
милләттә яхшысы, яманы бар шул. Нинди мактаулы, дөньяны тазартабыз дип
лаф орган милләт тә начарлыктан, түбәнлектән азат түгел икән.
Ә шулай да Андрей баштарак Зориска өмет белән карады. Бу үткен кешедән
берәр файда күреп булмасмы дип уйлады. Тик сөйләшә-сөйләшә Зорисның
өенә таба барганда, Андрей сүз сөрешеннән чамалады: бу адәм үзе Андрейдан
файда күрергә тели иде.
Аның квартирасы ике бүлмәле, ләкин өйдә берәү дә юк иде. Әллә ялгызы
гына яши инде? Хатын-кыз кулы сизелә дә кебек, әмма тәгаен генә белерлек
түгел. Өйдә ниндидер шыксызлык бар сыман. Шәрә өстәлгә Зорис мичкә
тәгәрәткән бәрәңге, бер шешә көмешкә китереп куйды. Каяндыр бер кыерчык
ипи дә табылды. Шулай да бу фатир ничектер күңелгә шом сала, биредә сине
эләктерергә капкын куелгандыр шикелле тоела иде. Хәер, бүгенге көндә һәр
төштә капкын куелган инде.
– Кызыллар мине төпсез кәвешкә утыртты, – диде Зорис, көмешкәле
стаканын ирен арасына чөңкәйтеп куйгач, тамак кыра-кыра. –Ышанычсызлар!
Х И С А М К А М А Л
57
– Ни булды, ни булды? – Андрей сыйлаган кешенең күңелен күрер өчен
генә өтәләнгәндәй сорап куйды.
– Бар алтыннарымны акчага әйләндергән идем, хутор-җир сатып алырга
иде исәп, шайтан алгыры! Хатын сүзен тыңлап, харап булдым. Кызылларга
ышанып, капиталдан колак кактым. Бер капчык кәгазьне хәзер стенага обой итеп
ябыштырырга гына калды. Тфү, шайтан, болай беркайчан да алданганым юк иде.
– Немецлар алыштыра ди түгелме соң?
– Баручылар булган, конфискацияләп алып калганнар! Германнан ни
көтәсең инде. Тфү! Син әйт әле, кызыллар кабат кайтырмы?
– Белмим, белмим... – диде Андрей, бу сорауны ишетәсен белеп һәм шуңа
уйчанланып. Чын фикере беленмәсен өчен, ул йөзенә кайгы-сагыш төсмере
чыгарды. Зориска гына түгел, үз улыңа да ышанып булмый бит хәзер. Ә бу
немецлар турында шактый тозлы сүзләр сөйли, ә үзе гел сине күзәтә. Бәлки, алай ук
күзәтмидер дә, әмма җан тәмам куркып беткән, ихтыярсыздан гел сагая, шикләнә...
– Беләсең, ләкин әйтмисең, – диде Зорис, Андрейның ихласлыгына исәп тотып.
– Белмәгәнне ничек беләм дип әйтеп булсын? – диде Андрей, тегенең
ышанмавын сындырырга теләп. Шундый хәл: үзләре, стакан чәкештереп,
көмешкә эчеп утыра, әмма Андрей Зориска ышанмый, Зорис – Андрейга.
Зорис авыр сулап уфылдап куйды, ул Андрейны өенә алып кайтканына үкенә
иде кебек. Бигрәк тә Андрей үзенең кайда эшләп маташканын әйткәч, кулын
селтәде, уйланып калды. Андрей исә хуҗага ярарга тырышты: – Син үзең
кайда эшлисең соң, нигә частный практика ачмыйсың? – дип сорады. – Син
– мастер, сине зурларлар, – дип тә тегенең салпы ягына салам кыстырмакчы
булды. Бу Зорис үзе дә кызыксынган мәсьәлә икән. Ул берничә җиргә эшкә
кереп караган, әмма берсе дә төшемле түгел, аны һаман үз һөнәре тарта икән.
– Билгеле, син зур мастер бит. Немецлар, һичшиксез, бәяләрләр...
– Миндә бер тамчы да материал юк, әйттем бит, барысын да кәгазьгә
әйләндергән идем. Авызын корт чаккыры! Бер-ике йөз грамм алтын, көмеш тап,
частный практика ачып җибәрәбез. Син дәвалыйсың, суырасың, ә мин куям, ә?
– Кем сиңа рөхсәт итсен? – Андрей, Зорисның бер-бер тозакка эләктерергә
теләвен чамалап, юри шулай әйтте.
– Анысы минем кайгы. Ну? Ышанмасаң, алтын табып бир, ни теләсәң,
шуны алырсың. Хатын-кыз алкалары, йөзекләр, беләзекләр... Ну без синең
белән эшләр идек.
– Немецларга ничек ышанычка кердең? – дип, Андрей күңелен баядан
бирле бимазалаган сорауны бирде.
– Ничек дип, без үз җиребездә яшибез бит, – диде Зорис, бераз икеләнебрәк.
– Алар латышларны үзләренеке дип исәпли. Аннары мин политикага
катнашмыйм. Политика фахишә кебек, бүген болай, иртәгә тегеләй... Кызыллар
инде барысы да политиклар. Аларга ипи бирмә, политика бир. Тормыш
политика белән генә бармый икән...
Аның сөйләгәннәрен Андрей игътибар белән тыңлады, Зорисны немецлар
вербовать иткәнме, юкмы – шуны ачыкларга теләде. Менә нәрсәдер беленде
түгелме, немецларга хезмәт итәргә теләмәгән кешегә частный практика ачарга
рөхсәт бирмәячәкләр. Зорис исә, рөхсәт алам, ди. Бәлки, алгандыр да. Димәк,
шулай булгач...
– Ничек ышаныч казанырга, ә? – диде Андрей. – Шуның механизмын өйрәт
әле миңа...
– Чынын әйтергәме? – Зорисның ачуы килә башлады. Андрейдан бер
КАҺӘР
58
фәтва да чыкмаслыгына ышанган саен, аның ачуы көчәя генә барган кебек
иде.
– «Мин сезгә тугры хезмәт итәргә телим», дип бар, белдеңме? Немецлар
шымчы булырга кушар, йөкләмә бирер. Аларын үтәсәң, тагын бирерләр. Менә
шулай гына аларның ышанычын казана аласың. Бүтәнчә юл юк.
– Әгәр мин мондый эшне булдыра алмасам? – дип куйды Андрей.
– Ачка үлә башласаң, булдырырсың! – Зорис хихылдап куйды.
– Әгәр берәр иптәшем өстеннән күзәтчелек итәргә кушсалар?
– Сине саталар бит, син нигә башкаларны сатудан тайчанырга тиеш?! Синең
яңагына сугалар икән, икенчесен куеп торыргамы? Кеше гел принцип белән генә
яши алмый, юкса ул корбан була. Кешеләр корбан булырга теләми, ә яшәргә тели.
Теләсә нинди чара-ысуллар белән, теләсә нинди эшләр башкарып. Иптәшең
өстеннән күзәтчелек нәрсә ул! Һи-и! Яһүдне, коммунистны барып әйтәсең икән,
шунда ук ышаныч казанасың. Исән каласың. Яки-яки! Бүтән юл юк...
Зорисның башына китеп өлгерде, бер минутка гына тормозы ычкынып
торды. Шул арада авызыннан күңелендә яткан серләре дә ычкынды. Шулай
да Андрей аның ялганмы, чынмы сөйләгәнен чамалый алмады. Сак булырга
кирәк иде. Бу кешедән барын да көтәргә була, яки-яки – мәсьәлә әнә шулай
куелган, анысын Андрей үз иңендә татып белә.
– Ә иптәшеңне ничек сатарга мөмкин? – диде Андрей, гаҗәпләнеп һәм үртәлеп.
– Син сатмыйсың икән, ул сине сата! Һаман бер балык башы! – дип куйды
Зорис, кулын селтәп, элементар нәрсәне һаман аңламыйсың дигән төстә.
Андрей тагын икеләнә калды: тел төбе кая таба бара бу денсезнең? Ул гамәлдә
булган һәм булып торган хәлләр турында сөйли ич. Үзенең сүз сөреше белән
Андрейны да бер базга илтеп батырмасмы, мәлгунь? Бу немецларда үзең кебек
берәүне сатмыйча яшәп булмый микәнни? Һәркем власть органнарына яшерен
хезмәт итәргә тиеш булып чыгамы? Яшерен хезмәт ул – үзең белән бергә
эшләүчене, яшәүчене сату дигән сүз! Башкача мөмкин түгел микәнни? Әллә
моны кешеләрне җәзалау өчен керткәннәрме? Немецлар һәр кешене җәзага
тарта. Нишләп болай? Һәр кешене дошман саныйлар. Ә бит үзләре кешеләрдән
башка бер эш тә эшли алмаслар иде! Фашизмның асылы шундадыр, ахрысы.
Кеше дигән материалны бер тиенгә дә санамый торган.
– Син ничек ышаныч казандың соң? – диде Андрей, чираттагы стаканнан
кинәт кайнарланып китеп.
– Анысы, иптәш, һәркемнең үз эше, – дип, Зорис тамак төбе белән кеткелдәп
алды. – Сиңа берәү дә ул серне ачмас. Һәр кешенең үз язмышы, үз җае...
– Әйе, монысын хак әйтәсең, шайтан алгыры!
Бераз тынып, бәрәңге капкалаганнан соң, Зорис, үзенең төп максатына
якынрак килергә тырышып, болай диде:
– Биредә кызыллардан подпольеда калдырылган кешеләр булырга тиеш,
шулай бит? Бу беркемгә дә сер түгел. Немецларга да. Ә синең элеккеге берәр
танышыңны очратканың юкмы?
– Мин подпольеда калдырылган кеше түгел микән дип уйлыйсың килә инде, ә?
Андрей шаярткан булып бармак янады. Бик хәйләкәр кеше син, Зорис,
дигән төстә. Күзендә дә елмаю чаткылары күренде. Ә Зорис җитди төс-кыяфәт
белән утыра. Ул да Андрейга ышанмый, аның кылларын тартып карый, серен
белергә тели.
– Юк, Зорис, – диде Андрей, шик калдырмаска тырышып. – Сугыш
чыкканда, мин биредә түгел, Добэледә баҗа янында идем. Гаиләм белән.
Х И С А М К А М А Л
59
Без кайтканда, беркем дә калмаган иде. Аннары безне, хатынны да, мине дә
хәрби частьтагы эшебездән чыгардылар. Эш мәсьәләсендә Клараның сеңлесе
булышмакчы иде. Чөнки ул Советлар каршында яхшы исәптә йөри. Ләкин...
– Аңлыйм, аңлыйм, – дип, Зорис тагын да җитдиләнгән төсле булды, кинәт
сәрхушлыгы бетеп китте, ахрысы. – Алайса, болай: мин сиңа ун мең бирәм,
син миңа ике алтын балдак тап, эшне башлап җибәрергә.
– Туктале, ул кәгазьләр белән мин нишләрмен, мине дуракка саныйсың
мәллә?..
– Рус акчасы белән рус нишләргә белер.
– Минем элемтәләрем бар дип уйлыйсыңмы, Зорис? Әмма мин беркемне
дә белмим. Ышансаң ышан, ышанмасаң – юк...
– Бик бетерешкәнсең, бер элемтәң дә юктыр шул, – диде Зорис, уйчанланып.
– Мин сиңа котылу юлын өйрәтәм, элеккеге таныш итеп. Телисеңме? – Зорис
аңа тагын да кадалыбрак карады.
Андрей ияк какты.
– Двинск урманнарында Герман атлы немец җитәкчелегендә партизан
отряды бар, ди. Әйе, әйе, совет немецы. Баскын немецларны бөтенләй
күралмый икән. Менә шул: ике алтын балдак өчен миннән ун мең аласың
да шул якка хәрәкәт итәсең. Куркынычсыз юлны өйрәтәм. Йә? – Зорисның
сәрхушлыгы беткән, күзләр үз орбитасына утырган, бәбәкләре ниндидер хәйлә
белән кысылган иде.
Андрейның зиһененә кинәт бер уй китереп сукты: әгәр Зорис тәкъдименә
ризалыгын бирсә, мантыйк буенча ул биредә калдырылган булып чыга түгелме?
Менә ничек була икән ул үз-үзеңне сату. Сизмичә дә каласың. Ә бит тәкъдиме
бик ымсындыргыч, авызын корт чаккыры!
– Исән-сау чыгарга гарантия бирәм. – Зорис, Андрейның икеләнеп калуын
сизеп, шулай дип өстәде.
Андрейның үз-үзенә ачуы килде. «Ничек сизде, шайтан, минем эчемдәгене, –
дип уйлады. – Чыраем, төсем уйларымны тышка белгертеп кенә тора, күрәсең».
– Нүжәли, немец немецны кырыр икән? – диде Андрей, ышанып җитмичә.
– Нинди беркатлы син, Андрей? – дип төрттерде Зорис. – Хәзер мәхшәр:
немец – немецны, латыш – латышны, рус русны кыра.
– Кешеләр курчаклар урынына йөри, ә? Искитмәле хәл... – Андрей башын
як-якка чайкап торды.
– Юк, син минем тәкъдимгә җавап бирмәдең. – Зорис үз максатын бер
минутка да онытмый иде.
– Нәрсә дим? Мин гаилә белән бит. Аларны калдырып...
– Гаиләң белән бергә китәсең... Әйткәнемне үтим мин.
– Юк, ышана алмыйм, Зорис, – диде Андрей. – Теләсә ни уйла, әмма
сүзләргә...
– Димәк, теләмисең? Шулай аңларга кирәкме синең баш тартуыңны? – Зорис
әңгәмәдәшен азакка хәтле кысарга булды.
Андрейның үз хәле хәл иде: «телим», дисәң – бер нәтиҗә, ә «теләмим»,
дисәң, икенче нәтиҗә чыгарырга була бит.
– Ул операциядән куркам мин, иптәш Зорис, – диде Андрей.
– Телисең, әмма куркасың, шулаймы?
– Андый тәвәккәл адым ясарга теләмим, – диде Андрей, кинәт күңелендә
үз-үзенә нәфрәт кузгалганын тоеп. Шушы адәм актыгына баш иеп, сүзен
тыңлап утыр инде. Менә ул түбәнлек нинди була икән.
КАҺӘР
60
– Ә тәвәккәлләмичә берни отып булмый, Андрей! Бу – закон!
– Димәк, оттырышта җан асрарга туры килә.
– Оттырышта да ашамыйча торып булмый. Нигә аңлы рәвештә оттырасың?
Отарга омтылып карарга кирәк!
– Йә мин, йә җан, дипме?..
Андрейның бу сүзләренә Зорис җавап кайтармады. Зур гына бер бәрәңгене
алып әрчергә тотынды. Аннары бәрәңгесен, әрчеп, авызына капты да:
– Алайса, болай итәбез, – диде. – Минем дипломым юк. Немецлар бик
формалист халык, аларны ышандыру кыен. Синең дипломың бар. Шул
документ нигезендә синең исемгә частный практикага рөхсәт алабыз. Йә?
– Әй, иптәш Зорис, – диде Андрей, үкенүле тавыш белән. – Без йөреп
карадык инде, әмма рөхсәт итмәделәр. Юк!
– Мин артыннан йөрсәм, рөхсәт алмый калмыйм. Ризамы?
– Ә материалны каян алабыз?
– Синең хатыныңның алтын балдаклары юкмыни? Булмыйча калмас...
– Жәл, беркөн генә базардан онга алыштырып кайтты. Юкса...
Андрейның бу сүзләреннән Зорисның йөзенә җирәнү һәм читләшү галәмәте
чыкты.
– Ни өчен сезне теге частьтан кудылар? – дип сорап куйды Зорис. Ул тагын
нидер гөман итте кебек.
– Нәрсәбездер ошап җитмәгәндер инде. Шайтан белсен...
– Советка да ярамагансыз, немецларга да. Сез нинди кешеләр соң?
– Яраша белми торган адәм затлары...
– Ә табигатьнең законы кырыс бит: яраша белмәгәннәр һәлак була...
– Әйе, һәлак була...
– Мин сине коткарырга телим, – диде Зорис. – Сине үз җаваплылыгыма
алсам, синең исемгә частный практика эше ачарга мөмкин булачак. Материал
эзләргә керешәм. Тапкач та сиңа әйтермен... Кызыллар кабат әйләнеп
кайтырмы, юкмы, ә?
– Белмим, әйтә алмыйм.
– Кызыллар килсә, частный эш өчен сине гаепләячәкләр бит. Немецларга
эшләгәнсең, дип...
– Әйтерләр, ябып та куярлар. Ләкин, ачка үлмәс өчен, ни дә булса эшләргә
кирәк бит...
– Алар ул сәбәпне исәпкә алмаячак...
– Беләм, әмма башка чарам юк. Теләсә нишләтсеннәр...
– Димәк, син кызылларның кабат кайтуына ышанасың?..
– Белмим, дим бит, – диде Андрей, бераз тавышын күтәреп. Һәм чамалап
алды: кызылларның кабат кайту-кайтмавы Зорис өчен бик тә мөһим иде. Ул
хәзер шуңа карап эш йөртәчәк. Үзендә тәгаен генә фикер юк кебек. Андрей исә
кызылларның кайтуына аз гына да шикләнмәде. Хәтта «немецлар Мәскәүне
алган икән» дигән хәбәр шәһәр буенча телдән-телгә йөргәндә дә. Ул төгәл исәп
йөртте: әгәр немецлар Мәскәүне алса, сүзне болай астан гына таратмаслар,
бар дөньяга шауларлар иде. Тончыкканчы кычкырырлар иде. Авантюристлар
шулай сүз белән халыкны адаштыруга бик нык исәп тота, ялган хәбәрләрне
оста файдалана.
– Яшермә, ышанасың, – диде Зорис, үзенең икеләнүләрен ничек тә булса
бетерергә теләп. Әгәр Андрей ышанса, аңа да теге яки бу карарга килү
өчен ориентир булыр иде. Ә хәзер күңелдә икеләнү дә шикләнү генә. Ә
Х И С А М К А М А Л
61
бит билгесезлектән дә яман нәрсә юк. Андрей ачылмый, Зорисның җанын
билгесезлектә газапланырга калдыра.
– Күпме мөмкин? Белмим и всё! – дип куйды Андрей, ә үзе эчтән уйлады:
бер ярты көмешкә хисабына нинди авыр газаптан котылмакчы була бу. Тот
капчыгыңны! Әгәр ул үзенең ышанганын әйтсә, Зорис аны икенче көнне үк
гестапога җиткерәчәк. Ул русларны болай да яратып бетерми.
– Нигә безне руслар бетермәкче була? – диде Зорис, сүзне икенчегә борып.
– Руслар сезне бетерми, сез үзегезне үзегез бетерәсез, – дип куйды Андрей.
– Ничек? Соң бит без шундый хәлгә куелган. Нишли аласың? Бар эшне
экономика-политика хәл итә бит... Немецлар белән дә мөнәсәбәтләр әйбәт
түгел, руслар белән тагын да начаррак...
– Советлар белән сез бәхетле булачаксыз, – диде Андрей. – Чөнки бай
ил кочагына керәчәксез. Ә Германия сездән бары суыруны гына белә. Аның
ресурслары юк. Германия белән сез кытлыктан чыкмаячаксыз, Россия белән
байларча яшәячәксез...
– Байлык бирү хисабына алар безнең телебезне бетерә, ассимиляцияләү юлы
белән руслаштыра. Бу да әйбәт түгел бит. Димәк, латышлар милләт буларак
юкка чыгачак. Россиядәге греклар кебек. Тел бетте – милләт бетте...
– Юкка кайгырасың, бетми ул.
– Русларга рәхәт сөйләшүе. Бөек милләт! Ә сез үзегезне безнең урынга
куеп карагыз, ә?
Алар озак бәхәсләшеп утырды. Зорис үз милләте өчен ачынып яши икән.
Бу сыйфаты аңа карата ниндидер хөрмәт тә уята иде. Ә нигә Зорис Андрей
белән эшләргә тели? Кызыллар килсә, менә мин немецка түгел, русларга ярдәм
иттем, дип әйтер өченме? Әгәр Зорис немецларның җиңүенә ышанса, әллә
кайчан аларга эшкә ялланган булыр иде. Тик менә аны хәзерге көнгә кадәр
сузган. Шикләнеп, икеләнеп яткан, димәк. Кызыллар килгәч, биредә хәлләр
булачак әле. Нечкә иләк аша үткәрәчәкләр. Зорис әллә аңы, әллә интуициясе
белән шуны алдан сизенә шикелле.
Немецлар зур төгәллек белән җәза эшләрен алып бара. Шәһәрдәге рус
милләтеннән булган һәр кеше исәпкә алынган иде. Һәр рус гаиләсе, аның
нәсел-ыруы, балалары гестапо бүлегендә исәптә тора. Әгәр гаилә башлыклары
немецларга яшерен хезмәт итүдән баш тарткан икән, андыйларга җәзаның иң
әшәкесен кулланалар. Туганнары, балалары аша төрле җәзалар бирәләр. Туган
белән туганны сугыштыралар. Икесен дә бер-берсенә каршы котырталар.
Әйбер-кара өчен, квартира-бүлмә өчен тартыш китереп чыгаралар. Шул нигездә
дошманлаштыралар. Хәтта ир белән хатын арасына керәләр. Хатын артыннан
йөрергә берәр ертлач иргә боерык бирәләр. Бусы эш урыннарында бик шәп
оештырыла. Клара эшли торган больницаның баш врачы урта яшьләрдәге
немец иде. Медицина буенча белеме дә рәтле түгел, чөнки авыру исемнәрен,
рецептларны бутый иде. Ул, мөгаен, ветеринар булырга тиеш, дигән фикергә килә
иде Клара, чөнки бар белгәне дару дозаларын киметү иде. Биредә кешеләрне дә
хайваннарга бирелә торган дарулар белән дәвалыйлар, әмма кечкенә дозаларда.
Немец моны аера белә, шуңа күрә дозаларны азайта. Башта моны Клара немец
саранлыгы гына дип уйлаган иде. Тора-бара баш врачның медицина буенча
юньле-рәтле мәгълүматы булмавы беленде. Билгеле, ул бирегә кешеләрне
дәвалау өчен куелмаган. Кешене дәвалау немецлар өчен мөһим түгел. Алар һәр
авыруга әз генә ярдәм күрсәтү белән бергә, аны сынау аша уздыралар. Һәр врачка
авыруның немецларга ничек каравын белү бурычы куела. Баш врач конкрет
КАҺӘР
62
сораулар куя, син авыруларга шул сорауларны бирәсең. Авыруын сөйләгән арада,
һич көтмәгәндә, кешенең теленнән кинәт нәрсә уйлаганы ычкынуы мөмкин.
Ветеринарның бу боерыгын Клара төгәл үти, ләкин авыруларның
карашларын билгеләгән графага «немецларга уңай карашта тора», дип язып
бирә иде. Баш врач үз кабинетына чакырып кертә дә, Клара белән озаклап
сөйләшә. Клара немецчаны ярыйсы гына белә. Балачагында немец кызлары
белән уйнап үсте ул. Әмма күп нәрсәләр онытылган, шулай да аңлата да,
аңлаша да ала. Ветеринар Кларага: «Әгәр немецлар кушканны төгәл үтәп
барсаң, берникадәр вакыттан соң бу больницаны синең кулга тапшырам, –
дип вәгъдә бирде. – Немецлар сүзләрендә нык тора. Безгә җирле кадрлар бик
кирәк». Клара шунда ни әйтергә белмичә каушап калды. Ветеринар Клара
тутырган карточкаларны күздән кичерде: «Нишләп барысына да «немецларга
уңай карый» дип яздыгыз? – дип сорады. – Болай булуы мөмкин түгел. Уңай
карамаганнар да булырга тиеш. Без моны беләбез...» «Юк, – диде Клара, –
мин бары тик дөресен генә яздым, миңа каралырга килгән авырулар шундый
карашта иде. Башка төрлеләре очрамады. Алайса, үземнән өстәп, «немецларга
уңай карамый» дип языйммыни?..» Ветеринар кулларын селтәде, пенсне-күзлек
артына яшеренгән бәбәкләре киңәебрәк китте, чиста кырылган алсу битенә
җитдилек чалымнары чыкты. «Безгә өстәп язу кирәкмәс, – диде ул, һәм өстәп
язуның ялгыш юлга кертүе һәм һәлакәткә китерү ихтималы булуын сурәтләргә
кереште. Клара аңласын өчен, озын итеп мисаллар китереп сөйләде. Клара исә,
чын уй-хисләрем йөземә чыкмасын дип, бөрешеп утырды, йөзенә ясалма елмаю
чыгарды. Шулай итмичә мөмкин дә түгел. Өстәп язу кирәкми, имеш. Немецлар
үзләрен «башка милләтләрдән югары» дип өстәп язган инде. Үзләрен-үзләре
күтәргән, өстәп язып күтәргән. Үз-үзләрен югары күтәргән кешеләр тиранга
әйләнә. Болар исә немец милләтен өстәп язып югары күтәргән дә фашистка
әйләнгән. Менә бу немецның кай җире Клараныкыннан артык соң? Юк бит,
юк! Бернәрсәсе дә артык түгел. Чынлап та, өстәп язу катастрофага китерүе
ихтимал, дип сөйли үзе. Ә үзенең катастрофага ярдәм иткәнен белми, чөнки ул
гаять көчле машинаның бер шөребе генә. Үзен югары санаган шушы «шөреп»
Клараны еш кына «тәрбияли» башлады. Начар яхшыга сабак өйрәтә иде.
Юк, бу хәл юньлегә илтә алмый иде. Начар яхшыга акыл өйрәтүгә корылган
тормыш нинди генә җитеш булмасын, ул – гаделсез тормыш. Ә биредә әле
ачлык хөкем сөрә. Нәрсә уйлап эшли бу немецлар? Әллә аларның миләрен
кара пәрдә каплаганмы? Ниндидер бер хәтәр машина төзегәннәр дә шуны
хәрәкәткә китергәннәр. Барысы да шул машинаның шөрепләренә әйләнеп
беткән. Эшләрен механик рәвештә уйсыз гына башкаралар...
Радикны да шулай ук «эшкәртү» бара иде. Яшерен җитәкчесе аны
көтмәгәндә үзенә чакырып алды.
– Без сине хөрмәт итәбез, син безгә бик кирәкле кадр, – диде ул, бик җитди
төстә. – Без синең гаилә хәлеңә дә битараф кала алмыйбыз. Гаилә тормышыңны
җайга салу чаралары күрәбез. Әгәр без кушканнарны төгәл үтәп барасың
икән, сезгә, Инга белән икегезгә, аерым йорт бирәчәкбез. Ә теге атнада
партизаннарны эзләү рейдына барудан ник баш тарттың? Менә бит безнең
«һәр боерыкны үтим» дип куйган имзаң. Нәрсә бу? Немецлар сүздә тормауны,
төгәлсезлекне өнәми. Ну, ни сәбәптән бармадың? Ә? Йә?..
Агент тишеп үтәрдәй очлы күзләрен Радикка төбәде. Радик ничек акланырга
белмәде. Тегене сәбәп итте, моңа сылтады. Агент берсенә дә ышанмады.
Алдыйсың, сукин сын, дип, пистолетын өстәл өстенә чыгарып куйды.
Х И С А М К А М А Л
63
Пистолет белән өстәл сугып та кычкыргач, Радик чишелде: «Кеше каны коюдан
курыктым, – диде. – Әти-әни шуңардан сакланырга кушты», – дип, туганнары
артына сыенды... «Әһә, сез шулаймыни әле?! – диде агент, читкәрәк карап.
Аның озынча ябык йөзе тартылды, бит мускуллары хәрәкәткә килде. – Әйдә,
киттек», – диде ул, ияге белән ымлап.
Алар офицерлар өчен генә ачылган ресторан-казинога килеп керде. Зал
шактый зур, кечкенә сәхнәсе дә бар, анда пианино тора иде. Шул арада сәхнәгә
берничә артист чыкты. Берсе пианино янына утырды. Икенчесе скрипкасын
ияге астына куеп, смычогын кыллар өстенә китерде. Ә калын иңнәре ялангач,
аяк йөзеннән озын күлмәк кигән хатын-кыз кулы белән ым кагуга, музыкантлар
уйнарга кереште. Кирәкле тактын көтеп торган калын тавыш аларга кушылды.
Хатынның ялангач иңнәре сикерергә, футбол тубы кебек күкрәкләре әле бер,
әле икенче якка тәгәрәргә тотынды.
Агент Радикны ашатты, эчертте. Һәм шул эчемлек астына үзенең катгый
боерыкларын тукыды. «Адәм баласы намус белән туа, аның канында нәселдән
килә торган ояла белү бацилласы да ага, – диде. – Ә намуслы кеше бернигә
дә тормый, чөнки ул бернинди тәвәккәл эш башкара алмый, аңлыйсыңмы?
Җанында намус дигән барьер тора аңа комачаулап. Аңлашыламы? Үзеңне чын
кадр, уңышка ирешә ала торган кеше итәргә теләсәң, син ул намус барьерын
җиңәргә тиеш. Җиңүче, уңышларга ирешүче чын ир булырга телисеңме? Әллә
сиңа боламык булып калу ошыймы? Юк, син фәкать уңышларга ирешүче
кеше булырсың. Без сиңа бик зур өметләр баглыйбыз. Латвиядә җитәкчелек
итү өчен безгә бирелгән һәм теләсә нинди эшкә тәвәккәл кешеләр кирәк.
Сине шундый зур җитәкче эшенә әзерлибез. Әгәр без кушканны төгәл үтәсәң,
билгеле. Ишетәсеңме? Синең эшлеклелек сыйфатларың безгә ошый, ләкин
эшлеклелекне тагын да үстерергә кирәк. Һәм без бергә-бергә үстерәчәкбез.
Ышанычың нык булсын, без җиңәчәкбез. Әгәр без канлы эшләр башкарабыз
икән, бу бары тик тормышны чистарту өчен, профилактика формасында
эшләнә. Немецларга һәм аларга тугрылыклыларга бөек тарих тарафыннан
дөньяны пычрактан арындыру вазифасы йөкләтелгән. Без, кешелек бәхетле
булсын өчен, бар пычракны көрәп бетерергә тиешбез. Без – тарихи кешеләр.
Тарихи кеше булу зур нәрсә ул. Намус, оялчанлык, кешелеклелек шул эштә
бик нык комачаулый, тарихи вазифаны башкарырга сиңа киртә булып тора.
Комачаулык итә торган сыйфатлардан, гадәтләрдән арынырга кирәк. Тагын
бер нәрсә: кешеләргә яхшылык эшләү өчен кешелексез булу сорала. Әгәр син
кешелекле булсаң, бары бер-ике кешегә генә яхшылык кыла аласың. Шулай
бит? Ә бары кешелексез булып кына галәм халкына яхшылык эшләргә мөмкин.
Дөньяны бәхетле итүнең башка юлы юк. Була да алмый...»
Агентның озынча йөзе кирпеч кебек кызарган иде, ул Радикка кан
тутырылган юан колба булып күренә башлады. Аның үзенең дә каны бик нык
кайнарланды, ул, аяклары белән идәнгә тибеп, тавыш чыгаруын да сизмәде.
Шуның аркасында агентка сорау бирергә йөрәге җитте:
– Бар җирләр немецлар кулына күчсә, дөньяга бәхет киләчәк, шулаймы?
Агент моңа сөенеп җавап кайтарырга ашыкты:
– Билгеле, шик булуы мөмкин түгел!
Радик бераз уйга калып торды да башында гел бимазалап торган шиген
әйтеп салды:
– Ә бит большевикларның девизы да шундый: бар җирдә социализм җиңсә,
дөньяга бәхет килә. Ә?
КАҺӘР
64
– Юк! Башыңнан чыгарып ташла бу хәсис уеңны! – диде агент, бик кискен
итеп. – Ишетәсеңме? – Аның күз аклары хәтәр ялтырап китте. – Россиядә
яшәп, рус социализмының нәрсә икәнен дә белмисеңме, ә? Син бик яшь шул
әле. Рус социализмы дөньяны бәхетле итә алмый, юк! Чөнки рус социализмы
эшчеләргә бик гуманлы карый, ә крестьяннарны кыса, изә. Ә безнең «национал-
социализм» крестьяннарга барлык ирекне бирә. Аларны җиргә хуҗа итеп
беркетә. Ул үз җиренә үзе хуҗа һәм шул җирдән хуҗаларча файдалана.
Җирдә зур уңыш үстерә. Чөнки җиргә хуҗа кирәк, аны карау кирәк. Ә рус
социализмында җирләр хуҗасыз. Аңлыйсыңмы? Җирнең хуҗасы булмаса, ул
юньләп уңыш бирми. Моны үз җилкәңдә татыгансың. Россиядә беренче сортлы
җирләр, ә ашарларына икмәк юк. Ни өчен? Чөнки җирнең хуҗасы юк. Россия
ул табигый байлыклар хисабына гына яшәде. Дөньяда аңардан бай ил башка
юктыр... Менә шуңа күрә немецлар рус халкын кытлыктан коткармакчы була.
Ничек итеп? Тәртип, дисциплина урнаштырып. Җирләрне хуҗасына беркетеп...
– Алайса, нигә русларны бетерүне максат итеп куясыз?
– Юк! Чыгарып ат ул уеңны башыңнан! Менә сез руслар бит, бетерәбезме
соң? Без тәрбиялибез. Әлбәттә, безнең яклы булмаганнарны эзәрлеклибез.
Бу – закон. Русларда да большевиклар яклы булмаганнарны төрмәләргә
япканнар. Әнә без басып алган җирләрдә күпме кеше төрмәдән котылды. Син
белмисең, мин беләм... Безнең яклы русларны зур урыннарга билгеләячәкбез.
Ләкин тәрбия эше алып бармыйча булмый. Руслар арасында намуслылар күп
әле. Син шуны аңла: намуслы, кешелекле адәм җитәкчелек эшенә ярамый.
Аңлыйсыңмы? Без немецларда гына түгел, русларда, башка халыкларда да
шулай. Әйе, әйе! Чөнки җитәкче кеше политика аша эш итә. Төшенәсеңме? Бар
эшләр, кешеләр фәкать политика аша гына идарә ителә. Әйтик, шул дәүләтнең
политикасы хакимлек итә. Ә политикага намус, кешелеклелек, туганлык
хисләре каршы килә. Шунлыктан политика ул хисләрне чыгарып ташлый,
кирәксез итә... Инде бераз әлифбага төшенә башладыңмы?
– Башладым, – диде Радик.
– Әйдә, сал тагын! – дип, агент аны кыстарга кереште. Тәрбиясе үтемлерәк
булсын, җанына үтсен өчен, Радикны тагын да йомшартырга кирәк дип
уйлагандыр, ахрысы.
XII
Радикның агенты да тынгысыз, һәр көнне диярлек ресторанга алып бара,
сыйлый. Һаман нидер беләсе килеп, көтелмәгән сораулар бирә, җанда капшана
иде. Радик нидер аңлап бетерми, чөнки зиһене өстә яткан нәрсәләрне генә белә. Ә
Баурих (агентның фамилиясе шулай иде) әкрен-әкрен Радикны үзенә ияләндереп,
тәмам кулына ала барды. Беренче рюмканы салып куйгач, ул Радикны мактарга
тотынды: «Син бик сәләтле егет, акыллы кеше, эш урыныңда сине бәялиләр, –
диде. – Телисеңме, сине тагын да югарырак урынга куябыз? Эш хакы да күбрәк
булачак. Иң мөһиме, син безнең ышанычны аклыйсың, молодец! Начальниклар
сине бик ярата. Немецлар чын эшченең кадерен белә алар. Без кызыллар кебек
түгел, бездә эш беренчел, ә анда сүз беренчел. Сүзгә ышанып йөриләр дә рәтле
тормыш күрмиләр. Кызыл сүз сөйлиләр, эшләргә теләмиләр. Ә без кешенең
сүзенә түгел, фәкать эшенә ышанабыз. Сүз нәрсә ул?! Сүз җиңел сөйләнә,
эш авыр эшләнә... Сүзләргә ышанмаганга күрә без кыска арада зур экономик
уңышларга ирештек. Эш, эшнең нәтиҗәсе генә кызыксындыра безне. Аннан
дисциплинаны каты куйдык. Дисциплинасыз бер юньле эш тә эшләп булмый.
Х И С А М К А М А Л
65
Ленин «Дисциплина коллык түгел» дип әйткән. Әйе, әйе, Ленинның Клара
Цеткин белән әңгәмәсен укыганым бар. Нигә исең китте?..»
– Сезнең Ленинны укыганыгыз бармыни? – Радикның күзләре зур булып
ачылды.
– Без һәр талантлы кешедән акыл алабыз, талымлап тормыйбыз. Шуңа күрә
немец фәне, техникасы дөньяда иң алдынгы урында. Әйе, без сүзләргә әһәмият
бирмибез. Әмма биредә башка мәсьәлә. Бу очракта кешенең карашына игътибар
итмичә мөмкин түгел. Ягъни кешеләрнең безнең тәртипләрне хуплавын
яки хупламавын исәпкә алмыйча булмый. Руслар – үз милләтенә, иленә
фанатикларча бирелгән халык. Үзләренең зиһене кыска булуы аркасында,
алар күп нәрсәләрне аңламый, яхшыны начардан аера белми. Рус һәм латыш
халкын без шул нәрсәләргә өйрәтергә тиеш. Без иң элек дисциплина кертәбез,
латыш һәм русларны үз көчләре белән кытлыктан чыгарачакбыз. Әйе, әйе, үз
көчләрен бар куәтенә эшкә җигеп. Халыкка дисциплина кирәк. Анысы ярар,
ә синең Инга белән мөнәсәбәтең ничек? – Баурих рюмкаларга тагын эчемлек
салды. Радик инде шактый йомшаган иде. Ул икеле-микеле җавап бирде:
– Әти-әни аңа бик каршы, – диде һәм нидер әйтеп бетермичә туктап калды.
– Әти-әнинең ризалыгы, һичшиксез, кирәк, шунсыз ярамый, – дип куйды
Баурих. – Туганлык җепләрен ныгытырга кирәк. – Ул, маңгай астыннан гына
үгез кебек караган килеш, рюмкасын бушатып куйды. Әмма үзе эчкән саен
айный бара кебек иде. Ә Радикның башына китте, ул аяк-кулын тоймый
башлады. Үз ихтыяры беткән, ни әйтсәләр, шуны кабул күреп, бүтән кеше
аны теләсә нишләтә алырлык хәлгә төшкән иде.
– Синең әти-әниең намуслы булып кылана, – дип сөйләнде Баурих. –
Шулаймы?
– Әйе, шулай, – диде Радик. Ул хәзер Баурихның һәр сүзен җөпләп, шуңа нык
ышанып утырырлык халәттә иде. Тулысы белән үзен сыйлаган кеше иркендә.
Ул ни әйтсә, шул хак. Ул ни боерса, Радик шуны башкарырга әзер кебек иде.
– Намус – ул аяк чала торган сыйфат, әйе бит?! Эшкә зыян китерә, кешене
бәхетсез итә. Әйе бит? Менә синдә дә әзрәк намус дигән нәрсә бар әле, шул
сиңа киртә булырга мөмкин. Ә без сине зур начальник итеп куймакчы булабыз.
Аңлыйсыңмы? Әгәр безнең сүзне үтәп торсаң...
– Үтим, Баурих әфәнде, үтим! – диде Радик. – Нәрсә үтәргә боерасыз?..
Баурих ашыкмый гына аңлатырга тотынды:
– Ингага өйләнергә әниеңнең ризалыгын ал. Ничек итепме? Менә кайтып
керәсең дә, синең аркаңда Инга мине читләштерде, үз янына яткырмый. Әгәр
бозылсам, әни, үзең гаепле буласың, диген. Мине бозылудан йә үзең сакла,
йә Инга белән килеш, әни, диген. Инга мине читләштермәсен. Әниең, юк,
юк, дип әйтсә, үзенә ябыш, йә Инга, йә син үзең ят, башкача чыдый алмыйм,
диген... Йә, төшендеңме?
– Барып җитмәде әле, – диде Радик, авызына кабымлык каба-каба. Бу
сүзләрне ишеткәч, ул айнып киткән кебек булды. Колакларым дөрес ишетмиме
әллә дип каушый калды.
Баурих нидер сизенде һәм һавага чыгарга тәкъдим итте.
Тышта караңгы, тыгыз җил исә иде. Урамның җилсез, ышык ягына чыга
башладылар. Баурих Радикны култыклап алды һәм колагына тукыды да тукыды:
– Инганы үзеңнеке итәсең киләме? – дип сорады.
– Килә, – диде Радик, сөенеп.
– Мин бит шуның чарасын өйрәтәм сиңа... – Баурих бая сөйләгән сүзләрен
КАҺӘР
3. «К. У.» № 5
66
тәфсилләп тәкрарлады. Һәр детальгә аерым тукталды, аңлатты. Радик
башкарасы һәр эшне шәрехләп бирде: – Шулай итсәң, әниеңә ризалашырга
ансатрак булачак. Нәрсәсе кыен моның?
Радик һаман икеләнебрәк бара иде әле.
Баурих исә кызган тимерне чүкүен белде:
– Әгәр шуны эшләмәсәң, сиңа Инга юк! – диде. – Белдеңме? Аңа кызыгучылар
күп. Алар – фабрикантлар. Әгәр мин әйткәннәрне үтәмисең икән, сине начальник
итеп күтәреп булмый һәм квартирадан да коры калачаксың... Ну?
– Белмим шул, – диде Радик, аның тавышы икеләнүле, карусыз иде.
Баурих тагын да ныграк үгетләргә тотынды:
– Егетме син, әллә каз тизәгеме? – диде. – Беләм, сиңа намусың комачау итә.
Ул барьерны атлап үтәргә кирәк. Шунсыз уңыш килмәячәк. Намусыңны таптап
уздыңмы, үзеңә дә иркен, рәхәт булып китәчәк. Әйе, әйе, мин ул мәктәпне
үттем. Хәзер үземне иркен хис итәм, чөнки мин теләсә нинди эшне уйламый
башкарам. Зур эшләргә тәвәккәлләп тотынам, башкарып та чыгам. Эчтән мине
берни тотмый, берни комачауламый. Син намус барьерын гына атлап уз, ничек
әйбәт булуын үзең дә сизәрсең. Иртәме, соңмы, сиңа ул барьер аша үтәргә
туры киләчәк. Ә хәзер иң уңайлы момент. Шунсыз без, немецлар, кешеләрне
чын кадр дип санамыйбыз һәм аңа җаваплы эшләр йөкли алмыйбыз. Шуны
үтә! Безне тыңламасаң, синең гаепләрең җитәрлек, без аларны теркәп барабыз
һәм кирәк чакта чыгарабыз. Шунда сине ни көткәнен беләсең булыр: гестапо!
Гестапога бер эләктеңме, гаебең исбат ителмәсә дә, ул сине ычкындырмый. Ә
синең гаепләр ярылып ята, барысы да теркәлгән...
Алар Радиклар яши торган йортка килеп җитте. Өскә карадылар, ике бүлмәдә ут
яна иде әле. Димәк, йокларга ятмаганнар әле. Радик нишләргә белмәде. Баурих аны
ныклап тоткан, колагына, гипнозчы кебек, һаман шул бер нәрсәне тукыды. Чынлап
та Радик аның гипнозлавын тойган сыман булды. Каршы торырга ихтыяры да юк
һәм гөнаһлары аны арттан кыйный, «буйсын, буйсын», дип кычкыра шикелле
тоелды. Әйе, гөнаһлары бар шул, ә гөнаһларның икенче гөнаһ эшләргә этәрүе дә
билгеле нәрсә. Радик шуңа каршы торырлык көч таба алмый иде.
– Бар! – диде Баурих, катгый итеп, үзе караңгыга кереп югалды.
Радик иркен сулыш алды. Баскыч күтәрмәсенә аягын куйды. Бер-ике атлады
да туктады. Ул шактый айныган иде. Нишләргә? Баурих кушканнарны ничек
үтәргә? Әгәр үтәмәсәң? Ә ул барыбер беләчәк һәм җәза бирәчәк. Җәзасы шул:
сине урам бандитларыннан кыйнату. Бандитлар да Баурих кулында. Ул аларны
азык-төлек белән тәэмин итеп тора. Моны Радик сизде инде. Бервакыт идарәдә
эшли торган хезмәткәрнең күңеленә әз генә коткы салырга кушты Баурих.
Тегенең колагына «Гитлерга кораллы һөҗүм булган!» дип пышылдарга һәм
бу хәбәрнең аңа ничек тәэсир иткәнен күзәтергә боерды. Радик нәкъ агент
кушканча эшләде. Ләкин хезмәткәр бик тыныч, йомшак тавыш белән:
– Ташла, коткы салып йөрмә монда! – диде һәм «номерың барып чыкмады»,
дип елмаеп торды.
Моны Баурих бурычны үти алмаганга санады, Радикны нык кына шелтәләде.
– Син безгә эшләргә теләмисең, – дип янады. Ә беркөнне эш соңрак
тәмамланды. Караңгы төшкән иде. Кайтып барганда, Радикның каршысына
ике әзмәвер килеп чыкты да, тәмәке сораган булып, берсе кинәт аның иягенә
китереп сукты. Радик чалкан барып төшкәч, икенчесе касыгына, бавырына күн
итек белән типкәләде. Бу һөҗүм, әлбәттә, турыдан-туры Баурих тарафыннан
оештырылган иде.
Х И С А М К А М А Л
67
Подъездда шулай бераз уйланып торгач, Радик тәмам айныды. Күңеленә
әти-әнисе хакында кызганыч уйлар да килеп китте. Ләкин шунда ук Инганы
өйгә кертмәгәне өчен әнисенә ачуы да кузгалды. Шулай да бу ачу Баурих
кушканны үтәргә җитәрлек аяусызлык бирми иде. Шунлыктан Радик чигенде,
ишек төбеннән авыр гына кузгалып, үзләре яшәгән өйгә таба атлады.
Инга аны бик нык ачуланып, кара коелып каршылады. Ашарга да
әзерләмәгән иде. Инга да Баурих кулында икән, дигән уй Радикның миен
бораулады. Әйе, ялгышмый, Инга Баурих күрсәтмәсен үти. Радик бик яхшы
белә: һәр хатын-кыз аерым агентлар тарафыннан ялланган. Эштә һәр кеше
агентура челтәре белән уратып алынган. Ә Баурих шул агентлардан килә торган
җепләрне үз кулында тота. Бу бәхәссез иде. Ләкин нишли аласың? Ятьмәгә
эләккән балык нишли ала соң?
Бурычны үтәмәгән өчен, җәза озак көттермәде. Ә аны үтәмәгәнне Баурих
каян белә соң? Монысы табышмак иде. Әллә инде тыңлау аппаратлары
куйганнармы? Шундый аппаратларны Япониядән күпләп китергәннәр
дигәннәрен Радик ишетеп тә калган иде. Нүжәли тыңлап тордылар икән?
Радикларның күршесендә, юка гына стена аша, латышлар яши иде. Әллә
шуларны яллады микән Баурих? Ә нигә гаҗәпләнергә? Немец төгәллегенә
сокланырга гына кала. Болар җиңәр, ахры. Шундый төгәл көйләнгән, төгәл
эшли торган «механизм». Бу «механизм» дәүләтне бик көчле итә, бернинди
көч тә ала алмаслык крепость итә...
Инга эндәшмәде, янына баргач, этеп үк җибәрде. Озын халатын җилфердәтеп,
әйберләрен җыеп йөрде. Мендәр, юрганнарын алып, икенче бүлмәгә чыгып
китте, ишекне шартлатып бикләп куйды. Радик ишек катына килде, Ингага
ялынды. Гаеп миндә, дуслашыйк, диде. Тегесе ләм-мим эндәшмәде. Башка
вакытта да ачуы килсә, сөйләшмәве белән үч ала иде ул.
Радик ялынды-ялынды да, үз бүлмәсенә кереп, диванга ауды. Ингага да ачуы
килмәде, хәер, аңа ачулана да алмый иде ул. Менә шундый йомшаклык, бала-
чагалык, хет тәгәрәпләр ела. Радик үзенең бу сыйфатын кимчелеккә саный,
шуңа үртәлә, гарьләнә иде. «Ә бит әнигә кырыс була беләм, ник, алайса, башка
хатын-кызлар каршында сыер тизәге кебек йомшак соң мин? Нәрсәдән килә
бу бәхетсезлек? Әллә бик яшьли хатын-кыз татыганнанмы? Нилектән мин
хатын-кыз колы булып киттем? Юкса әнине кыерсытырга, рәнҗетергә бер дә
кыенсынмадым. Аяусызлыгым җитте, ә башка хатын-кызлар алдында эрим дә
төшәм. Чүпрәк, чүпрәк! Менә мин кем!» – дип, үзен тирги дә иде.
Үзе әйтмешли, ул хәзер тулысынча курчакка әйләнеп бара. Аның белән
теләсә ничек уйныйлар. Шуңа эчтән генә үз-үзен ачулана иде ул.
Инганың аны читкә тибәрүе авыр сынау булды. Ул аңардан башка яши
алмый икән бит. Менә бер тәүлек кенә аерым торды, ә күңелендә күпме
киеренкелек барлыкка килде. Аның өчен Инга икенче шәхескә әйләнгән ләбаса.
Шайтан алгыры! Әллә шунлыктанмы, үз әнисен күралмый башлады. Ул бит
аны хөрмәт итәргә тиеш. Инга аны үз анасының дошманына әйләндерде.
Нишләп ул әйләндерсен? Ахмак! Юк, Инга аңардан көчлерәк кенә, бар хикмәт
шунда гына. Нәкъ шул көч Радик белән идарә итә дә...
Баурих аны бүген, эшеннән бүлеп, үз идарәсенә алып китте. Билгеле,
начальниклардан сорап, килешеп эшләде ул бу эшен. Немецлар дисциплина
ярата. Зур начальниклар кечкенәләре белән нык санлаша, үзләренең хакларын
сиздерми иде.
Гадәттәгечә, Баурих ягымлы бер абый кебек иде. Башта ул сине гел мактап
КАҺӘР
3.*
68
кына тора, хәлеңә керә. Хуплый, һәр гозереңне үтәргә вәгъдә бирә. Анысы
безнең кулда, без аны эшлибез, борчылма, дип юата. Һәм шулай ягымлы гына
әңгәмә корганда, кинәт кенә үзгәрә дә куя. Бүген дә нәкъ шулай булды.
– Теге көнне ник бурычыңны үтәмәдең, ә? – дип, кырыс тавыш белән сүз
катты ул. Тавышы әллә нинди шыксыз, җанга курку сала торган иде.
– Юк, нәкъ сез өйрәткәнчә эшләдем, – диде Радик. Ләкин тавышы шактый
ук ышанычсыз иде.
– Әле син мине алдамакчы да буласыңмы? – дип кычкырды Баурих һәм
бик кырку рәвештә учы белән өстәлгә китереп сукты. – Көчек, мин, кирәксә,
икенче төрле ысул да куллана белермен. Кадерләгәнне аңламасаң... Без сине
югары бәялибез, сиңа зур өметләр баглыйбыз. Шуңа күрә син әти-әниең
пропагандасына бирелмә, без барыбер җиңәчәкбез. Йә, әйт әле, алар безнең
яклымы, түгелме? Йә, нигә шиңдең?
– Белмим, кем яклыдыр, – дип, көчкә телен әйләндереп сүзен әйтә алды
Радик.
– Беләсең, сукин сын, яшерәсең генә, – дип акырды Баурих. Ачудан аның
аскы ирене салынып төште, селәгәе ага башлады. – Алар безнең яклы түгел
бит! Мин бары тик төгәл фактларны гына кабул итәм!
– Төгәл белмим, бүген болай, иртәгә тегеләй...
– Койрык болгама, миннән котыла алмассың. Дөресен әйтмичә торып, мин
сине ычкындырмыйм. Безнең яклы түгел бит, йә, әйт!
– Түгелдер, ахрысы, – диде Радик, еш-еш сулап.
– Менә бит ничек! – дип, тавышын йомшартты Баурих. – Шушы факт та
аларны гестапога тапшырырга җитә.
– Юк, юк, мин берни белмим, – диде Радик, каушаудан еламсыраган тавыш
белән.
– Син таныдың инде, безгә шул да җитә. Ә башкасы...
– Конкрет берни әйтмәдем...
– Хәзер чигенү юк, авызыңнан чыккан һәр сүз өчен син җавап бирәсең.
Бетте...
– Группенфюрер, сез мине гафу итегез?! – диде Радик, түбәнчелекле-гозерле
тавыш белән.
– Менә монысы бүтән мәсьәлә, – дип, Баурих йөзенә әз генә миһербанлылык
чалымы чыгарды. – Димәк, без уртак тел таба алабыз. Шулай түгелме?
– Шулай, шулай...
– Бу миңа ошый һәм сиңа булган ышанычымны бетерми. Нигә өченчекөн
партизаннар аулау рейдыннан баш тарттың? Начальнигың жалоба бирде. Мин
аңардан бу хакта югарыга җиткермәвен үтендем. Син миңа моның өчен дә
бурычлы, ишетәсеңме? Әти-әниеңнең исән-имин торуы өчен дә бурычлысың.
Мин сиңа Инганы табып бирдем. Минем егетләр таныштырды аны синең
белән... Моның өчен дә син миңа тиешле... Инга бик әйбәт кыз, ул сине бәхетле
итте. Ә бәхет өчен түләргә кирәк. Дөньяда бернәрсә дә түләүсез булмый. Ә
син түләргә теләмисең.
– Группенфюрер, мин түләргә әзер... – диде Радик.
– Алайса, әйдә, казинога киттек...
Бу юлы да Баурих сыйлады. Үзе исә туктаусыз үгетләвен белде:
– Әллә син, безнекеләрнең Мәскәү яныннан чигенгәнен ишетеп,
немецлардан суындыңмы? – дия-дия тукыды Баурих. – Барысы да пүчтәк.
Менә җәй генә җитсен, тагын зур һөҗүмнәр башланачак. Шунда инде немец
Х И С А М К А М А Л
69
үзенең көчен бар Европага күрсәтәчәк. Вакыт безнең файдага эшли, безгә!
Вакыт кемгә эшли, фәкать шул җиңә... Ә син нигә кыюсыз, ә? Немецлар сиңа
мөмкинлек бирә, файдаланып кал. Һәрвакыт алай булмас. Форсатны кулдан
ычкындырма. Ситуация шундый, икеләнеп торма, сук та ал, сук та ал! Син
нәрсә, уңышка ирешүнең принцибын белмисеңме? Мин синең кебек чакта
бернидән дә тайчанмадым. Менә хәзер нинди зур урында эшлим, үзең күреп
торасың. Ә ахмак солдатлар анда башларын сала, мин рәхәтләнеп яшим. Бар
нәрсә үз кулымда. Менә шул ул уңыш. Властьлар алдында ышаныч казану.
Власть ышанычлы кадрларга барча байлыкны бирә. Минем сине дә шундый
кадр итеп тәрбиялисем килә. Төшенәсеңме, мин синең өчен тырышам. Моны
бәяләмәү синең тарафтан әхлаксызлык. Кара, минем ачуны китермә, юкса
начар булуы бар. Дуслар булып калыйк, бер-беребезгә кирәгебез чыгар...
Баурихның өне каты иде, һәр сүзе Радикның йөрәгенә барып кадалгандай
булды. Бары эчемлекнең канны кайнарлатуы һәм, баш миен томалап, дөньяны
җиңел һәм әйбәт итеп күрсәтүе генә аны газаптан коткара иде шикелле. Ул
инде хәмер бирә торган ясалма рәхәтлеккә күнегеп тә бара иде. Башы алга
китеп уйлый алмый, ярты юлда туктап кала. Эчемлек рәхәтенә Инга бирә
торган рәхәтлек тә кушылгач, дөньясы гел түгәрәкләнеп китә. Ул шулар өчен
генә яши кебек тоела башлый. Радик азык-төлек өчен кайгырмый, кием-салым
да проблема түгел. Инга барысын да таба. «Мин сине үлеп яратам!» ди ул,
ачылып киткән вакытларында. Һәм моның буш сүзләр генә булмавын үзе
тоеп тора Радик. Җирдә адәм баласына «ярату» дигән бөек шатлык бирелгән.
Нигә ул шатлык кәсәсен азагына чаклы эчеп яшәмәскә? Гомер бит үлчәп кенә
бирелгән, ә шатлык касәсе һаман тулып тора, табигать үзе шулай яраткан. Нигә
без табигать үзе кушканны үтәмәскә тиеш әле? Дөресе шул, табигать биргән
шатлык касәсеннән туйганчы эчеп, кинәнеп калырга кирәк...
Бүген Баурих кушканны үтәми калу мөмкин булмавын чамалап, Радик
күбрәк эчте, катырак исерергә тырышты. Исерек килеш һәр эшне ансатрак
эшләп була. Эчемлек оятны качыра, башка һәм кулларга кыюлык бирә...
Баурих бу юлы аны өенә озата бармады. Ишек төбендә көтеп торган
машинасын кабызды да китеп барды. Аның кыяфәтендә бар эшне төгәл,
җиренә җиткереп башкара алу горурлыгы сизелерлек дәрәҗәдә иде. Радик
аңа сокланып карап калды.
Соң иде инде. Шулай да әти-әнисе әле йокларга ятмаган иде. Радик үз
ачкычы белән ишекне ачып керүгә, әнисе, шатлыгыннан нишләргә белмичә,
аның алдына килеп басты. Өс киемен, кулыннан алып, чөйгә элеп куйды.
Радикка сүз кушты, хәлен сорашты. Ә ул эндәшмәде, авыз эченнән нәрсәдер
лыгырдады, ияк какты. Тагын да исерә төшкән кебек булды, бер сүзне
икенчесенә ялгый алмый торды. Радик бу юлы эшне тиз тотарга ниятләде.
Әшәкелекне тизрәк эшләп котыласы килде. Ул әнисен, кулыннан тотып,
бүлмәсенә алып керде, муеныннан кочаклап, диванга егып салмакчы булды. Үзе
бертуктаусыз сөйләнде: «Менә син миңа, Ингага өйләнмә, дисең, Инганы кабул
итмисең икән, әйдә, хәзер үзең Инга ролен үтә! Ят! Ят!» – дия-дия, әнисенең
юбкасын өскә сыдыра башлады. Әнисе, шунда гына исенә килеп, улын этеп
җибәрде. Радик тагын килеп ябышты, әнисе кычкырырга тотынды. Тавышка
Андрей килеп керде, Радикны әнисеннән кубарып алмакчы булды. Радик
аңа тибеп җибәрде. Шулай да Андрей, бар көчен туплап, улын идәнгә егып
салды. Кларага китәргә кушты. Радикның торып басарга дәрманы җитмәде,
йөзтүбән капланып яткан килеш тынып калды. Андрей да үз бүлмәсенә, Клара
КАҺӘР
70
янына кереп, ишекне эчтән бикләп куйды. Ул хатынына күтәрелеп карарга
уңайсызлана. Клара исә үксеп-үксеп елый иде. Аның елавында язмышына
рәнҗү, иренә үпкәләү, улын каһәрләү чалымнарын күрми мөмкин түгел иде...
Шактый вакыт үткәч, ишек ачылды һәм Инганың тавышы ишетелде.
Ул идәндә йоклап яткан Радикны уятырга тотынды. Инга кечкенә «Бенц»
машинасы юнәткән иде. Шуның белән килгән икән. Шактый матавыклана
торгач, ул Радикны торгызды, киендереп тә тормыйча, алып чыгып китте.
Баурих күрше квартираларга шымчылар куеп чыккан иде. Ә янәшәдәге
бүлмәдә үзе тыңлау аппараты белән утырды. Барысы ачык ишетелеп торды,
ни сөйләшкәннәрен лентага да язып алды.
Мәкерле Баурих бу гамәле белән берничә максатына иреште. Беренчедән,
ул Радикны намус барьерын үтәр өчен чирканчык алдырды. Егет хәзер
оялып тормаячак. Икенчедән, Радикның әнисе белән әлегә кадәр яшәп
килгән кан берлеген, туганлык җепләрен өзүгә иреште, немец органнарына
ялланудан баш тарткан, ирен сатарга теләмәгән өчен, үч тә алды. Ана
кешене әхлакый яктан тәмам җимерде, шулай ук Радикның моңарчы
җанында көйрәп торган әхлагын бөтенләй бетерде. Хәзер ана белән бала
арасында бернинди сер дә яшеренеп ята алмый, чөнки аларда бер-берсенә
ышанмау хисе туды. Кешеләр бер-берсенә ышанмый башлый икән,
димәк, алар дәүләт өчен куркыныч түгел. Ышанмау әнә шундый тормыш
вак-төякләре аша барлыкка китерелә. Әхлак киртәләрен җимерү өчен,
теләсә нинди чаралар да кулай. Әхлак тәмам җимерелеп беткәч, кешеләр
битлек киеп яши башлый. Бер-береңә ышанмау битлек кияргә мәҗбүр итә.
Телисеңме-теләмисеңме, битлек саклану чарасы булып та тора. Өченчедән,
Баурих ата белән баланы да дошманлаштырды. Андрей хәзер ир-ат буларак
та үз баласын күралмаска тиеш иде.
Әмма Радик үзе кылган явызлыгының астарын аңлаудан ерак тора иде.
Бурыч үтәлдеме, ул шуңа канәгать иде. Баурих аңа башка бәйләнмәсен генә.
Ул аңа ни өчен шундый әшәке бурыч йөкләгән, Радик аны уйлап, нәтиҗә
ясарлык хәлдә түгел иде. Ул, гомумән, болай да ваемсыз адәм иде. Шуңа күрә
немецларга да бик тиз бирелде, аларның ялганына, вәгъдәләренә ышанды.
Немецларның эчке органнары Латвия җирендәге һәр гаиләгә үтеп керү
максатын куйды. Бу максатка ирешүдә иң үтемле корал, әлбәттә, куркыту иде.
Куркытып, адәм баласын теләсә нинди явызлыклар кылырга мәҗбүр итеп була.
Мәсәлән, куркытып яки алтын таулары вәгъдә итеп, яшь егетне әтисе
өстеннән шымчылык итәргә күндерәләр. Шиклерәк, ышанычсызрак кешенең
хатынын шундый ук юл белән ире өстеннән күзәтчелек иттерәләр. Билгеле, бу
максат өчен органнар чыгымнарга да бара. Әйтик, әтисе өстеннән шымчылык
иткән яшь кешенең ихтыяҗларын канәгатьләндерәләр. Әгәр яшь егеткә кыз-
кыркын кирәк икән, бернинди мәшәкать тудырмыйча гына, аны табып бирәләр.
Алар өчен кыска сроклы ял йортлары бар, икесен бергә шунда җибәрәләр.
Өйләнгән адәм булса да, мондый бүләкне аңа бик оста оештыралар, хатыны
берни белми дә кала. Шулай ук ире өстеннән шымчылык иткән хатынның да
кайбер хаҗәтләре үтәлә. Аңа аерым кибеттән дефицит кием-салып җибәрелә,
продуктлар бирелә. Әгәр инде чит ир белән йөрергә тели икән, иренә
сиздермичә генә бу эш тә оештырыла.
Немец властьлары гаиләләрне эчтән җимерү эшен әнә шулай җайга сала
иде. Алар үз илләрендә дә нәкъ шулай эшләгән һәм биредә дә әлеге сыналган
механизмны файдалана иде. Шунсыз ныклы дәүләт төзеп булмый.
Х И С А М К А М А Л
71
XIII
Андрейны эштән чыгардылар. Кыйнап, мыскыл итеп кудылар. Моңа
гаҗәпләнеп тә булмый, чөнки немецлар теләсә кемне теләсә нишләтә ала.
Теләсә, урамда барган җиреннән бер исерек немец сине ата да үтерә. Беркем
берни эшли алмый. Андрей исән калуына сөенде һәм моннан ары немецлардан
ераграк торырга карар итте.
Шул кичне Зорис килеп чыккан иде. Андрей аңа бигүк ышанмаса да, араны
өзеп тә бетерми иде. Бу юлы Зорис үзе ярдәм сорап килгән булып чыкты. Эш
шунда, немецлар латышларны, русларга каршы сугышу өчен, фронтка ала
башлаган, ди. Зорисны да алулары ихтимал, яше буенча да туры килә икән.
Качарга урын эзли. Бер шешә көмешкә алып килгән. Андрей аның бу сүзенә дә
ышанып җитмәде, үзен сынар өчен генә әйтәдер дигән фикергә килде. Тәбәнәк
буйлы, зур башлы бу кешенең чын йөзен бервакытта да күреп булмый иде.
– Нишләп сыеныр җир эзләп үз милләттәшләреңә бармыйсың, ә үзегез яратып
бетермәгән рус катына киләсең? – дип, Андрей аның ялганын фаш итәргә теләде.
– Хикмәт милләттә түгел, кешенең кемлегендә, – диде Зорис, бу сорауны
көтеп кенә торгандай. – Латышлар әнә мөстәкыйль ил дигән булып ахмакланып
йөри. Миңа да син Латвиянең патриоты түгел, дип бәйләнделәр. Армиягә
алырга телиләр. Мин нишләп русларга каршы сугышыйм? Башым ике түгел
лә. Әмма дураклар бар, хуторлардан яшьләрне җыеп китергәннәр. Полк
төзегәннәр. Бераз өйрәтәчәкләр дә партизаннарга каршы файдаланачаклар.
Латышларның хәле русларныкыннан да яманрак. Без, латышлар, сандал белән
чүкеч арасында. Элек тә шулай иде, хәзер дә. Гомер бакый икеле-микеле хәлдә
яшибез без. Сезгә әйбәт, сез – бөек һәм зур милләт. Иң шәбе – зур милләт булу.
Зур милләт түгел икәнсең, бөтенләй булма, эч пошырып йөрмә.
– Кече милләтләрнең дә яшәргә хокукы бар...
– Вак балыкны эре балык ашый инде, хет әллә нинди хокукларың булсын.
Табигать законы. Аңа каршы тору – нәтиҗәсез эш!
– Нигә үз милләтеңне алай тиз күмәсең әле?
– Йә ул үзен саклый ала торган булсын, йә бөтенләй юк булсын. Әйе,
милли хис бездә дә бар. Әгәр ул хисеңне белгертсәң, сине шундук милләтче
дип гаепләячәкләр. Кырыгынчы елның кышында әнә күпме кешене шуның
өчен Себергә озаттылар. Бер гаепсезгә. Милли хискә бервакытта да хокук
бирелми. Юк. Бер генә стройда да. Мин шулай уйлыйм. Чөнки бер генә рус
әйтсенче, латыш милләте яки башка милләт яшәсен, без аларга тимик, дип.
Юк, берсенең дә авызыннан чыкмый.
– Менә мин әйтәм, – диде Андрей. – Латыш һәм башка аз санлы милләтләр
яшәсен, аларны ассимиляцияләргә кирәкми, дим.
– Син Латвиядә булганга күрә һәм көмешкә кызуыннан гына шулай сайрыйсың.
Ә эчеңдә шовинист утыра. Билгеле, бар хикмәт дәүләт башлыкларында. Алар
бар нәрсәне унификацияли, шул исәптән милләтләрне дә.
– Мин шовинист түгел, ялгышасың, – дип куйды Андрей.
– Хәзер шулай... Ну хикмәт бүтәндә. Менә немец килде, безне җәзалый, үз
милләтчеләребез җәзалый, руслар килгәч, алар да шуны ук эшләячәк. Кече
милләтнең хәле, әйтәм бит, бик мөшкел. Кече милләт булганчы, булмаганың
артык...
– Гасырлар буе латышлар үз милләтләрен саклап көрәшкән, бер төбәккә
берләшкән, ул яшәргә тиеш, – диде Андрей.
КАҺӘР
72
– Әйтик, аз санлы руслашып бетте ди. Шуннан нәрсә? Шул бәхет
китерерме? Юк, минемчә. Бердәмлек кирәк нәрсә, әлбәттә. Ләкин бердәмлек
проблемаларны хәл итмәячәк. Бердәмлек сугышлар заманы өчен файдалы.
Барлык вак милләтләрне бер йодрыкка туплау өчен. Әмма сугыш заманы
бервакыт үтәр бит.
– Бик еракка киттең, әйдә, бүгенге көнгә кайтыйк, – дип, Андрей сүзне
икенчегә борды. – Нигә частный практика ачмыйсың?
– Ә-ә, теге көнне мин уйламыйча сөйләнгәнмен, – диде Зорис, кашларын
җыерып. Калын кашлары киң маңгаенда бергә килеп кушылды да күбәләк
кортына охшап китте. – Частный практика өчен, кызыллар килгәч, беләсеңме,
нишләтәчәкләр?! Мин шуны уйладым. Юк, бәласеннән башаяк! – Зорис
стаканына көмешкә агызды да эчеп тә куйды. Ул бик нык нервланган иде. Нигә
икән? Ул да миннән шикләнә, ахрысы, дип уйлап куйды Андрей. Шуңа бик
нык киеренкелек кичергән, күрәсең. Әйе, ул артыграк ачылып киткәнен хәзер
генә аңлап алды, шуңа борчыла, гасабилана иде шикелле. Шикләнүе дә бигүк
урынсыз түгел, ник дисәң, Клара немецча белә һәм ярыйсы гына эштә эшли.
Бу Зорис үзе бик иҗтиһатлы күренә, әнә бит бөтенесен дә исәпкә алып
хәрәкәт итә. Башта немецларга ышанган булып сөйләнгән иде, хәзер бөтенләй
башкача сайрый. Алга карап уй йөртә белә. Ачы тәҗрибә өйрәткән, күрәсең.
Немецларның биредә калуына да ышанмый. Инде хәзердән кызыллар
киләчәген сизенеп өлгергән. Адәм баласының яшәүчәнлегенә исең-акылың
китәр. Тукта, кызыллар мәсьәләсендә ул Андрейны үз ягына авыштырып, аның
карашын белеп, төп башына утыртмасын тагын. Кеше заты бик тиз сатыла,
гаҗәпкә калырсың. Барча устав, кагыйдәләрдә, кешеләр арасында сатылу
дигән нәрсә, билгеле, хөкем ителә, зур җинаять санала. Һәр кеше моны аңлый,
сатылуны түбәнлек дип бәяли. Әмма кискен хәлләрдә үзе сатыла яки сата.
Дөньяда сатмый һәм сатылмый торган бер генә кеше дә юк. Була да алмый.
Алар, сөйләшә-сөйләшә, кешеләр һәм политика белән бәйләнмәгән берәр
эш табарга дигән фикергә килде. Немецларга эшләсәң, кызыллар килгәч,
барысын да исәпкә алачак, аннан инде яхшылык көтмә.
Зорис, көндезләрен яшеренеп ятарга урын кирәк, диде. Андрей, күп уйлап
тормастан, өй хуҗасының бер караңгы бүлмәсе барлыгын әйтте.
– Мин немецларга тоттырмыйм анысы, әмма үзебезнекеләрдән котылырмын
димә! Немецка ярар өчен, бер тиен урынына саталар, валлаһи!
– Фәкать үзеңнекеләр генә сата, дип, французлар юкка гына әйтмәгән инде.
– Башкалардан ычкынсаң да, үзеңнекеләрдән ычкына алмыйсың, шайтан
алгыры!
– Элек-электән кеше тормышы шулай корылган. Кешене иң якыннары
гына саткан...
Икенче көнне, эңгер-меңгер вакытта ук торып, алар шәһәрдән унбиш
чакрым ераклыктагы бер күлгә балык тотарга барды. Күл туңмаган, ике
көймәдә икәүләп озын сөрәкә белән маташырга мөмкин иде. Күл буенда бер
генә рәт булып, берничә йортлы авыл утыра иде. Шунда сөрәкә алып торырга
дип берәүгә сугылганнар иде, сакалы нәкъ керпе кебек энәләнеп торган латыш,
немецлар өч коммунистны, атып үтереп, суга ташлады, дип әйтте. Андрей
белән Зорис бер-берсенә карашып алды. Бу «керпе» сөйләгәннәр чынга да
охшый, әмма балыкны читкә ычкындырмас өчен, шушындый нәрсә уйлап
чыгаруы да мөмкин иде. Ләкин тәвәккәлләргә базмадылар. Балыклар шул
адәмнәр белән тукланадыр дигән фикер барыбер тайчандыра иде.
Х И С А М К А М А Л
73
Шулай итеп, балык каптыру нияте дә барып чыкмады.
Зорис алтын-көмеш сатып алучы тапкан. «Бывший»лардан, ахрысы. Ул
аларны онга алыштыра икән. Ригага Америкадан он килгән. Шуны Митавага
да китерәләр. Ипи заводын эшләтә башладылар. Эшләүчеләргә дүрт йөз грамм
ипи бирәләр. Башта Америкадан он килгәнгә Андрей ышанмады. Ничек инде,
Кушма Штатлар русларның союзнигы лабаса! Әмма капиталистлар үзләре
мөстәкыйль сату итә икән. Океан арты капиталистына нәрсә, бары товары
гына үтсен. Кемгә сатуында – дускамы, дошмангамы – аның эше юк. Германия
эшкуарлары, баксаң, икмәкне Кушма Штатлардан алып ята икән. Зорис шуны
Андрейга ышандырырлык итеп төшендерде.
Ничек, каян алтын-көмеш табарга? Алтын булса, он да була. Ачка үлмәскә
мөмкин. Ләкин немецларга эшкә керергә ярамый.
Зорис көз көне үк Рига белән Митава арасында, урман эчендә, немецлар
еврейларны җыеп аткан дип ишеткән иде. Кай тарафта икәнен дә төгәл
белә. Митавадан утыз чакрымнар чамасы ераклыкта. Анда коры елга үзәне
бар. Немецлар еврейларны шунда алып чыгып аткандыр. Зорисның андый
чокырларны бер-ике төштә үз күзләре белән күргәне булды. Бәлки, шунда
барып караргадыр. Хәзер кыш, куркырлык түгел. Менә анда алтын-көмешле
гәүдәләр бар да бар инде.
Бу эшкә Андрей башта күнмәде. Бер төнне Зорис үзе генә шул кәсепкә
китте. Тәүлек дигәндә, бер уч алтын тешләр җыеп та кайтты. Зорис Андрейны
кабат үгетләде, син мәетләргә кагылмассың, бары лом һәм кәйлә белән өстәге
туң катламны гына чабарсың, дип, бәгырьгә төшәрдәй булып үтенгәч, ул баш
тарта алмады.
Шушы кәсеп белән алар кышны уздырды. Ике-өч ай буе тук булуның
нәтиҗәсе дә күренде. Мәетләрдән алынган алтын теш һәм башка бизәнү
әйберләре хисабына алар ике капчык чиста он юнәтте. Бер караганда, монда
гаҗәпләнерлек нәрсә юк иде. Чыннан да, мәетләр тереләргә ярдәм итә, гомер
бирә. Берәү үлә, икенче берәү көн күрә. Шайтан алгыры, бу дөнья ниләр генә
күрсәтми адәм баласына!
Фашистлар мәетләрне тегендә, монда, фугаслы граната шартлатып, ярны
иштереп кенә күмгәләгән. Кайберләре ачык килеш ята, алар кыш буе яуган
яңгырлардан һәм туңдырып җибәрүләрдән тоташ боз булып каткан. Зорис
андыйларның авызларын яссы лом белән каерып ача да кесә фонареның
утын шунда юнәлтә. Әгәр казналарда алтын-көмеш җемелдәсә, озын саплы
келәшчәсен эшкә җигә.
Алар, җылы вакытта партизаннар белән элемтәгә керергә кирәк дигән карарга
килде. Ләкин колактан колакка төрле имеш-мимешләр ишетелсә дә, конкрет
берни дә табып булмый. Зорис сакал үстереп, кара күзлек һәм икенче киемнәр
киеп, еш кына шәһәр уртасындагы костёл янында оеша торган базарга йөри
иде. Берничә кеше белән элемтә дә урнаштырды. Ләкин үтә дә сак булганга, ул
аларга ышанмый иде. Андрей да Зориска күңелен ачып бетермәде. Хәер, аның
күңелендә фашистларны күралмаудан башка нәрсә юк югын. Тик ул Зорис
алдында бу хисләрен белдерергә, немецларны сүгәргә курка иде. Үз чиратында
Зориста да аңа карата шик бетмәгән икән. Беркөнне, алтын коронка биреп, бик
шәп көмешкә алып кайткан иде, шуның белән юанып утырганда әйтә куйды:
– Мин дә сиңа ышанып бетмим, син дә миңа ышанып җитмисең, – диде.
Андрей, ни әйтергә белми аптырап, күзен тик тасрайтып торды. Зорис хак
сүзләр әйтә бит. Әмма шул ышанмаучылыкны ничек бетерергә, барьерны ничек
КАҺӘР
74
үтәргә? Андрей шуны белми иде. Ә тот та менә ышана башла, дип, акылың
белән үз-үзеңә боерык бирсәң дә, хисләр каршы төшә кебек иде. Әшәке дөнья,
фашистлар адәм затына сулыш алыр урын калдырмады!..
Андрей эндәшмичә утыргач, Зорис, кыюланып:
– Нигә миңа ышанмыйсың? – дип сорап куйды.
– Юк, син нәрсә сөйлисең, Зорис? – диде Андрей, икейөзлеләнергә мәҗбүр
булып. – Әгәр мин ышанмасам, сиңа ияреп эшләп йөрер идеммени?
– Мин латыш булгангадыр инде, – диде ул Андрей сүзләрен ишетмәгән
кебек. – Чынлап та, тел бер, уй бер, ахрысы, ә? Тел барьеры барыбер кала
бугай! Әйе, ихлас мөнәсәбәт, ышаныч өчен бөек корал шул.
Зорисның сүзләреннән Андрей тагын аптырап калды. Ник һаман җанга
үтәргә тели соң бу дип шикләнде. Әмма инде кабат икейөзләнеп, үзенең аңа
ышануын сүзләр белән исбат итәргә керешмәде.
– Ярар, әйтик, руслар латышларны ассимиляцияләп бетерде ди. Шуннан
нәрсә? – дип, Зорис үзенең исерек һәм шунлыктан шукланып торган күзләрен
Андрейга төбәде. – Милләт бетә, димәк, дөньяда латышлар булмаган да кебек
килеп чыга. Тоташ руслар гына булган, имеш. Кем ышаныр моңа? Бер генә
кече милләтнең дә эзсез югаласы килми. Ә заман эзсез югалырга куша.
– Кысыр хәсрәт белән авырыйсың, Зорис! – диде Андрей. – Латыш милләтен
руслар бетерми, юк. Латышлар яшәячәк. Менә күрерсең.
– Милли хиссез милләт милләт түгел инде ул!
– Милли хис – начар, авыру хис, шулай бит?!
– Милли хис – яман нәрсә, беләм, ләкин ансыз да булмый. Менә шул хис
бер-беребезгә ышанырга киртә булып тора да.
– Юк, монда милли хис киртә түгел, ә безнең характерлардагы үзенчәлек
киртә булып тора. Синең дә, минем дә характер шикчел.
– Үз-үзенә ышанмаганнар шикчел була...
– Ахмаклар гына үз-үзләренә нык ышана! – диде Андрей һәм көлеп җибәрде.
Зорис та аңа кушылып авызын ерды. Аның җил каклаган көрән йөзендә
һәм чигәсендә чатнаган пыяладагы сызыклардай җыерчыклар пәйда булды.
Икенче төнне Зорис бер кеше ияртеп кайтты. «Курыкма, бу – ышанычлы
кеше», – дип, Андрей белән таныштырды. Бунаков фамилияле чын рус иде
ул. Караңгы бүлмәдә пышылдап диярлек сөйләштеләр. Бераздан Зорис чыгып
китте. Алар икесе генә калды. Андрей Мәскәү, Ленинград турында сорашты.
Мәскәү яныннан немецларны 400 чакрымга куганнарын ул Клара аша ишеткән
иде инде. Немец баш врачы Кларага бу хакта ничектер әйткән булган. Бунаков
Ленинградның бик яман хәлдә икәнен сөйләде. Төрле яктан чолгап алынган,
бик каты блокадага алынган, шулай да шәһәр бирешми икән. Халык бик нык
ачтан кырыла, ди. Кыш көне Ладога күле аша юл салып, машиналар йөргән,
бераз гына азык-төлек кертергә мөмкинлек туган. Ләкин хәзер хәл тагын аяныч
икән. Калинин урманнарындагы партизаннар ярдәмгә килеп караган каравын.
Әмма немец тылында каян ресурс юнәтәсең? Мәче күз яше инде.
Шактый сөйләшеп утырдылар. Бунаков, еш кына караңгы бүлмәгә килеп,
көнне йоклап уздыра иде. Андрей аны чәйгә чакыра. Сөйләшәләр, киңәшәләр.
Двинск урманнарында бик зур партизан отряды бар икән. Бу хакта Андрей
шулай ук ишеткән иде. Ул отряд немецларга зур куркыныч тудыра, ди, әмма
эзенә төшә алмыйлар икән. Ник дисәң, Латвия белән Россия чигендә куе
урманнар белән капланган гаять тирән үзәннәр сузылып китә. Бик җайлы
позиция. Немецлар якын килеп караган, ләкин нык кына кырылып, кире
Х И С А М К А М А Л
75
чигенгән, ди. «Без хәзер партизаннарга шәһәрдән – кием-салым, хуторлардан
азык-төлек җыярга боерык алдык... Кушылырсыз бит?» – дип сүзен тәмамлады
Бунаков. Андрей җавап бирергә ашыкмады. Бары үзенең бу эшне хуплавын
белгертеп елмайгандай итте.
Бунаков киткәч, ул аның хакында уйлана калды. Шикләрен Клара белән дә
бүлеште. «Нишләптер ул немецларны бик каты сүгә, – диде Андрей, тегенең
ялганын шәйләгән кебек булып. Клара да уйга калды: «Белмим, белмим, бу
дөньяда башым берни уйлый алмый, – дип зарланды. – Нәрсә турында гына
фикер йөртсәм дә, ялгыш булып чыга. Баш миенең ориентирлары тәмам сафтан
чыгып бетте. Яңаларын торгызып булмый. Чөнки дөнья бүген болай, иртәгә
тегеләй – үзгәреп кенә тора. Бар нәрсә дә вакытлы гына, бүген бар, иртәгә юк.
Кеше гомере дә шулай – бүген бар, иртәгә юк. Кешенең эшләре дә вакытлы
гына. Тотрыклы берни дә була алмый. Без үзебез дә тузганак кебек, көчлерәк
җил иссә, тузып-чәчелеп бетәрбез төсле тоела.
Клараның сүзләрендә ачы хакыйкать ярылып ята. Бүген бернигә, беркемгә
ышанып булмый. Ләкин адәм баласы кемгә булса да ышанмыйча яши алмый
бит. Андрей да үзенчә, Бунаковка ышанырга кирәк дип фикер йөртте. Шуннан
җанына җиңелрәк булып китте. Җанга таяныч кирәк шул.
Төн урталарында аны Клара уятты һәм колагына:
– Немец баш врачы бик бәйләнә, нишләргә инде, ә? Әнә кичә күпме
продукт биреп җибәрде. Бик уңайсыз миңа, Андрей, аңлыйсыңмы? Юк, син
аңламыйсың... – дип пышылдады.
– Нәрсә дип бәйләнә?
– Белмәгән булып маташмасана! Ир-ат хатын-кызга ни өчен бәйләнә?
– Соң, үзең хәл ит...
– Ничек үзем генә? Мин бит үземнеке генә түгел, синеке дә!
– Андый эшне ирләргә әйтмичә генә эшлиләр түгелме соң?
– Кинаяң урынсыз! Мин сиңа әйтмичә генә булдыра алмыйм. Юк, вөҗүдем
бармый, вөҗүдем протест белдерә! Нишләргә соң миңа? Берәр сүз әйт инде...
– Клара лышык-лышык елый ук башлады.
– Нәрсә әйтим соң, нәрсә? – дип үртәлде Андрей.
– Син хәлемә керергә теләмисең, читләшәсең! – Клара сүзләрен, күз
яшьләренә буылып, көчкә әйтте.
– Каршы килсәң, ул мине гестапога тапшырырга мөмкин. Менә нәрсә!
– Ни өчен тапшырсын соң ул сине гестапога?
– Әнә шуның өчен! Аларның законнары үзләре белән...
Клара тамак төбеннән чинауга охшаш аваз чыгарды. Андрейның бик каты
ачуы килде. Немецларга гына түгел, Кларага да. Нәрсә инде бу? Балалары бар
иде, аны тартып алдылар, үзен тәмам түбәнлеккә төшерделәр, инде хатынына
үреләләр. Нишләргә? Нишли генә ала соң ул? Күңелен бары рәнҗү хисе били
бара, җанында чиксез нәфрәт хисе генә бәргәләнә. Шул үч, кайтарып булмый
торган үч, эчтә кайный, шәхесен изә. Син юк, син бер тиен дә тормыйсың, син
кеше түгел, син бары бөҗәк хәлендә генә! Бөҗәк нәрсәгә генә каршы тора ала
соң?! Андрей, күкрәген мәче кебек эчтән тырнаган хисләренә чыдый алмыйча,
авыр сулап куйды, үзе мыш-мыш килде. Ул Клараны ачулана башлады:
– Нигә син моны миңа әйттең, ник әйттең? Ә?
– Ә кемгә әйтим тагын? Үзем булдыра алмагач... Минем сиңа хыянәт
иткәнем булмады. Ә син миңа хыянәт иткәләдең. Әйе, әйе, танма! Теге зәңгәр
күзле Мария белән...
КАҺӘР
76
– Миңа гөнаһ өйгәч, үзеңә дә гөнаһка керергә ансатрак булыр, шулаймы?
Үзеңнең гөнаһ эшлисең килеп тора кебек.
– Ник син мине шулай рәнҗетәсең? Бүтән әмәл күрмим, шуңа күрә генә!
Минем каршы килүем синең өскә дә гаеп булып төшүдән куркам мин!
– Әйе, анысын аңлыйм, аңлыйм, – диде Андрей.
– Мин бит тыштан гына шулай кыланам, ә күңелем белән ул хәшәрәтне
берничек тә кабул итә алмыйм.
– Ярый ла «тышың» белән генә канәгатьләнсә... Хайваннарда да ярату
инстинкты була, ди.
– Юк-юк, ул хакта сүз дә булуы мөмкин түгел!
– Ә ул сине үзенеке итә алса нишләрсең? Син миннән канәгать булмыйча,
мине эгоист дип тирги идең. Әгәр миндә җитешмәгән нәрсә аңарда кирәгеннән
артык булса?
– Юк, мине беркем дә үзенеке итә алмый инде. Бетте!
– Мин дә сине азаккача үземнеке итә алмадым шикелле, Клара.
– Нәрсәдән чыгып шулай әйтәсең? Минем тарафтан әллә салкынлык
сиздеңме, назым җитмәдеме?
– Дөресен әйткәндә, назың булмады диярлек инде...
– Авызыңнан җил алсын! Сиңа һаман җитми иде. Назымның аз булуына
үзең гаепле, үзең! Син назымны арттырырга үзең тырышырга тиеш идең. Син
ялкау, бернинди дә тырышлык куярга теләмисең!
– Хатын-кызда наз булмаса, аңа беркем дә ярдәм итә алмыйдыр, мөгаен...
– Хатын-кыз көне-төне эштә, мәшәкатьтә, аңарда нинди наз калсын? Наз
ул күбрәк ирләрдән тора.
– Ирләр дә эшли, алайга китсә... Наз хатын-кызга табигатьтән биреләдер
инде ул.
– Бар нәрсәне табигатькә йөкләү җиңел лә! Теләсә кайсы бик назлы хатынны
да авыр тормыш эт хәленә төшерә! Без кичергән авырлыкларны үзең дә яхшы
беләсең ич. Рәхмәт әйтегез бездә аз булса да наз калганга!..
– Юк, туктале, нигә без тел әрәм итеп пүчтәк нәрсә турында сөйләшәбез
соң әле? Үзебезнең хәл турында уйлашыйк. Син ул Бунаковка ышанасыңмы,
Клара? – дип, Андрей сүзне күңелен чәнчеп, борчып торган нәрсәгә бормакчы
булды.
– Немецларны яманлап, безне дә шуңа кушылырга этәрәдер кебек тәэсир
калды миндә. Бу провокаторлар алымы түгелме соң?
– Сиңа да шулай тоелдымы? – диде Андрей, борчылып. – Кызык! Мин дә
нәкъ шуңа игътибар иттем. Нүжәли сатар икән?
– Нигә шаккаттың? Үз улың саткан чагында, бүтәннәр хакында ничек
башкача уйлап булсын?
– Менә монысын дөрес әйттең. Әйе! Әй, Радик, Радик, җаныбыз кебек
күргән балабыз идең! Ничек шундый хәлгә барып җиттең? Сиңа тормыш
биргән, сине якты дөньяга китергән әти-әниеңне чын дошман итеп күрәсең.
Моңа син үзең генә гаепле түгел, яхшы аңлыйбыз!.. Уф, ярар, җитәр, йөрәк
ярасына тоз салу юньлегә булмас.
Андрей чалкан яткан җирдән шулай сөйләнде, аннары, кулын өметсез
селтәп, авыр сулады да стенага таба борылып ятты. Клара аны күпме сүзгә
тартса да, Андрейдан ләм-мим бер сүз ала алмады. Аның бәгыре, уе, вөҗүде
тораташка әйләнгән иде шикелле.
Х И С А М К А М А Л
77
XIV
Күрше хутордан олау яллап, Андрейларны озату шактый мәшәкатьле булды.
Олаучы бик куркып калган иде. Сугышның үзен әле беркемнең күргәне юк,
әмма куркынычы бар кешеләрнең үзәгенә кереп өлгерде. Отто үзе дә ни уйларга
белмәде. Нәрсә бу, вакытлы гына берәр провокация ише нәрсәме? Әллә бик
җитди хәлме? Дошманны үз җирендә тукмарбыз, дип, газета саен эре-эре
хәрефләр белән язалар иде. Германиянең Россиягә басып керүе һич тә күз
алдына китерә торган нәрсә түгел иде. Безгә алар ничек карар? Үз нәселләре
итепме, әллә кызылларга хезмәт иткән, кызыллык идеологиясе белән бозылган
кешеләргә караган кебек карарлармы? Кызылларның җәберләвен кичергән
немецлар итеп караулары да бар, чөнки үзләре үк, без сезне азат итәргә киләбез,
дип игълан иттеләр. Кызыллар да 1940 елда, моннан нәкъ бер ел элек, без сезне
азат итәбез, дип килгән иде. Килүгә, шактый гына кешене, кулга алып, Себергә
озаттылар. Болары да, азат итәбез, дип килеп, шулай эшләрме? Азат итә-итә
кеше җанын кыялар, тагын бер-ике «азат итү» булса, халык та калмаячак
бит! Юк, немецлар алай эшләмәс. Алдынгы халык санала бит. Алайса, нигә
үз илләрендә башкача фикер йөртүчеләрне төрмәләргә утыртып бетерделәр?
Тельман бит хөкүмәт әгъзасы итеп халык тарафыннан сайланып куелган
булган. Шул хөкүмәт әгъзасын яла ягып гаепләгәннәр һәм таш капчыкка
утыртканнар. Яла якмыйча гына гаепли алмаганнар, ник дисәң, аның бернинди
дә гаебе булмаган. Хөкүмәт башына килгән Гитлер өере берни белән санлашып
тормый, башкача уйлаучыларга каршы каты террор урнаштыра... Шулай булгач,
безгә, биредә яшәүче немец гаиләләренә карата да алар, белмим, миһербанлык
күрсәтер микән? Үз илендәге немецларны карашлары өчен эзәрлекләгәнне,
төрмәләргә тутырганны, алар безгә ничек мәрхәмәтле булсын соң? Немецлар
бар яһүдләрне яһүд булганы өчен генә җәзалый, ди. Нинди галәмәт инде бу?
Немецларга шундый хокук бирелгәнмени? Ник алар үзләрен бар халыклардан
өстен саный? Каян килеп чыккан әкәмәт бу? Моны ничек аңларга? Мин –
немец, димәк, мин бүтән милләтләрдән өстен? Нәрсәсе белән өстен? Ни өчен
өстен? Юк, баш та, йөрәк тә кабул итми моны. Коточкыч гаделсезлек бу. Ул
гаделсезлеккә һәркем каршы булачак. Немецлар шуны әз генә дә аңламый
микәнни?..
Отто үзләренең утарына кайтып җиткәндә, кояшның болыт астында
кызарып байый барганы шәйләнә иде. Шулай да якты иде әле. Болында
арканланган сыерны бозавы белән абзарга керткәннәр, чөнки хәлләр бик
хәвефлегә әйләнде. Элек болында куна торган сыерны хәзер кеше күзеннән
яшерергә кирәк. Сыерны гына түгел, бар нәрсәне яшерергә туры килә.
Кызыллар килгәндә дә шундый яшерүләр булып алган иде. Баерак кешеләр
кыйммәтле әйбер-караларын җиргә дә күмгәләде.
Оттоларның исә әллә ни яшерер нәрсәләре юк. Җирләре аз, Отто үзе заводта
эшли, шәһәрдә яши. Биредә аның туганнары – карт белән карчык гомер итеп
ята. Авыр эшкә ярамыйлар. Отто җирне үзе кечкенә трактор белән сөрә, чәчә.
Үзе заводтан китә алмаса, кеше яллап та эшләтә иде. Бер сыер, ике-өч дуңгыз
асрыйлар. Карт белән карчык шуларны карап тора. Әзер курмы бирәләр,
ишегалдындагы чыгырлы коедан су чыгарып салалар.
– Рита китте бит, – дип каршы алды карт Оттоны. Ул өйалды ишеге төбендә
нидер эшләп маташа иде. Отто аңа якынрак килде.
– Ул квартирагыз өчен бик курыкты, – диде карт. – Анда немец частьлары
КАҺӘР
78
килеп, кешеләрне өйләреннән куып чыгара икән. Күрше Добэледан кайтып
китешли Рита үзе әйтте.
– Алайса, миңа да ашыгырга кирәк...
– Тукта, ике активистны кулга алганнар, ди анда. Кемдер барып әйткән,
имеш. Үч итеп. Сине дә көтеп кенә тормагайлары?
– Анысын көтәргә була. Кызыллар булганда, шым торганнарның хәзер
канат җәюләре мөмкин.
– Син дә башлык идең бит.
– Мин, абый, кызылларны аңлый алмадым. Бик теләдем, әмма зиһенем
җитмәде, – диде Отто, итек йөзендәге аксыл тузаннарны үлән йолкып сөртә-
сөртә.
– Ну бит син активистлар чутында йөрдең.
– Мин эш яратам, ә кызылларга эш белән генә ярап булмый иде.
– Шуны кисәтим әле, – диде карт, калын мыегына кул очы белән орынып
алып. – Хәзер болганчык чор башланачак. Әйеме?
– Ул хакта да башка килде...
– Сез шул чорда берәр җиргә яшеренеп торыгыз. Юкса...
– Немецлар шулай ук әшәке кыланыр микәнни, абый?
– Әнә яһүдләрнең барча әйберләрен алып, үзләрен каядыр озаталар икән.
– Без бит немецлар, безгә нигә куркырга, абый?..
– Сакланырга кирәк, ишетәсеңме? – диде карт, пышылдауга күчеп.
Аның мыегы иренен каплап тора, сүзләре дә мыек эченнән килә иде сыман.
Күзендә – хәвефләнү, йөзендә курку, сагаю галәмәте шәйләнә иде.
– Әллә Витяны безнең янда гына тотаргамы? Ә? Рита аны үзеннән
калдырмады, ахмак ул. Анда ни булмас, биредә тыныч әле. Олы юлдан читтәрәк...
– Миңа хәзер китәргә кирәк, – диде Отто, үлән сүле чыкканчы күн итеген
сөртә-сөртә.
– Караңгы төшмичә йөрмә, әйткәнне тыңла. Рита да киреләнде.
Өйалды коридоры буенча барып, өйгә керделәр. Карчык үз бүлмәсенә кереп
яткан иде. Аны борчымаска булып, кухняга уздылар. Карт бәрәңге кыздырган
икән. Кунаклардан калган пироглар да бар иде, шулар белән өй сырасы эчтеләр.
Сүз һаман сагаю, саклану турында барды. Властьлар алмашынып тору, тормыш
барышының кинәт үзгәрүе өннәрен тәмам алып бетергән иде. Теләмәсәң дә,
җанда курку тора. Синең белән шул идарә итә. Эчтәге курку үзенә буйсындыра,
күпме батыр булырга тырышсаң да, ул барыбер үзенекен итә.
Рита Оттога бик нык куркынып, төсе-өне беткән килеш ишек ачты.
Караңгы булса да, тавышыннан шул беленде. Ә Отто ничектер бик тыныч иде.
Рита тәрәзәләрне одеяллар белән томалап чыккан икән. Витя йоклый. Шуңа
күрә ишек төбендә, караңгыда гына чишенеп, Отто кухняга узды. Рита шәм
яндырды. Шул мәлдә өй селкенә башлады. Ике йорт аша гына олы юл иде,
шуннан танклар, машиналар уза дип гөман иттеләр. Йокларга ятарга ничектер
куркыныч иде. Менә хәзер өй өскә җимерелеп төшәр шикелле тоела иде.
Нишләргә, кая барырга, Витяны нишләтергә? Иң элек шул хакта сөйләшергә
тотындылар. Бу болганчык вакытта кайдадыр посып яту муафыйк булыр иде,
билгеле. Ләкин кая яшеренәсең? Ичмаса, баланы куркынычсыз берәр урынга
качырасы иде. Әмма кая качыру турында бер карарга килә алмадылар. Рита
шунда яңалык әйтте: теге кибетче еврей Эйнштейнны алып киткәннәр икән.
Хатыны елап килгән булган, Отто немец бит, үз телләрендә сөйләшеп карасын
әле, дип, бик үтенгән. Кич буе көтеп утырган да кайтып киткән. Иртән тагын
Х И С А М К А М А Л
79
киләчәк, ди. «Нишләрсез икән? Аны яклап баргач, үзеңне алып калмаслармы?
– диде Рита. – Боларга ышаныч юк. Бер гаепсез кешене алып киткәнне, сиңа да
сәбәп табарлар. Әллә бармыйсыңмы? Синең – активист, минем Ленинградтан
икәнне белсәләр, дим...» «Каян белсеннәр?» – диде Отто. «Әйтүчеләр
табылмас, дисеңме? Яңа властька ялагайланучылар күп булыр, – дип, Рита
үзенекен куәтләде. – Яңа властьның тагын ничек ышанычын казана аласың,
фәкать башка берәүне сатып кына! Башка юл юк! Властька, гомумән, кемнедер
чагып кына ярап була. Бүтән мөмкинлек юк. Бердәнбер юл. Немецлар өчен дә,
кызыллар өчен дә. Тормыш бер генә юл калдырган. Телисеңме-теләмисеңме.
Элек-электән, борынгы заманнардан бирле кешеләр шул әмәл белән генә
ышанычка керә алган. Фәкать кемне дә булса сату әмәле белән генә».
Ританың сүзләрендә, чыннан да, дөреслек бар иде. Аны исәпкә алмыйча
булмый. Эйнштейнны коткарырга барып караргамы-юкмы? «Рита, син
ничек уйлыйсың? – дип сорап куйды Отто. – Мин син әйткәнчә йөрергә
күнегеп беттем...» «Белмим, – диде Рита. – Иртәгәгә чаклы белмим, үзеңә
кара...» Оттоның уйлары ми тартмасына бөялде: нишләргә? Рита җибәрмәү
ягында. Тавышыннан шул сизелеп тора. Рита сүзе белән йөргән өчен абыйсы
белән апасы Оттодан риза түгел. Усал, диләр, Оттоны әнә ничек биетеп тота
дип шаккаталар. Отто ни әйтергә белми. Шулай ук нык үзгәрдем микәнни
дип аптырый. Сезгә карата мин әллә бераз суындыммы соң, дип сорый ул
абыйсыннан. Бераз гына түгел, бик нык суындың, ди абыйсы. Апасы тагын
да күбрәк дәлилләр китерергә тотына: ул сиңа түбәнсетеп карый, үзен югары
тота, шуны сизмисеңме, ди. Берни сизмим, ди Отто. Ул үзе гадел табигатьле,
әмма Ританың үзеннән Оттоны тәмам тартып алуын гафу итә алмый иде. Хәер,
бу һәр гаиләдә була торган хәл инде.
– Витя абыйларда торып торсын, – диде Отто, ниһаять, ныклы карарга килеп.
Рита өстәлнең аргы башында мул күкрәкләре белән кырына тиеп диярлек
утыра иде, башын күтәреп иренә карады. Отто чынлап әйтәме, әллә киңәш өчен
генәме икәнен белергә теләде ул. Һәм белде дә. Оттоның малайны абыйларына
җибәрәсе килә иде. Аның үз логикасы бар. Әмма Ританың ихтыяры көчлерәк
иде. Ул үзенең баладан азга гына аерылып торуын күзаллап карады һәм моның
мөмкин түгеллеген бөтен җаны белән сизгәндәй булды.
Отто үз дәлилләрен китерергә кереште. Хуторларда куркынычсызрак
булачак, диде. Качып калырга урыннар бар. Шәһәрдә кая качарга мөмкин? Юк.
Яңгырлы вакытта немецлар анда бара да алмас, керергә дә куркыр. Хуторда
ашау-эчү ягы да, билгеле, әйбәтрәк булачак. Алар – хосусый милекчеләр, җир
сөреп, иген үстергәнне тыймаслар.
Әмма Рита барыбер дә риза түгел иде. Отто озак кына хатынына карап
торды. Нигә ул аңа каршы килә соң әле? Витяны артык яратамы? Дөрес, абыйсы
белән апасын өнәп бетерми анысы. Бигрәк тә аларның шапшаклыгын яратмый.
Чисталыкка бик тырышып өйрәтеп тә маташты үзләрен, әмма бернигә ирешә
алмады. Чигенде. Тегеләр Рита өйрәткән саен карыша гына иде шикелле.
Оттоның Рита сүзен генә сүз итүен дә күтәрә алмыйлар. Ачулары килә.
Ачуларын Ритага карышып чыгаралар иде. Тыштан бик тату гаилә күренсә
дә, эчендә әнә шундый, астан күренми торган каршы агым бар иде.
– Рита, – диде Отто, йомшак кына. – Витя белән икегез дә утарга кайтыгыз.
Аңлыйсыңмы? Анда барыбер куркынычсызрак булачак! – Ул аска карап,
кайгыга батып утырган хатынының аксыл киң маңгаена карады. Акрынлап
карашын аскарак шудырды: күзләре дымлы, керфек төпләре көйгән төсле
КАҺӘР
80
кара янып тора. Күз асларында зәңгәрсу тасма кисәкләре ябыштырып куелган
сыман. Ирене кипшергән, ә ирен өстендә чак кына беленә торган соры төкләр
бар. Әйе, ул бик арыган. Кайгысы да бик зур, чөнки ул барысын да йөрәгенә
якын ала. Ә менә апасы Клара бөтенләй икенче төрле. Бик тыныч табигатьле.
Һәр кешегә җайлаша белә. Әйбәт характерлы. Ританың холык-фигыле «үткен
почмаклы»рак шул. Ләкин ул Оттоны бик ярата, назга да бай хатын. Бергә
яшәгәч, назы да бик кирәкле сыйфат. Отто моны өйләнгән ир-атлар белән үзара
гәпләшкәндә тагын да ныграк белде. Бернинди назы юк салкын хатыннар да
була икән. Синең яныңда гел дә бүрәнә кебек ята торган...
– Рита, киреләнмә, Витя хакына үз капризларыңны куеп тор, – диде Отто
бу юлы кырыс кына.
– Син немец бит, шуңа күрә безгә тимәсләр әле, – дип куйды Рита.
– Саклану зыян итмәс, Рита. Бернинди гарантия юк бит.
– Әйдә ятыйк, иртәгә күз күрер, – дип, Рита урыныннан кузгалды. Шәм тотып
кухнядан чыгып килә иде, шулчак ишек шакыган тавыш ишетелде. Икесе дә
куркып, кухняга кире чигенде. Сагаеп кына шаку тагын кабатланды. Бактың
исә ул танышлары Стубе икән. Аңа ачмыйча булмый иде. Нәрсәгә дип килде
икән? Ул бит Оттоны бер дә өнәми. Заводның профсоюз председателе булып
эшләгәндә, аларның күчәр башлары һаман эләгешеп торды. Стубе какча гәүдәле,
озынча чырайлы, бәрәңге борынлы, алга чыгып торган биек маңгайлы, сөйләргә
маһир кеше иде. Ул, имеш, Ригада подпольедагы большевиклар әгъзасы булган.
Советлар килгәч, аны заводка җаваплы эшкә җибәргәннәр. Цехларга кереп, хәл-
әхвәл белешеп йөрергә ярата иде. Бигрәк тә яшьрәк хатын-кызлар янында озак
туктала, ниндидер шаян сүзләр әйтеп көлдерә, дәртләндерә иде.
Завод директоры йомшак булып чыкты, дип сөйләнәләр иде. Бар эшне
шушы Стубе хәл иткән. Директорның йомшаклыгы характерында түгел, ә
биографиясендә иде. Теге вакытта ниндидер ярамый торган эшләр эшләгән,
сүзләр әйткән, имеш. Шуны исенә төшергәннәр, ди. Шуңа күрә урыныннан
очмас өчен артын кысып утырырга мәҗбүр булган. Бигрәк тә идән асты
большевигына ничек каршы сүз әйтә алсын ул. Ә Стубе – шактый әрсез кеше.
Бөтен эшкә катнаша, һәр төштә үзен белгечкә саный иде. Җыелышларда чыгыш
ясаганда да дөньяга баш кеше кебек, үз-үзенә нык ышанган, алдан бар нәрсәне
белеп торган сыман сөйли иде. Хәтта парторг та аңа каршы сүз кыеп әйтә алмый.
Әгәр әйтә башласа, бер сүз белән артына утырырга мәҗбүр итә торган иде.
Капкачлар ясау цехында ике штамповка станогы бар иде. Шуның берсе
җимерелде, һәм айлык план үтәлми калды. Моны тулысы белән Отто гаебе
санадылар. Стубе шулай әйткән. Отто – баш инженер. Янәсе, ул карамаган,
хәстәрен күрмәгән. Стубе киңәшмә саен Оттоны тапый башлады. Ә бит Отто
турыдан-туры гаепле түгел, ә станокта эшли торган эшче гаепле иде. Ул яшь,
тәҗрибәсез. Тәҗрибәле эшчеләр, Советлар килгәч, куркып, кайсы кая качып
бетте. Яңа кешеләр җыярга туры килде. Алар барысы да хуторлардан килгән
яшьләр иде. Өйрәтергә кеше юк, күнектерергә вакыт бирмиләр, план үтәргә
кирәк. Бер нәрсә икенчесеннән килеп чыга бит. Станок белән тиешенчә эш
итә белмәгән егет артык «тырышып» җибәргән дә бандажны эреткән. Һәм
шуңа Отто гына гаепле булып калды. Янәсе, ул яшь эшчегә төгәл инструктаж
бирмәгән. Отто үзенең моңа турыдан-туры җаваплы булмавы хакында әйтеп
караса да, Стубеның ишетәсе дә килмәде. Отто зыянны түләтерләр дип тә
курыккан иде, бу хакта Ритага да әйтеп куйды, чөнки хатыны һәр тиенне саный
торган булып китте. Оттоны эчү мәсьәләсендә дә нык тота иде. Әмма соңыннан,
Х И С А М К А М А Л
81
парторг түләтергә каршы чыккан, дип сөйләделәр. Стубега бирешмәгән. Элекке
вакыт булса, хуҗа, һичшиксез, станокта эшләүчегә һәм цех башлыгына штраф
салыр иде. Совет законнарының эшчегә карата гуманлы булуына Стубе да
каршы тора алмаган. Отто мондый гуманлылыкны башка җирләрдә дә күрде.
Бер яктан, моңа сөенеп караса, икенче яктан, уйга да бирелә иде. Артык
гуманлылык эшченең тугарылып китеп, брак ясавына китерер дип шөбһәләнә
иде. Дөрестән дә, заводта эшчеләр саны элеккеге кебек булса да, эшләп чыгару
күләме шактый кимеде. Кыскасы, советларча эшли башлау белән, продукция
аз эшләп чыгарыла башлады. Отто моңа бик нык аптырый, нишләргә белми
иде. Тагын бер нәрсәгә исе китте аның: эшләргә яратмаучы ялкауларны Стубе
бик ярата һәм җыелыш саен мактап телгә ала иде. Ялкаулар, гадәттә, сөйләргә
маһир була. Җыелышта иң элек шул хөрәсән ялкаулары сөйли һәм намус
белән эшләүчеләргә йә тегеләй, йә болай тибеп уза. Отто кемнең намус белән
эшләгәнен, кемнең көн үтсенгә генә йөргәнен бик яхшы белә иде. Шунлыктан
Стубе якын күргән ялкауларны, эштә эленке-салынкы йөрүчеләрне фаш итеп
чыкты. Стубеның моңа бик ачуы килә, кайчакта, ачуын яшереп кала алмыйча,
самавыр кебек кайнап чыга һәм эчендәген әйтеп ташлый иде. Димәк, хәзер
эшләү мөһим түгел, ә сүз сөйләү мөһим булып чыга. Кешене эшенә карап
түгел, ә сүзенә, сөйләвенә карап бәялиләр. Бу моңарчы күз күрмәгән, колак
ишетмәгән яңа күренеш иде. Отто бу хәлне аңлый алмаудан гаҗиз: ничек
инде кешене сүзенә карап бәяләргә мөмкин? Нәрсәгә китерер бу? Әмма алда
нәрсә буласын уйлаганны шулай ук өнәмиләр. Ни кушсалар, шуны башкар,
башкасына тыгылма. Ул хакта махсус уйлый торган кешеләр бар, алар өлешенә
кермә... Уйлый торгач, Отто шундый нәтиҗә чыгара иде. Бигрәк тә Стубеның
үз тирәсенә ялкау-хөрәсән, ертлачларны якынайтуына үртәлә иде ул.
Стубе социалистик ярыш оештырып йөрде. Бик зур эшкә санады ул аны.
Барча бәлаләрдән коткара торган чара итеп күрде. Һәр цехка аерым социалистик
йөкләмә язып бирде. Ул унҗиде пункттан тора иде. Бер пунктында, социалистик
аңны арттырырга, диелгән. Бер җыелышта Стубега, нәрсә ул социалистик аң,
дип сорау бирделәр. Стубе аңлатырга кереште: үз илеңне ярату, хезмәткә
аңлы караш, яныңдагы иптәшеңә хәерхаһлы мөнәсәбәт... дип тезде генә. Бер
кыю хатын шунда, менә минем янда хөрәсән иптәш бар, эшләргә иренә, кеше
җилкәсендә утыра, мин шуңа хәерхаһ булырга тиешме, дип сорау бирде. Әйе,
син аңа әйбәт карарга тиеш, диде Стубе. Аннары икенче бер чая хатын, торып,
әнә барлык эшне яхшы эшләүче фәлән ни өчен сезгә ярамый, сез аны ник
җыелыш саен тәнкыйтьлисез, дип сорады. Бу сораудан Стубеның битенә әз
генә алсулык йөгерде. Шулай да каушап калмады, үз дәлилләрен әйтте. Аның
сүзләреннән һәр кешене хезмәтенә карап түгел, ә карашларына карап бәяләү
кирәклеге аңлашылды. Моны ул үзе дә сизеп алды һәм төрле аңлатмалар,
искәрмәләр биргәндәй итте.
Өч айдан социалистик ярышка йомгак ясалды. Нәтиҗәләр буенча бар пункт
та тулысынча үтәлгән дип әйтеп булмый иде. Стубе, цех башлыкларына басым
ясап, йөкләмәләр үтәлде, дип кул куйдырды. Отто кул куюдан баш тартты,
чөнки эшләп чыгару элеккеге өч айга караганда да ким иде. Бу исә Оттога
каршы бик зур дәлил булды. Стубе шул фактны, күпертеп, барча төштә сөйләде.
Хәтта райбашкармага махсус барып әйтте. Ул Оттоны урыныннан алу өчен
йөри иде. Начальникларга яраша белми торган кешене ничек баш инженер
итеп тотарга мөмкин? Бу очракта кем дә юл өстендәге ташны алып ташлау
ягын карар иде. Оттоның моңа әллә ни исе дә китмәде. Әмма үзен эшеннән
КАҺӘР
82
төшерерләр дип тә ышанмый иде. Ник дисәң, фабрикада производствоны
һәм аның процессларын аңардан яхшы белүче башка белгеч юк иде. Отто
моның белән бераз горурлана да иде. Аңардан башка механизмнары рәтләп
эшләмәячәк, план яначак, янәсе. Ә планны үтәмәгән өчен, башлыкларны
райисполкомда тетәчәкләр. Отто шулай үз осталыгына аркаланып, Стубе
канат астына посып, эшләмичә генә акча алучыларны фаш итүен белде, чөнки
аңарда дөреслекне ярату хисе көчле иде. Табигатьтән килгән ул хисне эчеңдә
тыеп торып булмый икән! Һәр эштә диярлек төртә дә чыга иде ул. Турыдан
ерак барып булмаганы – билгеле нәрсә. Стубе Оттоны урыныннан төшерү өчен
бар көчен куеп тырыша башлады. Моны сизми калу мөмкин түгел иде. Без
капчыкта ятмый. Оттоны белә торган, әмма аңа каршы төшәргә яратучы бер
егет эштән кайтканда, колагына гына пышылдады: «Стубе мине синең өстән
язып бирергә күндермәкче булды, тик мин баш тарттым», – диде. Отто аңа
берни дә әйтмәде, чөнки сүзләренә ышанып җитми иде. Шулай да Стубеның
методын чамалады. Әйдә, чокчынсын, диде. Аңардан башка барыбер бер
механизмны да эшләтә алмыйлар. Стубе сүзенә карап, аның мин-минлеге өчен
генә заводны механиксыз калдырмаслар. Беркемнең дә башына тай типмәгән.
Әмма Оттоның өстендә болытлар куерганнан-куера барды. Ул һаман үзенең
алыштыргысызлыгына нык ышанып йөри бирде. Ә куерган болытлар яшенне
үзеннән-үзе китереп чыгара.
Биредә дә шулай булды. Беркөнне директор кабинетында җитәкчеләрдән
генә киңәшмә җыелды. Район башкарма комитетыннан вәкил килгән иде.
Башта ул сөйләде: план үтәлмәгән, айдан-айга өзелгән. Эш болай бара алмый.
Сәбәбен ачыкларга кирәк. Планны тутыру өчен, ашыгыч чаралар күрү,
резервлар табу бик зарури. Ә парторг бар тоткарлыкны техниканың начар
эшләвеннән күрде. Директор да шуны ук куәтләде: конвейер ватылып, ничә
көннәр тик торган. Консервларга азык-төлек тутыру кул белән башкарылган.
Кыскасы, баш инженерның эше күренми.
Күзгә карап, барысы да шулай арттырып сөйләде. Бу ни хәл? Ни өчен
шулай итәләр? Булганны булмады дип әйтәләр? Отто да бар эшкә дә өлгерә
алмый, билгеле. Әнә бервакыт Украинадан томат пастасы ясарга берничә
вагон помидор китергәннәр иде. Балык консерваларын томат катнаштырып
чыгарырга план бирелгән иде. Әмма пешерү казаннарын көйли алмадылар.
Отто берүзе өйрәнчекләр җыеп өйрәтә-өйрәтә эшләп маташты, әмма берни
барып чыкмады, төп эше дә тоткарланды. Шулай итеп, тегендә дә, монда да
өзеклек килеп туды, ә бар гаепне Отто өстенә өйделәр. Билгеле, ул да бөтенләй
үк гаепсез түгел. Пешерү цехын бик тә җайга саласы килгән иде аның. Ә инде
өч вагон помидорның череп юкка чыгуы өчен кемнедер гаепләргә кирәк иде.
Юкса гамәлдә гаеплеләр берәү генә булмый, алар күп. Ләкин ни өчендер
гаепне бер генә кешегә өяләр. Шуның белән эшне ябалар. Килгән зарар өчен
башкача җавап бирү юк. Бу хәл, бер яктан, бик гуманлы булса, икенче яктан,
экономика өчен зарарлы. Өстән, гаепле кешегә җәза бирелдеме, дип сорыйлар.
Моңа җавап әзер булырга тиеш: гаепле кешегә җәза бирелде – эшеннән алынды.
Югары сыйфатлы өч вагон помидорның әрәм булуы өчен Отто бик нык
борчылды, шуңа күрә баш инженер эшеннән алынганга артык көенмәде дә
кебек. Вазифасыннан азат ителүен хаклы дип санады. Әмма Рита бу хәл белән
һич килешмәде. Икенче көнне үк райбашкармага китте. Аңа Отто эшен яңадан
карарга вәгъдә иткәннәр, юатканнар, бераз генә өркеткәннәр, күңеленә шом
салганнар иде.
Х И С А М К А М А Л
83
Күпме көтсәләр дә, Оттоның эше кабат каралмады. Аңа нокта куелган иде.
Өч вагон помидорның яраксызга чыгуына чын гаеплеләр Отто артына яшереп
калдырылды. Рита райбашкармага тагын барып, чын гаеплеләрне атап-атап
та әйтеп карады. Тик берни дә үзгәрмәде. Карга күзен карга чукымый, дип,
ахырда бу ниятеннән кире кайтты. Оттоның бәласен үз җилкәсе белән дә
күтәреште. Тик Оттоның урыныннан алынуын хаклы дип санавы белән һич
тә килешмәде, һәрбер хатын-кызга хас булганча, ирен астан гына котыртты да.
Мин-минлегенә тиярдәй сүзләр әйтте. Син ир кеше түгел, юкка чалбар киеп
йөрисең, дип тә мыскыллады. Отто исә сабыр гына тыңлап торды, намусына
тия торган сүзләрне буена сеңдерде. Рита артык нык чәнчеп әйткәндә генә
үзенең дәлилләрен китерә: «Болай ансат котылганга рәхмәт әйт, түләтә
башласалар йә судка бирсәләр, нишләр идең?» – ди иде.
Оттога хәерхаһ булганнар соңыннан яшертен генә ирештерде: аны баш
инженер эшеннән алуны Стубе бик нигезле итеп оештырган икән. Өч кешене
Отто өстеннән язып бирергә күндергән. Директор шуларга нык дикъкать
иткән, имеш. Өстәвенә Оттоны эшен начар башкарганга түгел, ә карашлары
өчен алганнар икән. Монысына Отто һич ышанмады. Аның карашлары нинди
иде соң? Ул Советларны чын күңелдән кабул итте һәм аларның һәр законы
хаклы, гадел дип белә иде. Дөрес, баш инженер буларак, кайбер нәрсәләр белән
килешеп тә бетмәде. Мәсәлән, әлеге дә баягы уяулык күрсәтү мәсьәләсендә.
Аны начальниклар, уяулык күрсәтмисең, сукыр син, дип тирги иде. Әйбәт
эшләгән кешегә карата бер сәбәпсезгә уяулык күрсәтеп, шикләнеп карарга
теләми иде ул. Тора салып кешегә шикләнеп кара, имеш! Бу бит әхлакка да
сыймый торгандыр. Отто, мин андый эшне булдыра алмыйм, диде. Шуннан
соң аңа кырын карый башладылар.
Әйе, шайтан алгыры, чынлап та, Оттоның карашлары Советларныкына туры
килеп җитмәгән икән шул. Бәлки, нәкъ менә шуның өчен аны төшергәннәрдер
дә. Мөгаен, шулайдыр.
Бу мәсьәләне алар Рита белән ай буе диярлек тикшерде. Икесе өчен дә
шактый каты чикләвек булды бу. Икесен дә бик нык сискәндерде, уйланырга
мәҗбүр итте. «Син, – диде Рита, – беркемнән дә шикләнә белмисең. Һәркемгә
ышаныч белән карыйсың. Бездә исә кешегә шикләнеп карау тойгысы патриотик
тойгы санала. Аңладыңмы?..» «Юк, – диде Отто, – аңламадым. Ничек инде?»
Ул тегеләй уйлап, болай уйлап карады, әмма төшенергә зиһене җитмәде. «Яңа
тормыш бу, – диде Рита, – аның механизмы башкачарак. Үзең тимер механигы,
әмма иҗтимагый механизмны аңларга башың җитми. Эх, сине!..»
Оттоны баш инженер эшеннән төшергәч, Стубены райбашкармага алдылар.
Бер бәндә батмыйча, икенчесе күтәрелә алмый, ахрысы. Яңа тормышның
тәртипләре шулайрак күзаллана иде.

Ахыры киләсе санда.

Реклама