Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖАН ЯКТЫСЫН ЯУДЫРА


Хатын-кыз монологы
Мин – ут.
Мин төнлә йолдыздай балкыйм.
Мин – җилдә янган учак һәм
Мичтәге тыңлаучан ялкын.
Мин – ут.
Кешеләргә җылы бирәм.
Аларны яныма дәшеп,
Бер табында күрештерәм.
Мин – ут.
Син күңелемне күрергә
Бик ашыкма.Үтә авыр
Җан үзәгемә керергә.
Мине
Көчсез итү, түбәнсетү
Хокуклары берәүгә дә
Бирелмәгән... җанны сүтү...
Мин – ут.
Чын күңелдән килешәм мин:
Бары ихлас елмаюың
Яктысына бирешәм мин.

* * *
Төннәрен дә, көннәрен дә
Кулымда каләм ныкка,
Үзгәрми ышаначакмын
Гаделлек, яхшылыкка.
Бу инану ярдәм итсен,
Юк әле уфтанасы.
Явызлык авызлыкланып,
Ахырда булсын җиһанда
Яктылык тантанасы!


* * *
Минем бәхетле булмавым –
Бәхетем каралыгы,
Маллы-мөлкәтле булмавым –
Кесәм бичаралыгы.
Гел уңыш явып тормавы –
Ул тышкы кыяфәтем...
Болар кемгәдер китерә
Дөньяның зур афәтен:
Комсыз, саран адәмнәрнең
Тормышын нурландыра,
Тонык тәрәзәләренә
Җан яктысын яудыра.
Бәхетем ярлы булса да,
Ул нур тарата;
Акчасыз да күңелемдә
Һәрчак таң ата.
Уңышлар ерак качса да,
Өметем ныклы;
Тормыштан сөенеп атлыйм,
Уйламыйм юкны.
Бу халәтем комсызларны
Сагышка сала:
Соры көннәре тагын да
Караңгылана.


* * *
Сары яңгыр аша атлыйм,
Яфрак алтыны буйлап...
Юк, атламыйм, гүя очам,
Канат кагам, дип, уйлап;
Көзге агачлык өстендә
Кояштай нурлы җиһанны
Җан-тәнем белән сулап.
Син, яныма килми генә:
«Син бүген япь-яшь, – дисең, –
Барыр юлың ап-ачык, һәм
Юк-барга китми исең...
Бәхетне, кулыннан алып,
Һавада җиләсеңме?
Син, чынлап та, һаман шулай
Булыр, дип, беләсеңме?..»
Сөмсерем коелып китте...
Булачак тормышымны
Әллә юкка яктылыкка
Бәйләргә тырыштыммы?..
Бар да бетте, өмет сүнде,
Шатлыгым очты ерак.
Аны, яман сүз ыргытты,
Вак-вак кисәккә турап...
Сары яңгыр аша йөрдем,
Яфрак алтыны буйлап,
Күңелемдә урын алган
Сары сагышны уйлап...
Бу караңгы агачлыкта
Адашып, һушымнан язып,
Һәм бер җылы сүз юллап.


* * *
Әгәр шагыйрь намуслы һәм туры булса,
Вөҗданы кәгазьдәй чиста, коры булса,
Хакимият шаукымыннан ерак качар,
Өстәвенә, иман – барыр юлы булса.
Әгәр шагыйрь иркәләнсә күкләр белән,
Юлына һәрчак түшәлсә кызыл келәм,
«Бу җирдә бәхет юк!» дигән фикер ачар,
Башы тулыр җыен юк-бар чүпләр белән.


* * *
Бу кичнең карашы усал.
Кара күзләр яктысында
Җан уттан дагалана.
Һавага сорау эленгән.
Кемдер мине узып китте
Ашыга-кабалана.


Якутчадан Ленар ШӘЕХ тәрҗемәсе